Логотип Казан Утлары
Хикәя

«ЯМЬЛЕ ЫК БУЙЛАРЫ»


 Ватан язмышын хәл иткән авыр көрәштә катнашып, совет офицерына хас кыюлык белән туган ил җиреннән Польша, Германия һәм Че- хословакнягә, аннан соң Маньчжуриягә кадәр араны сугышып үткән Гомәргә йөрәк әрнеткеч яла ташлана. Янәсе ул «Яңа тормыш» колхозының председателе Гыйльметдин агайның улы Хәсәнне үз гомерен саклап калыр өчең һәлак иттергән, куркаклык күрсәткән. Имеш, хәзер авылда аның күзен дә ачтырмаячаклар... Гыйльметдин агайның укытучы булып эшләүче кызы Рәисәнең ире Мидхәт Гомәргә шундый хат яза: «Бел, авылда сине күрәлмыйлар. Улының хәсрәтеннән юләрлеккә сабыша язган Гафифә карчык сиңа көн-төн нәләт укый. Хәсәнемне ут астына куеп, үзе аның артына ышыкланган ул, ди. Гыйльметдин карт, синең исемеңне ишеткәндә, йодрыкларын кысып, тешләрен шыкырдата». Менә хәзер Гомәр туган-үскән чәчкәлесеиә кайтып килә. Авылда ни көтә аны? Ул үзенең гаепсез икәнен ничек аңлатырга тиеш? Яшь прозаик Рәкыйп Шәйхетди- новның «Ямьле Ык буйлары» повесте әнә шундый кискен каршылык, җитди конфликт белән башланып китә. Әсәрнең башында ук укучыны җәлеп иткән, мавыктырган төп персонажларның берсен — Гомәрне автор әнә шундый җитди мәсьәләгә, намуслылык мәсьәләсенә мөнәсәбәттә ача башлый. Гомәр Садыйков педагогия училищесының өченче курсында укыганда фронтка китә. Дәһшәтле сугышларда булып, мактаулы юл үтә, кат-кат яралана. Язучы аның үткәнен саран гына итеп берничә чигенү аша гәүдәләндерә, әмма бу егетнең характеры формалашуны укучы тоеп тора. Гомәр күз алдына принципиаль коммунист, яхшы оештыручы, мөлаем егет, тынгысыз җәмәгать эшчесе булып килеп 'баса. Ул туган колхозында эшкә кала. Гомәр — колхоздан качучылардан түгел. Ул кызу эш өстендә ике көн ялны да үзе өчен артык дип хисаплый һәм басуга юнәлә. Озак та үтми, уку өенең эшен тәмам чыгырдан чыгарган Мидхәт урынына аны мөдир итеп билгелиләр.
121 
 
 
Шушы постта аның һәрьяклап үсүен, халык янында берегеп эшләвең укучы нык күрә. Ләкин һәркемнең шәхси дөньясы, интим хисләре бар бит әле. Гомәр дә янып ярата белә торган егет. Аның Рәисәгә булган мәхәббәте сулмаган, ләкин Мидхәт бар, аларның парлы тормышлары €ар... Вак җанлы Мидхәт белән Рәисәнең кечкенә генә уртак хисләре дә калмаслык булгач кына, Гомәр Рәисәгә якынлаша, һәм без әсәр соңында «Рәисәнең күзләре Гомәргә төбәлгән» булуын аңлыйбыз. Әйтелгәнчә, Гомәр — төп персонажларның берсе. Калган образлар белән аның элемтәсе нык. Гомәр янәшәсендә укытучы, комсомолка- агитатор Рәисә, яшь колхозчылар Мөҗип һәм Фәния, колхоз председателе Гыйльметдин агай, парторг Вәҗиев, бригадир Шакир һәм башка кешеләр урын алалар. Аларның төрле характер сыйфатларына ия булуларын язучы үз карамагындагы төрле буяулар белән сурәтләргә тырышкан. Колхозчылар коллективын, социалистик авыл хуҗалыгындагы хезмәтне дөрес төсмерләүдә һәм шактый тулы гәүдәләндерүдә авторның уңышы бәхәссез. Бер яктан, колхозчылардагы зур энтузиазм, социалистик ярыш рухын, иптәшләрчә ярдәм һәм булышуны, икенчедән, председательнең штурм белән мавыгуын, кешеләргә ышанмавын, контроль өстенә контрольне сөюен, үзүзенә карап хозурлануын Р. Шәйхетдинов оста сурәтли. Шул картиналарны тасвирлаганда, Гыйльметдин агай характеры ышандырырлык булып языла да. Бригадир Шакирның табигатен ачуга, Вәҗиевне бөтен күркәмлеге белән гәүдәләндерүгә дә автор омтылмаган түгел, әлбәттә. Әмма ул персонажлар, ахырыиача индивидуаль сыйфатлар белән бизәлмәгән- лектән, төссезрәк килеп чыкканнар. Мидхәт — эгоист. Ул сугыш елларында да җиңел яра һәм җылы урын эзләгән, сугыштан соң да аз эшләп, күбрәк шар сугарга, күз буярга тели. Рәисәнең мораль нормалары югарылыгына үсеп җитә алмасын сизенә ул, аяк астында җирлегенең кими баруын аңлый. Шуңа күрә дә көнчелеге мәкергә әверелә һәм ул Гомәргә пычрак хат яза. Автор аны үзенә хас күп гадәтләр белән сурәтли. Менә аның принципсызлыгын раслаган дәлиле: 
«— Сии, ирең була торып, аның белән хат язышкансың, — дип кычкырды Мидхәт. — Эндәшмисеңме, менә аның хатлары». Юк, Рәисә зндәшә, үзенең хаклыгын раслый. «— Почта печатьләрен кара сии, Мидхәт, язылган, алынган көннәрен,— диде Рәисә, — сиңа тормышка чыкканчы язылган хатлар бит алар. — Беләм, бик яхшы беләм. Сүз аның турында бармый. Ни өчен, мине онытып, Гомәр артыннан йөгердең сии?» (116 бит.) Бәхәстә бер төшенчәне икенчесе белән алмаштыру, алай да үз сүзеңне өстен итәргә азаплану — көчсез, ләкин кире беткән кешенең гадәте ул. Мидхәт — шундыйларга иш кеше. Аның үз-үзен тотышын гомумән шул мисал үрнәгендә күрергә мөмкиндерсыман тоела. Дөрес, автор аны әсәр ахырында дөрес юлга чыгарырга итә, ләкин -менә шул өлештә ышандыру көче дә кими төшә. Мидхәтнең үзгәрә башлавы бик ихтимал хәл, хезмәт—бу юлда иң шәп дәва, ләкин үзенүзе нык яраткан, горурлыгын сындыра ал, маган кешенең шофер «приказы»на тиз генә төгәл буйсына башлавын психологик яктан дәлилли төшәргә кирәк иде. Әсәрдә конкрет хәрәкәтләр аша чагылдырылган, ләкин укучыны һаман искәртеп торган бер образ — командирының гомерен саклап һәлак булган Хәсән образы аерым әһәмияткә ия. Аның үлеме һәм аңа турыдан-туры бәйле булган Гомәр- нең хаклыгы .мәсьәләсе әсәрнең төп линиясен тәшкил итә; сюжет үсешенә, димәк, характерларның үстерелешенә аның тәэсире зур. Беренче бүлек вакыйгаларның бик тиз төенләнеп китүе белән аерым игътибарга лаек. Бу — оста язылган һәм үтә мавыгып укыла торган өлеш. Икенче бүлектә (өченче бүлекчәсе) Вәҗиев нең Гомәргә эш

 
тәкъдим итүе уңае белән генә Хәсән һәлакәте һәм Гомәр мәсьәләсе телгә алына да. җеп өзелеп калгандай була. Бу линия үзен кабат өченче бүлекнең беренче бүлекчәсендә Сәмига карчыкның истәлекләре, кичерешләрендә генә калкып чыга. Дүртенче бүлектә исә мәсьәлә җитди төс ала. Гыйльметдин, партия җыелышындагы эшлекле тәнкыйтьне күтәрә алмыйча, ^Гомәргә гаепләү карашы ташлый, Хәсән турында сүз кузгата. Менә конфликт үсә, куера дип торганда, Гыйльметдин агай инде сүрелеп тә китә. Бу бүлекнең өченче бүлекчәсендә Гомәрнең Рәисәгә Мидхәт хатын бирүе яки Рәисә белән Гомәрнең бәхәсенә Хәсән һәлакәте телгә алыну каршылыкны кискенләштерми, характерлар үсешенә дә яңа бизәк, яңа оттеноклар өстәми. Кыскасы, җитдилеге белән үзенә тарткан тормышчан конфликт саега һәм йомшара. Тел, сурәтләү чараларына автор зур игътибарлык күрсәткән. Повестьта пейзаж, табигать күренешләрен кешеләр психологиясен тирәнрәк ачуда оста файдалануын күрергә мөмкин. Мәсәлән, Гыйльметдин карт тарафыннан өйдән куып чыгарылган Мидхәт хәленә ымлаган төнге күренеш. «Барган саен аның адымнары акрынайдылар, ниһаять, ул бөтенләй туктады, чемоданын җиргә куйды, җилкәсеннән төенчеген төшерде. Күк йөзендә ялгыз ай 'йөзә, күз кысып кемнедер үчекләгәндәй, бер сүнеп, бер кабынып, эре һәм вак йолдызлар җемелдиләр, тополь ботаклары арасында, эч пошырып, ниндидер төнге кош елый. Әйтерсең лә, аңа да дөньяда сыеныр урын оеткән, һаман елый да елый» (119 бит). Ләкин турысын әйтергә кирәк, эшлисе эш тә байтак калган әле. өгәлсезлекләр һәм кытыршылыклар күп кенә. Автор кайбер персонажларның телен инднвидуальләщ. терүгә әһәмият биреп җиткермәгән (Фәния, Мөҗип). Русчадан сүзгә-сү3 тәрҗемәне хәтерләткән җөмләләр текстны ямьсезлиләр. (Менә алар үз урыннарын алдылар» (152 бит), «Авыру баштан сәламәт башка ташламаска иде» (99 бит) һ. б. «...Озынча болыт артыннан акрын гына йөзеп чыгучы зур, кызыл кояш янында алсу болытларның нурлары көмеш тәңкә 
кебек ялтырыйлар» (49 бит) кебек уңышсыз чагыштыруларны да киметергә мөмкин булыр иде. Болытның «уры булмый, ә кояш янында кояш нуры ялтырау турында сөйләве читен. Г1ур ялтыравын көмеш тәңкәгә охшату да бик берьяклы. Озынга сузылган нурлар белән түгәрәк тәңкә охшашмыйлар, тик яктылыгы гына уртак. «Мидхәт «морҗа» янындагы урындыкка килеп утырды» (185 бит). Сүз мич турында бара, әлбәттә, ләкин автор аерым районнарда кулланыла торган сүзне сайлаган. Арттырылу, шигъриятле итеп үстерүне таләп иткән юллар һәм абзацлар бар. Мисал өчен 29 биттәге Мөҗипнең һәм Фәниянең мәхәббәт һәм дуслык турындагы уйларын алыйк. Бик коры әйтелгән. Күңелдә яшәп калырлык сүзләр табып булыр иде бит. Гомәр — авылда туып үскән егет. Басуга эшкә чыккач, Фәниянең аны өйрәтүен сурәтләү, шуңа күрә дә, табигыйлектән читләшәсымак. «... Көлтәләрне ничек салырга, бушатканда, йөкнең кай җиренә басарга, сәнәкне ничек тотарга, бөтенесен дә, бөтенесен дә күрсәтте, аңлатты» (77 бит). Гомәрнең дә барысын да, барысын да онытып бетерүенә ышанып бетәсе килми. Әлбәттә, детальләр әсәрнең тулаем бәясен күмеп калдыра алмыйлар. Шулай да үзләрен сиздерәләр. Өметле яшь язучыдан укучылар тагын да тырыш булуын, җентекләп эшләвен таләп итәргә хаклылар.