Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ф. ӘСГАТЬ 


(Үлүенә 30 ел тулу уңае белән)
 Ерак авылдан, караңгы почмаклардан, киң кырлар, калын урманнар кичеп, күтәренке рух белән, сүнмәс дәрт белән, югары белемгә һәм иҗат эшенә ашкынып килүчеләр арасында яшь язучы Әсгать тә бар. — «Тәнемдә көч, күкрәгемдә иман, бөек әмәлләргә, ленинизм күпере аркылы коммунизмга атлыгу, тереклеккә һәм якты йолдызларга омтылу сизәм» — ди ул үзенең «Таш кала» исемле нәсерендә. Чыннан да бу яшь язучының —25 яшендә туберкулез авыруыннан үлеп киткән Ф. Әсгать /Әсгать Фәхретдинов) нең кайнар эзләре хәзер дә сүрелмәгән. Кыска гына гомердә язып калдырган хикәяләр, парчалар-нәсерләр безгә социалистик революциянең беренче ун елында яшәгән көрәшче — энтузиастны, яңа тормыш төзү өчен белемгә ашкынган һәм тормышның күп кырлы, катлаулы күренешләре . белән кызыксынган зирәк егетне күз алдына бастыралар. Ф. Әсгать күбесенчә беренче заттан, вакыйгаларга катнашучы авызыннан сөйли. Ул үзенең дулкынлануын тоя, ул ашкына — бәхеткә омтыла. Аның күз алдыннан чал тарих вакыйгалары уза, кешелек җәмгыяте тудырган бөек акыл ияләренең шәүләләре җанлана... Ул менә бүгенге бәхетнең зурлыгын, изгелеген шул гасырлар яктылыгында күреп горурлана: «Менә монда, җир өстенең зур бер бүлегендә, күп еллар буе сугышып, күп каннар, күп корбаннар бәрәба- ренә алынган ирекле халыкларның кызыл байраклары ялтырый... Бәни бәшәр шулардан гына тыныч тормыш, шулардан гына бәхет көтә»— дип яза ул 1923 елда. Яшь язучының күңелендә кайнаган тойгылары аның нәсерләре аша сурәтләнә. Мондый парчаларда ул хисләнә белә торган, яшь һәм дәртле лирик герой образын бирә. Алдагы тормышка ышаныч белән карый торган хыялга бай егет: «Әй, бәләкәй кош, нигә син болай моңлы сайрыйсың? — дип сорый. — Әллә син дә минем шикелле матур язны каршылыймсың. Аның күңелләргә рәхәт, җанга җылы бирә торган матурлыгын мактыймсың?» Бу лирик Герой табигать күренешләре белән сокланып кына калмый, ул һәрбер нәрсәнең мәгънәсен, философик көчен күрергә омтыла. «Ул моң авазлар миңа табигатьнең матурлыгын, тереклекнең тәмен, ирекнең бөеклеген сөйлиләр булыр». Моннан утыз ел элек, Әсгатьнең үлеме уңае белән язылган мәкаләсендә, Гадел Кутуй: «Тормышның йөрәк тибүен белергә тырышкан Әсгать...» дип яза. Чыннан да Ф. Әсгать әсәрләре үз чорының сулышын бирәләр, аның кан тибешен сиздерәләр. Менә аның лирик герое Украина далаларыннан — фронттан кайтып килә. Аның ничек сугышканлыгыи, нинди хисләр белән кайнап кайтуын без солдатның хәрәкәтләре аша
98 
 
 
беләбез. Шушы шәһәрдә Фәрит исемле кеше тора икән. Ул — солдатның балалык дусты. Сул кулын өздергән шушы солдатның Фәритне күрәсе килә. Ләкин аны дуслык тойгысы җитәкләп бармый, бөтенләй киресенчә, аны сыйнфый үч һәм нәфрәт тойгысы алга этәрә. Сугышның канлы трагедияләреннән читтә яшәүче Фәрит, хәзер семья тынычлыгында кәефсафа корып утыра, мәҗлесләрдә рәхәтләнә. «Менә кинәт минем башыма кан йөгерде, Фәритләр кулыннан үткән йөзләрчә, меңнәрчә иптәшләрнең канлы шинельләре мине чолгап алган шикелле булдылар...» һәм солдат сүзне наганына бирә. Язучы Фәритнең ничек үтерелү фактына әһәмият бирми, ак офицерны тәрәзә аша атып үтерүне ул мактамый да, хурламый да, бу — сугыш вакыты. Язучының игътибары икенче нәрсәгә — солдатның сыйнфый нәфрәтенә юнәлгән. Фәрит — солдатның балалык дусты, ә менә хәзер ил өчен, социаль азатлык өчен көрәш барганда — алар икесе ике лагерьда калганнар һәм аларның килешү юллары киселгән, элекке дуслык, шаярулар булуы мөмкин түгел. Алар арасында азатлык өчен корбан булган меңнәрнең шәүләләре тора. Сыйнфый үчнең җирлеге шунда. Язучы Кызыл Армия мәктәбе узган егетләргә аерым бер мәхәббәт саклый. Алар авылга яңа сулыш бирүче, савыктыргыч адым ясаучы, кулаккуштаннарны фаш итүче булып сурәтләнәләр. Менә аның «Председатель» исемле хикәясе. Ку- лак-куштаннар ярдәме белән авыл советы председателе булып алган Хәйрулла — үзен авылның патшасы дип хисаплый. Куштаннар белән генә эш итүче бу исерекбаш төннә белән кеше өенә басып кереп, самогон кайнатучыны корал белән куркытып, эчәргә керешә. Аны һәм аның белән бергә куштан Фәрдине әле генә Кызыл Армиядән кайткан Галәви фаш итә. «Әлегә кадәр эчтән тынып, боларга тешләрен кайрап килгән халык кинәт кабынып китте», Галәви исә халыкның сыйнфый үч һәм нәфрәтен тиешле юнәлешкә борып җибәрүче төсендә бирелә. Ф. Әсгать кабатланмый, һәрбер яңа парчасында ул яңа темага кагыла һәм яңа образга игътибар итә. Менә аның ачлык ел күренешләрен сурәтләгән «Мәрди» хикәясе. Дөрес, аның ахыры натуралистик тупаслыкны күрсәтү белән тәмамлана, 
шулай да 1921 нче елның авыр күренешләрен, трагик вакыйгаларын характерлы детальләр аша күз алдына бас тырып, авыл кулакларына нәфрәт хисе уята. Менә аның указын ташлаучы мулла образы. Автор үткен сатирик буяулар аша мулланың изгелектән бик ерак булган эчке сурәтен гәүдәләндерә, аның көлкегә генә яраклы кыланышларын күрсәтә. «Председатель» хикәясендә автор эчкече председатель образын бирү белән бергә авыл халкының политик аңы үсүен дә җанландыра. Нәкъ шуның кебек, «Указ» хикәясендә дә мулланың көлкегә генә яраклы кыланышлары крестьяннарның дин башлыгына булган яңа мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе итеп биреләләр. Язучы, шул рәвешчә, образларын халыкның тормышына, политик аңына тыгыз бәйле итеп күрсәтә. Болардан башка да Ф. Әсгатьнең сатирик образлары бар. Җәдит мәдрәсәсенең хәлфәсе, «Мөдир Булатов» образы шундыйлардан. Аларның берсендә, җәдитче хәлфә көлке астына алынса, икенчесендә, сыйнфый йөзен яшергән берәүнең мораль бозыклыгы, бюрократлыгы фаш ителә, нэп чорына хас булган күренешләр гәүдәләнә. Ф. Әсгатьнең каләменә җиңеллек, тапкырлык, үткенлек хас. Ул үзенең геройларының эчке сыйфатларына нык игътибар итә, психологик рәсемнәр ясый. Тышкы бизәкләр, плакатчылык, схематизмны, формализмны ул кире кага һәм үзе белән бергә әдәбиятка килгән талантлар арасында реалистик принципларны кайнар пафос белән яклаучыларның берсе була. 1923 елда университет каршындагы татар әдәбияты түгәрәгенең беренче җыелышын ачып җибәргәндә дә ул шул принципларын яклый.

 
 
«Батырлар» исемле кечкенә хикәясен алып карарга мөмкин. Бу — югары сәнгать әсәре, монда авторның тормышны, кешеләр психологиясендәге үзгәрешләрне күзәтә белүе дә, сюжет төзү осталыгы да, куе тасвир һәм халыкчан җанлы тел белән эш итә белүе дә ачык күренә. Шуның өстенә ул горур һәм тыйнак булган, авыл халкының көчен һәм гирәклеген, мәхәббәтен һәм байдарка юнәлгән эчке нәфрәтен үзендә ’туплаган Сәләй карт образын соклангыч итеп җанландыра. Менә күрше авылдан килгән кибетче Мостафа малае Җәлкәй батыр сабан туенда барлык көрәшчеләрне җиңеп чыга. Шул җөмләдән «кул көрәшенең генә түгел, сыйнфый көрәш, гражданнар сугышының да батыры, 1918—20 нче елларда күңелле булып, Кызыл гаскәр сафында, канлы фронтларда йөреп кайткан» Гайнетдинне дә ега. Өч буыннан килгән көрәшченең дә җиңелеп калуы халыкны аптырашта калдыра. Җәлкәйгә каршы чыгучы юк инде. Ләкин Сәләй карт улы ^Гайнетдиннең егылып калуын күтәрә эдмый; алтынчы ун белән бара торган бу карт, инде күп кенә еллардан бирле көрәшмәвенә карамастан, үзенең кемлегенә басым ясап, мәйданга чыга: —- Красноармеец Гайнетдиннең атасы, Шәхми картның улы — мин бар! Сәләй карт белән Җәлкәй батырның көрәшүен тасвир иткән юллар гаять оста һәм җанлы язылганнар. Карт җиңеп чыга: «Җәлкәй берникадәр вакыт сел- кенәлми ятты. Аны иптәшләре күтәреп алдылар. Карт көрәшче Сәләй үзенә китергән бер кочак сөлге, тастымал, яулык, эскәтерләрне дә алмады. Озак вакытлар 
гөрләп торган шашкын үкерүләргә, кычкыруларга да колак салмады. Үзенең авыр һәм басынкы адымнары белән Чирмешән елгасының текә яры буена салынган кечкенә өенә юнәлде». * * Ф. Әсгать 1901 елда, Татарстанның хәзерге Куйбышев районы, Алпар авылында туган. 1913 елдан Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган. Революциядән соң Чистан педтехникумында һәм авыл хуҗалыгы техникумында укый. 1921 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аның өч курсын тә- м а м л ы й, ко м сомол оешмалар ы н д а актив катнаша. 1925 елда каты авырый башлый һәм 1926 елның 25 сентябрендә — әле кечкенә генә бер җыентык чыгарган яшь язучы, комсомолец— дөньядан китә. Ул үлгәннән соң 1927 елда аның «Сүзләрдән чәчәкләр» исемле хикәя-нәсерләр җыентыгы басылып сыга. Хәзер бу вакыйгага да утыз еллап вакыт узган. Ул чактан бирле татар алфавиты ике тапкыр үзгәрде, ләкин Ф. Әсгатьнең сүзләрдән ясалган чәчәкләре бер як читтә кала бирделәр. Аны кабатлап басучы да, бастырырга омтылучы да күренмәде. Ләкин юкка. Ф. Әсгатьнең җыентыкларына да кермәгән аерым кулъязмалары төрле кешеләрдә тузанга күмелеп ята диләр. Бу игътибарсызлык, әдәби мираска ваемсызлыкка чик куярга кирәк. Ялкынлы дәрт белән яшәгән Ф. Әсгатьнең җыйнак хезмәтенә әдәбият шүрлегеннән урын бирелергә тиеш. Ул аңа хаклы! Ул безнең совет прозабызның үсеш тарихындагы ямле бер бизәге!