Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘГЪЗАМ КАМАЛ


 1943 елның салкын кышы. Җил карларны авылның озын урамнары буйлап бер урыннан икенче урынга ташый. Мал-туарларына азык бирергә дип ишек алдына чыккан, маңгаена тирән җыерчыклар сызыла башлаган кырык биш яшьләрендәге ана, капка келәсе күтәрелүне күреп, туктап калды. Капкадан хат ташучы килеп керде һәм калын сумкасыннан бер хат чыгарды. Конвертны әйләнде- реп-әйләндереп карады да: k — Улыңнан түгел, ахры...— дип, Данага бирде. Чыннан да, хат көтелгән кешедән түгел иде. Ананың йөрәге бер читеннән кителеп төшкәндәй булды. «Әллә югыйсам...» — дип хафаланып уйлап алды ул һәм, хат ташучы китү белән, салкын булуга карамастан, кулларына өрә-өрә, конвертны ачты. Конверт эченнән ' машинкада басылган кечкенә генә кәгазь килеп чыкты: «Сталинград өчен барган сугышларда сезнең улыгыз Әгъзам Камалов зур батырлыклар күрсәтте. Шундый батыр, кыю егет үстергән өчен сезгә зур рәхмәт белдёрәбез. Эшегездә зур уңышлар телибез. Чын күңелдән кулыгызны кысып, рота командиры»,— дип язылган иде анда. Ана, өйгә кергәч, куанычын кая j куярга белмичә, почмак яклардан ’Әйләнеп килде. Хатлар арасыннан актарып Әгъзамның фронттан җибәргән карточкасын тапты. Тагын бер мәртәбә шигырьләрен укыту өчен күршегә кереп китте. Әле алтынчы класста гына укый торган күрше кызы Рәмзия Әгъзамның фронттай язган шигырьләрен укый башлады. — И, бала, бала,— диде ана карчык, шигырьләр укылып беткәч.— Кем уйлаган сине командир булып чыгар дип. Ата-баба нәселенә тап төшермәгәч, бик зур сөенеч инде! Ул алъяпкычының чите белән күзләрен сөртеп алды да, күрше кызы Рәмзиягә 
карап: — Кечкенәдән үк тырыш иде бит, балакаем,— диде.— Төннәр буе әллә нәрсәләр яза торган иде. Укуда да йөзгә кызыллык китермәде. Тик менә сугышлар тизрәк бетеп, исән- сау гына кайтсын иде инде, балакаем. Алар бергәләп Әгъзамның фронттан җибәргән соңгы хатын эзләп таптылар. Хат ахырына язылган шигырьне ана күңелдән белә иде. Ул шуны тагын берничә- мәртәб' кабатлады: Җиңәрбез дошманны, сытарбыз, Кан өчен кан түләр фашистлар! Илебез чикләре нык булыр, Өрүдән туктарлар ач этләр. Бу Ватан сугышы алдыннан әдәбиятка килгән яшь шагыйрь Әгъзам Камал шигыре иде. 
Әгъзам Камалов 1918 елны Апае районы Үтәмеш авылында туа. Аның әтисе кечекечедән үк җир эшкәртү, урман кисү, такта яру кебек эшләр белән шөгыльләнә. Патша чиновникларының камчысын татыган, караңгы, авыр заманнарда зур семьяны алып бару өчен кая барып бәрелергә белмәгән бу кеше
86 
 
бары тик Октябрь революциясеннән соц гына иркен сулыш ала. Совет Армиясе Нарва һәм Псков тирәсендә зур сугышлар алып барган көннәрдә, аларныц семьясына зур шатлык килә. Семья өчен бетмәстөкәнмәс куаныч булып ир бала туа. Аңа, ир бала булса, дип электән үк хәзерләп куйган «Әгъзам» дигән исемне кушалар. 1926 елны Әгъзам үзләренең авылындагы мәктәпнең беренче классына укырга керә. Беренче класста укыган вакытта ук зирәклеге, тырышлыгы белән таныла. Шуның нәтиҗәсендә аны беренче классны бетерү белән үк өченче класска күчерәләр. Ә инде бишенче класста укыган вакытта шигырьләр яза башлый. Укытучыларның сөйләвенә караганда, аның беренче шигырь язуы болай була: 1933 елны мәктәптә шагыйрь Һади Такташның үлүенә ике ел тулуны искә алу кичәсе үткәрелә. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнәләр һәм сәхнәгә чыгып сөйләргә булалар. Менә шунда Әгъзам, оялып кына, укытучы апасына бер кәгазь суза: — Нигә миңа күрсәтәсең аны. акыллым? — ди укытучы. — Такташ абыеңның шигырьләрен тикшереп тору кирәк түгел бит. Бала кулындагы кәгазен бөтерә- бөтерә: — Мин... мин аны...— ди. Укытучы шундук эшне аңлап ала һәм кәгазьне тиз генә алып укый башлый. Әгъзамның аркасыннан сөя-сөя:— Үзең яздыңмы?— дип сорый. Бала кып-кызыл булып башын селкә. — Алай булгач, сәхнәдә үзең бик матур итеп сөйләрсең инде, ярыймы, акыллым,— дип, укытучы аңа елмаеп карый. Әгъзам, халык алдына чыгып. «Такташка» дигән әнә шул беренче шигырен сөйли. Шул көннән башлап бербер артлы аның шигырьләре мәктәп стена газетасында басылып киләләр. Иптәшләре, сабакташлары аны: «Үзенең шигырьләрен оратор кебек итеп, көчле интонация белән сөйли иде» дип, сагынып искә алалар. 1934 елны «Яшь Ленинчы» газетасында аның «Җырчы кыз» дигән шигыре басылып чыга. Бу шигырь совет мәктәбендә тырышып белем алучы, бик матур итеп җырлый бе* лүче пионерка кыз турында була. 1931—34 елларны Әгъзам җидееллык мәктәптә укый. Мәктәп янындагы әдәбият түгәрәгенең актив члены булып тора. Шулай ук аны «Яшь каләмнәр» дигән 
кулъязма журналның редакторы итеп сайлыйлар. Аның бу журналда дистәләгән шигырьләре, җырлары урнаштырыла. Әгъзам шулай ук хикәяләр дә язгалый. Ләкин хикәяләре шигырьләренә караганда көчсезрәк булалар, шуңа күрә ул аларны беркайда да бастырмый. 1934 елның җәендә яшь шагыйрь Казанга килә. Бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин укыган университетлы Казан, М. Горький, Тукай һәм Такташлар йөргән Казан урамнары аны үзенә тарталар. Ул, Казанга килгәч, зур рухлану белән әнә шулар турында матур шигырьләр яза. Шул ук елны имтихан биреп финанс-эко- помика техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында без инде яшь шагыйрьнең тавышы көчлерәк яңгыравын ишетәбез, каләменең дә чарлана баруын күрәбез. Ул бу елларда язучылар союзы янындагы шагыйрьләр секциясенә актив йөри, өлкән шагыйрьләрдән һәм язучылардан киңәшләр ала. Аның бу елларда язган шигырьләреннән «Бәхетле илдә», «Яшәү күңелле бездә», «Яшь диңгезче», «Чиктә» дип аталганнары әдәби эшләнешләре ягыннан аерылып торалар. Менә төньяк котыпны буйсындыручы папанинчылар турында язылган «Җилфердә, байрак» шигыре. Яшь шагыйрь совет батырларының бернинди тоткарлыклар алдында да каушап калмавын матур һәм ышандырырлык итеп сурәтли. Салкын, кырыс табигатьле Котыпның да совет кешеләренә буйсынуы турында болай ди: — Җилфердә байрак, җилфердә, Зур җир шарын балкытып. Буйсына безгә табигать, Буйсына безгә Котып! Аның шигырьләре альманахларда, «Яшь Сталинчы», «Уку ударнигы». 
87 
 
«Яшь Ленинчы», «Кызыл Татарстан» газеталарында, «Азат хатын», «Пионер каләме», «Совет әдәбияты» журналларында да басылалар. Аның бу вакытта язган шигырьләре илебездәге алдынгы кешеләргә, стахановчыларга, Котып аркылы очып узган очучыларга багышланган. Шагыйрьнең тормышында шатлыклы көннәрнең берсе — аның җыентыгы басылып чыгу була. Озак һәм түземлелек белән төннәр буе авыр иҗат газабы аша тудырылган шигырьләрнең беренче бәйләме— «Җилфердә, байрак» дөньяга чыга. Бу китапның чыгуы турында үзенең г көндәлегенә ул болай дип яза: I «1938 ел. Бүген минем бетмәс-тө- 1 кәнмәс шатлыклы көнем. Бүген мин «Җилфердә, байрак» дигән иң беренче китабымны кулыма алу бәхетенә ирештем». Яшь шагыйрь техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң Казандагы Матбугат йортында, газета редакцияләрендә эшли һәм иҗатын дәвам иттерә. 1939 елны Әгъзам Камалның икенче җыентыгы — «һәйкәл янында җыр» дигән китабы ‘ басылып чыга. Аның бу җыентыгына 14 шигырь, бер поэма һәм бер әкият тупланган. «Чәчәк сатучы кыз» поэмасы сәнгатьчә эшләнеше ягыннан булсын, композицион төзеклеге ягыннан булсын, яшь шагыйрьнең күзгә күренеп үсүен әйтеп тора. Халык җырлары стилендә язылган бу поэма шактый зур вакыйгаларны эченә ала. Менә шәһәр урамында көн буе чәчәк сатып торучы, ачлыктан интеккән яшь кыз Зөһрә. Ул урамнан узучы юан корсаклы түрәләргә җырлый-җырлый чәчәкләр тәкъдим итә. Тик түрәләр, үтез муены кебек калын муеннарын борырга да иренеп, аның яныннан эре генә узып китәләр. Чәчәкләр сатылмагач, Зөһрә, күз яшьләрен агызып, өйләренә, үлем түшәгендә ятучы әнисе янына кайта. Ләкин Зөһрә ялгыз түгел. Аның батыр йөрәкле сөйгән егете бар. Ул ап-ак күбекләр чәчеп, ташлар арасыннан ыргылып агучы елга янына килеп сөйгән егетен көтә. Коңгырт күзле, кара бөдрә чәчле Самат аны иркәли һәм вакытлыча булган авырлыкларга түзәргә куша. «Сабын заводы эшчеләре бүген таң белән кискен көрәшкә күтәрелә, без икебез дә менә шулар белән бергә кызыл байрак күтәреп иң алгы сафта барырбыз һәм юан корсаклы хуҗалардан үчебезне алырбыз»,— ди егет. Әйе, иртәгесен урамнар баррикадалар белән тула. Залим 
патшага каршы халык ташкыны күтәрелә. Әнә иң алгы сафта чәчәк сатучы Зөһрә һәм аның егете Самат. Алар кул л ары и а м ыл ты к л а р ы н кысы п тотканнар, иңнәрендә — патрон тасмалары. Озак еллар көткән ирек, бәхет таңы балкый. Элек каранды, юеш подвалда ачлы-туклы торган Зөһрә югары уку йортына керә. Ә Самат туган илен дошманнардан саклау өчен чиктә сакта тора. Алар- ның инде Луиза исемле кызлары бар. Зөһрә шул кызын җырлый- җырлый тирбәтә: — йокла, Луиза, Сөекле кызым, Инде төн уза, Йокла йолдызым. Синец яшьлегең Көн кебек якты, Күтәрелерсең йолдызга чаклы. Менә алар бәхетле таңнарның берсендә очрашалар. Зөһрә хәзер капитан булган, ә ире Самат та тормыштан артта калмаган, очучылар мәктәбен тәмамлаган һәм ул куаныч белән Зөһрәгә болай ди: — Без кем идек, хәзер кемнәр булдык: Син капитан, ә мин очучы, Бир кулыңны, Ватан хөрмәтенә, Нәфис кулларыңны кысыймчы! ӘгъзахМ Камалның шигырьләре җиңел укылалар. Ул материалны әллә каян алмады, тормышның эчендә үзе кайнаган, үзе белгән, үзе якын торган темаларга күбрәк язды. Үтә кызыл сүзләрдән торган, көчә- неп-көчәнеп укып та күңелдә берни калдырмый торган, фальш яңгыраган шигырьләр дә булды безнең әдәбиятта. Ә менә Әгъзам Камалда без моның киресен күрәбез. Дөрес, вакыт-вакыт аның үз-үзен кабатлаган чаклары да булгалады. Әмма шагыйрь моны бик тиз аңлап алып, иҗатында борылыш ясый белде. Ул 

 
табигать күренешләрен аеруча оста тасвирлады. Син дә тор инде, кадерлем, һәм тәрәзәдән кара, Өй артындагы шомырттан Ап-ак чәчәкләр ява. («Таң атканда») Шаулыгыз сез усак яфраклары, Шаулагыз сез бөдрә каеннар, Сезнец кебек мин дә бәхетлеме»... («Июль кичендә») Яз ташкыны кебек күтәрелеп, Киләчәккә үтә безнец саф. Канат кагып безгә җырлар өчен Лирикасы белән килә яз. («гЛ 1 аяковский истәлегенә») Шагыйрь халык җырларын, бәетләрен җыя. Тукай әйткәнчә, «бу җәүһәрләрдән» үзенә кирәкле азык ала, алардан өйрәнә. Шуның өчен Әгъзам Камалның шигырьләре халык җырына бик якын торалар. Фиалкалар, фиалкалар, Аларны мин китердем. Д\ин аларны шиңдермәдем, Яшьлек кебек үз күрдем. («Чәчәк сатучы кыз») Әгъзам Камал шигырьнең тигез агылышын булдыру, аһәңле, күңелгә ятышлы итү өчен күп көч куйды. Рифмалар эзләүдә дә тырышлык күрсәтте. Күп мәртәбәләр әйтелгән, әзер сүзләрне кулланудан ул нык саклана, «һәйкәл янында җыр» шигыреннән бер өзек алыйк: Өмет белән текәп күзләреңне Киләчәкнең алсу таңына... Менә бу юллардан соң шагыйрь уйлана башлый. Ахырын ничек дип куярга? Нинди канатлы сүз табарга? «Танына» рифмасы үзеннән-үзе «аңына», «данына», «янына» дигән сүзләрне сорап тора. Юк, Әгъзам алай эшләми. Ул бик гади итеп: Син торасың, ә мин сиңа карап Җырчы Тукаемны сагынам,— ди. 1939 елның көзендә Әгъзам Совет, Армиясе сафына алына. Анда ул хәрби курслар узганнан соң кече командир исеме ала. Шушы елларда совет сугышчылары турында поэма яза башлый. Бөек Ватан сугышы башланып китү нәтиҗәсендә, поэма төгәлләнми кала. Салкын окопларда, землянкаларда яткан чакта да ул шигырь язудан туктамый. Фронт газеталарына, Татарстан язучылары союзына һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә ялкынлы шигырьләрен җибәреп тора. Немец-фашистларга каршы барган каты сугышларның берсендә яраланып ул госпитальгә керә. Яшь шагыйрьнең җырлар 
сөюче йөрәге вакытлыча немецфашистлары табаны астында ыңгырашучы халкыбыз өчен сыкрый. Ул ярасының төзәлеп бетүен дә көтми, яңадан фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле аңа фронтка—ут сызыгына барырга туры килми. Аны Саратов шәһәрендәге хәрби училищега җибәрәләр. Анда укып офицер дәрәҗәсе алганнан соң, Әгъзам Камал яңадан үзенең частена — Сталинград фронтына җибәрелә. Ләкин яшь шагыйрь үзенең көчле тавыш белән башлаган җырын дәвам итә алмады. Мәрхәмәтсез үлем аны безнең арабыздан тартып алды. Ул 1943 елның 16 мартында фашистларга каршы көчле атака вакытында туган җирен кочкан хәлдә күзен йомды. Пуля аның йөрәген тишеп үткән иде. Аз гына көлемсерәгән кебек яткан бу сугышчыны иптәшләре хөрмәтләп күмәләр һәм кабере алдында баш киемнәрен салып озак итеп хушлашалар. Әгъзам Камал 1938 елда ук «Сакта» дигән шигырендә туган илебезнең бәйсезлеген, тыныч тормышын саклау совет халкының изге бурычы икәнен әйткән иде. Совет солдаты булып ил чигендә сакта тору белән ул бик урынлы горурланды. Горурланып сакта торам мин, Мылтыгымны тотып кулыма. Кремльнең рубин йолдызлары Яктылыгын сибә юлыма. Ә мин беләм чикнең артында Котырына юха еланнар. Еланнарны чиктән уздырмаска Ватаныма биргән антым бар. Аның өчен минем яшьлегем, Аның өчен минем бар көчем. Соңгы тамчы каным тамганда да. Көрәшермен Ватаным өчен! Әйе, яшь шагыйрь, куркусыз батыр сугышчы «соңгы тамчы каны тамганда да» Ватаны өчен көрәшеп һәлак булды.