Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ЮЛ

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының бат режиссеры

XIX йөзнең соңгы яртысындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте татар театрын тудыруда җирлек әзерләде. Мәдрәсәләрдә, аерым өйләрдә үткә-релгән әдәбият кичәләре, спектакльләр татар профессиональ театры тууда әһәмиятле тарихи баскыч булдылар.
■ Татар театрының барлыкка килүе 1905 нче ел революциясе нәтиҗәсендә булды. Революциянең сәнгатьтәге демократик вәкиле сыйфатында дөньяга килгән татар театры — ул көрәшче театр, ул демократик азатлык өчен көрәшүче халык ягында торган театр. Татар театрының прогрессив театр булып үсүенә сәбәп шул иде: ул рус халкының алдынгы, демократик театр культурасының үрнәкләреннән файдаланды. Рус театрының йогынтысы, табигый рәвештә, ике юнәлештә барды: драматургиядә һәм артистларның сәхнә .иҗатында.
1906—07 нче елларда Казанда, Уфада, Оренбургта, Астраханда, бер үк вакыта диярлек, ачык спектакльләр куела башлый. Казанда шундый ачык спектакль 1906 нчы елның 22 декабрепда (яңа стиль белән 1907 нче елның 3 январенда) уйнала. 1907 нче елның 3 (16) апрелендә Оренбургта уйналган спектакльдә катнашучыларның төп өлеше соңыннан профессиональ татар театрының беренче артистлары булып китәләр. 1907 нче елның маенда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә Мортазин, Иуретди- нов, Гайнуллин, Хәйретдинов, Ахунов, Ишморатов (Кулалаев)лардан торган беренче татар театры труппа* сы Оренбургтан Бозаулык, Самара шәһәрләре аша Россия буйлап гастрольгә чыгып китә. Беренче татар театры тәгәрмәч өстендә — күчмә театр булып дөньяга килә.
Шушы ук елның август аенда — труппаның Н. Новгородтагы (хәзерге Горький) гастрольләре вакытында театрга беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская алына. Шушы көннәрдә үк Җаектан ярминкәгә килгән Габдулла Кариев артист булып театрга керә. Бу ике кеше татар театрының киләчәген билгеләүдә зур урын тоталар. Габдулла Кариев аның беренче артисты, режиссеры һәм җитәкчесенә әверелә. Ә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская татар сәх-нәсенең беренче талантлы артисткасы булып кына калмый, соңыннан үзенә яңа труппа оештырып, аның җитәкчесе була.
Шушы елның көзендә, театр Мос-квада вакытта, труппадан Ильяс Кудашев-Ашказарский китә. Труп-паның җитәкчесе итеп Габдулла Кариев сайлана. Декабрь аенда бик авырлыклар белән «Мосафир артистлар җәмгыяте» (труппа шулай атала) Җаекка килеп төшә. Җаек- та эшләгән вакытта театрга Бари Болгарский керә һәм режиссер итеп артист Зимовой чакырыла. 1908 нче елда, театрның Кавказ шәһәрләрендәге гастрольләре вакытында, Тби-
72
лиендә Араблинский җитәкчелегендәге Әзәрбәйҗан труппасы белән очрашып, алар белән кушылып, бер труппа булып берникадәр вакыт эшләп йөриләр. Репертуарда Г. Камалның «Бәхетсез егет», «Беренче театр», Н. Нәримановның «Надир шаһ» һәм башкалар булалар.
Театрның төп хезмәте феодаллыкка каршы, дин-шәригатьнең, реакцион татар буржуазиясенең бозыклыгына каршы юнәлдерелгән иде. Татар театры реакцион җәмгыятьне фаш итүче, аның черек мәгънәсен ачучы булып яшәде. Шушы «фаш итү» юлы аны Гогольгә, Горькийга китерде. Реакцион көчләр театрга каршы каты көрәш алып бардылар. Бу өлкәдә, бигрәк тә, «Дин вә мәгыйшәт» журналы тырышты. Аның кайбер мәкаләләре «Бозык вә фахиш театр» шикелле исемнәр белән башлана. Журналның 1909 нчы елдагы 28 нче номерында 21 мулланың имзасы белән театрда уйнауның һәм аны карауның гөнаһ икәнлеге турында каты фәтвә басылган. Шуңа карамастан, кыска вакыт эчендә «Сәйяр» (бу исемне театрга 1910 нчы елны Тукай бирә) нык кына оешкан труппа хәленә килеп, артистлары мәхәббәт казаналар. 1910 нчы елда Г. Тукай үзенең Гыйз- зәтуллинага язган мәдхиясендә:
Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула, һәр күңелләр нурланадыр, чыкса
Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә, —
дип яза.
Театрның халыкка ясаган зур тәэсирен күреп, татар буржуасы театрны үз йогынтысы астына алырга, аны буржуазия мәнфәгате өчен файдаланырга, репертуарга буржуаз милләтчелек рухы белән сугарылган әсәрләр кертергә тырыша. Аерым вакытларда милләтчелек рухындагы әсәрләр сәхнәдә урын алгалыйлар. Ләкин болар театрны аның төп юнә-лешеннән, реакцион тормышны фаш итү юлыннан кире алып китә алмыйлар. Чөнки татар театрының үсешенә Г. Тукай, X. Ямашев, Г. Камал, Г. Коләхметов кебек алдынгы фикерле кешеләр көчле йогынты ясыйлар.
Авыр шартларда яшәвенә кара-мастан, театр үсә. 1912 нче елны Сә- х и пҗа м ал х a 11 ы м Г ы йззәтул л и на - Волжская, бер төркем артистлар белән «Сәйяр»дән аерылып, Уфада икенче труппа («Ыур») төзи. Кайбер иптәшләр икенче труппаның килеп чыгуын очраклы сәбәпләрдән эзлиләр. Безнең уебызча, ул бик табигый рәвештә мәйданга чыга. Беренчедән, татар халкының башка шәһәрләрдә дә даими труппа булдырырга теләве көчле булса, икенчедән, бу ике кешенең үзләренә хас булган иҗат үзенчәлекләре үсеп җитә. Без моның дөреслеген соңгарак, бу ике театрның, аның артистларының иҗат үзенчәлекләрендә дә күрәбез. Октябрь революциясенә бу ике театр идея һәм художество ягыннан формалашкан театрлар булып керделәр.
Ул вакытларда театрда катнашу гасырлар буе ныгытылып килгән гореф-гадәтләрнең кагыйдәләренә сыймый торган эш итеп караладыр иде. Шуңа да шушы елларда артист булып китәргә батырлыгы җиткән югарыда исемнәре әйтелгән иптәшләрнең һәм Нури Сакаев, Фә- херниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Фатыйма Шәймәрдәнова, Зәки Баязитский, Касыйм Шамил, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Гилаҗ Казанский, Нәгыймә .Таҗдарова, Кәрим Тинчурин, Бари Тарханов, Ситдыйк Айдаров, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Нәфига Арапова, Әшрәф Синяева һәм башка иптәшләрнең эшләре зур кыюлык булды. Бигрәк тә, үз сословиесеннән аерылып, патриархаль семья кануннарын җимереп, искелеккә каршы ташланган Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская, Бари Тарханов шикелле кешеләрнең адымнары зур ихтирамга лаеклы.
Татар артистлары Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, М. Фәйзи. Кәрим Тинчурин әсәрләрендә уңышлы чыгышлар ясаганнары кебек, Островский, Чехов, Горький, Гоголь, Шиллерның әсәрләрендә дә үстеләр.
73
Татар халкының демократик юнә-лештәге драматургиясе, рус классикасы белән берлектә, татар театрын авыр елларда реализм позициясендә саклап калырга мөмкинлек бирде.
Октябрь социалистик революциясе халыкларның рухи көченә, аның талантларына киң юл ачты. Фәкать Октябрь социалистик революциясе татар театрына тулы канлы иҗатка мөмкинлек бирде. Ул аны ныклы җирлеккә бастырды.
Революциянең беренче атналарында ук диярлек бик күп урыннарда үзешчән, ярым профессиональ һәм профессиональ театрлар барлыкка килделәр. Казанның үзендә генә дә 50 гә якын труппа оеша. Шул арның унысы профессиональ труппа булып санала.
Октябрь революциясен татар ар-тистлары икеләнмичә кабул иттеләр. «Сәйяр» труппасы аны Горькийиың «Мещаннар» спектакле белән кар-шылый, 1918 иче елны Г. Коләхме- товиың «Яшь гомер»еи куя. Казанга чех фетнәчеләре кергәнгә кадәр «Сәйяр» уңыш белән эшләп бара. 1918 нче елның көзендә, аклар Казаннан куылгач, «Сәйяр» артистларының бер төркеме 25 сентябрьдә яңадан эшләрен башлап җибәрә. «Сәйяр» труппасы артистлары нигезендә, 1919 нчы елны Мөселман Хәрби коллегиясе каршында «Беренче татар совет драм труппасы» төзелә. 1919 нчы елда «Сәйяр» ар-тистлары инициативасы белән эшчеләр районында «Аң» труппасы оеша. 1920 иче елның июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә. Шушы елның көзендә «Беренче татар совет драм труппасы» белән «Аң» труппасы ку-шылып, «Беренче татар күргәзмә театры» төзелә. Бу труппага 1922 иче елны «Дәүләт театры» исеме бирелә. 1926 нчы елда инде ул Академия театры дип йөртелә башлый. 1939 ичы елны театрга Галиәсгар Камал исеме бирелә. Шул рәвешчә революциягә кадәр яшәп килгән, совет җирлегендә яңа эчтәлек белән баетылган «Сәйяр» труппасы нигезендә, аларга килеп кушылган «Нур» һәм «Ширкәт» театрлары көчләре белән, татар совет театры төзелә.
Гражданнар сугышы елларында татар артистларының зур өлеше фронтларда интервентлар белән кө-рәштә үзләренең сәнгате белән кат-наштылар. Алар беренче, икенче, бишенче армияләрдә, басмачыларга каршы сугышучы аерым татар бригадасында эшлиләр. Бу труппа-ларны оештыручы Нури Сакаев, Аб- драхман Мангушев, Локман Аитов, Гилаҗ Казанский, Хәлил Әбҗәли- лов иптәшләрнең хезмәтләре зур булды. Әшрәф Синяева, Ситдыйк Айдаров, Габдулла Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Фәхерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Зәкн Баязит- ский, Мәрьям Сульва, Ф. Ковалии- ский, Сөләйман Валиев, Рауза Ур- манцева, Әхәт Хисамов, Фатыйма Камалова, Мөхәммәт Вәлишин, Бари Болгарский, Шакир Шамильский, Сәхипҗамал ханым Гыйззәтуллина- Волжская, Мәрьям Ибәтуллина, Хөсәен Уразиков, Мөкәррәмә Әсфән- диярова, Насибулла Чикин, Газый Салтыковский, Мәстүрә Апканиева иптәшләрнең исемнәре дә зур хөрмәт белән әйтелеп кителергә тиеш.
Бу труппаларның репертуарлары бай булмаса да, электән популярлык казанган «Галиябану», «Бәхетсез егет», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Мәкер вә мәхәббәт», «Яшь гомер», «Юлбасарлар», «Ирексездән табиб» һәм башкалар, артистлар тарафыннан заманның рухына, революция настроениесеиә якын китереп уйнал-ганга күрә, тамашачы тарафыннан шактый күтәренкелек, энтузиазм белән кабул ителәләр иде. Шамил Ус- мановның «Канлы көннәр», «Беренче адым», Андреенконың «Хезмәткә мәдхия»се, көннең соравына якын килеп, бигрәк тә уңышлы баралар иде.
1921 —1930 нчы еллар, бигрәк тә икенче яртысы, татар совет театрының аякка басу, ныгу, репертуарында һәм иҗат юлында ныклы нигез
74
гә урнашу еллары иде. Революция алып ташлаган сыйныфның калдыкларын, ул сыйныф вәкилләренең нэп вакытында баш калкытырга тырышуларын, үзенең черек идеяләрен таратып, безнең тормышыбызга йогынты ясарга тырышуын күрсәткән, алардан ачы көлгән әсәрләр бу елларда репертуарда шактый урын алып торалар. 1924—25 иче елларда куелган Кәрим Тинчурннның «Американ»ында, Кәрим Әмиринең «Печән базары»нда К. Нәҗминең «Яңа печән базары»нда театр бу кешеләрнең эчке дөньясын, бетүгә хөкем ителгән мәгънәсез омтылышларын ачты. Бу кешеләр бөтен тарихи нигезләре белән Кәрим Тинчурин- ның «Җилкәнсезләр»ендә гәүдәлән - дерелделәр. 1927 нче елда сәхнәгә куелган бу әсәр театр тарихында аерым урын тота.
Критик реализм нигезендә тәр-бияләнгән, совет чорында дөньяны яңача аңлаулары белән идея ягыннан үскән артистлар «Җилкәнсезләр» спектаклендә тагы да югарырак баскычка күтәрелгән иҗат үрнәкләре бирделәр. Бу — татар совет театрының зур уңышы иде. Спектакльдә Зәйни Солтанов тудырган Мисбах хаҗи образы татар театрында сәнгать үрнәге булып калды. 1924 нче елларда уйналган «һиҗ-рәт» исемле комедиясендә Н. Исәнбәт татар буржуазиясенең, руханиларның революция көче аркасында таркалып һәлакәткә килүләрен комедия алымнары белән кыю итеп күрсәтте. Спектакльдә уңышлы уйнаган башка иптәшләр белән бергә, Гайнетдин мулла ролен трагикомедия планында зур художество осталыгы белән башкарган Мифтах Әпсәләмов турында дулкынланмыйча сөйләми булмый. Әпсәләмов Г. Кариев тарафыннан «казып чыгарылган», бары берничә ай тына театр студиясендә укыган, алты-җи- де ел гына театрда эшләү дәверендә метеор шикелле татар сәхнәсенең күген яктыртып киткән, бер үк югары талант белән комедия һәм трагедияне уйнаган даһи артист иде. 1925 нче елда РКП(б)ныц Үзәк Комитеты тарафыннан кабул ителгән «Партиянең художество әдәбияты өлкәсендәге политикасы турында» резолюциясе һичшиксез иҗатта кискен
борылыш ясарга рухландырды. 1926 нчы елны татар театры үзенең зур бәйрәмен — татар театрына 20 ел тулуын билгеләп үтә. Партиянең Өлкә Комитеты, Татарстан хөкүмәте моңа бик зур бәйрәм төсе бирделәр.
Октябрь революциясеннән сон авылда башланган зур үзгәрешләрне, сыйнфый көрәшне гәүдәләндергән, романтик алым белән язылган Һади Такташның «Күмелгән ко- раллар»ы театр иҗатында яңа адым булды. 1927 нче елда куелган бу спектакль революциянең, совет кешеләренең җиңү көчен шигъри дәрт, романтик рух күтәренкелеге белән тамашачыга җиткерде. Спектакльнең уңышы — режиссер Шакир Ша- мильскийның иҗат рухы белән Такташ әсәре арасындагы якынлыкта да чагыла. Сыйнфый каршылыкның катлаулы яклары, аның кешеләр психологиясендә булган чагылышы белән бик кызыксынган Һади Такташның «Камил» драмасы театрның әһәмиятле эше иде.
1928 нче елда куелган Шәриф Ка-малның «Ут» драмасы театрның иҗат юлына, аның идея-художество эчтәлегенә дөрес юнәлеш бирүдә принципиаль адым булды. Спектакль, тамашачыны уяулыкка чакыру белән бергә, театр коллективының үзен дә тормышта, иҗатта сәяси уяулыкка, большевистик принципиальлеккә өйрәтте. Шул ук елларда куелган, шулай ук уяулыкка чакырган, тимер юлда булган корткычлыкның сыйнфый һәм сәяси йөзләрен ачкан, эшче сыйныфының вәкилен көчле психологик кичерешләр белән биргән Киршонның «Рельслар гөрләгәндә» исемле әсәре театрның һәм режиссер Сөләйман Вәли- евнең зур иҗат уңышы иде. 1929—30 нчы ел сезонында куелган Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» драмасы — революциягә кадәр яшәгән татар эшчеләре тормышын чагылдырган иң тирән, иң көчле әсәр. Революцион атмосфераның дөрес бирелүе, артистларның нык ышандырып уйнаулары белән бу спектакль
75
театр иҗатында күренекле урын алды.
Бу уңышлар, әлбәттә, җиңел кил-мәде. 20 иче елларның беренче яр-тысында, Горькийның «Тормыш тө-бендә», Шекспирның «Отелло», «Гамлет» һ. б. зур ’ әсәрләр куелу белән бергә, сай эчтәлекле, пешеп җитмәгән, нэпманнар вкусына туры китереп язылган, төрле ханнар, солтаннар тормышын, сарай интригаларын күрсәткән әсәрләр вакыт-ва- кыт репертуарны чүпләп килделәр. 1923 иче елда Һади Такташ катнашы белән куелган аның «Җир уллары» трагедиясе нэпманнар һәм татар буржуа калдыклары арасында дәһшәтле шартлау шикелле яңгырап китте. Нэпман идеологиясенә протест рәвешендә символик образлар белән куелган бу спектакль яңа көчнең сәхнәгә бәреп керүен күрсәтте. 20 нче елларда Г. Минский, Р. Ишморат, Т. Гыйззәт һәм башка күп кенә иптәшләр үзләренең әсәрләре белән сәхнәгә чыктылар.
20 нче елларның иң зур уңышла- рыннан берсе итеп 1928—29 нчы ел сезонында куелган Б. Лавреневиың «Разлом» әсәрен күрсәтергә кирәк. Бу спектакльдә татар театрында беренче мәртәбә революцион массаның пафосы яңгырады. Массовый сценалар зур осталык белән эшләнде. Чын мәгънәсендә ансамбль булдырылды. Спектакльдә күп кенә артистларның үсеше күренде. Аерым алганда 3. Солтаиов, Ш. Шамиль- ский, X. Әбҗәлилов, С. Айдаров, Н. Таҗдарова иптәшләр онытылмас- .лык образлар тудырдылар. Спектакльнең уңышы аның режиссеры Гомәр Девишевиең зур хезмәтенә нигезләнгән. Безнең театрга алдынгы рус театрының режиссерлык культурасын китергән, үзенчәлекле, формасы белән ачык һәм төгәл булган спектакльләр куйган Девишев- нең хезмәте хөрмәт белән искә алы- .нырга тиеш.
Коммунистлар партиясе һәм совет .хөкүмәте үсеп килгән милли театр-ларны тагың бер баскычка күтәрү өчен 1930 елны милли театрларның бөтенсоюз олимпиадасын үткәрде.
Татар театрының киләчәк үсүендә бу чара зур этәргеч булды.
1930 нчы елларда театр сәнгатендә яңа тема, яңа кешеләр туды. Илебездәге искиткеч үзгәрешләрне күрсәткән Погодинның «Балта турында поэма», «Минем дус» пьесалары куелды. Классик әсәрләрдән М. Горьки й и ы ң « Д ош м а н н ар», «Егор Булычев» драмалары, Треневның «Любовь Яровая» драмасы һәм башка бик күп спектакльләр рус совет сәхнәсенә яңа казанышлар китерделәр. Татар Академия театры да, «Дошманнар», «Төшемле урын», шулай ук колхозлашуны тирән итеп күрсәткән Киршоиның «Икмәк» исемле әсәрләрен уңышлы башкару белән бергә, үз җирлегендә эшләнгән, татар халкының үткән көрәш юлларын, аның бүгенгесен тулы канлы итеп күрсәткән спектакльләр тудырды. 1930 нчы елларның башында ук, яңа авылның кайбер якларын яктырткан, оста итеп язылган Кәрим Тинчурииның «Кандыр буенда»- сы Салих Сәйдәшевнең шатлыклы музыкасы белән сәхнәбездә шаулап барды. Колхозлашу чорындагы катлаулы вакыйгаларны, тарихи боры-лышны, крестьян психологиясен кыю итеп чагылдырган, авылдагы комсомол, партия вәкилләренең фидакарь хезмәтләрен чынбарлыкта булганча дөрес күрсәткән Салих Батталның «Язулы яулык» исемле комедиясе театрның уңышы булды.
Эшче сыйныфыннан чыккан, ком-сомол, партия тәрбияләп үстергән, чын мәгънәсендә социализм җәмгыяте тудырган яңа кешене, совет татар интеллигенты образын Шәриф Камал үзенең «Томан арты» әсәрендә дулкынландырырлык итеп бирә алды. Габбас Галин ролен башкаручы артист Хәким Сәлимҗанов үзенең чордашын илһамланып гәүдәләндерде. Әсәрдә алынган кешеләрнең тормышын, язмышын, хисләрен нигездә дөрес итеп чагылдырган режиссер Исмәгыйловның бу спектакле тышкы күренешләрне бирүдә дә реалистик иде. Спектакльдә Абдулла Уральский, Нәгыймә Таҗдарова, Мәрьям Сульва, Абдулла Сәгыйтов- ның уңышларын күрсәтеп, театр өчен принципиаль әһәмияте булган,
76
татар сәхнәсендә коммупист-житәкче образын бирүдә беренче мәртәбә шундый иҗат югарылыгына ирешә алган Шакир Шамильскииның парт-оешма секретаре Кузнецовны баш-каруы турында да әйтергә кирәк. Шакир Шамил ьский башкаруында бу образ безнец күз алдыбызга, иң элек, олы йөрәкле, чын кеше булып килеп басты.
Шакир Шамильский татар теа-трында социаль геройларны, Ком-мунистлар партиясе тәрбияләгән, безнең чорыбызның күренекле кеше-ләрен, подпольщик-большевик Мир-вәлине, революционер матрос Годун, Гайдай, җитәкче коммунист Дәүләт Бәдриев һ. б. ларны гәүдәләндерүдә самимилыгы, образларның эчтәлегенә тирән керә алуы белән, тышкы тыйнаклык-тынычлыкка яшерелгән, эчке ялкынга бай булган уены белән аерым урын алып тора.
Г. Иделленең эшче сыйныфы тормышын, производствоны сурәтлә-гән, корткычлыкны фаш иткән «Дәүләт Бәдриев» драмасы үз вакыты өчен театрның әһәмиятле хезмәтләреннән булды.
Т. Гыйззәтнең иске авылны, андагы сыйнфый көрәшнең төрле якларын чагылдырган «Чаткылар»ы белән М. Әблиевнең «Шәмсекамәр»е, шул елларның уңышлы спектакльләре булып, ун ел буе сәхнәдән төшми бардылар. «Чаткылар»да ярлы крестьян белән авыл кулагы арасындагы көрәш беренче планга куелса, «Шәмсекамәр»дә сыйнфый изүнең, дин-шәригатьнең корбаны булган татар хатынының язмышы беренче планга чыга. Спектакльдә хатын-кызның моңы-зары яңгырый. «Чаткылар»да X. Әбжәлилев, И.. Илдар, Б. Юсупов, Н. Таждаро- ва, Г. Камская, М. Сульва, «Шәмсе- камәр»дә И. Гафуров, М. Миңле- баева, Ф. Халитов, К. Шамил, К. Гыйльманов, Н. Касыймов, икесендә дә уйнаучы Г. Булатова, А. Уральский, Г. Болгарская, Н. Гайнуллин иптәшләрнең уңышлары да әйтелеп китәргә тиеш ’.
Элекке авылны, аның сыйнфый каршылыкларын күрсәтүдә Т. Гыйз-зәтнең «Ташкыииар»ы татар драма-тургиясендә аерым урын тота. «Таш-кыннар» спектакле беренче мәртәбә 1937 нче елда, Октябрь революция-сенең 20 еллыгына куелып, 1941 иче . елда Москвада .булырга тиеш булган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы өчен яңа редакциядә куелды 3. һәр куелышында театр спектакльне иҗади баста. Бу әсәр, бигрәк тә аның беренче өлеше — «Шомлы көннәр», «Ташкыннар» исемендә йөртелгән трилогиянең беренче кисәге, татар совет драматургиясенең классик үрнәге булып калды.
1939 нчы елда татар театры тари-хында беренче мәртәбә тарихи об-разлар сәхнәдә күрсәтелде—Ә. Фәй-зинең «Тукай» драмасы куелды. Та-машачы тарафыннан яхшы каршы алынган, тарихи дөреслеккә якын китереп эшләнгән бу спектакль теа-трның уңышлы адымы булып тора. Н. Исәнбәтнең 1939—40 нчы елгы сезонда куелган «Хуҗа Насретдин» комедиясе тамашачының иң яраткан спектакльләреннән берсе булды. Әсәрнең драматургии төзелеше, үткен һәм йөгерек теле, Хуҗа ролендә уй-научы Хәлил Әбҗәлиловиың җиңел манерада, халык мәзәкчесе тибында оста итеп уйнавы, әсәргә язылган Җәүдәт Фәйзинең күтәренке рухлы,, юмор белән тулган музыкасы, ху-дожник Сперанскийның якты буяу-ларда эшләнгән декорациясе һәм ре-жиссер Уразиков белән Тумашева- ның әсәргә дөрес «ачкыч» табулары бу спектакльнең уңышын тәэмин иттеләр.
Хәлил Әбҗәлилов, 1927—28 нче ел сезонында татар Академия театрына килеп, аның беренче спектакльләрендә катнашуында ук үзе.- нец талантлы артист икәнлегенә шик-шөбһә калдырмады. Юморга, сатирага бай Әбҗәлилов, уенына һәрвакыт зур энергия салып, эчке темперамент белән иҗат итә.
1930 нчы елларда Тинчуринның «Беренче чәчәкләр»е, Р. Ишморат-
1 «Шәмсекамәр» сонгы елларда Үзбәк- станның Академия һәм башка театрларында зур укыш белән бара.
3 Хәзер спектакль 1957 елны Москвада булачак декада өчен өченче редакциядә эшләнде.
77
иың «Данлы чор»ы, Таҗи Гыйззәтнең «Мактаулы заман»ы, Островский- ның «Бүреләр һәм сарыклар»ы, Бо-маршеның «Фигароның өйләнүе», Ф. Хөснинең «Урманда»сы тамашачының дикъкатен җәлеп иттеләр. Күп мәртәбәләр кабатланып куелган, шактый күп артистларга иҗат уңышы биргән «Банкорт» комедиясе, безнең сәхнәдә яңадан куелып, репертуарда нык сакланырга тиеш.
Театрның 1930 ичы еллардагы иҗаты тигез генә бармады, әлбәттә. Аның зур күтәрелешләре булган кебек, төшеп киткән вакытлары да булды. Ул төрле «изм»нар белән авыргалап алды. Театрга бигрәк тә зур зыян китергән чир 1930 ичы елның башыннан алып урталарына кадәр сузылган формализм иде. Формализм үзенең логикасында аб- суртка кадәр барып җитте. Татар театрына нигез салучы* аның хөрмәтле олы артистлары, авызларына тарактан ясаган «гармонь» кабып, сәхнәдә джаз уйнап я булмаса, майка белән трусик кигән яшь спортчылар кыяфәтендә диярлек, сәхнәдә маршировать итеп, аяк өсте язылган «җанлы газета» төсендәге монтажларда уйнап йөрделәр. Яки спектакльдә, ничек кенә булса да, яңалык ‘уйлап табу, модага иярү, «новатор» булу теләге белән, артистларның битенә реаль грим урынына кубиклар, квадратиклар, ә кайбер спектакльләрдә сабан, урып-җыю машинасы, хәтта тракторлар ясап чыгулар да булды. 1936 нчы елда, Партия Үзәк Комитеты, совет театр-ларының шактый бер өлешендә та-ралып өлгергән бу чиргә каршы көрәш ачып, аның тамыры буржуаның идеясез сәнгатенә кайтып калуын бөтен тирәнлеге белән аңлатты. Шуның нәтиҗәсендә, татар театры да үзенең бу хатасын төзәтеп, яңадан безнең чорыбызны, совет кешеләрен күрсәткән, социалистик реализм нигезенә якынаерга тырышып пжат ителгән спектакльләр бирә башлады.
Татар театрының иҗат тарихында музыкаль әсәрләр (драма һәм ко-медияләр) шактый күп урын алып тора. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы яңа жанрга нигез салды. «Галиябану» драмасы татар театрының үсү юлында әһәмиятле урын тота. Бу әсәрдә артистлар үстеләр. «Сәйяр» труппасында Бәдри ролен беренче булып уйнаучы Габдулла Кариевтан башлап, ул рольне башкарган Бари Тарханов, X. Әбҗәлилов, соңгы буы и а ртистл а р ын и а н Га й 11ул л и и га кадәр бу рольне уйнау традициясен ныгыта бару белән бергә, үзләреннән әледәи-әле яңалык өстәп, иҗатларын баета киләләр. Әшрәф Си- няева, Галия Кайбицкая — Галиябануны, Ситдыйк Айдаров — Хәлилне, Шакир Шамильский — Исмәгыйльне башкаручылар буларак, бик югары осталык күрсәтеп, традиция булырлык үрнәкләр калдырдылар.
Кә р и м Т и н ч у р и н р е вол ю ци яд ә н соңгы иҗатында музыкаль әсәрләргә шактый урын бирде. Оперетта итеп язылган «Казан сөлгесе» комедиясендә ул элекке караңгы авыл шартларында руханилардан көлүне максат итеп куйды, милли үзенчәлекне саклап, бик кызыклы театраль формага салып бирә алды. Бу әсәр үз гомерендә, спектакль буларак, бер генә мәртәбә дә югары сыйфатта эшләнмәвенә кара-мастан, шул хәлендә дә тамашачыда һәрвакыт кызыксыну тудыра. Моның сәбәбе: әсәргә салынган эчтәлекнең гаять җиңел, күңелле төстә хәл ителүендә. Музыкаль драма (мелодрама) жанрында язылган «Зәнгәр шәл», «Ил» әсәрләре 1926— 30 елларда сәхнәдә зур уңыш белән бардылар. Бу ике әсәрдә сыйнфый көрәш, социаль мотивлар (бигрәк тә «Ил»дә) шактый куертылып бирелә. Динне, аның әһелләрен фаш итү «Зәңгәр шәл»дә бөтен кискенлеге бе-лән бирелә. Ишан ролендә 3. Сол- танов, Булат һәм юлаучы ролендә— Айдаров, ат карагы — Шамильский, Җиһанша — Әбҗәлилов, Мәйсәрә — Кушловская, Заһирә — М. Сульва тамашачыларда һәрвакыт зур канә-гатьләнү тудырып килделәр. «Зәңгәр шәл»дә ишанның карт хатынын, «Ил»дә — Айтуганны, «Җилкәнсез-ләр»/^ бөкре кыз Рокыяны уйнаган, бүген дә әле күз алдында басып то
78
рырлык образлар тудырган Нәфига Арапованы Тинчурин драматургия-сендә үскән һәм зур мастерга әверелгән артистка дисәк, ялгышмабыз. 15 яшендә Галиябануның анасы — Галимәбануны уйнаган бу гаҗәп та-лантлы артистка тормышны бик нык күрә белүе белән, аннан үзенең иҗатына бай материаллар җыя алуы, аны сәхнәдә оста файдалана белүе белән тулы мәгънәсендә «Сәй- яр»ның, Кариевныц иҗат мәктәбе вәкиле дип аталырга тиеш.
Т. Гыйззәт 1928 нче елда «Наем-щик» н ы язды. Соңгы елларда бу әсәрнең музыкаль яклары шактый үстерелеп, опера жанрына якынай- тылды. 1938 нче елларда сәхнәдә зур уңыш белән барган «Бншбүләк» драмасы соңгарак кабатланып куелды. Аның әсәрләрендә — спекта-кльләрендә шулай ук бик күп артистлар яңа уңышларга ирештеләр: «Наемшик»та Габдулла Уральский- ның Бикташы, Галия Кайбицкаяның Гөлйөземе һ. б. иптәшләрнең уңыш-ларын санап китәргә мөмкин. Музы-каль әсәрләрдә катнашуы белән Сара Садыйкова да халыкка популярлык казанды.
Бу өч язучыны татар драматур-гиясендә һәм театрында музыкаТть драма һәм комедия жанрына нигез салучылар, ул театрның репертуарын булдыручылар дип әйтергә кирәк.
Бу төрдәге әсәрләр—спектакльләр турында сүз барганда, татар халкының талантлы улы Салих Сәйдәшев турында сөйләргә кирәк. Аның музыкасы әсәрләрнең, спек-такльләрнең эчтәлеген тирәнрәк ачуга, тулырак хис итәргә ярдәм итә иде. Аның музыкасы моңга бай, күңелгә ятыш. Салих Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл», «Ил», «Наемщик», «Кандыр буе», «Бишбүләк», «Күзләр» һ. б. спектакльләргә язгаи музыкасы халык йөрәгенә нык урнашты. Алар халыкка Татар Дәүләт Академия театры спектакльләре аша барып җитте. Музыка әсәрләрендә аның бөтен бай таланты ачылды.
Театрның «Ташкыннар», «Хуҗа 11асретдин», «Шәмсекамәр» спек-такльләренә уңышлы музыка язган Җәүдәт Фәйзинең хезмәтен искә> алырга кирәк. Соңгы елларда Нәҗип Җиһанов, Хөснул һәм Аллаһияр Вәлнуллинпар, Шакир Мәҗи- тов, Сара Садыйкова һ. б. композиторлар Татар Дәүләт Академия театры спектакльләренә уңышлы музыкалар яздылар.
1926 нчы елда «Сания», 1930 нчы елда «Эшче» опералары язылды. Безнең көч белән куелган бу спек-такльләр киләчәктәге татар опера театрының тарихи баскычы (пред- историясе) иде. 1934 нче елда Ака-демия театрыннан бүленеп Москвага киткән бер төркем җырчылар,, композиторлар 1938 не елда үзенең сезонын ачкан Татар Дәүләт опера һәм балет театрының пионерлары булдылар.
Бөек Ватан сугышы елларында, татар театры үзенең бурычың намус белән үтәде. Күп кенә артистлар сугыш кырларында турыдаи-туры катнаштылар. Батырларча һәлак булган талантлы артистлардан Гыйльметдин Газизов, Фаик Камал,. Бәкер Юсупов, Хәсән Кәтиевне һәм Салиховны, театрда үзенең хезмәте белән башкаларга үрнәк булыш килгән Хәмит Хөсәеневне, партия оешмасы секретаре Абдрахман Яхинны, комсомол ячейкасы секретарь! Князевны, әдәби бүлек мөдире Йосыф Сәгыйтовны, театр хезмәткәрләре Сәйфуллин, Мухаметзяиов һәм Лый- зинны, театрның кадерле драматургы Мөхәммәт Әблиевне, театр тән-кыйтьчесе һәм артистларның якын дусты Гадел Кутуйны зур сагыну, чиксез хөрмәт белән искә алабыз.
Театр фронтларга аерым концерт бригадалары җибәрде. Анда артист-лардан: Асия ААасаутова, Рәшидә Җиһаишина, Ибраһим Гафуров, Рә-шидә Таминдарова һәм Рокыя Иб- раһимова иптәшләр катнашты. Андагы үзешчән сәнгатькә ярдәм итәр өчен режиссерлардан Кәшифә Тума- шева, Сулейман Валиев һәм Ширь- яздан Сарымсаковлар җибәрелделәр.
Сугыш елларында театр бик кие-ренке шартларда иҗат эше алып барды. Тылдагы колхозчыларның
79
намуслы хезмәтен күрсәткән «Миң-лекамал» драмасы Мирсәй Әмирнең дә, театрның да тарихи әһәмияткә ия булган хезмәте булды. Илнең язмышын кайгыртуны беренче планга куйган бу әсәр күзгә нык ташланып торган характерларга бай. Аның үзәгендә торган Миңлекамал образы, чорыбызның типик герое. Спек-такльнең уңышы кешеләрне дөрес күрсәтә белүдә. Моңа кадәр иске татар авылының изелгән, кимсетелгән хатын-кызларының төрле типларын уйнап килгән Галия Булатова «Миңлекамал»да үз чордашын, үз замандашын гәүдәләндерде.
Н. Исәнбәтнең «ЛАәрьям» пьесасы да билгеле әһәмияткә ия.
Фашизм гасырлар буенча төзелгән алдынгы культураны юкка чыгарырга тырышкан вакытта, совет кешеләре аның кыйммәтле үрнәкләренә яңадан яшәү бирделәр. Татар Дәүләт Академия театрында Шекспирның «Король Лир» трагедиясе куелды. Әбҗәлилов, Камал III, Илдар, Ильская, Булатова, Масау- това, Халитов, Ягудин, Гафуров ип-тәшләрнең уңышы турында үз ва-кытында күп язылды һәм язылып килә. Татар классикларыннан Шәриф Камалның үткен итеп язылган, юморга бай «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе шушы елларда, халкыбызның җиңүгә ышану нәтиҗәсендә килеп чыккан рух күтәренкелегенә туры килгән, күңелле, шатлыклы спектакль булып яңгырады. Солта- нов, Болгарская, Халитов, Камал III, Камская, Бариев иптәшләрнең уңышлары бәхәссез. Таҗи Гыйззәтнең шул елларда тамашачы тарафыннан яхшы каршы алынган «Ялкын» әсәрендә дә күп кенә артистларның иҗат уңышлары бар. (Суль- ва, Камалова Ф., Болгарская, Булатова, Камская, Гайнуллин, Фатхул- лин, Гафуров, Закиров 3., Ка-мал III.).
Сугыш елларында театр һәр елны Татарстан авылларына чыгып үзенең яхшы спектакльләрен колхозчыларга күрсәтте, күп кенә шәһәрләрдә булды, Урал һәм Себер эшчеләре, Кузбасс шахтерлары, Башкортстан хезмәт ияләре белән очрашты.
Совет хөкүмәте театрларның эше белән һәрвакыт кызыксынып тора. Яңа кадрлар әзерләү өчен мәктәпләр, мастерскойлар, студияләр ачылу да шул турыда сөйли. 1919 нчы елда Астрахапда оештырылган сту- дияны Г. Уральский, Камал III иптәшләр бетереп чыгалар.
1920 иче елның җәендә Самарада, фронтлардагы татар театрларына кадрлар әзерләү максаты белән 120 кешелек татар театр студиясе ачыла. Моңа Тинчурин һәм 3. Сол- танов җитәкчелек итәләр. Аны 85 кеше бетереп чыга. Шулар арасында Таҗи Гыйззәт, Хөсәен Уразиков,. Мифтах Әбсәләмов, Әсгать Мәҗи- тов, Рифгать Фәйзи һәм башкалар булалар.
1923 елда Казанда татар театры техникумы ачыла. 1926 нчы елда инде ул беренче артистларын чыгара. 30 ел буена безнең театрыбызда эшләп килүче Г. Булатова, X. Сә- лимҗанов, Г. Нигъмәтуллина, К. Бариев, 3. Закиров, М. Чанышева һәм Р. Ахмадиева иптәшләр шушы техникумны тәмамлыйлар. Бу тех-никумның беренче укытучылары Ф. Әмирхан, С. Сәйдәшев, 3. М. Сла- вянова, профессор М. Д. Пригунов һ. б. була. Бу уку йорты үзенең гомерендә йөздән артык артист бирде. Шулар арасында бүген дә әле безнең театрыбызда уңышлы эшләп килүче Н. Гайнуллин, Г. Зиатдинов, Г. Ибраһимова, А. Масаутова, 3. Сафин, М. Миңлебаева, • В. Минкина, Р. Җпһаншина, И. Гафуров. Г. Фат- хуллин, И. Солтанова, В. Закиров, Р. Ибраһимова, Г. Әхмәтҗанов, Р. Сафиуллин, Ф. Шәрәфиев, Ә. Го- бәйдуллин, Б. Әшрәпов, Ш. Бикти-миров, Р. Хәйретдинова, А. Арсланов иптәшләр бар. Москва-Ленин- град югары театр уку йортларын, 1948 иче елны ГИТИС каршындагы татар студиясен тәмамлаган һәм соңгы елларда үзләрен сәләтле артистлар итеп сәхнәдә күрсәткән Р. Бик- чәитәев, Д. Ильясов. Ш. Асфандия- рова, Г. Камалова, А. Хәйруллина, А. Галиева, Р. Әхмерова, Харисов, Багаув иптәшләр дә уңышлы эшләп киләләр. 1956 нчы елда Щепкин исе
80
мендәге театр училищесына 23 яшь татар кызлары һәм егетләре җибәрелде.
Кадрлар турында сүз барганда Татар Академия театрында режиссерлык хезмәтләре күрсәткән Тин- чурнн, Ишморатов, Сәлимҗанов, Ильясов, Булатов, Тумашев, Мәһди- ев, Амонтов, Виликанов һ. б. иптәшләрнең исемнәре телгә алынырга тиеш. Татар Дәүләт Академия театрының беренче художниклары Ях- шыбаев һәм Беньковлар белән бергә, анда күп еллар хезмәт итеп, берничә дистә спектакльләрне бизәгән художник П. Т. Сперанскпйның зур хезмәтен әйтеп китәргә кирәк. Бигрәк тә аның «Разлом», «Хуҗа Насретдин», «Мылтыклы кеше» «Король Лир»га эшләгән оформле- ниесе аерым ихтирамга лаек. «Шәмсекамәр», «Чаткылар» спектакльләрен художник Мортаза Абдуллин уңышлы эшләде. «Козгыннар оясында», «Диңгездәгеләр өчен» спектакльләре Ренат Ибатуллин, «Галиябану», «Мәхәббәт хикәясе» һ. б. Мәэмүн Сутюшев оформлениесында бардылар. М. Сутюшевның иҗаты үзенә генә хас булган пөхтәлеге белән аерылып тора. «Егет сүзе», «Ташкын-нар» (соңгы варианты), «Сәүбәнов- лар», «Еллар һәм юллар»ны эшләүче Әнәс Тумашев дөрес алым белән үсеп килә.
Татар Академия театры Бөек Ватан сугышыннан соң совет кешеләренең тормышын, хезмәтен, омтылышын күрсәткән күп кенә спектакльләр эшләде. Шулардан Т. Гыйззәтнең «Изге аманәт»е, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры», Р. Ишморатның «Якты юл», «Якын дус» һәм «Яна бистә»се, Гамир Насрыйның «Кушнарат», «Кадерле минутлар»ы, Кальметевның «Тын алан шаулый», Ф. Хөснинең «Әбли авылы», Т. Гыйз-зәтнең «Даулы көинәр»е белән «Данлы көннәр»е, А. Әхмәтнең «Серләр»е һәм «Егет сүзе», Исәнбәтнең «Рәйхан» һәм «Зифа»сы, яшь драматург Ш. Хөсәеиовның «Профессор кияве» һәм башкаларны әйтеп үтәргә мөмкин.
«Изге аманәт» спектакле ул вакытта иң күп уйналып, тамашачы тарафыннан кызыксынып каралган спектакльләрнең берсе булды. Г. Болгарская, Г. Булатова, Г. Камская, X. Уразиковлар спектакльдәге төп драматик вакыйгаларны үз җил-кәләрендә алып бардылар. Хәзерге вакытта театрда эшләүче артистла- рыбыздан иң өлкәне Гөлсем Болгар-ская 45 ел эчендә үзенә генә хас булган иҗат алымы белән төрле характердагы образларны гәүдәләндерде. Шулар арасында «Изге ама- нәт»тәге Хәзинә аерым урын тота. Биредә Болгарская көчле рухлы совет кешесе образын гәүдәләндерде.
М. Әмирнең «Тормыш җыры» та-машачыларда зур кызыксыну тудырды. «Профессор кияве» — уңышлы әсәрләр булу өстенә, режиссер Юсуповның һәм яшь артистлардан Бикчәнтәев, Ильясов, Закиров, Го- бәйдуллин һәм башка иптәшләрнең иҗат тырышлыкларының җимеше. Ы. Исәнбәтнең «Рәйхан» белән «Зифа» әсәрләре, тамашачыда уңыш казанып, театрда күп тапкырлар уйналды. Спектакльдә өлкән буын артистларның уңышы белән бергә яшь артистлардан Ш. Асфәндияро- ва, Р. Ахмерова, А. Галиева, А. Хәй- руллина иптәшләрнең уңышларын күрсәтеп китәргә кирәк.
Татар Академия театрында «Мул-ланур Вахитов» кебек уңишлы ориги-нал әсәрләр белән бергә, Б. Лавре* невның «Диңгездәгеләр өчен», К. Си-моновның «Ят күләгә»се куелды. Бу еллардагы театрның иң зур уңышы итеп, Октябрь революциясенең 30 еллыгына куелган Ы. Погодинның «Мылтыклы кеше» әсәрен күрсәтергә кирәк. Татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә Ленин образы күр-сәтелде. Ленин ролен башкаручы Абдулла Шамуков белән Шадрин ролендә Фуат Халитов спектакльнең уңышын билгеләделәр. Чибисов ро-лендә Камал III спектакльнең рево-люцион романтикасына басым ясап дөрес уйнады.
Производстводан үзешчән сәнгать аша театр сәхнәсенә күтәрелгән та-лантлы артист Фуат Халитов безнең театрның иҗат йөзен билгеләүче иң характерлы артистларның берсе.

• М. Гали, X. Уразиковның «Каюм Насыйри» драмасында төп образны башкаручы Ф. Халитов белән М. Гайиуллиннар үз эшенә нык ышанган галим образын тудырдылар. «Хуҗа Г1асретдии»да, «Гаеп- сездән гаеплеләр»дә комик образларны башкарган Нәҗип Гайнул- линның талантлы уенын әйтмичә мөмкин түгел.
«Фигароның өйләнүе»ндә Сюзан- наны, «Печән өстендәге эт»тә Диананы зур талант белән башкарган Ф. Ильская татар драматургиясендә дә онытылмаслык образлары белән театрда үзенә лаек урын алып тора. «Беренче чәчәкләр»дә суфины, «Тө-шемле урын»да Юсофны һ. б. күп образларны тудырган театрның вете-раны К. Шамиль — комик һәм сатирик образларның остасы.
Артист, режиссер, драматург хез-мәтләрен үзендә уңышлы берләштер-гән талантлы театр эшлеклесе X. Уразиков иҗаты театр үсешендә әһәмиятле урын алып тора.
Театрыбызда үткен уены белән халыкка күптән инде яхшы таныш булган Г. Камская һәм соңгы елларда аеруча уңышка ирешкән Ф. Ка- малованың иҗатлары театрда күре-некле урын тота.
М. Фәйзинең «Галиябану» һәм «Кызыл йолдыз» спектакльләрендә күп кенә яшь артистлар уңышка ирештеләр. 1953—54 ел сезонында куелган «Отелло»да (В. Шекспир) талантлы артист Камал III кешелекле мавр образын тудырды.
Лирик героиняларны уңышлы башкарып килүче Галимә Ибраһи- Мова һәм Мәрзия Миңлебаевалар, төрле пландагы характерлы образ-ларны оста уйнаучы Рәшидә Җи- һаншииа, Вера Минкина, Галия Нигъмәтуллиналар, драматик эчтә-лекле образларны үзенчәлекле баш-каручы Асия Масаутова — халыкка инде күп еллар билгеле булган та-лантлы артисткалар. Шулай ук те-атрның бу буын артистларыннан Ибраһим Гафуров, Гали Надрюков, Каюм Галиев, Зариф Закиров, Закир Сафин, Идият Солтанов, Габдулла Фатхуллиннар театр иҗатында әһәмиятле урынны алып торалар.
Конфликтсызлык теориясе һәм шәхес культы йогынтысы комачау-ламаган булса, театр тагы да зур уңышларга ирешкән булыр иде. Ар-тистлар, режиссерлар сәхнәдә кеше-ләрне гәүдәләндергәндә, алариың каршылыклы психологик кичереш-ләрен ачу урынына характерның схемасына әһәмият бирергә гадәт-ләнделәр.
Партиянең XX съезды театр иҗа-тында да зур күтәренкелек тудырды. Татар драматургиясендә җанлылык башланды. Бу — спектакльләрнең сыйфатын яңа баскычка күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Театр коллективы 1957 елның язында Москвада булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын зур уңышлар белән үтәрбез дип ышана.
8. ЯС. Ә." № 1.

82