Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

АБДУЛЛА АЛИШ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән бергә немец фашистларына каршы көрәш алып барган һәм фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Абдулла Алишның шигырьләре редакциягә алындылар. Боларның оригиналлары әле табылмаган. Бу шигырьләр А. Алиш тарафыннан концлагерьда һәм фашистлар төрмәсендә язылганнар. Алиш белән бергә тоткынлык газапларын кичергән иптәшләре шагыйрьнең дәфтәреннән шигырьләрне үзләренә күчереп алган булганнар. Без Т. Нигъмәт һәм Газыйм Кадыйров иптәшләр тарафыннан тапшырылган шигырьләрнең кайберләрең укучыларга тәкъдим итәбез. 
КӨТМӘ ИНДЕ, көтмә... (Әнигә багышлыйм) Әнә үрдәк — бәбкәләре белән, Ә сии ялгыз үзең барасың, Син көнләшеп аның бәхетеннән, Моңсу гына озатып каласың. Кая китте синең балаларың? Арслан күк батыр улларың? Өмет белән һаман күзәтәсең, Кайтырлар дип, киткән юлларын. Былтыр койган алма какларын син, Чикләвекләр җыеп киптереп, — Аларга!—дип, һаман саклыйсыңмы, Сагыш белән көтеп тилмереп? Төшләреңдә һаман алар белән, Көндезләрен укып хатларын, Теткәләнгән кәгазь битләренең һәрбер сүзен инде ятладың. Язлар килер, чәчәк исе бөркеп, Сыерчыклар кире кайтырлар, Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге Бертуктаусыз янган кайгылар. Бал кортлары очар, күбәләкләр Берсен-берсе куышып уйнарлар. Чәчәкләргә күмелеп торсалар да Куандырмас сине тугайлар. Җир тетрәткән давыл уты, бәлки, Карлар белән эреп югалыр, Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә Кавышу хисе кабат кузгалыр.

 
Өчесенең берсе кайтмасмы дип, Син көтәрсең һаман алариы, Ишек каккан саен кочакларга Хәзерләнеп сөйгән балаңны. 
Көтмә инде, көтмә, изге карчык, Җир куенында ята улларың, Чәчәкләргә биреп илгә булган Мәхәббәтле керсез уйларын. 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР 
Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп, Дөньяның иң рәхәт җиренә. Әйтер идем, кирәк түгел, диеп, Кайтам мин, дип, туган илемә. 
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син, Ләкин илең ирексез калсын, дип, Әйтер идем, мине зинданга сал, Фәкать илем ирекле булсын, дип. 
Ничек теләсәң дә шулай яшә, Кара кашлы кызлар үзеңә, Дисәләр дә, әйтер идем, кирәк түгел, Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә. 
Сатмас егет илен алтыи-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын, Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын. 
ИКЕ УЛЫМ БАР (Алмаз белән Айвазга) һәрбер эшне җитез эшли торган Корыч кебек ике улым бар, Ике кулым кебек үсеп килгән Булышчым бар, ике улым бар. 
Ике күзем минем — үткен күз, — Күрер кая дошман посканын, Ике 'күзем кебек ике улым Сизгер саклар илнең постларын! 
Шуышмасын дошман тирә-якта: Колакларым яхшы ишетә, Мин үлсәм дә ике улым кала, Алар ишетер икесе ничек тә. Ике аягым минем чыдам булды Ерак поход чыккан чакларда. Аякларым кебек ике улым да Сынатмаслар әле ятларга!

 
ӨЧЕНЧЕ КӨЗ 
Саргаешып каен яфраклары Өченче кат җиргә коела. Өч кенә ел үтте микәнни ‘соң? Ун ел үткән кебек тоела. 
Ил бәйрәмен инде өченче кат Тоткынлыкта, читтә үткәрәм. Бер файдасыз, дуслар, үтә гомер, Бушка үтә, үтә, әй әрәм! 
Бүген тагын инде өченче кат Килеп җитте менә бу бәйрәм, Хыялымда бергә бәйрәм итәм, Дуслар белән бокал күтәрәм. 
Дүртенчесен инде насыйп булсын Каршыларга мул бер табында. Балаларым, иркәм белән бергә, Чөкердәшеп өстәл янында. 
ОЧКЫЧКА КАРАП 
һәркөн саен иртән баш түбәмнән Очкыч үтеп китә еракка, Бик еракка, кояш чыккан якка, Бары тавыш кала колакта. 
Ал син, очкыч, мине үзең белән, Канат аска шунда сыендыр, Кеше гомерен чикли торган йөктән Мин дә, бәлки, авыр түгелдер. 
Күтәрелим әле биеклеккә, Төкереп үтим дошман башына. Мотор белән йөрәк кушылсыннар, Тотынсыннар бергә ярсырга. 
Ал син, очкыч, мине үзең белән, Бомбаларың калдыр бүгенгә, Бомба итеп, илтеп ташла мине Ерактагы торган илемә. 
йолдыз кебек атылып төшим әле Туфрагыңда кабер табарга. Дошманнарга булган көчле нәфрәт Хисе белән мәңге янарга. 
Юк, кирәкми, үлмим, табыш булып, Кайтып керим туган илемә. Багышласын калган гомеремне Иң кирәкле булган җиренә.

 
ЯРКАНАТ 
Көн буе ачка интегеп йоклый ярканат. Кайчан кара төн туар дип Ярыктан карап. 
Мин яркаиат кебек һич тә Яктыдан качмам. Иркәләп сөйгән кояшка Булмамын дошман. 
Мин барамын якты көнгә Ачык йөз белән, — Хуш киләсез, көләч иртә, — Дигән сүз белән. 
Шул таң белән кояш кайта Манчылып нурга. — Сәлам туган авылыңнан! — Дигәндәй миңа.

 
Р. ӘХМӘТҖАНОВ ★ ТАШ ЕЛАДЫ (Баллада) 


Кешеләр Кичерерсез, Хиросима Сагышын җырласа үзенед. Беләбез, сезгә дә моңы кагылыр йөрәктә калган яра эзенең. (Япон шагыйре Таканори Симидзу. «Хиросима җырлары» җыентыгыннан.) 
I. ДИҢГЕЗ ЯРЫ Тыныч кына туды бу таң, Уйсу җиргә томан ятты. Шул таң белән канат җилпеп, Оясына лачын кайтты. Очып кайтты җитез лачын, Балаларын сагынганга. Шатланып туя алмады, Алар канат кагынганда. Диңгез сакчысы кыялар Болытларга, гүя, тоташ. Давылдамы, шул кыядан Аерылып төшкән зур таш. Батып кергән дымлы җиргә, Исе китми ята бер дә. Җайлы аңа шул тау төбе, Яшелләнеп тора мүге. 
II. БАЛЫКЧЫЛАР ҖЫРЫ Киң офыкка менгәч кояш, Алтын нурлар кунгач тауга, Ишкәкләрен кулга тотып, Балыкчылар чыкты ауга. Балалары, хатыннары Өмет белән калды ярда. Балыкчылар җыр башлады, Кушылдылар дулкыннар да:

 
«Диңгез, диңгез, бер чакны без Яшәрбезме уңай гына? Балык итеп сөзсәң иде Бәхетне дә шулай гына. 
Кара болытлар йөзсә дә, Өстә, тормыш күгебездә, Бәхетле көннәр — хыялда, Өмет тулы күңелебездә, Өмет сүнмәс күңелебездә!» 
III. СИЗМӘДЕЛӘР Кыядагы җитез лачын Оясына бикләнмәде, Диңгез тыныч иде аста, — Бернәрсәдән шикләнмәде. Шикләндеме язмышыннан Тыныч йортлар, сулар, яки, Якты нурларда коенып, Балкып торган Нагасаки? Шикләндеме язмышыннан Шаулап торган Хиросима?.. «Помпей төсе керә сиңа», Димәс иде Оракул да, Белмәс иде моны ул да. Оядагы күгәрчендәй, Бишегендә ята сабый. Стенада сәгать теле Соңгы минутларны саный. Бу тормышның капкасы бар, Капкасының юк шул биге: Бүлә алмый коймалар да Яшәү белән үлем чиген. Тыныч кына оча лачын; Балыкчылар җыры тынмый. Шушы җырны таш та җирнең Күкрәгенә ятып тыңлый. Дәртле җырның өзеләсен Сизмәделәр шул алар да; Корбан һәм кан теләп, шашып, Үлем килә очып ярга. 
IV. УРАН 
Сорамады «Кемнәр бу?» дип, Кызганмады җирне уран, — Кадалды да кинәт улап, Күтәрелде кайнар буран. Күтәрелде ут багана, Ташлар очты тузан булып.

 
Кешеләрнең кайнар каны Күтәрелде туфан булып. Бер секундта булды бу хәл, Җилләр алдан белдермәде. Бишегендә яткан сабый Еларга да өлгермәде. Кая монда җир белән күк, — Тоташ булып дөнья дөрли! Җирнең канлы ярасыннан Бәгырьләргә ялкын үрли. Кем ташлады сине җиргә, Җирнең нинди явыз улы? Сине аткан чакта аның Ничек тартышмаган кулы? Кешелекне юк итәргә Тудырдымы сине кеше?.. Төзегәнне җимерүме, Яндырумы аның эше? Шуңамыни аның көче?!. 
V. ТАШ ЕЛАДЫ Бәрдеме диңгез төбенә Миллион потлы тимер чүкеч, Нигә кинәт тетрәде җир, Каян килгән аңа бу көч? Төпкә китте балыкчылар, Җирдән мәңге аерылып, Лачын төште оясыннан, Канатлары каерылып. Аска егылып төшкәй чакта, Ташка тамды кайнар каны; Язмышына ләгънәт укып, Таш өстендә чыкты җаны. Моны күреп, кеше түгел, Таш та сыкрап сулкылдады. Ул тетрәде газаплардан, Таш елады, . Таш елады... Бу көн дәһшәтле янгындай Күңелләрдә мәңге яныр, Бу көн чал тарих йөзендә Тирән яра булып калыр. 
VI. ҖЫР ТАРАЛА Җыр яңгырый көнчыгышта, Тын ярларга җәелә моңы; Балыкчылар гына түгел, Япон халкы җырлый моны.

 
Тибрәлә ул Янцзыда, Шаулый Ганга өсләрендә. Тынгы белми үлемсез җыр, Көндезен дә, кичләрен дә. Тарала җыр ачы үлем Шәүлә булып йөрмәсен дип, Хиросима сөремнәрен Дөнья кабат күрмәсен дип. 
Тарала җыр аяз таңда, Диңгез өсте коена нурга. Акчарлаклар канат җилпеп, Уйнаклыйлар дәртле җырга. 
Калкып чыккан яңа шәһәр Хәрабәләр арасыннан, Вакытвакыт, җилләр чыкса, Сыкрап куя ярасыннан. 
Мәрмәр тәнен дулкын юган Таш кыялар тора сакта. Оясына ашыга лачын Көчле җилләр искән чакта. 
Сырып ала балалары Аны очып кайтуына. Аста, мүкләнгән зур таш та Риза тыныч ятуына. 1956.