Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРШЕЛӘР 


Безнең йортта, янәшә ике квартирада, берсе түмгәк шикелле тәбәнәк, икенчесе борчак чүмәләсе шикелле зур гәүдәле ике әби тора. Берсе — картаеп килә торган кызы белән, икенчесе — яшьләй тол калган килене белән. Алар монда күптән түгел генә күчеп килделәр. Бу әбиләрнең берсенең кызы бик тискәре, икенчесенең килене үтә чая. Ә әбиләр үзләре «үрдәк биргәнгә каз кайтара» торганнар. Шуна күрә бу ике семьяда бер генә көн дә тыныч үтми: кыз анасына җикеренә, ана кызын әрли. Килен белән кайнана арасында тел белән әрләшү йодрык белән сугышуга барып җиткән вакытлар да була. Ә инде читтән берәр кеше семья тынычлыгын бозарга батырчылык итсә, шунда ук ана кызы белән, кайнана килене белән союз төзеп алалар. Үзара әрләшеп, чәкәләшеп ятканда да бер-беренә ярдәмгә киләләр, уртак «дошман»ның кирәген бирәләр. Әбиләрнең квартиралары (квартира дигәч тә, әллә ни зур түгел инде шунда) — берсе кызы белән, икенчесе килене белән — ике карчыкка ике бүлмә. Әллә очраклы рәвештә туры килгән, әллә остасы юри шулай эшләгән, бу ике бүлмәнең ишекләре әкәмәт итеп ясалган: берсе уңнан сулга таба, икенчесе сулдай уңга таба ачыла. Беренче әби ишекне зур итеп ачканда, икенче әбигә дә чыгарга туры килсә, бүлмә ишекләре берберенә «шап» итеп килеп бәреләләр. Моның өчен кызлы әби киленлесен, киленле әби кызлысын гаепли. Дөресен генә әйткәндә, яңа күчеп килгән әбиләр арасындагы беренче тавыш, янәшә күршеләр арасындагы беренче ызгыш менә шуннан башланып китә дә. Озак та үтми, бу ызгышка килен белән кыз да килеп кушыла. Беренче әбинең кызы икенче әбинең киленен вакытсыз тол калуда гаепли, икенче әбинең килене беренче әбинең кызын картайганчы кияүгә чыга алмау белән әрли. Болар бер-берсен күрә алмас хәлгә киләләр. Бер-ике көн күршеләр ырлы-мырлы йөриләр. Аннан берничә көн буена эндәшешмиләр. Бераздан яшенле яңгыр үтә, кояшны каплап торган куе болыт тарала. Алар бер-беренә кунакка керешә, хәзинәдә бары белән бер-берен сыйлаша башлыйлар. Беренче әби икенче әбигә ничек итеп өчпочмак пешерергә икәнен күрсәтә, икенче әбинең килене беренче әбинең кызын шәл бәйләргә өйрәтә башлый. Их, нинди күңелле булыр иде гомер буе шулай матур, тату яшәсәләр!.. Ләкин озакка бармый, бу дуслык тагын сүтелә, таркала, тагын алар- ның якты күген куе томан каплап ала, тагын этле-мәчеле тормыш башлана... 

 
 
Безнең йортта һич көтелмәгәндә барыбыз өчен дә шатлыклы бер вакыйга булды. Ә шул вакыйга әлеге күршеләр арасында тирән упкын китереп чыгаруга да сәбәп булды. Берәүләргә шатлык, икенчеләргә борчу тудырган нинди вакыйга ул дисезме? Үткән авыр сугыш вакытында безнең водопровод эшләми башлаган иде. Кайсыдыр бер «уңган» управдом барлык трубаларны куптарып алып бетергән. Сугыш беткәч тә байтак еллар суга күрше ишек алларына йөрергә туры килде безгә. Менә, бәхеткә каршы, бер әйбәт управдом бирделәр. Чын хуҗа кеше иде. Шуның тырышлыгы белән водопроводны яңадан торгыздылар. Квартира саен су керттеләр. Тик теге карчыкларга гына икесенә бер краннан су ала торган итеп эшләделәр. Кызлы әби үз бүлмәсеннән күршеләренә су бирергә риза булмаган, киленле әби дә моңа күнмәгән. Тотканнар да кранны ике ишек тә ачыла торган коридорга куярга карар биргәннәр. Анысы шулай булган. Ләкин килене белән торучы әбигә управдом куйган җиз кран ошамаган, безгә өченче каттагы квартиралардагы шикелле ак кран куегыз дип даулаган. Управдомда андый краннар булмаган. Карчык магазинга барган да үзе сатып алып кайтып куйдырган. Соңыннан кран хакының яртысын күршеләренә күтәртергә уйлаган. Тегеләр тешләре-тырнаклары белән каршы торганнар. — Безгә нинди кран булса да ярый, безнең акчабыз әтәч булып кычкырмый, — дигәннәр. Кран хуҗасы әби тоткан да суны бикләр өчен нык кына бик ясаткан. Тегеләр, лом белән каерып, аның биген ватканнар. Ике карчык бер-берсен чеметә-чеметә сугыша башлаганнар. Анасын яклап кызы, кайнамасын яклап килене кушылган. Тырнашып, канашып беткәннәр. Шау-шуга башка квартиралардагы кешеләр дә җыелган. Алар башта, кызык итеп, авызларын ерып карап торганнар. Аннары карчыкларны көчкә аерып алганнар. Озак та үтми, килене белән тора торган әби, слесарь яллап, кранны үз бүлмәсенә күчерә. Шулай итеп, кызы белән генә торучы әби сусыз кала. Бу — яңа талашларга, яңа төрткәләшләргә сәбәп була. Берсеннән берсе ачы, берсеннән-берсе тәмсез сүзләр ява. Кызлы әби киЛенле әбинең бүлмә ишеген тибеп вата, киленле әби төне буе кызлы әбинең стенасын йодрыгы белән төеп ята. Тегесе: — Җитәр инде сиңа, җәһәннәм карчыгы, кызым йоклый алмый! — дип коридорга чыгып кычкыра. Аңа каршы киленле әби, ишектән башын тыгып, яман сүзләр белән акыра. Ниһаять, бу талаш шулай чишелә: кызлы әби усаллыкны эченә жыеп йөри-йөри дә бик салкын бер кышкы төндә юри коридор ишеген ачык калдыра. Су трубалары шакырдап ката, аннан шартлап ярылалар. Шул көннән алып, бөтен йорт тагын суга күрше ишек алдына йөри Күршеләр арасында дуслык булмаса, башкалар моңа кызык итеп, [ыч кына карап торса, менә шулай була икән ул!..