Логотип Казан Утлары
Хикәя

«КЫСКА ХИКӘЯЛӘР»

III Бу җыентыктагы хикәяләрнең темалары төрле булган шикелле үк, алариың авторлары да төрле. Анда күп еллардан бирле язып килүче тәҗрибәле прозаикларның әсәрләре белән бергә, әдәбиятта әле яңа гына исемнәре чыккан авторларның да хикәяләре шактый урын алган. Җыентыкка кергән унҗиде хикәянең унбере— яшь авторларның хикәяләре. Хикәяләрнең күпчелеге зур кызыксыну белән укыла. Авторларның һәрберсе тормыш куйган мәсьәләләрне сурәтләүгә үзенчә килә, үзенә якын булган, үзе белгән күренешләрне чагылдырырга омтыла. Хикәяләрнең күбесеннән авторларны ң индивиду а ль үзенчәлекләре сизелеп тора. Ә. Еники бу җыентыкка үзенең «Вакыйга» исемле хикәясе белән кати аш а. Күп челек х икәял әр ендәге- чә, бу хикәядә дә ул үз герое тормышындагы кискен бер вакыйганы сурәтли. Совхоз эшчесе Әбрар Шәкү- ровиың һич тә көтмәгәндә яңа салынып бетеп кенә килә торган өе янып китә. Менә шушы вакыйгага бәйләнештә хикәядәге геройларның: Әбрарның, аның хатыны Рабиганың, парторг Фәхриевнең характерлары ачыла. Бу кечкенә генә хикәядә Ә. Еники геройларның язмышын да, коллективның көчен дә, партия белән халык арасындагы бәйләнешне дә чагылдыруга ирешә. Әбрар Шәкүров тормышның бу сынавы алдында бөтенләй җебеп кала, өметсезлеккә бирелә. Ләкин-ул коллектив эчендә яши. Аның нык характерлы, кыенлык алдында каушап калмый торган хатыны Рабига бар. Коллектив һәм Рабига Әбрарны 
                     III «Кыска хикәяләр». Төзүчесе М. Шәйми, редакторы Т. Нурмөхәмметов, Таткнигоиз- дат, 1955, 160 бит, бәясе 2 сум 40 тиен. 
тормыш төбенә тәгәрәүдән саклап калалар. Шушы кыен моментта парторг Фәхриев Шәкүровлар семьясына ярдәмгә килә. Ул кырыс күңелле совхоз директорын тиз вакыт эчендә яңа йорт салып бирүдә ярдәм итәргә күндерә. Ә. Еники үзенең хикәясендә партия работнигы образын уңышлы сурәтләүгә ирешкән. Парторг Фәхриев — сизгер, кайгыртучан кеше. Аның авыр хәлгә калган Шәкүровлар семьясына ярдәм итүендә укучы партия белән халыкның бердәмлеген сизә. Р. Төхфәтуллин «Яшьтәшләр» исемле хикәясендә ялга кайткан Сә- гыйть исемле егетнең күзәтүләре аша авылдагы үзгәрешләрне тасвирлый. Хикәянең башында без авторның үз героена булган мөнәсәбәтен ачыклый алмыйбыз әле. Сә- гыйть — авылда үскән егет. Ул үз авылын ярата да кебек. Өенә кайтып кергәч, ул ишек алдындагы тәртипсезлекләргә дә бик тиз игътибар бирә. Аны без «йорт җанлы» егет, булдыклы егет итеп күз алдына китерә башлыйбыз. Ләкин шунда ук Сәгыйтьнең ишек алдындагы тәртипсезлекләргә игътибар итүеннән, «ишек алдындагы печәнне печәнлеккә алып ташларга берсенең дә кулы җитми, күрәсең» дип уйлавыннан фикер йөртүенең чикләнгән икәнлеге сизелә башлый. Өйдәге кешеләрнең барысының да уракта булуларын Сәгыйть уйлап та карамый. Инде правлениедә хисапчы Нури белән сөйләшкән эпизодны укыганнан соң, Сәгыйтьнең тискәре образ булуына безнең шигебез калмый.
118 
 
 
АВТОР Сәгыйть образының тискәре ягын аның элеккеге дус егетләре _ яшьтәшләре белән сөйләшүенчә бик уңышлы күрсәтә: ' «Сәгыйть кесәсеннән бирегә ки- лешли кибеттән алып чыккан «Казпока». 
Менә шушы кечкенә генә юмористик деталь Сәгыйтьнең иң зур ялгышын ачып сала: ул авылга «кала егете» булып, шомарып йөрергә кайткан. Авылга кайтуның беренче көнендә үк Сәгыйть саф һава суларга, ка- тык-сөт ашап, ял итәргә кайткан «кала егете» булып, бер үзе кала. Аның үз-үзен тотышы 'башта ук элеккеге дус егетләрен үзеннән читләштерә. Атасы Габдрахман абзый да: «...Син җилкуар, салам койрык белән ни уртаклыклары бар алар- ның, Габдулланың да, Шамилнең дә...», — дип, аны сүгеп ташлый. Сәгыйтьнең яшьтәшләре Габдулла белән Шамил шәһәрдә яшәү белән авылда яшәү арасында аерма күрмиләр. Шамил институтта укый — ул практикага үз авылларына кайткан һәм җиң сызганып колхозда эшләп йөри. Ә Габдулла — комбайнчы. Аның даны бөтен республикага таралган, үзе читтән торып мәктәптә укырга да өлгерә. Шәһәрдә яшәгән Сәгыйть үзенең авылда яшәгән яшьтәшләренә караганда бик күпкә артта калган булып чыга. Сәгыйть белән аның яшьтәшләре арасында фикер уртаклыгы да юк, омтылышлары да бер түгел. Яшьтәшләренең килгәнен көтеп утырганда табын янында Сәгыйтьнең кем икәнлеге тулысынча ачылып бетә. Биредә аның «кала егете» булып, борынын күккә чөеп йөрүенең урынсыз булуы күренә: ул заводта дүрт елдан бирле инде 3 нче разряд белән генә йөри икән. _ Халык ихтирамын хезмәт белән генә яулап алырга мөмкин. Авторның Сәгыйть образы аша әйтергә теләгән фикере әнә шул. Бу фикер хикәянең нәтиҗәсе булып үзеннән- үзе килеп чыга. Укучы бу фикергә сәгыйтьнең төшенәчәгенә дә ышанып кала. Ләкин Р. Төхфәтуллин үз героеның характеры турында ү3 .исеменнән хәтта бер генә дә ишарә ясамый дип әйтерлек. Хикәядә авторның аңлатмалары, авторның Сә- гыйтькә үз характеристикасы бул мауга да карамастан, аның үз геройларына һәм вакыйгалар агышына карата мөнәсәбәте ачык беленеп тора. Әсәрдәге образлар да, 
вакыйгалар да, детальләр дә авторның әйтергә теләгән фикеренә яраклы итеп сайланганнар. Р. Төхфәтуллин хикәясендәге үзенчәлек һәм авторның художество осталыгы әнә шунда. Р. Саттаровның «Тау илендә», Ф. Хөснинең «Өй котлаганда», Г. Әпсәләмовның «Онытылырлык түгел», М. Хәсәновның «Халисә», С. Сабировның «Беренче җиңү», М. Хөсәеновның «Кодалар», Г. Га- лиевнең «Иң матур исем» хикәяләре дә укучы күңелендә дулкынлану тудыралар. Р. Саттаров «Тау илендә» хикәясендә юмористик-лирик күренешләр ярдәмендә бүгенге колхоз авылының үсешен матур тасвирлый. Г. Әпсәлә- мов хикәясендә Хәбибулла абзый белән Гөлсем апаның тирән кайгысы аша совет кешесенең патриотик хисләре ачыла. Кешенең матурлыгын сурәтләү, аның эчке дөньясына тирәнтен үтеп керү—әдәби әсәрнең, шул исәптән хикәяләрнең дә, төп максаты. Хикәядәге геройның хисләре укучы йөрәгенә үтеп керә икән, аның үзүзен тотышы укучыда соклану яки нәфрәт тудыра ала икән, бу инде язучы максатының тормышка ашуын күрсәтә. Г. Галиевнең «Иң матур исем» дигән хикәясендә уку йортын бетереп, яңа гына авылга килгән акушерка Зәбирәнең образы сурәтләнә. Хикәядә катлаулы вакыйга да, кискен хәрәкәт тә юк. Хикәянең агышы да Зәбирәнең үзе кебек тыйнак, эчкерсез, самими. Зәбирә гөл үстерүне ярата. Җәен дә, кышын да чәчәктә утыра торган исемсез бер гөлнең орлыкларын күп итеп утырта да ул гөлне мәктәп укучылары ярдәмендә авылдагы барлык өйләргә таратуга ирешә. «Та
бек» пачкасын чыгарды.  _  Рәхим итегез, җәмәгать. \е- сәмдә башка шәһәр күчтәнәче юк 
119 
 
мыры нык, ботаклары юан, яфрагы еш, чәчәге тиңдәшсез матур» бу гөлгә «Тынычлык гөле» дигән исем бирәләр. Бу гади генә эчтәлектә совет халкының тынычлык өчен көрәше сурәтләнә. Авторның идеясе Зәбирәнең сокланырлык күркәм характеры ярдәмендә ачыла. Зәбирәнең чәчәкләргә игътибарлы мәхәббәте аша аның бай кичерешле, бик ягымлы, чын кеше матурлыгы белән бизәлгән кыз икәнлеге, кешеләргә, тормышка булган мәхәббәтенең көче күренә. Укучы аның кешеләр өчен теләсә нинди яхшылык эшләргә сәләтле, киң күңелле кыз булуына ышанып кала. Басылып чыккан һәр әдәби әсәр, иң элек, сәнгатьчә язылган булырга тиеш. Спектакль карагандагы яки музыка тыңлагандагы кебек үк, укучы хикәяне укып чыкканнан соң үзендә эстетик канәгатьләнү сизәргә тиеш. Язучы бу максатка, ягъни үз әсәре белән укучыны эстетик канәгатьләндерүгә ясалмалыктан аерылган тәкъдирдә генә ирешә ала. Фазыл Мостафинның «Бер чәкәннән» исемле хикәясе ясалмалыгы белән укучыны үзеннән этәрә. Автор хикәяне үзенең алдан уйлап куйган фикерен (кукуруз — файдалы үсемлек) укучыларга иллюстрацияләп бару белән җиткерергә омтыла. Шунлыктан хикәя, художество әсәреннән бигрәк, география яки медицина дәреслекләрендәге теоретик фикерне исбатлау өчен китерелгән теге яки бу күзәтүләргә охшый. Заһидулла карт кукуруз үстерү буенча берничә елдан бирле тәҗрибәләр алып баруы, аның файдасы турында, аннан соң кукурузны киңрәк мәйданда чәчү һәм аны үстерүдә килеп чыга торган каршылыклар турында сөйли. Бик файдалы, бик актуаль, бик кирәкле тема. Авторның әйтергә теләгән фикере дә бик дөрес. Ләкин бу тема художестволы, сәнгатьчә чишелмәгән. Шунлыктан хикәя укучыны үз эченә алып керми, аңа бернинди дә эстетик ләззәт бирми. G. Сабировның «Беренче җиңү» исемле, нигезендә әйбәт кенә язылган хикәясендәге капитанның Сәлимәгә сугыш вакытында яраланып төшенкелеккә бирелгән диңгезче ту
рында сөйләве укучыны дулкынландыра алырлык дәрәҗәдә көчле итеп бирелмәгән. Шуңа күрә капитан хикәясенең Сәлимәгә бик нык тәэсир ■итүенә дә укучы ышанып җитми. Нәтиҗәдә капитан белән Сәлимә арасында туып килә торган мәхәббәт тә укучыда хис уята алмый. Әхәт Фазылҗановның «Отыш чыккач» исемле хикәясен дә уңышлы әсәр дип булмый. Биредә — шул ук иллюстрацияләү. Ул хикәянең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә: Галим карт үзенең акчасын саклык кассасында саклый. Ә Закир карт «саклык кассасының ишеге кай якка ачылганын да белми». Менә аңа ун мең сум отыш чыга. Башта ул бу акчаны саклык кассасына илтергә теләми. Ниһаять, Закир карт Галим карт янына керә һәм аннан саклык кассасына акчаны ничек итеп салу турында киңәш сорый. Бу хикәя ни өчен язылган, автор биредә нәрсә әйтергә тели? «Акчаны кассага салуның эше күп дип ку- рыкмагыз, барыгыз да салып кайтыгыз. Эше бер дә юк аның» — автор шушы фикерне әйтергә телиме әллә?. Алай булса, моның өчен хикәя язуның кирәге бармы икән? Билгеле булганча, хикәя язу өчен укучыны мавыктыра алырлык тема табу зур әһәмияткә ия. Чөнки күп вакытта тема үзе әсәрнең уңышлы чишелеше өчен мөмкинлек бирә. Уңышсыз сайланган тема, мавыктырмый торган чынбарлык материалы авторның үзен дә дулкынландырмый. Үзен дулкынландырмаган тема турында язучы көчәнеп кенә язарга мәҗбүр була. Ә мондый әсәрнең укучыга тәэсир итү дәрәҗәсе югары булу мөмкин түгел. Мөхәммәт Шәйминең «Биш минут» исемле хикәясе җыю цехындагы тоткарлыкны бетерү өчен эшчеләрнең омтылышын сурәтли. Карт эшче Зәйнулла бу тоткарлыкны китереп тудырган сәбәпне ача һәм аны бетерү өчен үзенең тәкъдимен кертә. Биредә хикәя өчен материал да бар, темасы да бик актуаль, конфликтны да тормышчан түгел дип әйтеп булмый. Ләкин хикәя канәгатьләндерми. Сәбәбе нәрсәдә соң моның?
120 
 
Ә Еники белән Р. Төхфәтуллин хикәяләренең киресе буларак, оу хикәядә образның характеры вакыйгалар аша ачылмый. Дөрес, әсәрдә геройга бәйләнештә төрле күренешләр, хәрәкәтләр сурәтләнә (мәсәлән, 2 бүлек башындагы бит ярымга сузылган җыю цехына керү күренеше), ләкин әсәрнең төп герое Зәйнулланың характерын ачу аларның әһәмияте аз. Хикәядә Зәйнулланың үзенчәлекле характеры күренми, әсәрнең ахырында теләгенә ирешкән Зәйнулланың шатлыгы укучының шатлыгы булып әверелми. Әсәр бик сүлпән язылган, анда вакыйгаларның эзлекле үсеше сизелми. Зәйнулла характерының ярлы булуына икенче сәбәп әнә шул. ' «Кыска хикәяләр» җыентыгына «Совет Татарстаны» газетасы тарафыннан 1954 
елда оештырылган кечкенә формадагы әсәрләргә карата конкурска килгән яңа хикәяләр тупланган. Шушы конкурсның нәтиҗәсе буларак, дөньяга чыккан бу хикәяләр китабы совет кешеләренең партия тарафыннан куйган бурычларны тормышка ашыру өчен көрәшен әдәбиятта чагылдыруда бер адым алга китеш булып тора. Быел «Совет Татарстаны» газетасы редакциясе кечкенә күләмдәге әсәрләргә яңа конкурс игълан итте. Бу конкурсның нәтиҗәсе тагы да шатлыклырак булыр, ул совет халкының хәзерге героик омтылышларына лаеклы, чын-чынлап югары художестволы кечкенә күләмдәге әсәрләр бирер дип ышанабыз.