Логотип Казан Утлары
Пародия

УҢГАННАР ЯКИ ТУГАННАР 


КАТНАШАЛАР: Әбиләре. Уллары, Кызлары, Әниләре, 
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Бүлмә. Бүлмәдә уллары. Улларының бер кулында папирос, икенче кулында ком сомол уставы: тарта һәм укый. Бер читтә кызлары турсаеп утыра. Әбиләре. Улым, шул помой чиләген генә түгеп керче? Уллары. Мишәйт итмә, дип ничә әйттем сиңа. Күрмисеңме? — Занят. Кызлары (дулкынланып һәм декламация сөйләгән тонда). Ах... ах, мин нәрсә ишетәм!.. Дорфалык бу!! Комсомолда мондыйларга урын юк!!! Туганым икән — пускай!.. Уллары (кыл да кыймылдатмый). Подумаешь! (Аннары, бу очракта «Подумаешь» дип әйтү генә җитенкерәп бетмәвен абайлап алып, тәлинкә белән тондыра. Тәлинкә, стенага бәрелеп, челпәрәмә килә. Шул чакта әниләре кайтып керә.) Әниләре (тышка бәреп чыга башлаган эчке шатлыгын яшерә алмыйча). Ах, сезне... тагын шая*расыз... Әбиләре. Нишләп шаяру ди. Әнә улыңны бер дә тыяр хәл юк. Бер тиенлек эш күрсәтмәсә дә, өч сум җитмеш тиенлек тәлинкәне ватты. Әниләре. Ватса! Минем улыма алай каты кагылырга ярамый, аерым подход кирәк аңар. Әбиләре. Нәрсә кирәк, ди? Кызлар ы. Подход. Әбиләре. Хәзер, эзләп карыйм! (Кухняга кереп китә.) Әниләре. Я, улым, кая җыендың? Уллары (пафос белән). Комсомолга! (Чыгып китә. Аның артыннан кызлары да бик ашыгып чыга башлый.) Әниләре. Кызым, син кая барасың? К ы з л а р ы. Үз туганыма каршы!  

 
 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
Шул ук бүлмә. Әниләре һәм әбиләре. Әниләре. Ничек уйлыйсың, безнең малайны комсомолга алырлар микән? Әбиләре. Ә син үзең ничек уйлыйсың соң? (Әниләре уйларга да өлгерә алмый, ишектән бик күңелсез кыяфәттә уллары һәм күңелле кыяфәттә кызлары кайтып керәләр.) Уллары. Ах!.. Кызлары. Урра! Әниләре. Нәрсә булды? Уллар ы. Алмадылар. Әниләре. Ах!.. Әбиләре. Хи-хи-хи... Уллары. Башкалар тәнкыйть тә итсеннәр иде, үз туганың бит, үз туганың каршы чыксын, имеш. Әниләре (кызларына карап, тетрәткеч тавыш белән). Син нишләдең? Кызлары (алга бер адым атлап). Әйе, мин ул үз туганыма каршы чыгучы! Юк, юк, сез моны ялгыш аңламагыз... Мин аны коткарыр өчен, үзен лаеклы итеп тәрбияләве өчен шулай эшләдем. Әниләре. Ну-у?! Әбиләре. Вәт! Уллары. Әйе. Мин хәзер төзәлдем инде. Әбкәем, давай помой чиләгеңне түгеп керәм. Мин шул турыда сүз дә бирдем. Әниләре. Ай, газизләрем минем, уңганнарым минем!.. Кызлары (туганын кочаклап). Туганым минем! Болай булгач, син чын комсомол булачаксың. Шатлык барысына да күчә, сәхнәне гомуми шатлык баса. Бар да, бу минуттагы шатлыкларын берничек тә әйтеп аңлатырга сүз таба алмыйча, катып калалар. Әкрен генә пәрдә төшә.