Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫННАН


(Кайбер мәсьәләләр) II
 «Совет әдәбияты» журналының 1955 елгы унберенче санында Гали Халитның «Татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү тәҗрибәсеннән» дигән мәкаләсе фикер алышу тәртибендә басылып чыкты. Мәкалә гражданнар сугышы чорындагы һәм 20 елларның беренче яртыларындагы әдәби хәрәкәтне, әлегә кадәр ныклы өйрәнелмәгән бер өлкәне яктырта. .Мәкалә нигездә эчтәлекле һәм кызыклы. Әмма ул кайбер җитди җитешсез- лекләрдән дә азат түгел. Гражданнар сугышы чорында, бигрәк тә 20 еллардагы язучыларның көрәше — яңа әдәбиятның эчтәлеген һәм формасын нигезләү өчен барды. Г. Халит күтәргән мәсьәләләр барысы да эчтәлеккә генә карый. Ә әсәрнең художество ягы ничек эшләнергә тиешлегенә ачкыч бирүче форма өчен көрәш мәсьәләсе күләгәдә кала. Менә шуңа күрә мәкалә шул чордагы әдәбият өлкәсендәге көрәшнең катлаулыгын, төрлелеген, нинди төп һәм өстәмә максатлар белән алып барылуын тиешенчә ача алмый, әдәби процессны шактый нык ярлыландыра. Форма (әдәби осталык) өчен барган көрәш авторның игътибарыннан читтә калганлыктан, язучыларның формалашу процесслары да мәкаләдә томанлы бирелә, бутала. Мәсәлән, 1928—29 елларда гына социа- листик реализмга- борылыш ясаучы Г. Кутуй 20 елларның беренче яртысында ук формалашып өлгергән күренекле язучы итеп күрсәтелә. Шуның белән бергә мәкаләдә күтәрелгән мәсьәләләр өчен әдәбиятта барган көрәш, беренчедән,                      II Фикер алышу тәртибендә басыла. Редакция. чорның вакыйгалары, бурычлары белән тиешенчә бәйләнеп каралмый; икенчедән, алар 20 елларның беренче яртысында хәл ителгән итеп бирелә. Чынлыкта исә ул мәсьәләләрнең, кискенләшүе соңга табарак—кулаклар кысырыклана башлангачрак була. Г. Халит, башлыча, поэзиядән генә чыгып эш итә. Прозаны бик аз исәпкә ала, ә драматургияне бөтенләй исәпкә дә алмый диярлек, һәм бик күп тезисларын абстракт рәвештә генә бирә, конкрет мисаллар белән нигезләми. Менә шушы кимчелекләрне исәпкә алганда, Г. Халит мәкаләсе тулыландыруны сорый. Без үзебезнең б\ мәкалә белән бары тик менә шушы максатны гына күздә тоттык. Критик реализм әдәбияты, башлы ча, кире типлар проблемасын хә.’ итте. Социалистик реализм әдәбия ты исә, башлыча, уңай образла[ проблемасын хәл итүгә төп игътнба рын бирә. Уңай герой социалист»! әдәбиятның төп герое ул. Ә 20 ел ларда уңай образлар проблемасы! уңышлы хәл итү, эчтәлеге белән со циалистик, формасы белән милл! әдәбиятны тудыру һәм үстерү белә] бәйле иде. Социалистик әдәбиятны!
89 
 
 
теориясе юк иде әле, әмма русларда М. Горький, татарларда Г. Коләх- метов тарафыннан социалистик реализм әдәбиятының беренче үрнәкләре XX йөзнең башында ук иҗат ителгән иде. Гражданнар сугышы елларында мондый кадерле мираска русларда Д. Бедный, В. Маяковский; татарларда Г. Камал, М. Га- фури кебекләрнең сугышчан әсәрләре килеп өстәлде. Шулардай, һәм ’ гомумән классик әдәбияттан чыгып, яңа реаль тормышка, марксизм- ленинизм тәгълиматына таянып, социалистик реализм әдәбияты методының принципларын теоретик яктан нигезләргә кирәк иде. Совет язучылары менә моны бик яхшы аңладылар, һәм әсәрләрне ничек иҗат итү юлларын эзләргә — ягъни әдәбиятның теориясен нигезләү эшенә керештеләр. Әмма бу эш бик күп төрле кыенлыкларга, каршылыкларга очрап торды, карашлар һәм тенденцияләрнең каты көрәшен тудырды. Әдәбиятка бу көрәш социалистик һәм капиталистик секторлар арасындагы «кем кемне» дигән экономик-политик көрәш тәэсирендә килеп керде һәм әдәбиятның тормышка мөнәсәбәтен билгеләүдән башланып китте. Пролеткультчылар эчтәлеге белән дә, формасы белән дә буржуаз әдәбиятны үстерергә телиләр иде. Шунлыктан алар социалистик реализм әдәбиятына аяк чалу кампаниясен башладылар. Яңа экономик политика гамәлгә кертелгәч, газета, журнал битләрендә иҗат методының принципларын ачыклауга карата дискуссия ачылгач, алар бу кампанияне аеруча көчәйтеп җибәрделәр: декадентлык әдәбияты чүплегеннән яманаты чыккан «сәнгать сәнгать өчен» теориясен сөйрәп чыгардылар да, аны икенче төрле калыпка салып, романтик буяуларга буяп «иҗат методының төп нигезе әдәбияттан алган тәэсир булырга тиеш» дигән формуланы алга сөрделәр. М. Гафури, Ш. Камал, Г. Камал, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи кебек классик реалистлар бу формуланың мәгънәсен бик тиз сизделәр һәм буржуаз язучыларга, пролеткультчыларга «нинди әдәбияттан алынган тәэсир соң ул?» дигән сорауны кабыргасы белән куйдылар. Л1енә шушы сорау уйдырма формуланың битлеген ертып ташлауга сәбәпче булды. Бу формула вәкилләре буржуаз романтизм әдәбияты тәэсиренә таянырга кирәк дип лыгырдарга, җирне явызлык, күкне изгелек урыны дип җырларга тотынгач, Мәҗит Гафури ал арга 
аркылы төште: Җырлама син безгә «күк җырларын», Ялыктырды безне «күк җыры», Мин җырлармын сиңа җир җырларын, Илһам алып эштән туп-туры, — дип язды. Бу юллары белән шагыйрь, беренчедән, саф сәнгать турындагы әлеге кампаниянең күптәннән үк сөйләнеп килгән нәрсә булуын фаш итте; икенчедән, әдәбият реаль тормышка һәм хезмәткә таянырга тиешлекне аңлатты. М. Җәлил, К. Нәҗми, Г Кутуй, М. Максуд, А. Шамов, Ярлы Кәрим, С. Кудаш кебек бер төркехм яшь язучылар иҗат эшчәнлекләренең беренче адымнарында ук классик язучыларның реалистик карашлары тәэсирендә тормышка таянып эш иттеләр. Бу гомуми күренеш буржуаз язучыларының «саф сәнгатькә» өстерәүче формулаларын инкарь һәм хөкем итү дигән сүз иде. Ләкин әле буржуаз язучылар һаман да хәкыйкатькә каршы торудан туктамадылар. Аларның кайберләре яңа экономик политика биргән иркенлекләргә таянып, реакцион карашларын ачыктаначык алга сөрделәр, әдәбиятны пролетариат эшеннән аерырга, халыкка, дәүләткә буйсынмаган автономиягә әверелдерергә маташтылар, ә кайберләре шундый ук максатларны астыртын юл белән үткәрергә омтылдылар: я аулакта гына башкаларны котыртып йөрделәр, яки мәкерлекләрен кызыл фразалар белән каплап, тасма теллеләнделәр. Күп кенә буржуаз язучылар, партиянең юлаучы язучыларга сак мөнәсәбәттә булырга дигән күрсәтмәсен үзләре өчен файдаланып, әллә ни дә бер революциягә теләктәшлек күрсәткән булып, ике йөзлеләнделәр, үзләрен юлаучылар рәтенә кертеп, иминлекләрен сакларга, халыкны алдарга тырышып яшәделәр.  
90 
 
 
Г. Кутуй «халык өчен» дип тасма телләнүче буржуаз әдәбиятчылар күтәргән сыйныфсызлык теориясенең. нәкъ үзәгенә бәрде: «Халык* сүзен калдыр... Туктат — Хәзер «сыйныф*. Менә бу Сиңа тимер сүз. («Конго боретт») Совет язучылары алдында социализм төзелешенә хезмәт итә торган идеяләрне совет кешесенең, революция юлында, гражданнар сугышында яца тормыш өчен көрәшүен, яки тыныч төзелеш хезмәтендә актив катнашуын күрсәтү бурычлары торды. 20 елларның, беренче яртыларында әле бу бурычларны үтәүнең беренче үрнәкләре генә бирелде. Бу беренче үрнәкләрне төсмерләр өчен характерлы мисал итеп М. Гафури ижатын алырга мөмкин. Шагыйрь яңа геройларның «утлар яудырып, күкләр күкрәтеп, капитал дөньясын эттәй улатып, черек диннәрнең кәгъбәсен ватып», массовый төстә килүләрен күрсәтергә теләде. Шагыйрьнең яңа геройлары революциягә кадәрге геройларыннан аңнарының революционлыгы, идеалларның социалистик характерда булуы белән аерылалар. Алар карт көрәшчеләрнең тоткан юлларын хуплыйлар, аларның эшен дәвам итәргә ант белдерәләр («Карт батыр теләге»). 1925 елда Мәҗит Гафури «Кызыл йолдыз» исемле пьесасын язып тәмамлады. Бу пьесада совет кешеләренең гражданнар сугышындагы көрәше, тыныч төзелештәге хезмәте тасвирлана. Көрәш һәм хезмәт эчендә Газиз, Локман һәм Шәмсия кебек яңа тип геройлар туалар. Бу яна геройлар шагыйрьнең революциягә кадәрге «Бай һәм хезмәтче» шигырендәге бай алдында калтырап торучы хезмәтчедән бик нык алга киткәннәр, яңа чорның сулышы белән яшиләр. Совет властеның яклавын аклап һәм шуңа таянып, байларның үзләрен калтыраталар. Шул рәвешчә, Совет язучылары революциянең беренче көннәреннән үк буржуаз әдәбиятчыларның һәртөрле зарарлы чыгышларына каршы актив көрәш алып бардылар. Пролетариат идеологиясе позициясендә | торып, тормышка, аның конкрет тарихи вакыйгаларына таянып, художество әсәрләрендә социализм төзү эшенә, халыкка хезмәт итә, революция дошманнарын фаш итә торган идеяләрне һәм геройларны гәүдәләндерергә омтылдылар. Нәкъ менә шушы хәл, шушы 
омтылыш социалистик реализм әдәбиятының беренче иҗади яралгыларын тудырды. Бу чор әдәбиятының геройларында кимчелекләр дә күп. Г. Кутуй «Сез бирегез безгә... яңа кешеләр» дигән революцион таләп белән чыкты, ләкин әле, икенче яктан, ул үзе дә бу таләпкә җавап бирерлек образлар иҗат итә алмый торды. Аның шул чор иҗаты өчен иң күренекле «Сәрвәр — давыл» дигән шигыре дә схематик һәм декларатив планда язылган. Шигырьнең герое Сәрвәр совет кешесенең бурычын искенең барысын да җимерү, өр-яңаны төзү дип, гомуми рәвештә генә төсмерли. Менә мондый төсмерләү шул чордагы әдәби геройлар өчен генә түгел, ә Кутуй кебек язучыларның үзләре өчен дә хас иде. Дөрес, алар әдәбиятның объекты реаль чынбарлык булырга тиеш икәнлеген яхшы аңладылар, яңа тормышны расларга омтылулары, сыйнфыйлык принцибына, халык интересына таянулары белән дә бик яхшы эшләделәр» уңышка ирештеләр. Ләкин социалистик әдәбиятның яңа геройларын тулы канлы итеп тудыру өчен болар җитеп бетми иде. Үткәиге яки бүгенге тормышны, яңа тип геройларны яңаның революцион пафосы, перспективасы белән бәйләп яктырту кирәк иде; тормышның революцион үсешен, шуның тәэсирендә туган геройлар характерындагы психологик үзгәрешне бирү кирәк иде. Ләкин бу нәрсә 20 елларның беренче яртысында теоретик яктай да нигезләнмәгән иде. Бу нәрсәне хәл *итү яца әдәбиятның эчтәлеге һәм формасы нинди булырга тиешлекне хәл итү белән бәйле иде. Ләкин язучыларның, башлыча, яшьләрнең зур гына алдынгы бер өлеше үзләренең иҗади уңышсызлыгын әсәрне сәнгатьчә эшләрлек әзер техник мөмкинлекләр, художество формалары булмау
91 
 
 
. га кайтарып калдырды. Шул рәвешчә язылачак әсәрләрнең яңа калыплары, яңа формаларын уйлап табу турында бәхәсләр кызып китте. . 20 елларның беренче яртысында яңа форма эзләү белән мавыгу эчтәлек белән мавыгуга караганда өстенлек итте һәм гомуми бер күренешкә әве- . релде. Бераз соңрак тәнкыйтьче Ф. Мөсәгыйть шушы күренешнең J гомуми иастроениесен чагылдырып, ;«Иҗат методының төп мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә болай дип язды: «Хәзерге көндә иҗат методы нигезләре турында барган аңлашу үз алдына максат итеп, яңадан-яңа формалар табуны, шул юлда эшләү- ; не, формалар арасында ярышны киңәйтүне куя... Без пролетариат матур әдәбиятында яңа формалар өчен көрәшергә тиеш булабыз» һ 20 елларның башында форма белән мавыгу язучылар, бигрәк тә шагыйрьләр арасында формалистик тайпылыш тудырды. Берәүләр — символизмны, икенчеләр — романтизмны, өченчеләр — футуризмны, дүртенчеләр — имажинизмны сайладылар һәм үзара ярыш ачтылар. I Билгеле, дөрес юлда, дөрес карашта торып, партия күрсәтмәләрен ти- рәнтеи аңлап, ярышуның әһәмияте зур. Әмма ялгыш адымнарны алга сөргән килеш ярышу ялгыш нәтиҗәләр ясауга өстерәде, ярышка конкуренция төсен бирде. Кайберәүләр үзләре сайлаган әдәби формалистик агымны бердәнбер дөрес һәм көчле агым дип тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Г. Кутуй үзе сайлаган футуриЗхМ .агымы турында болай дип язды: «Син кем? Дисәң, Мин — алдынгы, Мин — футурист, Мин — шагыйрь. Йөз едларын, Артык китмәсә, Миңа... Миңа йөгер! Мин — кадир! Шунысы характерлы, 'яшь татар ■язучылары бу агымнарның техник мөмкинлекләренә таянып, революцион идеяләр һәм образлар иҗат итәргә омтылдылар. Ләкин форма- 1 «Атака», № 2, 1931 сл. листик агымнарның тар рамкалары, яңа әдәбиятның эчтәлеге һәм формасы мәсьәләсен чишәргә ярдәм итмәде, киресенчә, тоткарлады. Биредә яңа форманы эчтәлектән, ягъни тормышның үзеннән эзләү генә дә җитми иде. Чөнки яңа эчтәлек һәм яңа формалар үзләре дә 
иске культура мирасындагы тәҗрибәләре белән бәйле рәвештә каралганда гына иҗат ителә алалар иде. Әмма 20 елларның беренче яртыларында иске культура мирасына карата әдәбият өлкәсендә булган караш бик чуар иде. Биредә ике төрле ялгыш караш алга сөрелде. Беренчесе — үткәндәге культура мирасын бер бөтен итеп карап, аны тулысы белән инкарь итү. Икенчесе — иске культура мирасына шулай ук бер бөтен итеп карап, аны тулысы белән кабул итү. Иске культура мирасын тулысын- ча инкарь итүне алга сөрүче буржуаз язучылар, пролеткультчылар Җ. Вәлидинең «Татар әдәбиятының үткәнен... сыйнфый яктан кыйммәт бирү, шулай анализ ясау гыйльми була алмый, ялгыш була» дигән уйдырма тезисын уртаклаштылар. Ә иске культура мирасын тулысы белән кабул итүне алга сөрүче буржуаз язучылары исә хан заманын сагынуларына һәм аны кире кайтарырга омтылуларына кушылдылар. Бу ике чиклелекиең иске культура мирасы турында марксизм-ленинизм өйрәтүләре белән бернинди дә уртаклыгы юк. Ленинизм өйрәтүенчә, милләтнең культурасы бер бөтен түгел, ягъни бер үк төрле интереска гына хезмәт итә торган түгел. Анда эксплуататор сыйныфларның реакцион карашлары да бар. Шул ук вакытта анда Пушкин, Белинский, Чернышевский, К. Иасыйри, Г. Тукай кебек алдынгы халык вәкилләренең демократик казанышлары да бар. Иске культураны бер бөтен итеп карап, тулысы белән файдаланган очракта, реакцион казаныш яңаның үсешенә комачаулык итәчәк, аяк чалачак, реакцион юнәлеш бирәчәк иде. Тулысы белән инкарь иткән очракта исә, яңаның тууы, ныгуы
92 
 
 
һәм үсүе озакка сузылачак, тоткарланачак иде. Шуны да әйтергә кирәк, иске культура мирасына ялгыш мөнәсәбәт декадент әдәбиятына, буржуаз череклеккә каршы көрәшүче кайбер карт классик язучыларда да бар иде. Мисал өчен Г. Ибраһимовны күрсәтергә була. Ул 20 елларда үзенең бик күп әсәрләре белән әдәбиятта һәм халык арасында зур авторитет һәм популярлык казана. Әмма ул иске культура мирасына карата каршылыклы мөнәсәбәттә иде. Бер яктан, ул художество әсәрләрен башка классикларның үткәндәге реалистик иҗат тәҗрибәләрен бик нык исәпкә алып язды. Ләкин, икенче яктан, шушы нәрсәне үзенең мәкаләләрендә теоретик яктан ачыклый алмады, 1932 елларга кадәр А. Пушкин, Г. Тукай кебек классиклардан өйрәнүнең файдасын инкарь итә торган фикерләрен белдереп килде. Мәсәлән, аның 1932 елда язылган «Әдәби программа турында» дигән мәкаләсендә мондый юллар бар: «Тукай үзенең яшьрәк чагында берничә тапкыр мин хәзрәте Пушкиннан сабак алам» дип язды. Хәзер ул заман артта калды инде» L /Марксизм-ленинизм белән ныклап танышып өлгермәгән бер төркем яшь язучылар, революциянең максатын тиешенчә аңламыйча, иске тормышны һәм культура мирасын тулысы белән инкарь итү карашында булып алдылар. Яңаны төзү белән бик нык рухланган К. Нәҗми, Г. Кутуйларның ул вакыттагы кайбер әсәрләрендә бу бик ачык күренде. Боларга Г. Халит мәкаләсендә дә мисаллар бар. К. Нәҗми «Иске шигыръят... үзенең чикләнгән кануннары, музыкасы, вәзеннәре, Кафияләре һәм башка хосусиятләре белән, үзен тудырган иске җәмгыять, иске тормыш белән, бергә бетәргә тиешле» дип язды 3 4. Шунысы кызык, Г. Кутуй 20 елларның башында «хан кызларының, иске культураның барысын мичкә ташларга» тәкъдим ясап чыккан иде, бераз соңга таба инде ул үзе үк иске заман мещанкаларын, обывательләрен, берничә пьесасының төп геройлары итеп алды, ягыш иске тормышны һәм культураны тулысыңча кире кагудан тулысыңча кабул итү позициясенә күчте. Бу — Кутуй кебек яшьләрнең бер хатадан икенче хатага тайпылулары аларның иске культура                      3 «Атака» журналы, 1931 ел, 3 нче сап. 4 «Безнең юл» журналы, 1923 ел, 12 нче сан. 
мирасына бер бөтен итеп карауларыннан килә иде. Иске культура мирасын тулысы белән кабул итүне генә яклаучылар да әдәбиятта беркадәр тамырын җәя алдылар. Мондый язучылар һәм тәнкыйтьчеләр иске культура мирасыннан һибатулла Сәлихов, Утыз Имәни, Мәүлә Колый, Дәрд- мәнд кебек консерватив язучыларны демократик язучылар дип тәкъдим иттеләр, пропагандалауга газета- журнал битләрендә зур урын бирделәр. Тулы канлы уңай геройлар иҗат итү өчен бу ялгыш карашлардан котылырга кирәк иде. Алардан котылу яки котыла башлау шактый озакка сузылды — төрле язучыларда, төрле елларда һәм төрле сәбәпләр аркасында булды. Мондый борылыш ясауда партия карарларының, марксизмленинизм тәгълиматын өйрәнүнең әһәмияте барлык совет язучылары өчен дә аеруча зур булды. Мәсәлән, «Художество әдәбияты өлкәсендә партиянең политикасы» дигән 1925 ел 18 июнь карарында тормышны тирәннән өйрәнү, әдәбиятта темаларны төрлеләндерү һәм баету турында да, яңа эчтәлекнең яңа формаларын табу турында да, иске культура мирасыннан уңай якларны файдалану кирәклеге турында да күрсәтмәләр бирелгән иде. һ. Такташ, К. Нәҗми, А. Шамов. М. Җәлил кебек зур бер төркем язучылар, реаль тормышка таянучы, тәҗрибәле һәм белемле язучылар өчен, гомуми күренеш буларак, социалистик реализмга җитди борылыш шушы телгә алынган карардан соң, 20 елларның урталарыннан башланды. Ш. Камал, М. Гафури. Г. Ибраһимов кебек классикларның иҗатлары исә бу чорда яңа баскычка күтәрелде. 
93 
 
 
Е Алдынгы татар совет язучылары, үзләштергән белемнәренә, туплаган - тәҗрибәләренә һәм әдәбн осталыкларына таянып, әсәрләрендә уңай образлар тудырдылар, теге яки бу җитди проблеманы хәл итәрлек дәрәҗәдә иҗат итә башладылар. ; Ш. Камалның «Авыл матур уйлый», г «Таң-атканда», «Ут» дигән әсәрләре; К. Нәҗминең «Шобага», «Яр /буенда учаклар» дигән хикәяләре; ' М. Гафурнның «Кара йөзләр» повесте; А. Шамовның «Рәүфә», «Днепр буенда» дигән әсәрләре; һ. Так- ] ташның, М. Җәлилнең күп кенә ; матур-матур шигырьләре мәйданга килделәр. Бу әсәрләр 1920 елларда- 1 гы татар совет әдәбиятының беренче матур үрнәкләре булып торалар. ' Аларда искелекнең тарихи вакыйгалар үсеше белән үлемгә хөкем ителгәнлеге гаять оста тасвирлана. Яңа- J ның җицүчән характеры һәм пер- 1 спективасы уңышлы гына төсмерләнә. Революция юлында, гражданнар сугышында яңа геройның тууы бирелә. Әмма, икенче яктан, бу чор әдәбиятының әле тематик яктан ярлылыгы бик нык сизелә иде. Әдә- I биятта, бигрәк тә проза әсәрләрендә, җимереклекләрне аякка бастыру, күмәк хуҗалык оештыру, социализм төзү эшләре, • бу эшләрнең геройларга уңай тәэсир ясаулары тиешле чагылышларын тапмаганнар иде. Формализм элементлары да, иске мираска буталчык карашның аерым калдыклары да шактый зур урын алып, сөйрәлеп килә иде. Коммунистлар партиясенең, кулакларны массовый төстә бетерү политикасына күчүе, авылларда күмәк хуҗалык төзелә башлавы, илне индустрияләштерүдәге җитди уңышлар, производствоның иске эш нор- маларын җимерүче ударниклар, стахановчылар армиясенең күтәрелеп чыгуы әдәбият өлкәсендәге кимчелекләрне ничек бетерүне аңларга киң юл ачты. Бу вакыйгалар Г. Кутуй, Ф. Кәрим, И. Гази кебек икенче бер төркем язучыларның социалистик реализмга таба борылыш ясауларына да сәбәпче булды. Ә классик язучылар Һәм социалистик реализмга 20 елларның уртасында җитди борылыш ясаучылар өчен бу чор яңа уңышлар китерде. 30 нчы елларда яңа тормыш өчен барган көрәшне, хезмәтне һәм шулар җирлегендә туган яңа геройларны яктыртучы уңышлы әсәрләр мәйданга килә башлады. К. Нәҗминең «Кояшлы яңгыр»ы, 
«Якты сукмаг»ы, И. Туктарның «81 нче штольня»сы, Г. Ку- туйиың «Кызыл мәйданда»сы, «Җа- ваб»ы, һ. Такташның «Мокамай»ы, «Алсу» ы, «Җаваб»ы, «Камил»е, И. Газиның «Кич алтыда»сы, «Көмеш сулы Нурминка»сы, һ. б. әнә шул вакыйгалар барганда һәм шул вакыйгаларның уңай тәэсирендә иҗат ителделәр. Бу әсәрләрдә уңай геройлар халык дошманнарын, корткычларны кыю рәвештә фаш итүчеләр булып тасвирланды, шул ук вакытта аларга ударниклар, стахановчылар өчен хас сыйфатлар характерлы. Г. Кутуйның: «Без, иярләп техниканы, Үттек норма киртәсен һәм шат илгә якынайттык Коммунизм иртәсен», («Кызыл мәйданда») 
дигән юллардагы новаторлык пафосы шул чор әдәбиятына хас нәрсә. Менә, мәсәлән, И. Туктаровныц «81 нче штольня» исемле хикәясе. Биредә совет шахтерларының хезмәте, корткычлыкка каршы көрәше чагылдырыла. Хикәянең төп герое Гәрәй ударникларның уңышлары белән рухланып эшли. Ул 81 нче штольняның артта калуы белән риза түгел, ул производство нормасын үзгәрми торган нәрсә итеп карамый, «Норма дигәннәре зур түгел икән», ди ул һәм аны арттыру өчен бөтен тырышлыгын сала. Аның бу эше корткычларга, ялкауларга ошамый. Алар Гәрәйгә һөҗүм оештыралар, ләкин бу һөҗүм аларның үз башларына җитә. Гәрәй яраланган килеш эшкә чыга һәм иске норманы җимерүче ударниклар сафына баса. Менә шул рәвешчә, 20 елларның соңында ударник һәм стахановчы, шул вакытлардагы әдәби тәнкыйтьнең дөрес билгеләвенчә, яңа тормыш вакыйгаларын чагылдырган әсәрләрнең төп әйдәүче фигурасы булып китте. 
94 
 
 
Ләкин шундый уңышлар белән бергә, 20 еллар әдәбиятында формализм калдыгының икенче бер төстә чагылышы — образларны декларатив рәвештә, схематик төстә күрсәтү, яки чәчәкләргә төреп лаклау, яисә башка төрле җитди кимчелекләр зур урын тота иде әле. 1920 елларның урталарыннан хикәя һәм роман кебек киң полотнолы эпик әсәрләр иҗат итүгә ныграк игътибар бирелә башлады. Әмма эпик әсәрләрдә дә, поэтик әсәрләрдәге кебек үк. вакыйгаларны һәм образларны декларатив яки схематик рәвештә, яисә, ал да гөл итеп, лаклау формасында чагылдыру (натуралистик сурәтләүләр белән мавыгу) гаять зур урын алып тора иде. Бу кимчелекләр күпчелек язучыларда, башлыча, әдәбиятка яңарак аяк баскан, тормышны тиешенчә белмәгән, белемне, әдәби осталыкны һәм тәҗрибәне туплап өлгермәгән бер төркем яшьләрдә булды. 20 еллар әдәбиятында ул кимчелекләрнең ни дәрәжә урый тотканлыгын күз алдына беркадәр китерү өчен әсәрләрнең үзләренә мөрәҗәгать итеп карыйк. Менә 1920 елларның урталарында әдәбиятка килгән һәм вакытында күп язган яшь язучы Әсгать Айдарның 1928 елгы «Яңалиф» журналында басылып чыккан һәм шул чор тәнкыйте тарафыннан уңай бәя алган «Ялгыз каенлыкта» исемле хикәясе. Ә. Айдар биредә ятимлектә калган бер баланың яңа тормыш өчен көрәшү, намус белән хезмәт итү, коллективның уңай йогынтысында яңа кеше булып формалашуын сурәтләргә тели. Авторның теләге бик яхшы, ләкин ул үзе уйлаган формага тиешле эчтәлекне сала белмәгән. Ә. Айдар тормыштагы вакыйгаларның, вакыйгалар эчендәге эпизодларның катлаулылыгыи, тыгыз бәйлелегеи, бердәмлеген яки каршылыклыгын тиешенчә өйрәнмичә, коры схема ясау белән чикләнгән. Шунлыктан әсәр хикәя дә булмаган, повесть яки роман да булмаган. Менә, мәсәлән, бу схеманы күрсәтә торган мисаллар: «Мин тормышымда ялгыз булып калдым» — дип сөйли Ялгыз үзе турында. — Авыл балалары минем белән уйнамыйлар, мине күрү белән, зинадан туган, дип үртиләр. Мин капка баганасына сөялеп, үкси-үкси елыйм да, аннан соң өйгә кайтам». Ялгызны якын күрүче кеше авылда берәү генә, ул да булса, аның әбисе Хәсби. Ләкин «Хәсби карчыкны да авылда беркем дә яратмый, аңардан шикләнәләр, 
яңалардан качарга тырышалар... Чөнки ул башка карчыклар шикелле өйдәи-өйгә raff- бәт сатып йөрми, өйдән дә бик сирәк чыга, кайчан карасаң ул эштә була... Ул изге күңелле кеше» икән. «Шарлавыклар күкрәп аккан вакытта,— дип дәвам итә әсәрнең герое Ялгыз, — төн уртасында җәфа- лаиа-җәфалаиа, азапланып үлде минем әби». Авыл халкы аны ни өчендер зиратка да күмми, зираттан илле адымнар чамасы җиргә чокыр казып, ташлап китә. Соңыннан мәрхүмнең йортын ут төртеп яндыра. Ялгыз урамда кала, аны кызганучы да. аңа ярдәм итүче дә юк, ул шәһәргә китәргә мәҗбүр була. Ләкин шәһәр дә аңа гаять начар карый, аның шпанага әйләнүенә сәбәпче була. Биредә Ялгызның һәм Хәсби әбинең яхшы кешеләр була торып та ни өчен шулкадәр ’ кимсетелүләре ачылмый, авыл балаларының сами- м илеге бозыла. Бу эчтәлектән авторның тормыш эченә үтеп кермәгәнлеге, аның диалектикасын аңламаганлыгы, процессны конкрет өйрәнмәгәнлеге, авыл сыйнфый аермалыкны стьяниариың үз эчендәге дифференциацияне белмәгәнлеге, бөтен нәрсәне дә бер өемгә өеп, гомуми рәвештә генә чагылдыруы бик ачык күренә. Нәтиҗәдә, шәхес халыкка, массага каршы куела, халыкка тап төшерелә. Димәк, бу эчтәлек автор тарафыннан уйланган формага тапкыр килми, ә икенче төрле шартларны һәм форманы дәгъвә итә. Биредә язучының әсәр өчен кирәкле тормышны яхшылап өйрәнмәгән1 леге дә, вакыйгаларны оештыра белмәгәнлеге, ягъни әдәби осталыгының җитмәгәнлеге дә ярылып ята Конкрет алганда, биредә язучы өчен беренче чиратта ук кирәк булган  һәм кре 
95 
 
 
, тормышны белү һәм әдәби осталык белән бәйле булган менә нәрсә җит- 1 ми: Ә. Айдар тарафыннан эчтәлек < белән форма арасындагы үзара мөнәсәбәтнең, бәйлелекнең нинди бу- ■ лырга тиешлеге дөрес билгеләнмә- : гәп, ачыкланмаган, вакыйгаларның : ничек сурәтләнергә тиешлеге уйла- . нып һәм табылып бетмәгән. Язучы пң элек сайлаган темасы буенча i тормышны ныклап өйрәнергә, мате- ,/ риал тупларга, алариы башында бик 1 нык эшкәртергә, шуннан соң гына материалларны терки башларга, ягъни сюжет һәм композиция тудырырга тиеш иде. Бу — һич кенә дә рецепт түгел, ә иҗат эшенең һәм процессының бөтен язучылар өчен дә зарури уртак законы. Шунысын да әйтергә кирәк, бу типтагы кимчелекләр 1930 еллар әдәбиятына да килеп керде. Алар бу ' кадәр күп һәм дорфа рәвештә үк булмасалар да, билгеле дәрәҗәдә : К. Нәҗминең, М. Әмирнең, Ә. Еникинең, Г. Галиевнең һәм башкаларның ул вакыттагы кайбер хикәяләрендә дә чагылдылар. Әмма алар өчен характерлы кимчелекләр бергә ■ тупланып, Т. Имаметдинов кебекләрдә күренде. «Атака» журиалы- ! ның 1931 елгыЗ нче номерында басылган «Председатель Тимер» исемле хикәясе аның мактаулы бәя алган хикәяләреннән берсе. Әмма бу хикәядә дә, нәкъ менә Ә. Айдар хикәясендәге кебек, оешканлык, бөтенлек юк. Хикәя җыелыш протоколына ошый. Ул хикәядә вакыйгалар бер урында схематик, икенче урында декларатив төстә, өченче җирдә лаклау формасында яки натуралистик сурәтләүдә бирелә. 1920—30 елларда кайбер язучылар роман кебек күп һәм зур вакыйгаларны эченә алган әсәрләр иҗат итү эшенә керешәләр. Зур күләмле әсәрләр, кечкенәләре кебек үк тормышны гаҗәп нык җентекләп өйрәнгәндә, вакыйгаларны сайлый һәм оештыра белгәндә, эчтәлек һәм форманың, ягъни идеялелекнең һәм ху- дожестволылыкның үзара ярашуын тудыра алганда гына уңышлы булырга мөмкин иде. Ләкин язучылар менә бу хакыйкатьне исәпкә алып һәм тормышка ашырып бетермәделәр. «Язгы җилләр» романының беренче варианты белән К. Нәҗми дә, «Җир тыңлый» романы белән Ф. Хөсни дә, 
«Командир» дигән романы белән М. Әмир дә нәкъ менә шул сәбәпле уңышсыз- лыкка очрадылар. Шулай итеп, «Таң атканда» романыннан соңгы романнар барысы да яшәү хокукын алырлык булып чыкмадылар. Алар- да таркаулык, декларативлык, схемачылык яки лаклау зур урын тотты. Кире типлар уңайларга караганда көчлерәк булып эшләнделәр.. Эчтәлек белән форма арасындагы каршылык, схематизм яки лаклау кебек кимчелекләр 1930 елларның башларындагы әдәбиятта да гомуми бер хәл төсендә күренеп алды. Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Л1. Җәлил, Г. Кутуй, Ф. Кәрим кебек алдынгы язучылар бу кимчелекләрне бик тиз күрделәр һәм 1920 елларның ахырларыннан аларны бетерүгә язучыларның игътибарларын юнәлттеләр. Ә 1930 елларның башларыннан инде бу кимчелекләргә каршы әдәби осталык өчен көрәш бөтен язучылар өчен уртак нәрсә буларак, гомуми төскә кереп, җәелеп китте. Г. Ибраһимов 1931 елда үзенең «Әдәби программа турында» дигән мәкаләсендә «...Ике момент бик күп әдәби әсәрләрне һәлак итә. Берсе — схематизм, икенчесе — (татарча сүз табып өлгермәгәнгә русча әйтәм) —лакирование. Мин иң соңгы чыккан татарча кайбер роман, хикәяләрне карадым. Бик кирәкле тематикага язылганнар, ләкин башка кайбер кимчелекләр өстенә шул ике момент зарар китерә —: схематизм белән лакирование» дип язды. Схематизмны, декларативлыкны, лаклауны бетерү, эчтәлек белән форма арасындагы каршылыкны хәл итү өчен көрәш, бер яктан, әсәрләрнең художество кыйммәтен үстерүгә, икенче яктан, социалистик реализм методын камилләштерүгә, уңай геройларның уңышлы эшләнүенә алып барды/ Өченче яктан, эзләнү тудырды. Әмма бу эзләнү шома гына бармады, зур каршылыкларга очрады.

 
 
Моның организацией сәбәпләре дә юк түгел иде. Язучылар даирәсенең аерымаерым группалар бу- лып яшәүләре социализм төзү эше зур укышларга барган, халыклар арасындагы бердәмлек көннәнкөн үскән, коллективлар эреләшкән яца шартларга һич кенә дә туры килми иде. Киресенчә, гомуми эшкә — югары идеялелек, югары художестволылык өчен бердәм көрәшкә тоткарлык ясый башлаган иде. Бөтенсоюз язучыларын бер оешмага берләштерү турындагы партиянең. 1932 елгы карары бу кимчелекләрне бетерүдә гаять зур әһәмияткә ия булды. Бу карарның тагын иҗат методы принципларын нигезләү буенча яшәп килгән фикер каршылыкларын хәл итүгә дә файдасы зур булды. Партиянең бу карарыннан соң, вак әдәби оешмалар һәм группачылыклар бетерелгәч, яки фаш ителгәч, язучылар арасында бердәмлек көчәйде. Бөтенсоюз язучыларының Беренче съезды, әдәбиятта дәвам итеп килгән уңышлардан һәм кимчелекләрдән чыгып, әдәбиятның үсешенә ярдәм итәрлек яңа чаралар билгеләде, социалистик реализм методының дөрес метод икәнлеген раслады һәм аның төп принципларын ачык һәм аңлаешлы формулировкаларда конкретлаштырды. Бөтенсоюз язучыларының I Съездында конкрет формулировкаларын алган бу принциплар социалистик реализм әдәбиятының төпле, нигезле теориясен тәшкил итте һәм ул Бөтенсоюз язучыларының казанышына әверелде. Менә шуңа күрә дә Ш. Камал язучыларның бу съездын яктырткыч эз дип атады. Дөрес, теорияне практика белән бәйләп алып бара белгән, тормыш диалектикасына таянган язучылар 1920 елларда да, 1930 елларда да күренекле әсәрләр иҗат иттеләр. Әмма мондый әсәрләрне иҗат итүнең массовый күренеше партия Үзәк Комитетының 1932 елгы карарыннан һәм Бөтенсоюз язучыларының I съездыннан соң гына диярлек булды. Чөнки партиянең 1932 елгы карарыннан соң социалистик реализмның принциплары турында уртак фикергә килү көчәеп киткән иде, язучылар съезды шуңа йомгак ясады. Шул җирлектә 1930 елларда сәнгатьчә эшләнгән бик күп әсәрләр барлыкка килде. Ш. Маннурның «Гайҗаи бабае»; И. Газиның «Бригадир кыз»ы; Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы; М. Җәлилнең 
«Җиһан»ы, «Хат ташучы»сы, М. Әмирнең «Агыйдел»е, «Безнең авыл кешесе»; Ш. Камалның «Матур ту- ганда»сы һ. б. әнә шундый әсәрләр булып исәпләнергә хаклылар. Бу әсәрләрдә вакыйгаларны оештыра белүнең, көрәшне каршылыкта һәм берлектә сурәтләүнең матур үрнәкләре бирелә. Шулай итеп, 20 еллар гомумән алганда, әдәбиятта яңа эчтәлек һәм яңа формаларны хәл итү юлларын эзләү чоры булса, 1930 еллар инде бу мәсьәләнең хәл ителүе һәм әсәрләрне сәнгатьчә эшләү өчен көрәшү чоры булды. 1920 еллар әдәбиятында, башлыча, яңа геройларның туулары күрсәтелсә, 1930 елларда инде моңа яңалыклар өстәлде, ягъни чыныккан һәм тәҗрибә туплаган уңам геройлар да тулы канлы итеп, сәнгатьчә эшләнеп бирелде. Ш. Маннурның Гайҗаи карты; М. Әмирнең Гаязы, Ильясы, Артыкбикәсе, И. Газиның һәм Г. Кутуйның Галияләре; М. Җәлилнең Җиһаны, Фәйрүзәсе, Ш. Камалның Мостафасы, Мәдинәсе һ. б. нәкъ менә шундый сәнгатьчә эшләнгән тулы канлы уңай геройлар булып мәйданга килделәр.