Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИКА 



Бу ни хикмәт, кайвакытта бәхет Әнкәй кебек сыйпый аркадан, Кайвакытта тормыш тырнаклары Бөтереп ала кинәт якадан. Кайвакытта күңел бакчасында Җәйге җылы рәхәт җил өрә, Кайвакытта буран күтәрелә, Бүре улый, давыл тилерә. Кайвакытта оста телең белән Меңнәр күңелен яулап аласың, Кайвакытта берәр юк кына кыз Алдында да телсез каласың. Кайвакытта текә кыялар да, Таулар, елгалар да өркетми, Кайвакытта гади бусаганы Атлап үтәргә дә көч җитми. 
Без утырткан бөдрә алмагачның Бал тама яфрагыннан. Әллә дулкынлану кичерәм, Әллә исерәм Нурлы карашларыңнан. Шат күзләрең зәңгәрлекне алган Гөлнең зәңгәрләреннән. Әллә дулкынлану кичерәм, Әллә исерәхМ Көлемсерәүләреңнән. Синең тавышың килә төсле, иркәм, Чишмә мөлдерәүләреннән Әллә дулкынлану кичерәм Әллә исерәм Матур сөйләүләреңнән.   • с- ә? .V, 9 49 

 
Әллә сине күрәм, әллә йолдыз Күз алдымда нурлана. Әллә дулкынлану кичерәм, Әллә исерәм Син булганга дөньяда. 
* * * Тиздән шомырт куаклары Ак челтәргә төренер инде. Күңелемнең якты кояшы Күренер инде^ күренер инде. Сагындырган, зарыктырган Бәхет кошым килер инде, йөрәгемдә җылы оя Үрер инде, үрер инде. 
Өметемне саклап яткан Салкын бозлар эрер инде. Мәхәббәтем җилкәннәрен Киерер иңде, киерер инде. 
Ерак станцада бер чибәр кыз Яныбызга кереп утырды; Купега ул яшьлек алып керде, Болын исе белән тутырды. 
һәммәбезгә җылы сүз тапты ул,. Елмаюлы караш ташлады; Әкәм-төкәм кебек барган вакыт, Җилдән шәбрәк уза башлады. 
Чаткы кебек, матур сүзләр коела.. Матур хисләр коела теленнән... Бәхет кыска... Төште вагоннан ул, Тик төшмәде йөрәк түреннән..