Логотип Казан Утлары
Публицистика

 Г. БАКИРОВ — ЯЗУЧЫ ҺӘМ РЕДАКТОР 


(60 яшь тулу уңае белән)
  
Күптән түгел совет җәмәгатьчелеге балалар язучысы һәм Таткни- гоиздат редакторы Госман ага Ба- кировның тууына 60 яшь һәм әдәби эшчәнлегенә 30 ел тулу көнен билгеләп үтте. Г. Бакиров халык мәгарифе фронтында бик яшьлән хезмәт итә башлый. 1911 ел. Казан губернасының караңгы бер почмагы — Югары Си- мет авылы. Түбә такталары кубып беткән, кечкенә генә иске авыл мәктәбе. Аида дәрес бара. Кара такта бул м а га ил ыкта и, түргә, стенага, түбә калае эленгән. (Аны бер малай мәдрәсә чормасыннан алып төшкән булган.) Уртача буйлы, куе кара чәчле, үткен күзле 15 яшьлек укытучы әнә шул зур калайга тырыша-тырыша хәрефләр яза, сөйли, аңлата. Ә инде иске булса да, кырып юылган идәнгә малайлар утырганнар. Алар эрелс- ваклы, араларында кечкенәләре булган кебек, укытучы Госманның үзеннән зурраклары да бар. Алар укытучылары артыннан кабатлыйлар: — Ар-ба, ча-на... Кинәт шыгырдап ишек ачылып китә. Аннан авыл мулласы һәм берничә кулаклар килеп керәләр. Мулла, кулындагы кәкре башлы озын таягы белән идәнгә суга-суга: — Нишләп син, дәһри, изге мәдрәсәгә тәре тактасы элеп сабак укытасың... Нигә син намаз-нияз укытмыйсың? — дип акыра башлый. Кулаклар да ярсыйлар: — Ни өчен моңа хәтле яраган иман шарты хәзер ярамый? Әллә нинди арбачана укытасың? — Ээ,— дип аның сүзен җөпли өченчесе.— Безнең балалар арба- чананы мәктәптә укымасалар да беләләр. Әле күптәй түгел генә 60 яшь тулу 
бәйрәм көне үткәрелгән Госман ага Бакировның беренче аңлы хезмәт көннәре, укытучылык эше әнә шулай башланып китә. Яшь укытучыга бу караңгы авылдагы балаларны укытуда, яшьләрне агартуда бик күп кыенлыклар үткәрергә туры килә. Ләкин сабыр холыклы, күркәм табигатьле, тыйнак Госман Бакиров ал арны җиңә һәм тора-бара авыл халкының зур ихтирамын алуга ирешә. Госман ага Бакиров 1896 елда хәзерге Татарстанның Чуриле районы Югары Курса авылында урта хәлле крестьян семьясында туган. 1911 елда авыл мәдрәсәсен тәмамлап, югарыда әйткәнебезчә, укытучылык .эшенә керешә. Ләкин дәһшәтле 1914 ел килә. Илебез чигендә туп тавышлары гөрселди башлый. Беренче империалистик сугыш башланып китә. Авыл урамнарында тальян моңнары, никрут җырлары яңгырый: — Без авылдан чыккан чакта, Күтәрелде томаннар, Дөнья хәлен белеп булмый. Сау булыгыз, туганнар... Яшь укытучы Госман Бакиров та өстеиә соры шинель кия. Укытучы Госман солдат Госманга әйләнә. Дүрт ел буе ул сугыш уты эчендә була һәм җиңүче булып исән-сау яңадан шул ук авылга килә һәм үзе сөйгән укытучылык эшен дәвам иттерә...  
8. „С. Ә“. № 5. 113 
И4 
 
1999 елны Госман ага Казанга .ппҮэзеоннде авыл мәдрәсәсе белеме белән генә мәгариф эшчесе була алмауны яхшы аңлый ул. Уку 1Х, пДагогик эшен бергә алып бара. 1937 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. \зе әйтмешли чабаталы малай югары белем алуга ирешә. 1927 елда ул Коммунистлар партиясе сафына керә. Шул ук елны аның төрле темаларга язылган мәкаләләре һәм хикәяләре басыла башлый. Балалар сәхнәсе өчен язылган «Беренче җиңү», «Ил балалары» исемле пьесалары басылып чыга һәм мәктәп сәхнәләрендә куела. Иптәш Бакиров бөтен гомерен балалар укыту эшенә, укучы балаларга дәреслекләр хәзерләү һәм алар- ны редакцияләп чыгаруга һәм балалар өчен кызыклы, күңелле хикәяләр һәм сәхнә әсәрләре язуга багышлый. Ул 8 ел буе «Мәгариф» журналының редакторлык вазифасын үти. Күбебезнеке кебек үк, Матбугат йорты Госман аганың да төп йорты, үз йорты булып бетте инде. Без бер генә көн дә диярлек бу йортка кермичә калмыйбыз. Ә инде Госман ага Бакиров бу мәһабәт йортның таш баскычларыннан дистә еллар буенча атлый. Ул Таткнигоиздатта 30 ел буена хезмәт итә. Бу тыйнак, аз сүзле, сабыр холыклы, беренче карауда әллә ни өлгер кешегә дә охшамаган работник издательствода гаять зур эш алып бара. Дәреслекләр редакциясе ел саен 2 миллион тираж белән 70—75 исемдә дәреслекләр чыгарып килә. Таткнигоиздат чыгара торган бөтен китапларның яртысы иптәш Бакиров җитәкчелек итә торган дәреслекләр редакциясе җилкәсенә төшә. Хезмәт сөюче бу иптәш барысына да үзе җитешә. Алай гына да түгел, ул ^хәзерләп чыгарган дәреслекләр сыйфатының елдан-ел яхшыра баруы да ачык. Госман ага яшьләргә сугыш кырларындагы кыюлыгы, батырлыгы, хезмәттәге тырышлыгы белән генә түгел, ул безнең күбебезгә кешеләргә булган кешеләрчә мөгамәләсе белән дә, хәтта, һәрвакыт кабинетында эшләп утыруы белән үрнәк булып тора. Госман ага Бакировныц 60 ящь тулу көнендә Татарстан Верховный Советы аны почет грамотасы белән, шулай ук 53—54—55 уку еллары өчен дәреслекләрне үз вакытында югары сыйфатлы итеп чыгаруы өчен РСФСРның культура министрлыгы 
Бакиров иптәшне почет грамотасы белән бүләкләделәр. Аннары юбилей көнендә бик күп килгән котлау телеграммалары да Госман иптәш Бакировныц җәмәгатьчелек каршында зур игътибарга лаек булуы турында сөйлиләр. Госман иптәш Бакировны педагог дидек, редактор һәм язучы дип телгә алдык. Шуның өстенә ул җәмәгать эшендә дә актив катнашучы. Күп еллар партия оешмасы секретаре урынбасары һәм пропагандист булып эшли. Аннары ул Бөек Ватан сугышында катнашучы солдат да булды. Без яшебез булсын, картыбыз булсын, сөекле Ватаныбыз кичергән ул дәһшәтле, авыр елларны оныта алмыйбыз. Мең дә тугыз йөз дә кырык беренче елның ямьле июнь көннәрендә илебезгә, көтелмәгәндә, тагын немец фашистлары ташландылар. Алар безнең мул уңыш бирә торган киң кырларыбызга, шаулап, гөрләп торган завод-фабрикалары- бызга хуҗа булмакчы, үзебезне кол итмәкче булдылар. Күбебез кебек ук, язучы һәм редактор Госман Бакиров та, хатын, балачагалары, дус-ишләре, Матбугат- йорты һәм Казан белән саубуллашып, сугыш кырына китте, кулына автомат алды. Ләкин коммунист язучы автомат каләмен ташламады, солдат-язу- чыга явыз, мәкерле дошманга каршы ике корал белән дә көрәшергә кирәклеген яхшы аңлый иде ул. Госман ага Бакиров үзенең аерым китап булып басылып чыккан сугышчы көндәлегендә болай дип язды: «Мине 28 ел буе партия тәрбияләде, ул мине көрәшергә рухландырды. Югары идеяләр белән сугарды. Миңа, чабаталы крестьян баласына, минем бөтен теләкләремә ишекләр

 
ачылды. Мии тормыш баскычыннан көннән-көн югарырак күтәрелә бардым... Менә шуның өчен миңа изге Ватаныма карата чиксез мәхәббәт ялкынланды. Минем бәхетемне, Ватанымны тартып алырга теләгән немец-фашист илбасарларга каршы миндә нәфрәт тәрбияләнде». Әйе, коммунист язучы Бакиров командалык итә торган куәтле орудие солдатлары җибәргән снарядлар бик күп фашистларның җанын җәһәннәмгә җибәрделәр. Чөнки орудие командиры карт солдат үзенең сугышчыларын туры атарга гына өйрәтми, ә солдат йөрәгендә дошманга карата нәфрәт тойгылары да тәрбия итә белә иде. Ул артдивизион партия оешмасының секретаре булып та эшләде. Татар солдаты Госман Бакиров Украинаның Тарно- поль шәһәрен немец илбасарларыннан ике тапкыр азат итүдә катнаша—1915 һәм 1943 елларда. Бу турыда солдат үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «28 елдан соң немецлар белән мин тагын очраштым. 28 елдан соң! Әй, Тарнополь, мин тагын да сине дошманнан азат итәргә килдем. Бу юлы мин коралымның үткенрәген сайлап, чукмарымның зуррагын күтәрдем. Синең подвалларыңа яшеренгән немец илбасарлар безнең дәһшәтле коралларыбыздаи котыла алмаслар. Тарнополь, син мәңгегә азат ителерсең!..» Әйе, солдатның уйлары тормышка ашты. Тарнополь да, бөтен илебез дә азат ителде, һәрвакыттагыча бу юлы да дошман тар-мар ителде. Язучының фронтта, укытучыларча әйтсәк, нинди билге алырлык сугышуына тукталып тормыйбыз. Карт солдатның киң күкрәгендәге Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнарының балкып торуы, шулай ук күп кенә медальләре дә бу турыда матур сөйлиләр. Безнең якташ җиңүчеләр сафында Сталинградтан башлап, Польша, Германия, Чехословакия, Австрия, Венгрия җирләрен үтә. Сугышның соңгы елларында инде ул 1-Украина фронтының «Ватан намусы өчен» газетасында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Алгы сызыкка барып, сугышчылар белән бергә аралаша, сөйләшә, зарисовкалар, очерклар яза. Әнә шулай итеп, элекке педагогның давыллы еллар китергән көрәш тәҗрибәсе дә арта. Ә бу нәрсә язучының иҗатына да уңай йогынты ясамый калмады, билгеле. Сугышка кадәр педагог-язучы балаларның тыныч еллары турында «Урак өсте», «Беренче җиңү», «Яшьләр яшәсен» һәм башка хикәяләр, шулай ук «Ил батырлары», «Безнең 
рапорт», «Сафа балалары» исемле пьесалар язган һәм бастырып чыгарган иде. Ә менә өскә шинель киеп, данлы юллар үтеп кайткач, язучының тематикасы да хәрбиләште. Ул «Яшь патриотлар» исемле очерклар җыентыгы бастырып чыгарды. Бу әсәрнең эчтәлеген аның исеме үк әйтеп тора. Ә инде «Сугыш көндәлеге»ндә язучы үзенең сугышта күргәннәре һәм башыннан кичкәннәре турында яза. Аның «Сиртмәле кое» исемле хикәяләр җыентыгы да, шулай ук «Партизан малай» исемле повесте да совет балаларының Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт фронтында әтиләренә, әниләренә күрсәткән ярдәмнәре, батырлыклары турында сөйлиләр, «йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә» диләр. Г. Бакировныц «Партизан малай» исемле повестен мәктәп балалары аеруча зур шатлык белән каршы алдылар. Ә инде Совет Армиясенең офицеры, солдаты булу турында хыялланучы малай халкы бу әсәрне кат-кат укый. Кайсы гына китапханәгә кереп карама, бу китапның тышлыгы тузып, таушалып беткән була. Балалар бу китап турындагы фикерләрен яшереп калдыра алмыйлар. Без китап тышларына төрле почерк белән язылган бик күп сүзләрне укыйбыз: «Бу китапны укымый калмагыз», «Бу китап миңа бик ошады»... Бу әсәр турында издательствога һәм авторның үзенә бик күп хатлар килә. Башкортстандагы Туктагул мәктәбенең 7 класс укучылары болай дип язалар: «Сезнең китабыгыз безгә бик ошады. Бигрәк тә без Воло- дяны яраттык. Без дә аның кебек намуслы, тыйнак, кыю, куркусыз булырбыз. Шундый әйбәт әсәр язган өчен рәхмәт сезгә...»

 
 
Казанның 80 нче мәктәп укучычаны «Партизан малай» повесте ту оында 54 елның башында фикер ачышу оештыралар һәм язучының үзен дә чакыралар. Алар бу әсәрне бнк яратып укуларын әйтәләр аның икенче кисәген түземсезлек белән көтүләрен белдерәләр һәм язучыга матур альбом бүләк итәләр. Күрәсез," укучы балалар Госман агага 60 яшь тулуын да көтеп тормаганнар. Билгеле, күңелле факт бу! Госман ага «Партизан малай» повестеның икенче китабын үзенең юбилей көннәренә өлгертте һәм шуның белән кечкенә иптәшләрнең күп кенә сорауларына җавап та бирде. Безнең "татар совет балалар әдәбиятында мәктәп, укучылар, пионерпионер оешмасы һәм ата-аналарның балаларны 
тәрбияләүдә бердәм эш итәргә тиешлекләре турында сөйләнә. Шулай булмаганда, балалар тормышында күңелсезлекләр килеп чыгуын автор Гәрәй, Абдуш һәм Әхмүш образларында бик ачык күрсәтә. Биредә язучының мәктәп тормышын яхшы белүе сизелеп тора. Шуңа күрә дә андагы эшләргә һәм кешеләргә ышанасың, алар белән бергә шатланасың, кайгырасың. Билгеле, бу әсәрдә дә кимчелекләр юк түгел. Аларның иң зурысы — язучының әсәрендәге төп геройларның эчке дөньяларын ачуга һәм аларның кичерешләрен тулырак күрсәтүгә җитәрлек игътибар итмәвендә. Шулай ук аның әсәрләрендә сюжет таркаулыгы һәм кабатлаулар да күзгә бәрелеп тора. Бу нәрсә бигрәк тә «Классташлар» хикәясендә һәм «Партизан малай» повесте- ның икенче кисәгендә сизелә. Мәгълүм булганча, тел әдәби әсәрнең иң төп элементы булып тора. Ә инде балалар өчен язылган әсәрнең теле аеруча җиңел, гади, шуның белән бергә, ул образлы да булырга тиеш дибез бит. Бакировка бу якка да нык игътибар итәсе 
бар әле. Мисалга «Классташлар» хикәясен алыйк. Анда «иде», «ул», «канатланып китте» кебек сүзләр бик күп һәм алар урынсызга кулланылалар. «Ул» алмашлыгы кайбер урында җөмләне аңлауга да комачаулый. «Ул» сүзенең кемгә, нәрсәгә кайтып калуын аңламыйсың. Гомумән күбебез кебек үк, Г. Бакир иптәшкә дә әдәби осталыкны күтәрү буенча бик нык эшлисе бар әле. Югарыда күрсәтелгәннәрне автор әсәрләренең киләсе басмаларында искә алыр, билгеле. Чөнки Г. Бакир, кайбер язучылар кебек, эреп үк китмәсә дә, тәнкыйтьне яратмый түгел... Г. Бакировның үз әсәрләрен тагын да яхшыртуга көче һәм сәләте бар. Гадәттә, язучы иң яхшы әсәрләрен яшь вакытта яза, диләр, бу шулай да. Ләкин Госман ага моның нәкъ киресен эшләде. Ул үзенең иң яхшы әсәрләрен — «Сиртмәле кое» һәм «Партизан малай»иы 50 яшьне узып киткәч иҗат итте. Күрәсез, иҗат эшендә шундый хикмәтләр дә булга- лый икән. Димәк, Госман ага Бакиров 6 дистә гомерен узгач та әле безнең алмашыбызга, совет балаларына «Партизан малай» дан да калынрак һәм яхшырак повестьлар язар һәм мәктәп^сәхнәләре өчен күңелле пьесалар бирер дип ышанасы килә.