Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛЕКСАНДР АЛЕКСАНДРОВИЧ ФАДЕЕВ

| 1956 елның 13 маенда атаклы совет язучысы, КПСС Үзәк Комитеты членлыгына кандидат, СССР Верховный Советы депутаты, СССР язучылар Союзы Правле- ниесе Секретаре, Бөтендөнья Тынычлык Советы Бюросы члены Александр Александрович Фадеев фаҗигалы үлем белән вафат булды. А. А. Фадеев 1901 елда Калинин өлкәсенең Кимры шәһәрендә фельдшер семьясында туа. Аның балалык еллары һәм яшьүсмер вакыты Ерак Көнчыгышта уза. А. А. Фадеев 17 яшьлек егет чагыннан ук революцион эшкә керешә. 1918 елны ул Коммунистлар партиясе сафына керә, Колчакка һәм япон интервентларына каршы көрәшкән большевистик подпольеда эшли. 1919—1920 елларда ул Ерак Көнчыгышта ак гвардиячеләргә һәм интервентларга каршы партизаннар көрәшендә катнаша. Колчак тармар ителгәннән соң, Кызыл Армиядә политик работник булып эшли. 1921 елда А. А. Фадеев партиянең X съезды делегаты булып сайлана. Съездның бер группа делегаты белән бергә ул Кронштадтта кузгалган контрреволюцион мятежны бастыруда катнаша. 1922—24 елларда А. А. Фадеев Тау Академиясендә укый, 1924—1926 елларда Кубаньда, Ростов-Донда һәм Москвада партия эшендә эшли. 1926 елдан соң А. А. Фадеев әдәбият өлкәсендә җитәкчелек эшенә күчә. Ул совет язучылары Союзын актив оештыручыларның берсе булды, күп еллар буена Союз җитәкчеләренең берсе булып эшләде. Коммунистлар партиясенең XVIII һәм XIX съездларында А. А. Фадеев партиянең Үзәк Комитеты члены булып сайланды. Партиянең XX съезды аны КПСС Үзәк Комитеты членлыгына кандидат итеп сайлады. А. А. Фадеев әдәби эшчәнлеген 1922 елда башлый. Аның 1927 елда басылып чыгып, зур популярлык казанган «Тар- мар» повесте совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләреннән берсе булып тора. 1930 елларда А. А. Фадеев Ерак Көнчыгыштагы гражданнар сугышы чорына багышланган «Иң соңгы удэге» дигән зур романын язды. Бөек Ватан сугышы чорында А. А. Фадеев фронттан язган корреспонденцпялә- рендә, бик күп очеркларында, «Ленинград блокада көннәрендә» исемле китабында һәм «Яшь гвардия» романында совет халкының фидакарьлеген, тиңдәше булмаган батырлыгын чагылдырды. «Яшь гвардия» романы совет халкының, бигрәк тә яшьләрнең, иң яратып укый торган китабы булып китте. А. А. Фадеевның шулай ук социалистик реализм теориясе буенча язган күп кенә хезмәтләре һәм совет әдәбияты үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре бар. Совет культурасының күренекле вәкиле буларак, А. А. Фадеев совет интеллигенциясенең тирән мәхәббәтен һәм ихтирамын казанды. А. А. Фадеев үз иҗатына карата искиткеч таләпчән язучы һәм олы җанлы, кайгыртучаи кеше иде, ул милли әдәбиятларның, шул исәптән татар әдәбиятының да, үсешенә иҗаты белән дә, турыдан-туры булышлыгы белән дә бик күп ярдәм итте. А. А. Фадеевны безнең илдә генә түгел, башка чит илләрдә дә яхшы беләләр. Аның китаплары бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, миллионнарча тираж белән басылып чыкты. А. А. Фадеевның тынычлыклы яклау буенча ясаган чыгышлары чит илләрдәге прогрессив интеллигенцияне тынычлык өчен көрәшкә туплауда зур роль уйнады. Совет хөкүмәте А. А. Фадеевның хезмәтләренә зур бәя биреп, аны ике мәртәбә Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләде. Соңгы елларда А. А. Фадеев көчәя барган авыру — алкоголизм белән җәфалана. Берничә ел буена врачлар кулланган дәваларның да әллә ни файдасы булмый һәм ул авыруының көчәюеннән килеп чыккан авыр рухи депрессия хәлендә үз-үзен һәлак итә. Фаҗигалы үлем совет халкының турылыклы улын, талантлы художникны, Социалистик Ватаныбызның патриотын безнең арадан вакытсыз тартып алды. Александр Александрович Фадеевның якты образы совет язучыларының хәтерендә мәңге сакланыр. Ул укучылар күңелендә мәңге җуелмас, аның әсәрләре тынычлык һәм социализм өчен көрәштә хезмәт ияләренә ярдәм итәр. Татарстан Язучылар Союзы Правлениесе, «Совет әдәбияты» журналы редакциясе.