Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

ИВАН ОЛЬБРАХТ
(Тууына 75 ел)
Күренекле Чехословакия язучысы, Чехо-словакия әдәбиятында социалистик реализмга нигез салучыларның берсе Иван Ольбрахт (чын исеме һәм фамилиясе — Камил Заман) 1882 елда туа. Аның беренче исәрләре XX гасырның унынчы елларында дөньяга чыга («Кешеләр белән аралашмаучы усаллар турында»—1913, «Караңгы төрмә»— 1916, «Актер Есениннең искиткеч дуслыгы» — 1919 һ. б.). Ул үзенең бе-ренче әсәрләреннән үк гади чех халкының, гади хезмәт кешеләренең тормыш, көнкүреш хәлләрен сурәтли.
Бөек Октябрь социалистик революциясе аның иҗатында зур роль уйный. 1920 елда ул озак кына вакыт Советлар Союзында була. Шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән «Хәзерге Россия картиналары» дигән очеркында Советлар Союзына буржуаз яла ягуны фаш итә, революциянең бөек казанышларын күрсәтә. 1927 елда буржуаз демократиянең гади халыкка каршы характерда булуын сурәтләп, «Австро-Веигрия һәм республика турында тугыз мәзәк хикәя» исемле сатирик әсәреп яза. Иван Ольбрахтпың 1928 елда басылып чыккан «Анна пролетарка» романында алдынгы эшче образы күрсәтелә һәм эшчеләр хәрәкәтенең көчәюе нәтиҗәсендә хезмәт иясе массасының сыйнфый аңы үсә баруы су-рәтләнә. Бу роман чех әдәбияты үсешендә зур роль уйный.
Революцион эшчәнлеге өчен Ольбрахт 1930 елда кулга алына һәм ул, үзе ягкан төрмәдәге тормышка багышлап, «Рәшәткәләр артындагы көзге» исемле китабын яза. Болардан тыш аның «Никола Шугай, разбойник», «Таулар һәм гасырлар» китаплары да яратып укыла.
Иван Ольбрахт 1921 елдан башлап озак еллар буена Чехословакия Коммунистлар партиясенең үзәк органы «Руде право» газетасының редакторы була. Ул — Чехословакия Коммунистлар партиясен оештыручыларның берсе.
И. Ольбрахтпың рус теленә «Анна про-летарка», «Николай Шугай, разбойник» ро-маннары тәрҗемә ителгән.
И. Ольбрахт 1952 елда үлә.
ҖӘЛИЛ МАМӘДКУЛИЗАДӘ
(Үлүенә 25 ел)
Әзәрбәйҗаи әдәбиятының күренекле вәкиле, реалист . язучы, революцион-демократ Җәлил Мамәдкулизадә Аракстагы Нахи- чеван шәһәрендә 1869 елда сәүдәгәр семьясында туа. Гурийдагы укытучылар хәзерли торган семинарияне тәмамлый, 1888— 1898 елларда авылда балалар укыта. Шул ук елларда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. Җ. Мамәдкулизадә үзенең әсәрләрендә Әзәрбәйҗаи әдәбияты классигы М. Ф. Ахундовның, реалистик традицияләрен дәвам иттерә; халык арасында алдынгы рус культурасың пропагандалый. Ул рус әдәбияты классикларының әсәрләренә зур бәя бирә.
Җ. Мамәдкулизадә үзенең күп әсәрләрендә Әзәрбәйҗаи крестьянының авыр тормышын, дин әһелләре, борынгы гореф-гадәтләр коллыгында ал арның җәфа чигүен чагылдыра.
1905—1907 еллардагы революциядән соң Җ. Мамәдкулизадә иҗаты аеруча киң колач белән үсеп китә. 1906 елда ул Тбилисида «Мулла Насретдин» исемле сатирик журнал чыгара башлый. Бу журнал көнчыгыш һәм Идел буе халыклары арасында, шул исәптән татар халкы арасында да зур популярлык казана.
1905—1915 елларда ул күп кенә реалистик хикәяләр һәм «Үлекләр» исемле комедиясен яза. Бу пьесада ул дини фанатизмнан көлә, хатын-кызларның авыр тормышын тасвирлый. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң да ул күп кенә хикәяләр, комедияләр, сатирик фельетоннар һәм мәкаләләр яза. Һәм «Мулла Насретдин» журналын чыгаруында" дәвам итә (1930 елга кадәр).
Ж. Мамәдкулизадә иҗаты Әзәрбәйҗаи әдәбияты үсешендә зур роль уйный. Аның кайбер әсәрләре рус һәм башка тугандаш халык телләреңә тәрҗемә ителгән.

ХӨСӘЕН ЯМАШЕВ
(Тууына 75 ел)
Беренче татар коммунисты, атаклы рево-люционер Хөсәен Ямашев 1882 елның 6(18) январенда Казанда урта дәрәҗәле сәүдәгәр семьясында туа. Хөсәен «Мәрҗәния» һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Ләкин мәдрәсә белеме генә аны канәгатьләндерми. 1897 елда Казан татар учительская школасына керә. Аны отличнога тәмамлый. Учительская школадаи соң, университетка керергә хәзерләнә, үзлегеннән укып, гимназия программасы буенча экзамен бирә. Ләкин XX йөзнең беренче елла-рында үсеп киткән революцион хәрәкәт аны үзенә тарта һәм ул партия эшенә бирелә. X. Ямашев РСДРП ның Казан оешмасында член була, татар эшчеләре арасында партия оештыручысы, пропагандист булып эшли.
1905—1907 елгы революция елларында бик күп революцион брошюраларны, прок-ламацияләрне татар теленә тәрҗемә итеп массага тарата. 1905 елның ноябреннан 1906 елның башына кадәр X. Ямашев Казанда полиция эзәрлекләвеннән яшеренгән хәлдә яши. Соныннан, революцион эшен дәвам иттерү максатыннан чыгып, Уфага китә. 1907 елда Оренбург шәһәрендә амин инициативасы белән беренче большевистик газета «Урал» чыга башлый. Бу газета редакциясе революцион рухтагы күп кенә брошюраларны да тәрҗемә итеп бастыра. Ләкин «Урал» 31 генә номер чыгып кала. Патша хөкүмәте аны туктата. Газета ябылгач, X. Ямашев яңадан Казанга кайта һәм 1907 елдан башлап, берникадәр вакыт, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып, хокук һәм тарих фәннәре буенча лекцияләр тыңларга йөри. Ләкин ул кайбер сәбәпләр аркасында университетта укуын дәвам иттерә алмый.
Хөсәен Ямашев көндәлек революцион эшчәнлеге белән беррәттән, Г. Tyxaff. Г. Коләхметов, Г. Камал иҗатларына революцион демократик юнәлеш бирде, татар культурасы казанышлары белән даими рәвештә кызыксынды, аның прогрессив юнәлештә үсүе өчен көрәште.
Хөсәен Ямашев 1912 елның 13 мартында Казанда үлә.