Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

Г . ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
 Татарстан җәмәгатьчелеге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 70 ел тулуны киң рәвештә билгеләп үтте. Китапханәләрдә, уку йортларында, район клубларында Г. Тукай иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды, әдәби кичәләр, лекцияләр үткәрелде. 26 апрельдә Татарстан язучылар союзы правлениесе, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты һәм СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты Университетның актовый залында Г. Тукайның тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үткәрделәр. Кичәдә язучылар, эшчеләр, галимнәр, студентлар, хезмәткәрләр катнашты. Шагыйрьнең апасы — Газизә Зәбирова да кичәгә чакырылган иде. Габдулла Тукайның әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге турында язучы Әхмәт Фәйзи тирән эчтәлекле доклад ясады. Докладтан соң Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе артистлары катнашы белән зур концерт бирелде.
 
АБДУЛЛА АЛИШНЫ 
13 апрельдә Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге ' клубында, герой- шагыйрь Муса Җәлил белән бергә фашистларга каршы батырларча көрәшкән һәм Тугай илебез хакына гомерен аямаган патриот язучы Абдулла Алишны искә алу кичәсе булып узды. Кичәдә язучылар, журналистлар, типография эшчеләре, студентлар һәм башка профессия кешеләре катнашты. Язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында доклад белән Гази Кашшаф чыкты. Докладчы А. Алишның балалар өчен онытылмас әсәрләр бирүе турында сөйләде. А. Алиш—татар совет балалар әдәбияты өлкәсендә күп эшләгән ҺӘхМ зур уңышларга ирешкән күренекле язучы. Бу өлкәдә ул әкият жанрын тудырды һәм бүгенге көндә дә балалар тарафыннан сөеп укыла торган, тәрбияви әһәмияте зур булган ма- тур-матур әкиятләр иҗат итте. Аның «Ана әкиятләре»н, «Кечкенә тоткын» исемле пьесасын һәм хикәяләрен укучылар аеруча яраталар. 
 
ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ 
Докладчы шулай ук А. Алишның фашистлар тоткынлыгында үткәргән көннәре, анда туктаусыз көрәш алып баруы, актык сулышына кадәр туган илнең турылыклы улы, курку белмәс патриоты булуы турында сөйләде. Аның фашистлар тоткынлыгында алып барган көрәше һәм иҗаты турында яңа материаллар китерде. Докладтан соң язучының якын дусты һәм каләмдәше А. Әхмәт А. Алиш турында истәлек сөйләде. Кичәнең художество бүлегендә Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Ба- сыйрова татар халык көйләрен һәм үзешчән композитор Ф. Әхмәдиевнең җырларын башкарды. Качалов исемендәге зур драма театры артисты Плат Муса Җәлилнең А. Алишка багышлап язган «Дуска» исемле шигырен һәм Алишның «Каз белән аккош» исемле әкиятен укыды. Филармония артисты Галиев М. Җәлил һәм А. Алишның Моабит төрмәсендә язылган шигырләрен укыды.