Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИ ХУҖИЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ РУС ТЕЛЕНДӘ


Якынлашып килгән декада безнең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышларыбызга иҗади сынау булачак. Декадага хәзерлекнең икенче бер ягы да бар: ул татар һәм рус язучыларыпың иҗат дуслыгын киңәйтә һәм тагын да ныгыта. Рус язучыларыпың киң күңеллелеге, татар язучыларыпың әсәрләрен рус теленә — бөек культура теленә күчерергә һәрвакыт әзер торулары безне шатландыра.
Гали Хуҗиевиың шигырьләре һәм поэмалары XV рус укучысына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Бу җыентык шагыйрьнең иҗат юлын һәм художник буларак индивидуаль йөзен шактый тулы чагылдыра.
Гали Хуҗиев— татар телендә дис-тәдән артык шигырь җыентыгы бас-тырып чыгарган шагыйрь. Аның иҗатында Совет Ватаны, патриотизм темасы төп урынны ала. Совет Ватанының бөеклегенә, матурлыгына чын күңелдән соклану, аңа тирән мәхәббәт хисе баглау—Гали Хуҗиев шигырьләренең күпчелегендә менә шул пафос яңгырый.
Гали Хуҗиев әсәрләрен тәрҗемә итүче, популяр җырлар авторы Марк Лисянский тәрҗемәләрне нигездә уңышлы башкарган, оригиналдагы уй-фикерне, хисне дөрес бирә алган. Бу ике шагыйрьнең тематикасында да, иҗат пафосында да уртак яңгыраш бар. Ә стильләре, язу алымнары аларның үзгә, бу хәл кайбер очракларда тәрҗемәләрнең яхшы сыйфатлы булуына кимчелек тә китергән. Патриотизм темасы Лисянский иҗатында да төп мотивларның берсе. Шуңа күрә Лисянский тәрҗемәдә Хуҗиев әсәрләренең темасын җиңел тотып ала һәм еш кына иң мөһим нәрсәне: оригиналның идея-эмоциональ пафосын, эчке тормышын дөрес чагылдыра, ул аеруча җырларны,
XV Гали Хуҗиев. Шигырьләр һәм поэмалар. Рус телендә. Татарчадан авторлаштырып тәрҗемә итүче М. Лисянский. И. Френкель редакциясендә, 115 бит, Таткнигоиз- дат. 1956. Бәясе 2 сум 65 тиен.
ягъни үз иҗатына якын булган әсәрләрне уңышлы тәрҗемә итә. Менә, мәсәлән, «Ерак юлга» («Дорожная песня») дигән җырның башы:
Льется песня без начала, Льется песня без конца: Комсомольские путевки, Комсомольские сердца.
На Алтай мы уезжаем, Медлить нам с тобой нельзя. Обнимай дружочков старых, Ждут нас новые друзья.
Шулай ук «Тамчылар», «Вәгъдә- сүз бирүләре», «Запастагы командир мин», «Очрашу», «Ачык хат» һ. б. шигырьләр һәм җырлар уңышлы тәрҗемә ителгән. Лисянский бу тәрҗемәләрдә дөрес юлдан бара. Ул сүзмә-сүз төгәллеккә омтылмый, оригиналның хәрефенә ябышып ятмый, әсәрнең идея пафосына, ритмына, тел үзенчәлекләренә тугры булып, бик әйбәт тәрҗемә тудыра.
Ләкин кайбер тәрҗемәләрнең сыйфатын киметүгә алып килгән бер хәлне әйтеп үтәргә кирәк: Лисянский турыдан-туры татарчадан түгел, подстрочниктан тәрҗемә иткән, шуңа күрә М. Лисянский оригиналның темасын, идеясен күргән, әмма Хуҗиев стиленең бөтен үзенчәлекләрен күреп, Хуҗиев алымының көчле һәм йомшак якларын аңлап җиткерә алмаган. Хуҗиев алымына турылыклы булырга тырышкан сурәттә дә, Лисянский ихтыярсыз үз стиленә кайткан. Шуңа күрә Хуҗиев шигырьләренең тәрҗемәсендә сш кына тәрҗемәче Лисянскийның ү?

114
стиле, үз язу алымы калкып чыга. \ның тәрҗемәләрендәге төп кимчелек — менә шушы.
Гали Хуҗиевиың шигырь стиле белән М. Лисянскийпың шигырь стилендәге аерма нидән гыйбарәт сон? Г. Хуҗиев — күбесенчә киң эпик полотнога омтылучы шагыйрь, ул дистәләгән поэманың авторы. Аның өчен геройның эчке дөньясына, хисләр, кичерешләр дөньясына үтеп керүгә караганда, тасвирлап, сурәтләп, күрсәтеп бирү җиңелрәк. Г. Хуҗиев иҗатындагы төп момент — тышкы сурәт, күзгә күренеп торган рәсем. Мисал өчен Г. Хуҗиев иҗатына хас бер шигырьне карап узыйк:
Тәрәзәмне ачып куйдым Җылы яңгыр соңында. Китте күңелем дулкынланып, Гөрләвекләр суында. Шат балалар белән бергә Килде уйнап йөрисем. Бергә чыгып болыннарга. Бергә җырлар көйлисем. Кул изәде үзләре дә .Чине уенга чакырып. Тик оялдым, чәчләремә Бара, дидем, чал кереп. Көн аязды, өстебездә Зәңгәр һава диңгезе. Шундый якты була безгә Аналарның шат йөзе. Исә язның дымлы җиле, Акрын исә көн яктан; Юкә балы исе килә Урманнардан, ерактан. Өй артымда ак каеннар Җырмы, нидер көйлиләр. Өй башымда, тынгы белми, Күгәрченнәр гөрлиләр. Матурлыгын яз аеның Сизә нәни улым да; Кояшлы майга елмаеп Талпына ул кулымда. Ә аңарга май елмая, Сирень суза чәчәген. Күзем төбим мин балама, Якты дип, киләчәгең. Гөрләсеннәр күгәрченнәр, Таңнар тыныч уянсын; һәркемнең өмет йолдызы һәркөн яктырак янсын.
(«Гөрләсен күгәрченнәр», 1955.)
Биредә, күреп узганыбызча, шигырь әкрен генә, җай гына ага, биредә бернинди чәчрәмәдек, бернинди кискен борылыш күренми. Шигырьнең лиризмы ничектер җылы, сабыр — шагыйрь теге яки бу образны субъектив ноктадан чыгып сайламый, бәлки, реаль чынбарлыкның үз образлары бу җылы хисне, тормышны ярату хисен уяталар, шагыйрь сурәтләп барган чакта, безгә әйләнә-тирәгә төбәлебрәк карарга куша, хисләрен тыебрак тора, дәртле омтылышларга, патетик кү-тәренкелеккә бирелми.-
Ә тәрҗемәче М. Лисянскийнын стиле бөтенләй башка. Ул — лирик, өстәвенә романтик характердагы ли-рик, бу романтизм, бу күтәренкелек аның җырларына уңыш алып килә дә. Лисянский иҗатына кайнар хис, дәрт, омтылыш хас, ул көчле пафос белән яза. Шушы хәл аның тәрҗемәсендә дә сизелә. Ул детальләп сурәтләүгә, сабыр гына, җай гына .язуга түзеп тора алмый. Аңа Хуҗи- евның язу алымы динамиканы киметә, шигырьнең тәэсир итү көчеп бетерә кебек тоела; андый очракларда тәрҗемәче сурәтләп биргән моментларны киметә, романтик күтә-ренкелек өсти, эмоция өсти’, бер яки ике тонга югарырак ала, пафосны күтәрә, патетикага күчә, укучыга сокланып, сөенеп дәшә башлый.
Оригинал белән тәрҗемә арасын-дагы аерманың чиге менә шундый- рак. Югарыда без татарчасын китергән шигырьне М. Лисянский «Мир» дигән исем белән тәрҗемә иткән. Без тәрҗемәдә тәрҗемәченең үз стиле кергән моментларны курсив белән күрсәтәбез:
Дождь прошел.
На свете — чудеса:
В детство сердце просится опять. Голубое море — небеса...
Хорошо с ребятами играть!
С ними бегать,
Удивляя мам.
Босиком по лужам золотым
И пускать по дождевым ручьям Корабли, как по морям седым.
Вижу, дети машут мне:
— Пойдем!
Но не верит сердце чудесам, Я хочу покинуть старый дом — И стесняюсь: я старею сам.
День прекрасный!
Милая краса
Родины моей,
Земли моей!
Голубое море — небеса,
Как глаза счастливых матерей.
Белые березы машут мне, На полянах нет числа грибам.
Голуби воркуют в тишине,
з» 115
Хорошо весною голубям!
С юга в гости к нам
Пришла весна,
Словно тополиный пух, легка.
Веет влажным ветром тишина, Пахнут медом липовым луга. Малышу протягивает май Белую душистую сирень.
— Поскорее, сын мой, вырастай, Ясен, светел твой грядущий день!.. Пусть горит звезда надежд, Мои друг,
Первый луч рождается во мгле.
Пусть воркуют голуби вокруг, —
Мир прекрасен На моей земле.
Биредә тәрҗемәнең һәрбер юлын курсив белән алырга мөмкин булыр иде, чөнки шигырьнең һәрбер стро-фасында диярлек я кискен, зур ма- зоклар, я җитез итеп ясалган сурәт, я текстта төшереп калдыру, я мөрәҗәгать алымы, я үзлегеңнән өстәүне күреп була, һәм һәрвакыт — күтәренке тавыш, күтәренке пафос, көчлерәк динамика. Шигырьнең оригиналын укыгач, ничектер зур бәхет хисе уяна, ә тәрҗемәсе сөенеч белән тулы. Оригинал — сабыр холыклы ата хисе белән, тәрҗемә — шаян бала хисе белән язылган.
Сүз дә юк, без Г. Хуҗиев стиле М. Лисянский стиленнән яхшырак дип әйтергә җыенмыйбыз, һәрберсе алар үз урынында яхшы. Әмма Гали Хуҗиев шигырьләренең тәрҗемәсендә рус укучысы оригиналь шагыйрьнең йөзен күрергә тиеш.
Шушы ноктадан чыгып китапта иң нык күзгә ташланган кимчелекләрне караң узыйк. Кайбер очракларда, тәрҗемәче, оригиналдагы тасвирлап, хикәяләп баруга түзә алмыйча, тексттан читкә китә. Вакыт- вакыт шигырьдән аерым юлларны төшереп калдыра һәм шуның белән теманы гадиләштерә, идеяне фә- кыйрьләтә, бер урында хәтта сюжетны да югалта, шул сәбәпле шигырь аңлашылмый башлый. Кабат әйтәбез, Хуҗиевның шигырьләре һәрвакыт диярлек шәхси тормыш тема-сын Ватан темасы белән үреп баралар. Мәсәлән, «Синең җырың» (1952) дигән шигырьдә лирик герой, ил каршындагы бурычына буйсынып, ГЭС төзелешенә китә, сөйгән кызып, тракторчы кызны вакытлыча авылда калдырып китә. Оригиналда болай диелә:
Кала алмыйм бүген читтә торып. Халкым эше—минем үз эшем; Яна ГЭСныц нигез ташы булып Керсен минем хезмәт өлешем.
Бу строфа тәрҗемәдә төшереп калдырылган. Шуның аркасында бү-генге көннең конкрет бер күренеше — аерылу моменты тәрҗемәдә пичектер абстракт бер нәрсәгә, аерылуга карата алдан ук бер ниндидер моңланулар юрауга кайтып калган.
Но песня твоя затоскует, И я затоскую по ней.
Шигырьнең татарчасы болай тә-мамлана:
Җырын белән синең үзеңне дә Йөрәгемдә алып китәм мин.
Бүгенге көн тудырган дөрес һәм типик хис бит. Татарча шигырьнең бетеме бераздан тракторчы кыз да төзелешкә китәр дип уйларга ирек бирә. Ә тәрҗемәнең бетеме псә — Лисянский вариантындагы оптимистик бер трафаретсыман: егет белән кызның вакытлыча аерылышуларына бәйләнешле теләсә нинди җырга бара:
Любовь не боится разлуки, Мы встретимся солнечным днем, И я протяну тебе руки И песню мы эту споем.
Шуңа охшашлырак кимчелекләр «Идел хикәясе»ндә дә киткән. Көтүче малай, татар малае, үзенең ятимлеге, моңлы-зарлы тормышы турында җыр җырлый. Ә тәрҗемәдә исә бу җыр сөйгәнеңне сагынып җырлау булып яңгырый.
Гали Хуҗиев шигырьләрендә халык иҗатының әйбәт йогынтысы да сизелә. «Сагыну минутларында» (1938) дигән шигырьдә, сөйгән ярын —чпк сакчысын сагынып яшәүче кыз образы көзен җылы якларга очкан казлар белән үрелеп бирелгән. Кыз аларга" күзен тутырып карап, яулык болгап озатып кала:
...Алар миңа канат җилпи,
. Ни әйтергә телиләр?
Җил каерса каурыйларны,
Син табарсың, диләрме, Кич утырып сөйгәнеңә Хат язарсың диләрме?
Лирик шигырь өчен бик кирәкле образны, татар халык иҗаты тудыр-
116
ган образны — каз канатын, каз каурыен шагыйрь бик урынлы кул-ланган булган, ә тәрҗемәче аны гөшереп калдырып, милли колоритны киметкән.
Кайбер очракларда тәрҗемәче оригиналдан читкә китә, оригиналь шигырь юлларын төшереп, үзеннән өсти. «1\а й б ы ч урма н н ары н д a » (1948) исемле шигырь хезмәт темасына багышланып, туган як табигатенә карата бик җылы хисләр белән язылган.
Автор бу шигырьдә урман ташу картинасын сурәтли һәм киселгән, әзерләнгән агачның, төзелешләргә китәчәген сөенеч белән билгеләп уза.
Бу шигырьне тәрҗемә иткәндә М. Лисянский үз юлы белән китеп бара. Шагыйрь сурәтләгән хезмәт сулышы фронт поэзиясе өлкәсенә зур гына экскурс ясау белән алыш- тырыла.
Ул гына да түгел, тәрҗемәче ори-гиналның темасы белән каршылыкка керә, әсәрнең архитектоникасын боза. Хезмәт картинасы соңгы строфаларда ашыгып узып кителгән йөгерек юллар белән алыштырыла.
Темадан, оригиналның конкрет образларыннан читкә китү тәрҗемә-чене башка төр хаталарга да алып килә: шигырьләрнең ахыры дөрес тәмамланмый. Биредә тагын шул ук бая әйткән нәрсә: Лисянский стиле өстенлек ала. Хикмәт менә нәрсәдә: Г. Хуҗиев шигырьләренең финалы мавыктырып, чакырып тора, ягъни бу актив финал:
Аксын саллар,
Төзелеш мәйданында
Металл белән бергә җитсеннәр, Цемент белән бергә, һәм гигантлар Ел үсәсен айда үссеннәр!
(«Кайбыч урманнарында»)
Ә тәрҗемәче тәрҗемәне туган җиргә соклану сүзе белән, яки пассив бер мәхәббәт, пассив бер канәгатьләнү белән очлап куя:
Я вижу как в апрельской дымке тонкой Плоты плывут вдоль синих Жигулей... Кайбицкие леса, Моя сторонка,
Во всей вселенной
Нет тебя милей!
Шундый ук төче соклану «Дустыма» (1946), «Днепр дулкыннары» (1943) тәрҗемәләрендә дә бар.
Оригиналь әсәрнең образларын, темасын фәкыйрьләндерү тәрҗемәчене — аның үзенә яхшы таныш булган — гомуми поэтик фразалар кулланырга да мәҗбүр итә. Бу бигрәк тә фронт шигырьләрендә күренә. Күп очракларда М. .Лисянский кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә «сквозь» сүзе белән төзелгән фразалар беләи тутыра: «Рядом шли сквозь беды и печали»; «он шел сквозь снег и вьюгу» («Другу», 1946; «Чулпан», 1943); «Я вижу... село родное сквозь огонь» («Песенка», 1943) һ. б. төрле очраклар.
Тәрҗемәченең үз стиле поэмаларны тәрҗемә иткәндә дә чагылмый калмаган, ләкин поэмалар, киң ко-лачлы, эпик әсәрләр булганлыктан, бик бирешмәгәииәр, аннары тәрҗемәче монда инде авторның стиленә ияләнә төшкән, оригиналь тексттан артык читләшмәгән, шунлыктан мәгънәне дә, стиль үзенчәлекләрен дә тулырак саклаган. Тик шуны гына әйтергә кирәк, поэмаларның тәрҗемәсендә бик үк уңышлы булмаган, хәтта грамотасыз тәрҗемә ителгән урыннар да очраштыргалый, зәгыйфь рифмалар да күзгә ташлана.
Тәрҗемәче кайбер шигырьләрнең эпиграфын төшереп калдырган, исемнәрен үзгәрткән. Ә шигырьнең исемен үзгәртү, үзеннән-үзе билгеле, теманың куелышына зыян китерә. Чөнки шигырьнең исеме укучыны нәрсәгәдер өметләндерә бит. Бу соңгы әйтелгән кимчелекләрне җиңел генә бетереп булыр иде, ләкин редактор И. Френкель дә, автор үзе дә моңа ни өчендер игътибар итмәгәннәр.
Күрсәтелгән хаталар һәм кимче-лекләр аерым әсәрләрнең тәрҗемә сыйфатын шактый киметә. Алар, башлыча, тәрҗемәченең татар телен белмәвеннән килеп чыккан.
Гомумән, Г. Хуҗиевның рус телендә чыккан беренче җыентыгын котдап каршы алырга кирәк. Без, рус укучысы бу җыентыкны кызыксынып кабул итәр дип уйлыйбыз.