Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ДУСЛАР Ж,ЫРЫ 
«Москва, Тверской бульвар, 25 йорт...» Бу җырлар беренче тапкыр шушында—элекке Герцен йортында, хәзер М. Горький исемендәге әдәбият институты аудиторияләрендә яңгырадылар. Биредә безнең әдәбият алмашыбыз укый, илебезнең төрле почмакларыннан килгән күп төрле милләт язучылары Югары әдәби курсларда әдәби мирасны, аның бай традицияләрен һәм художество «серләрен» өйрәнәләр. Югары әдәби курста укучы кардәшләр иҗатыннан журналның бу санында урнаштырылган кайбер үрнәкләр безнең социалистик илебездә үскән һәм чыныккан әдәби дуслык истәлеге буларак тәкъдим ителде. 
Зәки Нури. 1956, Москва. 
НИКОЛАЙ ТРЯПКИН (Москва) 
РӘХМӘТ СҮЗЕ Рәхмәт әйтәм мин дусларның зурлап Киң җилкәсен, җиңелмәс көчен, Булган өчен җирдә татлы җырлар, Тормыш җирдә зур булган өчен. Кояш төшә өстәл турысына Эшләргә һәм мине борчырга. Рәхмәт аның алтын җылысына, Көннәренә илнең бу чорда. Авыр юллар җиле, сиңа рәхмәт — Булсын өчен сәфәр уңышлы. Борчылмасам, көч куймасам әгәр — Мин теләмим эштә уңышны. 
ДМИТРИЙ КОВАЛЕВ (Белоруссия) 
ХАТ ЯЗГАНДА СИҢА... Хат язганда сиңа шуны телим: Кояш булып янсын һәр сүзем. Аны укып утырганда синең Күләгәле булмасын йөзең. Хатларыңда күрәм таңнарны мин, Яктырак нур юктыр аннан да.

 
Кояш булып, бәлки, янамдыр мин, Конвертыңны тапып алганда. 
Иркенләп китә сулышларым, Нишләр идем хатлар алмасам! Сүзләреңнең ничек булышканын Әй аңласаң иде, аңласаң. 
ПАУЛЮС ШИРВИС (Литва) ★ ПОХОДТАШ ДУСЛАР 
Яшьлек уты чәчкән кара күзләр... Мин соклана идем күргәндә — Бергә тирләп, бергә салып эзләр Авыр юлдан бергә йөргәндә. 
Киң маңгаен тирән яра кискән, Эзе — яшен, эзе — зур чаткы... Мин онытмам аны, чыкмас истән Төн, янгын һәм ерак юл чаты. 
һөҗүм кызды, тетрәде һаман җир, Ярсуыбыз кызды тиңдәшсез. Безнең кулда үлде яшь командир, Без еладык — ләкин күз яшьсез. 
Тынгы белми туптан аткан чакта Тыныч Майның сулышын тыңладык. Яшь каеннар кебек чайкалсак та Давылларда ләкин сынмадык. 
Тормышта ул бик еш шулай була: йөрәк сөйли, ә син дәшмисең. Без уйлыйбыз дусның, чумып уйга, Кара күзле, кара кашлысын. 
Иң яхшы сүз эзләп уйланыла. Табылмагач ләкин һич алар, Махра тартам. Фронт юлларында Тарткан җиргә уйлар очалар... 
Чал Иделдә үскән ул тирбәлеп, Рус анасы үпкән күп итеп. Минем бишек — Балтыйк дулкыннары, Мин — урманлы Литва егете. 
Без походташ идек — һәм без бергә! Безгә мәңге бергә булырга. Дуслык җыры сүнми яшәр җирдә Буыннардай күчеп буынга.  

 
МЕЙНХАРД РУДЗИТИС (Латвия) 
ОКТЯБРЬ БАЙРАГЫ 
Каршылыйбыз уңыш белән, Матур җыр, көр сулыш белән, — Шат бәйрәм җитте тагын. Урамнарга чыксын бар ямь, Рига буйлап агыл, бәйрәм, Зур ташкын булып агыл. Талпынып лачыннар кебек, Сөйкемле нурларын сибеп Байраклар уйный җилдә, Сөйли алар, канат җилпеп, Утлы бер хикәя итеп Без үткән юлны илдә. Ялкын аша үтә белде, Кыю сафта күтәрелде Азатлык өчен алар. Безнең йөрәк булып тибә, Безнең бәхет нурын сибә, Безнең ил көче алар. Атлыйбыз җирне балкытып, Октябрь байрагын тотып, Октябрь сызган юлдан, Безнең көч — Октябрь көче, Безнең эш — Октябрь эше, Без — Октябрьда туган. 
ФРИДОН ХАЛВАШИ (Грузия) 
ЦАБЛОН ТАВЫНДА Көтү көттек бергә цаблон тавында без, Учак яктык икәү — Рәхәт иде җанга. Карлы тауга карыйм, тагын чагыла күз, Сүнгән ләкин учак — Тик көл генә анда. Ул тауларга минем Мәхәббәтем көчле. Истән чыкмас мәңге Сине сөйгән ул чак. Шаулаганда чишмә, Нәкъ син көлгән төсле, йөрәгемдә кинәт Дөрли башлый учак.  

 
АЛ ИЛГА КЮРЧАЙЛИ (Әзер бәй жан) 
ИКЕ ХАТ I 
— Улың тугач оныттың син мине тәмам. Хатларыңда сорашасың аны һаман. Кайчандыр бит мине генә сөйли идең, Мине тыңлап, мине генә уйлый идең. Хатның хәзер тутырып син һәрбер юлын, Сорашасың, ничек анда, диеп, улым? Сагынасың һәм сорыйсың аны һаман. Улың тугач оныттың син мине тәмам. 
II 
Юк, онытмам, онытмадым сине һич тә. Яшьлегеңә ашыккандай айлы кичтә Сине сөям! Үпкәләвең юкка, иркәм, Әгәр хәтта: улым ничек?—диям икән, Телемдә бит син буласың, син, алтыным, Күкрәгеңдә дөрләтәсең җыр ялкынын. Юк, ул ялкын сүрелмәс һәм сүнмәс инде. Син булмасаң—улым минем булмас иде. 
КАМЧЫ ҖУНУСОВ (Кыргызстан) ★ СИНЕ СӨЕП, СИНЕ ЯРАТЫП 
Син үстердең мине иркәләп, Бишегеңдә салмак тирбәтеп, Кайгы килсә — юлын киртәләп, Җыр җырлатып, эштә тирләтеп. Син үстердең мине, туган җир, Анам кебек якын булган җир. 
Кендек каным синдә агыздым, Син үстердең мине уйнатып, йөрәгемдә утлар кабыздың, Күкрәгеңә кыстың юатып. Каннан кайнар, җаннан артык син, Күңелемә мәңге тансык син. 
Ерак юлны, авыр сугышны Минем белән бергә үттең син, Суладым мин синең сулышны, Йөрәгемдә минем типтең син. Маяк булып юлда кабындың, Ярым итеп сине сагындым.

 
Мин булырга тиеш һәрвакыт Эшләреңә синең яраклы. Сине сөеп, сине яратып Ватанымны күңел яратты. Якын миңа кырың, тауташың, .Яшьлегемдәй якын, Наукатым. 
ПЕДЕР ХУЗАНГАИ (Чувашстан) 
ГОРКИДА 
Өзек 
...Ленин сөйгән аллеяга кердем. Чыршыларга куна' кар монда. Мин аларның сеңелләрен күрдем Мавзолей һәм Кремль янында. 
Гранитына охшап мавзолейның Ныгый Ватан, үсә көр сулап, һәр билгесен саклый безнең илнең Яшәү символлары—чыршылар. 
Тиңдәше юк җирдә минем илнең! Тынычлыкның — ул нык терәге, йөрәкләрдә безнең яши Ленин, Безнең белән — Ленин йөрәге. 
ЙОСЫФ ХАППАЛАЕВ (Дагстан) ★ КЕМ ЭШЛИ АЛЫР? — Кемнәр шундый пәрдә ясап кора алыр, Кояшны һәм җирне каплап тора алыр? — һичберкем дә! 
— Хакимлектә кемнәр үзен зурлый алыр, Хакыйкатен җирнең кемнәр урлый алыр? — һичберкем дә! 
— Уол-стрит атомнары өркетерме, Бомба белән янап безне куркытырмы? — һичбер чакта өркеталмас! 
— Туплансак без, җирдә хезмәт сөйгән кешеләр, Җиңелерме сугыш яклы кара көчләр? — Әйе, хәтта берсе калмас!  

 
КАРМЫС дослнов (Кара-1\алпак) ★ ТУГАН ТУФРАК 
Аму-Дарья буйларының жирен күптән Алтын дигән исем белән йөртә халык. Алтынмы ул, әллә алтын түгел микән — Белим дисәң, карыйк әйдә учка алып. 
Бер уч туфрак алдың менә, учта күпме Хәзинә бар — санау өчен айлар җитмәс. Бу кырларда байлык белми икие-чикне, Чәчәктәге тирә-юньгә күз сал, иптәш! 
Күр син әнә күз иңләмәс диңгез булып Киң җәелгән мамык кырын—ак алтынны. Күр син әнә алма пешеп, хөрмә тулып Торган чакта бакчадагы саф ялкынны. 
һәм күз сал син алтын бодай үскән төшкә, Тук башаклар йөге авыр — иелә сабак. Бу туфракка язын бөртек дөге төшсә, Көзләр сиңа меңләп бөртек бирә санап. 
Яшел ефәк эскәтере киң басуның Тукранбашның ал чәчәге белән чиккән, Хәтерләтеп язгы ярсу, зур ташуны Әнә киндер кыры шаулап күренә читтән... 
Шундый безнең туган туфрак. Муллыкны ул Шулай бирә — тик түгелсен тәнең тире. Безнең кебек эшлекле һәм булдыклы ул, Алтыннан да кыйммәт безнең колхоз җире. 
САРЫГ-ООЛ (Тува) 
КУНАКТА ...Кыргыз дуслар чакырдылар, Кунак булып килдем менә. Тау, дала һәм такыр юллар...— Исең китәр киңлегенә. 
Нурда — Тянь-шань итәкләре, Нурда—җитез Чу ярлары. Тагы да матур итәр әле Бәхет нуры бу якларны. 
Таудан тауга күчеп йөреп «Кыргыз» исемен алган кыргыз. Хәзер зур йортларга кереп Җыр тыңлыйбыз— яңа җыр без. 

 
Ала-тау башы ак карлы, Шаулап сулар агып төшә. Балкытып тирә.?якларны Тау буенда алма пешә. 
Җәйләүләргә тиз-тиз генә Атлап менгән баганалар Алтын тирәле көзгегә — Иссык-Күлгә караналар... 
Исәнме, кардәшләр җире, Сәламен ишет Туваның. Синең улларның һәрбере — Якын минем, туганым. 
ИВАН ЦХОВРЕБОВ (Осетия) 
КАЕН 
Төньякта мин сугыш юлын үтеп, Төньякта мин утка еш кердем... һәм шул якның истәлеге итеп Кавказымда каен үстердем. 
Карап үсте җылы кояшка ул, Куанычым булды һәр чакта. Ләкин тора авышып төньякка ул — Кремль нуры чөнки шул якта. 
СЕМЕН ДАНИЛОВ (Якутия) 
МИНЕМ РУС ТЕЛЕМ 
Туган телне сөям, һәм һич тә мин, һич тә аны сөеп туялмам. Бала чактан сөйлим якутча мин, Тугай телем минем — ул анам. 
Була, дуслар, ләкин шундый чак та: Шигырь язам, уттай яна күз, Чиксез бай һәм гүзәл тел дә хәтта Җиткерәлми кебек яңа сүз. 
Ә сүз кир^к—чөнки хисләр зурлар! Эзли торгач нишлим дисезме, Чиксез матур, чиксез якын булган Рус теленнән табам ул сүзне. Халыкларның тел һәм йөрәгенә Шулай керә өлкән дус сүзе, — 

 
Бөтенесен әйтеп бирә белә Дуслыгыбыз күрке — рус сүзе! 
Тәрҗемәсез аңлашһтла бар да: Ленинизм... Москва... һәм Цека... Бар да якын, бар да — халыкларга. Йөрәкләрне бар да җилкетә. 
Ачкычым бар фәнгә һәм белемгә, Җирдә беләм барлык илне мин, Сөйли алам чөнки рус телендә, — Якын иттем бөек телне мин. 
Хат язалам француз докерыиа, Сөйләшәләм негр белән мин, Канат табам һәрбер фикеремә — Чөнки русча сөйли беләм мин. Безнең тел ул хезмәт җырын җырлый, Нур балкыта тормыш күгендә, Бөтен дөнья дулкынланып тыңлый Сөйләшкәнне Ленин телендә. 3. Нури тәрҗемәләре