Логотип Казан Утлары
Шигърият

 МӨХӘММӘТ ҺӘМ ТАУ 


Бөтен төше Төзү чималлары белән тулган, Ләкин район үзәгеннән шактый ерак торган Зур гына тауларның берсе, Мөхәммәтнең килүен бик озак көткәч, Көтә-көтә, тәмам сабыры беткәч, Аның янына Карар бирде бер көнне үзе барырга. «Каршысына тау хәтле тау баргач, һичшиксез, игътибар итми калмас. Бөтен байлыгымны казытып алыр һәм производствода файдаланыр!» — Дип уйлап ул эченнән генә, Килеп җитте район үзәгенә. Ләкин Мөхәммәтнең секретаре Җибәрмәде аны бусагадан ары: — Кертә алмыйм, — диде ул аңарга.— Бүген аның Үзенә кирәкле төзү чималларын Үзәктән җибәрттерүен сорап, Елап-елап, Ялвара торган көне, — диде, — аллага. Рөхсәт итмәде хәтта көтәргә: — Андый көнне Кабул итми ул, — диде, — беркемне. Килегез сез, — диде, — иң яхшысы — иртәгә!., һәм тауга, Буйсынып секретарьга, Туры килде акрын гына кайтып китәргә. 
* Мондый Мөхәммәтләрне Безнең заманда да хәтта Очратырга мөмкин әле Кайбер промкомбинатта.