Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ИНТЕРНАЦИОНАЛ

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы! Кайный ачу белән безнең кан, Соңгы сугышка ул ярсый. Коллык дөньясын э^имерербез, Тамырыннан йолкып алып. Яңа, иркен дөнья төзәрбез, Хуҗа, булыр аңа халык. Бу безнең иң ахыргы, Иң каты зур сугыш. Интернационал белән Балкыр яңа тормыш. Алла, да, патша да, батыр да Азат итмәс беркем безне. Яулап тик без көрәш сафында Алырбыз уз иркебезне. Җимерик дисәң коллык, э^әберне, Яулыйк дисәң син барын да, Дөрләт утны, тизрәк тимерне Сугып кал кызу чагында! Бу безнең иң ахыргы, Иң каты зур сугыш. Интернационал белән Балкыр яңа тормыш. Бөтен дөнья эшче халкы без, Бөек хезмәт армиясе, Тик без бөтен әмиргә хаклыбыз, Ә паразитлар — һичкайсы! Күкрәпкүкләр, яшен сугар да, Тар-мар итәр этләр явын, Безгә шунда кояш чыгар да, Чәчеп торыр уз нурларын. Бу безнең иң ахыргы, Иң каты зур сугыш. Интернационал белән Балкыр яңа тормыш. Ә. Исхак, Н. Исәнбәт һәм Н. Арсланов тәрҗемәсе.