Логотип Казан Утлары
Повесть

ИГЕЗӘКЛӘР


1
Безнең якларда кыш йомшак килсә дә кыш инде ул: урман-кырларны,. ялан-япан җирләрне ап-ак кар белән каплап, каралты-кураны көртләре белән күмеп китә ул, кешеләрне, мал-туарны, кош-кортны алты-җиде айга җылы ояларына куып кертеп, тәүлекләр буе бураннарын уйнатып тора. Шундый галәмәтләреннән башка килгән кышны безнең якның ата- бабалары да хәтерләми.
Кырык ике метрлы мәһабәт гәүдәсен җиһанга күрсәтеп мактанырга теләгәндәй, буровой вышкасы калкулыкның нәкъ түбәсенә, җил оясына менеп утырган; биредә бураннар ыҗгырып торыр дип, биредә бораулаучыларга кыен булыр дип, уйлап та карамаган. Буровойда хәзер соңгы эшләр бара. Борау, девон катламына җитеп, соңгы метрларны кимерә. Таштан каты токым үзенең астында миллион еллар буе яшереп асраган серләрен ачарга теләмичә тартыша, корыч борауның тешләре әллә ни арада үтмәсләнеп бетә, инструментны күтәрү, сүтү, яңа борау кую эше башлана.
Б,у коточкыч авыр, коточкыч мәшәкатьле эш!
Каты токымнарда бер борау алтмыш-җитмеш сантиметрга гына җитә, тешләре ашалып беткән борауны яңасы белән алыштыру өчен ике мен метрга якын тирәнлектән йөз тонналы колоннаны — ягъни бер-берсенэ ялгап сузылган трубаларны — кабат күтәрергә, кабат җир өстенә чыгарып сүтәргә туры килә. Ләкин бораулаучылар инде бу мәшәкать белән дә килешкәннәр. Буровой гөрелти-гөрелти әкрен генә эшләп торганда, квадрат трубаның ротор авызына әкрен генә шуып узуын күргәндә — аларның күңелләре тыныч. Чөнки бу вакытта алар эш белән мәшгуль, бу вакытта алар өсләренә алган заданиене әкрен генә киметәләр. Тик шунысы бар: бер скважина гомер буе борауланып тора торган нәрсә түгел. Озакламый сонгы сантиметрлар узыла; аста, нефть катламы турысында гөрселдәп шартлагычлар ярыла, тимер трубада тишекләр ясалып, нефть фонтанына юл ачыла. Ниһаять, скважина үзләштерелеп, нефть чыгаручыларга тапшырыла: куа бирсеннәр нефтьне!
Ләкин менә шуннан соң инде бораулаучыларның сөмсерләре коела, әвене янган кешенеке кебек, борыннары салына. Нигә шулай булды сон әле бу? Уйлап карасаң, бик сәер бит бу: яңа скважинаны бетереп, эксплуатациягә биргәч, бригада, киресенчә, күтәренке күңел белән йөрергә тиеш иде түгелме?
Әйе, тиеш нәрсәләр байтак безнең тормышта, тик алар кайчагында шул тиеш килеш кала бирәләр.
Бораулау мастеры Петр Сомов үзенең гел яшьләрдән торган бригадасы белән ноябрь азакларында 761 иче номерлы скважинаны бораулап.
61
бетерде. Егетләр бик күңел биреп, бик дәртләнеп эшләделәр, эшне вакы-тыннан алда бетерделәр, һәммәсенең дә күңеле көр, һәммәсе дә яңа урынга, яңа буровойга килергә атлыгып торалар иде.
Ләкин, нихәл итәсең, аларга яңа нокта бирмәделәр. Бер атна көттеләр, ике атна, өч атна көттеләр. Сабырлыкның да чиге бар бит инде. Бер ай көткәннән соң, дәртле күңелләр сүрелде, сөмсерләре коелды. Җитәкче абзыйлар, бер-берсеиә салынып, җәй көне, җылырак вакытча, монтаж эшләре турында уйламаганнар, кышка кергәч, урман-кырларны тирән кар басып киткәч, кырык метрлы вышканы сүтеп, унбиш-егерме чакрымга ташып, яңадай корып кара син! Начальство киңәшкәнче, бюро- сып-фәләнен җыйганчы, кемнедер тиргәп, кемгәдер шелтәсен биргәнче, вакыт узды да узды. Мастер эшсез утыручы егетләрнең күзләренә күренергә уңайсызлана башлады: яңа вышканың кайчанрак әзерләнеп бетәсе әле һаман билгеле түгел иде.
Менә шул хәлгә бик каты эче пошып, җанын кая куярга белми йөргәндә, мастерны бораулау конторасына чакырдылар. Петр Сомов тиз генә киенде дә, яңа нокта алу хыялларына күмелеп, конторага китте.
Аны бораулау конторасының баш инженеры Виктор Иванович Крылов чакырткан иде. Ишектән озын буе белән сузылып килеп кергән кыска тунлы мастерны күргәч, Крылов өстәл артыннан торды, эш кәгазьләрен бер читкәрәк этеп, Сомовка таба атлады.
— Әйдә, мастер, бик вакытлы килдең. Ни хәлләрегез бар? Тәрәзә II бик туйдырмадымы әле?
Юлда килгәндә Сомовның исәбе, яңа нокта вәгъдә итмәсәләр, началь-ствога бик хәтәр ябырылу иде. Әмма хәзер баш инженерның ягымлы итеп дәшүе, өстәвенә каршы ук килеп, кул биреп күрешүе, кинәт аның күңелен җылытып җибәрде.
— Начальствоның мәрхәмәте аркасында җил дагалап йөрибез менә, — диде ул, шулай да бик үк ачылып китмичә.
— Утызга да җитмәгән башың белән пессимизмга бирелергә ашыкма әле, мастер, — диде Крылов, елмаеп. Ул үзе дә олы кеше түгел, хәтта Сомовтан ике-өч яшькә яшьрәк иде әле. Ләкин физик эш белән шөгыль- ләимәгәнлектән, ул инде начальствога хас «солидный» кыяфәт алган, гади генә итеп әйткәндә, юанаеп өлгергән иде, буе кыска булу аркасында бу юанаю аңарда аеруча сизелеп тора иде.
— Юк, Виктор Иванович, хикмәт пессимизмда түгел, дөресе шулай,— диде Сомов, бу юлы инде кәефсез икәнен яшереп-нитеп тормыйча.— Үзегез уйлап карагыз: җиде йөз алтмыш беренчене бораулап бетергәнгә бер ай узды, йөрәгенә мүк үсмәгән кеше моңа борчыла, минемчә. Соң бит кешеләрнең семьялары бар лабаса...
— Менә шуның өчен чакырдым да мин сезне.
Сомовның якты күзләре зур булып ачылды, ялтырап китте.
— Әллә яңа нокта күренәме? Еракмы?
— Әйе, яңа нокта, ярты метр гына ары... — Крылов, сүзләренең Сомовка ничек тәэсир итүен белергә теләп, мастерга төбәлде: — бәхет синең, буровоеңны сүтмибез!
— Әллә авышмы? — диде Сомов, тагын да ныграк гаҗәпләнеп, ләкин бу юлы аның зур ачылган күзләрендә өметсезлек нуры чагылып китте.
— Әйе, авыш, — диде Крылов, тыныч кына һәхм сүзне кыска гына тотып, аңлатып бирде.
Әле бүген иртән генә тресттан шалтыратканнар икән, авыш юнәлешле бер скважина бораулап карарга кушканнар. Контора җитәкчеләре үзара киңәшкәннәр дә бу яңа эшне Петр Сомовның яшьләр бригадасына
II Нефтьчеләр ике скважина арасында бушка үткән вакытны тәрәзә дип атыйлар.
62
бирергә булганнар: яшьләр кыю халык, авырлыклардан курыкмый торган халык, янәсе.
Яшь дигән булып, кыю дигән булып, авыш якка салам кыстырды Крылов кыстыруын, ләкин Сомов ул сүзләрдән бик үсеп китмәде. Киресенчә, юка кылыч борыны тагын да юкарыбрак калгандай булды. Ник дисәң, авыш скважиналарны Татарстан нефтьчеләре арасында бары бер генә оста — Юдин гына бораулый иде. Андый скважинаның мәшәкате бик күп аның, кырыкмаса кырык тапкыр тикшерергә, дистәләгән прибор кулланырга кирәк,-дип сөйлиләр. Караңгы җир астында кыек трубаның кай якка авышканын каян белеп бетерәсең...
— Нигә уйга баттың, мастер?—диде Крылов, тынлыкны бозып, һәм Сомовның йөзе караңгыланып китүне аның риза булмавына юрап, тизрәк үгетләргә ашыкты: — Әле генә эшсез утырабыз дип ду килә идең, инде эш биргәч тә, ярамады. Кара инде, яп-яшь кеше, яңа эш кушкач, чәчләре үрә торды! Курыкма, тәҗрибә өчен бораулана торган скважина бу. Теориясенә үзем булышырмын. Практикасына Юдинны чакырырбыз.
— Яиа эш бит, Виктор Иванович...
— Аның каравы кызык эш, әгәр эшең уңышлы чыкса, башкаларга да юл ачыла.
— Башта егетләр белән киңәшеп карыйм әле.
— Ләкин бел: озакка .сузма...
— Иртәгә бригаданың фикерен әйтермен, — диде Сомов, авыр сулап.
2
Берничә көннән 761 нче буровойда моңарчы Әлмәт якларында күрен-мәгән эш башланды: корыч арканнар белән дүрт яктан дүрт тракторга тарттырып бәйләнгән вышканы бик әкрен генә, бик саклык белән генә бер якка авыштыра башладылар. Авыш скважинаның тамагы элеккесеннән, турыга борауланганнан, нибары илле сантиметрга гына арырак булырга тиеш иде, шулай да бу эш шактый вакытны алды, тракторчылар, балта, осталары, электросварщиклар шул илле сантиметр өчен көне буе азапландылар. Ниһаять, вышка зыян-зәверсез яңа урынга күчте, ниһаять, Сомов бригадасы яңа эшкә тотынырга мөмкинлек алды.
Бригада, бораулаучылар дөньясында урнашкан матур бер гадәт буенча, культбудкага, эшкә башлау киңәшмәсенә җыелды. Ләкин бу киңәшмә гадәттәге киңәшмә төсле генә булмады. Бирегә бригада членна рыннан тыш, контора, участок җитәкчеләре, инженерлар килделәр. Хәтта буровойда башка вакытта .сагынганда бер генә күзгә чалынып уза торган трест вәкилләре дә килде.
Менә будка эче тып-тын булып калды. Алгы скамьяның бер читенә утырган зур күзле, итләч иренле бораулаучы Георгий Лопин, уйларына күмелеп, бер ноктага текәлгән. Аның белән янәшә тезелешкән Попов, Нырков, Пожидаев — болары да бораулаучылар — сүзсез генә әледән- әле мастерга караштыргалап алалар. Бораулаучы ярдәмчеләре Барый Хәбиров, Рәшит Гарифуллин, әрмән егете Абъянли өлкәннәрнең хикмәтле сүз әйтүләрен көтәләр. Башка вакытта елмаюдан авызы ябылмый торган шат күңелле Шалимов та бүгенге киеренке тынлыкны бозарга кыюлык итми, иптәшләренә күз төшергәләп тик утыра.
Сомовның борын канатлары тстрәнгәләп куйды.
— Башлыйк булмаса, — диде ул, урыныннан торып,’аннары сүзләрен сайлап-сайлап кына сөйләргә тотынды: — Иртәгә чираттагы скважинаны борауларга керешәбез. Ләкин монысы авыш, безнең „ мондыйны бораулаганыбыз юк. Әйе, бораулаганыбыз юк безнең мондыйны. Ләкин безгә борауларга кушалар, сез — яшьләр, сез кыю булырга тиеш, диләр. Менә җитәкче абзыйлар биредә утыралар, ярдәм итәрбез, диләр, күрсә
63
тербез, диләр. Әйдәгез, иптәшләр, яхшылап киңәшик, уйлашыйк, бер фикергә килик, актыктан: без белмәдек, белсәк тотынмаган булырыек, дип зарланып йөрерлек булмасын.
Бу сүзләр иң элек бораулаучыларга төбәп әйтелгән иде: тормоз артында алар торачак, буровойдагы катлаулы механизмнар аларга буйсына.
Шушы җаваплылыкның күбрәк өлешен үзем күтәрәм дигәндәй, беренче булып киң җилкәле Лопин урыныннан торды. Ашыкмый гына сүзен башлады:
— Бораулап күрсәткәнебез бар. Без борауламаган кеше түгел, монысын да борауларбыз. Тик, иптәшләр, шунысы бар: Виктор Иванович безгә ярдәм турында конкретрак әйтсен иде, үзегез беләсез: вәгъдә бик арзан нәрсәгә әйләнде хәзер... бер башлагач, ташлавы кызык булмас...
Баш инженер көттермәде, озын-озакка сузу, ярдәм турында ык-мык килү иптәшләрнең ышанычын югалтудан башкага илтмәячәк иде, шуңа күрә ул әйтер сүзен кыска гына итеп әйтте:
— Без башта мастер Юдинга мөрәҗәгать итмәкче булган идек. Ләкин ул безнең конторада түгел, аннары эшләгән җире дә ерак, шуңа күрә мин мастер Гарипов белән сөйләштем. Ул Татарстанга килгәнче, Куйбышевта чагында ук, авыш скважиналар бораулаган булган, ул ярдәм итәрмен дип вәгъдә бирде. Менә конкреты шул.
— Ә материал? Цемент вакытында булырмы, инклинометр килерме, иң кирәк чагында ике кулсыз утырмабызмы?
— Булыр,—диде Крылов ышаныч белән.
— Алайса бораулыйбыз. Даешь түлке материал!
Бу сүзләрне моңарчы дәшми-тынмый утырган дизельче егет Шакир Мөхәммәтҗанов әйтте. Барысы да аңа борылып карадылар да:
— Бораулыйбыз, бораулыйбыз, — дип шаулашырга тотындылар.
Күзләрендә очкыннар уйнатып, Шалимов та сүзгә кушылды:
— Алайса бу скважиналар игезәкләр төсле була инде, әйеме. Берсе — кәкре, берсе — бөкре, ха-ха-ха! Карале, мастер, анда бер урыннан дүрт- бишне тишеп булмыймы? Җанкәй-җанаш белән культбудкага күчеп килер идем, көн саен буровойга йөрүдән бик туйдым...
Тагын әле бер айга сузылачак «тәрәзәнең» бетүе, үзләрен иртәгә яңа эш көтеп торуы егетләрнең күңелләренә хуш килде бугай, Шалимовның шаян сүзенә бердәм көлү белән җава«п кайтардылар. Культбудка эчен тутырган күңелле шау-шу мастер Сомовның үзенең дә кәефен күтәрде, күңел читендә эләгеп торган соңгы шикне, өметсез икеләнүне юып ташлады.
3
Вахтаны вахта алмаштырды.
Җир кабыгының гадәттә җиңел бораулана торган өске катламнарын да борау шактый акрын кимерә, бригада ашыкмый, бик үлчәп кенә, чамалап кына эш итә иде. Шунсыз ярамый да: ике скважинаның да көпшәсе өч йөз метрга кадәр янәшә төшә. Ә аларның арасы — нибарысы илле сантиметр. Чак кына ялгыштың, чак кына игътибарсызлык күрсәттең, күрше скважинаны һәлак итәсең, корыч борау күрше скважинаның ныгыту колоннасын тишеп үтәчәк.
Вахтаны Павел Попов алып бара. Попов — эшенә күңел салып эшли торган сабыр табигатьле егет, ул бораулаганда Сомов беркадәр тыныч. Ике куллап тормоз тоткасына ябышып алыр да күзләре белән индикатор стрелкасына төбәлер, аны ул механизмнардан берничек тә аерып ала алмассың. Мастер, өлкән дизельче, бораулаучы ярдәмчесе һәм тагын берничә кеше, вышка фирмаларына тотына алмыйча ыңгырашучы де-
64
•кабрь буранына да игътибар итмәстән, әкрен генә роторга сеңә барган квадратка карап торалар.
Менә бораулаучы сискәнеп китә, йөзе көл кебек агара, маңгаена тир бәреп чыга: забойдан ят тавыш килә шикелле, корычны корыч ашый кебек!
Мастер, шундук дүрт аякланып, идән астына төшеп китә, элекке скважина тамагына килеп, аның эченә кечкенә генә бер таш ыргыта, колагын куеп тыңлый:
— Бер... ике... өч... дүрт...
I(өрәкнең тибүе ешая, скважина эчендә балчык измәсе чупылдаган кебек була. Үз колагына үзе ышанмыйча, ул тагын бер таш ташлый, тагын колагын куеп тыңлый. Әгәр борау бу скважинаны тишкән булса, чутылдау тизрәк ишетелергә тиеш: чөнки бик зур басым астында куыла торган су бу забой эчендәге сыекчаны югарырак күтәрергә тиешле. Сыекча якын булгач, таш та аңа тизрәк барып җитәчәк.
Забой авызыннан тагын бер таш аска оча.
— Бер... ике... өч...
Юк, үзгәреш сизелми. Таш шактый еракта чупылдый. Сомов тиз генә идән астыннан чыга, забойдан килгән дуенлы суга, улак эченә тыгыла, улак төбенә утырган балчыкны кулына алып күзләренә якын китерә: ялтыраган бөртекләр күренмиме, металл оны юкмы?
Аның йөзе яктырып китә, туңып, каз тәпие төсле булган кулларын йонлач тире бияләйләре эченә яшерә.
Барысы да җиңел сулап куялар.
...Өч көннән соң мастер Гарипов килде. Кыска туны өстеннән билен пута белән буып куйган, аягында киез итек, башында җылы колакчын бүрек. Йөзе киң, яңак сөякләре калку. Саргылт кашлары астыннан якты зәңгәр күзләре ягьшлы карыйлар.
Илле яшьләрендәге бу абзыйны гади эшчеләр дә, инженерлар да ихтирам итүен Сомов күптән сизеп йөри иде инде. Сөйләгәндә беркайчан да чәчрәп төшмәс, эшләгәндә уйлап эшләр. Үз эшен белә, ярата. 1932 елдан башлап нефть эшендә: Молотовта, Куйбышевта, Чкалов тирәләрендә булган. Скважиналарның ниндиен генә борауламаган. Инде олыгайган, көтүе белән балалар үстергән. Хәзер аңа җиңелрәк эштә эшләсә дә булыр иде, ләкин картлачның буровойны ташлыйсы килми әле. Күрәсең, әле байтак эшләргә нияте бар. Менә шундый кешеләрнең ярдәме кирәк яшьләргә.
Олысына, кечесенә исеме һәм атасының исеме белән дәшә торган карт мастер күрешер өчен кулларын сузып:
— Зур эш тапшырганнар икән сиңа, энем, Петр Дмитриевич, — диде.
Аның кечкенә булса да базык гәүдәсе янында Сомов үзен баласыма- грак хис итеп:
— Алуын алдык, Закир Гарипович, тик менә... бер дә күргән эш түгел бит. Башкарып чыга алырбызмы, юкмы,—диде. — Бозып ташламагаек дип куркам.
— Анысы дөрес, энем, Петр Дмитриевич, авышлыны бораулаганда гел мыегың белән киңәшеп торырга туры килә, ордым-бәрдем генә кыланып булмый монда. Менә, мәсәлән, каты породадан йомшагына күчкәндә, басымны ялгыш кына көчәйтеп җибәрдең — борау борынын күтәреп, икенче юлдан үз белдеге белән китә дә бара. Турылап кара аны! Топографлар килдеме соң?
— Килделәр, Закир Гарипович, әнә тегендә казык утыртып киттеләр. Ориентирыгыз әнә шул, юнәлешне әнә шуңа таба карап тотыгыз, диләр.
Буровойдан утыз-кырык метр ары, чыннан да, ниндидер бер казык 'башы күренеп тора иде. Әйе, бу ориентир. Скважина шул юнәлешкә таба кәкре юл алырга тиеш. Авышу да ничек туры килде шулай түгел, бәлки,

забой 1800 метр тирәнлеккә төшеп җиткәндә, беренче скважина азагы белән икенче скважина азагының арасы 450 метр булырга тиешле.
Моңарчы гел туры скважиналар гына бораулап күнеккән кешеләргә бу әллә ничек сәер дә, шикле дә булып тоелды. Сабан туе вакытында күзен бәйләп, кулына таяк тоттырып җир өстеннән җибәргән кеше дә, ватылырга тиешле чүлмәк өстенә унбиш-егерме адым арадан да туп- туры гына барып чыга алмый. Күзе бәйләнгән кешегә уңга бар, сулга бар дип команда биреп кенә дә туп-туры алып барып булмый бит...
Әйе, җаваплы эш алдында тора бораулаучылар, бик җаваплы эш алдында. Шуңа күрә аларның кыяфәтләре җитди. Тик карт мастерның гына тыныч һәм сабыр кыяфәте эшнең уңышлы чыгачагына өмет уятып куя.
Культбудкадан килеп чыккан баш инженер Крылов, буровой эчендә бораулаучылар белән чолганып алынган Гариповны күргәч, алар янына ашыкты.
Инженер белән мастер җитди итеп, кул бирешеп күрештеләр. Крыловның яктырып киткән күз карашы карт остага рәхмәтен белдерде: сүзеңдә тордың, янәсе, авыр хәлдә калдырмадың.
Сүз озынайтып торуны артыкка санап, эшкә керештеләр.
Бораулаучылар кечкенә арба белән буровой күперенә берничә труба китереп салдылар. Гарипов аларга акбур белән тамгалар ясап чыкты.
Шәм башына кыска гына кәкре труба борып кертеп, аның очына борауны куйгач, бик сәер килеп чыкты: борау карт оста әйтмешли, чыннан да борын чөеп, бер якка тырпаеп тора иде.
— Менә кара, энем, Петр Дмитриевич! — Гарипов визирлау приборының трубкасына күрсәтте, ротор өстенә урнаштырылган бу прибор ар-тиллеристларның оптик прицелларын хәтерләтә иде. — Менә хәзер дөрес булды, борау без теләгән якка карап тора.
— Карап кал, энем, Петр’Дмитриевич, мин көн саен булалмам монда. Бер үзеңә генә эшләргә туры килер. Егетләр, килегез, сез дә карагыз. Мастер гел яныгызда тормас...
Буровойда киеренке эш башланды. Туктаусыз гөрелдәгән дизельләр тавышына тимер арканны чорнаучы чыгыр гүләве кушылды. Тали блогы ротор уртасындагы караңгы уентыга беренче шәмне төшерде, аннары ал-калары белән запас элеваторны эләктереп, чираттагы шәмне кочаклап алу өчен югарыга очты. Верховой чираттагы шәмне тагын элеватор кочагына бирде, ул шәм дә беренчесенә тоташып, караңгы скважинага төшеп чумды.
Бер-бер артлы ун шәм төшерделәр. Забойга барып җитәргә күп калмаган иде инде, аяк астыннан көтелмәгән бәла килеп чыкты: ротор өстендә торган визирлау приборына элеватор килеп бәрелде дә, прибор урыныннан кузгалды.
Эш барышын бөтен күңеле белән күзәтеп торган карт мастер кулын күтәрде, механизмнар гөрелдәүдән туктап, буровой эче тынып калгач:
— Болай ярамый, егетләр, саграк кыланырга кирәк,—диде, аннары тормоз артында басып торган Поповка карап:
— Вира! 1—дип команда бирде.
Әле генә зур мәшәкать белән забойга төшерелгән ике йөз илле метр озынлыгындагы корыч трубаларны кире күтәрергә керештеләр. Никадәр көч әрәмгә китте!
Карт мастер белән яшь мастер визирлау аппаратын янә көйләделәр, бераздан янә төшерү операциясе башланды, бу юлы инде эш бик җайлы бара кебек иде, алты шәмне төшергәннәр иде инде, әмма җиденче шәмне борганда, приборга ачкыч килеп бәрелде.
1 Бораулаучылар арасында күтәрү-төшерү операцияләрен «вира-майна!» дип йөртәләр. Вира — күтәр, майна — төшер дигән сүз.
5. „С. Ә.“ № 1.
65 •

< 66
Сомов гарьлегеннән хәтта сүгенеп куйды. Попов тешләрен кысып, та-выш-тынсыз гына шәмнәрне күтәртә башлады.
Шулай унике сәгать буе азапландылар. Иске вахта китеп яңасы килде. Төпсез кисмәккә су ташый-ташый кешеләр арып-талып бетте. Эшкә тотынуга нәкъ унике сәгать тулды дигәндә, суса йөртү тукталды, ниһаять, борау забойга барын төртелде.
Закир ага тун җиңе белән маңгай тирен сыпырып алды, Сомов аңа карап елмаеп куйды. Икесенең дә өстеннән авыр йөк алып ташлангандай булды. Ә бит әле авышлыпы борауларга керешмәделәр, бары тик инструментны гына төшереп җиткерделәр.
4
Төн уртасында Сомов, икенче вахтаны озатып, культбудкага килеп керде, күн бияләйләрен шапылдатып өстәл өстеиә атты, үзе авыр гына скамьяга килеп утырды.
Күңелдә —борчулы, күңелдә — тынычсыз иде.
Төп уртасында эштән кайтып китүче икенче вахта аның йөрәгенә җә-рәхәт ясап китте. Вахта машинасына төялеп өйгә китәргә торганда, кем-неңдер авыр сүзләре колакка чалынып калды:
— Вертикален адәм рәтле борауламыйбыз, авышлыга тотынган булдык, кеше көлдереп йөрибез шунда, булмый ул бездән...
Башка сүзләрне ишетмәде Сомов, машина гөрелтесе йотты аларны. Ләкин ишеткән кадәрлесе дә җиткән иде: димәк, егетләр ышанмыйлар. Ул гына да түгел, ышанмауларын аңардан яшереп йөриләр. Менә шушы хәкыйкатькә килү аның күңеленә авыр таш булып утырды, аның үзенең дә, арыган иңбашлары салынып, күңеленә ямьсез уйлар үрмәли башлады.
Соң — әйтүе генә җиңел, инструментны унике сәгать төшерделәр. Кайчан булганы бар иде моның? Юнәлеш алгач, тагын уйламаган-көтмә- гән мәшәкатьләре килеп чыкты. Трубаларны төшерә генә башлаганнар иде, тамга бозылды, анысын гына күтәреп җайга салганнар иде, башкасы килеп чыкты, вертикаль скважинада андый хәлләрнең булганы юк иде. Кая ул! Беренче көнне өч йөз метрны ялмап кына алалар иде. Забой ишелмәсен дип корыч трубалар белән стенаны ныгытып куйдыңмы— эшеңне тагын дәвам итәргә була иде. Буровойга киләсең — якты йөз белән каршылыйлар, китәсең—якты йөз белән озатып калалар. Ә бүген нишләделәр — йөрәккә җәрәхәт салып, мыгырданып китеп бардылар. Менә — егетләрем алтын дип йөре син! Әле бит нинди чакта, нинди авыр чакта!
Моңарчы да авырлыклар булмады түгел, булды. Ләкин алары башка төрлерәк, алары күңелгә җиңелрәк иде. Әллә узып киткәнгә шулай тоела микән инде?
Нефть эшенә ул 1947 елны кңлде. Солдаттан кайткач булды бу. Та-җикстан ягында туганнары яши иде аның, ул шуларга кайтты. Фирганә үзәнендә калкып чыккан нефть вышкалары аны үзенә тартты, ул буровойда эшче булып эшли башлады. Бераздан аны «күтәрделәр» — верховой күперчегенә менгерделәр. Аста вышка коймасыннан төшкән күләгәдә эшләү әллә ни кыен булмаган икән әле. Верховой күперенә менгәч, күрде ул күрмәгәнне! Таҗикстан кояшы рәхимсез, Таҗикстан кояшы миләреңне кайнатырлык итеп кыздыра. Ә ул, верховой күперенә менгәч, үзен кояшка тагын да якынрак килгән кебек хис итте. Менә шунда кояшның көйдергеч зәһәр нуры астында ул биек тау башындагы мәңгелек карлардан эреп төшкән дәрья суларын эчеп бетерердәй булды. Эчеп тә карады инде суны! Таҗикстанда үзенә бер төрле әчкелтем-баллы су бар иде, шул суны ул бер-бер артльсбушатып кына торды, маңгайдан тир чишмә булып агып торды. Кич кырып, кояш яныннан төшкәч, санап ка-
67
расалар — унбср-унике бутылка җыелган була иде. Ул шулай кайнар кояш астында бригада белән, Таҗикстан далаларын ике ел буе тишкәлән йөрде. Аннары аны Икенче Баку районына — Татарстанга күчерделәр. Татарстан, моңарчы күрелмәгән колач белән эшкә тотынган иде, биредә эшче куллар чамасыз күп кирәк иде. Баштарак ул Габдерахман тирәләрендә, Сәләй калкулыкларында нефть эзләп йөрде. Таҗик- стан кояшыннан сон. Татарстанның салкыича җәе җәннәт булып тоелды аңа, әмма кышның ачы җилләре сызгырып, бураннары улый башлагач, Таҗикстан сагындырып искә төште.
Кеше әллә нинди авырлыкларга да күнегә, әллә нинди кыенлыкларга да өйрәнә. Петр Дмитриевич тә күнекте, бораулаучылар белән дә дуслашып алды. Кайбер шаянрак егетләр аның чандыр озын буена ымлап:
— Петр Дмитриевич, кайчан соң сез шулай вышка буе булып сузылырга өлгердегез? Вышка белән ярышып үсәсез ’ мәллә? — дип көләләр иде.
— Таҗикстанда чакта бер елга суы эчеп бетердем мин,—дип көлеп җавап бирә ул үзе дә.
Тиздән Татарстанда нефтьнең бик зур ятмаларын таптылар, девон нефте мастерларны күп таләп итте. 1953 елда аны шуңа күрә бораулау кадрлары хәзерләү мәктәбенә укырга җибәрделәр, ә аннан мастер итеп чыгардылар һәм аның җаваплылыгына бригада тапшырдылар. Элек әле ул үз эше өчен генә, верховой чакта — шәмнәр өчен, бораулаучы чагында — бораулау өчен генә җавап бирә иде, мастер булгач, аңа унбиш- егерме кешенең эше өчен, аларның тормышы, матур яшәүләре өчен дә борчылырга туры килде. Ул еш кына контораның план бүлегендә, хезмәт һәм эш хакы бүлегендә булды, еллык мәгълүматларны сорап алып, башка бригадаларның эше белән кызыксынды.
Берләшмәдә бер елга җидешәр-сигезәр скважина бораулаучылар бар. Ә ул үзенең бригадасы белән ел буена нибарысы өч скважина бораулады. Биш мең метрдан аз гына артык. Эшмени соң бу? Әле туры- дан-туры бораулау белән шөгыльләнгән вакытның да утыз ике тәүлеге аварияләр бетерүгә тотылган, цемент көтеп, измә көтеп тик торуларга биш йөз сәгать вакыт әрәм иткән. Сүз дә юк, алдынгы бригадаларга һәммә нәрсәне чаптырып кына китерәләр, материалның, җиһазларның беренче сортын тоттыралар, анысы хак эш, ләкин бригадаларында бердәмлек булмаса, барысы бер кешедәй күмәк эшләмәсәләр, җиһаз белән генә әллә ни сикерә алмаслар иде.
Дөрес, берләшмәдә өч-дүрт мең метр белән дә бик канәгать булып йөрүчеләр бар, ләкин аларга тигезләнү, аларга карап тынычланып яту—яшьләр бригадасына бер дә ярый торган нәрсә түгел шул. Их, шул «тәрәзәләр» булмаса иде, берсен бораулап бетерүгә икенче әзер буровой, яңа буровой көтеп торса иде. Менә булыр иде ул эш! Алай була торган булса шул, Петр Дмитриевич бүген икенче вахтадан гарьлекле сүзләр дә ишетмәгән булыр иде. Күп шул әле тормышта кыенлык...
Ул, күңелсез уйларыннан авыраеп, өстәлгә башын куйды, әллә нинди авыр, борчулы-саташулы йокыга талды, кайдандыр салкын җил китереп бәрде, кемдер әкрен генә дәште:
— Петр Дмитриевич... Петр Дмитриевич...
Ул көч-хәл белән, авырайган күз кабакларын ачты, көч-хәл белән күтәрелеп карады. Аның янында суык брезент киемнән Рәшит Гарифуллин басып тора иде.
— Петр Дмитриевич... пи... сез йокламагансыздыр да әле, әйеме?
— Нәрсә бар?..
— Шаигин аппаратын төшерәбез, Закир агай чакыра сезне... Гарипов...
Сомов тиз генә башын селкеп алды да күзләрен уа-уа:
— Киттек алайса, карыйк, ничек икән ул... — диде/ 5*
68
йокылы-уяулы килеш ишектән урамга килеп чыгуга аны зыкылы салкын һава куырып, өтеп алды. Туп якасын күтәреп куйды да ул Гарифул* лин артыннан китте.
5
һәр нәрсәнең үз рәте, үз җае бар.
Шул җайга бер төшенеп алсаң, күңелне басып торган авыр тойгылар бетә, билгесезлек юкка чыга. Абыиа-сөртенә сукыр килеш капшанып бару урынына акыл белән, барыр юлыңны алдан күреп эшләүгә күчәсең.
Сомов бригадасы, карт мастер Гарипов күрсәтеп-өйрәтеп киткәннән соң да әле авышлык почмагын төгәл генә алып бара алмыйча аптырап бетте. Бу сукыр килеш бару, капшанып бару иде. Башта почмаклы кыек труба белән ике градуска авыштырдылар, аннары дүрт градуска авыштырдылар, шул рәвешле гел зурайта бардылар. Әледәи-әле, Шаигин аппаратын төшереп, авышу почмагын үлчәделәр. Бу приборда төп эшне стаканга салынган плавик кислотасы башкара иде. Галимнәр, сыекчаның һәрвакыт горизонталь хәлгә омтылуын исәпкә алып, аны җир астындагы авышлык почмагын үлчәү өчен файдаланырга булганнар, ләкин моның өчен су түгел, зәһәр кислота алганнар. Плавик кислотасы, стакан кыегайгач, горизонталь хәлендә кала икән дә, стаканның стенасын ашый икән, ун-унбиш минут эчендә стаканга эз төшереп калдыра, шуның буенча почмакның авышлыгын үлчәп беләләр икәи. Бу процессны сөйләп бирүе бик ансат-ансатын, ә буровойда аны тормышка ашыруы бик ансат булып чыкмады. Приборны беренче юлы забойга төшергәндә, кислота түгелде, икенче юлы стаканга су тулды. Азапланып бетеп, инде тәмам өметне җуйганда, ниһаять, кирәкле нәтиҗә булды, стаканга кирәкле билге төшкән иде.
Бораулаучылар моңа чиксез сөенделәр, ә Сомов үзе икенче бер нәрсәгә сөенде: ничек итсәләр иттеләр, бу тәҗрибә вакытында берәү дә шыңшымады, күңелләрен бәлки-корт кимергәндер, әмма шулай да зарланмадылар, түзделәр. Үзенең бораулаучыларына карата Сомов күңелендә гаҗәеп тирән, гаҗәеп зур бер якынлык хисе уянуын тойды. Шул хис белән җилкенеп, көне буе буровойда йөрде.
Бер җаена төшенеп алгач, -эш күңеллерәк китте. Борау куеп борауладылар да почмакны үлчәделәр, нәтиҗәне карадылар да юнәлешне төзәттеләр. Трубалар озайган саен, инструментның авырлыгы да артты, аның саен борау аскарак тартырга тырышты, авышлык почмагын гел киметергә азапланды; бергәләп уйлап, бергәләп киңәшеп, ул почмакны төзәтә тордылар.
Бу төзәтүләр шактый ук кыйбатка төште: авышлык почмагын унсигез градуска җиткергәнче, кырык сигез борау ашалып эштәй чыкты, бригаданың егермегә якын кешесе байтак кына нервы да туздырды.
Алар гел өлкән мастер Гариповиың сүзләрен истә тотып эшләделәр.
— Геофизикларны гына йоклата күрмәгез,—дигән иде карт мастер, саубуллашып китеп барганда.
Геофизиклар дигәннән, берничә йөз метр тирәнлектә борауның нинди юнәлеш белән баруын алар инклинометр белән үлчиләр. Магнит ярдәмендә юнәлешне билгеләүче бу коралны нефтьчеләр җир асты компасы дип йөриләр, чөнки ул борауның барыр юлын ялгышмый-иитми әйтеп бирә ала.
Сомов бригадасы геофизикларга, чыннан да, тынгылык бирмәде: әлеге компасны скважинадан алып, нәтиҗәсен әйтеп китәргә өлгермиләр, буровойдан аларга тагын шалтыраталар.
— 279 лыга тизрәк килегез! — диләр.
...1170 метрга чаклы су белән борауладылар. Аннары, ишелә торган катлаулар башлангач, балчык измәсенә күчтеләр. Бу урында тагын

С9
ярыйсы гына нервы туздырып, кайгырып-борчылып алырга туры килде. Дүрт көн рәттән измәсез утырдылар. Сомов төрле оешмаларның телефоннарыннан дәшә-дәшә, бусагаларын таптый-таптый, арып-алҗып беткәч, конторага, баш инженер Крыловка килеп, буровойдагы хәлне сөйләп бирде, вәгъдәләрен искә төшереп, ярдәм итүен сорады.
6
Январь бик каты тотты. Урамга чыгу белән колакларга, борынга коры салкын бәйләнде, бүрек колакчыннарына, якаларга әллә ни арада сыкы утырды. Ләкин бу түзәрлек иде әле, көн юеш булмагаилыктан, өс- баш юешләнми иде. Февральдә көйне бераз сындырды, ләкин сөякләргә үтәрлек ачы жил исте. Урамнардагы карны себереп, ялангач агачларны йолыккалап, багана башларында, тимер чыбыкларда сызгырып йөрде. Кайбер көннәрне ул зәһәрләнеп, үкереп, күз ачкысыз буран кузгатты, буровой эченә кар кертеп тутырды, буровой фирмаларында гүләп, ыжгырып, ачы тавышлар белән елады, егерме биш метр биеклектәге күперчектән верховойны селтәп ташларга тырышты. Андый чакта вахта кешеләренең «брезентовкалары» бозланып, шакырдап катты. Аллы-артлы килгән бульдозерлар узып китәргә өлгермәде, юлларны тагын көрт басты. Буровойларга вахталар килү тагын кыенайды, кешеләргә унар сәгать, уникешәр сәгать алмашсыз эшләргә туры килде.
Сомов үзе кайнар су килмәүдән, пар трубалары туңудан куркып, кешеләр гамьсезлек күрсәтерләр дип, бишәр-алтышар көй буровойда, культбудкада кунып ятты, йөзен сакал басты, ябыкты, ләкин бирешергә теләмәде.
Хәзер инде кирәкле юнәлеш алынган иде, эш үз җае белән акрын гына бара иде, тик кышның мәкерле бураннарына гына бирешмәскә кирәк иде.
Проектта күрсәтелгән 1800 метрны бораулап төшкәч, карротажчы- ларны чакырдылар, нефть катлавының кай тирәдәирәк икәнен билгеләп, ныгыту колонналары төшерергә әзерләнделәр.
Март аеның кояшлы матур көннәреннән берсе иде.
Табигатьнең, тереклек дөньясының уяна башлавын белгертеп, күңелне рәхәтләндерә торган хуш ис аңкый, бульдозерлар кыш буена тыры- шып-тырышып юл буена өйгән кар өемнәре әүвәлгечә кояшта җемелдәми, күзне камаштырмый инде, кар көпшәкләнеп шиңә, карала башлады.
Шалимов буровой капкасына килеп таянды да, юлларга, кырлар өс- теиә моңсу гына карап торды:
— Яз килә, егетләр, яз!
Буровойдан бер ярты чакрымнар чамасы арырак узучы асфальт юл өстенә илле-алтмыш кеше сыешлы соры автобус — «шкода» килеп туктады. Аннан шау-гөр килеп, кулларына төргәкләр, сумкалар, төенчек ише нәрсәләр күтәргән, брезент киемле бораулаучылар җиргә коелдылар.
Алар бүген биш-алты гына түгел, бер вахта гына түгел, алар бүген күп.
Бүген Петр Дмитриевичның бөтен бригадасы килде. Бүген зур сынау көне. Бүген ныгыту колонналары төшерәләр. Хәзер инде эшне бетермичә буровойдан китү юк.
Вышка янында штабель ныгыту трубалары өелгән, шуның янында әрдәнәләп цемент капчыклары өеп куйганнар. Ике мең метрга якын тирәнлектәге забойны ныгыту өчен цемент бик күп кирәк, сиксән тонна цемент китә монда, һәм шуны кырык биш минут эчендә кудырып бетерергә кирәк, юкса цемент ката, эшләгән эш әрәмгә китә. Ныгыту
трубалары төшерү өчен кирәкле коралларның барысын да әзерләп-җай- лап куйганнар.
Буровойга килеп җиткәч, Сомов боларпың барысын да хуҗаларча күздән үткәрде, трубаларның ярылмаганмы, брак түгелме икәннәрен тикшерде һәм хезмәттәшләренә карап:
— Башлыйбыз, егетләр, — диде.
Егетләр дулкынланып киттеләр. Дөрес, бригаданың беренче скважина бораулавы гына түгел, ныгыту трубаларын да беренче генә төшерүләре түгел, цементны да ничәмә-ничә тапкыр кудырдылар. Шулай да бүген бу эшләрнең барысы икенче шартларда башкарыла.
Дүрт вахта берьюлы кереп тулгач, буровой эче кинәт тыгызланып китте. Мастер кешеләрне эш урыннарына бү^леп чыкты. Бораулаучы Попов дулкынланса да, гадәтенчә, ашыкмый гына тормоз рычагы янына барып басты, өч-дүрт кеше ныгыту трубаларын буровой күперчегенә алып килергә тотындылар, ике егет аларны блокка бирергә әзерләделәр.
Срогыннан алда борауланып беткән скважинага ныгыту трубалары төшерү тантанасын язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган сабан туе белән чагыштырырга булыр иде... Чәчеләсе ашлыклар чәчелгән, юмарт кояш астында күпереп, яшәреп киткән уҗымнар күзләрне иркәләп күңелләрне кытыклый. Әмма булачак уңыш күңелдә борчу да сакларга мәҗбүр итә: вакытында яңгырлар явармы, боз-фәлән сукмасмы, шушы хәтфә уҗымнар һәлак булып кара кайгы уятмасмы?
Буровойда да шулай. Нинди зур кыенлыклар, нинди зур мәшәкать- 1әр артта калган. Күпме тонна корыч труба кул аркылы, күңел аркылы, акыл аркылы узган. Ниһаять, менә соңгы операция: ныгыту трубалары төшерелә, ә күңел борчулы: аларны скважина ничек кабул итәр, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасмы? Забой көпшәсендә баскычлар бик күбәймәгәнме? Алар трубаларны тотмаслармы? Поддамаиик тирәсе нәрсә әйтер?
Попов, тормоз рычагына баса-баса, тали блогын әкрен генә аска тө-шерде, әкиятләрдә сөйләнә торган бик дәү йозакны хәтерләткән бу блок бер үзе ярты буровойны тутырып хәлсез генә идәнгә төшеп ятты, буровой эшчесе белән помбур аңа беренче трубаны эләктерделәр.
Блок акрын гына югары күтәрелде, тукталды, эләктергән трубасы белән бергә, төшим микән, юк микән дигәндәй, беравык чайкалып торды да, труба авырлыгына ияреп, талгын гына, җай гына аска төшә баштадыр
Ныгыту колоннасын уналты сәгать буе төшерделәр. Бер бораулаучы урынына икенчесе басты, бер эшче урынына икенчесе килде.
Ныгыту трубалары төшереп бетерүгә тампонажчылар, икенче төрле әйткәндә, цемент коючылар килеп җитте. Дүрт машина белән берьюлы, ут чыккандай кызулап, цементны забойга кудырып бетерделәр. Кырык биш минут эчендә сиксән тонна цемент җир куенына кереп, корыч трубаларны җир токымнары белән кавыштырып, кочаклап алды.
Аннары, сагындырып көткән нефтькә юл ачу, нефть катлавы турысында трубаларны тишү өчен забойга, электр кабеленә тоташтырып, пу- лемет-перфаторлар төшерделәр.
Берничә көннән, калкулык өстендә, язгы төнне яктыртып, янәшә ике факел — куш факел кабынды. Бу мастер Сомов бораулаучылары кабызган игезәк утлар иде.