Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ВЛАСТЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЕЛЛАРЫНДА ТАТАР ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТЫ 


(1917—1920 еллар)
 Бөек Октябрь социалистик революциясе вакытлы матбугат тарихында яңа бит ачты. Социалистик революциянең җиңүе безнең илебездә чын мәгънәсендә ирекле, халыкчан матбугат — совет матбугаты тууына киң мөмкинлекләр бирде. Совет власте урнаштырылганнан соң, Коммунистлар партиясе матбугат өлкәсендә ике төп бурычны тормышка ашырды: беренчедән, контрреволюцион буржуаз матбугат бетерелде, икенчедән, һәр җирдә совет матбугатына киң юл ачылды. Бөек Октябрь революциясенең җиңү чорында татар буржуазиясенең шактый киң таралган күп кенә газета, журналлары чыгып килә иде. 1917 нче ел ахырыннан алып 1918 нче елның урталарына кадәр булган вакыт эчендә татар буржуазиясенең шушы барлык газетажурналлары совет хөкүмәте тарафыннан ябылдылар. Мәсәлән, 1918 елның январенда, советка каршы системалы рәвештә пропаганда алып барганы өчен, ал-* тын приискалары хуҗасы Рәмиевләр тарафыннан Оренбургта чыгарылып килгән, татар буржуазиясенең иң карт газеталарыннан берсе — «Вакыт» газетасы үзенең 2309 нчы номерында яшәүдән туктый. 1918 нче елның январе ахырында милләтчеләрнең Татарстанда чыга торган хәрби газетасы — «Чынгыз баласы» туктатыла. Шул ук елның февраль ахырында Хәрби Шура органнары: «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро» (рус телендә) һәм «Безнең таймш» (татар телендә) газеталары яшәүдән туктыйлар. Алариың дәвамы булган «Идел — Урал өлкәсе» исемле газета да ике номердан соң үзенең хуҗасы — «Бу- лак арты җөмһүрияте» белән бергә үзенә кабер таба. 1918 нче елның апрель ахырында, Милләтләр эше Халык Комиссариаты карары нигезендә, совет властеның явыз дошманы Гаяз Исхаки тарафыннан Москвада чыгарылып килгән «Ил» газетасы ябыла. Казан губерна советы каршындагы Мөселман комиссариаты боерыгы белән, 1918 иче елның 4 нче апрелендә, үзенең 67-номерында сәүдәгәр Әлмәшев тарафыннан эсер Фуад Туктаров редакторлыгы астында чыгарылып килгән, татар буржуазиясенең иң зур газеталарының берсе — «Корылтай» газетасы яшәүдән туктый. 1918 нче елның 8 нче апрелендә, «Корылтай»иың дәвамы рәвешендә, контрреволюционер Габ- делбари Баттал «Алтай» газетасы чыгара башлый. Ләкин, 13 номер чыкканнан соң, 1918 нче елның ман аенда, милләтчеләрнең бу газетасы да ябыла. 1918 нче елның 7 иче июнендә, ундүртенче номеры чыкканнан сон, татар кара груһчы-руханилары орга
101 
 
 
ны «Иттифак» газетасы яшәүдән туктый (редакторы — мулла Исмәгыйль Габитов). Бу газета: «без, руханилар, политикага катнашмыйбыз», дни язса да, асылда аның һәр номеры советка каршы юнәлтелгән, панисламистлар рухындагы кабахәт, реакцион мәкаләләр белән тулган иде. 1918 иче елның 21 нче июнендә татар буржуазиясенең Һади Максу- Ьи редакторлыгы астында Казанда чыгарылып килгән «Йолдыз» газетасы, ә ике көннән соң— 1918 иче елның 23 иче июнендә — «Кояш» газетасы ябылалар. Сул эсерлар фетнәсен бастыру чорында — 1918 иче елның җәендә — эсерлар газетасы — «Игенче» яшәүдән туктый (редакторы Закир Әбдиев). 1918 иче елның беренче яртысында татар буржуазиясе органнары: Уфада — «Тормыш» газетасы, Казанда — «Аң», «Ак юл», «Сөембикә», «Шәрекъ кызы» журналлары, Оренбургта — «Шура» журналы һ. б. ябылалар. Бу буржуаз газеталар һәм журналлар ачыктан-ачык совет властена каршы яздылар. Аларның битләрендә Совет властеның җир турындагы, банкларны, фабрикаларны һәм заводларны национализацияләү турындагы, чиркәүне дәүләттән аеру турындагы декретларына дошман карашыннан чыгып язылган мәкаләләр урнаштырылды. Бу газета-жур- наллар аша совет работникларына һәм большевикларга каршы пычрак яла ягу кампаниясе алып барылды; татар кара груһлары бигрәк тә совет мөселман комиссариатлары кебек революцион организацияләргә каршы чыктылар, буржуаз Украина Радасы, дутовчылар, Кырым, Төрк- стан милләтчеләре белән союзга керергә өндәделәр. Кыскача әйткәндә, бу реакцион газетажуриалларның барысы да тарих тарафыннан үлемгә дучар ителгән буржуазиянең интересларын чагылдыралар иде. Контрреволюцион газеталарның ябылуын буржуазия матбугаты Совет власте һәм большевиклар адресына юнәлтелгән әшәке гайбәтләр, сүгенүләр белән каршы алды. Мәсәлән, татар буржуазиясенең Казанда чыга торган «Алтай» газетасы үзенең дүртенче номерында Москвадагы контрреволюцион «Ил» газетасы ябылу уңае белән махсус баш мәкалә урнаштыра. Буржуаз газета «Казанское слово» үзенең 1918 ел 4 нче июнь номерында «Гайни» имзасы белән- «Большевистик 
булмаган мөселман матбугатына репрессия» дигән мәкалә урнаштыра. Мәкаләнең авторы «Вакыт», «Корылтай», «Алтай» кебек, Казанда, Оренбургта, Уфада, Москвада, Петроградта һәм башка шәһәрләрдә чыккан контрреволюцион газеталарның ябылуына пошынып яза һәм большевиклар адресына сүгенүләр яудыра. Ул вакыттагы вакытлы матбугат битләрендә басылган материаллар социалистик революциянең беренче чорында буржуазия һәм пролетариат арасында кискен көрәш барганын ачык күрсәтеп торалар һәм татар буржуазиясенең: татарлар арасында, с ы й и ы ф л ар аеры м л ыгы. сыйнфи көрәш юк, алар бөтен милләтнең «гомуми» интереслары белән яшиләр, дигән ялган теориясен ахырынача юкка чыгаралар. Буржуазиянең вакытлы матбугатын бетерү урыннарда Совет властен ныгытуга зур ярдәм итте. Контрреволюцион буржуаз матбугатны бетерү белән бергә, совет матбугатын тудыру, үстерү процессы да барды. Беренче татар совет газеталарының барлыкка килүе Милләтләр эше Халык Комиссариаты һәм аның янындагы Татарбашкорт комиссариаты исемнәре белән бәйле. Татар-башкорт комиссариаты (башта ул: Эшче Россия һәм Себер мөселманнары Комиссариаты, дип йөртелә иде) эшчәнлегендә матбугат мәсьәләсе әһәмиятле урыннарның берсен алып торды. Милләтләр эше Халык Комиссариатының барлык милли комиссариатлары һәм" бүлекләре тарафыннан 1918 нче елда чыгарылган 60 газетаның өчтән бер өлеше диярлек Татарбашкорт комиссариаты һәм аның урындагы бүлекләре чыгарган газеталарга туры килә иде. Петроградта Татар-башкорт Комиссариаты төзелүнең икенче көнен
102 
 
 
дә үк аның органы — «Чулпан» газетасы чыга башлый (18 иче январь, 1918 нче ел). Мулланур Вахитов һәм Галимҗан Ибраһимов редакциясендә чыккан бу газета безнең илебездәге беренче татар совет газетасы булды. «Газета алдынгы мөселман массалары арасында социалистик идеяләрне киң рәвештә пропагандалау һәм мөселман руханиларының реакцион йогынтысына каршы көрәш алып бару максаты белән чыгарыла», — дип язды 1918 нче елның 5 нче февралендә партиябезнең үзәк органы булган «Правда» газетасы. Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты отчетларының берсендә әйтелгәнчә, татар хезмәт ияләре «Чулпан» газетасы чыга башлауны куанып каршы алдылар. Газета күбесенчә бушлай таратылды Ч Башта бу газета 20 мең данә тираж белән чыгарыла, ахырга таба аның тиражы 40—50 меңгә кадәр күтәрелә. Газета губерна, өяз, волость һәм авыл советларына, депутатлар советының барлык мөселман комиссариатларына һәм партия оешмаларына җибәрелә. «Чулпан» газетасы 1919 нчы елның язына кадәр чыгып килде һәм 45 нче номерыннан соң, Татар-башкорт комиссариаты нәшрияты Москвадан Казанга күчү сәбәпле, андагы «Эш» газетасы белән кушылды. «Чулпан» газетасы битләрендә үзләренең каләмнәре белән Мулланур Вахитов, Г алимҗан Ибраһимов, Мостафа Сөбхи, Бәхтегәрәй Шәфи- ев, Баһау Нуриманов, Хасият Гайнуллин, Хәсән Урманов, М. Дулат- Али, Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт һәм башка язучылар, журналистлар. шулай ук күп санда эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар катнаштылар. «Чулпан» газетасыннан тыш, депутатлар советлары каршындагы мөселман комиссариатлары тарафыннан урыннарда бик күп совет 
1 «Народный комиссариат по делам национальностей» (1917 нче елның 1 нче ноябреннән 1918 нче елның 20 нче июненә кадәр булган чорның отчеты), Москва, 1918, 14 бит. газеталары челтәре җәелде. Шундыйлардан 1918 нче елның урталарында                      5 Хәсән Урманов — күренекле татар большевигы, гражданнар сугышы елларында Симферополь шәһәрендә яшерен коммунистлар оешмасын оештыручы; 1920 нче елның 21 нче апрелендә акгвардияче генерал Кутеиовның доброволецлар корпусының хәрби-кыр суды карары белән атып үтерелә. 
Петроградта — «Хөррият», Астраханьда — «Тартыш», Самарада — «Яңа көч», Пермьдә — «Кызыл Урал», Саратовта — «Ышаныч», Уфада — «Көрәш», Оренбургта — «Оренбург комиссариаты хәбәрләре», Бәләбәйдә — «Ярлы тавышы» исемле һәм башка татар совет газеталары чыгарылды. Татар телендәге бу беренче совет газеталары, бигрәк тә «Чулпан» газетасы, мәгълүм кимчелекләре булуга карамастан, татар хезмәт ияләре арасында Совет власте, Коммунистлар партиясе идеяләрен таратуда, партиянең милли политикасы нигезләрен аңлатуда, татар хезмәт ияләрен милли буржуазия йогынтысы астыннан чыгару һәм аларны яшь совет дәүләтенең беренче бурычларын үтәү юлындагы эшләргә өндәүдә зур эш башкардылар. ’/ Казанда татар телендә чыгарылган беренче совет газетасы — «Эш». Аның беренче номеры 1918 нче елның 12 нче мартында чыга (беренче редакторы Шәһид Әхмәдиев). Бу газета, мөселманнарның контрреволюцион Икенче Бөтенроссия хәрби съездын ташлап чыгып,. Казан Советы каршында мөселман комиссариаты төзегән татар большевиклары инициативасы белән чыга башлый. 1918 нче елның июнь аенда «Эш» газетасына башында коммунист Хәсән' Урманов5 торган өч кешелек редколлегия сайлана. Казанны чехлар басып алгач, 1918 нче елның 4 нче августыннан 16 нчы сентябренә кадәр, газета чыгудан вакытлыча туктап тора. 1919 нчы елның апрелендә «Эш» газетасы Көнчыгыш фронтының 2 иче Армия Реввоенсоветы Пол итотделы орга ны сыйфатында чыга башлый. 1919 нчы елның 29 нчы апрелендә, Колчакның Казанга якынлашуы нәтиҗәсендә, газета яңадан чыгудан туктый, редак- 
103 
 
 
.ция эшчеләре Казанда «Кызыл көрәшче» исемле фронт газетасын чыгаруда катнашалар. 1919 нчы елның 18 иче маенда, партиянең Казан губерна комитеты карары буенча, «Эш» газетасы яңадан чыга башлый һәм 1920 нче елның 28 нче ию- • менә кадәр дәвам итә '(барысы 418 номер чыга). Соңыннан, Татарстан республикасының Ревком орга- J нына әверелеп, 1920 елның 2 нче ' июленнән «Татарстан хәбәрләре» исеме астында чыгарыла башлый. Соңгысын төзүдә Галиасгар Камал зур роль уйнады. «Эш» газетасы — совет чорының беренче елларында Татарстанда чыккан газеталарның иң күренеклесе. Аның тиражы 20—30 меңгә, ягъни хәзерге «Совет Татарстаны» газетасының тиражына кадәр үскән вакытлар да була. «Эш» газетасы гражданнар сугышы фронтларында, татарлар яшәгән губерналарда бик нык тарала. «Эш» газетасында күренекле татар большевиклары, совет эшчелә- ре, язучылар, журналистлар: Камиль Якуб, Хәсән Урманов, Садыйк Әхтәмов, Каюм Саттаров, Г. Халик Садрый, Шәһид Әхмәдиев, Исмәгыйль Губанов, Нурмөхәммәт Галимов, М. Дулат-Али, Харис Әхтәмов, Кәрим Тинчурин һәм башкалар актив катнашалар. Татарстан хезмәт ияләренең совет властен ныгыту юлындагы эшендә, чит ил интервентларын һәм эчке контрреволюцион көчләрне җиңү буенча тылның ярдәмен оештыруда һәм, ниһаять, яшь Татарстан республикасының гражданнар сугышыннан соң халык хуҗалыгын яңадан торгызуда «Эш» газетасы Казан партия оешмасына аеруча зур ярдәм күрсәтте. Татарстан территориясендә татар телендәге беренче большевистик орган булган «Эш» газетасы эчтәлеге ягыннан 1918— 1920 нче елларда чыккан газеталарның иң бае булып исәпләнә ала. Бу газета битләрендә Совет властеның беренче елларындагы Татарстан тарихына, татар әдәбияты һәм сәнгате тарихына караган бик күп кенә кызыклы материаллар табарга мөмкин. Совет властеның беренче айларында һәм елларында туган татар совет вакытлы матбугаты тарихын тикшергәндә, большевистик юнәлештәге «Кызыл Байрак» газетасын әйтми үтү мөмкин түгел. Билгеле булганча, бу газета, әле 1917 елның июнь аенда ук, Казанда Мулланур Вахитов тарафыннан оештырылган иде. «Кызыл Байрак» 
Октябрь революциясен котлап чыгучы татар телендәге бердәнбер газета булды. Ул, мөселман социалистлары комитеты органы буларак, совет чорында да (1918 нче елның 14 иче апреленә кадәр) чыгуында дәвам итте. Совет властеның беренче айларында, ягъни кайбер буржуаз газета- журналларның әле чыгып торган бер вакытында, «Кызыл Байрак» газетасы, «Эш» газетасы белән берлектә, Казан большевикларына үз лозунгларын тарату өчен татар телендәге бердәнбер большевистик матбугат органы булып хезмәт итте. Совет властеның беренче атналарында һәм айларында, кара груһ буржуаз газеталар: «Россия мөселманнарының барысы да (!) Россия мәмләкәтендәге мөселман өлкәләренең берсендә дә большевиклар хөкүмәтен әле таныганнары юк. Аңа барысы да кире карый һ. б.» («Корылтай», 31 нче январь, 1918 нче ел) дип хезмәт ияләрен алдарга маташып язган вакытларда, «Кызыл Байрак» газетасы битләрендә большевикларның хезмәт ияләрен Коммунистлар партиясе тирәсенә тупларга чакырып язган сугышчан юллары басылалар. Мисал өчен, «Кызыл Байрак»ның 24 нче январь номерында басылган Исмәгыйль иптәш Губановның бер шигыреннән өзек китерәбез. Художество формасы ягыннан бәлки бөтенләй үк эшләнеп бетмәгән, ләкин эчтәлеге белән, үзенең революцион рухы белән ул вакыт өчен бик көчле булган бу шигырьдә солдат-большевик И. Губанов, хезмәтчел авыл халкына мөрәҗәгать итеп, шушындый юлларны яза: «Син уян да, күзеңне ачып кара, Синең мужик тәкъдирең житеп бара. «Син уян да, сөрт күзләреңне, мужик, Карачы син, ни эшләде большевик.  
104 
 
 
Министрларны, буржуйларны куды. Эшче халык хөкүмәт башында булды, Ул Керенский һәм Духонинны куды. Канлы фронтта перемерие дә булды. Ул сиңа, мужик, жпрләрне дә бирде, Шул жирләргә үзен хужа бул, диде, Башында гакылыңны жыеп, мужик, Уйлап кара, нн эшләде большевик. Сиңа да вакыт большевик булырга, Җитәр кол булып байларга торырга, Бергә барыйк, син бездән аерым калма, Кызыл байрагыбызны күтәреп алга!» «Кызыл Байрак» газетасында Мулланур Вахитов, Камиль Якуб, Хәсән Урманов, Мөхәммәт Галимов, Г. Нугай һ. б. татар революционерлары. журналистлары һәм язучылары катнаштылар. Мөселман эшчеләренең Бөтен- россия конференциясе карары нигезендә, «Кызыл Байрак» газетасы, шул конференциядә сайланган мөселман коммунистларысоциалистла- ры Үзәк Комитеты органы буларак, 1918 нче елның 10 нчы маеннан Москва шәһәрендә чыга башлый. Газетаның редакторы Мулланур Вахитов була. Газета 1918 нче елның июль ахырына кадәр барлыгы 42 номер чыга. 1918 нче ачның 5 нче июлендә мөселман социалистларының Казан комитеты рус телендә «Красное Знамя» исемле газета чыгарырга керешә. Бу хакта 1918 нче елның 25 нче июлендә «Правда» газетасы да язып чыга («Новый собрат» дигән мәкалә). «Правда»ның билгеләве буенча, «Красное Знамя» газетасы бөтенләе белән Коммунистлар (большевиклар) партиясе платформасында торып яза. «Красное Знамя» газетасы озак дәвам итми, биш номер чыкканнан соң, 1918 нче елның 2 нче августында, чыгудан туктый. Шулай да бу газета хезмәт ияләренә Коммунистлар партиясенең милли политикасы нигезләрен аңлату һәм татар, рус хезмәт ияләренең үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча файдалы эш эшләде. Казанны чехлардан һәм ак бандалардан азат иткәннән соң, татар коммунистлары «Красное Знамя» һәм «Кызыл Байрак» газеталары урынына партия органы булган «Эшче» газетасын чыгара башлыйлар. Бу газетаның 1 нче номеры 1918 нче елның 27 нче сентябрендә чыга. 1918 нче елның поябренда Москвада мөселман коммунистларының Беренче Бөтеироссия съезды җыела. Съездның карары буенча, органи- зацион яктан дөрес төзелмәгән, үз- башына аерым яшәгән 
(Бундтибын- дарак) Россия мөселман коммунистлары партиясе һәм аның Үзәк комитеты бетерелеп, аның урынына РКП(б)ның Үзәк Комитеты каршында Көнчыгыш халыклары коммунистларының Үзәк бюросы төзелә, ә «Эшче» газетасы шул бюроның, органы булып әверелә. 1918 нче елның октябрь ахырларында «Эшче» газетасы Москвага күчә. Ә 1920 нче елның февраленнән алып 1921 нче елның мартына кадәр ул яңадан Казанда чыгып килә. Аннан сон, 1932 нче елның башына кадәр, ягъни «Игенчеләр» газетасы белән кушылганчыга кадәр, Москвада чыгып килә һәм шуннан соң «Коммунист» исемен ала. Бу газеталарда Камиль Якуб, X. Гайнуллин, М. Сөбхи, М. Дулат-Али, Галимҗан Ибраһн- мов, Г. Халик Садрый, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мәҗит Га- фури, Һади Такташ, Муса Җәлил, Нур Баян, Гадел Кутуй, Мөхәммәт Гали, Кави Нәҗми, Сәйфи Кудаш, Шәйхи Маннур, Мәхмүт Максуд. Галимҗан Сәгъди һ. б. совет эш- леклеләре, язучылар, журналистлар һәхМ йөзләрчә эшче һәм авыл хәбәрчеләре катнашалар. Совет властен урнаштыру елларында татар телендә өяз вакытлы матбугаты челтәре дә шактый киң җәелә. 1918 нче елның беренче яртысында хәзерге Татарстан территориясендә күп кенә өяз газеталары барлыкка килә. Әле 1917 нче елның 10 ичы Октябренда үк Минзәләдә татар совет өяз газеталарының беренчесе булган «Миизәлә иле» дигән газета чыгарыла башлый. 1919 нчы елның җәендә бу газетага «Кызыл әләм» исеме бирелә, ә 1920 иче елның августында ул «Игенче» исеме астында чыга башлый һәм иң популяр татар өяз газеталарының берсе булып әверелә.  
105 
 
 
1918 иче елның 7 нче апрелендә Спасскида, урындагы Советның мөселман секциясе органы буларак, «Халык теләге» газетасы чыга башлый һәм 1919 нчы елның урталарына кадәр дәвам итә. 1918 нче елның июненнән 1919 нчы елның язына кадәр Мамадыш Советының мөселман бүлеге тарафыннан «Мамадыш тавышы» исемле өяз газетасы чыгарыла, ә 1920 иче елиың башында «Кызыл көч» дигән газета оештырыла. 1918 иче елиың беренче яртысында өяз газеталарыннан Чистамда — «Берлек», — Алабугада — «Чулман» («Кама»), Тәтештә — «Тәтеш хәбәрләре», Бөгелмәдә — «Бөгелмә мөхбире» чыгалар. Болардаи «Берлек» газетасы, вакытлыча тукталып торуларны санамаганда, 1918—1920 нче еллар дәвамында системалы рәвештә чыгып килә (барлыгы 70 номер чыга). 1919 нчы елны Алабугада. «Чулман» урынына «Кызыл юл» дигән газета чыгарыла, ә «Тәтеш хәбәрләре» 1919 нчы елда «Тәтеш хәкый- кате» исеме белән алмаштырыла. 1919 нчы елның 20 иче февралендә Бөгелмәдә «Якты юл» дигән газета чыга башлый һәм 1920 нче елның ахырына кадәр дәвам итә. 1919 нчы елның сентябрендә Буада «Буа ярлысы» дигән газета дөньяга килә. Шул ук елларда татар телендә хәрби газеталар да чыга башлый. 1918 нче елның 20 нче апрелендә Москвада оешкан «Кызыл Армия» газетасы шундыйларның беренчесе булды. Бу газета Милләтләр эше буенча Халык Комиссариатының Татар-башкорт комиссариаты Хәрби бүлеге карамагы астында чыгарыла һәм аны чыгаруда Мулланур Вахитов актив катнаша. Ләкин дүрт номердан соң газета чыгудан туктый. 1918 нче елның июлендә Москвада Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясе Политбүлеге тарафыннан шул ук исем астында яңа газета чыгарыла башлый. Аның редакторы итеп Мулланур Вахитов билгеләнә. Казан ак бандалардан азат ителгәч, 1918 нче елның сентябрендә, «Кызыл Армия» газетасы редакциясе Казанга күчерелә, ә 1918 нче елның октябрь ахырларыннан 1919 нчы елның февраленә кадәр газета яңадан Москвада чыгарыла. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Казанга күчеп килгәч, 1919 нчы елның мартыннан 1921 нче елның март аена, ягъни газетаның ябылу көненә                      6 «Жизнь национальностей» газетасы, № 8, 7 март, 1920 ел. 7 «Кызыл Армия», 12 ноябрь саны, № 13- кадәр, ул яңадан Казанда чыгарыла. Барлыгы 428 номер чыга. 1920 нче елда «Кызыл Армия» газетасы атнага бер тапкыр рус телендә дә басыла. 1920 нче елиың 25 иче февралендә аның «Красная Армия» исеме астында беренче (270) номеры чыга, ә 18 номердан башлап «Красный Восток» исеме белән чыга башлый. «Кызыл Армия» газетасы гражданнар сугышы елларында татар телендә чыккан хәрби газеталарның иң күп таралганы булды. Бары 1919 нчы ел эчендә генә бу газета 4 млн. 224 мең 500 данә басылып тарала ’. Кайбер көннәрдә аның тиражы 40 мең данәгә җитә. Эчтәлеге белән бай булган бу газета битләрендә татар һәм башкорг халыкларының күренекле большевик кадрлары, язучылар, журналистлар актив катнашалар (Мулланур Вахитов, Камиль Якуб, Нәбиулла Вахитов, Бэкер Белоусов, Шәһид Ходайбердин, Хасият Гайнуллин, М. Дулат-Али, Шәһид Әхмә- диев, Сафа Курбанаев (Гобэйдул- лин), Бәдретдии Җиһаншин, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Сәйфи Кудаш, Кави Нәҗми һ. б.). «Кызыл Армия» газетасы үзенең күп кырлы эшчәилеге белән татар һәм башкорт сугышчылары арасында зур мобилизацион роль уйнады, аларда совет патриотизмы, ватанга бирелгәнлек, Совет властеның дошманнарына карата аяусыз нәфрәт хисләре тәрбияләде. Газета татар- башкорт сугышчыларының аңын үстерүдә, аларга партия политикасын аңлатуда булышлык итеп, аларны дөньяда беренче эшче-крестьян дәүләтенең дошманнарына каршы аяусыз, гадел көрәшкә чакырды. «Актык көчебез, соңгы сулышыбыз, бер тамчы каныбыз калганчы Советлар власте өчен сугышырга тиешбез!»6 7
106 
 
 
кеоек чакыру сүзләре гражданнар сугышы чорында «Кызыл Армия» газетасының һәр номерында диярлек яңгырап тордылар. «Кызыл Армия» газетасы, үзәк коммунистик матбугат үрнәгендә, АКШ, Англия, Франция һәм башка капиталистик илләрнең империалистларына карата татар-башкорт сугышчыларында нәфрәт хисләре тәрбияләүдә большевикларның актив булышчысы булып хезмәт итте. Ул яшь Советлар республикасын экономик блокада, кораллы көч ярдәмендә юк итәргә омтылган халыкара империализмның мәкерле планнарын аяусыз рәвештә фаш итте. Большевиклар «Кызыл Армия» газетасы аша чит ил интервентларының һәм акгвардиячеләрнең безгГең җиребез- дәге канлы эшләрен системалы рәвештә фаш итеп бардылар. Газета Америка, Англия, Франция колонизаторларының Азиядәге, Африкадагы һәм дөньяның башка кисәкләрендәге кабахәтлекләрен халыкка ачып салды, аларның чын йөзләрен күрсәтте. Бу яктан газетаның 1920 иче ел 19 нчы апрель санында «Үткәннән хәзергегә таба» исеме астында басылып чыккан мәкалә аеруча характерлы. Бу мәкаләдә Англия колонизаторларының Индиядәге канлы эшләре турында сөйләнә. «Инглиз колонизаторлары,— дип яза газета, — бөтен Индияне канга батырдылар һәм индусларның азатлыкка, бәйсезлеккә булган омтылышларын бөтенләй бетерү теләге белән, хатынкызларына, бала-чагаларына һәм картларына кадәр канга батырганчы кыйнадылар». Мәкаләдә колонизаторларның үз пычрак эшләрен аклау өчен уйлап чыгарган: Азия халыклары, шул исәптән индуслар, политик яктан башка ак тәнле халыкларга караганда түбән торалар, дигән раса теориясе фаш ителә. Аерым алганда, газета Америка расисты Дрей- ерның «Европаның акыл ягыннан үсеш тарихы» исемле китабыннан өзек китерә. Бу өзектә Дрейер шундый кимсетүле сүзләр яза: «Азиатлар азатлыкның мәгънәсен аңламыйлар, димәк, ул аларга кирәк түгел». Моңа каршы «Кызыл Армия» газетасы тулы ышаныч белән, алдау гомергә бара алмый, Индия ха- л ы кл а р ы н ы ң кол о н и а л из м н а н коты- лу сәгатьләре якыиайганнан-якыная бара, дигән фикерне әйтә. Халыкара империализм^ апологетларының фикерен тар-мар китереп, «Кызыл Армия» газетасы 
бөек Кытай, Индия халыкларының бай тарихы, югары культурасы һәм сәнгате булуы турында сөйли. Мәсәлән, газета үзенең 1920 нче ел 29 нчы март санында укучыларны Индия халкының бөек улы Рабиндранат Тагорның биографиясе һәм әдәби эшчәнлеге белән таныштыра, аның Нобель премиясе белән бүләкләнгән «Гитан- жали» әсәренең аеруча популярлык казанганын әйтеп үтә. Большевикларның һәм башка совет работникларының «Кызыл Армия» газетасы аша алып барган эшчәнлеге гражданнар сугышы елларында тата р - б а ш ко рт солд атл а- рын җиңүләргә рухландырды һәм чит ил империалистларына нәфрәт белән карарга өйрәтте. Гражданнар сугышы тәмамланып, илебездән барлык чит ил интервентлары һәм акгвардиячеләр куылгач та, «Кызыл Армия» газетасы татар- башкорт хезмәт ияләренең тыныч эшләренә уңай йогынты ясады, аларны хуҗалык һәм культура өлкәсендәге уңышларга рухландырды, хезмәткә коммунистик караш тәрбияләде. «Эш», «Эшче» газеталары кебек үк, «Кызыл Армия» газетасында да Татарстан тарихына караган бик бай материаллар тупланган. Татар һәм башкортларның гражданнар сугышында катнашуларын өйрәнүчеләр өчен бу материаллар аеруча зур әһәмияткә ия булып торалар. «Кызыл Армия» газетасыннан тыш, гражданнар сугышы фронтларында тагын берничә хәрби татар газетасы чыгарыла. 1918 нче елның 6 нчы декабрендә Бөгелмә шәһәрендә Көнчыгыш фронты 5 нче Армия политбүлегенең татар-башкорт секциясе «Кызыл яу» исемле газета чыгара башлый. Соңыннан, Уфа азат ителгәннән сон, бу газета Уфага күчә. Газетада актив катнашучылардан Камиль Якуб
107 
 
 
ни һәм Шәһид Ходайбердинны әйтеп үтәргә кирәк. Колчакның 1919 нчы елдагы һөҗүме вакытында, «Кызыл яу» газетасы редакциясе дошман гаскәрләре арасында тарату өчен «Өндәү» дигән махсус газета чыгарырга керешә. Редакторы Камиль Якуб булган бу газета барлыгы унлап номер чыгарыла. 1919 нчы ел башында Сарапулда Көнчыгыш фронты Икенче Армия Политбүлеге органы «Кызыл көрәшче» газетасы дөньяга килә. Шул ук елның беренче маеннан бу газета Казанга күчерелә һәм Икенче Армия расформировать ителгәнгә кадәр шунда чыга. 1919 нчы елның 19 ичы апрелендә Сызраньда Көнчыгыш фронты Беренче Армия политбүлеге органы— «Кызыл йолдыз» газетасы •оештырыла. Армия белән күчеп йөреп, ул соңыннан Бозылык һәм 'Оренбург шәһәрләрендә дә басылып таратыла. Бу газета редакциясендә язучы Шәриф Камал эшли. Аның ярдәме белән «Кызыл Йолдыз» газетасында Муса Җәлилнең ■беренче шигырьләре басылып чыга. Газета редакциясе Төркстаига күчкәч, «Кызыл Йолдыз» үзбәк телендә чыга башлый. 1919 нчы елның 29 нчы маенда Багырысланда Төркстан Армиясе Политбүлегенең мөселман секциясе органы — «Кызыл маяк» барлыкка килә. Бу газета редакциясендә күренекле шагыйрь ,Ярлы Кәрим (Габдулла Кәримов) эшли. Көнчыгыш фронтының Көньяк группасы политбүлеге органы — «Кызыл Идел» 1919 нчы елның июнендә Самарада чыга башлый. Гражданнар сугышы чорындагы татар фронт газеталарыннан тагын «Коммунист» һәм «25 нче дивизия Политотделы хәбәрләре» газеталарын әйтеп үтәргә кирәк. «Коммунист» газетасы 1919 нчы елның январенда Вятка (хәзерге Киров) шәһәрендә чыга башлый. Вятка губерна башкарма комитетының татар-башкорт секциясе органы булган бу газета 1919 нчы елның апрелендә Көнчыгыш фронтының 3 иче Армия Политбүлеге газетасы булып әверелә, ә шул ук^ елның август аенда Екатеринбург (хәзерге Свердловск) шәһәренә күчерелә. 1920 нче елның урталарыннан «Коммунист» Хезмәт Армиясе Политбүлеге газетасы булып әверелә. Бу газетада башлап язучы Шәйхи Маннур катнаша. 
«25 нче дивизия Политотделы хәбәрләре» газетасы гражданнар сугышы герое, легендар В. И. Чапаев командалык иткән дивизия тарафыннан чыгарыла. Аның тууына ту- рыдан-туры дивизиянең хәрби комиссары Д. Фурманов булышлык итә. Күренекле башкорт большевигы Шәһид Ходайбердин газетаның редакторы итеп билгеләнә. Берничә номер чыкканнан соң, газетаның исеме «Кызыл юл»га алмашына, ә 1920 иче елның мартыннан «Шә- рыкъ ярлылары» исеме астында партиянең Уфа губерна комитеты органы булып чыга башлый. Бу газетада татарбашкорт шагыйре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр. Ф. Мәҗит, Габдулла Матросов һәм башкалар актив катнашалар. Күп сандагы бу фронт газеталары кызылармеецлар һәм тыныч халык массасы арасында гына калмыйча, дошман тылында — Колчак һәм аның иярченнәре тарафыннан көчләп солдатка алынган татар-башкорт солдатлары арасында да киң таралалар. Гади, аңлаешлы сүзләр белән язылган совет газеталары солдатларның күзләрен ачуга, аларны акгвардияче газеталар йогынтысыннан йолып алуга зур ярдәм күрсәттеләр, 1919 нчы елның җәендә Колчак армиясе частьларының (полкларга кадәр) Кызыл Армия ягына күчүе шуны раслый. Гражданнар сугышы елларында татар буржуазиясе һәм акгвардиячеләр вакытлыча басып алынган территорияләрдә үз газеталарын да чыгаралар. Казанга чехлар кергәч (1918 нче ел), татар буржуазиясе үзенең контрреволюцион «Корылтай» газетасын яңадан торгыза. Газетаның редакторы итеп совет властеның явыз дошманы Г. Баттал билгеләнә. Газета чехларны, Комучны. «Ха
108 
 
 
лык армиясе» дип йөртелгән акгвардиячеләрне мактап чыга һәм большевиклар белән көрәшү өчен махсус мөселман эскадроннары оештырырга чакыра. 1918 нче елда Уфада Г. Фәхрег- динов редакторлыгында акгвардиячеләрнең «Уфа хәбәрләре», ә Самарада «Безнең фикер» дигән газеталары чыга. Антантаның беренче һөҗүме вакытында интервентлар басып алган җирләрдә контрреволюцион газеталар чыга башлый. Мәсәлән, 1918 нче елның ноябрендә Уфада «Идел теле» дигән газета оештырыла. Шунда ук 1919 нчы ел башында Колчакның иң кабәхәт хәрби газеталарының берсе булган «Ватан» газетасы (редакторы Г. Суб- ханкулов) чыгарыла башлый (соңыннан ул Себергә күчә). 1919 нчы елның маенда Уфада Колчак газетасы «Агыйдел» чыгып килә. Пет- ропавловскида акгвардиячеләр газеталары «Маяк» һәм «Юл», Ом- скида — «Наша газета» һәм Том- скида — «Том сүзе» газеталары чыгалар. Акгвардиячеләр һәм интервентлар тармар ителү белән, бу контрреволюцион газеталар да яшәүдән туктадылар. Илдән куып чыгарылган татар буржуазиясе вәкилләре һәм руханилары чит илдә дә үзләренең контрреволюцион газетажурналла- рын бастырып маташтылар. Гражданнар с\тышы һәм чит ил интервенциясе елларында (1918— 1920 нче елларда) хәзерге Татарстан территориясеннән тыш урыннарда да татар телендә совет вакытлы матбугате шактый нык җәелә. Югарыда әйтеп үтелгән Милләтләр буенча Халык Комиссариаты каршындагы Татар - башкорт комиссариаты органнарыннан һәм хәрби газеталарыннан башка, илнең төрле почмакларында татар телендә бик күп санда партия-совет газеталары чыгып килә. 1919 нчы елда Астраханьда «Тартыш» газетасының дәвамы рәвешендә «Көч»дигән газетачыга башлый. 1920 нче елның июлендә Бир- скида «.Яна хәбәрләр» газетасы оеша. Бу соңгысы 1920 иче ел ахырыннан «Туры юл» исеме астында чыга. Гражданнар сугышы чорының төрле елларында Малмыжда — «Ярлылар тавышы», Мәләкәстә — «Мә- ләкәс» (соңыннан «Урак һәм Чүкеч исемендә чыга), Омскида — «Азат Себер» (бу газета редакциясендә соңыннан Ш. Маннур эшли) Оренбургта (Чкаловта) — 
«Эшчеләр дөньясы», «Алга», «Юксыллар хакыйкате» газеталары, (бу газетлар- да Ш. Камал, һ. Такташ катнаштылар) Перьмда (ААолотовта) — «Кызыл таң», Петроградта (Ленинградта) — «Хөррият» газетасы дәвамы рәвешендә «Кызыл шимал», Самарада (Куйбышевта) — «Кызыл Авыл», Саратовта — «Кызыл шә- рекъ» һәм «Ышаныч» газетасының дәвамы рәвешендә «Ялкын», Семи- палатинскнда — «Эшче фикере», Сембердә (Ульяновскида) — «Көн» газетасы урынына «Таң» (соңгысында Кави Нәҗми беренче шигырьләрен бастырган), Стәрлета- макта — «Кызыл юл», Троицкида — «Ирек», Уральскида — «Яңа фикер», Чиләбедә — «Кызыл Урал» һәм башка партия — совет газеталары чыгып киләләр. Күп санлы бу газеталар, большевистик үзәк матбугат үрнәгендә, марксизмленинизмның бөек идеяләрен, Коммунистлар партиясе һәм Совет власте идеяләрен пропагандалап, татар-башкорт хезмәт ияләре арасында зур политик эш алып бардылар. Татар совет вакытлы матбугаты битләрендә системалы рәвештә бөек Ленинның күп кенә мәкаләләре, речьләре басылып чыга.. Шул ук газеталап аша башкорт, татар хезмәт ияләре партиябезнең, совет хөкүмәтенең зур әһәмияткә ия булган карарлары, декретлары, совет дәүләтенең халыкара һәм эчке политикасы белән танышып баралар. Татар совет матбугатында, системалы рәвештә, үзәк матбугатта, аерым алга!Iда Коммуиистлар партиясенең үзәк органы «Правда»да чыккан әһәмиятле документлар һәм материаллар татар теленә тәрҗемә ителеп басылып чыгалар. Шулай ук бу газеталарда рүс совет журналистларының, язучыларының — Е. .Яро
109 
 
 
славскийиың, В. Карпинскийның, М. Горькийның, Демьян Бедныйиың, А. Серафимовичиың һ. башкаларның әсәрләре, шигырьләре, мәкаләләре басыла. Яшьләр арасында эшне яхшырту максаты белән Коммунистлар партиясе үткәргән чараларның нәтиҗәсе буларак, Совет властеның беренче елларында ук инде безнең илебездә яшьләр вакытлы матбугаты, шул исәптән татар яшьләре газеталары булдырыла. 1920 нче елның 22 нче январенда хәзерге «Татарстан яшьләре» газетасының бабасы — «Кызыл яшьләр» газетасы чыга башлый. 1920 нче елның маенда Уфада, эчтәлеге, урнаштырыла-торган материаллары ягыннан татар яшьләр газеталары арасында иң күренекле газеталарның берсе булган «Яшь коммунист» газетасы чыга башлый (бу газетага шагыйрь Ша- мун Фидаи редакторлык итә). Уфада 1920 нче ел ахырында тагын бер газета — «Яшьләр уйлый» газетасы дөньяга килә. Шул ук елларда Оренбургта — «Хөр яшьләр» (редакторы X. Насыйбуллнн), Уральскида — «Яшь көрәшче», шулай ук Астрахань, Мәләкәс, Чиләбе һ. б. шәһәрләрдә яшьләр газеталары чыга баш- л ы й л ар. Г р а ж д а н нар сугыш ы н ы ң авыр елларында, бигрәк тә 1920 нче елда, кәгазь җитмәү сәбәпле, махсус катнаш партия-комсомол газеталарын чыгару эше киң урын ала. Партия — совет органнары булган бу газеталарда комсомол оешмалары өчен атнага бер тапкыр яшьләр сәхифәсе бирелә, ул битләрдә яңа исем астында яшьләр газеталары басыла. Мәсәлән Алабугадагы партия органы «Кызыл юл»да. 1920 нче елны атна саен «Яшь пролетарий» дигән яшьләр газетасы чыга. Шундый ук шартларда Минзәләдә «.Яшь сабанчы» газетасы чыга. Бу газеталар яшьләр арасында зур популярлык казаналар. Болардаи башка, Совет властеның беренче елларында рус графикасы нигезендә керәшен — татар газеталары чыгару эше дә башлана. Алар- иың тууы ул вакыттагы конкрет шартларга бәйләнгән. Керәшен татарлары белән татарлар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максаты белән совет хөкүмәте урыннардагы советлар каршында мөселман комиссариатларыннан тыш керәшен оешмалары да булдырды. Бу соңгылар үзләренең газеталарын чыгардылар. Беренче совет керәшен газетасы «Алга таба» 1919 нчы ел башында Алабугада 
чыга. 1919 нчы елның язында Икенче Армиянең РВС Политбүлеге Казанда «Кызыл солдат» дигән газета оештыра; 1919 елда Казан Советының керәшен бүлекчәсе тарафыннан чыгарыла башлаган «Кызыл әләм» газетасы 1920 нче ел башында Милләтләр Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк керәшен бүлеге органы булып әверелә. 1922 нче елда бу газета үзенең исемен алдаштырып, партиянең Татарстан Өлкә Комитеты керәшен секциясе органы сыйфатында, 1929 нчы елның ахырларына кадәр чыгып килә. Гражданнар сугышының соңгы елларында совет вакытлы матбугатының аерым үзенчәлеккә ия булган яңа формасы — РОСТА стена газеталарын чыгару практикасы киң тарала. Алариың барлыкка килүе, беренчедән, кәгазь җитмәү нәтиҗәсе булса, икенчедән, алар яңа политик вакыйгаларны, сугыш хәбәрләрен тизрәк халыкка җиткерү максаты белән чыгарылдылар. Аз тиражлы, ләкин типографиядә басылган РОСТА газеталары үзләренең гади, кыска язылулары, рәсемнәр белән бизәлеп чыгулары белән аерылып тордылар. Татар телендә беренче РОСТА газеталары 1919 нчы елда барлыкка килә. 1920 нче елда инде алар берничә исемдә чыгалар: Казанда — «Кызыл Хәбәр», Спасски- да — «Эш», Минзәләдә — «Кызыл Маяк», Шулай ук алар Бөгелмәдә, Мамадышта һәм башка урыннарда да чыгарылалар. 1918—1920 нче елларда татар телендә совет журналлары да басылып чыга башладылар. ЛАәсәлән, 1918 нче елның сентябрендә Үзәк Мөселман Комиссариатының фәнни коллегиясе «Мәгариф» журналын басуга кереште. 1919 нчы ел башында «Казан игенчесе» дигән авыл хуҗалыгы журналы чыга башлады.

 
 1920 елның мартында нжтимагый- политик, әдәби һәм фәнни «Кызыл шәрекъ» һ. б. кайбер журналлар барлыкка килделәр. Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, гражданнар сугышының авыр шартлары булуга карамастан, Совет властеның беренче елларында ук татар вакытлы матбугатының киң челтәре тудырыла. 1918—1920 нче еллар эчендә илнең төрле почмакларында татар телендә йөздән артык исемдә төрле газеталар һәм 
журналлар чыгып килә. 1918—1920 нче елларны татар совет вакытлы матбугатының туу һәм ныгу еллары итеп санарга мөмкин. Күп сайлы бу татар совет газеталары, илебездәге большевистик матбугатның аерылмас бер кисәге буларак, Советлар властеның беренче елларында Коммунистлар Партиясе куйган политик, экономик, хәрби һәм культура бурычларын үтәү юлында зур, көчле корал булдылар