Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МИХАИЛ ЛЬВОВ * КАЗАН ШИГЫРЬЛӘРЕ 
Мин беренче мәртәбә Казанга моннан берничә ел элек килгән идем. Мин ул чакта бу матур, әйбәт шәһәрне яратып киткән идем, менә сагынып тагын килдем, кешеләре белән дуслаштым. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен яратып, теләп тәрҗемә итә башладым. Быел республика буйлап йөреп кайтырга, Татарстан нефтьчеләрен күреп сөйләшергә, аларның патриотик эшләрен өйрәнергә һәм кулдан килгән кадәр алар турында шигырьләр язарга ниятем бар. Хәзер мин декадага хәзерлек уңае белән татар шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итү белән мәшгульмеи. Кайберәүләр, тәрҗемәгә күмелгән чакта, үз иҗатың алга бармый, дип сөйлиләр. Ләкин мин үзем моны дөрес түгел дип уйлыйм. Киресенчә, шагыйрь үз күңеленә якын булган, үзе яраткан шигырьләрне тәрҗемә иткәндә, бу аңарда иҗат ярышы, иҗат дәрте, дусларның шигыренә шигырь белән җавап бирү теләге уята. Быел февраль—март—апрель айларында мин тәрҗемәләр белән бергә, үз шигырьләремне дә яздым. Бу күңел күтәренкелеген, иҗат дәртен миндә Казан тудырды, Казандагы дусларым тудырды — шуның өчен мин аларга тирән рәхмәтемне белдерәм. Автор 
КАЗАН Кемнәр генә белми бу шәһәрне, һәм үз күңеле белән кем генә, Ильич йөргән баскычлардан үтеп, Университет залына кермәгән! Бу шәһәргә килеп беренче кат, Ялгыз гына йөрим танышып, Кем дә түгел, ә шәһәрне сөюем Барысын бирә миңа табышып. Дулкынланып басам изге эзләргә, һаман ашкыныбрак юл алам. • Бик күптәнге дуска елмайгандай, һәр татарча сүзгә елмаям. Яңгырап китә Тукай шигырьләре, Түгел бу беренче танышуым, Бала чактан болар миңа якын, Миңа — туган кешеләр тавышы бу. Идел, Кремль, Вузлар, Зур заводлар, 
2, „С. Ә.* № 6. 
17 
— -- „ ------ ’ ---------  ----  -  | Редбмжзш Ьи&лмстзка i ТАССР импп-.i П М miuu. I
18 
 
Күрим дисәң әгәр барысын, Китап кебек баштан ахырынача Бу шәһәрне актарып чыгар өчен Җитми монда сиңа тәүлек кенә, Казан — горурлыгы туган халкымның, Монда Ленин торган, Горький, Киров, Монда — Тукан, Такташ, Муса ялкыны! 
Изүләрдән кергән йомшак җилдәй, Күкрәгемә керә, җаныма, Синең үткән данлы юлың, Казан, һәм бүгенең сеңә каныма. Мин бүгенгең белән яшим синең, Дан җырлыймын туар көнеңә, Синдә шаулап йөргән улларың күк, Зур хис саклыйм сиңа күңелдә. 
Йөз җеп бәйли мине бу шәһәргә, Ераклардан мине, егетләр, Кызыктырып зинһар чакырмагыз, Өзелмәсләр барыбер бу җепләр. 
Бүгенгесе белән яшим аның, Дан җырлыймын туар көненә, Аны иң яраткан улы кебек, Хисем арта бара күңелемдә. 
УРТАКЛАШЫЛМАГАН КАЙГЫ ТУРЫНДА БАЛЛАДА Трамвай туктый: Трубный мәйдан. Мин утырып килгән трамвайдан Төшеп калды шунда бер хатын. Күңелләрне безнең сызлатып, Елый иде ул тирән кайгыдан: Иртән аңа туган ягыннан Телеграмма килгән, өйләрендә Әнисе аның ята үләргә. Ул бүген үк ашыга очарга, Әнисен күкрәгенә кысарга. Яшермичә үзенең кайгысын, Вагонда сөйләде барысын. Мин аңлаттым, чак-чак ятсынып, Кайдалыгын аэрокассаның.  
2* 19 
 
Төште. Тәрәзәдән мин аны Карыйм. Онытып бар дөньяны, Авто тавышын да ишетми, Мәйдан аша бара. Көче җитми, Туктый менә капка төбенә. Сызлау арта минем күңелдә: Төш син, төш син аның артыннан! Ярдәм ит! Бар аны озатырга! Ашык, әле вакыт үтмәгән, Трамваең кузгалып китмәгән. Икеләнеп торма! Тизрәк! Ләкин — секунд! — вагон тетрәп Кузгала да алып китә мине, Өзеп тәвәккәлсез күңелне. Петровкага менә вагоным, Арта бара минем януым. Ничек икән хәзер хәле аның? — Тынгы бирми һаман вөҗданым. Эшкә барып кердем, анда да Вөҗдан газаплана, җан яна. Нишләде икән? Китә алдымы? Сүрелдеме бераз ялкыны? Шуннан бирле һаман белмимен Аның язмышыннан берни мин. Кайгылы юл бик кыен хәл бит, Өстәвенә буран — февраль бит. Әллә күпме юллар барасы, — Булмадымы бәла-казасы? Киптеме икән инде күз яше, Исәң калдымы икән әнкәсе? Мин тоямын, нәрсә булса да, Мин гаепле аның каршында, һәм беләсем килә барсын да. Бар кайгымнан хәзер көчлерәк Шушы кайгы җанны өздерә. Әгәр, үтеп күп юллар аша, Бу балладам аңа очраса, Миндәй икеләнеп калмыйча, Бүлешсен иде ул тизрәк кайгымны— Язсын иде тизрәк хәлләрен, Тынычланыр иде җаннарым. 
Әнвәр Давыдов тәрҗемәләре.
20 
 
Ип кадәрле корбан бирдек без, Күпме батырларны күмдек без, Барысын татып, чыныктык инде, Курка торган йола юк инде. Тик шулай да, сугыш дисәләр, Тыныч кала алмыйм мин аңа — Тынычлык, дип, чыксам мин әгәр, Шүрли икән, диеп, уйлама. Куркам икән әгәр, куркамын Язмышлары өчен шулармын,: Кемнәр безгә, ата-анага Бар нәрсәдән якын дөньяда, Кемнәр әле җик күрмәгәннәр һәм яшәп тә өлгермәгәннәр, Кемнәр күз яшьләрен түкмәгән, Беркемен дә җиргә күммәгән. Әхмәт Ерикәй тәрҗемәсе. 
БЕЗНЕҢ ИСЕМНӘР Әхмәт, Шәүкәт, Рәшит, Мидхәт, Сибгать, Рифгать, Рифмаларга ошап Тезелгәннәр рәт-рәт! Бу исемнәр күптән, Борынгыдан калган, Бик күп вакыт үткән, Үткән бик күп заман. йөз ел элек Рифгать Михнәт чиккәндер гел. Мин дә менә — Рифгать, Тик аның күк түгел. Бу булгандыр эттән Ярлы бер игенче, Сибгать — көтү көткән, Шәүкәт — тик теләнче... Борынгыдан калган Исем бик күп илдә, Тик Октябрь аңа Яңа мәгънә биргән. Рифгать — зур язучы, Сибгать — киң диңгездә, Ә Шәүкәт — укытучы, Мескеннәр юк бездә. Мин кордашлар белән Октябрьда тудым — Котлыйм чын күңелдән Яңа замаи юлын! 

 
ТУГРЫЛЫК 
Ул канат күк. кирәк берәүләргә. Ышаныч кебек кирәк күңелгә, Көчле канатларга эскадрилья Ышангандай үзенең күгендә. Нури Арсланов тәрҗемәләре. 
ОКЕАН КИҢЛЕГЕНДӘ... Мин татарча сөйлим, Казан, синдә, Ләкин аңа якын булсам да (Рифгать иде элек исемем дә), Сүз байлыгым әле аз санда. Әлифба да өлгермәдем күреп, Сабый идем ул чак, кечкенә; Язмыш белән'зур калага килеп, Кердем бөек сүзләр эченә. Халкымдай зур сүзләр океанында Моряк булып хезмәт итәм мин, Корабымны утыз еллап шунда, Гигант корабларның яннарында Сүзләр көрәшенә йөртәм мин. Ә менә бу диңгез ярларында Балачагым хисе уяна, Әйтерсең, мин япь-яшь моряк монда, Яңа сүзләр... бары да яңа. 
Гафу ит син, диңгез, татар телем: Бала чагым үтте бит синдә; Туды җырым һәм китабым минем Зур океан киңлегендә. М. С а д р и тәрҗемәсе. • 
КОМАЧАУЛАГЫЗМЫ ЗИНҺАР Семья комачаулый дип белә Шигырьләр язган чакта, һәм ул менә карар бирә Китәргә, дип, еракка. 
... Юллар. Разъездлар будкасы, Домналар күренеп кала, — Иҗат командировкасын Ул туган якка ала! 
Беркемдә эше юк аның, Тик анда-монда чаба. Ул күрә. Кешеләр яшиләр. Эш бара — көрәш бара. Нефть, күмер чыгаралар. Ул гына пошыну белми, 
22 
 
Ул гына янмый да көйми, Бернигә җавап бирми. Шулмы тормышны өйрәнү? Бик шәп номер да ала, — Тыныч бүлмәгә бикләнү Тик илһам бирми аңа. Кинәт оялып кына керә Яшь шагыйрь бу бүлмәгә. Беренче юлларны күрә һәм дәртләнә ул әнә, — Саф һава кергәндәй була Яшь шагыйрь белән бергә, Бу «комачаулау» аша туа Илһам безнең шагыйрьгә. Инде тукталса әгәр дә Төртелеп шигъри юллар, — Ул үзе чакырыр ярдәмгә: — «Комачаулагыз», — дип, — зинһар! 
«ЧУКРАК» 
Бар минем бер танышым, Төп һөнәре — язучы, Тумыштан колакка нык — Әйтерсең, тыккан мамык — Ул алган литфонд аша «Слухофон» дигән тамаша. Мин чукрак диеп тормый,— Безнең бәхәсне тыңлый Шул аппаратын киеп. Тапса кирәксез диеп, Әйтә ул безгә карап: — Салам — гыжлый аппарат... Кайчакта сорыйбыз без: — Ничек сезнең фикерегез? Ул: — Ишетми калдым, — ди, — Аппаратны салдым... — ди. Шуңа беркем дә белми Карашын, фикерен аның, Сиздек ләкин бер ягын: Әгәр исеме аталса, (Сүгелсә, я макталса) — Ишетә ул төп-төгәл — Аппарат кирәк түгел... Нишлим, ачы елмаям мин, Юк, юк, авыруыннан көлмим —
23 
 
Ул андый чукрак түгел, Анда мәкерле күңел. Ул тик астыртын бер җан, Көләргә мөмкин а инан... Бәлки чыннан рәхәттер бу Шау-шулардан ерак тору: Тәнкыйтьне кирәкле тапмау — Аппаратны салып ташлау, Кию тик кирәк булганда, Тыңларга теләк булганда... Юк, без алай булалмыйбыз, Колакларга мамык тыгып, Кул кушырып торалмыйбыз — Тормыш аксын ташкын булып! Гасыр тавышы яңгырап торсын, Колакларда шаулап торсын. Нури Арсланов тәрҗемәләре. 
МӘХӘББӘТ АРИФМЕТИКАСЫ Арифметика чишалмый Мәхәббәт мәсьәләсен. Анда Плюстан минусларны Ничек аерып аласың? Ә мин, шулай да, сынадым, Хәл калмагач түзәргә. Тотындым төрле якларың Ак кәгазьгә тезәргә. Бер сафка тезәм гел плюсың, Икенче сафка — минусың. Мин ашыгам, Ә алар Карышып маташалар. Тотып алам бер минусны, Ә ул плюска өстери: — Теләмим мин ул сафка! — ди, Плюслар ягына тели. Ә плюсыңны тотып алсам: — Юк, аерып алма, — ди. — Күчер яныма минусны, Урын табам аңа! — ди... Кыен булса да яшәве, Түзәрмен ахры, иркәм: Чөңки Синең минусларны Плюсларың каплый икән!
24 
 
ИКЕ УК 1. ЧИТТӘН ТОРЫП ТӘРҖЕМӘ ИТҮЧЕ Күрми шагыйрьнең йөзен дә, сез аның Тик юлга юл тәрҗемәсен аласыз һәм, һәр юлга акча алып, шуларны, Читтән торып, сез рифмага саласыз. Укып тонык күчермәсен шагыйрьнең Журналларның битендә, укучылар Күп вакытта аның чын оригиналын Телиләрдер күрергә, бәлки, шуңар! 2. «МЕМУАР» ЯЗУЧЫ Яшәде ул читтә тормыштан, Читтә тылдан, читтә сугыштан, Саклап калды шулай ул башын, Алып, аннан, язу карасын, Мемуарлар язды ул шунда: «Кырык биш ел куак астында» — Дигән бик зур исем астында. Ә. Исхак тәрҗемәләре. 
СИҢА, ӘТИЕМ Бик күптәннән сине күргәнем юк, Озак еллар аерым торылган, Хәтерең калган булса, Кичер, әткәй, Бушамадым мин яу кырыннан. Кайталмадым, Ярты юлда килеш, Мин калдырып көрәш юлымны. Башын игән Берлин җирендә дә Сагына идем татар авылымны. Син тормышка ашырып өлгермәгән йөрәгеңдәге уйлар ташкынын, — Мин фронтта, әтием, Синең үзең булып, Эшкә ашырыр өчен ашкындым. Хис ит шулай: гүя егет чагың Кайтып килгән сиңа яңадан, Танк өстендә, гүя очасың син, Яулап алыр өчен илгә дан. Мин — яшь чагың синең, Яшьлегем тик Зур борылышлар чорын кичерде, Мин — шул ук син, Ләкин язмыш мине, Канатына куеп, Яктылыкка таба очырды. Берлин — Прага. 1945 ел Мостафа Ногман тәрҗемәсе.
25-