Логотип Казан Утлары
Роман

СЕЗНЕҢЧӘ НИЧЕК?

 — Нинди яңалыгың бар тагы? — диде Сәгыйть. Нәсим, урыныннан кузгалмыйча гына, тәрәзә төбенә үрелеп, аннан Сәгыйтькә «Комсомольская правда»ның бер номерын алып бирде. Өченче биттәге бер кыска гына мәкаләгә төртеп күрсәтте дә: — Укы! — диде. Сәгыйтьнең йөзендә кинәт куаныч һәм шул ук вакытта кызыксыну билгесе күренде. Ул, үз күзенә үзе ышанмыйча, мәкаләне ике-өч кат укып чыкты. Көтелмәгән бу шатлыктан аның йөрәге кисәк кенә туктап калган шикелле булды. Мәкаләдә Идалар районы турында, җәйге каникулга кайткан студентларның агитбригада оештырулары, урак вакытында авылларда концертлар куеп йөрүләре турында язылган иде! Мәкалә бик кыска булганга, анда беркемнең дә исем-фамилиясе телгә алынмаган иде. Ләкин Сәгыйть Идаиың да шул ук агитбригадада булуына һич тә шикләнмәде. Менә кайда икән ул, менә нишләп йөри икән ул!.. Аларның районы, студентлар агитбригадасы — ул да булмагач анда, кем булсын!.. Ул аның белән очрашкан кебек булды, аның белән сөйләшкән кебек булды. Шатлыгыннан хәзер бөтен кеше алдына чыгып — белсә дә, белмәсә дә, — дөнья җимертеп биергә, әллә нәрсәләр эшләп ташларга әзер иде. — Син... син... каян белдең аны? — диде ул, сизелер-сизелмәс кенә кызарынып. Аңа, Нәсим Ида турында да, Иданың һаман аңа хат язмавы һәм үзенең гел аның хакында гына уйлавы турында да — барысын да беләдер шикелле тоелды. Ләкин ул үзенең ялган куркаклыгын, оялчанлыгын шундук җиңде; аның күңелен үзенең шундый кызы булган өчен һәм бу турыда инде авылдашларының да белеп алуы өчен горурлану тойгысы биләп алды. Аның хәзер Ида турында һәркемгә кычкырып сөйлисе килде. — Ни... нәрсәсен беләсең инде аның?—диде Нәсим. — Укып чыктыңмы соң? — Ә?!.. Белмисең, алайса? — Әллә тагы... Укыдыңмы соң? Мин әйтәм, әллә без дә шулар кебек итәбезме, дим... Студентлар безнең авылда да җитәрлек, син хәзер доклад сөйли беләсең... Ни... кирәк икән, үзебезнең яшьләрне дә алырбыз... — Доклад? — диде Сәгыйть, Нәсимнең сүзен бөтенләй аңламаган
                     II Ахыры. Башы 1, 2, 4, 5 саннарда 
38 
 
 
кебек.— Доклад сөйләргәме? Була ул! Сөйлибез! Әзерлибез! Оештырабыз. Ул хәзер теләсә нәрсәгә риза була ала иде, теләсә кем белән килешә ала, теләсә кемнең сүзен тыңлый ала иде. — Мин кирәкле кешеләргә әйттем, — диде Нәсим, — Соңыннан монда бер ярты сәгатькә калып сөйләшик әле. Ни... китмә инде син... Ишек төбенә якын гына куелган бер скамьяда, кызлар арасында Зәйтүнә утыра иде. Ул инде баядан бирле үзе иптәшләре белән сөйләшкән була, ә үзе һаман, ачыктан-ачык сиздереп, күршесе студент ягына караштырып ала иде. Сәгыйть тә аны күреп алды. Кызлар янына килде дә барысы белән дә кычкырып исәнләште. Зәйтүнә шундук күзен түбән иде. Сәгыйть, кыю гына кыланып, кызлар уртасына утырды. Аның кем белән булса да сөйләшәсе, эчендәге шундый күп, шундый зур шатлыгын кемгә булса да түгәсе килә иде. Зәйтүнәнең кара, матур күз керфекләре сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп куйды. Аның болан да кара-кучкыл бите, көне буе кояшта йөргәнгә, тагын да ныграк янып шоколад төсенә кергән, тагын да ныграк нәфисләнгән, чистарган иде, һәм Сәгыйтькә аның яшь йөзеннән, гәүдәсенә бик килешеп торган- ак, чиста күлмәгеннән, ачык түгәрәк муеныннан көндезге кояш ялкыны бәреп тора, яңа арыш исе, камыл исе килә шикелле тоелды. — Кая медалең?—диде ул, күршесенең түшенә карап. Зәйтүнәнең унынчы классны бик әйбәт бетерүен һәм көмеш медаль алуга кандидат булуын ул күптән белә иде. Унынчы класс укучылары имтиханнарын тапшырып бетергәнче үк, имтиханнарның тулы нәтиҗәсе билгеле булганчы ук инде авыл халкы Зәйтүнә турында шаулаша башлаган иде. Зәйтүнә аның күз карашыннан тагын да ныграк уңайсызлангандай булды, шулай да башын югары күтәрде дә, көлеп: — Миңа дигән медаль эшләнмәгән әле, — диде. — Нәрсә, әллә бирмәделәр? Бирми генә карасыннар, үземә генә әйт... — Аттестаты килде, медале генә юк... — Ә! Алай дисәң генә! Котны алдың, күрше, бөтен авылга бердәнбер кеше бит син безнең. Юк, чынлап. Авылда гына түгел, бөтен районда... Ну, котлыйм алайса, көмеш медаль кавалеры! — Ләкин кинәт тукталып калды да, үз сүзенең дөреслегенә үзе үк шикләнгән шикелле, әйтеп куйды: — Кавалеры? Кызлар кавалер буламыни? ә? Күрше, кавалер буламыни? Кит аннан, минем күрше нишләп кавалер булсын! Алайса: көмеш медаль барышнясы — котлыйм сезне!.. Зәйтүнә, ак, тигез тешләрен күрсәтеп, шундый эчкерсез, шундый чын көлү белән көлеп җибәрде, һәм көлгән чакта аның сизелер-сизелмәс кенә булып кулбашлары селкенде, ак якалары тирбәлеп куйды. — Нишләп мин барышня булыйм! — Нигә, ярамыймыни? Ну, алайса — көмеш медаль туташы! Ярыймы? — Уф, үләм!.. Әллә нинди барышнялар, туташлар... — Ах, сезгә туташ та ошамый?! Юк, туташ та түгел, барышня да түгел, алайса — көмеш медальле Зәйтүнә! Әллә монысы да ярамый? Сәгыйть үзенең ни сәбәптән куана башлаганын да онытты. Кызлар янында аңа бик күңелле иде. Яшьләр таралыша башладылар. Нәсим калырга кушкан кешеләр өстәл тирәсенә җыелдылар. Сүзнең нәрсә турында барасын һәркем алдан белә иде, шулай да Нәсим, учына йөткерә-йөткерә, үзенең тәкъдимен тагын бер кат сөйләп
39 
 
 
чыкты. Аңа беркем дә каршы килмәде, киресенчә, аның тәкъдимен бик хуплап, бик яратып каршы алдылар. Монда барлыгы биш студент бар иде. Шуларның икесе мех техникумы студентлары, ә Сәгыйтьтән кала икесе — педагогия һәм технология институтларыннан иде. Билгеле, Чокыр-баш студентлары алар гына түгел иде, авылда алардан башка тагын бүтән вузларда, бүтән техникумнарда укучылар да җитәрлек иде. Ләкин болары — студентларның да җырларга, биергә иң һәвәсләре һәм шуның өстенә — шушы ук клубның элекке активистлары иде. Алар кайчан, ничек әзерләнү, нинди номерлар әзерләү турында бик җанланып сөйләштеләр, киңәштеләр. Ләкин биш кешедән генә тулы бер бригада оештырып булмаячак иде. Шуңа күрә авыл яшьләреннән тагын өч кешене өстәделәр. Аларның берсе — Зәйтүнә, ә калган икесе колхоз яшьләре иде. Җитәкче ролен Нәсим үз өстенә алды. Сәгыйтькә берәр темага лекция әзерләргә куштылар. Концертны кайда кую мәсьәләсендә әз генә сүз булып алды. Кайберәүләр әйтте, хәзер колхозда кызу эш вакыты, чит авылларга чыгып йөреп булмас, үзебездә генә бер-ике концерт куярбыз да, шуның белән җитеп торыр, диделәр. Ләкин Нәсимнең ничек тә бүтән авылларга да чыгасы килде. «Студентлар агитбригадасы — исеме ни тора! — диде ул һәм оялчан гына өстәп куйды. — Мин дә бит студент буласы кеше». Иң соңыннан шуңа килештеләр: башта үзебездә генә куярбыз, мөмкин булса, көндез кырга, колхозчылар янына да барырбыз, диделәр, әгәр инде концерт уңышлы чыга икән, ул чакта инде җитәкчеләрдән рөхсәт сорап, күршеләргә дә барып кайтырга булыр, диделәр. Сәгыйть бәхәскә бик үк катнашмады, аның өчен хәзер бөтен нәрсә хәл кылынган иде, бер генә нәрсәне дә1 тикшереп, төпченеп торасы юк иде. Ул Ида турында уйлады. Ул аның сәхнәгә чыгып җырлавын я биюен күз алдына китерергә тырышты. Ләкин биегәндә ул Чокыр-баш авыл кызларының берсе булып, ә җырлаганда Зәйтүнә булып күренде, чөнки аның беркайчан да Иданың җырлаганын да, биегәнен’дә (танцыдан башка) күргәне юк иде. Ул аның тавышын ишеткәндәй булды, ләкин бу тавыш аның тавышына охшамаган ниндидер чит тавыш, икенче тавыш иде, Шуннан соң аның күз алдыннан экранда бер-бер артлы алмашынып торган кадрлар кебек булып, Кабан күлендә көймәдә йөрү күренешләре, аның ак эшләпәсе, Идел өстендәге ямьсез соргылт болытлар узды. Кинәт ул, кемдер арттан килеп куркыткан кебек, дерт итеп китте. Аның күңеленә бер коточкыч уй килде. Ул Иданың ни өчен бернинди җавап бирмәвенең серенә төшенгәндәй булды.' Студентлар агитбригадасы, димәк, анда егетләр, дә бар дигән сүз! Әйе, шулай... Ул анда үзләренең берәр авылдашы белән, берәр «артист» студент белән мавыга, шуның белән күңел ача! Алар бергәләп концерт куеп йөриләр, алар икәүләшеп бииләр, берсе гашыйк егет, икенчесе гашыйк кыз булып, сәхнәдә бер-берсен үбешәләр! Бер-берсен кочаклыйлар! Әһә, менә ни өчен язмый ул! Менә ни өчен аның вакыты юк!.. Сәгыйть катты да калды. Бу инде элекке вакытлардагы кебек билгесез, газаплы шикләнүләр дә, вак-төяк икеләнүләр дә түгел иде, бу инде — аның өчен хәзер исбат ителгән, ачыкланган хакыйкать, бернинди шик, бернинди икеләнү катышмаган хакыйкать иде. Мондый ачыш алдында ул сукыраеп, ‘миңгерәүләнеп калгандай булды. Аның хәзер үк чыгып китәсе килде, хәзер үк аның янына барасы, йөгереп, очып барасы килде, ул ниндидер «артист» белән биегән чакта, алар бер-берсен үпкән чакта аны үз куллары белән буып ташлыйсы килде. Аның бөтен дөньяның астын-өскә әйләндерәсе, тау-ташлар җимерәсе., бөтен кешене, бөтен авыл-шәһәрләрне кырып, сыпырып ташлыйсы килде. Аның мон- 
•10 
 
 
пый хыянәте белән дөньяда бер генә нәрсә дә тиңләшә алмый кебек иде. Аның тыны кысылды — ул болай да яртылаш ачык изүен бөтенләй ычкындырып җибәрде. 
 _  ...Алайса, иртәгә беребез дә соцга калмый җыелабыз, — диде Нәсим,' сөйләшү-киңәшүне беткәнгә санап. — Ә мин сиңа, Сәгыйть, дак- лат өчен тема әзерләрмен... Бәлки үзең дә табарсың... Ни телисең... Булды алайса? Сәгыйть аны аңламады. Ул, бүтәннәр кузгала башлагач, .башын түбән иеп, кешеләр артыннан ишеккә юнәлде. Баскыч төбендә, караңгыда, үл үзе янында гына: — Сәгыйть абый... — дигән кыюсыз тавыш ишетеп, туктап калды. — Ә?.. Зәйтүнә... — Үзегез... күрше дә күрше дигән буласыз... үзегез көтми дә кайтып барасыз... Сәгыйть кинәт ниндидер куркыныч нәрсәдән айный башлаган кебек булды һәм, үзенең нишләгәнен үзе дә сизмәстән, ипләп кенә кызны култыклап алды. — Җитәкләмәгез, '.мин сукыр түгел, Сәгыйть абый,—диде Зәйтүнә, көлеп, ләкин үзе һич тә беләген ычкындырырга ашыкмады. — Кара... Әле генә Сәгыйть абыйсыннан башка кайталмыйдырые... Нинди батырайган...—диде Сәгыйть көчәнеп кенә, шаяртмакчы булып. — Сезнең белән кайткач... батыраймыйни! Алар урамга чыктылар. Сәгыйть, үз янында хатын-кыз барлыгын, үзенең шундый әйбәт, шундый яшь, сылу күршесе барлыгын тоеп, әк- ренләп-әкренләп тынычлана барды. Аңа аек фикер йөртә алу сәләте кайтты. Бәлки алай да түгелдер әле, бәлки, бу да — көнләшү, сагыш нәтиҗәсендә туган гадәттәге ялган шикләнү генәдер. Аһ, шулай гына бул- сачы! Әйе, аның уйлаганы дөрес булмаса, ул нинди бәхетле булачак!.. Ул үз-үзен шуңа ышандырырга тырыша башлады. Ул үзе уйлап тапкан шикләнүне шулай ук үзе уйлап тапкан икенче шикләнү белән, беренчесенә капма-каршы булган шикләнү белән юкка чыгарырга тырышты. Ул инде аны хыянәте өчен кичерергә дә, теләсә нәрсә уйлаганы өчен үзен тиргәргә дә әзер иде, әмма аның күз алдына шундук бүген укыган мәкалә килеп басты, баштагы «исбатланган хакыйкать» — шикләнү шундый аермачык булып, шундый аяусыз булып яңадан күңелен телгәләргә кереште. Аның хәзер Идага нинди дә булса начарлык эшлисе, аннан коточкыч үч аласы килде. «Бик әйбәт! Шулай кирәк сиңа!» — диде ул күңеленнән, Идага эндәшкән кебек һәм Зәйтүнәнең беләген үзенә якынрак кысты, әйтерсең, аның шулай икенче кыз белән култыклашып кайтып баруын Ида караңгылык аша күреп тора иде һәм алар- ны шулай күрү аңа бик авыр, ифрат та авыр иде. Сәгыйть тантана итте: «Бик шәп! Бик шәп!» Төн бик караңгы иде. Яңгыр яумаган иде. Ләкин һавада һаман яңгыр исе килде, тупылларның эре яфракларын шаулатып, басу ягыннан дымсу, җылымса җил исте. Ерактагы болыт читләрен елтыр-кызгылт ялкын белән көйдереп, яшен уты ялтырап китте. Кайдадыр күк читендә, күңелгә шомлы сер салып күк күкрәде. Күкрәү тавышы, гөрелдәп тәгә- ри-тәгәри, бераздан караңгы бушлыкка кереп югалды. Аннан соң бөтенләй икенче якта тагын яктырыпяктырып алды. Тирә-якның шулай тавыш-тынсыз ялт-йолт килүендә, бөтен күкнең шулай әледән-әле гөрселдәп торуында ниндидер яшерен мәгънә бар иде, һәм җир өстендәгеләргә \л нәрсә турындадыр хәбәр итә иде, тик әлегә аның нәрсә турында сөйләгәнен генә белеп булмый кебек иде. Алар, күк күкрәвенә колак салып, һәрберсе үз уена бирелгән хәлдә, бераз җир сүзсез генә атладылар. Беренче булып Сәгыйть башлады. Уракка йөрисеңме, күрше?—диде ул, тыныч булырга тырышып. 
-11 
 
 
— Эйе... — Зәйтүнә тамагын кырып куйды. — Уракта... әнкәй белән... Сез дә бит бүтән җыллариы урак урадырыегыз кайткач... — Быел да урам мин,—диде Сәгыйть, юри мактанган төсле итеп.— Түлке комбайн белән! — Тәгъзимә әйткәнне шул — камбаеига авыр итеп Сәгыйть абый да утырып җөри дип! — Зәйтүнә яңадан күңеллеләнеп китте. — Алай .гайбәт сатып йөрсә, барсын әле, колагын борырмын әле мин аның! — Мин әйтте дип кенә әйтмәгез... Бераз тын гына бардылар. Сәгыйть җитди тонда сорап куйды: — Мин бит инде синең белән күптән сөйләшергә дип йөрим. Мәктәпне бетердең бетерүен, медаль дә булды — ә укырга кая китәргә уйлыйсың соң сии? — Ныклап уйлаган җук әле, — диде Зәйтүнә, бераз көттереп. — Ничек инде — ныклап уйлаган юк! Дакум^нтларың әзерме соң? — Әзер... Барысы да әзер. — Сорап торам тагын: кая китәсең! Консерваториягәдер инде, артист булыргадыр. Шулаймы? — Артист? — диде Зәйтүнә, бу сүзне беренче мәртәбә ишеткән кебек, гаҗәпләнеп. — Безнең Фәүзи генә ул артист булам, ди. Казанга кайчан китәсең дә, кайчан китәсең, ди, теңкәгә тиеп бетте. Үзең белән мине дә алып барырсың, ди, түлке әткәйләргә әйтмә, ди, көләм, ярар, әйтмәм, мин әйтәм. Мич артында чикерткә сайрарга тотынды исә, бармагын авызына каба да тыңларга тотына. Мин Казаннан гармун уйнармын, әнкәйләр монда тыңлар, ди. Түлке бик җылак—алып бармыйм, дидең исә, хәзер балавыз сыгарга керешә... Әледән-әле күк күкрәде, әле бер якта, әле икенче якта алмаш-тилмәш яшен яшьнәде, һәм куе караңгылыкны урталай ярып төшкән зәңгәрсу яктылык эчендә берничә секундка кап-кара биек агачлар, йорт кыеклары, морҗалар, җир өсте, бакча киртәләре күренеп-күренеп калды. Гөрселдәү тавышы һаман көчлерәк, һаман ешрак ишетелә башлады. Еракта — хәзер бигрәк тә ерак булып тоелган горизонт читендә, төн карасы белән дәһшәтле кызгылт-сары яктылык көрәште. Анда нәрсәләрдер кыймылдашты, нәрсәләрдер бер-берсенә бәрелештеләр, очкыннар чәчрәтеп, төтен ургытып шартлап җимерелделәр, биек кыялардан аска убылып, ишелеп төштеләр. Тын алуы һаман авырлашты, һаман көчле җил исте, бикләнми калган капкалар, морҗа калайлары шакылдады, киртә агачындагы яртылаш куптарылгаи берәр коры кабык очы җилгә сызгырып утырды. Сәгыйть Зәйтүнәне үзенә табарак елыштырды. — Курыкмыйсыңмы? — диде ул, аның хәленә керергә теләгән шикелле. — Нәрсәдән куркырга?.. Икәү булгач... Мондый төндә генә куркып торалармыни? — Безнең университетка дисең, алайса? Химфакка? Бик әйбәт булачак, — диде Сәгыйть, яңадан баягы темага кире кайтып. Шул вакыт ул Иданың да беренче курста башта химфакта укуын, ә бер айдан соң, өстәмә фәннәрдән имтихан биреп, үзләренең факультетына күчүен исенә төшерде. Нигә күчтем, дигән иде соң әле ул хим- фактан? Ә-ә, укуы авыр, формула да формула, дигән иде бугай. Әгәр Зәйтүнә дә шулай укуы авыр, дип ташлап чыкса? — Ә нигә — химфакка?—диде ул сакланып кына. — Нигә дип... Химияне яратам мин. Мәктәптә безнең укытучы бик якшые... — Ә формулалар? — Нәрсә «формулалар»? — Кайберәүләр, мин әйтәм, формулаларны яратып бетермиләр. —
42 
 
 
Сәгыйтькә кинәт ул хәзер Идадан көләдер шикелле тоелды. «Шулай кирәк сиңа!» , 
 __  Формулаларны яратмагач, химияне ничек яратасың! — диде Зәйтүнә шундый гади итеп, үз-үзенә шундый пык ышанып, һәм Сәгыйтьнең күңеленә шундук: «Ә шулай да ул Ида кебек түгел», — дигән уй килде. Күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде. Кисәк кенә югарыда, түбә өстендә генә, күк төбе коточкыч чатнап .чытырдап китте. Күкрәү тавышы, кыялар җимерелгәндә як-якка сибелгән чуер ташлар кебек дөбер-шатыр килеп, вак кисәкләргә бүлгәләнеп, каядыр аска, караңгылык эченә тәгәрәде. Сәгыйть Зәйтүнәнең зәңгәрсу-ак йөзен, алга төбәлгән елтыр-кара күзләрен, күлмәк изүендәге бәләкәй генә сәдәфләрен күреп калды. Алар күптәй инде зарыгып яңгыр көткән тузанлы юл читеннән чыктылар да, йомшак чирәм буенча бара башладылар. — Явамы инде бу, юкмы? — диде Сәгыйть, ургылган, дөбер-шатыр килгән күккә карап. — Нишләп яумас икән?.. Яусыные инде,—диде аңа каршы Зәйтүнә, эчке бер өмет, эчке бер ышану белән. Авыл урамын аркылы кисеп үткән чишмә күпере аша чыккач, Сәгыйть, Зәйтүнә янында үзен олы кеше шикелле тотарга тырышып, өйрәтү, киңәш итү тонында: — Дакуминтларыңны җибәр тизрәк, — диде,— иртәгә үк җибәр.— Шуннан соң Зәйтүнәне җиңелчә генә шелтәләп алган булды: — Менә җүләр! Алай беренче сентябрьне көтеп ятсаң, торып та калырсың. Уйлагансыңдыр инде: кулда медаль бар... булачак... шулай булгач, теләсә кайчан алырлар әле, дигәнсеңдер инде. Ярый, соң түгел әле. Яшь чакта була инде ул. Алырлар, ник алмасыннар! Әгәр кирәк икән, заявлениеңә өстәп тә куй: мин — сезнең студент Сәгыйть абыйның авылдашы, диген. Мине анда белмәгән көше юк! — Бер-беребезгә күрше генә, дип тә әйтмимме соң? — Була, алай дисәң дә ярый! Җил басылды, такта кебек каты сукмакка шапылдап бер эре тамчы килеп төште. Бөтен җир өсте, өй артларындагы өянке яфраклары, караңгыдан тырпаеп чыгып торган көнбагыш сабаклары —бар нәрсә, бу гаҗәп тавышны ялгыш ишетмәдекме, дигән шикелле, курку катыш сөенеп, тынсыз калды. Икенче тамчы Сәгыйтьнең маңгаена килеп бәрелде һәм маңгай тиресен рәхәт кытыклап, борыны буенча аска агып төште. Кипкән җир өстенә, өянке яфракларына бераздан шап-шоп тамчылар бәрелә башлады, әйтерсең, караңгыда ниндидер шук малайлар бер-берсеиә борчак атышалар иде. Авыр, кысынкы төи шундук иркенәеп, җиңеләеп киткәндәй булды. — Их, яңгыркай!—диде Зәйтүнә, балаларча куанып, һәм учына яңгыр тамчысы тотып алмакчы булып, кулын алга сузды. Шуннан соң эчке бер сөенеч белән такмакларга тотынды: — Яңгыр, яу, яу, майлы ботка бирермен, көмеш кашык бирермен!.. Сәгыйть шундук элеп алды: — ...Майлы ботка казанда, көмеш кашык базарда! Ләкин яңгыр яумады, әз генә шыбыр-шыбыр килде дә шундук тынды. Ә шулай да һавада яңгыр исе, көчле яңгыр алдыннан гына була торган серле киеренке тынлык торып калды. Еракта әле бер җирдә, әле икенче җирдә, берберсенә тавыш биреп, күк күкрәде, кылыч белән селтәнгән шикелле, һаман яшен яшьнәде, һәм күк гөмбәзенә утлы агач тамырларысыман эз салып, телсезөнсез наҗагай уйнады. VI Өйдә инде беркем дә калмаган иде, барысы да кояш белән бергә торып, эшкә китеп беткәннәр иде. Миңнисәттәй тәрәзәләрне ачып, өй эчен җилләтеп ята иде, каяндыр' исә шунда Низамне килеп чыкты.  
43 
 
 
Атын, өйгә кертерлек итеп, тәрәзә каршысына ук китереп туктатты да, тирләгән чәчле башын кашый-кашый: — Исәнме, Миңиисәттәй,— диде. Аннан соң, җавап кайтарганны да көтмәстән, уенын-чынын бергә кушып, әйтеп куйды: — Бик картаеп киттең әле син, Миңиисәттәй. —; Ай алла, Низаметтин,— диде Миңиисәттәй, яулык читен төзәткә- ләп, — нишләп алай бик тиз картайтасын, әле син мине? — Нишләп мин картайтыйм сине, үзең картаясың ич!—диде тагын Иизамый, авызын ерган булып. Җитмәсә, салпы якка салам кыстырырга тотынды: — Бүтән җылларны бик актиф күренәдериең, әйтеп торганны да көтм идер иең... Быел әллә нишләдең, өянәгең суктымы шунда — яздан бирле пассифланып ятасың. Миңиисәттәй Низамыйның тел төбе кая барганын бик тиз сизенеп алды. Моңа чаклы әле, быел, бригадирның аңа эшкә әйтергә кыйганы юк иде, әллә инде Харис кисәтеп куйган иде, әллә чыннан да: картайды, яшь бала карыйсы да бар, дип уйлый иде. Миңнисәттәйнең йөрәге тынычсызланып тибәргә тотынды. Шулай да ул бик тиз генә сикереп төшәргә ашыкмады. — Бала бар бит, Низаметтин, яшь бала, — диде ул, ипләп кенә, артык нык карышмаганын сиздереп. — Бала дип-ни, бала кемдә дә бар инде ул, Миңиисәттәй. Бер-ике көлтә урсаң да... ясле сиңа җырак түгел, ике атлап бер сикердең исә, Тәлгатеңне илтеп тә куясың. Хәбирәттәйгә ияр дә кит, ашарыңа алып торма — бүген анда өмә... аш пешерәләр... Шулай диде дә китеп тә барды. Харис белән булган теге вакыттагы ачуланышудан соң Миңиисәттәй быел уракка чыгудан бөтенләй үк өметен өзә башлаган иде инде. Дөрес, килене әйткән иде: бар, әнкәй, Хариска карама, эшлисең килә икән, бар, дигән иде. Ләкин шулай да башбаштакланып чыгып китәргә кыюлыгы җитми торган иде, тагын тавыш чыгар, тагын тәмсезләнергә туры килер, дип уйлаган иде, ә инде Харис алдында яңадан да шул турыда сүз чыгарасы килмәгән иде. «Туктале, — диде Миңиисәттәй үз-үзенә, — тәрәзәләремне ябып куйыйм да, өйне дә җыештырып тормыйм — калсын бөтенесе шул көе. Бибихәбирәләр җитешкәнче Тәлгатемне илтеп куйсам... Нәрсәдән куркып торырга соң шулкадәр!» Йоклап яткан Тәлгатьне ипләп кенә уятты да, аны ашатып-иитеп тә тормыйча, гомердә булмаганча җиңел-җиңел атлап, яслегә чыгып чапты. Юл буенча күңеленнән Харис белән бәхәсләшеп барды. «Синдә генә түгел бала, кеше баласы торган җирдә синеке дә торыр, берни булмас чүлмәгеңә, — диде ул, үзенең кыюлыгына үзе исе китеп. — Бала-бала дип, шушы яшемнән йөз суымны корытыр хәлем юк әле, сезне карап үстергәнем дә җитәр!.. Син эшләп табасың, улым, анысына бер сүзем дә юк, рәхмәт, ярый, картаймыш көнемдә игелегеңне күрәм, рәхмәт анысына... Шулай да, улым, басу эше белән күзе чыккан әнкәң өчен шушы яшьтән өйгә бәйләнеп, балага бәйләнеп яту һич тә генә килешкән эш түгел. Мин әле, алла бирсә, җимертеп эшләр кеше!..» Яследә баланы ике куллап алып калдылар. Миңиисәттәй тәмам җиңеләеп, яшәреп, ашыга-кабалана өенә кайтып китте. Ю’л уңгаенда Хәби- рәттәйләргә кагылып узды: «Мине дә көтегез, бергә барырбыз!» — диде. Өенә кереп, сабан туйга, җыенга әзерләнгән шикелле, әйбәт күлмәкләрен киде дә, әйбәт яулыкларын бәйләде дә, каядыр шунда чолан почмагына кыстырып куйган урагын эзләп тапты, бакча, лапас капкаларын юкә бау белән бәйләп куйды һәм ишеген зур йозак белән бикләде дә, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, урамга килеп чыкты. Күршесе аны үзләренең капка төпләрендә көтеп тора иде. Мицнисәт- тәй килеп җитмәс борын ук, ул аны кычкырып каршы алды:  
44 
 
 
— Бер ирек ачып, тын алып кайтырсың, ичмаса,—диде. — Балаң белән булашып, быел басуны да күргәнең җук бугай әле. 
 __  Үзем дә шулай дидем, Бибихәбирә. Җәмне җәйләр узып бара, мин әйтәм, арышкайларны күреп, каннарны таратып кайтыйм әле, мин әй- тәм. Гомерлеккә килгәнмени донҗага — бикләнеп ятырга әллә!.. Алар шулай үзара сөйләшеп, гөрләшеп, арыш басуы ягына алып чыга торган тыкрыкка кереп киттеләр. Бара торгач, Миңиисәттәй сорап куйды: — Кара, Зәйтүнәне әйтәм, Казанга киттеме әллә? — Җук, ыстансага китте әле бүген. Кылуптан кайтып бер-ике сәгать кенә җоклады да, таң атмас борын чыгып җөгерде, гонашымнык. Куркабыз, җулда ул-бу булуы бар... Кыз кеше бит — җөрәгем уч төбендә генә, исән-сау әйләнеп кайтса ярарые инде. Тыңламады — кая ул! Дүкәмит- ләрне, мидалларны Казанга җибәрергә кирәк, ди. Сәгыйть әйткән, дү- кәмитләреңне тизрәк җнбәрмәсәң, укырга алмаслар, дип әйтте, ди. — Алай икән, ыы...— диде Миңиисәттәй һәм бераз сүзсез барганнан соң үз алдына сөйләнгән кебек, әйтеп куйды: — Кай арада күргән соң әле ул аны... Зәйтүнәне? Харислар янында пычранып җөри лабаса — киеменең карар җирен дә калдырмаган, мөр- җәдән төшкән кебек булып беткән... — Күргәндер инде, Миңниса, аларны каян белеп бетерәсең. Бәхете генә булсын инде, бәхете... Кыз бала оясыннан бер очып чыгып китте исә, кайтыр дип уйлама. Бәхете генә булсын... Урылган арыш җире өстенә килеп җиткәнче үк Миңнисәттәйнең борынына таныш ис килеп бәрелде. — һай, арышкайлар, һай, басукайлар!—диде ул тәэсирләнеп, күңеле нечкәреп һәм, кулын маңгаена куйган көе, эчкә баткан тонык күзләрен кысыштырып, каядыр еракка — бала чагыннан ук һәрбер калкулыгы, һәрбер куагы-әрәмәсе, чокыры-чакыры таныш булган кырларга текәлде. Хәбирәттәй үзенең күршесен Рәшит комбайны уратып алган загон башына алып китте. Арыш буенда әле беркем дә күренми иде. — Менә шушыннан урырга кушты кичә Низаметтии, — диде Хәбирәттәй, чәбәләнә башлаган калын арышка күрсәтеп. — Рәшит бер дә уралмый лабаса, гонашымнык. Низаметтии әйтә, ул утырып калыр, сез ялт итеп ял.мап та алырсыз, ди. Шулай инде ансы, ул гонашымнык кузгалып киткәнче көтәм дип монда... арышың коелып беткәнен карап торып булмый инде. Җә, тотындык, Миңниса. 
...Яңа гына таң беленеп килә иде. .Кичтән бөтен күк йөзен каплап алган болытлар каядыр юк булган иде, тышта искиткеч тынлык урнашкан иде. Рәшит, комбинезон төймәсен каптыра-каптыра, карачкы кебек тавыш-тынсыз гына баскычтан төште дә, үз артыннан чолан ишегенең ябылуыиа-ябылмавына да игътибар итмичә, урам як капкага таба атлады. Ул әлерәк кенә «кич йөреп» кайтты, ләкин йокларга яткач бер генә минут та черем итә алмады. Кемнеңдер коймасы буенда ямьсез тавыш белән ата песи мыраулады. Караңгыда күн итеге ниндидер ташландык калай чиләккә барып төртелде, аннан соң күрмичә бер аягы белән ялгыш канауга китереп басты чак-чак кына егылмый калды. Ул барды да барды. Ул нишләптер басу ягына килеп чыкты. Бераздан ул еракта, сыекланган кара күк фонында үзенең комбайнын күрде. Комбайннан якын гына бер арыш саламы өемен актарып керде дә шунда бөгәрләнеп ятты.  
45 
 
 
Аның инде күптән Зәйтүнәгә күзе төшеп йөрде. Кич клубта вакыттамы, урамдамы, эштәме — кайда гына булмасын, гел аның тирәсендә булырга тырышты. Зәйтүнә елмаеп аңа бер сүз әйтсә, ул балалар кебек шатланды. Ул аның өчен утка, суга керергә әзер торды. Ләкин ул аңа үзенең хисләре турында әйтергә яисә һич югы шул турыда читләтеп кенә булса да белдерергә ни өчендер беркайчан да батырчылык итмәде. Үзенең мондый йомшаклыгына ул үзе дә бик аптырады. Аның аңа бөтенесен дә сөйләп бирәсе килде, йөрәген аңа ачып саласы килде, тик ул моның өчен беркайчан да уңайлы вакыт кына туры китерә алмады. Көтте. Аның алдында ул кайчакларда бик кыюланып китте, ә кайчакта бөтенләй югалып калды, кызарды, бер дә юкка теле көрмәлде. Ул Зәйтүнәнең быел унынчы классны бетерүе, ә үзенең бары җиде класс белән генә утырып калуы турында, көз җиткәч тә аның Казанга китәчәге турында уйлады. Ләкин аңа нишләптер Зәйтүнә беркая да китмәс, авылда, аның янында торып калыр* һәм, билгеле, кайчан да булса бер аңа борылып карар кебек тоелды. Ул бөтен күңеле белән моның шулай булуын теләде. Кичәгенәк ул 'клубка барганда: «Беткән баш беткән! Бөтенесен дә әйтәм дә бирәм, җитәр инде җебеп йөрергә!» — дип барган иде. Аның хәзер артык көтәргә тәкате калмаган иде. Ул аның һәрбер күз карашын сагалап торды, аның бер генә сүзен дә колагыннан ычкындырмады, бер генә хәрәкәтен дә күзеннән читкә җибәрмәде. Ул аны ни генә булса да өенә кадәр озатып куярга карар итте. Ул, аның чыкканын көтеп, ике сәгатькә якын тышта ишек алдында таптанды. Ләкин аның Сәгыйть белән култыклашып китеп барганын күргәч, аңа ул үзе акылдан шаша кебек тоелды. Ул моңа һич тә ышанырга теләмәде. Коточкыч нәрсә иде бу, дөньяда булуы мөмкин булмаган нәрсә иде бу. Ул, көчле магнит белән тарттырылган кебек, моның ни өчен кирәклеген үзе дә аңлап җитмичә, алар артыннан атлап китте. Ул аларның сөйләшүләрен, көлешүләрен ишетеп барды, аның аяк буыннары хәлсезләнде, иреннәре кипте. Шәһәрдә укып кайттым дигәч тә, әллә кем булып борынын күтәреп йөргән шул студентны ул бөтен йөрәге белән дошман күрде, ә аның яныннан ихахай да михахай килеп барган Зәйтүнә аңа коточкыч шәфкатьсез, коточкыч кансыз булып, кыланчык, җилбәзәк булып тоелды. Ул инде элек тә алар арасында нәрсәдер барын сизенә иде, Зәйтүнә өчен һаман шикләнеп, һаман куркып йөри иде. Ләкин шулай да моңарчы аның аларның шулкадәр явызлыгын исбат итәрлек бернинди дәлиле юк иде. Ә кичә ул бөтенесен аңлады. Аның Зәйтүнәне каядыр читкә китүдән тотып каласы килде, аның алдына барып ялынасы, ялварасы килде. Ләкин моның өчен ул үзен бик көчсез итеп, булдыксыз итеп сизде, һәм үзенең көчсезлеген, үзенең бә- хетсезлеген ныграк аңлаган саен, аның искиткеч батыр, искиткеч гайрәтле кеше буласы килде. Аның Зәйтүнәне шаккатырырлык, шул тәкәббер кызның йөрәген тетрәндерерлек берәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән эш эшлисе килде, шуның белән аны үзенә каратасы, үзен яраттырасы килде — юк, яраттыру ук түгел, — аннан үзенә берәр ягымлы сүз генә булса да әйттерәсе килде. «Әгәр үлсәм?!» — диде ул үз-үзенә. Зәйтүнә өчен эшләргә тиешле иң бөек һәм искиткеч нәрсә булыр иде бу, батырлыкның да, гайрәтлекнең дә, аны ярату көченең дә иң югары ноктасы булыр иде бу. Менә ул чакта исенә төшәр иде аның! Нигә минем үземне генә калдырдың, нигә үлдең, нигә ичмасам бер генә сүз дә әйтмичә үлдең, дип, елар иде, Рәшит бәгырем, күз нурым, кадерлем, дип, дөньяда мин бары сине генә яратам, синнән башка миңа беркем дә кирәкми, дип елар иде, аның үле гәүдәсе өстенә иелеп, күз яшьләрен түгеп елар иде. Мин бит сине яратканымны әйтергә генә кыймый йөрдем, дип елар иде.
46 
 
 
Үзе уйлап тапкан мондый ярату, кызгану сүзләреннән аның күңеле тулды, ул үзен чыннан да бәхетле нтеп сизә башлады. Ул шушы татлы иллюзия белән ләззәтләнеп, беркадәр берни турында уйламыйча тын гына ятты. Ләкин ул үлгәч дөньяның пи кызыгы калыр икән соң? Ул үләр, череп туфрак булыр, аның шушы куллары, шушы яшь куллары, хәтта күкрәгендә хәзер сызланып типкән шушы йөрәге дә, шушы йомшак, озын чәчләре дә — барлык тере, сизгер агзалары череп бетәр, иеп төшәр, югалыр; тора-бара аның җир йөзендә булуы-булмавын да, хәтта аның исемен дә онытырлар, гомумән һәрбер үлгән кеше җирдә ничек онытылса, аны да шундый ук шәфкатьсезлек белән, шундый ук кансызлык белән онытырлар; яңа яшь егетләр, яшь кызлар үсеп җитәр; Зәйтүнә җыерчыклы йөзле, бөкрәеп беткән, тешләре төшеп беткәй бер корткага әйләнер, ә һәр елны яз көне юл буйларында яшел чирәм тишелеп чыгар, җир өстендә вак кына кортлар мыжлап торыр, күктә кояш якты нур сибәр, түбә өстендә җиңел ак болытлар йөзеп йөрер. Тик... ул гына булмас. Ул үз-үзенә бик кызганыч, ифрат та кызганыч булып тоелды, бөтен тәне чымырдап китте, күз төпләреннән ирексездән яшь бөртекләре сытылып чыкты. Юк, үләргә кирәкми! Үлү — коточкыч, мәгънәсез. Аның әле яшисе килә, аның әле дөньяда бик күп нәрсә күрәсе килә! Аның әле бик-бик бәхетле буласы килә, сөеләсе, сөясе килә! Нинди дә булса бүтән нәрсә эшләргә кирәк, Зәйтүнәнең генә түгел, бөтен авылның, бөтен авыл халкының, бөтен җир йөзенең исен китәрерлек нәрсә эшләргә кирәк. Ләкин менә хәзер генә, шушылай бөгәрләнеп яткан җирдән генә нинди зур эш, нинди бөек эш эшләргә соң, һәркемне таң калдырырлык нинди гаҗәп эш эшләргә соң? Ул стена газетасындагы үзенең карикатурасын, Сафаның чәнечкеле сүзләрен исенә төшерде. Оят, гарьлек тойгысы аның колак очларын уттай көйдереп алды. Ул уку өендәге яшьләрнең, Зәйтүнәнең, Сәгыйть- нең авызларын күтәреп шаркылдап көлүләрен тагын бер кат ишеткәндәй булды, аларның шундый ачу китергеч мыскыллы йөзләрен яңадан күргәндәй булды. Кинәт ул, ычкынып киткән пружина кебек, яткан урыныннан атылып торды. Як-якка арыш саламнары сибелде. Ул, яка арасына, колак артларына тулган салам кисәкләренә, кибәк, кылчыкка да игътибар итмичә, ныклы адымнар белән туп-туры үзенең комбайны янына, моторы сүтеп ташланган ватык комбайны янына китте. «Менә нәрсә эшләргә кирәк икән миңа!»—диде ул, исенә килеп, һәм ул үзенең шушы комбайнын ходка җибәрмичә торып, бүлеп алган шушы арышын урып бетермичә торып, бөтен дөньяны хәйран калдырырлык бернинди бөек нәрсә дә, бернинди гаҗәп нәрсә дә эшли алмаячагын аңлады. Инде таң атып килә иде. Иртәнге һава чиста, тын иде, һәм бөтен җир өсте уч төбендәге кебек күренеп ята иде. Рәшит үзенең моңаеп утырган ватык «Коммунар»ы янына килгәч тә, әле генә йөрәген телгәләгән хәсрәтле уйлардан шундук арынгандай булды. Хәзер үз алдында торган бурыч — моторны төзәтү, аны эшләтә башлау бурычы аңа гыйшык газапларыннан да авыррак булып күренде. Кайсы башыннан тотынырга соң моның? Нишләргә? Нәрсә, әллә соң яңадан авылга кайтып, тегендә, МТС конторында эш сәгате башланганны көтеп утырырга да, ярдәм җибәрүләрен сорап, телефоннан шалтыратыргамы? Әллә соң ат җигеп МТСның үзенә үк китеп барыргамы? Юк, алай да ярамый, болай да ярамый.Ничек кенә итсәң дә, бөтен кө
47 
 
 
нец бушка узачак. Ә шулай да комбайн бүген урырга тиеш, аның ялкау түгеллеген, булдыксыз, эшлексез түгеллеген бөтен кеше күрергә тиеш! Ул «Коммунар» өстенә менеп басты. Еракта, бодай басуы читендә Харис комбайны караеп күренде. Ул кичә арышны бетереп бодайга күчкән. Нәрсә ул бодай! — йөгертә дә чыга инде ул аны. Тукта, кешеләр күренә түгелме соң анда? Кара, ничек төн тишегеннән килеп тотынган! Менә син карунны, өстеннән очмакчы була микәнни, бүтәннәр җитешкәнче, бодайны тизрәк үзем генә урып бетерим, ди микәнни?! Комсыз... Юк, дөрес итә ул — төне буе урса да кулыннан килә, аннан соң, ашлыгы да син йоклап ятканны көтеп тормый, коела, иелә... Туктале, әллә соң аның янына барыргамы? Барырга да: шулайшулай, Харис абзы- кай, диергә... Харис яшьтәш, диергә, барып кына карыйк әле, диергә, син бит машинаны кайбер механиклардан да остарак беләсең, диергә, минем дә бер кирәгем төшеп куяр, белеп булмый дөнья хәлләрен, диергә... Юк, килмәс... Машинасы гөрләп эшләп торганда, нишләп ул аны ташлап йөрсен, нишләп синең өчен алтындай вакытын әрәм итсен! Булмый шул, энекәем, диер, син лутчы МТСка бар, ватык комбайнны төзәтү алар эше, диер, җитмәсә: үз-үзеңне белмәгәч, нигә машинага утырып чыктың, диер... Әллә соң килер микән? Гамбәре бар, аннан соң... Болай сүз тыңлый торган кеше үзе. Барырга кирәк. Ул аска төшә башлады. Ләкин шундук баскыч уртасында туктап калды. Аның күз алдына төнге вакыйга килде, бөтен тәне буенча кайнар дулкын йөгерде, куллары салкын тимер тотканы ныграк кысып тотты. Ничек' итеп алар күзенә күренергә? Ә теге студент һәр көнне шунда чуалып йөри. Көләрләр: «Әнә Зәйтүнә кияве килгән!» — диерләр. Юк, аның алдында ялынып, зарланып торганчы, җир тишегенә кереп киткәнең мең артык! Юк, аягы да, күңеле дә тартмый. Булмый. Менә хәзер ярдәмче килер, эшчеләр килер, трактор килер. Тагын бер мәртәбә бергәләп карарга да, булмый икән, күп уйланып тормыйча, МТСка китәргә... Әмма егетнең күңеле барыбер бер урынга утырмады. Ул тагын Харис комбайны ягына карый башлады, икеләнде, үз-үзен тиргәде, Сә- гыйтьне тиргәде һәм, ниһаять, тиз генә җиргә төште. Харислар иртәнге заправканы бетереп, моторларына ут кабызырга җыенып яталар иде. Рәшит Сәгыйтьне ерактан ук күреп алды. Ул ирек- сездән адымнарын әкренәйтә төште һәм, аны бөтенләй күрмәмешкә салынып, полотно белән булашкан Харис янына килде. Гадәтенчә, киң итеп елмайды да: — Исәнме, яшьтәш, — диде. Харисның бик җитез хәрәкәтләнеп, ләкин ашыкмыйча, кабаланмыйча гайка борганын күзәтеп торды-торды да, үзенең ни өчен килгәнен җайлап кына, ипләп кенә сөйләп бирде. Харис, эшен бетереп, билен турайтты, үз алдына, җиргә текәлеп, бераз гына сүзсез торды. Шуннан соң ышанычлы итеп, нык итеп: — Ярар, яшьтәш, була, хәзер барырбыз,—диде. Рәшитнең өстеннән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды — ул шундый җиңеләеп, шундый күңеллеләнеп китте. — Килегез әле монда! —дип кычкырды Харис, Гамбәр белән Сәгыйтьне үз янына чакырып. Комбайнның икенче ягыннан Сәгыйть -килеп чыккач, Рәшит баскан урынында таптанып куйды, ләкин шулай да читкә борылмады, аны үз гомерендә беренче мәртәбә күргән кебек, аның ягына карап тик торды. Ул нишләптер Сәгыйтькә карата үзендә баягы кебек дошманлык тойгысы сизмәде — студентның йөзе тыныч, эшчән иде, һәм ул аннан һич тә көләргә дә уйламый иде бугай. Ул аңа хәтта бик гади, бик зарарсыз һәм әйбәт кеше булып күренде. Беренче булып Сәгыйть исәнләште.
48 
 
 
— Ә, Рәшит килгән икән! — диде ул, дусларча. — Ни эшләр ундарып йөрисең, Рәшит? — Ундарган эш җук пака, — диде Рәшит, шулай да әз генә булса да елмаюдан тыела алмыйча. — Менә ундарырга җөрибез.   Сез үзегез кузгалып китәрсез, — диде Харис энесенә, майлы кулын салам белән сөртә-сөртә. — Менә Рәшитнең чирле айгыры янына барып килергә кирәк. Җиңел дип бик кумагыз. Гамбәр, син теге иләкне караштырып бар. Харисның «чирле айгыр»ны карарга китүенә Сәгыйть Рәшиттән ким куанмады. Менә хәзер ул беренче мәртәбә үзе генә урачак, беркемнең карап, күзәтеп торуыннан башка урачак! Шулай да ул, эчке шатлыгын белдермәскә тырышкан кебек, күптән өйрәнелгән, гадәтләнгән нәрсә турында сөйләгән кебек, ис китмәү тонында әйтеп куйды: ' ’ — Кайгырма. Берни булмас. Харис берсүзсез барырга риза булгач, Рәшит үз комбайны өчен кинәт бөтенләй кайгырмый, борчылмый башлады, әйтерсең, аның бер күз каравы гына да моторны терелтеп җибәрә алачак иде — шундый нык ышанды ул аңа. «Коммунар»га якыная башлаганда, Рәшит кисәк кенә туктап, Харисның кулыннан тотты. — Карале, кемнәр ул анда? Нишлиләр алар?—диде ул, үз затонының аргы башында кыймылдашкан ике карачкыга төртеп күрсәтеп. Харис та туктап шул якка карарга тотынды. — Загуныңа уракчылар төшкән ич!—диде ул, аларның нишләгәнен юрапнитеп тормыйча. Рәшит тә аларның уракчылар икәнен башта ук шәйләп алды, тик аның моңа ышанасы гына килмәде. Аның йөзе кырысланып китте. Кем кушкан аларга комбайн алдына кереп урырга? Күзләре чыкканмы әллә! — Туктале, порхылдатып килим әле мин аларны! — диде ул, гайрәтләнеп. — Берсе минем әнкәй түгелме соң, әнә теге зәңгәр күлмәклесе?.. — ’диде Харис та, кашларын җыерып. — Кем кушкан аңа! — Әйе, шул, мин дә шуны әйтә.м бит — кем кушкан аларга! — Ә аның янындагысы Хәбирәттәй ич... — Әйе, шулар,— диде Рәшит, Харисның сүзен дөресләп. Зәйтүнәнең әнкәсен танып алу белән, аның гайрәте дә шундук шиңде, ул аларны «порхылдатып килү» уеннан кире кайтты. Шулай да бик гаҗәп иде бу. Нишләп алар күрәләтә аның җиренә килеп кереш- течәр икән? Низамый Ала карга эшедер әле, бер дә бүтәннеке булмас... Комбайны барыбер тик тора, кызык итим әле моны, бөтенесе алдында хур итим әле, дигәндер. Ах, Ала карга! Кичәгенәк бәйләнеп маташа иде шул, алай гел утыра башласаң, төп башына да утырып калырсың әле, дигән иде шул... Ачудан Рәшитнең йөзе тагын да ныграк җитди-кырыс төс алды. «Ярар, карап карарбыз әле!»—диде ул күңеленнән һәм ныгытып йодрыкларын кысып куйды. һәм кояш инде көндезгечә аркаларны, битләрне рәхимсез кыздыра башлагач, беләкләр, иңбашлар язылып, уракның инде рәтенә, җаена гына төшкәч һәм эчкә таба урып керелгән җир өстендә юан-юан көлтәләр тәгәрәшеп калгач, якында гына комбайн моторы пырылдарга кереште. ■ Миңнисәттәй билен язып, урагын кулбашына салды да баядан бирле тавыш-тынсыз утырган «Коммунар» ягына карарга тотынды. Комбайн җирен кырмыска кебек төрле яктан сырып алган өмәчеләр дә, учмаларын, ураклы беләкләрен маңгайлары турысына күтәргән көе, аптырап, гаҗәпләнеп, тавыш килгән якка борылдылар. «Коммунар» чын-чынлап
4. ,С. Ә.“ № 6. 49 
 
 
телгә килгән иде, һәм аның күккә сузылган нечкә торбасыннан ачула- ныпачуланып зәңгәрсу төтен атыла иде. — Ай алла, туктаган камбаеныбыз пытырдый түгелме соң? — диде Миңиисәттәй, күршесе ягына карап. — Шул-шул, гонашымнык. Бүтән уракчылар да кисәк кенә бер-берсенә эндәшергә, кычкырып сөйләшергә тотындылар. — Өмә бетте, алайса! Вәссәлам! — Низамыен әйт тә куй — камбаен алдына китереп кушалармыни! — һей, исегез киткән икән — урыныннан да кузгалалмас әле, сүнәр... Ләкин, үч иткәндәй, сүнмәде. Менә кояшта ялт-йолт килеп, яңа такта белән ямалган әвернә әйләнә башлады, бер биш-ун минуттан тракторын да кабыздылар, һәм комбайн, бөтен басуны үзенә бер шау-шу белән күмеп, әкрен генә урыныннан кузгалып китте. Уракчылар, нишләргә дә белмичә, аптырап тик тордылар. Ә комбайн һаман туктамады, үзенең гадәттәге эзе белән килде дә килде, аның өстеннән бөркелеп тузан, кибәк өермәсе күтәрелде, артыннан вак кына чүмәлә кебек салам өеме төшеп калды. Трактор кемнеңдер кыйтыклап урып кергән җире турысына җитте. Хатыннар, бер-берсенә кул болгашып, көлешә-көлешә я ачуланып кычкыра-кычкыра, әрле-бирле йөгеренергә, җир өстенә ташлап калдырылган көлтәләрен җыярга тотындылар. Трактор шулай да туктап калды, тракторчы, кабинадан ярты гәүдәсен чыгарып, Рәшиткә нидер әйтте, тегесе исә: әйдә, кит туп-турыга! — дигән шикелле, авызын ерып, кулын гына болгады. Трактор тагын кузгалып китте. Хатын-кызлар, уракларын селтәп, комбайн каршысына йөгерделәр. Ә Рәшит, әйтерсең, аларны бөтенләй күрмәде дә — үз-үзен- нән канәгать йөз, горур кыяфәт белән, штурвалга тотынган көе, тирбәлеп, чайкалып тик килде. Ярый әле көтмәгәндә Низамый килеп чыкты. Тиз генә тарантасыннан төшеп, тракторчыга туктарга кушты да Рәшит янына менеп китте. Бүген уракка бик күп кеше чыккан иде, комбайн эшли башлаган өчен генә ул кадәр халыкны кире кайтарып җибәрергә яисә аларны икенче басудагы бодай җиренә алып барып кушарга һич тә ярамый иде. Бу — кадерле вакытның әрәм булуына, өмәнең өзелүенә генә сәбәп булачак иде. Шулай ук Рәшит участогын ике өлешкә бүлеп, бер өлешенә уракчыларны, икенчесенә — комбайнны кушу да мәгънәсезлек булыр иде. Күрәсең, бригадир моны шундук искәреп алды, һәм ул Рәшиткә: — Давай син бодайга кит! — диде. Рәшит, бераз көттереп торды да, җиңел, тигез җиргә китәргә күңеленнән бик риза булса да, эре генә: — Сез гел шулай инде,— диде, — эшкә аяк чалырга гына торасыз... 
VII Билгеләнгән көнне клубта концерт булды. Артистлары студентлар икән дигәч, халык гадәттәгегә караганда да күбрәк килде, залда аяк очына басып торыр урын да булмады. Сәгыйть тынычлыкны яклау хәрәкәте турында, тынычлык өчен җирдә барган бөек көрәш турында лекция сөйләде һәм ачык итеп, аңлаешлы итеп, чын ораторлар кебек итеп сөйләде. Халык тын да алмыйча тыңлап утырды, соңыннан хәтта сораулар да бирделәр. Сәгыйть үз-үзеннән, үзенең лекциясеннән, концерттан — бөтен нәрсәдәй ул көнне бик канәгать булып калды. Бүтәннәр дә, ахры, үзләрен шулай тойдылар, һәм беренче чыгышта ук уңышка очрау агитбригада членнарын канатландырып җибәрде. Икенче көнне кич алар, колхоз ат биргәнне дә көтеп тормастан, җәяүләп күрше Сулгаякка киттеләр. Сту
50 
 
 
дентларны аида да яратып каршыладылар, концерт төн уртасына кадәр барды. Ә кичәгенәк агитбригада Аксазга барып өченче концерт биреп кайтты. «Безгә хәзер район буенча гастрольгә чыгып китсәң дә була!» — диде Нәсим, кәефләнеп. Якын тирәдә кичтән җәяүләп барып, төнлә тагын җәяүләп кенә кайтырлык бүтән күрше авыллар юк иде. Шуңа күрә «артистлар» бер-ике көн ял итәргә һәм шуннан соң ераграк авылларга чыгып китәргә, ә моның өчен кирәк кешеләр белән сөйләшеп, килешеп куярга, кайбер нәрсәләрне яңадан әзерләргә, тикшерергә булдылар. Чокыр-башка алар кичә таң алдыннан гына кайтып керделәр. Каникулга кайтканнан бирле Сәгыйть беренче мәртәбә төшкә кадәр йоклады. Әнкәсе өйдә юк иде, уракка киткән иде. Ул, өстәл янына утырып, үзе өчен калдырылган сөт өсте белән суынган бәрәңге ашады. Ул кичәге концерт турында, караңгы төндә урман аша шаулаша-шаулаша кайтулары турында уйлады. Аксазның клубы бик бәләкәй иде, алтмыш-җитмеш кешедән артык сыешлы түгел иде. Бер агай, урыныннан тормыйча гына: «Кытайда ничә мильярт халык бар?» — дип сорады. Ул: «Миллиард ук юк, шулай да биш йөз миллион1 чамасы бар, дип исәплиләр»,—дип җавап биргәч, агай бөтен залга ишетелерлек итеп телен шартлатып куйды: «Ах, абзы- кай!—диде. — Мин тагын мильярт дип утырган булам! Безгә тагын шулкадәр көч өстәлгәч, каян килеп җиңмәк кирәк безне даллес-маллес- ларга!» Аннан соң урта яшьләрдәге бер хатын кычкырды: «Ул Әмрикәдә соң безнең кебек катыннар җук микәнни?» Бу, ахры, берәр мәзәк нәрсә әйтмәкче була торгандыр инде, дигән шикелле, залдагылар аның сүзеннән кычкырып көләргә тотындылар. Ләкин хатынның йөзе бик җитди иде. Тавыш басылганны да көтмичә, ул тагын да ныграк итеп кычкырды: «Авызыгызны ыржайтмагыз әле айгыр кебек! Бер дә көлә торган җире юк... Нишләп чыдап торалар икән шул ыштыр битләргә... аларның ка- тыннары нишләп шул котырганнарны буйлаталар икән? Аларны бик иреккә куйсаң, бөтен җиреңиесуыңны җотып бетерерләр алар!..» Аннан соң Сәгыйть Нәсим турында уйлады. Нәсим аңа кичәгенәк: «Иртәгә кил әле безгә... эшең булмаса, бер җиргә барырбыз»,—дигән иде. Ул шулай гел «серле» итеп сөйләшергә ярата — кая бармакчы булуы турында никадәр сораса да, барыбер әйтмәде, «Кил әле, кил!» — генә дип куйды. Ашагач, ул Нәсимнәргә китте. — Миңгали карт чакырганые күптән,—диде Нәсим, аны каршы алып, — онытып җибәргәнмен. Ни... ул персидәтелдән зарлана да перси- дәтелдән зарлана. Гәзиткә язаргае, ди. Әйдә барабыз, бәлки икәүләп берәр нәрсә язып ташларбыз... Синең белән әйбәтрәк чыгар, ә? Миңгали картның бакчасы бөтен районда дан казанган бакча иде. Бакчачы Миңгали карт турында райондагы һәркем диярлек белә иде. Аның җимеш бакчасын карарга, аннан өйрәнергә, киңәш сорарга чит авыллардан экскурсантлар да, болай кызыксынучылар да, бакчачылар да, мәктәп балалары да килә иде, аның турында еш кына район, хәтта республика газеталарына да язалар иде, җыелыш, күргәзмә, конференцияләрдә бүтәннәргә үрнәк итеп һәрвакыт аның исемен телгә алалар иде. •Район базарында аның үзенә бер палаткасы бар иде, һәм ул шунда җәй башыннан алып көз ахырларына кадәр җиләктер, алмадыр сата иде. Миңгали, карт халык арасында еш кына очрый торган эшчән һәм, фикерләре бик үк тирән, бик үк киң колачлы булмаса да, һәрвакыт эзләнүчән, һәрвакыт яңага омтылучан, тынгысыз кешеләрнең берсе иде. Шуның өстенә ул бар күңеле белән яшеллекне ярата иде. Яратып кына 1 1954 елгы яца мәгълүмат буенча, Кытайда барлыгы алты йөз миллион халык исәпләнә.
45 51 
 
 
да калмый, шуның өчен хезмәт итә, шуның өчен бөтен көчең, бөтен вакытын бирә иде. Чокыр-башның озын урамын берничә җирдән аркылы кисеп чыккан чишмә буйларындагы биек, юан таллар, правление йорты каршындагы сирень куаклары, клуб бакчасы, мәктәпне тирәли әйләндереп алган яшел тупыллар — барысы да аның исеме белән бәйләнгән. Аларны ул үз кулы белән утырткан, кемнәрдер «наряд» язып биргән өчен түгел, кемнәрдер кушкан, мәҗбүр иткән өчен түгел — үз теләге белән утырткан. Ул һәр елны яз башында яисә көз җиткәч өй борынча һәркемгә бушлай алмагач үсентеләре таратып йөри, аны ничек утыртырга, кайда утыртырга, ничек итеп тәрбияләргә кирәклеген өйрәтә, ә кайчакта мондый «юк эш» белән «пычранасы» килмәгән берәр агай белән хәтта кычкыргалашып та ала. Ә бу якта, җәй бик кыска килгәнгә, алмагач бик үк яхшы үсми, үссә дә рәтләп алма бирми, һәм халык, гомер-гомергә килгән ныклы бер караш буенча, гомумән алмагач үстерүгә кул селтәп, ышанмыйча карый. Ләкин Миңгали карт үзенең бакчасындагы алмалары белән, үзенең эше, тәҗрибәсе белән моның дөрес түгеллеген ел саен исбат итә, һәм ул чын күңеленнән шуны авыл халкына да аңлатырга тырыша. Ул үзенең бакчасына килгән теләсә кемне, татарның яхшы бер гадәте буенча, һәрвакыт сыйлап, кунак итеп җибәрә, һәм Чокыр-башның бер генә кешесе дә диярлек — олысы, кечесе — җимеш-фәлән җитешкән вакытта Миңгали карт бакчасының хәлен белүдән файдаланмыйча калмый. Тик Сәгыйтьнең генә инде дүрт-биш елдан бирле анда булганы юк иде. Алар икәүләшеп Миңгали карт бакчасына киттеләр. Бакчага килеп җитәрәк, юлда, кулларын аркаларына куеп, башларын бик түбән игән көе, әкрен генә лыстырдап килүче ике карт очрады. Сәгыйть аларны яннарына килеп җитмичә тиз генә таный да алмады — алар шундый нык картайганнар иде. Картларның берсе, кыска гына,, юантык кына Әхмәтҗан бабай, аягына ак йон оек белән тирән галош, өстеиә кыска сырма кигән иде, ә икенче — калку яңаклы, яшь коя торган, кызарынган күзле, ябык, бөкре Салих бабай — башына җирән киез эшләпә, өстеиә озын бишмәт кигән иде. Алар, үз алларына туп-туры карап, авылга таба кайтып баралар иде. Күрәсең, Миңгали кордашлары янына барганнардыр инде: берсенең мыек очына, икенчесенең авыз читенә кызыл җиләк буялып калган иде. Сәгыйть белән Нәсим, картлар турысына җиткәч тә, кычкырып сәлам бирделәр, ләкин тегеләр әллә танымадылар, әллә инде сүзләреннән аерыласылары килмәде — туктап-нитеп тормыйча, башларын гына борып, чит авыл кешеләре кебек: «Бик исәпбез әле, аллага шөкер», — диделәр дә үз юлларында булдылар. — Әхмәтҗан бабай белән мшг кайчандыр көлтә ташырга йөргән идем, — диде Сәгыйть, алардан ераклашкач. — Ялкау да карт соң! Эшкә йөриме әле ул? — Җөри! Инде өч-дүрт җыл мич башыннан төшкәннәре юк икесенең дә,— диде Нәсим. Аннан соң өстәп куйды: — Яшь чагында аны ат карагы булган диләр... Әхмәтҗан картны... — Нәрсә, чирлеләрмени? — Жук, картлык баскан... Аста, тау бите буенда, Миңгали карт бакчасы күренде. Сәгыйть, исе китеп, сокланып, кинәт туктап калды. Ул үзен ниндидер икенче дөньяга, ниндидер әкият' патшалыгына килеп чыккан кебек хис итте. Бакча хәзер элеккегә караганда тагын да ныграк зурайтылган, тагын да ныграк үзгәргән, матурланган иде. Бакча чыннан да сокланырлык, чыннан да искитәрлек иде. 
52 
 
 
Алды белән көньякка караган, уртасыннан төньяккарак керепг бөгелеп торган һәм шул рәвешчә, дуга кебек булып күренгән бер зур тау итәгендә Миңгали карт бакчасы җәелеп ята иде. Монда беркайчан да салкын төньяк җилләре үтеп керә алмый иде, һәм шул ук вакытта көне буе кояш нуры төшә иде. Җимеш бакчасы өчен менә дигән урын иде бу. Бакчаның ярты өлеше, көнбатыш ягы, астан алып өскә кадәр тубал- тубал булып утырган алмагачлар белән, ә икенче өлеше, көнчыгыш ягындагы тау бите, кура җиләк рәтләре белән капланган. Бакчаны буйдан буйга аркылыторкылы ике киң аллея кисеп үтә. Тау өстендә, бакчаның чит-читләренә тигез итеп яшь ак чыршылар утыртып чыгылган; чыршылар рәтеннән бераз гына эчтәрәк, бер-берсеннән бер илле метрлар ара калдырып, шалашсыман нәрсәләр корып куелган; шалашлар янына озын таяклар утыртылган; таяклар очына кошкорт куркыту өчен бау белән калай кисәкләре, карчыга үләксәләре эленгән. Шунда ук — утырып ял итү өчен җайлы скамьялар. Тауның көнчыгыш як итәгендә, калкурак җирдә — ак койма белән әйләндереп алынган җыйнак кына, матур гына бәләкәй йорт; йортның көньяктагы стенасына терәтеп веранда кебек нәрсә корылган; анда ачык һавада җиләк киптерәләр. Ә веранда артында тагын җимеш куаклары сузыла, ул — картның тәҗрибә участогы. Тәҗрибә участогыннан да, йорттан да арырак — тау астында — ерактагы әрәмәләргә кадәр сузылган тигез кара җирдә питомник. Кеше кулы белән утыртылган, кеше тарафыннан тәрбияләнеп, саклап үстерелгән шушы гүзәл яшеллек, шушы ясалма урман җылы, йомшак кояш нурында балкып ята; ботакларын иеп төшкән әре, ак алмалар ерактан ук ялтырап, күзнең явын алып тора. Бөтен нәрсә тәртипле, матур, мәһабәт. Куаклар арасында анда бер, монда бер ак күлмәкле хатын-кызлар күренә. — Нәрсә шаккаттың? — диде Нәсим. — Әллә Миңгали бакчасын күргәнең җукмы? Моннан ул әллә ни кызык түгел, әйдә, аска төшәбез... Алар туп-туры йортка алып бара торган киң, тигез юлга килеп чыктылар. Юлның да ике як читеннән очлы башлы ак чыршылар тезелеп киткән иде, чыршылардан кояшта кызган ылыс исе, пешек исе аңкый иде, юл читенә кыйгачлап сырлы күләгәләр төшкән иде. Якыннан гына, алмагачлар арасыннан, яфрак шыштырдагаи тавыш килде. Нәсим туктап калды, аннан соң юл читенә чыкты да чыршы ботакларын кулы белән ике якка аерып, бакча эченә карады. — Карт үзе, — диде ул, пышылдап. — Әйдә янына барабыз. Алар яхшы итеп йомшартылган, бернинди чүп үләне күренмәгән кара җир өстенә килеп керделәр. Сәгыйтьнең аягы баскан саен шаталак сөягенә кадәр батып-батып китте. Ул, шүрләгәндәй итеп, туктап калды. — Тукта,—диде ул Нәсимнең җиңеннән тотып, — без аның берәр нәрсә утыртылган түтәлен таптыйбыз бугай. — Бернинди түтәл түгел — үзе шулай. Алмагач төбен шулай җом- шарткан... Аларның чыш-пыш килүләрен Миңгали карт шундук ишетеп алды, ахрысы, — кинәт куаклар артыннан аның ачулы тавышы ишетелде: — Кем ул анда? Атаң башы кирәкмени? — Бу — без, Миңгали бабай!—диде Нәсим, кычкырып. — Сез булсагыз ии, нишләп җөрисез анда? Агачлар артыннан, ике кулына да алмагач ботакларыннан сыдырып алынган яшел яфраклар тотып, малайлар кебек кенә, бәләкәй генә Миңгали карт килеп чыкты. Аның башында — колакчынсыз иске бүрек, өстендә аркасына кадәр уратып алган озын итәкле ак эш халаты иде. Ул килүче кешеләргә бер сүз дә әйтмичә җентекләп карап торды да яңадан куаклар артына кереп китте. — Әллә танымадың, бабай? — диде Нәсим, карт янына килеп туктагач, аның белән дусларча булырга тырышып.  
53 
 
 
Бакчачының болай бик кыты гына каршылавына Нәсимнең' бераз кәефе киткән иде бугай. — Таныса ни, — диде Миңгали карт, шулай ук кискен генә, ләкин монысында инде йомшаграк тавыш белән. Ул, ботак очларына үрелеп, һаман яфрак сыдырды. — Ни... нигә кирәк соң ул, бабай, нигә өзәсең аларны? — диде Нәсим, яңадан сүзгә башлап. Миңгали карт, эшеннән туктап, кулындагы яфракларын җиргә ташлады да: — Кортларын чүпләргә кирәк, — дип куйды. Аннан соң кулларын халат итәгенә сөрткәләп, Сәгыйть белән Нәсимгә ялт кына карап алды да: — Әйдәгез алайса,әйләнеп килик,—диде, ниндидер алдан килешеп куелган нәрсә турында сөйләгән кебек. һәм яшьләр кебек җиңел-җиңел атлап, аларны ул алмагачлар арасына алып кереп китте. Ул барыннан да бигрәк үзеннән алмагачлар, җимешләр турында сораштырганнарын, үзенең бакчасы, үзенең эше белән кызыксынганнарын ярата иде. Нәсимнең кортлы яфраклар турында сорап куюына ул шулай йомшарып китте дә. Миңгали карт озын, каты ботакларын сузып, җәелеп утырган әле бер, әле икенче алмагач янына килде, куллары белән яшел, эре яфракларга кагылыпкагылып куйды һәм тәҗрибәле экскурсоводлар кебек, бер генә артык сүз дә кыстырмыйча, бер генә артык хәрәкәт тә ясамыйча: монсы Хурашафка, монсы Вәиис, дип, монсы Кытайка, монсы Дики, дип, алмагачларның сортларын, яшьләрен, кайчан алма бирә башлауларын, нинди алма бирүләрен, күпме бирүләрен —барысын да бер-бер артлы аңлатып барды. Бу алмагачлар яныннан ул инде йөзәр, меңәр мәртәбә узып киткән, сәгатьләр буенча алар белән сүзсез генә сөйләшеп торган, аларның шатлыгын, кайгысын бергә уртаклашкан, һәм шуңа күрә дә ул аларның сортларын-фәләннәрен генә дә түгел, хәтта аларның гадәтләрен дә, хәтта аларның һәрберсендә ничә ботак, ничә яфрак булуын да биш бармагы кебек белә иде бугай. Картның баштагы кырыслыгы тәмам юк булды, йөзе һаман ачыла, һаман яктыра барды. Аның гадәтен бик яхшы белгән Нәсим аңа әле- дән-әле сораулар бирде, ә ул эчке бер горурлык, эчке бер куаныч сиздереп торган тыныч һәм картларча әкрен тавыш белән, бер дә түбәнсенмичә, бер дә иренмичә, барысын да сөйләп барды, үзе һаман ботаклардан күзенә күренгән кортлы яфракларны сыдырып-сыдырып алды. Аннан соң ул аларны икенче җиргә алып китте. Алмагачларның ике сортны бергә ялгап үстергәнен дә, кыш көне салкында туңмасын өчен ботакларын җир өстеннән генә, түбәннән генә җибәртеп үстергәнен дә күрсәтел йөрде. Бер ярты сәгатьтәй соң алар өйгә керделәр. Стеналары бакчачылык турындагы плакатлар белән, авыл хуҗалыгы журналларыннан, газеталардан кисеп алынган төрле рәсемнәр белән тулы бәләкәй генә, тәбәнәк кенә өй эченә кояш нуры тулган иде, бөтен нәрсәдә җиңелчә җиләк исе, яшеллек исе аңкып тора иде. Миңгали карт такта белән бүленеп алынган икенче як бүлмәгә чыкты да кулына папка хезмәтен үтәгән китап тышы тотып өстәл янына, Сәгыйтьләр каршысына килеп утырды. Китап тышының ике ягындагы бавын чишеп җибәргәч, аннан зәңгәр тышлы дәфтәр килеп чыкты. — Менә пылан,—диде бакчачы, шакмаклы дәфтәр битендәге ниндидер сызыклар, түгәрәкләр өстеннән юан бармагын шудырып. — Безнең бакча пылаиы. Яңа йорт салырга кирәк, тау башына мендереп. Бөтен бакча күренеп торырлык булсын, хәзер унбиш гиктарга җитте, каян барысын да күреп бетермәк кирәк. Менә монда тагын алма утыртабыз, мондагы кура җиләкне күчерәбез. Җегерме гиктар итәргә исәп. Унлап
54 
 
 
баш корт кирәк, серкәләидерү өчен. Бар да бар хәзер — йорты гына кирәк. Бардым Булатыфка: шулай-шулай, мин әитәм, иптәш Булатыф, бакчаны зурайтырга кирәк, «һәй, бабай, болан да зур ич бакчаң, кая тагын зурайтмакчы буласың аны!» — Урак җитте дип, кешеләремнең яртысын алып бетерделәр, җиләк коела. Базарда сатып кайтсаң, акчасын: «Давай!» «Сиңа нигә кеше кирәк —син үзең биш кешегә торырлык!» Көлә. Төнге каравылны да алдылар, каравылчы да үзем, сатучы да үзем, эшче дә үзем... Биш кеше... Бардым бервакыт: «Булатыф иптәш, бакчаны коймалап алырга кирәк». Җыл да: «Ярар, ярар, барысы да булыр!» Алма җитте, бала-чага киләчәк. Кыш көпе куян кимерә. Ә ул аны белми. «Бала-чагалар керә бакчага, берәрсен шәпләп кенә кыздырып алсаң ярарые, иптәш Булатыф». — «Ашасыннар!—ди. — Сиңа гына алма ашап ятырга димәгән!» Сөйләш син аның белән!.. — Әйбәт ат бирделәрме соң, бабай?—диде Сәгыйть, аны правление йортында очратуын хәтерләп. — Председатель соң, бирербез дигәнне ич. — Бирделәр, — диде Миңгали карт ниндидер билгесез тонда. — Аның сүзе үзе яныннан киткәнче генә. Хәзер әйтә, хәзер оныта. «Өч йөз җөк тирес түгәргә кирәк», — дидем. «Ярар, синең бакчаңнан башка да эш муеннан!» Җаны җук безнең калхуз башлыкларының. Аңа эчке булсын — шул җиткән. — Бакчачы карт Нәсимгә күтәрелеп карап алды. — Барысын да яз, берсен дә төшереп калдырма. Кая, кәгазең, каләмең жукмыни? Бакчачының сүзләре белән мавыгып, Нәсим монда үзенең ни өчен килгәнен дә онытып җибәргән иде бугай. — Ә-ә... ни... бабай, без икәүләп язабыз,—диде ул, Сәгыйтькә күрсәтеп. — Менә дигән итеп язарбыз! — Шунсын да төртеп куегыз: бакчаны утыртканга быел унсигезенче җыл. Алты йөз меңнән артык дахут алган, диген. Яз көне питумниктаи суртлы кыржауник алып кайтыйк, дидем, акча бирмәде, ат бирмәде. Шулсын да әйт. — Бабай, синең соң районга барганың юкмыни? — диде Сәгыйть. — Калхуз ярдәм итми икән, район ярдәм итәргә тиеш ич! — Алар ярдәм итә. Агранум килә, өйрәтә, китаптан укып күрсәтә. Ә бүтәне килә дә: «О-о, бабай, нинди әйбәт, нинди шәп бакча!» Утыра да китә. Бакчачы карт кунаклар алдына зур тәлинкәгә өеп, изелеп пешкән, бераз гына ачы тәме кергән тәмле, әчкелтем кура җиләк кертеп куйды. Аның күңеле тагын да йомшарыбрак китте, теле тагын да ныграк чишелде, һәм ул, бакча турында, үткәннәр турында искә төшерүдән җиләк ашауга караганда да күбрәк ләззәт табып, ашыкмыйча гына һаман сөйләвендә булды. — Менә барые ул персидәтел!—диде ул, истәлекләргә бирелеп.— Хаҗиеф барые бер заман. Аның тырышлыгы белән утырттык шушы бакчаны. Якшы кеше күп торамы соң ул — шундук районга тарттырып алдылар. Аннан китте тагын югарыга. Хәзер бик зур начанник ди. Ни сорап барсаң да: «Бабай, эшләрбез! Булыр, бабай!» И булдырды да. Үзе килеп, үзе карап, тикшереп җөрерие. «Бабай, укырга өйрән, китап буенча эшлә». «Бабай, мин сине бер Мәскәүгә алып барырмын әле». Өйрәнеп булмады укырга. Бераз сукалыйм — хәзер соң инде, җитмешнең теге ягына чыгып барам. Миңгали карт, әллә үзенең үткәй гомере турында, әллә яхшы председатель Хаҗиев турында уйланып, беравык сүзсез генә, тын гына утырды. Хәзер дә бар ул андыйлар, — дип башлады ул тагын. — Былтыр Калманнан килгәннәр. — Сәгыйть урынында кымырҗып куйды. — Пар
55 
 
 
ат җиккән, баскан урынында тотып торырлык түгел. «Әйдәле, бабай, безгә барыйк, күрсәтерсең, өйрәтерсең. Без дә синеке кебек бакча утыртабыз». Киттек. Персидәтелләре Арманшин, Хәлиулла, исәнләште, кул бирде: «Исәнме, бабай», — «Бик исән әле». — «Бабайны әйбәт алып килдегезме? Җулда ул-бу булмадымы?» — «Җук, берни булмады, мин әйтәм, күперегезнең бүрәнәләре генә селкенеп калды чыкканда». Шундук, сыразы: «Барыгыз, төзәтеп кайтыгыз!» И чәй эчкәнче төзәтеп тә кайттылар. Киттек бакчаларына. Бакча — җук. Урман эче, тигез җир. — «Җу-ук, мин әйтәм, кояш төшми. Тау кашы кирәк. Кырым, Капказ түгел монда». Киттек, көне буе җөрдек эзләп. Безнең белән Арманшин да җөри. Таптык, әйбәт җир, чишмәсе дә бар. Кичтән җыелыш җыйды бу бакча утырту турында. «Бабай, кил безнең калхузга, без сине күтәреп кенә җөртербез». — «Җу-ук, рәхмәт чакыруыгызга». Кая ташлап кит- мәк кирәк боларны? Гомереңнең күңелле чагы шушында узган. Сүз тыңлый торган кеше Арманшин. Бар ул андый персидәтелләр, Хаҗиеф кебекләр. Бар... Кулыңнан килсә, бөтен җиргә бакча утыртырыең да бит — җук... Ул тагын тынып калды. Сәгыйть аның көне буе кояшта янган һәм җиләк суы белән юылган шикелле булып күренгән картларча нәфис, шома тиреле, сөякчел яңакларына, галимнәрнеке кебек ялтырап торган киң маңгаена һәм ап-ак, чиста, мыекларына, сирәк сакал төкләренә — аның бөтен өс-башына, бөтен кыяфәтенә гаҗәпләнеп карап торды. Бу минутта аның йөзе аңа ниндидер гүзәллек белән, ниндидер акыллылык нуры белән яктыртылган шикелле тоелды, ә эчкә баткан, әмма терелеген, яшьлек дәртен югалтмаган елтыр күзләрендә үзенә бер төрле җылылык, үзенә бер төрле ягымлылык сизелде. Аның тышкы кыяфәте генә карт иде, чынында ул үз яшеннән әллә кайда яшьрәк иде, хәтта кайбер яшь булып исәпләнгән кешеләрдән дә яшьрәк иде. «Әгәр шушы бакчасы булмаса, әгәр кырыс табигатькә яраклашты- рылган, йомшартылган, буйсындырылган шушы алмагачлары, шушы җиләкләре булмаса, ничек яшәр, нәрсә белән, нинди омтылыш белән яшәр иде икән ул? — дип уйлады Сәгыйть күңеленнән. — Гел саф һавада булу, күбрәк җиләк ашау гына аны шулай яшь итеп күрсәтәме соң әллә? Кая!.. Шушы бакчасы яшәртә аны, үзе җаиы-тәне белән яраткан тынгысыз эше, гүзәл шигъриятле, мәгънәле эше яшәртә аны!» Сәгыйть күңеленнән аны әле килгән чакта юлда очраган Әхмәтҗан картлар белән чагыштырып карады, һәм ул алар арасында җир белән күк аермасы күрде. Әхмәтҗаннар, Салих картлар күптән инде теге дөньяга китәргә аяк киенә башлаганнар, мич башына, җылыга менгәннәр, ә бу карт, кашлары, керфекләре кар кебек агарган җитмөш-сиксән яшьлек карт — авылдагы барлык картлардан да картрак карт — тагын да яңа бакчалар үстерү турында, көше тормышын тагын да ныграк бизәү, аны тагын да күңеллерәк итү турында хыяллана! ...Бакчачы аларны озата чыкты. — Җиләк ашый-ашый китегез, — диде ул, юл өстендәге кура җиләк куакларына күрсәтеп. — Рәхмәт, бабай, сыйландык бит инде! Нәсим, тау өстеиә менгәч: — Ә шулай да алма ашатмады — саран, — дип куйды. Сәгыйть эндәшмәде. Аның хәзер бакчачы турында беркемнән дә, хәтта Нәсимнән дә начар сүз әйттерәсе килмәде. Избач үзе дә хаксызлыгын шундук шәйләп алды, ахры, баштагы сүзләренә каршы килгән тонда: — Ничава,—диде, бераз баргач, — тагын берәр килербез әле. Өлгермичә ул бер нәрсәсен дә өздерми. «Менә нинди алтын кешеләр бар бездә! — диде Сәгыйть, баштагы уен дәвам итеп. Ул бригадир Низамыйның печән чабарга барган чакта:
56 
 
 
кеше юк бит, эшләр коше юк, дип зарланган сүзләрен исенә төшерде. — Юк, кеше юк түгел, чын кешеләрне күрә белүчеләр, аларны дөрес аңлый белүчеләр юк, аларны дөрес оештыра белүчеләр юк! Менә кемнәр җитешми хәзер колхозда! Мәрдәншә агайлар, Гөлсемнәр, Заһирҗан агайлар, Миңгали кебек картлар, Хәбирәттәй кебек хатыннар — кемнәр соң алар? Шулар лабаса инде чын колхоз кешеләре! Шулар лабаса инде чын эш кешеләре!» 
VIII 
Миңгали карт бакчасыннан ераклашып, олы юлга килеп чыккач, артта күккә бөркелеп күтәрелгән тузан өермәсе күренде. Станция ягыннан, бер-бер артлы тезелеп, бик кызу тизлек белән авылга таба әллә өч, әллә дүрт автомашина чаптырып килә иде. Станция белән берничә авылны тоташтырган бу юлда машиналар бик еш йөреп торалар иде, һәм хәзер дә аларның тузан туздырып килүендә әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә дә булмас иде — элеваторга ашлык ташый торган чак. Ләкин хәзер, каядыр тизрәк барып җитәргә тырышкан кебек, бик нык ашыгып, пыр туздырып килүче бу автомашиналарның бу якныкы түгел икәнлекләре ерактан ук күренеп тора иде. Сәгыйть белән Нәсим туктап көтәргә булдылар. Машиналар якынай- ганиан-якынайды. Алдагы биек, озын кузовлы, өр-яңа яшел машина, аларны бер ун метр чамасы узып китте дә, кинәт туктап калды. Шофер кабинасы ачылып та китте, кабинадан Мәрдәншә агай килеп тә чыкты. — Ә-әй, җегетләр! әйдәгез, утырыгыз!—дип кычкырды ул, аларны үз янына чакырып. Машина «Ялкын» колхозыныкы түгел иде һәм шоферы да бөтенләй ят кеше, рус кешесе иде. Каян килеп утырган соң анда Мәрдәншә агай? Күп уйланып торырга вакыт юк иде — Сәгыйтьләр машина янына йөгереп килделәр дә, ашыгып кузовка менеп утырдылар. Ул арада арттагы машиналар да куалап җитте. Кабина ишеге шапылдап ябылып куйды, һәм алар кисәк кенә кузгалып киттеләр. — Безгә баралар түгелме соң болар?—диде Сәгыйть, машинаның туп-туры ындыр табагына алып бара торган юлга борылганын күреп. Арттагы өч машина да алар артыннан борылды. Күз ачып йомганчы ындыр табагына килеп тә җиттеләр. Өстәл өсте кебек тигез ындыр табагында бөтен җирне тутырып, таудай булып, чистартылган аксыл-саргылт бодай өелеп ята иде. Дәүләткә ашлык тапшыру буенча колхоз районда иң арттагылардан исәпләнә иде. Машина туктау белән кабинадан Мәрдәншә агай килеп чыкты. Аның йөзе сизелерлек булып дулкынланган иде, аның үз-үзеи тотышында, күз карашында ниндидер серле, тантаналы нәрсә сизелә иде. Ул Сәгыйть белән Нәсимне үз янына чакырып алды да, тыны кысылган кеше кебек, ничектер кабаланып: — Җегетләр...—диде. — Әйдәгез, катыннарга капчык тутырырга булышыгыз... Тизрәк... хәзер бөтен ашлыкны ташып бетерәчәкләр... Әнә, никадәр машина килде! Бөтенесе дә безгә...— һәм ашыгып лапаска, җилгәрүчеләр янына кереп китте. Тутырып куелган капчыклар бер генә машинага җитәрлек иде, шуның өстенә, төньяктан яңгыр болыты яшәреп килә иде. Шуңа күрә авторота машиналарын көттермичә тизрәк төяп озатырга кирәк иде. Җилгәрүчеләр, капчык тутырырга чакыргач, ындыр табагы башлыгы Мәрдәншә агайга каршы килеп карадылар: «Безнең эш түгел, үзләре тутырсын», — диделәр. Ләкин хәзер алар белән сатулашып торып бул
57 
 
 
мый иде. Мәрдәншә агай, һич тә кызмаска тырышып, әмма шулай да каты гына итеп: „ Ярар, телегезгә күп салынмагыз!—диде,—Кулыгыз калмас, әйдә тизрәк! Сукрана-сукрана җилгәрүчеләр дә килеп чыкты, тиздән ындыр табагындагы бөтен кеше бодай өеме тирәсендә кайнашырга тотынды. Мәрдәншә агай хәтта шоферлар кулына да тимер соскылар, чиләкләр тоттырды. Ә яңгыр болыты һаман якынлашты. Кисәк кенә хатын-кызларның итәкләрен тарткалап, ындыр табагы читенә китереп аударылгаң салам өемен шаулатып җил исеп китте һәм шуннан соң кинәт бөтен нәрсә тынып калды. Кешеләргә бу ничектер шомлы да, дәртләндергеч тә тәэсир итте. Бер машинаны төяп тә бетерделәр, аның урынына, үлчәү янына, икенчесе килеп туктады. Бер төркем хатын-кызлар ындыр табагының икенче башында тарау яткан ашлыкны көшелләргә өяргә керештеләр, ә Мәрдәншә агай белән ике-өч ир кеше көшелне икенче баштан салам белән яба бардылар. Икенче машинаны да төяп бетереп, бортларны ябарга тотынгач, Мәрдәншә агай халык күбрәк җыелган җиргә килде дә, башындагы кепкасын салып, тирләгән чәчләрен сыпырып куйды. — Эх!—диде елмаеп.— Төяп бетермичә әйтмәм дигәиием, булмас, ахры, малайкай! Әй, катымнар... кемнәр бар анда, килегез әле монда- рак, бер хәбәр әйтәм... Әле генә радиодан бер әйбәт хәбәр ишетеп кайттым загатзирна алдында... Барысы да эшләреннән туктап калдылар. — Иптәш Зверев даклатыи сөйләделәр!—диде Мәрдәншә агай, күтәренке тавыш белән.— Налукиы киметү турында яңа закуп чыккан, иптәшләрҗәмәгать!.. Менә сезгә хәбәр шул... Барысын да истә калдырып булмады... Заһирҗанны әйтәм, белеп чәйнәгән икән, малайкай! Налук хәзер сутый исәбеннән генә алыначак, элекке кебек сыер, сарык иалуклары бетә... Шулай, җәмәгать-иптәшләр... Боларның барысы да, ызначыт, керестиәнгә, җәгъни сезнең белән безгә, бөтен кешегә җиңеллек булсын өчен эшләнә. Мәгънәсе шул аның... Яртылаш киметелә налук хәзер. Әле мопсы башы гына, ди, калхуз турында, безнең турыда тагын да яңа закуннар булачак, ди... Эх, гәҗит җук бит, Сәгыйть, малайкай, мии-ни, рәтләп аңлата да белмим... Анда баганага радио куйганнар. Халык җыелган, авызларын күтәреп тыңлап торалар. «Нәрсә бар да нәрсә бар? Әллә тагы сугыш башланганмы?» Кеше арасыннан тыгылып кердем дә, тыңлыйм... Кайтып җиткәнче җөрәк үз урынында түгел... Анда тагын үзебезнең Булатыфны очраттым, «Менә, ди, безгә машиналар бирәләр, алып кайт, ди. Әле яңа гына шәһәрдән килгәннәр, җулны белмиләр», ди... Чыннан да шатлыклы, чыннан да куанычлы хәбәр иде бу. Кеше- ләрнең йөзе кинәт балкып китте, ирексездән һәркем елмаеп җибәрде, һәм барысы да, бер-берсен бүлеп, берьюлы сөйләргә, шаулашырга тотындылар. — Якшы хәбәрең өчен авызыңа бал да май! — Кит аннан, Мәрдәншә абзыкаем, чынлап укмы? — Ай, рәхмәт яугыры! — Болай булгач, тормышлар якшыра дигән сүз!.. Сәгыйть, гомумән нинди дә булса көтелмәгән яңалык ишеткән чактагы кебек, беразга аптырап калгандай булды, кинәт төшкән көчле яктылыктан күзе, зиһене чагылган шикелле, тиз генә фикерен җыя алмый торды. Аның күкрәге кем өчендер горурлану хисе белән, сөенеч, шатлык хисе белән, шуидый көчле, шундый ачык, саф хис белән тулды. Ул шушы гади кешеләр күңеленә, үзенең күңеленә шундый якын, шун
58 
 
 
дый аңлаешлы булган яңа карарны чыгаручы зур кешеләр белән, Партия башында торган кешеләр белән үзе арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын, күзгә күренеп торган ниндидер туганлык җебе барлыгын, шундый нык, шундый ышанычлы якынлык җебе барлыгын тойган кебек булды, һәм аңа мондагы һәркем шундый ук тойгы кичерә кебек тоелды. — Шулай да машиналарны тутырмыйча булмас. Әйдәгез, тизрәк... яңгыр килгәнче...— диде Мәрдәншә агай, исенә килеп. Кешеләр, әйтерсең, — аның әйтүенә генә түгел, — бәлки икенче нәрсәгә, тагын да зуррак, тагын да көчлерәк нәрсәгә — үзләренең күңелләрен канатландырган яңа хискә буйсынып, шундук кыймылдашып куйдылар, җилләнеп, дәртләнеп эшкә тотындылар. Куллар тизрәк, җитезрәк хәрәкәтләнде, тимер соскылар, зур-зур чиләкләр шаулап, күңеллеләнеп, бодай көшеле кимерде, юан-юаи капчыклар тулып, авыраеп, үлчәү янына тезелә бардылар. Ләкин машинаның дүртесен дә төяп бетереп булмады. Яңгыр болыты бөтенләй якынлашты. Берән-сәрән тамчылар төшә башлады. Бодайны, чыланмасын өчен, калын итеп салам белән каплап бетерделәр. Якындагы куак яфракларын шаулатып, беренче яңгыр йөгереп узды. Хатын-кызлар, ирләр, кычкырышып, лапас эченә йөгерделәр. Кара болыт баш өстенә үк килеп җитте, һәм шул вакыт томалап, коеп яңгыр яварга тотынды. Мич төбе кебек булып кипкән, каткан җир өстенә шап-шоп яңгыр тамчылары бәрелде. Гәрәбәдәй эре тамчылар тузан туздырып як-якка чәчрәделәр, шаянланып, шатланып сикерделәр, биештеләр... Ындыр табагы читендәге яшел үлән яфраклары, тамчылар килеп тигән саен кинәт башлар.ын иеп, өрлегеп-сөрлегеп киттеләр, ләкин калкынырга да өлгермәделәр, тагын бербер артлы атынырга, селкенергә тотындылар. Лапас түбәсеннән асылынып торган салам очларыннан шыбырдап су коелды. Кипкән, кибеккән җир өсте, рәхәт ләззәткә бирелеп, тыныч кына чыланып, ялтырап ятты. Мәрдәншә агай, лапас алдында чүгәләп утырган көе, кесәсеннән ашыкмыйча гына тәмәке янчыгы чыгарды. Лапас баганасына сөялеп, тыштагы ургылып яуган яңгырга карап торучы Сәгыйть ягына башын борды да: — Гырушчикка кеше юк бит, малайкай,— диде.— Яңгыр туктагач та икегезгә дә утырып китәргә туры килмәгәе. Сәгыйть Нәсимгә күз төшереп алды. Ул үзе риза иде. — Барабыз, ник бармаска!—диде Нәсим дә, аның күз карашын аңлап. Мәрдәншә агай тәмәкесен тәмләп кенә суырды да, эчке бер канәгатьләнү белдергән тавыш белән, әллә яңгыр турында, әллә үзе алып кайткан зур хәбәр турында: — Бик вакытлы булды бу,— диде, юеш җир өстеннән күзен алмыйча, — айяй вакытлы булды! 
Алтынчы бүлек 

Әле һаман чикерткәләр сайрый, көн урталарында кызу кояш нуры маңгайларны, аркаларны пешерә, кырлар-басулар өстендә күккә элеп куйган чиксез зур пыяла җәймә кебек булып, ялтыравык рәшә тирбәлә, ерактагы тау сикәлтәләре, урманнар зәңгәрсу томанга төренеп күренә. Әйтерсең, берни үзгәрмәгән, әйтерсең, яшеллек белән капланган җир өсте гомергә шулай кояш нуры астында шатлыклы елмаеп, җемелдәп ятыр. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Бу инде җәйге чикерткәләр түгел, бу инде җәйге рәшә дә түгел, гөр килеп, күкрәп утырган
59 
 
 
җәйге яшеллек тә түгел. Табигатьнең яшел бизәге хәзер күзгә күренеп уңа бара, һәм сиздермичә генә килеп урманнарга, үлән-чәчәкләргә, тау итәкләренә һәм таллыкларга кунган сары сырхауны яшереп калырга инде бер генә нәрсәнең дә — рәшәләрнең дә, чикерткәләр сайравының да көченнән килми. Бәрәңге бакчаларында инде кызгылт тутыклар күренә; көнбагыш сабаклары, түгәрәк зур башларын күтәрә алмыйча, моңаеп, салынып утыралар; бушап, тынып калган басуларда көтү йөри; ындыр табагы урыннарында төркемтөркем күгәрченнәр, боҗыр, көртлекләр туена; олы юлны аркылы кисеп, бөтен басу буенча трактор көи- нең-көн озын аксыл-саргылт камыл өстеннән киң кара эз суза. Түбә өстен әлегә юеш, пычрак болытлар да капламаган, җанга тия торган, кием аша иңбашларга үтеп төшә торган салкын, бәйләнчек яңгырлар да яумый, юллар да ләпеккә батмаган. Әмма бөтен нәрсәдә көз исе килә, көз исе... Кайчакларда бөтен тирә-як тынып кала. Шундый чакларда зәп- зәңгәр күк биеклеген моңлы бер чың белән чыңлатып торналар очканы күренә һәм яшь, яңгыравык тавыш белән кыйгаклый-кыйгаклый, җәй буе күзгә-башка күренмәгән кыр казлары төркеме узып китә; биек тупыл башларыннан ботакларга бәрелә-сугыла, шыштырдап, дәфтәр бите кебек киң, яшькелт-сары яфраклар өзелеп төшә; җил аларны лапас түбәләренә, өй кыекларына китереп утырта, такыр сукмакларга, баскыч төпләренә җәеп ташлый. Көз исе килә, көз исе... Шушындый вакытта — уйсу-җыпты җирләрдә сарык йоны кебек куе, беренче суган кыягы кебек ямь-яшел, йомшак курпы калкып чыкканда, нәфис юкә яфракларына төртке-төртке каралҗым таплар төшкәндә — күңел ниндидер эчке сагыш-моң белән, ниндидер тынгысыз, борчулы хәсрәт белән тула. Үзең өчен бик кадерле, бик кирәкле ниндидер нәрсә сиздермичә генә кулыңнан ычкына бара шикелле тоела. Нигә алай икән соң ул? Яз башында иске яфраклар арасыннан беренче үләннәр күтәрелеп чыккан чакта, җылы бу бөркеп яткан җир өстендә беренче тургайлар сайраган чакта без тагын да яшәреп киткәндәй булабыз икән, күңелләрне тормыш дәрте, илһам, омтылыш җилкендерә икән, безнен алда бөтенләй башланмаган бөтен бер бәхет-шатлык тулып ята шикелле тоела икән — көзге сарылык, көзге өнсез тирән тынлык безгә, киресенчә, яшьлекнең һәм... моңарчы барлыгы-юклыгы әллә ни беленмәгән бәхетнең, ваемсыз шатлыкның артта кала баруы турында сиздерми микән? Сәгыйть чабылган, көтү таптап, ашап бетергән болын аша урманнан кайтып барганда шундый бер тойгы кичерде. Аның күкрәге тараеп, кысылып калган шикелле булды, тын алырга һава җитми кебек иде, юк,— һава гына түгел, тагын да ниндидер бик әһәмиятле, бик кирәкле ниндидер нәрсә җитми кебек иде. Нәрсә икән соң ул? һы, нәрсә! Билгеле — ул... ул... Сәгыйть инде соңгы вакытта аның турында бөтенләй диярлек уйламый башлаган иде, «Күрәсең, безнең арада хәзер берни дә калмагандыр инде. Калмасын әйдә!» — дигән уй белән килешергә тырышкан иде. Ул хәтта кайчакларда, сөенеп: «Ах, нинди шәп булды! Нинди җиңел котылдым!»— дип тә куя торган иде. Ә менә бүген аның шундый зур авырлык белән, шундый әрнеткеч сыкрану белән басылырга, тынарга мәҗбүр булган күңеле тагын бер мәртәбә канат җилпергә тотынды. «Шулай ук бөтенесе дә бетте микәнни? — диде ул, әле кайчан гына аны шулай мәңгегә онытырга ныклы сүз бирүенә үкенеп.— Шулай ук минем бәхет тә шушы яшел җәй кебек кыска гомерле булыр микәнни?.. Көз... Аһ, нинди шәфкатьсез көз! Нигә гомергә гел җәй генә булып тормый икән?!» Сәгыйть аны бөтенләйгә йөрәгеннән йолкып ташларга тырышуының бары тик бер көчәнү генә, бары тик үз-үзецне алдау гына булганлыгын
60 
 
 
һәм, һич югы, андый шәфкатьсезлекне, андый батырлыкны беркайчан да беренче булып үзе эшли алмаячагын аңлады. Боларның барысы да тынгысыз, ялгыз күңелнең бер шашынуы гына, вакытлыча үз-үзеңне юатырга тырышу гына булган икән. Аннан башка дөньяның яме дә булмаячак һәм канәгатьсез йөрәк баркайчап да тынычлык та таба алмаячак икән. Юк, тизрәк Казанга китәргә кирәк, Казанга!.. Беренче сентябрьгә кадәр төп-төгәл унике көн бар иде әле, һәм бу вакытта студентлар әле җыела да башламыйлар иде. Ләкин аңа ни өчендер Ида хәзер Казандадыр шикелле тоелды. Аның тизрәк аиы күрәсе килде. Ул өйгә тыны бетеп, ашыгып кайтып керде. — Әнкәй, мин китәм!—диде кычкырып, ниндидер сөенечле хәбәр алып кайткан шикелле. — Китәсең? Кая китәсең, тагын Бибинурларгамы?—диде Миңни- сәттәй, улының очкынланган күзләренә карап. — Китәм, әнкәй!.. Укырга китәм — әзерләнергә кирәк... — Укырга?! — Миңиисәттәй кинәт каушап төште, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, тагын кайтарып сорады:— Укырга китәм, дисеңме? Ай алла, менәтерә, ниндәен укуга?.. Әле соң кая — беркем дә кузгалмый лабаса. — Кузгалмасын — мин китәм! Җитте, ял иттем! Иртәгә китәм! — Күргәндәй дә булмадым, — диде Миңиисәттәй. Лып итеп урындыкка утырды да кулларын тезенә куеп, хәрәкәтсез калды.— Сезнең икегез дә бер калыптан сугылган: исләренә төште исә исләре китә, тоткан җирдән генә сындырырга булсын... Әнкәгез дә кирәкми, ай алла... беркем дә кирәкми... Ана күңеле балада, бала күңеле далада — менә шул инде... Сәгыйтьнең әнкәсен барып кочаклыйсы, аның сирәгәйгән кыска, йомшак чәчләреннән иркәләп сыйпыйсы килде. Ләкин бу минутта ул моның өчен үзендә көч тә, кыюлык та тапмады. Уллык хисенә караганда, анда хәзер гашыйк егет хисе көчлерәк иде. — Соң, бүген үк димим бит мин, әнкәй! — диде ул, аиы юатырга тырышып.— Минем анда эшлисе эш бар, доклад язасы бар. Сәгыйть, үз-үзен ялган сөйләүдә тотып, кызарынып китте. Хәер, бу бик үк ялган да түгел иде, фәнни түгәрәктә тикшерелүгә куелачак докладны аңа барыбер язып бетерергә һәм — һичшиксез, Казанга баргач язып бетерергә кирәк иде. Ә ииде уку башланганчыга кадәр калган вакытны, әлбәттә, шуның өчен файдаланырга туры киләчәк иде. Тик бу турыда ул ныклап уйлап кына җиткермәгән иде. Ни булса булды, мәсьәлә хәл ителде! Китәргә булгач, китәргә! — Кайчан китәсең соң? Иртәгә үкмени? Ай алла, нәрсәләр әзерләргә соң — берни җитеш түгел... — Иртәгә китәм! Иртәгә кич!—дип кычкырды Сәгыйть, ишеккә ташланып. Ул, авыз эченнән ниндидер марш көйли-көйли, Зәйтүнәләргә йөгерде. Зәйтүнәгә аның беренче курска алынуы турында инде язу килгән иде, һәм ул хәзер, түземсезлек белән, Сәгыйтьнең кайчан Казанга кузгаласын гына көтеп тора иде. Сәгыйть ишегалга йөгереп кергәндә, ул, яңа бәрәңге тутырылган зур яшел табак тоткан көе, бакча капкасыннан чыгып килә иде. Аның өстендә кыска җиңле, төсе уңган алсу ситсы күлмәктән башка берни дә юк иде. Сәгыйтькә ул бу кыска күлмәктәй бөтенләй бала-чага булып күренде. Аның бармаклары, кара-кучкыл матур беләкләре йомшак кара туфракка буялган иде. Туфрак аның хәтта күлмәк итәгенә дә, шәрә тез капкачларына да сыланып калган иде.
61 
 
 
Күршесен күргәч тә ул кызарып китте, уңайсызланып күзләрен түбән иде һәм, нишләргә дә белмичә, бераз аңа карап торгач, бәрәңгеле табагын җиргә утыртып куйды да чәнти бармагы белән ачык изүен каплаттырырга тотынды. — Исәнме, күрше!—диде Сәгыйть, кызны оялтмас өчен аның ягына бөтенләй карамаска тырышып.— Китәбез! Иртәгә китәм! Әзерләндеңме? — Китәбез?!. Китәсез?!. — Әйе, китәбез! Әзерләнеп беттеңме? — Мин инде күптән әзер! Зәйтүнә бүтән бер нәрсә турында да сораштырып тормады, җирдәге бәрәңгесен дә, хәтта студент егетнең үзен дә онытып, тиз генә өйләренә йөгереп кереп китте. Өй эчендә аның кемгәдер шатланып: «Китәбез! Иртәгә!» — дип кычкырганы ишетелде. Сәгыйть, үзенең бурычы үтәлгәнгә санап, кире үзләренә кайтты да җәй буена шүрлектә ял итеп яткан китап-дәфтәрләренең тузаннарын каккаларга, юлга алып чыгасы әйберләрен караштырырга тотынды.’ Өйдәге һәрбер нәрсә аның өчен кинәт бөтен мәгънәсен, бөтен кызыгын югалтты. Аның тизрәк төнне уздырып җибәрәсе, тизрәк таң аттырасы килде. Бераздан соң, аның артыннан ук диярлек, кызулап Хәбирәттәй кереп җитте, исәнлек-саулык та сорашып тормады, туп-туры сүзгә башлады. — Ниятләгәнсең икән, алайса? Син инде, Сәгыйтькәем, безнең Зәйтүнәне ташлап-нитеп китә күрмә инде, бар ышаныч синдә... Балачага дисәң, бала-чага, бер дә акыл кермәгән, ходаем. Берәр мич булса да сохарый киптерикме, дигәнием, мин анда салдатка китмим бит капчыклап сохарый алып чыгарга, ди. Сөйләшеп кара син аның белән, гонашымнык! Җул азабы — гүр азабы... Ни булмас дисең жулда! Элеккедән әйтәм, элек сохарыйсыз чыгарырсың кешене җулга! Маен, балын салырсың инде аның, акчасы да кирәк булыр... Кыз бала бит, Миңниса... Донҗа күргәне бармы әле аның, гонашымнык! Безнең Бикбулат кына ул яшьтән үк читендә дә, кырында да булды, дигәндәй... Кара син, Сәгыйть, хәлен белебрәк тор инде Казанга баргач... Өйрәтәсең өйрәт, күрсәтәсен күрсәт, кирәк икән — әйткәләп тә, тиргәп тә ал, сиңа килешә ул... Хәбирәттәй бер тотынса, сөйләргә һич иренми иде инде ул. Кайчан юлга чыгу, юлга нәрсәләр әзерләү турындагы сүзләре беткәч тә, үзе дә сизмәстән, Бикбулаты турында, Тәгьзимәсе турында, ниһаять, «музыкаң» Фәүзие турында тотынды, аннан соң яңадан Зәйтүнәсенә әйләнеп кайтты, балаларының һаман яхшылыкларын, уңганлыкларын мактады. Кайбер аналар үз балаларын гел хурлап кына торган кебек, кайберләре, киресенчә, алар турында мактаудан башка бүтән берни дә сөйләмиләр. Заһирҗан агай балаларының берсен дә хурлап телгә алырлык булмаса да, Сәгыйть шулай да Хәбирәттәйнең: «безнең Фәүзи», «безнең Бикбулат» дип, уллары-кызлары турында артык киң җәелеп китүен бик үк яратып бетерми иде. Ләкии хәзер ул аның сүзендә бернинди мактану да, масаю да сизмәде. Киресенчә, ул аңа үзенең балалары белән, бигрәк тә... Зәйтүнәсе белән бик хаклы рәвештә горурлана ала шикелле тоелды. Ә нигә, Бикбулаты начармыни? Лейтенант, армиядә хезмәт итә, ай саен йортларына акча салып тора. Аннан соң, мондагы балаларының кай җире белән горурланмаслык? Тәгьзимәсе гел отличнога укый, Фәүзие — «музыкан»... Зәйтүнәсен инде әйтеп тә торасы юк... Хәбирәттәй, чыгып китмәкче булып, әле ишек тоткасына тотынды, әле яңадан күршесе янына килеп утырды, һаман теленә баш була алмыйча, тегесен искә алды, монысын искә алды, әледән-әле Сәгыйтькә эндәште — бер ел керми торган диярсең!
62 
 
 
Ә шулай да ул чыгып киткәч, Сәгыйтькә өй эче тагын да ныграк бушап калган шикелле тоелды. ... Заһирҗан агай, арбага яңа арыш саламы салып, ат җигеп алып кайтты. Өй эчеидәгеләр студентны озата чыктылар. — Хат яз, кара аны!—диде Гамбәр. — Мин сораган китапларны җибәрергә онытма, — диде Харис, соңгы мәртәбә энесенең кулын кысып. — Сау бул, сау бул, абзыкай!—днде Гамбәр, Тәлгать булып, үзе белән алып чыккан малаеның нәни кулларын болгап. Менә Зәйтүнәнең дә калын тактадан ясалган, куе кара буяуга буялган «чемодан»ын арбага чыгарып салдылар. Улын озатырга станциягә кадәр баручы Мнңнисәттәй арба эченә үк кереп, аякларын бөкләп утырды, Заһирҗан агай, салмак кына кыймылдап, китәргә бәйләп куйган дилбегәне чишеп алды. Яхшы итеп майланган тимер күчәрле арба кузгалып китте. Шул чакны кычкырып елаган балалар тавышы ишетеп, барысы да артларына борылып карадылар. Урамның икенче ягыннан, бар көченә акырып елый-елый, Фәүзи йөгереп килә иде. Гамбәр, аның тузанга буялып беткәй борынын, кызарынган, җимерелгән кыяфәтен күреп, тыела алмыйча көләргә кереште, Хәбирәттәй исә: «Җул чыкканда җы- лап калалармыни!» — дип, малаен тиргәргә тотынды. — Мии дә бара-ам, мин дә-ә!.. Калдырып китә-ә!—дип, кычкырды Фәүзи яшь аралаш һәм томырылып арба артыннан ташланды. Ләкин Хәбирәттәй аны шундук эләктереп алды, малай исә аның саен тыпырчынды, аның саен ярсыбрак елады. — Үзе алып барам диде-е!., Мин дә бара-ам... Казаига-а!.. Заһирҗан агай атын туктатты да, чыбыркысын күрсәтеп: — Җылале, җыла тагы!—диде ачуланмакчы булып. — Бар, кереп кит өйгә! Фәүзи барыбер туктамады. Ә Зәйтүнә, арбадан тиз генә сикереп төште дә, көлә-көлә энесе янына килде, чүгәләгән көе, аның ике кулыннан тотып алды, яратып, иркәләп, аны күкрәгенә кысты, бит очларыннан үпте. — Җылама, җүләр, син бит инде зур кеше!—диде ул Фәүзине юатып. — Мин әле тагын кайтам, көтеп кенә тор. Менә үзем барып урнашыйм да, укый башлыйм да — сине кайтып алып китәрмен. Менә күрерсең, чынлап. — Китәрсең, алдакчы!—диде бала, күз яшеиә тыгылып, ләкин инде бөтенләй тынычлана башлаган тавыш белән. — Ә кыш көне мии сиңа менә дигән гармун алып кайтырмын! — дип кычкырды Зәйтүнә, яңадан арбага менеп утырып. Ат кузгалып китте. Фәүзи — бала, аның әле бөтен киләчәге алда, ул әле үсәр, зур булыр, теләгән җиренә барыр, теләгән нәрсәләрен күрер һәм, һичшиксез, сабый күңелен хыялландырган бөек теләгенә дә ирешер. Ә хәзергә аны юатып кына калдырдылар, битеннән үптеләр, күкрәкләренә кыстылар. Рәшитне дә аның кебек үк калдырып киттеләр. Ул да елады, күз яше белән түгел — йөрәге белән, күңеле белән елады, нишләргә белмичә елады. Аңа беркем бернинди вәгъДә бирмәде, беркем юатмады, битеннән дә үпмәде, күкрәгенә дә кысмады. Мөгаен, инде беркайчан да үпмәсләр дә, күкрәкләренә дә кысмаслар... Ул аның кайчан китәсең алдан ук белеп торды. Кайчан китәсен генә түгел, кайсы атка утырып китәсен дә, кемнәр белән китәсен дә белеп торды, һәм ул, ындыр табагы читендә утырган үзенең «Коммунар»ына сөялгән көе, олы юл буенча китеп барган җигүле атка, арбадагы ак яулыкка бик озак карап торды. Күңелен коточкыч сагыш биләп алды. «Әллә мине укымас дисеңме?! Мин әле... мин... барыбер сездән калыш
63 
 
 
мам! Нәсим абый укыганны... Мин дә укырмын...» — диде ул, үз-үзенә ант биргән кебек, кискен бер ярсу һәм өметсезлек бСлән. Шулай да аның Фәүзи кебек күз яшьләре белән елыйсы килде, үзен ташлап китеп барган бердәнбер, кадерле шул кансыз кыз ишетерлек итеп елыйсы килде. Ләкин ул — егет иде. 
П Поезд Казанга якынлашып килгәндә караңгы төшә башлады. Вагон артыннан йөгереп барган тигезле-тигезсез кырлар, кызыл ярлар, калкулык буена сыенып утырган тавыш-тынсыз авыллар тоташ бер болганчык караңгылыкка әйләнә бардылар һәм минут саен поездга якынайганнанякынайдылар. Соргылт караңгылык һаман куера төште, телеграф баганалары да, юл читенә тезелеп утырган агачлар да, әле- дән-әле күренеп калган агач йортлар да, күзләрен чекерәйтеп, туп-туры вагон тәрәзәсенә карап бара башладылар. Еракта, авыл юлларында тирбәлүче автомашина утлары күренде, кисәк кенә тәбәнәк ярлар эчендә йокымсырап яткан буалар, елга өсләре ялтырап китте. Кайчакларда поезд кара урман эченә килеп керде, һәм тәрәзә алды кинәт бөтенләй капланып калды. Паровоз, караңгыда үзе генә калганга, курыкмас өчен үз-үзен дәртләндерергә тырышкансыман, тирә-якны тынычсыз, яңгыравык тавыш белән күмеп кычкыра-кычкыра, һаман алга ыргылды. Алда көтмәгәндә бер күзле яшел утлар калкып чыктылар, бераз гына урыннарында басып тордылар да, үзләренә якынлашып килүче таныш дөбердекне ишетеп, кинәт кенә ычкынып киттеләр һәм, елмаеша-елмаеша, күз иярмәслек тизлек белән каршыга чабарга тотындылар. Аста шпаллар тирбәлде, рельслар шакылдады, иң койрыкта, соңгы вагоннан бер адым да калмыйча, караңгылык куалап барды. Менә кемдер: — Казан!—диде. Вагон эче шундук аякка басты, пассажирлар шаулашып тәрәзәләргә ябырылдылар. Кайдадыр еракта, төн караңгылыгы эчендә тирбәлеп, кыймылдашып торган меңнәрчә ут төрткеләре күренде. Ул утлар шундый күп иде, шундый якты иде — анда, шәһәр өстендә, бернинди караңгылык та, бернинди төн дә юктыр шикелле иде. Ул якта бөтенләй икенче дөнья, икенче тормыш иде, һәм акыл-исәп җитмәслек шундый серле, шундый мәһабәт ул дөнья үзенең яңалыгы белән дә, үзенең гүзәллеге белән дә яшь кызның бөтен зиһенен томалап алды, аның йөрәген ашкынып тибәргә мәҗбүр итте. Зәйтүнә үзе күргән нәрсәгә ышанырга да, ышанмаска да белмәде һәм шул ук вакытта һаман зурая, һаман ачыклана барган якты утлардан күзен дә ала алмыйча, тылсымланган, сихерләнгән шикелле тәрәзәгә капланып тик торды.’ «Казан!.. — диде ул күңеленнән. — Казан!..» Шул вакыт аның күз алдына бала чактан ук таныш образлар— данлы шәһәрне бөтен җир йөзендә шул көчле утлар диңгезе кебек бизәп, яктыртып торган бөек юлбашчы образы, бөек Горькийлар, бөек Тукайлар образы килде. Шәһәрнең үзенә кердек дигәч тә бик озак бардылар. Менә бик күп тәрәзәләрендә электр нурлары балкыган йортлар күренде, вагон стенасы аша, тәрәзә пыяласы аша ниндидер ят тавышлар үтеп керде, урамнардан бер-бер артлы тезелешеп чапкан машиналар күренеп калды. Күптән инде аягүрә басып килгән ирләр, хатын-кызлар, яшьләр, картлар — барысы да чемоданнарын, капчыкларын, төенчекләрен кулларына алдылар һәм вагон, тормозларын шыгырдатып, коточкыч зур
64 
 
 
тәрәзәле вокзал каршысына җитеп туктагач та, кинәт кенә тынып калып, ишеккә таба ябырылдылар. Сәгыйть үз чемоданын уң кулына алды, сулы белән, егет кеше буларак, Зәйтүнәнең авыр «сандыгына» тотынды. — Әйдә, син алдан атла, үзем алып чыгармын, — диде ул авылдашына. Ләкин әле моңарчы беркемнән дә мондый яхшылык күрмәгән һәм гомумән иркәләнүне, кешегә салгашуны ни дип тә белмичә, барысын да үзе эшләргә, үзе башкарырга гадәтләнгән гади авыл кызы, гаепле кеше шикелле елмаеп, үз чемоданына ныгытып тотынды. — Җук, җук!.. Мин үзем... авыр түгел ул! Алар шаярышып бәхәсләшкән, тарткалашкан арада, арттан пассажирлар килеп өелде, юл өстеидә тоткарлык барлыкка килде. — Әйдәгез тизрәк! Туктама! — Чего там задержались? Живей! — дип кычкырган тавышлар ишетелде. Сәгыйтькә баштагы теләгеннән кире кайтырга туры килде. Алар биек тимер капка аша вокзал мәйданына килеп чыктылар. Шәһәрдә әлерәк кенә яңгыр явып узган иде, һава саф, салкыича иде. Аяк астында юеш асфальт шыштырдады, әле анда, әле монда, көзге кебек ялтырап, җыелып яткан су күренде, як-якка алтын нурлар сибеп, су өстендә, тигез асфальтта электр шәүләләре җемелдәште. Бертуктаусыз автомобиль гудоклары, трамвай звоноклары, каядыр ашыгучы, тыз-быз килүче кешеләрнең кычкырып сөйләшүләре ишетелде һәм бо- ларның барысы да бергә кушылып, буталып, колак төбендә үзеиә бертөрле гүелдәү булып яңгырап торды. — Менә сиңа шәһәр!—диде Сәгыйть, үзе яныннан атлап барган Зәйтүнәгә карап. — И Казан! Нурлы Казан, ямьле Казан!.. — «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»—диде Зәйтүнә, аны төзәтеп. — Нәрсә, нәрсә? Кара, син әле студентны өйрәтмәкче буласыңмы? Карапкарап торам да, тагыи бер карап куям — бик үз сүзле күренәсең әле син, күрше, гел миңа каршы төшәсең! Кара аны, бик тиз колагыңны борырмын!.. «Әнкәй сиңа ни әйтте — тик толылга булмыймы» — оныттың дамы? Әһә, әнә безнең трамвай килә — киттек! Корыч рельслар буенча күңелле шыгырдап, яртысы кызылга, яртысы сарыга буялган матур трамвай вагоны килеп җитте. Аның тар рамлы тәрәзәләрендә күңелле ут балкый иде, бераз гына артка ташланып утырган матур кешеләрнең башлары күренә иде. Вагон туктады, тоткасыз ишекләр шундук үзләреннәнүзләре ачылып китте, матур, яхшы киемнәр кигән матур, яшь егетләр, кызлар, алтын погонлы хәрбиләр ашыкмыйча гына бер-бер артлы җиргә коелыша башладылар. — Әйдә әнә теге ишеккә! — дип кычкырды Сәгыйть, Зәйтүнәне, җитәкләгән шикелле, үз артыннан ияртеп. Тәрәзә аша һаман шул ук исәпсез-хисапсыз электр фонарьлары, теләсә кайда эле.неп торган якты, тонык утлар күренеп калды, әкрен генә йомшак утыргычлар тирбәлде һәм аста һаман рельслар шыгырдады. Зәйтүнәгә ул әле булса поездда утырып бара шикелле тоелды, тик монда вагон гына икенчерәк иде: таррак, кыскарак иде дә кешеләрнең кебесе аягүрә басып бара иде. .Сәгыйть Зәйтүнәне үзләренең гомуми торагына алып китте. Трамвайга утыргач, аны бер уй борчый башлады. «Әгәр Ида килгән булса?»— диде ул, аның алдында курку кебек бер нәрсә тоеп. Әйе, әгәр килгән булса, әгәр аның чит кыз белән икәүдән-икәү генә утырып баруын күрсә? Нәрсә дияр ул? Ул бит кайчакта тузандаймы тубалдай итеп күрергә ярата... Туктале, нәрсәсе бар соң мо
5. ,С. Ә“ № 6. 65 
 
 
ның? \з авылдашыңны, тәҗрибәсез авылдашыңны укырга алып килүдән ни була? Берни дә!.. Ансы-аисы, менә Зәйтүнәне кайда урнаштырырга икән? Торакта әле кызлардан беркем дә юктыр. Нәрсә, аны, студентлар килә башлаганчы дип, үз бүлмәңдә торгызып торыргамыни? Әллә соң бер үзен бер бүлмәгә урнаштырыргамы? Юк, берничек тә булмый, ярамый... Әгәр берәр бүлмәдә ялгыш кына таныш кызлар очраса гына инде... Ләкин тагын — ул таныш кызлар, ә бәлки, группадашлары — нәрсә диярләр? Ида нәрсә дияр?.. Кем булсын соң анда, алардан башка бу вакытта кем килсен!.. Ул шәһәр урамына да чыга алмас, адашыр, куркыр, аннан соң, аның үзен генә калдыру гомумән бик зур игелексезлек, бик зур начарлык булачак. Ни генә булмасын, башта аңа барыбер аның белән бергә йөрергә, аңа шәһәрне дә, университетны да күрсәтергә, кинога-фәләнгә дә алып барырга туры киләчәк... Ә бит кеше аның аңа бары тик авылдаш кына икәнен белмәс, ул турыда аның маңгаена язып куелмаган! Трамвайда алар берни дә сөйләшмәделәр. Әле генә ачык йөзле Сәгыйть кинәт җитдиләнеп, уйчанланып китте. Зәйтүнә моны шундук күреп алды. «Юк, туктале, — диде Сәгыйть, үз-үзе белән бәхәсләшкән шикелле.— Нәрсәдән куркам, нәрсәдән шүрлим соң әле мин? Менә җүләр! Нигә кирәге бар боларның?..» Ләкин шундук аңа бер тавыш, тирәндәге эчке бер тавыш каршы төште. Әгәр ул аның белән бергә иптәшләре алдында күренергә курка икән, димәк, монда берни дә юк түгел! Димәк, ул уйлаганча, бу кыз бик үк ятим, бик үк мескен, көчсез түгел, димәк, анда егетләр күңелен тынычсызлаидыра ала торган көч тә, җитлеккәнлек тә, матурлык та бар... Шул чакны аның күз алдына печән чабу, өмә һәм яшенле караңгы төн күренешләре килеп басты, һәм кичәгенәк кенә булган шикелле якын тоелган, ләкин инде узган, төрле истәлекләр арасында күмелеп калган ул көннәр аңа бик кызганыч кебек булды. Йөрәге яшереп кенә, азгынланып, сагышланып тибеп куйды. Барысы да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Сәгыйтьләр белән бер бүлмәдә торучы Павел — физмат студенты инде әллә кайчан Казанга килгән иде, бүлмә ачык иде, җитмәсә, почмакта буш койка да тора иде. Ә Зәйтүнәне урнаштыру мәсьәләсе тагын да җиңелрәк булды. Коридорның икенче башындагы бер бүлмәдә быел беренче курска керүче өч кыз тора иде. Алар әле күптән түгел генә имтиханнар тапшырганнар, укырга кабул ителгәннәр иде, ләкин туган яклары ерак булганга, өйләренә кайтып тормыйча, беренче сентябрьне көтеп, бүлмәдә торып калганнар иде. Араларында ике татар кызы да бар иде. Хәтта аларның берсе Зәйтүнә кебек үк химфакка кергән иде. Кызлар белән Зәйтүнә бик тиз уртак тел тапты, Сәгыйть исә мәсьәләнең болай тиз, җиңел чишелүенә чын күңеленнән сөенде. Ул Зәйтүнә өчен шундук урын әзерләп бирде: коридордан койка кертте, койканы әйбәтләп урнаштырды да: — Менә сиңа студент түшәге! — диде, койканың тимер пружинасына сугып. — Кулыңны баш астыңа куй да рәхәтләнеп йокла! Астыңа җәяргә берәр нәрсәң бармы? Булмаса, сырманы бирәм. Зәйтүнә, әйтерсең, әле булса исенә килергә өлгермәгән иде. Ул ап-ак итеп буялган стеналарга, түшәмнәргә, җыйнак, күңелле бүлмә эченә, ягымлы ят кызларга, үзе өчен әзерләнгән зәңгәр койкага сокланып карап торды-торды да, шәһәргә килеп төшкәч әле беренче мәртәбә көлеп җибәрде. — Бер кичкә — кер мичкә! Казанда булгач, какъ идәнгә дә ятып җокларга риза!  
С6 
 
 
Ят кызларның кайсы аңа үзенең артык мендәрен, кайсы одеялын тәкъдим итте.  _  Җук, җук, минем барысы да бар!—диде куанычы эченә сыймаган Зәйтүнә. — Хәерле төн!—диде Сәгыйть, саубуллашып. Павел йоклаган иде инде, Сәгыйть аиы уятып тормады. Ачык тәрәзә каршысыиа килде дә беравык төнге шәһәр өстеиә карап торды. Монда хәзер бөтен нәрсә аңа Иданы хәтерләтте. Ул хәзер аның янында, якында гына. Иртәгә ул аиы күрәчәк, аның үзен күрәчәк. Ул моңа нигәдер һич тә шикләнмәде. Ул моны шундый нык тели иде, һәм моның шулай булыры аның өчен һич тә мөмкин булмаслык нәрсә булып тоелмады. Бүген үк барып торырга вакыт соң иде инде. «Ул хәзер ятып йодлагандыр», — дип уйлады Сәгыйть. Ул икенче көнне күзен ачып җибәргәндә, Павел инде торып каядыр чыгып киткән иде. Сәгыйть тиз генә юынып керде, ашады да өстеиә яхшы киемнәрен киенә башлады. Зәйтүнәне исенә төшереп, киенүеннән туктап калды. Күңелендә тагын каршылыклы сораулар туды. Нәрсә, аны шул көе калдырып китәргәмени? Юк, болан килешми, һич тә, һпч тә килешми. .Ярамый. Ул, өстәлне койка янына ук тартып китереп, авылга исәнлеге-сау- лыгы турында, бик яхшы килеп җитүе турында .хат язды да, бүлмәне бикләп, Зәйтүнә янына кереп китте. Кызлар, каядыр барырга әзерләнеп, этажеркага куелган бер бәләкәй геиә көзге алдында төзәнеп-бизә- неп яталар иде. Югары курс студентына хөрмәт күрсәтеп, алар шундук аның алдына урындык китереп куйдылар. Сәгыйть утырып тормады. — Нинди төшләр күрдең Казанда? — диде ул авылдашына. Зәйтүнә елмаеп җибәрде. — Бернинди төш тә күрмәдем. Мин төш күрмим, — диде ул, балаларча беркатлылык белән. — Ә шулай да кая барырга җыенасыз әле сез? — Университетка. Шәһәр күрергә, — диделәр кызлар. «Менә нинди яхшы! — диде Сәгыйть күңеленнән. — Җил безгә уңайдан гына исеп тора...» Алар җыйнаулашып урамга чыктылар. Шәһәр инде күптән уянган, халык аякка баскан иде. Алар трам- вайгафәләнгә утырып тормадылар. Юлда базардан помидор, бәрәңге алып кайтып баручы шәһәр хатыннары очрады, базарга көянтәләп сөттер, майдыр алып баручы, маңгайларын ике-өч кат яулык белән урап бетергән, күлмәк итәкләрен билләреннән аскарак кыстырып куйган татар хатыннары очрады. Урамнардан ялтыравык, нәфис «Победа»- лар, озынча кара «ЗИМ»нар, бәләкәч кенә «Москвич»лар узып китте. Тротуарларның күләгә төшкән ягында тыз-быз килгән халык очрады. Өрсәң очып китәрлек җиңел, үтә күрелмәде яхшы материяләрдән тегелгән күлмәкләр кигән, шәрә беләкле, ачык муенлы, эшләпәле-эшлә- пәсез хатыннар, кызлар; башларына я түбәтәй, я киң читле салам эшләпә кигән, әлсерәгән кыяфәтле ирләр; аналарының кулларына асылынып барган һәм тезләренә дә җитмәгән кыска күлмәкләренә караганда, кызмы, малаймы икәнен аерып булмаслык алсу битле балалар очрады. Урам почмакарында чиста ак халат кигән хатыннар кәгазьгә төргән мороженыйлар, чыжлап торган газлы сулар саталар. Киосклар) магазиннар ачык. Йорт буйларында бер-берсеииән тигез ераклыкта яшь юкәләр утыра. Бакчаларда, агач күләгәләрендә күзлекле картлар газета укый; такта белән уратып алынган ком өстендә ялангач балалар уйный. Газоинарда үтә ачык төстәге ал, зәңгәр, ак чәчкәләр елмаеша. Күк йөзе чиста, тыныч. Асфальт урамнар тигез, төз. Өчәр, дүртәр 
5* 67 
 
 
катлы гаш йортлардан, урамнан, челтәрле тимер коймалардан, ачык ишекләрдән, зур тәрәзәләрдән — бөтен нәрсәдән күңелле эсселек бәрә, оорыннариы рәхәтләндереп кытыклый торган буяу исе, тәмле ашамлык исе килә. Сәгыйтькә шәһәр бик чиста, бик төзек булып, ә хатын-кызлар искиткеч матур, искиткеч гүзәл булып күренде. Сәгыйть Зәйтүнәгә урамнарның, бакчаларның исемнәрен әйтеп барды, ерактан ук күренгән ап-ак Спасе башиясы, Кремль, Сөембикә манарасы турында сөйләде; шәһәрнең тарихи урыннары турында, берничә елдан Казанны әйләндереп алачак биек дамбалар турында сөйләде. Алар Опера театрының яңа, зур бинасы яныннан узып киттеләр. Ленин исемендәге бакчада булдылар да тар гына, кыска гына урамнан югары күтәрелеп, өчпочмаклы бер бакча алдына килеп чыктылар. Куе агачлар артында төз колонналы матур, мәһабәт йорт агарып күренде. Ул^йорт шундый озын, шундый зур иде, аны баштарак урамның яртысын биләп торадыр дип уйларга мөмкин иде. — Менә ул — безнең университет!—диде • Сәгыйть, кулы белән алга күрсәтеп. Алар биек ак колонналар астында, тигез таш идәндә туктап калдылар. Аяк асты шундый шома, шундый ялтыравык иде, Зәйтүнә, ялгыш таеп китүдән курыккан шикелле, шундук кулы белән юан колоннага тотынды. — Университетта үзегез генә адашмассыз бит?—диде Сәгыйть Зәйтүнәнең иптәш кызларына. — Минем тиз генә бер җиргә барасым бар. Карагыз аны, минем авылдашны адаштыра күрмәгез! Килеп җитсәм, бергә кайтырбыз... — Юк, юк! Барыгыз, Зәйтүнәгә берни булмас! — диештеләр кызлар. Өч катлы ишек аша салкынча, коры һавалы иркен вестибюльгә килеп кергәч, Зәйтүнә каушагандай итеп туктап калды, гаҗәпләнеп, исе китеп як-ягына каранды, үзе дә сизмәстән, нишләптер иптәш кызларының кулына тотынды. Аны ниндидер тантаналы соклану, изге бер тетрәнү биләп алды. Шул чакны ул үз каршында биек таныш һәйкәл күрде. — Ленин!—диде ул, пышылдап. Уң кулын алга сузып, аягүрә тынып калган юлбашчы сыны, аның кыюсызлыгың күреп, аңа дәрт, көч бирергә теләгәндәй, әйтерсең: «Әйдә, әйдә, түрдән уз! Ныграк бас!» — диде. Зәйтүнә кыюланып алга атлады. Кызлар ишектән кереп киткәч тә, Сәгыйть Чернышевский урамы буенча, Кремль ягына, Идалар торагына китте. Ничек килеп җиткәнен дә сизмәде. Гомуми торакта, һәр елны кабатлана торган алама бер гадәт буенча, ремонт эшләре әле һаман бетмәгән иде. Ишек төбендә вахтер- фәлән юк иде. Сәгыйть, идәнгә утыртып куелган известьле мичкәләр, шунда ук аунап яткан киң, калын такталар, ком өемнәре яныннан үтеп, аягының кая басканын да тоймыйча, озын баскычтан югарыга менеп китте. . Кинәт ул үзендә шүрләү кебек ниндидер бер нәрсә сизде. Бөтен тәне буенча тыелгысыз эсселек йөгерде. Аның бүлмәсе янына килеп җитте дә, тын алырга да, кыймылдарга да куркып, үз алдына елмайган көе, ипләп кенә ишек шакыды. Эчтән җавап биргән тавыш ишетелмәде. Ул, анда чыннан да беркем дә юклыгына ышанасы килмичә, ишекне кисәк кенә тартып җибәрде. Бүлмә эче буп-буш иде, тып-тыи иде. Известьле киң табан эзләре белән чуарланган тузанлы идәндә кәгазь кисәкләре, буш флаконнар аунап ята иде, бер почмакта тимер
68 
 
 
койкалар, икенче почмакта, бср-берсепә сыенып, тумбочкалар өелешеп тора иде. Сәгыйть тынсыз калды. «Килмәгән!» — диде ул үз-үзепә. Килмәгән. Әйе, килмәгән... Димәк, киләчәк! Әле бит вакыт та түгел... Шулай да ул ишекне кире ябып куйды да, песи кебек сак кына атлап, күрше бүлмәнең дә ишеген тартып карады. «Белмәссең, үзләренеке әзер булмагач, күршеләренә күчеп торуы бар», — диде ул. Күршеләрнең ишеге бикле иде. Ул өченче бүлмә ишеге янына китте, ансында кычкырып сөйләшкән егетләр тавышы ишетелде, дүртенче бүлмәдә ремонт бара, бишенчесе буш иде. Ул шулай барлык бүлмәләрнең дә диярлек ишеген тартып карады — берән-сәрән ишетелеп куйган кызлар тавышына колак салды — юк, ул чыннан да килмәгән иде әле. Ул, инде хәзер нишләргә соң, дигәнсыман, бер минут чамасы коридор уртасында басып торды да, ни өчендер чит кеше күзенә күренүдән куркып, тиз генә аска төште. Ишек төбендә баягыча беркем дә юк иде. «Әллә вахтерны көтеп торып сораргамы соң — кем килгәнен, кем киткәнен ул белми калмас», — диде ул күңеленнән. Ләкин бу уеннан шундук кире кайтты. Шушы вакыттан монда килеп, кызын эзләп йөргән өчен вахтер хатын аннан көләр, җитмәсә, йөрәгенә кадый торган берәр тупас сүз дә әйтеп ташлар төсле тоелды. Ул урамга чыкты. Иорт тәрәзәләрен калтыратып, колакларны тондырып, коточкыч тавыш белән мотоцикллар чабып узды; иләмсез үкереп, бөтен һаваны сасы газ исе белән пычратып, килбәтсез «МАЗ»лар узды. Бөтен нәрсә аңа күңелсез, ямьсез булып күренде. Урамда ачу ки- тергеч эссе, тузан, шау-шу иде; кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар, барысы да кыланчык, ахмак, мактанчык иде; урам читеннән төрткәләшеп, акырышып, тәмәке тартып барган малай-шалайлар явыз, хулиган иде. «Тукта, бәлки, ул хәзер пароходта килә торгандыр!» — диде кинәт Сәгыйть үз-үзенә. Әйе шул, бәлки, ул аны пароходтан төшкән чагында очратыр, әгәр алар ягыннан пароход килеп җитмәгән булса, көтеп торыр. Ул яңадан күңеллеләнеп китте, аның белән булачак очрашу турында хыялланырга тотынды, беренче күргәч тә аңа нинди сүзләр әйтәчәге турында, халык күп булса, аны кочаклап алып булмаячагы, бары тик кул биреп кенә исәнләшергә туры киләчәге турында уйлады. Тиз- тиз атлап, аска, Бауман урамына төште дә, Болак күпере аша чыгып, беренче трамвай туктый торган урынга килеп җитте һәм трамвайга утырып, дөресрәге, ишек тоткасына асылынып • (эчтә кеше бик күп иде), Устьега төшеп китте. Башта ул пароход килгәнме-юкмы икәнен белергә йөгерде. Дебаркадер кырында бернинди пароход юк иде. Тимер капка янында, пароход килгәнне көтеп, кешеләр өелешеп тора иде, ул алардан пароходның кайсы яктан киләсен сорады — алар бөтенләй икенче яктан киләсе пароходны көтәләр иде. Ул расписание янына барды, тар гына тәрәзә каршысына килеп, белешмә бюросыннан сорады—расписание язылган кара такта да, ак чырайлы хатын да бер үк нәрсәне сөйләде: Идалар ягыннан иртән иртүк ике пароход килгән дә киткән һәм бүген аннан бүтән бернинди пароход булмаячак иде. Икенче мәртәбә алдану бигрәк тә кыен булды. Кулларын кесәсенә тыкты да, үз алдында беркемне дә, бер генә нәрсәне дә күрмичә, тәмәкече кеше кебек төкеренә-төкеренә, порт буенча китте. Идел ярына чыгып, чуер таш өстенә утырды. Елгадан әкрен генә дымсу җил исте, колак очларын, битләрен үбеп алды, борыннарын кытыклап китте. Су өстендә кояш нурлары тирбәлде — күзне чагылдырды. Артларыннан тирән су буразнасы калдырып, моторлы көймәләр узып китте; ялкау гына, юаш кына чайпалып, яр
69 
 
 
ларына тулып, җәелеп аккан Идел буйларын яңгыраткан моңсу гудок тавышлары ишетелде; авыр пошкырып, ухылдап, зур тәгәрмәчле буксир пароходлары, корыч троска тагылган җансыз баржалар, буын- буын итеп сузып салган саргылт озын саллар шуышты; яр буеннан көймәчеләрнең берберсенә эндәшүләре, палубаларда чылбыр чылтыравы ишетелде; еракта зәңгәрсу күк пәрдәсенә ак төтен төсле куш эз сызып, реактив самолет очты. Сәгыйть үз тирәсендә шушы шау-шу килгән, кайнашкан, хәрәкәтләнгән бөтен нәрсәгә игътибарсыз гыиа колак салып, бөтен нәрсәне күзәтеп утыра торгач, Иданы да, үзенең монда ни өчен килгәнен дә оныта башлады. Тынычланды. Ул үзенең бик нык ашыйсы килгәнен сизде. .Яңадан трамвайга утырды да шәһәргә кайтып китте. Бүлмәдә Павел үзе генә, күлмәкләрен салып ташлап, биленә кадәр шәрә көе, калай кружкасына өрә-өрә, кайнар чәй эчеп утыра иде. Алар кул биреп исәнләштеләр. — Нишләп бик иртә килдең? — диде Павел. — Эш бар. Ә син? — Минем дә эш бар, — диде Павел. Павелның ата-анасы да, туганнары да — беркеме дә юк иде, барысы да сугыш вакытында үлеп беткәннәр иде. Ә ул үзе балалар йортында тәрбияләнгән иде, соңыннан заводта эшләгән, шул ук вакытта кичке мәктәпне бетергән һәм былтыр университетка укырга кергән иде. Яшенә караганда, төскә-биткә бик олы күренгән, ә буйга — үз группадашлары арасында иң озыннардан, иң көчлеләрдән саналган Павел чиктән тыш гади, тыйнак холыклы һәм һәркем белән дуслаша ала торган әйбәт, кечелекле бер егет иде. Каникул вакытында кайтыр җире булмаганга, ул җәйнең яртысын төрле походларда, экскурсияләрдә, ә яртысын — шәһәрдә, гомуми торакта үткәрә иде. Бары тик стипендия акчасына гына киенеп тә, туенып та булмаганга, ул үзенә өс киеме һәм бүтән кирәк-ярак алу өчен буш вакытларында акча эшли иде. Тырыш, эшчән һәм шул ук вакытта бик нык сәләтле булган бу рус егетен Сәгыйть беренче мәртәбә очрашкач та күңеленә якын күрде һәм алар арасында тиздән яхшы, нык дуслык урнашты. — Әйдә, утыр, чәй эчәбез, — диде Павел, үз яныннан урын күрсәтеп. Сәгыйть өйдән алып килгән тәм-төмнәрен — бал-май банкаларын өстәлгә өеп ташлады. — Менә сиңа күчтәнәч! Монысы авыл күмәче, монысы төш, менә монысы бал, юкә балы—әйдә, сыйлан. Павел кыстатып тормады. Алар бер-берсен күрми торган вакытта кайларда булулары, ниләр эшләүләре турында сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчәргә керештеләр. Бераздан Павел сорап куйды: — Шулай да нинди эшең бар? — Доклад язарга кирәк. Авылда тотынып карарга итеп карага- иыем — әле кирәк китабы юк, әле ансы, әле монсы юк. Менә тоттым да килдем, ныклап тотынырга кирәк. — Ә син язма хәзер,— диде Павел.— Павловтан үрнәк ал. Сәгыйть көлеп куйды. — Павелдан үрнәк ал димәкче буласыңмы әллә сип? — Ә нигә, Павелдан үрнәк алсаң да зыян итмәс! диде тегесе. Беләсеңме, Павловны, физиолог Иван Петровичны — ял вакытында ул беркайчан да эшләмәгән... фәнни эш белән шөгыльләнмәгән. — Әһә, син әйтмәкче буласың инде: фәнни хезмәт белән юкка башыңны авырттырып утырма, ял вакытында ял ит, димәкче буласың инде, ә? — Эзенә генә бастың! — диде Павел. — Балың бик әйбәт икән... Әйдә иртәгә минем белән Волга буена, ике баржа утын килә — буша
70 
 
 
табыз. Эше авыр, алдан ук әйтәм, но син чыдарсың, җилкәң калын күренә. Сәгыйть эндәшмичәрәк торды. _  Ярар, була, барабыз, — диде ул, ниһаять. хБарыбер көне буе доклад язып утырып булмаячак, языйм дисәң, эштән соң да язарга була, —дип уйлады ул күңеленнән. — Берничә кон шулап узар, ә инде ул вакытта Ида да килеп җиткән булыр». Ләкин Ида килеп җиткән иде инде. 
III Ул бүген иртән иртүк килеп төште. Кояш әле чыкмаган иде, шулай ца яктыра башлаган иде. Җиңел такси аны биш минут эчендә студентлар торагына китереп куйды. Үзләренең бүлмәсендә әле беркем дә булмаганга һәм анда әле берни дә җыештырылмаганга, рәтләнмәгәнгә, ул, вахтер хатын тәкъдиме буенча, кешеләр уяна башлаганчы бераз көтеп торды, шуннан соң күршедәге бүлмә кызларын уятып керде дә шунда урнашты. Пароходның беренче, икенче классларында урып булмады — өченче класста килергә туры килде. Анда кеше бигрәк тә күп иде, һәм Ида юл буе утырып кына килде, рәтләп күзен дә йома алмады. Бүлмәдә матрацлы бер буш койка бар иде, өеннән алып килгән йомшак мендәрләрен салды да, ак, чиста җәймәләрен җәйде дә, өстен- башын чишенеп тә тормыйча, шундук ауды. Ул берни белмичә йоклады. Бүлмәдәге дүрт кыз, йокыдан торгач, бергәләшеп базарга чыгып киттеләр. Бер сәгатьтән соң сумкаларын алма белән, кишер, кыяр белән тутырып яңадан кайтып керделәр. Көлешә-көлешә, бер-берсенә теләсә ни әйтешеп, бик озак ашап утырдылар. Ида һаман уянмады. Кызларның берсе, аяк очларына гына басып, аның койкасы янына килде, йөзенә иелеп, бераз тыңлап торды. — Әллә үлгән инде? — диде, иптәшләренә карап. — Үлсә, күмәрбез, — диде кызларның берсе, һәм дүртесе дә кинәт пырхылдап көлеп җибәрделәр. Ида барыбер уянмады. Кызлар, Иданың үзен генә калдырып, бүлмәне өстеннән бикләп чыгып киттеләр. Ида йокы аралаш йөзенә кояш нуры төшкәнен сизгәндәй булды һәм коты алынып уянып китте. Ул, берни аңламыйча, озак кына түшәмгә карап ятты, йөрәге еш-еш типте, аркасына тир бәреп чыкты. Ул тәрәзәнең пәрдәсе юклыгын күреп алды һәм, инстинктив бер көчкә буйсынып, тиз генә сикереп торды да, кояш нурын одеялы белән каплап куймакчы булып, тәрәзәгә таба атлады. Кинәт аның йөзе коточкыч агарынып китте, күзләре зуррак ачылды, иңбашлары сизелер-сизелмәс кенә калтырарга тотынды һәм ул бөрешеп калды, әйтерсең, тәрәзәдән кисәк кенә кышкы җил бәреп керде. Ләкин куркуга караганда кызыксыну көчлерәк булып чыкты. Ул, битләренә туп-туры кояш нуры төшүенә дә игътибар итмичә, тагын бераз алгарак килде һәм, тын алырга да, кузгалырга да куркып, баскан урынында катты да калды. Тротуар буенча ашыга-ашыга Сәгыйть килә иде. Ида тизрәк койкасына ташланды, одеялын башына каплады да, коты алынып, дер-дер калтыранып, аның бүлмәгә килеп кергәнен көтә оашлады. Үз йөрәгенең тибүе аңа тротуардан атлап килгән Сәгыйть- пең аяк тавышы шикелле булып яңгырады. Аның ничек итеп урам як ишектән керүен, ничек итеп баскычтан йөгерә-йөгерә менүен ул күңеле өсләп күреп ятты. Шул вакыт аңа: торырга да, ишекне бикләп куярга
71 
 
 
< ] к, дигән уи килде, ләкин ана ул хәзер урыныннан тору түгел, хәтта леп дә, бармагын да кыймылдата алмас кебек тоелды. Ул һаман шул көе ята бирде. Бер минут үтте, ике минут үтте, менә коридорда аяк тавышлары ишетелде. Ул аиың аяк тавышын шундук таныды. Иуинан соң әкрен геиә күрше бүлмә ишеген шакыган тавыш ишетелде. I агын коточкыч берничә минут узды. Сәгыйть ул яткан бүлмә ишегенә якынлашты. Тоткага тотынды. Ида тетрәнеп китте. Аңа хәзер менә стеналар, түшәмнәр ишелеп төшәр, аның өстеиә тау-таш җимерелер, ә ул коикасы-ние белән коточкыч упкынга ыргытылыр шикелле тоелды. Ничек тә кычкырып җибәрмәскә тырышып, ул чытырдатып одеялын тешләде, куллары белән тимер койка читенә ябышты. Ләкин ишек бикле булып чыкты. ...Ул көн гомергә онытылмаслык булып хәтерендә утырып калды. .Агитбригадага катнашырга димләп кергән кызның башыннан сыйпап чыгарып җибәрүенә, аның тәкъдименә чын күңелдән риза булмавына ул соңыннан үкенеп бетә алмады. «Әгәр көне буе өйдә утырган булсам, әгәр сәгать өчкә кадәр беркая да чыкмаган булсам... Ужас!» — диде ул еш кына уфтанып. Ләкин эш узган иде инде, никадәр геиә үкенсәң дә, никадәр генә уфтансаң да, хәзер инде барыбер терсәкне тешләп булмый иде. Бәхти, ул урамга килеп чыккач та, кояш кебек елмайды да, уң кулын, терсәк турысыннан бөгә төшеп, артистларча алга сузды, сул кулын күкрәгенә куеп, аның алдында баш иде һәм: — Пажалыста! Тройка җигелгән — килергә дә утырырга, — диде.— Безне анда урман кошлары көтә. Урманга барабыз бүген, шулай бит? — Синең кебек урман кошларын көтәрләр дә шул! — диде ул, башын бер якка кыйшайткан көе, шаян елмаеп һәм Бәхтинең күзлеген аска басып куйды да, кычкырып көлә-көлә, кире өйләренә йөгереп кереп китте. — Тиз бул!—дип кычкырып калды Бәхти аның артыннан. Ул киң итәкле көрән юбкасын, озын җиңле, саргылт-кызыл бизәкле кофтасын киеп, матурланып, елмаеп чыкты. Аның нигәдер гел көләсе, шаярасы килде. Ул көнне аның күңеле бик күтәренке булды. Ул хәзер бер геиә көнне дә аннан — Бәхтидән башка үткәрә алмаячагын, бернинди акыл, бернинди бурыч, әдәп дигән нәрсәләргә буйсынмый торган туймас хиснең, аңа карата туган шашкын хиснең һаман көчәя, һаман ныгый барганын һәм бу хиснең йөрәктәге элеккеләрнең инде берсен дә калдырмыйча өтеп, көйдереп ташлаганын аңлады, һәм ул моңа сөенде геиә. Җәйге урман шундый күңелле, шундый матур иде, агач оотакла- рында күзгә күренмәгән ниндидер кошлар сайрый, куе яфраклар арасыннан тасматасма кояш нурлары сузылып төшкән иде. Мотоцикл ярым караңгы урман юлыннан һаман эчкәрәк керде. Юл өстендә тәгәрмәч астында изелеп, кабыклары суелып беткәй ботаклар, агач тамырлары, таяклар очрады, кулбашларга яфраклар ышкылып-ышкылып китте. Печәне чабылып алынган якты бер болында Бәхти туктап калды. — Ах, нинди шәп! Ах, какая красота! Нишләп җиләге юк соң моның? Ә минем җиләк ашыйсы килә!..—диде ул. Бәхти мотоциклын сүндереп куйды да, аның янына килеп, җир өстеннән җиләк эзләгән булып кыланды. — Монда нинди җиләк булсын! — диде Бәхти көлеп. — Нишләп булмасын — була!—диде ул, бәхәсләшергә әзерләнеп.— Беләм — була! Бот! Үлән арасында була! Менә бер җиләк! — Син үзең җиләк!—диде Бәхти һәм ун. кулын аның иңбашына салды. — Шундый тәмле җиләк — кап та йот! аяк тавышлары ишетелде. Ул аиың 
72 
 
 
Ул аның кулын ычкындырды да торып йөгереп китте. — Тоталмыйсыц, тоталмыйсыц! Ку мотоциклың белән! Бәхти аның артыннан йөгерде. Болын читендә, урманнан аерым бер җирдә, бер карт каен үсеп утыра иде. Ул ачык урынга, кояшлы якка янтайган иде һәм исерек кеше шикелле менә-менә җиргә сузылып барып төшәм дигәндә генә, кинәт яшел чәч толымнарын таратып җибәреп, башын югары күтәргән дә шул көе кыен бер позада гомергә бөкрәеп калган иде. Ул туп-туры шул каенга таба йөгерде, артыннан Бәхтп килеп җиткәнче, каен кәүсәсен кочаклап алды да аның өстенә үрмәләп менәргә тырышкан булып кыланырга тотынды. — Кара... кара... нинди каен! Аның артыннан ук килеп җиткән Бәхтп ике куллап аның биленнән тотты, ул авызын ачып берәр сүз әйтеп өлгергәнче, аны җиңел генә күтәреп алды да каен өстенә утыртып куйды, йөгерми йөгергәнгә ул тирләп төште, йөрәгенә капты. Ул бер якка шуып төшкән эшләпәсен рәтләштерде дә, ачуланган булып, искәрмәстән Бәхтинең чигәсенә чабып җибәрде. — Менә сиңа! Вредный... — Бәхтп, авызын ерып, икенче чигәсен куйды. — Менә тагын! Менә!.. Икенче мәртәбә сораусыз тотынмассың! Кинәт ул утырган җиреннән сикереп торды, кытыршы кабыклы каенга җайлап басты да кулларын ике якка канат кебек җәеп җибәрде һәм бер адым алга — агач башына таба атлады. — Очына кадәр менәм!—дип кычкырды ул тилеләнеп.— Тот! Тот- масаң, менәм — все равно менәм! Ләкин шул вакыт әллә башы әйләнеп китте, әллә аягы тайды — тигезлеген саклап калмакчы булып, куллары белән бик нык селтәнде дә бер якка чайкалып китте. Ярый әле Бәхти шунда гына иде — ул, Ида егылып киткәнче, көчле куллары белән аны шундук тотып та алды, җиргә-ннгә төшермичә, ныгытып күкрәгемә кысып та алды. — Менә җүләр! Башың белән барып төшкәйнең бит!—диде ул, ■куркып. Шуннан соң нәрсә булганын ул рәтләп хәтерләмәде дә. Алар каен төбенә җиргә утырдылар. Бәхти һаман аны кочагыннан ычкындырмады. Аның башы әйләнде, йөрәге сикереп-сикереп типте. Бәхти тотлыга- тотлыга, агарынган йөз белән, аңа нәрсәдер пышылдарга тотынды. — Ида... Идочка... Ул аның уттай янган, дер-дер калтыранган тәнен тимер кыршау белән кыскан кебек һаман ныграк кысты, ниндидер рәхимсезлек белән, ниндидер хайванлык белән кысты. Ул аның мыек очларының кызган энә кебек бит тиресенә чәнчеп кергәнен тойды, аның йотлыга-йотлыга пышылдаган бәйләнешсез, ясалма сүзләрен ишетте... .Яңадан кайтырга җыенганда, бер-берсенә әйтер сүз табылмады, күзләрен күтәреп карарга кыюлыклары җитмәде, һәм ул гомерендә беренче мәртәбә үзен беркемгә дә кирәксез итеп, коточкыч ялгыз, көчсез итеп сизде. Дөньядагы бөтен нәрсә аңа пычрак булып, оятсыз, кабахәт булып күренде. Бәхтинең көчәнеп аны юатырга тырышуы аның җенен котыртты, косасын китерде. Аның тавышы, хәрәкәтләре, мыеклары — бөтен нәрсәсе шундый ачык, аермачык рәвештә ят, чит булып тоелды. Ул, үз-үзеи кызганып, тыела алмыйча кинәт елап җибәрде, чәчен, башын тырнап, тилереп, үксеп-үксеп елады һәм, күз яше аралаш, ямьсезләнгән, шашынган тавыш белән: Кит! Кит!.. Күземә күренмә!.. Кит! Кит!..— дип кычкырды. Соңыннан... икенче көнне ул тагын килде, тагын тәрәзә турысында мотоцикл тавышы ишетелде, ләкин хәзер ул элеккечә түземсез булып,
73 
 
 
дәртле оулып яңгырамады. Алар тагын урманга бардылар. Бәхти ант нтте, вәгъдәләр бирде, һәм ул аңа ышанды. Ул үзен бөтенләе белән аныкы итеп хис нтте, һәм бу аңа бер дә оят нәрсә булып, ярамаган нәрсә булып тоелмады, киресенчә, ул үзенең инде хәзер чын-чынлап аныкы булуы белән, аның хатыны булуы белән күңеленнән горурлана оашлады. Ул үзен бөтенләй яңарып, бөтенләй үзгәреп, икенчеләнеп киткән шикелле сизде. Аңа хәзер бөтенләй бүтән төрле тормыш, искиткеч яңа, гүзәл тормыш башланды шикелле тоелды. Бәхти өч көн рәттән килде. Дүртенче көнне ул килмәде. Ул аны дүрт күз белән көтте, сагынып-саргаеп көтте. Ләкин Бәхти барыбер килмәде. Аның коты алынды. Кич клубка чыгарга оялды. , Тагын бер көн узды, өметләнеп ул һаман көтте, икенче көй дә узды, пәм шул вакыт ул, куркуыннан нишләргә белмичә, аның вәгъдәләренең, матур сүзләренең бары тик оятсыз ялган гына, күз буяу гына булганлыгын, ә аның кыюлыгының, матурлыгының һәм ул үзе уйлап тапкан аның әллә^ нинди яхшы сыйфатларының бары тик мираж гына, декорация генә булганлыгын аңлады. Ул үзенең алданганлыгын, мәсхәрәле рәвештә алданганлыгын аңлады. Хурланган күңеле һич тә ышанырга теләмәде, ләкин булган нәрсә, аның килмәве һәм аяусыз акыл шул турыда сөйләде. Шикләнеп, икеләнеп торырга, тагын нәрсәгәдер өметлә-ч неп торырга бернинди нигез калмады. Бәхти качты, каракларча, куркакларча качты... югалды. «Какие мерзавцы бу җегетләр! Аларның барысы да шундый оятсыз, шундый сволочь, нахал!..» — дип уйлады ул көчсез ярсу белән, ир җенесендәге һәркемгә карата чын-чынлап нәфрәт, чын-чынлап җирәнү хисе тоеп. Ул атна буе өйдән чыкмый ятты, хәтта рәтләп урыныннан да тормады, каралай көйде, ябыкты, саргайды, сүзсезләнде, үлек кебек, берни сизми, берни тоймый башлады. Көн төнгә әйләнде, төи — газапка әйләнде. Эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп алган әнисе бер дә кызыннан ким ‘көймәде. Ләкин сораштырырга, төпченергә кыймады. Әтисенә берни дә сиздермәделәр. Беркөнне бер таныш колхоз председателе кунарга кергәч, әнисе сөйләшәсен сөйләште, рәтлисен рәтләде дә иртән, аны машинага утыртып, шул агайның авылына җибәрде. Авыл бик матур урынга, урмаилы-сулы җиргә утырган иде. Ул анда ярты айдан артык торды, председатель агайның бәләкәй кызлары белән урманга йөрде, су керде, яңа сауган сөт эчте, тазарды, тулыланды. Элеккеләр әкренләп-әкренләп онытыла, төссезләнә барды. Бәхти турында ул бөтенләй уйламаска, аны бөтенләе белән җиргә күмеп куярга тырышты Әмма болын читендәге кәкре, юан каен, чабылган печән исе, бәйләнчек усал черкиләр барыбер күңелендә җуелмас тирән эз булып калды. «Утырма»дан кире үзләренә кайткач, өйдә бер ике-өч көн генә торды да авылңа артык ямь таоа алмыйча, 1\азанга җыена башлады. Аның тизрәк авылдан, караңгы, котсыз авылдан китәсе килде. Шәһәрдә вакытны да күңелле итеп үткәрергә мөмкин булачак иде, һәм анда аның турында берни дә белмиләр дә иде. Аның болан бик иртә кузгалуына өйдә бик үк каршы килмәделәр. Төнге пароходка утырды да Казанга юл тотты. Көн артыннан көн узып, күңеле гаҗәп бер җиңеллек, гаҗәп бер тизлек белән яңадан тынычлана төшкәч һәм бөтен нәрсә яңадан элекке хәленә кайткач, ул, дөньяда тормышка ашуы бик шикле нәрсә турында хыялланган кебек... Сәгыйть турында хыяллана башлады.
74 
 
 
IV Әйе, үз-үзен бәхетсез, ялгыз сизә башлагач, аңа яңадай Сәгыйть кирәк булды. Аның карашыңча, моның бернинди начарлыгы юк иде. Ул үзен Сәгыйть алдында бөтенләй диярлек гаепсез санады, аңа тик бер генә мәртәбә җавап язуын да, хәтта аннан зуррагын да онытты, дөресрәге, онытырга тырышты. Ул гомумән беркайчан да, бер генә нәрсәдә дә үзен гаепле санарга, үзенең гаебен танырга гадәтләнмәгән иде. Ул аңа берни дә әйтмәс — бары шул гына. Ул турыда аның белән «теге»ннән башка кем белә?! Аннан соң, Сәгыйть бит аиы ужасно ярата! Ул аның һәрбер сүзенә ышана; аның күңеле йомшак; аңа аның бер елмаеп каравы да, бер иркәләнүе дә җитәр, һәм ул яңадан аның табанын ялый башлар, элек пичек үләрдәй булып яратса, хәзер дә һаман шулай ук яратыр, һәм тормыш, берни булмаган кебек, һамаи элеккечә барыр. Ул шулай уйлады, шулай булуын теләде, шуны өмет итте. Сәгыйть аңа һамаи да элекке Сәгыйть булып тоелды. Ул анда бернинди үзгәреш юктыр, дип уйлады. Әйе, аңа бөтенесе дә җиңел генә, шома гына үтәр шикелле тоелды. Әмма тәрәзә аша Сәгыйтьиең үзен күргәч, моңа кадәр кайдадыр яшеренеп яткан вөҗдан кинәт башын калкытты, аны тетрәнергә, кан калтырарга мәҗбүр итте. Билгеле, әле баштан аны монда, Казанда, күрермен дип өмет итмәгән иде ул. Ә ул килгән һәм килде. Каян белгән ул аның монда икәнен? Әллә соң белмичә генә килгәнме? .Яңадан тынычсыз тормыш, авылдагыга караганда да газаплырак, авыррак тормыш башланды. Иртән йокыдан: ишекне шакымыйлармы, дип куркып уянды; коридорга-фәләнгә чыгарга туры килсә, бүлмә ишеген ачкач та, күңеле белән иң элек аны эзләде, як-ягына каранды, аяк тавышы ишетелмиме дип, сагаеп тыңлап торды, әледәи-әле артына борылды; урамга, магазинга чыгарга туры килсә, кеше күзенә күреи- мәстәй җирләрдән, өй артларыннан, аулак урыннардан йөрде, курыкты- өректе, йөрәге дерт-мерт килде; кичләрен сирәк кенә кинога барырга туры килсә, залда юри иелеп, битен яшереп утырырга тырышты; кайчакларда аңа кемдер арттан аның тавышы белән: «Ида!» дип кычкыра шикелле тоелды. Ул үзен бер генә җирдә дә тыныч, иркен сизмәде, теләсә кайда аны кемдер эзәрлекләде, кемдер артыннан күзәтеп торды. Берничә көннән студентлар килә башлады. Буш коридорлар, вестибюльләр, бүлмәләр җанланып китте. Ишекләр көне буе диярлек шап- шоп ачылыпябылып торды; идәннән түшәмгә кадәр студентларның чемоданнары, төргәкләре, китап салып кадакланган әрҗәләре белән дыңгычлап тутырылган бүлмә ишеге алдында чиратлар барлыкка килде; хуҗалар расписка буенча үзләренең әйберләрен алдылар; буфет эшлй башлады; көн дә иртә-кич плитәгә яктылар; коридорлар буенча матрац- лар, койка, урындыклар, чемоданнар сәяхәт итә башлады; уңган, җитез кызлар, юл киемнәрен алыштырып, кулларына тоткалы таба, кострюль- фәлән тотып, эшлекле кыяфәт белән бүлмәдән кухняга, кухнядан бүлмәгә таба йөгергәләргә тотындылар; юылган, агартылган чиста, якты бүлмәләргә яңадай өстәл-урыидыклар, койкалар, тумбочкалар кереп урнашты; әле буяу исе дә очып бетмәгән тигез, ап-ак стеналарга расписаниеләр, табель-календарьлар, открыткалар кадакланды; тумбочкалар өстенә, этажеркаларга китаплар тезеп куелды; тәрәзәләргә коменданттан кул куеп, язу белән алынган пәрдәләр эленде; көзгеләр куелды. Китте студент тормышы тагын җанланып, шаулап-гөрләп! Ачык калдырылган бүлмә ишекләре аша кычкырып көлешүләр, кызыпкызып сөйләшүләр, бәхәсләр ишетелде. Кичләрен урам якка караган ачык тәрәзәләрдән электр яктысы белән бергә кушылып музыка
75 
 
 
моңнары, яшьләрнең җыр тавышлары агылды. Бал кәрәзе кебек вак-вак бүлмәләргә бүлгәләнеп беткән студент умарталары, беренче сентябрь якынлашу белән, һаман ныграк кайный, гүли башлады. Алар, үзләре белән туган якларның яшел кырлары, урманнары, болын чәчкәләре исен һәм таза, сау тәннәрендә эссе кояш нурларын алып килгән студентлар, һәрбер хәрәкәтләрендә, үз-үзләреи тотышларында, тавышларында яшьлек, көч, энергия ташып торган кайгысыз студентлар — көләч йөзле, бәхетле, горур, гүзәл егетләр, кызлар — тротуарларны иңләп йөрделәр, трамвай, троллейбус вагоннарын, театр, кино вестибюльләрен, бакча- паркларпы, мәйданнарны тутырдылар, һәм җәй буена бөркүлектән әлсерәгән, тыны кысылган карт шәһәр тагын да яшәреп, тагын да сылуланып .китте, көлде, елмайды, шатлыктан нурлар сирпеде. иптәшләренә кызыгып, көнләшеп карады. Сәгыйть белән очрашу сәгатен ул пичек тә кичектерергә теләде. Ләкин алар барыбер очраштылар. Сәгыйть алты көн рәттән Павел белән бергәләп баржадан утын бушатырга йөрде. Авылдагы кебек иртән иртүк тордылар да тизрәк Идел буена ашыктылар. Эш чынлап та бик җиңел булмады. Сәгыйть кичләрен ярыйсы гына арып-алҗып кайтты. Шулай да, колхоз эшендә чыныккан организм артык бирешмәде, һәм ул кайтып бераз гына ял итте дә, Павелның әйбәт киңәшенә дә карамыйча, докладына тотынды. Беренче көнне ике-өч юл да яза алмады — башы берни уйламады, күзен шундук йокы басты. Икенче, өченче көннәрне эш бераз алга киткәндәй булды — көчәнеп кенә булса да, башы да эшли башлады, күңеленә матур, дөрес фикерләр дә килде. Ул кичләрен икешәр сәгать урыныннан да кузгалмыйча утырды. Бер мәртәбә Зәйтүнә керде. Авылдан хат алуы турында, бүлмәдәш кызлары турында, университет турында нәрсәләрдер сөйләргә тотынды, ләкин Сәгыйтьңең китап-дәфтәрдән аерылырга теләмәвен күреп, аның эшен бүлдерүдән уңайсызланган шикелле, кызарынды да, ничектер ы-мы итте дә шундук чыгып та китте. Сәгыйть кинәт үзенең төзәтеп булмаслык ниндидер хата эшләгәнен, авылдашының хәтерен калдырганын аңлап алды. Аның бу арада Зәйтүнә янына бөтенләй кергәне юк иде. Үзенең корылыгына, начар, тупас кеше булуына ачуы килеп, китапларын тиз генә җыештырып куйды да Зәйтүнә артыннан кереп китте. Зәйтүнә торган бүлмәдә аның баштагы иптәш кызларыннан беркем дә юк иде, бүлмәдә беренче курс студентларыннан бары ул гына торып калган иде. — Кая иптәшләрең? — диде Сәгыйть. — Алар икенче бүлмәгә күчтеләр. Койканың хуҗасы килгәч, мине дә моннан куалап чыгарачаклар,— диде Зәйтүнә, еларга җитешеп. — Ә соң нигә син дә иптәшләрең белән бергә күчмәдең? — Аида аларның буш урыннары юк... «Валлаһи, бала!—диде Сәгыйть күңеленнән, көлеп.— Тапкан кайгырыр нәрсә! Чакырсалар — утыр, кусалар — кит, дигәндәй, хуҗасы килгәнче торып тик ят...» Шулай да ул уйга калды. Аны бүлмәгә ныгытып урнаштырырга кирәк иде, һәм монда аның ярдәменнән башка берни дә барып чыкмаячак иде, ахры. — Торып тор хәзергә,— диде ул аңа, бер үк вакытта юату да, киңәш тә итү тонында.— Кайгырма юкка!.. Баш тишелеп күз чыкмаган әле! Иртәгә университетка барырбыз, бәлки ордер да бирә башлаганнардыр инде. Икенче көнне алар икәүләшеп университетка бардылар, хуҗалык бүлегенә керделәр. Гомуми торакта урын бирелергә тиешле беренче курс студентлары исемлегендә нишләптер Зәйтүнәнең фамилиясе юк иде.
76 
 
 
Медаль белән кабул ителгән студент буларак, аңа, әлбәттә, ордер беренче чиратта бирелергә тиеш иде. Тикшерә торгач, Зәйтүнәнең фамилиясе исемлеккә машинистка хатасы белән генә кертелмәгәне беленде. Зәйтүнәнең шундук күңеле күтәрелеп китте. Аңа да, Сәгыйтьнең үзенә дә ордер алып, 'бүлмәгә төпләп урнашканчы, тагын берничә көн узып китте. Ул арада беренче сентябрь дә якынлашты. Пристаньга төшеп тә, кызын очратмый кайткан теге көннән соң Сәгыйть Идалар торагына бөтенләй аяк та атламады. Ул аның турында вакытлыча онытып торырга тырышты. Бер көнне ике мәртәбә алдангач, аның тагын өченче мәртәбә алданасы килмәде, дөресрәге, алданудан курыкты. Үзенчә акыллылык, саклык күрсәтеп, ул хәтта уку башланганчыга кадәр көтәргә булды. Әмма бер көнне, университетка баргач, коридорда ул Степканы очратты. Степка өстеиә кара төстәге өр-яңа шевиот костюм кигән, галстуклар тагып җибәргән иде, һәм шуңа күрә ул аңа бик нык үсеп киткән, зурайган шикелле күренде. — О-о, Степка!—диде Степка, Сәгыйтькә кул сузып. — О-о, Сәгыйть! — диде Сәгыйть, аның кулын кысып. Степка, кайбер рус егетләре кебек, Сәгыйтьне «Саша» дип йөрткәнгә, Сәгыйть тә аны, шаярып, «Сәгыйть» дип атый иде. Алар бер-бер- сенә карата аеруча дуслык тойгылары кичергән чакларда, бер-берсенә еш кына шулай исемнәрен алмашып эндәшәләр иде. — Кайчан килдең, Степан Иванович? О-о, син бигрәк карангансың! Ә чәчең кая, сатып эчтеңмени? — диде Степка. — Костюмың бик шәп икән... Кайчан алдың, күпмегә? — диде аңа каршы Сәгыйть һәм костюм материясен капшап караган булып, Степка- ның беләгеннән чеметеп алды. Степка тыелып кына кычкырып җибәрде, ләкин шулай да сер бирмәде һәм иптәшенең мондый астыртынлыгына, мондый явызлыгына җавап итеп, аның кыска чәч бөртекләрен тартып карау нияте белән башына үрелде. Әмма буе җитмәде, һәм алар, мәктәп балалары кебек шулай шаярыша-шаярыша, урамга чыктылар. — Ә син нишләп үзең генә? Кая бер як канатың?—диде Степка, университет каршындагы бакчага килеп кергәч. — Килмәгән әле ул,— диде Сәгыйть тыныч кына, әйтерсең, Иданың үзе янында булуы-булмавы аның өчен .барыбер иде. — Килмәгән?!—диде Степка.— Аның Казанга килгәненә инде бер атна бардыр! Степка Идалар белән бер торакта яши иде, Сәгыйть агарынып китте. Ул, тез буыннарының хәлсезләнгәнен тойган хәлдә, кинәт туктап калды. — Килгән? Кем әйтте сиңа аны? Кайчан килгән? Аның бөтен тәне буенча кайнар кан йөгерде. Аңа бик эссе булып китте. Күңеле шундук монда ниндидер ярамаган, ниндидер начар нәрсә барлыгын сизенеп алды. Килгән? Ә нигә бу вакытка кадәр бу турыда берни белдермәгән? Нигә ичмасам бер генә мәртәбә булса да аның бүлмәсенә килеп китмәгән? Кайнарланган миендә мең төрле сорау туды. Аңа аның җәй буена, дөньядан бөтенләй югалган кеше кебек, бернинди хәбәр-хәтер бирмәве белән хәзер, Казанга килеп тә, шул турыда берни белдермәве арасында ниндидер дәһшәтле, серле бәйләнеш бар төсле, тоелды. Степка, Сәгыйтьнең кинәт үзгәрүенә бөтенләй игътибар итмәгән кебек, һаман сөйләнеп сөйләнде: — Степан Ивановичка сәлам тапшырыйммы? — мин әйтәм. «Әллә сәлам тапшырырга ялландыңмы?» — ди. Ялланмаса-ни, мин әйтәм.
,77 
 
 
барыбер буш барам ич, салып җибәр кесәгә сәламеңне, очратсам, бирермен. Нәрсәдер кычкырды да, йөгереп кереп тә китте — ишетмәдем... — Кайтасыңмы? Юк? Ну, мин киттем! — диде Сәгыйть ашыгып һәм тиз генә борылды да бакчадан чыгып та китте... Ул ишеккә бер-ике мәртәбә бармак сырты белән шакылдатып алды, эчтәгеләриең җавап бирүләрен дә көтмичә, үз-үзен көчкә тыеп, бүлмәгә атылып килеп керде. Ида, өстенә йомшак соры одеял ябынып, койкасында сузылып ята иде. — Менә син кайда икән! — диде Сәгыйть, кычкырып, һәм бүтән кызлар белән ашык-пошык кына исәнләште дә туп-туры аның урыны янына килде. Ида башын калкытып кыймылдап куйды һәм, өстеннән одеялын алып ташламыйча гына, койкасыннан яртылаш торып утырды. Аның әзрәк кенә ябыккан шикелле күренгән бит очлары сизелерлек булып кызарынды. «Иптәш кызлары алдында уңайсызлана!—дип уйлап алды Сәгыйть.— Алар булмаса, мин сине алай кызарындырып тормас идем дә бит, одеялың-ниең белән, койкаң белән бергә алып кочар идем!» Алар тел белән дә, кул белән дә күрешмәделәр, моның кирәге дә булмады, күрешү — чиктән тыш коры, салкын булыр иде. Алар бер-берсе- нең күзләренә, йөрәкләренә генә карадылар, дөресрәге,— Сәгыйть карады, ә Ида, аркасын койкасына терәгән көе, һаман шулай ук оялып, кызарынып, күзен читкә борып тик утырды. Сәгыйть өстәл янындагы буш урындыкны алды да аның каршысына килеп утырды. Аның Ида өстендәге одеялны алып ташлыйсы, аны ныгытып күкрәгенә кысасы, аңа карата әллә нинди матур сүзләр әйтәсе килде. Ләкин ул, үзе артында чит кешеләр барлыгын тойган хәлдә, теле-кулы бәйләнгән кебек, аннан күзен ала алмыйча карап утыруында булды. — Ә мин әле тормадым,— диде Ида, гадәтенчә тавышына иркәләнү тоны бирергә тырышып һәм авыртынган кеше шикелле, көчәнеп кенә елмаеп куйды. — Тормадың? Иртәниән бирлеме? — Юк. Төштән соң. Тагын, кирәкле сүз таба алмыйча, тынып калдылар. Ида Сәгыйтькә әз генә, бәчтек кенә үзгәргән шикелле тоелды. Аның күз төпләрендә сизелер-сизелмәс кенә ниндидер ят күләгә уйный кебек иде, аннан соң ул ничектер басылып, олыгаепмы, җитдиләнепме калган шикелле күренә иде. Ләкин, ни генә булмасын, ул барыбер Ида иде, аның Идасы иде. — Нәрсә, чирләдең әллә? — диде Сәгыйть, ипләп кенә. Ида сискәнеп киткән шикелле булды. — .Чирләдең? Әллә шулай күренә? — Юк, төштәй соң тормадым дисең ич. — Баш авырта шул,— диде ул, елмаеп.— Белмим — нигәдер. Әллә салкын тидердем инде пароходта килгәндә... — Ах, качкы!—диде Сәгыйть, аның сүзен тыңламыйча. Ул, бүлмәдәге бүтән кызларга күрсәтмәскә тырышып, одеял астына кулын тыкты да аның йомшак, кайнар бармакларын эзләп тапты. — Кайчан килдең? — диде ул, үзенә аннан рәхәт җылылык бәрелгәнен тоеп.— Кайчан килдең? Нигә берни белдермәдең? Мин сине шундый сагындым, шундый күрәсе килде. Ида исен, акылын җыя башлады, үз-үзен әкренләп-әкренләп кулга алды. Гыйшык нуры чәчеп торган күзләре белән киң итеп елмаеп, аңа бер карап алды да, ачыктаи-ачык үпкәләү сиздереп торган тавыш белән: — Ә син соң... син үзең? — диде.— Үзең кайчан килдең? Берәр килеп хәлне белдеңме? Сагынгансың! Нигә әйтмисең—кайчан килдең? — Җегермесендә.
78Г 
 
 
— Ну во-от! Ә мин, алайса, синнән дүрт көн сон, килгәнмен! Ә минем бат авыртты, салкын тигән бугай пароходта килгәндә... — Салкын тигән? Ну-у, сине! Нишләтергә инде моның өчен? Врачка бардыңмы соң? Аптекадан берәр нәрсә алып кайттыңмы? — 10-ук, бетте дияргә була инде...— диде Ида, зәгыйфь кенә елмаеп. Сәгыйтькә бик күңелле булып китте. Әһә, менә ни өчен килә алмаган икән ул аның янына! Ну ахмак та соң ул! Бер генә мәртәбә килде дә бүтән вакытта аның турында уйлап та бирмәде. Нәрсә соң бу? Аңа бер генә мәртәбә килергә түгел, көн дә килергә, иртән дә, кич тә килеп әйләнергә кирәк булган. Ә ул монда аны көтеп яткандыр, аның үзенә генә, билгеле, бик күңелсез булгандыр... Җитмәсә, ачуланып тор, имеш! — Ә сиңа минем турыда кем әйтте?—диде Йда. — Степканы күрдем,— диде Сәгыйть һәм аның белән булган очрашу турында сөйләп бирде. Алар икесе дә Степканың сүзләреннән, кыланышларыннан көләргә тотындылар. — Кара, нишләп ятасың әле син? Әйдә урамга чыгабыз!—диде Сәгыйть. Ида үрелеп тәрәзәгә карап алды. Тышта караңгы төшә башлагач иде. — Әйдә!—диде ул, кузгалып.— Только син чыгып кит хәзер. Марш! Ида киенгәнче аңа тагын коридорда көтеп торырга туры килде. Ида аңа бик озак маташа шикелле тоелды. Ул, сабырсызланып, әледәи-әле ишек янына килде, аның аяк тавышын ишетмәкче булып, иелеп, бүлмә эченә колак салды; мондый ярамаган эш белән шөгыльләнгәндә чит кеше күрүдән куркып, кинәт читкә тайпылды да тагын идән такталарын санарга тотынды, тагын туктады, тагын тыңлады. Менә ул, ниһаять, өстенә озын итәкле яхшы бостон костюмын, аякларына — пыяласыман үтә күренмәле капрон оек белән биек үкчәле, ялтыравык лаклы бик шәп ак танкеткасын киеп, бармак очларына бәләкәй генә, нәфис кенә кызыл сумкасын элдереп килеп чыкты. Аннан шундый көчле, шундый тәмле, җиңел хуш ис аңкыды. Әллә шул истән, әллә аның белән яңадан бергә булу бәхетеннән — Сәгыйтьнең бераз гына башы әйләнгәндәй булды. Ида сумкасын аңа тоттырды. Тышта инде күз бәйләнә башлаган иде, ләкин әле фонарьларга да, магазин витриналарындагы лампочкаларга да ут алынмаган иде. Кич бик матур иде, бик җылы иде. — Кая барабыз? — диде Сәгыйть, тротуар буенча берничә адым киткәч. — Әйдә кинога? Ах, кинога! —диде Ида, кая барырга кирәген уйлап табуына бик нык сөенгән шикелле.— Күптән кино караган юк. Сәгыйть бик үк мондый тәкъдим көтмәгән иде, аның Ида белән бергә аулакта буласы килә иде, аның белән сөйләшәсе, бик күп нәрсә турында сөйләшәсе-аңлашасы килә иде. Хәзер аңа ике сәгать буе бер-береңә эндәшми утырудан да газаплырак бернәрсә дә булмас шикелле тоелды. — Әгәр паркка барсак?—диде ул ипләп кенә, ничек тә аңа каршы килмәскә тырышып. — Ю-ук, кинога барабыз! Кинога! Сәгыйть, аның шулкадәр кино карарга атлыгып торуының сәбәбен аңлап җиткермәсә дә, бүген барлык кинотеатрларда да диярлек инде, кайчандыр каралган иске картина күрсәтелсә дә, аның да, үзенең дә кәефен бозмас өчен, риза булды. — Булды, булды! Киттек кинога! Ах, кинога!—диде ул, көлеп. Ике арада сүз әлегә юл хәлләре турында, кайчан килү, ничек килү, килгәч нишләү кебек вак-төяк нәрсәләр турында гына барды. Зуррак, җитдирәк сөйләшү алда иде әле, һәм икесе дә, алдан килешеп куйган
79 
 
 
шикелле, җәй көнен ничек үткәрүләре турында да, Идел буенда бирешкән вәгъдәләре турында да хәзергә ләм-мим бер сүз кузгатмадылар, ул тирәдән сакланып кына читләтеп үтә тордылар. Ә шулай да икесенең дә күңелләрен бары шул гына тынычсызлады. Очрашу шатлыгыннан, очрашу бәхетеннән исерү тора-бара әкреиләп- әкренләп сүрелә башлады. Сәгыйть, экранда хәрәкәтләнгән кадрларга бөтенләй игътибар итмичә, бөтен сеанс дәвамында уйланып, булачак аңлашу турында баш ватып утырды. Ул мәсьәләнең кайсы очыннан тотынырга да белмәде, буталды, аптырап бетте, үз-үзепә, үзенең элекке шикләнүләренә икеләнеп карый башлады. Ул хәзер шундый якын, шундый аңлаешлы — кичек итеп аның күңелен рәнҗетмәк кирәк, ничек итеп аның хәтерен калдырмак кирәк? Ничек итеп аңа бернинди дәлилсез, бернинди нигезсез гаеп ташларга кирәк? Нигезсез?.. Аның үз сүзендә тормавы шул үзе генә дә җитди сөйләшү өчен нигез түгелмени? Никадәр газапланды ул шуның аркасында! Ә газапланса соң? Яраткач, газапланмыйча гына буламыни? Чын ярату — үзе шул ук газап түгелме соң? Шуның өчен ачуланып торыргамы? Ул үзе монда, аның янында! Алар тагын очраштылар, берберсең күрделәр. Соң, шулай булгач, тагын ни кирәк! Ул аңа карата тамчы да үзгәрмәгән. Юк! Кирәге юк!.. Сәгыйть Идага күз төшереп алды. Ул экранда барган вакыйгаларны бөтен күңеле белән бирелеп, йөрәгеннән кичереп карый, ул дөньясын онытып карый — ул бик тыныч. Ул да үз алдына борылды да, аның кебек үк тыныч булырга тырышып, ак киндер өстендә кыймылдашкан кешеләрне күзәтергә тотынды. Ләкин аның түземлеге озакка бармады, ул күңеле белән яңадан кайдадыр читтә йөри башлады. Юк, бүген барыбер сөйләшмичә, аңлашмыйча булмый иде. Кинодан чыккач алар электр утлары белән яктыртылган шау-шулы урам буенча киттеләр. Гашыйк кешеләр өчен вакыт бик соң түгел иде әле, уникеләргә, берләргә кадәр урамда йөрергә яисә берәр бакчага кереп утырырга була иде. Сәгыйть, Иданы култыклаган көе, Черек күл бакчасына таба юнәлде. Кинәт Ида бизгәк тоткан кеше кебек сизелер-сизелмәс кенә дерелди, калтырый башлады. 

— Нәрсә булды? — диде Сәгыйть. Ида, аның ни турында сораганын аңламаган кебек, тиз генә җавап бирмәде. — Берни булмады,—диде ул бераздан. Ә үзё тагын да ныграк дерелдәргә тотынды. — Ә нигә калтырыйсың? — Калтырыйм? Что син! — Әйе, беләгең калтырый, — диде Сәгыйть, аның берни белмәмешкә салынуына үртәлә башлап. — Өшетә башлады бугай,— диде Ида, аның белән килешергә мәҗбүр булып. — Өшетә?! Төн бик җылы, аннан соң—синең өстә костюм. Миң күлмәкчән — шулай да өшемим. — Сиңа җылыдыр да соң, миңа — суык. Менә шу-ул...— диде Ида ниндидер ят, сәер тавыш белән. Ул туктап калды һәм көчәнеп кенә елмайды да Сәгыйтьнең күзенә туры карамаска тырышып, тотлыга-тотлыга: — Йөрмик бүген... Вакыт та соң... Сәгыйть...— диде.— Кайтарып куй мине? Суык тию бетеп җитмәгән, ахры...
80 
 
 
— Баягынак кына бетте дигәннең бит әле! — диде Сәгыйть, аның ялганын тотып. — Аннан соң, минем иртәгә иртүк торасы бар,— диде Ида аның сүзләрен ишетмәгән шикелле. — Нишлисең? — Кер юарга кирәк,— диде Ида, кулбашларын җыергалый-җыер- галый, ияге белән күлмәк якасын ышкып. Сәгыйть аның беркайчан да кер-фәлән юмаганын, үз керләрен гел кешегә биреп юдырганын бик яхшы белә иде. Ул, аның сүзенә риза булырга да, аңа каршы төшәргә дә белмичә, аптырап, сәерсенеп китте. Ул ике мәртәбә аның ялганын ачты. Бу аны сагаерга мәҗбүр итте. Ул аның ни өчен үзеннән тизрәк аерылырга теләвеи, җәй буена бер-берсен күрергә шундый интизар булып торганнан соң да һәм менә яңадан күрешкәч тә, беренче көнне үк, бернинди сөйләр сүзе юк кеше кебек, тизрәк качарга теләвеи аңламады. Аның күңелендә ниндидер сукыр ачу, ярсу кабара башлады. Ул аның нидер яшергәнен сизенеп алгандай булды. Аның күз аллары яктыра башлагандай булды. Әйе, ни дә булса бар монда! Нигә ул үзе шундый яраткан кеше булып күренергә тырыша, ә үзе шул ук вакытта аның белән иркенләп сөйләшергә дә теләми, нигә әллә нинди ялганнар, нигезсез сәбәпләр эзләп таба? Нинди салкын тию ул, нинди кер юу ул? Юк! Чынлап яраткан кешегә сөйләшү өчен бернинди салкын тиюләр дә, бернинди керләр дә каршылык була алмый. Элек аның белән төннәр буе тротуар таптап йөрергә, ашавын да, төн йокыларын да онытып, шәһәрнең иң кырый урамнарына барырга да берсүзсез риза булган Ида, ни өчен хәзер шундый көтеп алынган көйне дә, шундый кадерле көнне дә тизрәк үз бүлмәсенә кайтып ятарга ашыга? Сәгыйть, шундый күңелсез уйларга бирелеп, аның яныннан тын гына атлап барды. — Гүр суыгы кергән, ахры, синең эчеңә,— диде ул, Идаиың тагын калтырана башлавын сизеп. Бу сүзләрне ул тыныч кына әйтергә тырышты, ләкин аның тавышы зәһәрле булып, тупас булып чыкты. Ида, әйтерсең, тагын берни ишетмәде. Алар тимер рәшәткәле койма янына килеп җиттеләр. Җиргә багана башындагы фонарьлардан, йорт почмакларындагы лампочкалардан электр яктысы төшә иде. Ида, калтыранган кулы белән Сәгыйтьнең битеннән, чәчләреннән сыйпыйсыйпый, иркәләнергә тырышып: — Сәгыйть,— диде,— бар, син шушыннан гына кайтып кит, яме? Иртәгә йөрербез... Аның гаепле тавышын ишеткәч тә, аның шәрә, салкын бармакларының үз тәненә тигәнен тойгач та, әйтерсең, моңарчы Сәгыйтьнең ярсуын тотып торган богаулар шартлап өзелеп китте, һәм ул, коточкыч көч белән тышка чыгарга омтылган ачуын тыярга тырышып, еш-еш сулыш алган көе, усал елтыраган күзләрен Идаиың агарынган йөзенә кадады. — Нигә?.. — диде ул карлыккан, калтыравык тавыш белән.— Нигә куасың? Нигә баядан бирле качасың миннән? Нигә күзеңне читкә яшерәсең, нәрсә яшерәсең? Күрми-сизми дисеңме әллә? Сәгыйть ягымлы, яхшы күңелле булганда, түбәсе күккә тиеп, берни уйламыйча куанган вакытта Ида үзен аның янында бик кыен сизде, гаепле итеп, мескен итеп сизде, хәтта аннан шүрләде дә, оялды да. Ул аның берни белмәгәнен, аның үзен һаман элеккечә яратканын, барыбер һаман шул ук Сәгыйть булып калганын күрде. Бу аны сөендерде дә, газаплады да. Шул вакыт ул үзенең аңа тиң түгеллеген, үзенең аннан бик түбән төшкәнлеген аңлады. Аның кайнарланып пышылдаган гыйшык сүзләре аның йөрәгенә очлы пычак булып кадалды, аның елыйсы

 
 
килде,. Сәгыйтьнең аяк астына егылып, аннан гафу үтенәсе, аңа барысын да сөйләп бирәсе килде. Ләкин куркак, керле йөрәкнең моңа көче җитмәде. Шул ук вакытта ул, кан калтырап, булачак аңлашу минутын көтте һәм бу минутның ничек тә бүген, мөмкин икән — гомергә дә килеп җитмәвен теләде. Аның күңелендә бер-берсенә капма-каршы теләкләр, хисләр көрәште. Ә инде Сәгыйтьнең көтмәгәндә дулый башлавы аңа көч кертеп җибәрде, билгеле бер карарга килергә мөмкинлек бирде. — Что с тобой, Сәгыйть? — диде ул бөтенләй тыныч, нык тавыш белән һәм кычкырып көләргә тотынды.— Ужас!.. Көзге кирәкме? Карале йөзеңә — нинди усал син! Ида сумкасыннан хушбуй исе аңкытып торган бәләкәй генә, калын, дүрт почмаклы көзге чыгарды һәм сумкасының каптырмасын шартлатып бикләп куйды да көзгене Сәгыйтькә сузды. «Мине һаман тилегә саный бу!» — дип уйлады Сәгыйть, ярсып. — Мин сине көзгесез дә яхшы күрәм... Күңелендә нәрсәләр барын уч төбендәге кебек күреп торам! Ида, аның үртәлүенә һич тә игътибар итмәгән шикелле, тагын көләргә кереште. — Ну, нәрсәләр бар минем күңелдә — әйт, әйт! — Шулаймы? Әйтимме? — Иданың үз-үзен тыныч тотуын күреп, Сәгыйть кинәт сүрелә төште, гайрәте кимеде, тавышы әкренәйде, көчсезләнде.— Син... син нигә сүзеңдә тормадың, ә?.. Нигә вәгъдәңдә тормадың? Нигә җәй буена рәтләп җавап та язмадың? — диде ул, хәлсез кеше кебек пышылдавык тавыш белән, ашыга-ашыга. Аңа сөйләве бик авыр иде, бик кыен иде. Аның чәч араларыннан салкын тир бәреп чыкты.— Әгәр... әгәр бетте дисең икән... булмый дисең икән — нигә яшерергә аны? — Кем әйтте сиңа, бетте, дип? Мин әле сиңа берни дә әйтмәдем,— диде Ида, җитди итеп. Ул аның агарынган, ямьсезләнгән йөзенә күтәрелеп карады. — Менә шул-шул: берни дә әйтмәдең! — Минем... минем синнән башка кемем булсын? Нинди вздор сөйлисең син, Сәгыйть! Син бит мине прекрасно беләсең — мин синнән башка беркемне дә ярата алмыйм... гомергә дә, үлгәнче дә!.. Сәгыйтьнең йөрәге тагын дерт итеп китте: юк, һаман бүтән нәрсә, чит нәрсә турында сөйли, юри бутый, юри икенче якка каера! — Беләсең, беләсең! — диде ул, тагын үртәлә башлап. Алар, караңгы бакчага кереп, бер буш скамьяга утырдылар. — Белмим шул менә,— диде Сәгыйть, ярсу да, газап та, өмет катыш икеләнү дә сиздергән кайнар пышылдау белән.— Белмим шул менә: әллә яратасың, әллә...-Син минем сорауга җавап бирмәдең — нигә хат язмадың? — Язмадым? — диде Ида, бик нык гаҗәпләнеп. — Әйе, язмадың. Ә минекеләрне алдыңмы соң? — Әллә син миңа хат яздың? — диде Ида, тагын да ныграк гаҗәпләнеп. Сәгыйтьнең күңеленә шундук: «Нәрсә бу? Әллә тагын шаяртамы? Әллә соң чынлап та?..» —дигән уй килде. — Алайса, син минем хатларымны алмадың? — дип кычкырды ул, үзе дә сизмәстән урыныннан сикереп торып. — Язган булсаң, алырыем,— диде Ида, коры гына. — Алмадың! Берсен дә алмадың алайса? Берсен дә! — дип кычкырды Сәгыйть, тыела алмыйча. — Юк, баштагы икесен алдым, үзеңә дә яздым ич. Әйтерсең, башына күсәк белән китереп суктылар! — шундый көтелмәгән, шундый коточкыч яңалык иде бу. Ачуы-ярсуы — бөтенесе дә 
6. „С. Ә.“ № f. 81 
82 
 
 
төкерек кебек эчкә йотылды, үзеннәп-үзе йомарланган йодрыклары язылып китте. Ул кинәт үзенең аның алдында гаепле икәнен, коточкыч гаепле икәнен күрде, аның шундук аннан гафу үтенәсе, аны күккә чөясе килде, һәм ул шатлыктан, бәхеттән тилереп, шашынып, комсызланып аны күкрәгенә кысты, аның битеннән, колагыннан, борын очларыннан үпте. — Алайса, мин сине нахакка рәнҗеткәнмен, тукран башым, былбылым?!— диде ул, үзенең ялгышуына шундый нык сөенеп.— Гафу ит, гафу ит. Мин дурак, мин дурак! Алайса, сип минем хатларны алмадың? Аңлашыла, аңлашыла... барысы да аңлашыла! Ул мине ташлаган, ул мине оныткан, ул — кансыз, ул — сүзендә тормый, хат язмый, мине исенә дә кертеп чыгармый, дидең инде син, ә? Аңлашыла! Шуңа күрә дә бүген миңа гел кире ягың белән тордың инде, ә? Соң сине ташларга мөмкппме соң?! Әйт, мөмкинме? Син булмасаң — үләм бит мин!.. Мин - дурак! — Канпшно, син дурак,— диде Ида ачусыз гына һәм тагын да ныграк иркәләнеп, аның күкрәгенә сыенды. — Синең турыда нәрсәләр генә уйлап бетермәдем мин!—диде Сә- гыйть, һаман тынычлана алмыйча, дәртле, ашкынулы тавыш белән, аның аркасыннан, кулбашларыннан сөеп.— Мин инде сине бөтенләй минеке түгелдер дип уйлый башлаганыем. Мең кисәккә теткәләп ташлардай була торганыем сине шундый чакларда — менә ничек яратам мин сине! Чын-чынлап көнчел рыцарь — дуэльгә генә чыгасы калганые. — Дура-ак...— дип пышылдады Ида, аңа тагын да ныграк сырылып. Алар, янып сөюнең изге серенә яңа гыиа төшенгән тәҗрибәсез яшь гашыйклар кебек, бер-берсенең йөрәк тибешенә, бер-берсенең кайнар сулышына колак салып, бер-берсе алдында изрәп, мәмрәп тынып калдылар. Дөньяда хәзер алардаи башка тагын кемнең дә булса булуы мөмкин дә түгел иде. Бакчадагы соңгы кешеләр дә таралышып бетте, урам шау-шуы басыла төште, автомобиль гудоклары сирәгәйде, тимер юл вокзалы ягыннан йокымсыраган паровоз тавышлары ишетелде. Төнге һава сизелеп үк салкыная башлады. Сәгыйть берни тоймады. — Нишләп барып җитмәде икән соң минем хатлар? — диде ул бераздан, үз алдына сөйләнгән шикелле. — Минекеләр дә! —диде Ида. — Синекеләр дә!.. Ида бераз гыиа сүзсез утырды да, ниндидер яшереш нәрсәнең эзенә баскан шикелле, шатланып кычкырып җибәрде: — Белдем! Ах, белдем! Менә хәзер белде-ем... Только ачуланмассыңмы, Сәгыйть, бер нәрсә әйтсәм, ачуланмассыңмы? Иу, әйт, ачуланмассыңмы? — Ул аның каты, юан бармакларын ныгытып кысты, хәзер менә бөтен эч-серен ачып салырга әзер торган кешесыман, тутырып аиың күзләренә карады. Егетнең колак үрә торды. Шулай да ул йомшак кына итеп: — Әйтеп кара,— диде. — Юк, син ачуланма только! — Ачуланмам... — Кайткач... миңа бер типус бәйләнеп йөрде...— диде Ида, һәм шул вакыт аның күз алдыннан Бәхти чагылып үтте. Ул — үзенең ялган сөйләвеннән түгел, бәлки, үзенең алдануын исенә төшереп, кинәт сүзеннән туктап калды, кызарынды, уңайсызланды. Ләкин бу бик тиз узып китте.— Шундый бер ужасный тип... ефрейтормы, капитанмы булган шунда... Кайдадыр инспектор булып эшли. Иу, син ачуланмыйсыңмы? һу, бер невежа инде... авылда, беләсең ич, күсәк, дубина... Бер кичне таицовать итте бу минем белән — иптәш кызым белән кинодан соң танцыга калгаиыек. Үзенә күрә танцылары да була, авыл кызлары, авыл

 
 
кавалерлары... кызык... Ну, без икенче көнне дә бардык, өйдә страшно күңелсез. Бу тагын минем тирәдә крутится-вертится. Тоттым да мин моңа грубить иттем. Өченче көйне беркая бармадым. Өйдә утырдым. Бер кыз артыннан записка җибәргән бу мина. Ну, просто нахальство! Күз алдына китерәсең, инде: яратамфәлән, то да сс... Запискасын утка ташладым да теге кыз артыннан җавап җибәрдем... — Шуннан, шуннан? — Туктале, тукта... җавап хаты бик интересный чыкты: «Студенткаларга любовный запискалар язып интеккәнче, башта буеңны үстер әле бер ун сантиметр булса да», дидем тегеңә. Сәгыйть утырган урынында кымшанып куйды. — Ансып бераз арттыргансың,— диде ул ачулану да, көнләшү дә белдермәгән җитди тонда.— Ансы бераз артык. Ансы инде кешенең физик ягы. Шулай бик кыска буйлымыни соң ул? — Ужасный карлик! Минем кулбаштай да юк, кәкре аяклы... Ә исеме әллә Рим шунда, әллә Неаполь...— Аларның авылларында чыннан да шундыйрак бер кеше бар иде. — Синең исем кебегрәк икән,— дип куйды Сәгыйть, көлемсерәп. — Ну, дальше... Аның сеңелесе почтада эшли. Аңлашыламы хәзер? Ясно? Вот карлик! Аның эше булмый — кемнеке дисең! — Сиңа аны судка, бирергә кирәк, судка!—дип кычкырды Сәгыйть, үзендә кинәт «ефрейтор»га карата туган ачуына чыдый алмыйча. — Аның ни хакы бар? Мин сиңа анда ниләр генә язмадым! Укыганнардыр да көлгәннәрдер! У-у, кабахәтләр!.. — Хәзер соң шул инде,— диде Ида, үкенечле тавыш белән, авыр сулап.— Аннан соң — к чему? Аңлаштык — шул җитмәгәнмени? Сип булгач, хәзер миңа берни кирәкми — хат та, суд та, чорт та!..— һәм ул тиз генә аның кул аркасын үбеп алды. — Шулай булгач, без икебез дә гаепле, беребез дә гаепле түгел! — диде Сәгыйть, тәэсирләнеп. Бары да аңлашылды, бары да ачык. Ничек итеп ул аны бернинди сәбәпсез әллә нәрсәләрдә гаепләргә батырчылык итте икән? Әллә кемнәрнең оятсызлыгы, наданлыгы, кабахәтлеге аркасында шулкадәр газап кичер, имеш, нахакка бер гаепсез, саф, намуслы кызыңны рәнҗет, имеш! Коточкыч нәрсә бит бу! Ә шулай да күп кенә нәрсәдә ул үзе гаепле. Ул әле һаман үз-үзен чыи-чыилап ирләрчә тота белми, чыпчыклап ирләрчә төпле, дөрес фикер йөртә белми. Шуңа да ул аның алдында гел көлкегә кала да! Көлке булмыйча, көлке, әлбәттә! Аның хыянәт итүе, вәгъдәсен бозуы мөмкипме соң! һичкайчан да! Әйе, алар арасына җил дә үтәрлек түгел. Ләкин шул вакыт ул үзеиең авылда чакта: Ида агитбригадага катнашкандыр, айда егетләр белән йөргәндер, дип күңеленнән котыруын исенә төшерде. Бу да хәзер аның өчен аңлашылмаган, куркыныч нәрсә түгел иде. Әмма шулай да ул, үз-үзен тәмам тынычландырырга теләп, аннан шул турыда сорамакчы булды. — Ә син барыбер җегетләр белән йөрдең... агитбригадада,— днде ул әкрен генә. — Нәрсә, нәрсә? Сәгыйть аңа «Комсомольская правда»да укыган мәкалә турында, шуннан соң үзенең әллә нәрсәләр уйлап бетерүе турыңда сөйләп бирде. — Син ул агитбригадада катнаштыңмы соң шулап да?—диде ул соңыннан. — Что за вздор! Минем ул турыда ишеткәнем дә юк! Кызык син, Сәгыйть, әллә нәрсәләр китереп чыгарасың. Шунда җегетләр белән гүләйт ит, имеш! Син әле читтә булсаң да ул агитбригада турында беләсең, 6* 83

 
 ) минем, оптом бит, ишеткәнем дә юк. I әзит укырга оик үк әвәс түгеллегемне син бит яхшы беләсең... 11у, Сәгыйть, син миңа икенче мәртәбә мондый чепухалар белән бәйләнмә!.. Обидно... Ату, үпкәләрмен, яме? — Бетте, бетте! Моннан соң — беркайчан да!—диде Сәгыйть, тагып икенче мәртәбә ялгышуына нишләргә белмичә сөенеп. Алар аерылышканда сәгать иртәнге өченчегә китеп бара иде инде. Караңгы тын урамнар буенча Сәгыйть, канаты яңадан төзәлгән кош кебек, очынып, җилкенеп кайтты. ...Икенче көнне иртән күзләрен ачып җибәргәч тә ул, кулларын баш астына куйды да, түшәмгә текәлгән көе, гадәтенчә, фантазиягә бай художникларга һәм гашыйкларга гына хас төгәллек, ачыклык белән кичәге кичне күз алдыннан үткәрергә, күңеленнән кичерергә тотынды. Ул бер-бер артлы Иданың кыяфәтләрен, сүзләрен, тавыш тоннарын һәм үзенең нәрсәләр уйлавын, нәрсәләр кичерүен — барысын да исенә төшерде. Әле кызарды, әле агарды, кашларын җыерды, кинәт кенә үз алдына елмаеп җибәрде. Ул үзен бәхетле тойды. Ләкин, гаҗәп хәл, бу бәхет аның күңелендә бернинди шатлык хисе уятмады, йөрәге, никадәр генә дулкынланса да, барыбер тыныч көе калды. Ул Иданың ярату сүзләрен, иркәләнүләрен, күз карашларын, үзенең аны ничек итеп кочуын, ничек итеп үбүен яңадан бер кат тыңлап, тоеп, сизеп карады, әмма үзе көткән дәрәҗәдә ләззәт тә, канәгатьләнү дә таба алмады. Киресенчә, беренче очрашу кичәсенең һәрбер детален тыныч күңел, аек баш белән яңадан хәтер иләге аша үткәрә башлагач, күп кенә нәрсә аның өчен аңлаешсыз булып калды. Шулай да, кинодан чыккач та, нигә ул аннан качарга тырышты икән? Бүлмәдә чакта бит анда берни дә сизелми иде, ул шундый киң күңелле иде, шундый ачык, ягымлы иде. Әгәр ул аңа башта ук ачуланмаган икән, аңа карата үпкә-фәләи сакламаган икән, урамда да ул үзен шулай тотарга тиеш иде, ягъни элеккечә икәүдән-икәү генә калырга, бернинди киноларга бармаска, ул әйткәнчә, я паркка, я берәр бакчага китәргә риза булырга тиеш иде, һич югы, аның теләгенә каршы килмәскә тиеш иде. Чынлап та, бер-береңне шулкадәр сагынып тор да, бербереңә сөйлисе сүзләрең шулкадәр күп булсын да — тот та кинога кит, җитмәсә, соңыннан тизрәк кайтып китәргә, урыныңа кайтып ятарга ашык! Ярар, кинога баруда да берни дә юк, ди, аның чыннан да кинога барасы килгән, ди. Ярар. Ләкин, әгәр ул аны берәр нәрсәдә гаепле дип уйлый икән, ул миңа нигәдер хат язмады, сүзендә, вәгъдәсендә тормады, дип уйлый икән — нигә соң ул алайса беренче булып үзе аңлашырга, мәсьәләне ачыкларга тырышмады? Нигә ул аңа ачуланмады да, үпкәләмәде дә, нигә ул аны: вәгъдәсез дип, фәлән-төгән дип атамады? Нигә, ниһаять, үзе гаепле кеше шикелле, бер дә юкка дөрелдәргә тотынды, тизрәк аның яныннан китү, ычкыну ягын гына карады?! Юк, монда тагын нәрсә дә булса бар. Валлаһи, бар! Чын күңеленнән сөйгән кеше, элеккечә сөйгән кеше мәсьәләне ачыктан-ачык куяр иде, шулай-шулай, Сәгыйть, диер иде, күрәсең, син мине ташлагансыңдыр, юри генә йөрисеңдер, чөнки син җәй көне минем хәлне дә белергә теләмәдең, диер иде; әгәр шулай икән, турысын гына әйт: яратасыңмы әле син мине һаман да, юкмы? — диер иде. Ә ул нәрсә әйтте? Берни дә әйтмәде! Кичә ул, үз егетен өзелеп сөйгән кызга караганда, бигрәк тә, үзенә җәза бирүләрен көтеп торган мәктәп баласына охшый иде Ни дигән сүз бу? Ул моңа ачык җавап таба алмады, ул әле бер генә нәрсәне дә ачыклый алмады, бер генә нәрсәнең дә рәтенә ныклап төшенмәде, ләкин шул ук вакытта күңелендә нәрсәдер кинәт кителеп төшкәндәй булды, ниндидер үзгәреш барлыкка килгәндәй булды. Ул хәзер бер генә нәрсәне — S4
85 
 
 
үзенең «идеалы»на элеккечә ялкынлы дәрт белән сукырларча табына алмаячагын гына, аны инде сөттән аграк, судан пагьрак итеп, бөтен кешедән изгерәк, гүзәлрәк итеп исәпли алмаячагын гына аңлады. Анда Идага карата ышаныч кими төште. Шундый аңлаешлы, шундый ачык тоелган бу яңалык аның котын алды, аны тетрәнергә мәҗбүр итте. Әйе, аиы нәкъ шушы рәхимсез хакыйкать куркытты, һәм ул кайчандыр керсез, саф булып тоелган Иданың үзеннән әкрсиләп-әкренләп ераклаша барганын тойды. Менә аның шунысы да коточкыч иде инде. Ул нишләргә дә белмәде, нинди фикергә килергә дә, үз-үзен киләчәктә аның белән ничек тотарга-да белмәде. Ул көне буе тынгылык тапмады. Доклады белән бер ярты сәгать чамасы гына утырды да ашыгып Ида янына китте. Ида аңа бүген кичәгегә караганда да ягымлырак, сылурак булып күренде. Ул бертуктаусыз көлде, иркәләнде, аңа әледән-әле ярату, чиксез бирелгәнлек белдергән күз карашлары ташлады, аның һәрбер теләген үтәргә тырышты, бер генә сүзенә дә, бер генә ымына да аркылы төшмәде. Бу минутта аннан да яхшырак, аннан да гүзәлрәк кешенең булуы да мөмкин түгел иде. Сәгыйть үз йөрәгенең яңадан рәхәт дулкынланып тибүен тойды, эчкерсез ягымлылык, мәхәббәт, хөрмәт алдында тез чүкте. Иртәнге күңелсез уйлар, начар төш кебек, каядыр таралып бетте. Алар урамнар буйлап йөрделәр, борынгы Кремль стеналары ягына барып чыктылар, Казанка елгасы буенда җәелгән зур төзелешкә, җирне ашый-ашый, үз артыннан тирән күл ясап, болын уртасына кереп утырган земснарядларга, Казанның Ленин районы ягына сузылган туры дамба читендәге биек ком тауларына, шунда кайнашкан кешеләргә, машиналарга карап тордылар. Сәгыйть җәй көне үзенең печән чабуы турында, Харис белән комбайнда эшләве турында сөйләде, Ида тагын үзенең бала чакларын исенә төшерде, элекке дус кызларыннан көлде. Аннан соң алар Сөембикә манарасына менделәр. Манара эчендәге агач баскыч тоткаларына, басма такталарына, өрлекләргә, стеналарга меңнәрчә кешеләр язып, сызып, чокып калдырган исемнәрне, хәрефләрне, саннарны укыдылар. Манараның иң биек җиренә менеп җиткәнче Ида әледән-әле туктап ял итте, Сәгыйтьнең беләгенә асылынды. Аның битләре кызарды, ул бер-ике мәртәбә, еш-еш тын алып: «Тагын менәсе бармыни әле?» — дип сорады. Алар, тәрәзәдән башларын тыгып, аска карадылар. Кызыл, соргылт, яшел түбәләр; күккә сузылып утырган завод морҗалары; Идел аръягындагы Югары Ослан тавы; шәһәр читендәге саргылт-яшел урманнар; Казанка буендагы калкулык өстендә кызыл кирпечтән салынган зур йорт; озын вышка — бөтен нәрсә фотодагы кебек бәләкәй генә булып, вак кына булып күренде. Шәһәр өстеиә кичке кызгылт кояш нуры сибелгән иде, шакмак-шакмак йортлар, тигез урамнар арасында күләгә белән яктылык аралашкан иде. Ида аска, ниндидер кыска кешеләр, җәенке машиналар кыймылдашкан урам өстеиә карады да, коты алынып: — Ох, шушыннан җыгылып төшсәң!..— диде. Аннан соң Сәгыйтькә борылды да, көлеп:—Мин кушсам, шушыннан сикерериеңме?—диде. — Юк! — диде Сәгыйть. — Алайса, син мине яратмыйсың! — Анда сикереп, ит кисәгенә әйләнгәч — яратсам ни, яратмасам ни, сине, барыбер түгелмени? Икәү сикерсәк — анысы менә ярый ичмаса! һәм ул аның биленнән кочаклап алды. Ида куркып кычкырып җибәрде, әйтерсең, Сәгыйть чыннан да аның белән манарадай җиргә сикерергә итә иде.
86 
 
 
VI Сәгать төнге уникенче. Бүлмә эче тып-тып, өстен ачып ташлаган Павелның мышнап сулыш алганы гына ишетелә. Бүген Сахалиннан килеп төшкәй Андрей вокзалга әйберләрен алырга китте, Венгрия егете, Миклош икенче бүлмәдә, үзенең дуслары-ватандашары янында. Алар анда татар көйләрен өйрәнәләр. Миклош скрипкада бик яхшы уйный. Лампочка сүндерелгән, ләкин бүлмә эче караңгы түгел — тәрәзә аша ак стеналарга тыштан ут шәүләсе төшә. Коридорда сирәк-мирәк кенә аяк тавышлары, ишек ачып-япкаи тавышлар ишетелә. Сәгыйть әле һаман юк. Хәер, көн дә шулай инде. Юк, бүген аны, һичшиксез, көтәргә кирәк. Ух, нинди авыр сөйләшү булачак аның белән!.. ■ Гасыйм өстендәге одеялын читкә алып ташлады да тиз генә урыныннан торып утырды һәм, юан балтырлы шәрә аякларын койка читеннән салындырып, нәрсәдер уйлагаисыман тынып калды. Аннан соң, идәнгә басып, тәрәзә янына килде, тышка карады, анда беркем дә күренмәгәч, яланөс көе, идән буенча әрле-бирле йөренергә тотынды. Җәй көне ул үзләре авылында Бәхти белән очрашты. Бу очрашу автомашинада узып киткән чактагы очрашуга караганда да көтелмәгән- рәк булып чыкты. Ул урам читендә басып тора иде. Бәхти, аның турысына җиткәч, мотоциклын кисәк кенә туктатты да, озын, киң беләзекле күн перчаткасын салып, кесәсеннән папирос чыгарды. — Утыгыз юкмы? — диде ул, аның йөзенә карамыйча гына. Аннан соң, күзлеген маңгаена күтәреп куйгач, аны танып алды да, көн дә күреп гадәтләнгән кешесенә эндәшкән кебек, бер дә ис китмәгән, салкын тонда, эре генә: — A-а, Гасыйм?.. Привет...— диде һәм күрешер өчен иренеп кенә перчаткалы сул кулын сузды. Ул үзе дә аның белән очрашуына әллә ни артык куаныч белдермәде. Алар арасындагы мөнәсәбәт, гомумән, мәктәп елларыннан калган тутык истәлекләрдән, очрашкан чакларда әйтелә торган: «исәиме-саумы» кебек сүзләрдән ары узмый иде. Бәхти хәзер аңа тагын да озьшая, киңәя төшкән шикелле күренде. Гик аның кешегә туп-туры карый ала торган шардай күзләре генә элеккечә яшькелт боз кисәкләре кебек җансыз салкынлык бөркеп тора иде, аннан соң, йөзе, яшьтән үк аракы белән, тәмәке белән мавыга башлаган кайбер егетләрнеке шикелле, бик иртә картайган, төзссезләнгән, нурсыз- ланган иде. Алар, тиз генә аерылышып китүне пичектер уңайсызга санап, теләр- теләмәс кенә, көчәнеп кенә бер-берсенең хәлләрен сораштырырга тотындылар. Бәхти папирос тәкъдим итте, ул алмады. Бәхти кинәт перчаткаларын бер-берсенә шапылдатып куйды. Ә-ә! Беләсеңме, мин бит синең асыл кошың белән типтердем! — диде ул, тешләрен ыржайтып. Нинди минем «асыл кош»?—диде ул, чыраен сытып, аның кем турында сөйләгәнен шәйләмичә. һа! Нинди асыл кош! Ике аяклы, ике куллы. Сип дә Казанда, университетта укыйсың түгелме соң? „ Аның йөзе тартышып куйды. Күз алдына шундук яшен тизлеге оелән алсу чалбар, ак эшләпә һәм бармак очында селкенеп торган бәләкәй сумка килеп басты. Шуннан?.. Укыса ни булган?—диде үл теш арасыннан, аның оятсыз пөзенә карарга җирәнеп. — Шуннанмы? Менә шул...
87 
 
 
Г1Ә.М үзенең гыйшык маҗаралары, хатын-кыз йөрәген яулап алуда күрсәткән «батырлык»лары белән теләсә кем алдында шапырынырга, мактанырга ярата торган Бәхти Ида белән булган «романы» турында, бер генә детален дә төшереп калдырмыйча, барысын да сөйләде дә,бирде. Ул Иданы пигәдер аның сөйгән кызы дип исәпли иде бугай. Шупа күрә ул, аның ачуын китерү, йөрәгенә тоз салу нияте белән, юри бераз арттырып та җибәрде, әледән-әле аның күзенә карап, шаркылдап көлеп алды. Ә соңыннан: — Жалкы, тагын бераз гүляйт итеп булмады — китәм,—диде.— •Әйтәсе дә түгел, шәп синең кыз! Шуннан соң аның үзгәргән йөзен күреп алды да, тупас ягымлылык, оятсызлык белән сорап куйды: — Нигә, әллә синеке түгел?.. Исеме Идея. Идочка дисәң дә була. Тәне җопҗомшак, мендәр кебек. Может син аны белмисең дәдер? — Юк... мин андый кызны белмим... — диде ул. Аның йодрыклары торган саен ныграк кысылды.— Безнең кызлар андый түгел... Ул кыз минем танышым гына булса да... мин синең хәзер... тешеңне кесәңә тутырып җибәргән булырыем!.. Барыбер үз-үзен тыеп кала алмады. Кисәк кенә аның беләгеннән шундый ныгытып тотып алды, тегесе тартылып китте һәм чак-чак кына мотоциклыннан ычкынып, тузанга барып төшмәде. Бәхтн кинәт каушап калды, кәефле төс белән ерылган иреннәре шундук йомылды, йөзе ап-ак булды. — Ычкын моннан, шакшы мыек! — дип кычкырды ул бар көченә.— Икенче күземә күренәсе булма!.. Авызыңны канга батырып җибәрермен... малай чактагы кебек... Бәхти дә исенә килеп өлгерде, беләген тартып алды да, һөҗүмгә ташланырга әзерләнгән ерткыч кебек, гәүдәсен бераз артка кыйшайтты һәм: — Но... но... көдрәймә! Үзеңә эләкмәсен!—диде дошманлык сиздереп торган явыз, әмма шулай да куркак тавыш белән. — Прашу, таптала күрмә! Моторына ут кабызды да, мотоциклын ачулы пытырдатып, урыныннан кузгалып та китте. Бәхти белән булган шушы бәрелешне ул соңыннан еш кына исенә төшерде һәм һәрвакыт аның ачу, нәфрәт белән йодрыклары кысылды, йөрәге, тышка атылып чыгарга теләгәндәй, ярсып-ярсып типте. Шул чакта Бахтине яхшылап тукмап җибәрмәгәненә ул соңыннан чын-чын- лап үкенде. Ида мәсьәләсенә килгәндә, гаҗәп хәл, нишләптер ул аптырамады да, шак та катмады. Әйтерсең, шулай булырга тиеш тә иде. Ул башта аңа карата чиркәиү, нәфрәтләнү кебек бер нәрсә тойды. Ләкин шулай да бу хис бик үк көчле түгел иде. «Юк, аның турында да уйларга кирәк»,— диде ул үз-үзеиә, әмма барыбер тиз генә бер төпле карарга килә алмады. Барыннан да бигрәк, ул үзенең дусы өчен, үзе яхшы белгән, күңелен яхшы аңлаган дусы өчен борчылды, аның турында кайгырды. Бәхтипең сүзләренә ышанмаска аның нигезе юк иде. Бүтән вакытта ялганласа да, мондый нәрсәдә ул ялганламас, юк — ялганламас! Мактану өчен, масаю өчен бераз шыттырса шыттырыр, куертыр, әмма — ялганламас! Аннан соң, ул бит аларны үз күзе белән күрде. Ә инде Бәхти кызлар белән йөри икән, ул инде беркайчан да яхшылык өчен йөрмәс! Аның өчен бу — элек-электән үк билгеле нәрсә. Тик менә нишләргә — әйтергәме, юкмы Сәгыйтькә бу түрыда? Әйтсәң пи файда да, әйтмәсәң ни файда?
88 
 
 
Казанга килгәннән бирле, Сәгыйть белән күрешкәннән бирле, шушы уй аны торган саен ныграк борчыды, торган саен ныграк эзәрлекләде. Иң гаҗәпләндергәне аны Ида булды. Аны Иданың оерни булмаган кебек һаман Сәгыйть тирәсендә бөтерелүе гаҗәпләндерде. Хәер, ныклап уйлап карасаң, әллә ни гаҗәпләнер урыны да юк иде... ’ Сәгыйтьнең ул кичләрен һаман гел соңга калып кайтуын, аның һаман берни сизмичә алданып йөрүен күрде. Кайчакларда ул аңа , шундый кызганыч булып, шундый сукыр, ахмакларча сукыр булып тоелды. Аның аңа бөтен дөреслекне әйтеп бирәсе, аның күзен ачасы килде. Ләкин эчке бер көч аны бу ниятеннән һаман тыеп, туктатып килде. Әмма шулай да моны күңелдә озак саклап йөртеп булмый иде, эчне бушатырга, җиңеләеп, иркенәеп калырга кирәк иде. Менә бүген тагын аны авылда чакта Сәгыйтькә хат язу алдыннан булган икеләнүгә караганда да көчлерәк, каршылыклырак бер нкеләнү- газап биләп алды. «Әйтергәме, юкмы? Әйтергәме, юкмы?» — диде ул инде кырыкмаса-кырык мәртәбә үз-үзенә сорау биреп. Мондый коточкыч, мондый көтелмәгән яңалыкны, аның өчен мондый дәһшәтле нәрсәне әйтеп, Сәгыйтькә ул нинди генә яхшылык эшли алыр икән соң? Бәлки, Сәгыйть бу турыда үзе дә белә торгандыр, бәлки, Ида бөтенесен дә сөйләп биргәндер, гафу үтенгәндер, аклангандыр, ә Сәгыйть барысын да кичергәндер дә, эшләре һаман бернинди үзгәрешсез, майланган арба кебек тәгәридер туп-турыга — бит мәхәббәт бөтенесен дә булдыра ала! Әгәр шулай булса, ул аңа бернинди яңалык ачмаячак, берничек тә аның күзен ачарга ярдәм итмәячәк, бары тик аның күңел ярасын гына кузгатачак һәм яңадан ике арада салкынлык, дошманлык тууына гына сәбәпче булачак. Юк, мөмкин түгел! — шундый эшне ничек кичермәк кирәк?! Мең гашыйк арасыннан шундый кеше берәү' генә табылса да, ул барыбер Сәгыйть булмас. Ә Ида нигә сөйләп торсын? Ни өчен? Таптың сөйләр кеше! Юк, Сәгыйть берни белми — күренеп тора, белми. Ярый, бу турыда бөтенләй белмәгән очракта да, әйткәч, ул аны аңлармы соң? Бәлки, ул аңа бөтенләй ышанмас, мөмкин түгел, фәлән- төгән дияргә тотыныр? Ә эченнән, җитмәсә, уйлап куяр: көнләшә, ничек тә мине Идадан аерырга тели, дияр. Бит шундыйрак нәрсә сизелә иде ич анда элегрәк, һәм ул чакта инде алар арасында тагын да атлап та, сикереп тә чыгып булмаслык упкын барлыкка килер. Әгәр бөтенләй әйтмәсәң? йөриләр икән, йөри бирсеннәр — аларда кемнең ни эше бар? Бер-берсен шулкадәр нык яратышалар икән, ни генә булса, да, үзләре хәл итәрләр әле, ә? Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый, дигәндәй, аларга вәгазь укырга, аларны тәртипкә өндәргә, әдәпкә өйрәтергә аның ни хакы бар, ә? Бала-чага түтелдәр лә, үз акыллары үзләренә җиткән... Тормышта андый очраклар гына булмыймыни — аңа карап кына чын мәхәббәт бозыламыни? Чын мәхәобәт?.. Кая, нинди чын мәхәббәт бар монда? Юк! йөз мәртәбә, мең мәртәбә, юк! Чепуха! Ерунда! Әгәр берең икенчеңне рәхәтләндереп алдый икән, шундый оятсыз рәвештә, бернидән чиркәнмичә алдый икән — нинди чын мәхәббәт, нинди дуслык, хәтта — нинди гади дуслык кына да калырга мөмкин монда? Нәрсә, үзеңнең алданганыңны белә торып та, сине алдаган кешеңне аман элеккечә яратырга тырышу синең бөек җанлылыгың, синең изгелегең, турылыклыгың буламы соң әллә? Әллә соң синең җебегәнлегең. мкттт1.11,11 г ХӨРМӘТ итмәвең буламы, күңелең белән генә түгел, бөтен тор- тти' rmf311’ б0те1! яхшылыкларың белән шул кешегә, ягъни синнән кпп 6 МЭСХ®РӘЛӘГӘИ һәм синнән инде түбән төшкән кешегә ныи? Ц’ ЭҢа ^аШ июең буламы? Нигә кирәге бар мондый «ярату»- \ монда тигезлек, кая монда чын мәхәббәт?
89 
 
 
Нәрсә, әллә соц Ида ялгышканмы, нахакка алданганмы, бөтенләй уйламаган җирдән Бәхти корбанына әйләнгәнме? Булмый торсын! Сөйгән егете, менә дигән егете була торып, ни өчен «ялгышкан» ул, ни өчен Бахтиной, кара мыегына, шардай күзләренә «алданган» ул? Кем аны моңа мәҗбүр иткән? Ләкин әз генә үз башы белән уйлый белә торган, үзенең намусын, үзенең кызлык хисен бар нәрсәдән өстен итеп карый торган теләсә нинди кыз аның буш кеше икәнен, шомарган таш икәнен беренче караштан ук күрергә тиеш иде бит! Әйе, кем көчләп кушкан аны аның белән гүләйт итәргә, аның белән мотоциклларда күңел ачып йөрергә? Әгәр Бәхти белән аның арасында җитди бер нәрсә дә булмаган булса да, Сәгыйтькә ул барыбер хыянәт итмәгәнмени инде? Ничек кенә иткән әле! Ә, бәлки, ул Сәгыйтьне элек чынлап яратмагандыр, ә? Әйе шул, шулай да булуы мөмкин түгелмени? Яратмагандыр да, ташлагандыр, шуннан соң инде бөтен күңеле белән Бәхтигә бирелгәндер... Тагын ерунда! Тагын чепуха!.. Әгәр чын күңеленнән яратмаган икән, ни өчен хәзер ул... тагын аның белән йөри? Ни өчен ул аңа турысын гына әйтми? Юк! Киресенчә түгел микән әле, читтән караганда ул Сәгыйтьне ныграк ярата булып күренми микән әле! Авылга кайтып, икенче берәүләр белән типтер дә, монда, шәһәргә килгәч, яңадан изге булып, әүлия булып, саф күңелле, кайнар йөрәкле, турылыклы кеше булып, чыннан да саф та, турылыклы да булган кешегә иркәлән, аңа елмаеп кара, аның җылы кочагын той! Нәрсә бу? Кешенең изге, нечкә хисләреннән, кешенең эчкерсез ышануларыннан көлү, мыскыллап көлү түгелмени бу? һәм, каян килә безнең арага шундый гарип-горәбәләр, шундый мораль тотнаксыз Ида кебекләр, Бәхти кебекләр? Ни өчен әле һаман безгә шундый пычраклыкларны, егет белән кызның, ир белән хатынның мөнәсәбәтләренә мәңге җуелмаслык тап төшерә торган шундый «ялгы- шу»ларны, шундый кыргыйлыкларны күреп, ишетеп кызарырга, нәфрәтләнергә туры килә? Әйе, шулай, һәм, шулай булгач, һичшиксез, әйтергә кирәк! Ул моны һич тә яшереп, эчендә саклап кала алмый. Аннан соң, ул аны хәзердән үк шулай алдый икән, киләчәктә дә ул — бер Сәгыйтьне генә түгел — үзенең якыннарын, иптәшләрен, үзенең коллективын, һәркемне, һәрнәрсәне алдамаячак дип кем ышандыра ала? Бездә әле шундый алдашуларга, икейөзлеләргә каршы ныклап күсәк күтәрмиләр. Әз-мәз генә ялганлау, бер-береңне, дусыңны, иптәшеңне «төп башына утырту», «дипломатия» кайчакта бездә бик гадәти нәрсә итеп, бер дә зарарсыз нәрсә итеп, хәтта тапкырлык, оста хәйләкәрлек итеп карала. Юк! Алдашу, икейөзлелек, мәкер — безнең сыйфат түгел! Болар — бездәге элеккеләрнең калдыклары, без үзебездән, үзебезнең арадагы- лардан пешекләп, көйдереп бетерергә тиешле, йолкып ташларга тиешле иң куркыныч, иң әшәке калдыклар. Безнең дошманнар, кешелек ыруын дөньядан мәңгегә себереп ташларга, җир шарын ут төртеп яндырырга хыялланучы дошманнар, шушы калдык белән, дөресрәге, шушы төп корал белән намуслы, гади кешеләрнең аңын томаларга маташалар. Мепәул ничек!.. Менә ул кая таба бара!.. Әйтергә булгач, әйтергә! Комсорг булып кына түгел, аның чың дусы булып та, группадашы, бүлмәдәше булып та, кирәк икән — болан намуслы егет кеше булып та сөйләшергә тиеш ул аның белән. Тик монда белеп, бөтенесен дә исәпләп, үлчәп эшләргә кирәк булачак, иптәш комсорг! Теге вакыттагы кебек тагыи авызың пешә күрмәсен... Шул чакны кисәк кенә ишек ачылып китте, һәм җилләнеп Сәгыйть кайтып керде.
90 
 
 
VH Ул шундук ут кабызды. Бүлмә эче гөлт 11 гсп китте. Миклош тумбочкасы янында басып торган шәрә Гасыймны күреп алды да: — Сёрвус ток!III—дип кычкырды мадьярча. — Миклош, мин хәзер мадьярча өйрәнә башлыйм, өйрәтәсеңме? Ә мин сине — татарча... Гасыйм? Мин сине тагын Миклош дип торам, чак-чак кына яшерен серләрне әйттермәдең... Гасыйм аңа бөтен гәүдәсе белән борылып карады. Сәгыйть үз конкасы янына узды да кинәт борынын җыерды. _ фу.у! —диде ул. — Кем тәмәке тартты? Шул вакыт ул ниндидер серле кыяфәт белән үзенә таба карап торган Гасыймның кулында утлы папирос күреп алды. — Гасыйм?! Әһә, шулаймы әле син! Берсе дә юк чакта гына папирос суырабыз дисең, ә? Кайчан гына бөтен бүлмә алдында тартмаска сүз биргәннең әле?! — Тәмәке? — Гасыйм кинәт бөтен тәне белән калтыранып китте, әйтерсең, кемдер сизмәгәндә аның колак төбенә килеп кычкырып җибәрде. Шундук кулындагы папирос төпчегенә күз төшереп алды, аның утлы башын бармаклары белән кысып сүндерде дә тәрәзәне ачып тышка ыргытты. Гафу үтенгәнсыман, ниндидер үзгәргән тавыш белән:—Ә!.. Мин болай гына... берне генә...— диде. Сәгыйть, аның йөзенә күтәрелеп карамыйча, чын күңелдән көлеп җибәрде. Бөтен өстәл өсте, идән өсте һәм Павелның тумбочкасы папирос төпчеге белән тулган иде, Павелның, күрәсең, әле күптән түгел генә башланган булган «Беломор»ы бушап калган иде, ә ачык тәрәзәдән, морҗадан чыккан кебек, тышка куе зәңгәр төтен агыла иде. — Шаяртма, дус кеше! Белдем эшеңне, кырырмын тешеңне! Бетте, җегетләр җыелгач та әйтәм, һа-һа!.. «Күптән инде аның мондый күтәренке күңел белән кайтканы юк иде!» — дип уйлап алды Гасыйм үз алдына, Сәгыйтьнең нәрсә сөйләгәнен бик үк төшенмичә. Ул үз койкасына барып утырды да аның нишләгәнен күзәтә башлады. — Ә-ә, оныта язганмын! — диде кинәт Сәгыйть, тумбочка актарып яткан җиреннән башын күтәреп. — Мин бит сиңа сөенче әйтергә дип ашыгып кайттым. — Сөенче? Нинди сөенче? — Нинди сөенче! Сөеиче булгач сөенче инде. Син башта шуны әйт— нәрсә бирәсең? Сәгыйтьнең шат күңеллелеге Гасыймга да йога башлады. Ул әлерәк кенә үзен борчыган уйлардан арынып киткәндәй булды. Әтәч салгач — бер күкәй! — диде ул, авыз чите белән генә елмаеп. — Юк, әтәч күкәенә генә риза түгел! Булмый! Бер кружка сыра куясыңмы? Туктале, син нәрсә хәерче кебек теләнәсең әле? Кем өчен сөенче: минем өченме, синең өченме? Идаң үбеп кайтарган саен берәо кружка сорый башласаң син!.. Менә җүләр! диде Сәгыйть, өстәл өстенә ак май, бал салынган пыяла банка белән күмәч куеп. Аннан соң графиннан калай кружкага шыбырдатып салкын су агызды да йотлыга-йотлыга «чәй» эчәргә тотынды. — Менә җүләр!—диде ул тагын да дусларча. — Синнән сөеиче .юрыйлар икән, сөенече дә синең өчен инде... Бик шәп хәбәр. Ну, әйт, куясыңмы оер кружка, ату сөенечеңне бал белән кабып җотам!
                     III Сервус ток — исәнмесез. 
91 
 
 
— Җртсаң, җотарсың инде, мине генә кабып җотма,—диде Гасыйм, аның ничек зур-зур кабып, кабаланып ашавын күзәтеп. Аннан соң урындык алды да Сәгыйть каршысына килеп утырды.— Түлке син эчмисең бит... Кызык — нәрсә икән соң ул? Ну, була — куям. Молотов стипендиясе бирделәр исә... — Ә?!—диде кинәт Сәгыйть, ашавыннан туктап. — ...Молотов стипендиясе бирделәр исә, бер кружка сыра гына түгел, телисең икән — ярты литр кызылны куям. — Син... кем әйтте сиңа? — диде Сәгыйть, күзләрен зур ачыш— Мин тагын ашыга-ашыга кайтам, туктале, мин әйтәм, сөенче алыйм беренче булып. Аена бишәр йөз алырга булгач, бер кружкага гына саранланып тормас, мин әйтәм. Ә син каян белдең? Утырыш әлерәк кенә бетте лабаса... — Беләм инде мин... барысын да беләм,— диде Гасыйм, пичектер серле генә көлемсерәп.— Ә шулай да сии борыныңны төшермә — ярты литр синеке... икебезнеке... Хәзер үк алып кайтырыем — магазиннар ябылып беткәннәр. Ну, хәзергә син үзеңне ак аракы эчә дип хис ит. Кирәксә, чиләге белән кертеп бирәм. • Алар икесе дә шаркылдап көлешергә тотындылар. Павел йокы аралаш нидер мыгырданды да, бөтен койкаларын селкетеп, икенче ягына әйләнеп ятты. — Юк, акны мин беркайчан да эчмәячәкмен,— диде Сәгыйть, Тыраен сытып — шул вакыт ул үзенең авылга кайткач эчеп исерүен исенә төшерде.— Юк, агын да, кызылын да эчмим. К чорту! Син мине, бул- маса, берәр балетка алып барырсың... ну, телисең икән, шунда сыйларга да була! — Ул үзенең хәйләсенә кәефе килеп, тагын көлеп куйды. — Балетка? Сине генәме, сезне дәме? Сәгыйть тотлыгып калды. — Ә!—диде ул. — Шулайрак икән шул. Ярый — монда гыпа сыйларсың, алайса. Әйдә, ашыйсың килмимени? Ату балны бетерәм, соңыннан авыз суыңны агызып йөрмә... — Юк, миңа хәзер бал түгел — ачы нәрсә кирәк... — Кара ничек: безнең группадан ике Молотов стипендиаты!—диде Сәгыйть, аның сүзләренең мәгънәсенә игътибар итмичә, күтәренке тавыш белән.— Ә шуларның берсе—минем белән бергә тора... мин ашаганга .авызыи күтәреп карап утыра, һа-һа-һа!.. Сии яткан почмакка хәзер мәрмәр такта кагып куярга кирәк, ә тактага: «Монда фәлән-фәлә- ненче елда, шушы шыгырдавык койкада, дүртенче курс студенты, Молотов стипендиаты, булачак профессор, булачак академик Гасыйм Таҗетдинов йоклады»,— дип язып куярга кирәк. Шунда ук өстәп куярга була: «Бу урынга яткан кешенең бәхете булачак — үзе якты, үзе җылы, радиатор янында гына. Кем дә кем стипендиат булырга тели — шушы урынны алсын!» Нәрсә, әллә ошамый? Риза түгелсеңмени? Менә күрерсең, иртәгә бөтеи группадан утызар тиеп җыябыз да гроббюрога мемориаль такта ясатырга заказ бирәбез. Теге зыяраттагы кабер ташларын алар ясый торганнардыр ич? Ну, бер тактаны гына ясап бирәләр дә бирәләр инде алар. Мәрмәрләре булмаса, балчыктан да ярар. Акча мәсьәләсендә дә кайгырмаска була — утыз тиен малмыни ул! Бер мәртәбә трамвай бйлете алмый качып бардың исә, шундук утыз тиен янга кала... «Студентта акча күп була, ун тиенгә илтсәң, барабыз!»... Ә? Сәгыйтьнең авызына пи туры килде шуны сөйләнеп утыруына Гасыйм, әйтерсең, бөтенләй игътибар итмәде. Ләкин ул һаман аны күзәтте һәм: «Нәрсәдер бар монда,—дип уйлады күңеленнән,—Группа... акча җыю... Күптән инде аның мондый булганы юк иде...» — Син бүген нишләптер шат күренәсең,—диде ул бераздан сакланып кына. — Нигә, минем шат булуым сиңа ошамыймы әллә?  
92 
 
 
— Юк, ошый, бик ошый,— диде 1'асыйм, ашыгып.— Бодай гына әйтәм. Ид'а белән эшләр шәп бара, ахры, синең. Шуңа да, мин әйтәм, буген шулай канатланып кайткан инде бу... Сәгыйть, нидәндер уңайсызланган шикелле, күзен тиз генә читкә борды, сөйләнүеннән туктап калды да, үз алдына бер ноктага текәлгән көе, уйланып, әкрен генә чәйнәвендә булды. — Нәрсә, чәең беттеме әллә? — диде Гасыйм, урыныннан торып.— Бир кружкаңны, алып керәм — мин бит сине сыйларга тиеш. Ләкин иптәшенең ярым шаярту, ярым кайгырту тонында әйтелгән бу сүзләре Сәгыйтькә бөтенләй барып җитмәде. Әйтергә теләгән ниндидер нәрсәсен кисәк кенә исеннән чыгарып җибәргән һәм хәзер шуны ничек тә хәтеренә төшерергә тырышкан кеше кебек, беравык тын гына утырды да уң кулы белән иягенә таянды. — Беләсеңме, Гасыйм,— диде ул, авыр көрсенеп,—кайчакларда менә үзеңә генә шундый авыр, шундый кыен булган вакытлар була, бөтен күңелеңне, бөтен җөрәгеңне, башыңиы-миеңне ниндидер авыр уй баса, кайгы кебек нәрсә баса. Шул уйларны күтәреп арып-алҗып, интегеп җөрисең-җөрисең дә, шуларның барысын да кемгә дә булса берәрсенә барып түгәсең килә башлый, җиңеләеп каласың килә башлый... Ә кемгә сөйлисең, кем аңлый синең уйларны? Тукта, тукта, беләм нәрсә әйтерең- не! Мин сине аңлыйм. Әйе, син генә аңлыйсың дадыр мине... Нс кешенең күңелендә беркайчан да беркемгә дә әйтелми торган, әйтергә мөмкин булмаган нәрсәләр була. Аны теләсә кемгә ачып салып булмый... Чобан тулмый тишелми дигәндәй, тулганчы газапланып /көрисең... Юк, ничек кенә авыр булмасын, ничек кенә әйтергә ярамасын — булмый! Менә минем тулды хәзер, тулды, малай! Ида белән эшләрең шәп барадыр, дисең син, юк, бармый, бармый, Гасыйм... Мин бит беркемгә берни әйтмим — үзем генә беләм барысын да. Ну, аннан соң, әйтәм бит, әйтеп тә булмый теләсә нәрсәне... Ә менә мин хәзер әйтәм сиңа, әйтәм, әйтмичә түзәлмим!.. Син җокларга ашыкмыйсыңмы? Иртәгә беренче лекция уннан бугай? Гасыйм бүлмә буенча йөренүеннән кинәт туктап калды, чиктән тыш кызыксыну белән, эчке бер куаныч һәм гаҗәпләнү белән иптәшенә төбәп карады. «Бигрәк тә яхшы!» — дип уйлап алды ул шундук. Яңадан урындыгына килеп утырды да, Сәгыйтьнең авызыннан чыгарга торган һәрбер сүзне тартып алЫрга теләгәндәй, тиз генә: — Юк, юк! Сөйлә, әйдә, сөйлә! — диде. — Менә шул, Гасыйм, сөйлисе килә, именно сиңа сөйлисе килә... Мин хәзер кисәү кебек — я дөрләп, ялкынланып янарга тотынам, я кисәк кенә сүнәм дә, пыскый башлыйм, көйрим... утсыз янам... Идага карата дим... Нәрсәдер сынды, өзелде. Иң главное, ышаныч югалды. — Ну-у?! ..— Күреп торам — күзгә карап алдый,— дип сүзен дәвам итте Сәгыйть, ниндидер эчке бер әрнү, үртәлү белән. — Әйе, алдый! Бер көнне бер төрле сөйли, икенче көнне икенче төрле сөйли, бутала, я бөтенләй эндәшми. Меиә^инде бер атнадан бирле гел шулай. Нәрсәдер бар... дөресен генә әйтми. Ә мин сизгер — ничек итеп каравыннан да, ничек итеп елмаюыннан да, нинди тонда сөйләвеннән дә мин аның күңелен шундук аңлыйм. Ялганлый, нидер яшерә, белмим... Сәгыйть урыныннан торды да, кулларын кесәсенә тыккан көе, башын иеп, тәрәзә каршысына килде, тумбочка өстендәге папирос төпчекләрен сыпырып төшерде һәм үз-үзе белән, үз вөҗданы, үз йөрәге белән сөйләшкән кебек тыныч, ләкин тирән бер дулкынлану, эчке бер тәэсирләнү оеләи яңадан сүзгә кереште. Быел Казанга килгәч очрашулары турында да, үзенең авылдагы шикләнүләре турында да — берсен ңә яшерхмичә тартынмыйча, курыкмыйча сөйләде, һәм УЛ торган саен үзенә җиңелрәк була барганын тойды. '
93 
 
 
— Менә бүген ниндидер тоткыннан котылгандай булдым,— диде ул, сүзен бетереп һәм өстәл янында иякләрен ике куллап тотып утырган Гасыймга карап алды да, авыр сулап, елмаеп куйды.— Да-a, малай.... Ә син аптырыйсың минем күтәренке күңел белән кайтканга... Бүген мина Ида турындагы уйлар, газаплар, мәхәббәт-фәләннәр беренче мәртәбә шундый чүп булып, шундый вак нәрсә, мәгънәсез нәрсә булып тоелды. Кайбер исәрлекләрне искә төшереп үземнән үзем оялдым, җир тишегенә керердәй булдым, валлаһи! Ә бит мин үземнең кайда басып җөргәнемне дә, кайда утырганымны да, кемнәр белән укыганымны бөтенләй оныткан булганмын, Гасыйм! — Кызык, бик кызык! — диде Гасыйм, башын күтәреп.— Син хакыйкатькә үз башың белән, үз җөрәгең белән барып җитәсең — синең шул ягың миңа бик ошый. Уйланасың, эзләнәсең син... Ну, мәхәббәтне чүп диюең — ерунда! Чепуха! Чын мәхәббәт беркайчан да чүп тә түгел, вак нәрсә дә түгел — син инде аны миңа караганда мең мәртәбә яхшырак беләсең, өйрәтеп торуның кирәге юк. Синең Идаиы чын күңелдән яратуың да, минемчә, бер дә чүп нәрсә түгел. Тик менә... Ничек әйтергә? Арттырып җибәрәсең бугай... арттырып җибәрдең бугай... Ну, ерунда! Бик кызык бу, әйе... да-а... Ну, нигә туктадың әле син? Әйдә, сөйләп бетер инде бер тотынгач. — Тагын нәрсә сөйләргә? Менә шул...— Сәгыйть беравык уйланып торды. Аның йөзе тагын уйчанланып калды.— Белмим, малай, кайсы юлдан китәр бу безнең мәхәббәт дигән нәрсә... Бөтенләй аерылышу мөмкин микән ул?.. Но мин бүген кайтканда аның турында уйлап та карамадым. Коридорда кычкырып сөйләшә-сөйләшә егетләр, кызлар узып китте. Сәгыйть тә, Гасыйм да, аларның ни сөйләгәннәрен аңларга теләгән шикелле, андагы тавышка колак салып, ләкин чынында икесе дә үз уйларыннан арына алмыйча, беразга тынып тордылар. Павел йокы аралаш нәрсәдер мыгырданып куйды да тагын икенче ягына әйләнеп ятты. — Алайса, ул җәй буе сиңа берни дә язмады? Җитмәсә, почта кешеләрен гаепли, ә?.. — диде Гасыйм, Сәгыйть белән сөйләшүгә караганда, бигрәк тә үз-үзенә эндәшкән кебек, әкрен генә.— Менә нәрсә, Сәгыйть!.. Ида турында менә нәрсә...— Ләкин ул кинәт туктап калды. Гадәттәге кыюлыгы каядыр юк булды, әмма аның сүзләре шундый яшерен, шундый тирән мәгънәле булып ишетелде — инде бөтенләй тынычландым, җиңеләеп калдым, Идага кагылышлы бер генә нәрсә дә мине борчый алмас, дип уйлаган Сәгыйть шундук сагаерга мәҗбүр булды. — Нәрсә?.. Аның турында нәрсә беләсең? — диде ул, шулай да берни дә сизенмәгән булып күренергә тырышып. — Мәхәббәт буенча гына түгел... сиңа карата гына түгел — комсомол линиясе буенча да аның эш хөрти,— диде Гасыйм, бераз көттереп, бөтенләй икенче тонда. — Нишләп? — Буа бууда булмады — монысы бер. Справка алып килмәгән — ике. Нәрсә, әллә оныттың дамы? Буа бууда булмаучылар җәй көне доклад-фәләп сөйләргә тиешләр, шул турыда справка алып килергә тиешләр, дип карар чыгарганыек ич! Нишләп онытсын! Сәгыйть, Иданың ни өчен буа буарга бармавының сәбәбен аңлатып язган сүзләрен исенә төшерде. Кашларын җыерып куйды. Ләкин Гасыймга бу турыда ул берни әйтмәде — кыюлыгы җитмәде, ни әйтсәң дә, ул барыбер аның Идасы иде һәм бер кичне генә аның турында уйламау — бу әле аның турында уйлап та карамау, аннан бөтенләй читләшү дигән сүз түгел иде... Ул күңеленнән аны Гасыйм алдында хәтта якларга да әзер иде. «Шул агитбригадаларында катнашса ни булган инде аңа!»—диде ул үз-үзенә, аны шелтәләгән шикелле һәм үзенең әле кайчан гына аны анда егетләр белән биеп йөридер, дип
94 
 
 
уйлавын бөтенләй онытып. Гасыймга ул аларның агитбригадасы турында да, «Комсомольская правда»дагы мәкалә турында да бер генә сүздә ычкындырмады, — Бөтен группадан ул гына үзенең вәгъдәсен... үзенең бурычын үтә- мәгәп ____ диде Гасыйм, Сәгыйтьнең пи уйлаганын белергә теләгәнсыман, һаман’ аннан күзен алмыйча. — Справка алып килдеңме, дигәч, көлә, күзләрен кыса, сүзне уенга борып җибәрмәкче була. Аны комсомол җыелышында тикшерергә туры киләчәк... бераз кыздырырга, кызартырга туры киләчәк. Ну, ә синеңчә — ничек? — Гасыймның тавышы әкренәя төште, дусының күзләренә ул сынап, җентекләп карады, һәм һәрбер сүзенә басым ясап:— Әгәр син каршы килсәң... бәлки, группа алдында кызартып та тормабыз, ә? — диде,— Бәлки, үзара гына, бюрода гына тикшерербез, ә? Син болай... гашыйк булып түгел, комсомол булып, Иданыц группадашы булып әйт... Сәгыйть дулкынланып тагып урыныннан сикереп торды, графиннан кружкага су агызып алды, бик нык кибеккән кеше шикел.че, кружканы күтәреп эчеп бетерде дә, авызын кулы белән сөртә-сөртә: — Юк, Гасыйм, юк!—дип кычкырды.— Син миңа башта әйтәсе сүзеңне әйт! Тыңлап-тыңлап торам да... койрык болгый башладың! Син дә миннән нәрсәдер яшерәсең, валлаһи, яшерәсең! Күзләреңнән үк күреп торам! Нәрсә беләсең Ида турында? Нигә турысын гына әйтмисең? Бүтән вакытта бит уйлап та бирмисең. Курыкма, теге чактагы кебек ачуланмам да, үпкәләмәм дә... Андый чак узды. Ә җыелышка кую мәсьәләсе... — аны миннән сорап тормыйлар: тикшерергә икән тикшерергә, анда минем катнашым юк. Беркайчан да ялгышмыйча дөреслекне сизеп алырга ярдәм итә торган нечкә бер эчке тойгы аша ул Гасыймның баядаи бирле нәрсәдер әйтергә теләгәнен, хәтта ул «иәрсә»иең нәрсә икәнен дә шәйләп алды. Ләкин аның аны үз колагы белән ишетәсе килде, үзенең күңелендәге «нәрсә»сенең дөресме, түгелме икәнлеген беләсе килде. — Дөресен әйтергәме? Ярар, тыңла! — йөзеннән кан качкан Гасыйм сизелерсизелмәс кенә калтыранган бармаклары белән тумбочка өстендәге папирос кабын капшап алды, ләкин шундук исенә килде дә папиросны кире урынына ташлады, үзенең мондый йомшаклыгына ачуы килгән кебек, кулын селтәп, кисәк кенә урыныннан торды.— Турысы гына шул: ул сине алдый! Ул сине алдаган! Җәй көне алдаган... Сине генә алдамаган, үзе дә алданган! Ул анда- җегетләр белән гүләйт итте — мин үз күзем белән күрдем, үз колакларым белән ишеттем! Синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый ул! Менә кем ул синең идеаль Идаң! Аның тавышына Павел тагың уянды, күзләрен бер ачып, бер йомып, бераз гына каранып ятты да яңадан икенче ягына әйләнде. Әгәр коридорда берәрсе булса, бу бүлмәдә егетләр тиргәшәләрдер, дип уйлар иде. —...Алай гына да түгел: тотнаксыз, вәгъдәсез, оятсыз кыз ул! — диде Гасыйм әкренрәк тавыш белән.— Тотнаксыз кыз... юк, кыз да түгел инде ул хәзер... Урындык аркасын ике куллап кысып тоткан көе, башын күтәреп карарга да батырчылыгы җитмичә, бер кызарып, бер агарынып утырган Сәгыйть коточкыч тавыш белән кычкырып җибәрде: Берни дә аңламыйм! Аңламыйм! Аңларга да теләмим! — Тукта, хәзер бөтенесен дә аңларсың... . асыйм сөйләгәндә Сәгыйть аны бер генә сүз белән дә бүлдермәде, сорау-нн дә бирмәде, нәфрәтен, ачуын да белдермәде, кымшанмады да, ичмасам керфек тә селкетмәде. Әйтерсең, үл утырган җиоепдә җансыз кагып калган, урындыгына берегеп калган'иде. Гасыйм, сүзен бетереп, ипи™" 1'}1әРеп каРаса. шаккатты: аның йөзе электр яктысында ак стенадан да аграк булып күренде.
95 
 
 
Анар, икесе дә әле генә ызгышып, кыйнашып туктагач, хәзер бер-бер- сенец күзенә карарга оялган кешеләр шикелле, бер-берсеннән уңайсызланып, шул ук вакытта бу кадәр коточкыч яңалыкның авырлыгына, шәрәлегенә, аяусызлыгына түзә алмаган кебек, күпмедер вакытка өнсез- тынсыз калдылар. Беренче булып Сәгыйть кузгалды. Көтмәгәндә өстенә коелган пычрак, шакшы нәрсәдән арынырга теләгән кебек, кулбашларын авырлык белән генә кыймылдатып, алпан-тилпән атлап, үзенең урыны янына килде, койка астыннан чемоданын тартып чыгарды, китаплар, дәфтәрләр арасыннан фото-альбомыи эзләп тапты, альбомнан Иданың рәсемен алды. Ул күперенке чәчләрен юри туздыратып, иреннәрен юешләтеп һәм кино артисткаларына охшатырга тырышкансыман, башын бераз кыңгыр салып төшкән. Ул елмая. Ләкин аның елмаюы чын елмаю түгел — ялган, ясалма, алдакчы елмаю. Чәнечке кебек як-якка тырпаеп торган озын керфекләре дә ялган, ясалма. Рәсем артындагы: «Мәңге синең Идеалың», — дигән сүзләр дә ялган, ясалма. Монда бөтен нәрсә ялган белән, икейөзлелек белән, пычрак белән тулган. Аның хәтта кылтаеп күз кысуы да, түшендәге алтын суы йөгерткән тимер... чуен медальоны да, күлмәгенең кабарынкы иңсәләре дә — берсе дә чын түгел, барысы да — ялгап, ясалма. Сәгыйть рәсемгә күз кырые белән генә карап алды да аны урталайга ертты, вак кисәкләргә ваклап бетерде һәм кирәксез чүп кебек итеп, идәндә яткан тәмәке төпчекләре кебек итеп тышка ташлады. Шуннан соң, бик озак чирләп ятканнан соң әле яңа гына аягына басып килә торган сырхау кеше кебек, ниндидер бер авырлык, кыенлык белән яңадан чемоданына иелде, аны аска этеп куйды һәм шулай ук авыр хәрәкәтләнеп, әкрен генә, сүзсез генә костюмын кия башлады. Аның күзләре тонган, нурсызланып калган иде, кансыз иреннәре ныгытып кысылган, ә бөтен кыяфәтендә тел белән әйтеп бирә алмаслык коточкыч газап, кайгы һәм эчке бер сызлану күренә иде. Ул, үзенең кайда икәнен дә, нишләгәнен дә рәтләп аңлап җитмәгән шикелле, ышанычсыз, исерек адымнар белән ишеккә юнәлде. — Сәгыйть! Кая? — дип кычкырып җибәрде Гасыйм. Ул туктап калды. — Тын җитми... Буылам... Тын җитми миңа, Гасыйм... Булмый...— диде ул күз яше сизелеп торган ниндидер көчсез, кызганыч, әрнүле тавыш белән. Ишектә аңа каршы ак чырайлы Миклош очрады. Сәгынтьпең каядыр барырга җыенганын күреп: — Кая бара?—диде татарча. — Аһ, сервус, сервус, Миклош...— диде Сәгыйть һәм, алдын-артын карамыйча, баскыч буйлап аска төшеп китте. Ул чыгып берничә секунд торгач та, Гасыйм да ашык-пошык киенә башлады. «Шаяра торган эш түгел... артыннан китәргә кирәк!» —диде ул үзүзенә, дусы өчен чын-чынлап борчылуга төшеп. 
VIII Нинди матур, нинди күңелле иде бу дөнья! Көн шундый якты, шундый аяз иде, урамнарда матур киенгән, ягымлы, әйбәт кешеләр йөри иде, ә күңел шундый шат, шундый бәхетле, тыныч иде. Нигә соң әле бу бөтен җир йөзен кара сөрем каплады, нигә бер генә нәрсә дә ачык булып, ялтырап, җемелдәп күренми? Кая булып беткән бу кешеләр, аһ, кая соң чын кешеләр? Йортлар да юк, урамнар да, бакчалар да юк. Нишләп болай соң бу?! Нигә соң беркем дә аны кызганмый, нигә беркем дә аны юатмый? Нәрсә булды соң әле бу? Ә! Гасыйм әйтте! Әйе, кичә Гасыйм әйтте бит әле моны, Гасыйм... Ул һәрвакыт шундый —
96 
 
 
кешенең йөрәгенә агу салырга гына тора. Кансыз кеше ул! Юк, мөмкин тугел бу! һичкайчан да! Ул андый түгел, ул аныкы! Ул шундый саф, ул шундый изге, ул шундый әйбәт! Юри әйтте ул аны, Иданы үзе яратмаганга күрә әйтте, дошманлаштырыр өчен әйтте, бәхетсез итәр өчен әйтте... Нинди эчкерле бу Гасыйм!.. Ах, җ-җылан! Ах, юха җылан, кара җылан! Черек күлдә пичек куенга керде, ничек сырпаланды! Борынын тарта-тарта, изге булып, унбиш яшьлек алсу кыз булып иркәләнеп утырды! Нигә җир күтәрә икән шундый кешеләрне? Тукта, Гасыйм нигә әйтте соң әле боларны? Нигә шулай аның оөтеп нәрсәсен астын өскә китерде икән? Әйтмәсә генә ни булган! Үзендә генә сакласа, берни дә бозылмас иде, берни дә үзгәрмәс иде, ул һаман да елмая алыр иде, шатлана, сөйләшә алыр иде, элеккечә һаман урам гөрелтесе, җыр-музыка ишетелеп торыр иде! Ә хәзер ул беркайчан да аның йөзенә карый алмаячак, беркайчан да аның ягымлы, кадерле тавышын ишетә алмаячак! Беркайчан да!.. Нинди коточкыч! Әйе, мәңге аны күрәлмаячак. Бетте, өзелде, киселде — үлем дә моннан авыррак түгелдер... Юк, булмый, ярамый болай! Тизрәк аның янына барырга кирәк, барысын да сөйләп бирергә кирәк. Әйе, ул барысын да кичерәчәк!.. Кичерәчәк, бары ул гына ташламасын!.. Ул аны гына ярата, әйе, аны гына — бүтән беркем кирәкми! Кирәкми! Ул аны җибәрмәскә, кулыннан ычкындырмаска тиеш, ычкындырмаска тиеш!.. Андый кызны дөнья бетереп эзләсәң дә табып булмаячак, андый алтын кызны, андый... кызны... Юк шул—соң инде... соң... Бетте. Бөтен нәрсә җимерелде, пыран- заран килде, булмый... Нинди оят! Җ-җылан! Нишләтергә аны? Үтерергәме? Өзгәләп ташларгамы, чәйнәп бөркергәме?.. Ә алар анда аның хатын укып икәүләшеп көлгәннәрдер... Нинди оят!.. Аның белән, аның яратуы белән ул үзенең пычрак җанын каплап калмакчы булган. Юк, булмый ул! Пычракны никадәр генә яшермә, ул барыбер саркып, агып чыга, дөньяны сасыта. Ә пычрак нәрсәгә, шакшы нәрсәгә төкереп кенә карыйлар, әйе, төкереп кенә китәләр... Әйтерсең, барысы да инстинкт буенча, нык урнашкан бер гадәт буенча эшләнде. Лекциядән чыккач, ул урамнар буенча йөрде, бакчаларга кереп чыкты, скамьяларда бераз гына утырып торды да, күңеленә тынычлык таба алмыйча, тагын торып китте. Ул үзенең кая барганын да, кемнәр белән очрашканын да, кемнәр белән сөйләшкәнен дә рәтләп аңламады. Тротуарларда кемнәргәдер барып бәрелде, кемнәрнеңдер үкчәләренә басты, кешеләр аннан гафу үтенделәр, ә ул аларга күтәрелеп тә карамыйча, ашыкмыйча гына читкә тайпылды. Урам аша чыкканда аның яныннан гына, арткы тәгәрмәчләре белән ачы шыгырдап, «Победа» туктап калды — тагын бер адым атласа, машина астына эләккән булыр иде. Шофер, йодрыгы белән янап, аңа нәрсәдер кычкырды, сүгенде — ул аны күрмәде дә. Ул әледән-әле магазиннарга керде, шүрлекләргә тезеп куйган ялтыравык ботинкаларга, курчакларга, костюмнарга, төрле бизәктәге материя төргәкләренә карап торды. Бара торгач, кинәт тротуар уртасында, берәр ишек алдында туктап калды, аптырап як-ягына каранды. Гасыйм ә^йткән коточкыч сүзләр, утлы тимер китеге кебек очлы сүзләр һаман йөрәгендә утырды, һаман тирәнрәк яндырып төште, бөтен нәрсәсен өтеп, көйдереп, җанын, күңелен газаплап торды. Кайчакларда аңа боларның барысы да күзне ныграк ачып җибәрдең исә, иртәнге томан кебек таралып бетә торган куркыныч төш келәдер шикелле тоелды. Мондый чакларда аның йөрәге өметләнеп тибәргә тотынды, аның булган бөтен нәрсәне онытасы килде. Ләкин мондый теләк артыннан ук язгы ташкын шикелле ургылып килгән икенче  
1. ,С. Ә". № 6. 97 
 
 
төрле аяусыз, коточкыч уйлар дулкыны черек нигезле бу иллюзияләрне, зәгыйфь өметләрне шундук юып ташлады. Ул, үз-үзенә җиңелрәк булсын өчен, аның турында гел начар гына уйларга тырышты, бүтәннәрнең аның турында кимсетеп әйткән сүзләрен, элек үзенең ачуын китергән аның кыланышларын исенә төшерде. Ләкин аның ул начарлыкларына караганда үзенең хәзерге кайгысы, хәзерге газабы мең мәртәбә көчлерәк тоелды, һәм ул берничек тә җиңеллек таба алмады. Аның каядыр еракка китәсе килде, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә китәсе килде, 'бөтенләй кечерәеп, яланаяклы малай гына булып каласы килде, кайчандыр Харис белән печән кибәне төбендә йоклап утырган чактагы бәләкәй Сәгыйть буласы килде. Ул чактагы алҗулар, ачыгулар — барысы да искиткеч матур, күңелле хыял гына булып тоелды. Аның үләсе килде, бөтенләй каядыр югаласы килде, әмма дөньяда барыбер яшәргә, хәрәкәтләнергә кирәк иде, нәрсәләрдер уйларга, нәрсәләр өчендер газапланырга кирәк иде. һәм иң авыры да шул иде. Ә кайчакта аның күңелендә Идага карата ихлас, көчле кызгану хисе уянды. Ул аны шундый түбәнлеккә төшкәне өчен кызганды, аны хәзер шул түбәнлектән тартып алырга үзенең көчсез булуы өчен, үзенең аңа инде берничек тә ярдәм итә алмаячагы өчен кызганды. Беренче мәртәбә кайда очраткан иде соң әле ул аны? Ә-ә!.. Алар инде бер ай чамасы укыганнар иде. Дүшәмбе көн иртән гадәттәгечә үз урынына килеп утырды, звонок булды. Караса, алдында — ниндидер ят кыз. «Кем ул?» — диде янындагы Гасыймга пышылдап. «Белмим»,— диде Гасыйм, башын чайкап — кызларга аның бик исе китми иде. Ул аңа беренче карашта ук ямьсез булып күренде, аның муены, чигәләре уңып пешкән калач кебек ап-ак иде, кабарып тора иде, ә өстендә бәйләнгән зәңгәр кофта иде. Группадагы һәркем турында инде барысын да белеп өлгергән кызыксынучан Муся аларның кем турында пышылдашканнарын ишетеп алды да, арттан муенын сузып: «Безгә күчте. Исеме — Идея!» — диде. Ул, мондый сәер исемне ишетеп, пырхылдап көлеп җибәрде. «Реакцион идеяме, прогрессив идеяме?»—диде ул, бер ай эчендә шундый катлаулы фәнни терминнарны белеп өлгерүе белән мактангансы- манрак. Ят кыз, үзе турында сөйләшкәннәрен ишетеп, урынында кыймылдап куйды. Аннан соң... Кара, ничек көлешеп баралар! Кызы култыклаган... Нинди бәхетледер ул егет! Коточкыч бәхетледер... Алдашмый торган, хыянәт итми торган, турылыклы кызы булган һәркем бәхетле... Таш капка төбендә караңгы иде, вакыт төнге бер тирәсе иде. Беренче мәртәбә ул аны шунда үпте. Дөресрәге, башта ул үпте. Шундый җебегән иде ул — әллә никадәр батырлыгы җитмичә куркып, кан калтырап йөрде! Аны юкка рәнҗетермен, ачуландырырмын дип курыкты. Ә ул — тотты да үпте. Бөтен тәнен рәхәт ялкын чорнап алды — шундый авыр, шундый ләззәтле иде ул беренче үбешү... Кызык бу шәһәр халкы — картларына тикле култыклашып йөри. Ә бит авылда алай түгел. Кая ул аларга култыклашып тору! Тизрәк сыер саварга, аш салырга кирәк, бәрәңге юарга, тегесен-монысыи эшләргә кирәк. Хәбирәттәй белән Заһирҗан агай урамда култыклашып йөрсәләр — ну кызык булыр иде... Әхнәфләр йөри ич... Көтмәгәндә таныш дворник килеп чыкты да, аларның үбешеп торуын күрмәмешкә салынып, озын саплы себеркесе белән тырышып-тырышып урам себерергә тотынды. Ул әйтте: «Харап булдык — Фәйзи абый!» — диде. Аның чәч бөртекләре күзенә, битенә төшкән иде. Алар аерылышып китә башлагач, дворник, хәйләкәрләнеп: «Каяле, шул тирәне дә себереп җибәрим»,— диде... Доцент Захаров ич! «Исәнмесез!» Кайчан карама — гел берүзе. Күрәсең, аның турындагы пмеш-мимешләр дөрестер. Әнә бит, кара сакал
98 
 
 
үстерә башлаган. Хатын-кыздан качу өчендер инде. Нинди ямьсез сакаллы яшь кеше! Ә бит хатын-кызга шул ошый. Аларга кәж.ә койрыгы тагып куйсаң да ошар — соңгы мода буенча гына булсын да, оригинально булсын! Кызы алдап качкач, ул да шулай газапланды микән? Ул бит аны үләрдәй булып яраткан. Хәзер монах кебек яши диләр. Бөек җанлы, саф күңелле кеше... Ләкин — нәрсәсе белән бөек җанлы соң ул? Бүтән бер генә хатын-кызны да яратмаган өченме? Ләкин андый кешеләргә барыбер чудак дип кенә карыйлар. Алар үзләре өчен генә герой, үзләре өчен генә искиткеч кеше, ә чынында алар — буш кешеләрдер, бәхетсез кешеләрдер... К чорту монахлар!., һы, үзең нишләрсең бит әле... Ул инде аны ике көн күрмәде. Сизенгән, ахры, лекциядән соң аның янына килмәде... Кара, таныш бакча лабаса. Кайчан утырганнар иде соң әле алар монда? Ул бакчага кереп утырды. Башында, бер генә секундка да тынгы белмичә, һаман бер үк уйлар кайнады, күкрәген кысып, авырттырып, әрнү һәм сызлану белән, әкрен генә йөрәге типте, күрмәс күзләре каядыр бушлыкка текәлде. Көчсез генә җил исеп китте, агач башыннан тирбәлә-тирбәлә бер яфрак очып төште. Төште дә аның тезенә кунды. Ул яфракны кулына алды. «Яфрак коела, чаган яфрагы...— диде ул, үз алдына сөйләнеп.— Түгәрәк тә түгел, озынча да түгел — чит-читләре телгәләнеп беткән, юри шулай кискәләгәннәр диярсең...» Ул яфракны, нечкә, каты сабагыннан тотып, бармаклары белән әйләндерергә тотынды... Болай караганда, үзе чын яфрак кебек, шоп- шома, ямь-яшел, ләкин... барыбер өзелгән яфрак. Әйе, өзелгән, җиргә төшкән яфрак!.. һәм ул яфракны комлы аллеяга ташлады да кисәк кенә урыныннан торды. Урамда, бакча буеннан, култыклашып ниндидер кызлар китеп бара иде. Алар арасында берсе аңа Зәйтүнә кебек күренде. Кинәт ул, бөтен бакчаны яңгыратып: — Зәйтүнә! —дип кычкырып җибәрде. Аның урманда адашкан кебек тамак ярып кычкыруы монда, шәһәр уртасындагы бакчада, агач төбендәге һәрбер скамьяда кешеләр утырган бакчада шундый гаҗәп булып яңгырады, һәм бу вакытта аның кыяфәте шундый сәер иде — барысы да аптырап аның ягына борылып карады. Сәгыйть исә, аларның барынюгын да белмичә, исәр кеше шикелле аллея буенча йөгерергә тотынды, скамьяга утырган ниндидер картның ялгыш аягына басты, юл өстендәге бер баланы чакчак кына бәреп екмады. Карт бөтен бакчаны шаулатып тиргәнергә тотынды, «Хулиган!» диде, «Бешеный!» диде, «Нахал!» диде. Бу тавышка аның янындагы дамалар да кушылды, Сәгыйть артыннан ачулы сүзләр яуды. Ә студентлар, яшьләр көлешергә тотындылар. Сәгыйть аларның берсен дә ишетмәде. Иптәш кызларыннан ике-өч адым артка калып туктап торган Зәйтүнә янына атылып килде дә, елмаерга тырышып, сусаган кеше шикелле йотлыга-йотлыга: — Зәйтүнә!..— диде,— Зәйтүнә!.. һәм ике куллап аның бәләкәй, кайнар кулын тотып алды. Үзенең авылдашын беркайчан да мондый итеп күрмәгән Зәйтүнә, каушаган хәлдә, ни әйтергә белми басып тик торды. Кая барасың? Кая киттең?—диде Сәгыйть, һаман еш-еш тын алып. Нишләп ябыктың болай? Әллә чирләдең? Шәһәр һавасы килешмиме? Зәйтүнә чыннан да күзгә күренерлек булып суырыла төшкән иде. Бу минутта ул Сәгыйтькә ниндидер җылы сүзгә, ниндидер юату сүзенә мохтаҗ булып күренде. Уку башланганнан бирле аның аны бөтенләй
7* 99 
 
 
диярлек күргәне юк иде, очрашканда да, алар гел читтән генә исәнләшеп китәләр иде. — Җук, чирләмәдем. Миңа бик әйбәт! — диде Зәйтүнә. Аның шундый матур кара күзләрендә шатлык чаткысы елтырап китте, йөзендәге беренче карауга ук күзгә ташланып торган ниндидер сагыш күләгәсе шундук юк булды. Ул, кыюланып, Сәгыйтькә текәп карады һәм бөтен нәрсәне — урамнарны, бакчаларны, егетнең күңелен искиткеч куаныч белән тутырып, йомшак, ак тешләрен күрсәтеп, ирек- сездән елмаеп җибәрде. — Ә сез үзегез соң, үзегез! Төниә күрсәң куркып качарсың! Сәгыйть, бераз җир киткәч, витрина пыяласы каршысына туктап, үзенең кыяфәтенә күз төшерде. Аның кыска чәчләре ачулы тырпайган, галстугы бер якка авышкан, күлмәк якасының бер очы бөгелеп калган, ә җиңенә каяндыр тузан буялган иде. Ул, үзен шундый кыяфәттә күреп, үз-үзеннән көләргә, Зәйтүнә белән икәүләшеп көләргә тотынды. Аңа нишләптер бик җиңел, бик күңелле була башлады. Ул үзенең Зәйтүнәне әле бер , генә мәртәбә дә кинога да, театрга да алып бармагаилыгын исенә төшерде. «Менә сиңа авылдаш! — диде ул күңеленнән. — Әйтәсе дә түгел, шәп авылдаш... кереп хәлен дә белгән юк!..» — Кая барадырыең,— диде ул, өстен-башын төзәтеп. — Беркая да бармыйдырыем. — Кая барабыз соң? — Белмим,— диде Зәйтүнә, әкрен генә, күзләрен читкә борып. — Белмәсәң шул: әйдә операга! Операда булганың бармы соң әле синең? Юк шул! Бик шәп! Анда гел музыка уйный, кешеләр бер-берсеиә гел җыр белән генә эндәшәләр. Атаклы җырчыларны, артистларны күрерсең... Ну, син үзең атаклы җырчы, әйе, менә дигән җырчы син — артист булмасаң да... Искиткеч җырчы син, Зәйтүнә... авылдаш... күрше!.. 
IX Иртән авылдан хат килеп төште. Хатны Харис язган иде. Өй эчендәге һәркемнән сәлам әйткәч, йорт хәлләрен берәм-берәм санап чыккач, үзенең эше турында да, колхоздагы хәлләр турында да искә алган иде. «Колхозлар турындагы яңа карарларны укыгансыңдыр,— дип язган иде Харис энесенә. — Без бик сөендек, клубта җыелыш булды. Хаҗиевны беләсеңдер инде, юк, син аны белмисеңдер, мин дә чак-чак кына беләм әле. Министерствода зур агроном булып эшли икән. Шул язып җибәргән, әгәр Чокыр-баш халкы каршы килмәсә, колхозга персидәтел булып кайтыр идем үземнең элекке урынга дигән. Халык риза. Кем риза булмасын инде, Булатов кына бу арада карасына орынып йөри. Өченче көн каитурга баргач, исәнме, Булатов абый, дигән идем, әйләнеп тә карамады. Хәзер аның көне кыскарды инде, тиздән тибеп төшерәбез без аны урыныннан, көн-төн эчә. Бер көнне Әхнәф кереп чыкты, ул беркая да китмәде. Калхузда калам инде, ди, аларның хатыны белән эшләре хөрти, аерылышыргарак йөриләр. Әнкәй сиңа җылы оек бәйлим, ди, киткән чакта онытканмын, ди. Мәрдәншә агай сине гел телгә ала, хат язганда, миннән сәлам әйт, ди. Нәсим дә, Гөлсем дә». Хатны укыгач та, Сәгыйтьнең әллә ничек күңеле нечкәреп китте. Шул вакыт ул үзенең, үзе уйлаганча, бер дә ялгыз түгеллеген, бәхетсез түгеллеген, бәлки ерактагы туган авылы белән, аның кешеләре белән — туганнары белән генә түгел! — һәрбер кешесе белән бергә икәнлеген һәм алар өчен куаныч булган нәрсәнең үз күңеленә дә бик якын, бик аңлаешлы икәнлеген аңлады, һәм моны аңлау, Мәрдәншә агайларның, Нәсимнәрнең үзе белән кызыксынуларын, үзен онытмауларын аңлау
100 
 
 
аны дәртләндереп җибәрде. Көне буе ул үз күкрәгендә әлеге хат тудырган әйбәт бер җылылык тоеп йөрде. Төштән соң, лекция беткәч, группаның комсомол җыелышы оаш- ■ланды. Көн тәртибендә торган беренче, икенче мәсьәләләрне тикшереп бетергәч тә, Гасыйм аудиториягә бераз тынычсыз, җитди күз карашы ташлап алды һәм шундук Сәгыйтьне, Иданы эзләп тапты. Хәер, эзләп тә тормады — ул аларны инде баядан бирле күреп, күзәтеп утырды. Сәгыйть тәрәзә янында, Степкалар, Хәмитләр беләнрәк. Бер карауда бик тыныч, бер карауда боек, хәсрәтле булып тоелган ап-ак йөзе тартылып, кысылып калган шикелле күренә. Хәрәкәтсез, җансыз күзләре тәрәзәгә төбәлгән. Ул аудиториядә түгел, ул — бөтен күңеле белән кайдадыр еракта, икенче дөньяда. Ә Ида, гадәтенчә, артка, Муся янына утырган. Аның беркайчан да җыелыш вакытында рәтләп тыңлаганы юк көлешә, пышылдаша. Ләкин ул да бүген тынып, йомылып калган; күршесенә теләр-теләмәс кенә җавап бирә, көчәнеп кенә елмаеп куйган була. Күренеп тора, күңеле тырнала... Ярый, бик әйбәт, күңеле.тырнала икән, димәк, уйлый дигән сүз, ә инде кеше уйлана икән — аның^уйлануы һәрвакытта да начар нәрсә турында гына булмаска мөмкин. Әйе, аларның икесенең дә күңелләре тыныч түгел. Ә соң аның үзенә рәхәтме әллә? Юк, аларның хәзер өчесенә дә бик кыен, аларның өчесе дә тыныч түгел, ләкин — өчесе өч төрле тынычсызлана. — Хәзер,— диде Гасыйм эчке бер дулкынлану, эчке бер көч белән,— көн тәртибендә соңгы мәсьәлә — комсомолка Идея Мәхмүтованың персональ эше... Әкрен искән җилгә шаулап торган урман кебек басынкы гына гөрелдәп утырган аудитория кинәт тынып калды. Колаклар үрә торды. Кайберәүләр Ида утырган якка, кайберәүләр Сәгыйть ягына борылып карадылар, кайберсенең йөзенә аптырау, гаҗәпләнү билгесе чыкты, кайсылары серле генә елмаеп куйды. Моңарчы комсомол эше буенча да; бүтән яктан да бернинди табы булмаган, җитмәсә, бер-берсенә шундый нык (гашыйк парның бер сыңары булган Иданың «персональ эш»кә эләгүе күпләр өчен көтелмәгән нәрсә иде. һәм бу әле быел беренче «персональ эш» иде. Степка Сәгыйтькә карап алды да, гомуми тынлыктан файдаланып, хәйләкәрҗитди төс белән сорап куйды: — Әллә сине рәнҗеттеме, Степан Иванович? Алар тирәсендәге студентлар тыелып кына көлешеп алдылар. «Андый рәнҗетүләр өчен, кызганычка каршы, персональ эштә тикшермиләр шул!» — диде Гасыйм күңеленнән, Степкага җавап биргән шикелле. Ул кыска гына итеп, бер-ике сүз белән, Иданың бүгенге җыелышта тикшереләчәк персональ эшенең нидән гыйбарәт икәнен сөйләп бирде. Аннан соң туп-туры Идага текәп карады да, бераз кискенрәк, яңгыравык тавыш белән: Иптәш Мәхмүтова!—диде. — Чыгыгыз монда, сөйләгез җыелыш алдында: ни өчен справка алып килмәдегез? Ни өчен үзегезгә төшкән комсомол бурычын үтәмәдегез? Арткы рәтләрдә урындык кузгаткан тавыш ишетелде. Ида урыныннан лузгалды да, ачык-соргылт материядән тегелгән яңа, матур күлмәгенең мамык кыстырылган ясалма иңсәләрен төзәткәләп, өстәлләр арасыннан ЛЛГД, узды. Аның артыннан салмак кына күлмәк итәге тирбәлеп барды, ^1,и„оатлы хУшбУй исе таралып калды. Барысы да, тыннарын кысып, үзләРе каршысына, Гасыйм өстәле янына җитеп туктаганын көтеп ,°рДылар‘ Ьериипди көлешү-пышылдашу ишетелмәде, бары тик аның то£гяп КҮНИӘН тегелгән’ кид үкчәле яхшы туфлиләренең ялтырап торган тигез паркет идәнгә шак-шок басканы гына ишетелде.
101 
 
 
Гасыйм утырган өстәл янына килеп җитте дә комсоргтан бераз гына читкәрәк туктап калды, группага йөзе белән борылды, үзенең дулкынлануын, тынычсызлануын сиздермәскә, гадәтенчә, шаян, илтифатсыз булырга тырышып, бер дә юкка иреннәрен җәеп җибәрде. Ләкин аның битендәге алсулык шулай да каядыр качкан иде, ирен читләре, борын яфраклары шулай да сизелер-сизелмәс кенә дерелди, ә күз карашы, мәҗбүр ителгән кебек, үзеииәи-үзе идәнгә төбәлә иде. — Менә—мин, алдыгызда торам? Ни әйтерсез? — диде ул, һаман көлемсерәвем дәвам итеп. Ләкин үзенә таба карап торган иптәшләренә бер күтәрелеп күз ташлаган иде, кинәт дерт итеп китте, йөзендәге ясалма, уңайсыз елмаю, ваемсыз булып күренергә тырышу билгесе кул белән алгандай юк булды. Ул бер генә кешенең күз карашында да үзенә карата теләктәшлек нуры, дәртләндерү билгесе күрмәде. Барысының да кыяфәте җитди, игътибарлы иде, беркем дә көләргә дә, шаярырга да җыенмый иде, һәм һәркемнең күзе җавап көтеп аңа төбәлгән, бары тик аңа гына төбәлгән иде. Тик Муся гына кашлары, бармаклары белән аңа нәрсәдер ымлый, нәрсәдер аңлатырга тырыша иде, ләкин аның ул кыланышы гына аңа ярдәм итәрлек түгел иде. Ул күз кырые белән генә Сәгыйть ягына карап алды. Аның бөтен игътибары бөтенләй икенче нәрсәдә иде, ул чит, ул дошман иде. Монда утырганнарның, барысы да чит, барысы да ят иде. Аның шушы җитди күз карашларыннан, шушы кырыс кешеләрдән качасы килде, тизрәк ишеккә ташланасы, алдын-артын карамыйча, каядыр йөгерәсе килде, берәр җиргә посып, яшеренеп елыйсы, барын да онытасы килде. Ул үзенең алар алдында ниндидер ярамаган'эш эшләвен, алар алдында ни өчендер гаепле икәнен аңлады. Ләкин — нинди ярамаган эш, нинди гаеп эш эшләгәнен һич кенә дә башына китерә алмады. Ул, дөресен генә әйткәндә, ниндидер буалар буып йөрү, халык алдында ниндидер лекцияләр, докладлар сөйләү, дигән сүзләргә бөтенләй диярлек игътибар итмәде. Ул аларның төп мәгънәсенә төшенә алмады. Боларның барысы да аңа тик җыелышларда сөйләнелә торган формаль, буш, коры сүзләр генә булып яңгырады. Бүген иртән Гасыйм: комсомол җыелышында персональ эшең каралачак, дигәч тә, ул моңа көлеп кенә карады, тапкан куркытыр нәрсә, ничек тә койрык болгарбыз әле, дип уйлады. Юк, чынында ул персональ эштән дә — бернәрсәдән дә курыкмады, аны Сәгыйтьнең кисәк кенә салкынаюы, аннан читләшүе һәм очрашкан чакларда бөтенләй күрмәмешкә салышып, исәнләшмичә дә китеп баруы үтерде. Ул моның сәбәбен дә сизенеп алды, кайгырды, борчылды. Ул аның гел Гасыйм белән бергә булуын, аннан бер адым да калмый ияреп йөрүен күрде. Ул: Гасыйм аңа теге автомашинада утырып барганда күргәннәрен сөйләгәндер, Сәгыйть бөтенесен дә белгәндер, шуңа күрә сөйләшмидер, шуңа күрә качадыр, дип уйлады. Ул аклану өчен төрле сәбәпләр эзләде, ничек тә аның белән очрашырга, аңлашырга теләде һәм аның белән күзгә-күз карап сөйләшсә, уңышка ирешәчәгенә һич тә шикләнмәде. Ләкин Сәгыйть хәзер бүлмәгә үзе килмәде, ә монда, аудиториядә— очратып булмады, Гасыйм комачаулады. Ә менә хәзер ул бөтен группа каршысында басып тора. Сәгыйть аңа борылып та карамый. Нинди таш йөрәк! Аның әле беркайчан да бу кадәр күп кеше алдында шундый гаепле йөз белән басып торганы юк иде. Аның гайрәте, кыюлыгы һаман шиңә төште, әле бер як бите, әле икенче як бите я кызарды, я агарды, тамак төбенә сусыз борчак боткасы кебек ниндидер коры төер килеп тыгылды. Ул үзен тагын шундый бәләкәй, шундый көчсез, бәхетсез итеп сизде. — Кайгырма, без әйтербез!—диде Гасыйм, аның боргаланырга тырышуын күреп, кискен генә. — Хәзер сезгә сүз бирелгән — сөйләгез!
102 
 
 
Үзенә куркыныч килгәндә ул керпе кебек энәләрен кабартырга гадәтләнгән иде Гасыймның кискен тавышы аңа тагын, Сәгыить белән быел көз беренче очрашу вакытындагы кебек, үз-үзен кулга алырга ярдәм итте Ул тиз генә Гасыймга борылып карады. — Ә нәрсә сөйләргә? — диде ул, сүзнең ни турыда барганын аңла- магансыман. Аннан соң коры гына итеп: — Мин сезгә әйттем, иптәш комсорг ________ справка алып килмәдем. Андый формальность өчен үземне гаепле саный алмыйм, — диде. — Сез миңа сөйләмәгез — группага сөйләгез! Арттан Муся тавышы ишетелде:  _  Чынлап та! Ни гаебе бар аның? Подумаешь, справка алып килмәгән! Стипендиядән төшермәсләр әле. Взнос түләмәсә я анда комсомол билетын югалтса... Үзен яклау тавышын ишетеп, Ида аягына ныграк басты, башын югарырак күтәрде, аңа яңадан элекке кыюлыгы кайтты. Ләкин Мусяиың сүзләре бүтәннәрнең хәзер Идага карата булган кире тойгыларын гына көчәйтә төште. Шундук Степка торып кычкырды: — Справка алып килмәгән — факт? Ә нигә ул группа карарына формальность дип карый? Аңа тагын бүтәннәр кушылды: — Комсомол билеты югалту гына гаеп түгел. — Җитәр сиңа, Муся, яклашма юкка! — Дәвам ит, Гасыйм! Тавыш басыла төшкәч, Гасыйм урыныннан торды да карандаш төбе белән өстәлгә шакылдатып алды. — Менә нәрсә: без монда Мәхмүтованың персональ эшен тикшерергә мөмкинме, юкмы, дигән мәсьәләне карамыйбыз. Карарны кабул иткәнбез икән, ул безнең өчен формальность түгел! Безнең группаның карары — безнең һәрберебез үтәргә мәҗбүр булган документ ул!.. Әгәр сез, иптәш Мәхмүтова, аңа бары формальность кына дип карыйсыз икән — моның белән сез үзегезнең аңсызлыгыгызны гына яисә комсомол бурычын үтәүгә төкереп каравыгызны гына күрсәтәсез. Әйе, шулай! Ни өчен һәркем үзенең эше турында справка алып килгән дә, ни өчен бары сез генә үзегезне әллә кем итеп саныйсыз? Җавап бирегез! Боргаланып торуның барыбер файдасы тимәс. Ида тагын аудиториягә күз төшереп алды, үзен тагын уңайсыз сизә башлады. Шул вакыт ул үз иптәшләренең, коллективның бердәм ихтыярын, берни белән дә җиңеп булмастай көчен, ныклыгын тойды, һәм теләсәң дә, теләмәсәң дә, шушы көчкә буйсынырга, бирелергә кирәк иде. Аның бу газапны тизрәк бетерәсе, тәэсирле, ышандырырлык итеп гафу үтенәсе, «чын комсомол сүзе» биреп, тизрәк үз урынына барып утырасы килде. Мәхмүтова үзенең җәй көне нишләгәнен белмәсә, Степан Ивановичтан — Бикчуриннан сорарга кирәк. Ул белми калмас! — дип сүз кыстырып куйды Степка. Кызлар көлешеп җибәрделәр, Сәгыйть Степка тавышын ишетеп сискәнеп китте, ләкин аңа борылып та карамады — таштан коеп куйган сын шикелле һаман шул көе тәрәзәгә, тышка—каядыр еракка карап утыруында булды. и 1 к Түземсез киеренке тынлык бик озак сузыла башлаган шикелле булды. үинәт Иданың зиһене яктырып китте. Ул үзен агитбригадада кат- чакыР“п килгән теге райком кызын, Сәгыйтьнең «Комсомоль- invMnvi? rrBn^ra ^асылган мәкалә турындагы сүзләрен исенә төшерде. Ул өчен Kvimnn И каРаРга килде һәм гаепле, әмма шулай да акланыр кепештр -ндә ниндидер дәлиле булган кеше тоны белән сөйләргә
103 
 
 
Дөрес, иптәшләр...—диде ул, көрсенеп. — Мин справка алып килмәдем. Үземнең гаепне таныйм. Үз бурычыма мин, иптәшләр, җиңел караганмын... Миңа каты җәза бирсәң дә әз.. Мин... Аңа яңадан сөйләү куәсе кайтты. Үз йөрәгеннән чыкмаган нәрсә турында ул һәрвакыт матур итеп, шома итеп сөйли ала иде. Ул, үз-үзен тәнкыйтьләп, бер чиктән икенче чиккә ташланды, үзенә карата кискен сүзләр ^кулланудан да курыкмады. Киеренке атмосфера бераз бушый, йомшый төште. Кайберәүләрнең, аңа теләктәшлек белдереп, ачусыз гына: — Күптән шулай кирәк аны! — Ну, бу инде икенче нәрсә! — дигән сүзләре ишетелде. Ә Идага аның саен көч, дәрт керде. Ул, үз-үзен котылганга, җиңгәнгә санап, торган саен кыюланып дәвам итте. — ”■ И?’— Диде ул кисәк кенә тавышын үзгәртеп, — бу әле минем, авылга кайткач, халык алдында бер нәрсә дә эшләмәвем турында сөйләми, минем тик ятуым турында сөйләми! Мин агитбригадада катнаштым, концертларда катнаштым, иптәш комсорг! — Ул тантаналы йөз белән Гасыймга карап алды. Ул, теләсә кайчан ялганларга гадәтләнгән кешеләргә генә хас җиңеллек белән, ичмасам әз генә дә кызармыйча, тартынмыйча, үзенең каникулга кайткач, урак вакытында район студентлары белән бергәләп авылдан авылга йөрүе, халык алдында шигырьләр укуы, биюе, хәтта җырлавы һәм ике мәртәбә дин һәм фән турыида лекция сөйләве турында шыттырырга тотынды. Группа хәзер һаман аның ягына авыша башлады, «персональ эш»- нең чыннан да бик үк нигезле түгел икәнлеге, монда әллә ни авыз күтәреп сөйләшеп утырырлык сүз юк икәнлеге ныграк ачыклана барды. Иданың сүзләренә ышанмаска беркемнең дә башына килмәде — ул шундый төпле итеп, шундый үзүзенә нык ышанып сөйләде. Ул бөтенләй күңеллеләнеп китте. Бер дә юкка кыерсытылган бала шикелле, елмаю катыш үпкә белдергән караш белән иптәшләренә, Гасыймга күтәрелеп карады да, үзе ясаган тәэсирдән ләззәтләнеп: — Пичәт сугылган, штамп басылган справка алып килмәсәң дә үз бурычыңны үтәргә була, минемчә, — диде. — Иптәш Таҗетдинов әйтте: «Справка алып килдеңме?» — Мин әйттем: «Юк!» Муся барысына да ишетелерлек итеп пырхылдап көлеп җибәрде: — Подумаешь, бик зур нәрсә! Гасыйм үзенә нишләптер бик кызу була башлаганын тойды. «Чынлап та, тапкан бер нәрсә: справка да справка!» — диде ул, үз-үзенә ачуланып. Менә ничек бәйләнә! И бик оста бәйләнә! Ә, бәлки, ул чынлап та ялганламыйдыр? «Комсомольская правда»га язганнар иде бит аларның район студентлары турыида. Дөрес, анда Иданың фамилиясе-ние телгә алынмаган иде, ләкин һәркемнең фамилиясен язу мәҗбүри дә түгел андый кыска мәкалә өчен. Менә сиңа кирәк булса! Хәзер бөтен группаны үз ягына аударды, инде «справка» дип авызыңны ачсаң, көлке генә килеп чыкмасмы? Нинди формалист, нинди канцелярист булдың димәсләрме?.. Шелтә-фәлән биреп кара син аңа хәзер, гаебен исбат итеп кара син аның хәзер!.. Юк, шулай да койрык болгый, валлаһи, койрык болгый бу! Беренчедән, агитбригадада чынлап та катнашкан булса, справка алып килергә кирәклеге турында да онытмас иде; икенчедән, ни өчен ул бу турыда башта ук әйтмәде? Нигә җырлаулары, биюләре хәзер генә исенә төште? Бу турыда ул, мәсьәләне катлауландырып тормас өчен, менә шулай бөтенесе алдында оятка калмас өчен, группа алдында кызарынып басып тормас өчен алдан ук әйтергә тиеш иде лабаса! Шулай да ботка килеп чыкты бу, ботка... Эх, комсорг!.. Ида үзенең эшен беткәнгә санады, иптәшләрендә үзе әйткәннәргә
104 
 
 
бернинди шик калмасын өчен, тыныч, ләкин шулай да Гасыймиан мыскыллап көлү сиздереп торган тавыш белән:   Ышанмыйсыз икән, иптәш Таҗетдинов, «Комсомольская правда»- ны алып карарга була, — диде. — Анда безнең агитбригада турында язылган — Ул хәтта газетаның номерын да әйтте. Мәсьәлә хәл ителде. Ул теләгенә иреште. Аудитория, бушанып, җиңеләеп, әкрен генә гөрләшергә, шаулашырга тотынды. Гасыйм, Идадаи да газетадагы мәкалә турында ишеткәч, нәрсә уйларга да белмичә, тәмам аптырап калды, күңелендә кинәт үз-үзенә карата шикләнү туды. Ләкин шул вакыт бөтен аудиторияне яңгыратып кычкырган көчле тавыш яңгырап китте: — Ялган! Барысы да тавыш килгән якка, Сәгыйть ягына борылып карадылар. Кайберәүләр, үз колакларына үзләре ышанмыйча, аның әлеге сүзен яңадан кабатлавын көттеләр, кайберәүләр, булачак кызык тамашадан алдан ук ләззәт табып, елмаешып куйдылар; Ида күзен шундук идәнгә төшерде, йөзе кинәт коточкыч агарынып китте; Гасыймның күз карашында чиктән тыш гаҗәпләнү, кызыксыну билгесе күренде. Сәгыйть үз-үзе белән бик озак көрәште. Ул Иданың персональ эше тикшерелгәндә бернигә дә катнашмаска, читтә калырга тырышты. Шулай да ул һәркемнең сүзен ишетеп, тыңлап утырды, Идага карата әйтелгән каты-каты сүзләр аның да йөрәгенә барып тиде. Ул әле һаман да «аныкы» иде һәм аның персональ эше кайсыдыр ягы белән аның үзенә дә, Сәгыйтькә дә, кагыла иде. Ул, инде беркайчан да аңа әйләнеп тә карамаска дип, аның турында инде беркайчан да исенә дә кертеп чыгармаска дип, үз-үзенә мең мәртәбә антлар итсә дә, күңеленең иң тирән җирендә аны барыбер якын күрде, ниндидер акылсыз, ахмак бер өмет белән яшәде, нәрсәгәдер ышанды, нәрсәдер теләде. Аның Идага ташланган гаепләрнең бер өлешен үз өстенә аударасы килде, аны, Иданы, җиңеләйтеп калдырасы килде. Мондый минутларда ул хәзер инде ике арада бернинди якынлык та, бернинди җылылык та калмавын, үзенең аның тарафыннан алданган булуын да һәм горур күңеленең моны беркайчан да күтәрә дә, кичерә дә алмаячагын да — барысын да онытты, аның өчен дөнья тагын яктылык белән, ямь, матурлык белән тулды, һәм ул үзен яңадан бәхетле итеп сизә башлады. Ләкин мондый онытылу озакка бармады. Ул Иданың сөйләү тонында, үз-үзен тотышында, аның күз карашында үзенә шундый нык таныш булган нәрсәне — аның ялганын тотып алды, һәм шундук аның күз алдына коточкыч хакыйкать килеп басты. Ул барысын да күз алдына китерде, барысын да ачык күз белән, рәхимсез, шәфкатьсез күз белән күрә башлады. Ул бу ялганнан, бу икейөзлелектән ниндидер хәшәрәттән җирәнгән кебек җирәнде, бөтен тәне белән калтыранып чиркәнде. Аның оу күрәләтә ялганны, көлеп, елмаеп торган шәрә ялганны фаш итәсе, сытасы, шартлатасы килде. Әмма аның ялганын фаш итү, аны бөтенесе алдында фаш итү — бу инде ике араны бөтенләйгә, мәңгегә өзү, дигән сүз булачак иде. Ә ул әле һаман моннан курка иде, аның әле һаман моңа кыюлыгы җитми иде. Әгәр бернәрсә дә әйтмәсәң, әгәр бернигә дә катышмыйча утырсаң, Ида ак-пакь булып калачак иде, аның өстенә тырнак карасы кадәр дә кер төшмәячәк иде һәм «эш» тә шуның белән бетәчәк иде. Ләкин, икенче яктан, аны яклап, берни әйтми калу, аның бөтен группаны, бөтен иптәшләреңне алдаганын, шундый оста итеп ялганлаганын әйтми калу — бу инде үз вөҗданыңа үзең хыянәт < у’узең ШуЛ ук ялган юлына басу булыр иде, яхшылыкка лаек nm.ti.ra ГаН пСшегә яхшылык күрсәтү һәм, ул гына да түгел, үз иптәшлә- ' • -> Ү3 гРУппадашларыңны, җыелышны алдау булыр иде. Юк, мондый
105 
 
 
батырлыкка, мондый шәфкатькә, дөресрәге, — мондый түбәнлеккә бару өчен аның, күңеле никадәр генә каршылыклы булмасын, хәзер инде бернинди сәләте дә, бернинди көче дә, ихтыяры да юк иде. Ул ут белән су арасында утырды, астына без кадалган кебек утырды, бер кузгалды, бер басылды, икеләнде, нишләргә дә белмәде. Ә инде Иданың агитбригада турыида шундый оятсыз рәвештә ялганлавын ишетеп ул, моңарчы үзендә беркайчан да булмаган кыюлык белән, бөтен икеле-микеле уйларын бер читкә сыпырып ташлады да урыныннан сикереп торды. Ялган!—диде ул тагын да көчлерәк итеп һәм бернинди кызгану, бернинди шәфкать, өмет сиздермәгән күзләрен Идага төбәде.— Сезнең монда сөйләгән һәрбер сүзегез башыннан азагына кадәр ялган! Сезнең агитбригадада катнашуыгыз турындагы, җырлавыгыз, биюегез турындагы сүзләр барысы да'—ялган! Сез җырладыгыз, биедегез — ләкин калхузчылар алдында түгел! Сезнең бөтен эчегез ялган белән тулган — мин хәзер моны бөтен күңелем белән аңладым. Моның шулай түгел икәнен миңа хәзер дөньяда беркем дә исбат итә алмас... Мин сезнең аннан да зуррак ялганнарыгызны беләм... Мин хәзер группа алдында, иптәшләр алдында сезнең ни өчен буа буарга бармавыгызны әйтеп бирергә тиешмен. Мин әйтмичә булдыралмыйм, миңа вөҗдан шулай куша, намусым шулай куша... Чөнки... сезнең шундый ялганнарыгызда... минем дә гаеп бар... мин дә гаепле... Ул калтыранган куллары белән костюм кесәсеннән таушалып беткәй, сыек зәңгәр төстәге конверт чыгарды. Конверт эченнән Иданың хатын алды да, аннан аның ни өчен эшкә бармавының сәбәбен аңлаткан сүзләрен бөтен аудитория ишетерлек итеп кычкырып укып чыкты. Ичмасам тын алган тавыш та, кымшанган тавыш та ишетелмәде. Бөтенләй уйламаган, бөтенләй көтелмәгән ачыш иде бу, чиктән тыш гаҗәп ачыш иде бу. Сәгыйть, мондый нәрсәдән үзе дә тиз генә исенә килә алмаган кебек, беразга сүзсез калды. Шул чакны Иданың елак тавыш белән: — Нечестно... Намуссыз!.. — дигән сүзләре ишетелде. Ул, кызарынган йөзен түбән иеп, тиз генә шундагы, алдагы бер урынга килеп утырды. Хәзер аңа беркем дә карамады, беркем дә аңа игътибар итмәде, әйтерсең, аның аудиториядә барлыгы-юклыгы турында да оныттылар. Сәгыйть бер киң итеп сулыш алды да күтәрелеп Гасыйм ягына карап алды. Аларның күзләре бергә очрашты. «Кыюрак! Менә монысы ярый! Молодец!» — диде Гасынмның акыллы, нык карашлы күзләре. Сәгыйтьне бу дәртләндереп җибәрде. — Кем намуслы, кем намуссыз — иптәшләр әйтерләр,— диде Сәгыйть, яңадан сүзгә башлап. — Дөрес, үзеңә язылган хатны бүтәннәр алдында, җитмәсә, шушы кадәр кеше алдында уку бик үк яхшы нәрсә түгел... Но сез хәзер минем дөресен сөйләгәнемне, иптәш Мәхмүтовага ялган гаеп ташламаганымны күрәсез. Мин моны сезгә әйтергә тиеш... Тагын... бетмәде әле. Мин сезнең турыда барысын да әйтергә тиешмен... Чөнки сезне мин бүтәннәргә караганда яхшырак беләм, чөнки сез... безнең группа кешесе... Мин әйтмичә булдыралмыйм... Иптәшләр... сез дә минем кебек яшь кешеләр... җегетләр, кызлар, намуслы, турылыклы кешеләр — аңларсыз... мин әйткәннәрне аңларсыз... Аның тавышы карлыкты, бик көчсез булып, хәтта пышылдавык булып ишетелде. — ... Мин- иптәш Мәхмүтованы яраттым... Сез моны беләсез... Яшь җегет белән яшь кызның бер-берсен яратуы бер дә гаҗәп нәрсә түгел. Моның бернинди яшерер нәрсәсе юк... Ио мин ялгышканмын, аның белән дуслашып ялгышканмын. Менә нәрсә турында әйтәсе килде минем! Иптәш Мәхмүтова чын дуслыкка да, чын мәхәббәткә дә лаек түгел... Менә

 
 
нәрсә әйтәсе килде минем... Аның өчен чын дуслык та, чын мәхәббәт тә берни түгел... Менә монда безнең алга чыгып ул комедия күрсәтеп торды... Комедия!.. Үз хатагызны танырга сезгә кыюлык кына түгел, теләк тә җитмәде. Мин боларны иптәш Мәхмүтовадан үч алу өчен дә, аны сезнең алда мәсхәрәләү, кимсетү өчен дә әйтмим. Мин боларны дөреслекне сөйлисем килгән өчен әйтәм... Сезнең турыда мин хәзер барысын да беләм... Сез миңа, юк — безнең мәхәббәткә хыянәт иткәнсез, ул гына да түгел — сез үзегез дә алдангансыз... Ә монда килгәч, сез, берни әйтмичә... берни булмаган кебек, яңадан миңа сырпалана башладыгыз. Менә ул кайда намуссызлык, менә ул кайда турылыксызлык!.. Ул утырды. Аның сүзләрен ишетеп хәйран калган, гаҗәпләнгән аудитория җаисыз-тынсыз торды. Беркем бер урыныннан кузгалмады, беркем бер авызын ачмады. Хәтта Степка да, исе китеп, күзлекләрен ялтыратып, әле Сәгыйтькә, әле Идага карап-карап алды. Тагын Мусяның гына бәйләнчек тавышы ишетелде: — Комсомол җыелышымы бу — нәрсә бу? Кешенең алданган мәхәббәтендә безнең ни эшебез бар?! Гасыйм шундук башын күтәрде. — Юк — бар!—диде ул Мусяга җавап биргән кебек, ләкин бөтен аудиториягә карап, нык, кискен тавыш белән. — Иптәшебезнең алданган мәхәббәтендә дә, чын мәхәббәт дигән бөек, изге хисне пычратучы вак җанлы кешеләрдә дә безнең эшебез бар! Мин иптәш Бикчуринның бер генә сүзенә дә шикләнмим. Алай гына да түгел — ул сөйләгәннәргә өстәп, Мәхмүтова турында тагын күп кенә нәрсә әйтә алам. Ләкин мәсьәлә бер Бикчурин белән бер Мәхмүтовада гына түгел, иптәшләр. Мәсьәлә безнең бөтенебездә дә, иптәшләр, мәсьәлә хәзер тирәнәя, киңәя төште, иптәшләр! Сүз хәзер бер справка турында гына, бер алданган мәхәббәт турында гына бармый. Сүз безнең, совет яшьләренең, совет студентларының, хезмәткә, мәхәббәткә карашыбыз турында, үз-үзебезне тотышыбыз турында, дуслыкиптәшлек турында бара! Сүз, иптәшләр, коммунистик мораль турында, әйе, коммунистик мораль, чын мораль, чын әхлак турында бара! — һәм тәэсирләнгән, дулкынланган Гасыйм үз алдындагы егетләргә, кызларга игътибарлы, сынаулы күз карашы йөртеп чыкты да, һәркемгә мөрәҗәгать итеп: — Кем сүз алырга тели, иптәшләр? — диде. 
1952—1954 Казан — Чистай — Казан.