Логотип Казан Утлары
Роман

СЕЗНЕҢЧӘ НИЧЕК?

Дүртенче бүлек I Идрис бик яшьтән ятим калды. Әткәсенең дә, әнкәсенең дә кайчан үлүләре турында ул бөтенләй белмәде. Бары тик авылдашлары гына кайчакта шул турыда сүз чыккач: «Әткәң, мәрхүм, бик әйбәт кеше ие, — ди торганнар иде.— Нужа җитә кеше башына... Ачлык елны бәхет эзләп читкә киткәнне, шул китүдән кайтмады, машина басып үтергән дигән хәбәр килде. Әнкәң дә алай алама заттан түгелие. Урыны оҗмахта булсын бичараның, ачка үлде...» Кыш көннәрен ул ничек кирәк алай кешеләрдә үткәрде, ә җәй җиткәч, көтүче ярдәмчесе булып йөрде. Ул туры килгән бөтенесен дә эшләде, туры килгән бөтенесенә дә хезмәт итте, баш иде. Ул тормышның татып карарга мөмкин булган барлык газапларын, барлык авырлыкларын татыды. Аны яклаучыга караганда кыйнаучы, юатучыга караганда тиргәүче, күңелен күтәрүчегә караганда кимсетүче күбрәк булды. Аны тик тырышлыгы, эшкә җәптәшлеге, сүз тыңлаучанлыгы өчен генә «туйдырып», «карап» тордылар, ә ятимлеге өчен бары тик кактылар- суктылар гына. Шуңа да карамастан, ул елдан-ел үсте, күзгә күренеп, менә дигән булып, таза булып үсте. Бер елны, малайның инде дилбегә тотарлык булуын күреп, авыл мулласы: «изгелек булсын, савап булсын», дигән булып, аны үзенә хезмәтче итеп алды. Мулла абзыйның ул ат караучысы да, җирен сөрүче, тырмалаучы да, кучеры да булды һәм берәр ачуын басарга кирәк булган чакта аның камчы ашаучысы да булды. Карт мулла тыштан ягымлы, тәмле телле, ләкин эчтән мәкерле, икейөзле бер кеше иде. Шуның өстенә ул кәефе килмәгән чакларда бик холыксыз, бик үз сүзле, кансыз да була торган иде. Ул инде аның йортын бөтенләйгә ташлап та чыгып китмәкче булган иде, ләкин шул вакыт күңелендә туган яңа, сәер бер көчкә, бер яңа хискә буйсынып, һаман тәвәкәлли алмый йөрде. Мулла абзыйның зәңгәр күзле, ап-ак тулы йөзле Мәгъфия исемле бер кызы бар иде. Хәер, аның кызлары бик күп иде, тик нигәдер Идрис күзенә гел Мәгъфия генә күренә торган иде, һәм аңа мулла абзыйның чынлап та аннан башка беркеме дә юктыр шикелле тоела торган иде. Бервакыт ул аның баскыч алдында шат, көр тавыш белән кычкырып көлгәнен ишетте һәм шуннан соң бөтен тынычлыгын югалтты. 9 Дәвамы. Башы 1, 2 саннарда. 5. „с. Ә.“ № 1. 65 Күп тә үтмәде, дөньялар үзгәреп китте. Көннәрдән беркөнне, бөтен авыл халкын хәйран калдырган хәбәр, «Ярман сугыш башлаган»! — дигән хәбәр килеп төште. Аны солдатка алдылар, бүтән таза яшь егетләр белән бергә кызыл вагоннарга төяделәр дә, каядыр күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга алып та киттеләр. Ул өч мәртәбә сугышка керде, ике мәртәбә яраланып чыкты. Унҗиденче елгы Февраль революциясен ул Пстроградта каршылады. Бөтен иске дөньяны тетрәтеп «Аврора»даи туплар аткач та, бөек шәһәрнең, асты өскә килә башлагач та алар үзе шикелле үк сакал-мыек баскан, ябыккан, соры шинельле кешеләр белән бергәләп, бернинди икеләнүсез, бернинди шикләнүсез ак офицерларны штыкка кададылар да, большевиклар ягына чыктылар. Ул, винтовкасын кысып тоткан көе, «Яшәсен хезмәт халкы! Бетсен сугыш, бетсен кан эчүчеләр!» — дип кычкырды. Ул яңадан фронтка китте, яңадан «ярманиар»га — немец интервентларына каршы сугышты, Деникин солдатлары белән якалашты һәм Колчакны куалап, Урал аръягына кадәр барып чыкты. Сугышны бетереп, туган якларына кире кайтканда, ул яшькә яшь булса да, олыгаерга өлгергән кеше булып, коммунист булып кайтты. Ул туп-туры үзләре авылына кайтып төште һәм беренче көннән үк авылда яңа тормыш кору өчен барган бөек, авыр көрәшкә кушылып китте. Алар ярлы-ябагайдан, элекке фронтовиклардан коммуна төзеделәр. Иптәшләре аны ячейка секретаре итеп сайладылар. Авылда аклар, кызыллар алмашынып торган чакта мулла абзый үлеп киткән иде. Мулланың бөтен хуҗалыгы, йорты-җире бары хатын- кыз кулында гына торып калган иде. Ләкин Мәгъфия элеккечә һаман да шаян, һаман да шат күңелле, чибәр иде. Элекке яра тагын кузгалды һәм, бик күп уйлап тормыйча, ул аңа яучы җибәрде. Идрис ул чакта теләсә кайсы кызның йөрәгенә ут салырлык егет иде әле, шуның өстеиә— аның авылда тоткан урыны да бик бәләкәй түгел иде. Мәгъфия ризалык бирде. Идриснең мулла кызына өйләнүенә аның кайбер фронтовик дуслары — коммунистлар каршы килеп карадылар. Моның бик үк ярап бетмәгәнен ул үзе дә аңлады, әмма аның күзе-башы әйләнгән иде. Аннан соң, ул чакта инде Мәгъфия авылның актив яшьләре арасында чуала башлаган иде, спектакльләр куюда, кичәләр оештыруда катнаша башлаган иде, кыскасы, ул — яңалык яклы кеше иде. Ул гына да түгел, Идрискә кияүгә чыккач, аңа сүз булмасын өчен, аның исеменә, эшенә тап төшмәсен өчен ул элекке семьясыннан бөтенләй баш тартты, контондагы алты айлык курсны бетереп кайтты да, авылда балалар укытырга тотынды. Идрис, тумыштан ук башлы, зирәк булса да, бөтенләй диярлек укымаган иде. Аңа әлифбадан башлап тотынырга туры килде. Аны да төрле курсларга, семинарларга чакырып алдылар, укыттылар, өйрәттеләр. Берничә елдан соң алар, актив белән бергәләп, авылда колхоз төзеп җибәрделәр. Идрис председатель булды, ә тагын да берничә елдан соң аны, милли кадр дип, төпле, эшлекле, тәҗрибәле кадр дип, югарыга үрләттеләр — контон үзәгенә тарттырып алдылар. Мәгъфия тагын мәктәпкә керде, читтән торып техникумда укыды. Тора-бара тормыш җайга, рәткә салынды, Идрис акчаны ярыйсы гына алды. Контон үзәгенә килеп бер ел торгач, дөньяга бер кыз бала килде. Ләкин бала озак яшәмәде, үпкәсенә суык тиеп үлде. Күп тә үтмәде, тагын берәү туды. Монысы да кыз бала булды. Беренчесенең үлеп китүе кайгысыннан әле һаман айный алмаган ата-ана сөенечләреннән нишләргә белмәделәр. Беренче сабыйның үлемен алар үзләренең тәҗрибәсезлекләреннән, саксызлыкларыннан күрде- дәр һәм шуңа күрә, бу баладан да колак какмас өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. 66 Кызга нинди исем куштыру турында бераз сүз булып алды. Дөрес Идрис өчен нинди исем булса да ярый иде-«Кыз булгач кыз, эш исемдәмени!» Ләкин бу мәсьәләдә хатыны бик талымчан булып чыкты. Искелекне җимерү — һәрбер элеккене юк итү, дигән караш бик нык гамыр җәйгән бер вакытта; халык белән, милли традиция белән исәпләшмичә, бөтен нәрсәдә яңа мөгез чыгарырга тырышучылар культуралы кеше, алдынгы, аңлы кеше, дип саналган бер вакытта; предмет атамаларын яки анда колакка беренче булып ишетелгән теләсә нинди ят сүзне кеше балаларына исем итеп тагу модада булган бер вакытта укытучы Мәгъфия генә «надан» булып, «искелек яклы» булып кала алмады. Ул гомумән болан да яңалыкка омтылырга, культуралы булырга тырышучы кеше иде. һәм ул баланың булачак исеме турында шундый шартлар куйды: беренчедән, кызның исеме су буе кебек озын булмаска тиеш; икенчедән, ул «и» белән, ягъни әтисе исеменең беренче авазы белән башланырга тиеш, чөнки беренче кызларының исеме аның, Идадан соң ике игезәк бала, икесе дә ир бала туды. Ата белән ана боларына да чиктән тыш куандылар. Күңеленең иң тирән җирендә һаман да аллага бер дип инануын, төрле ырым-шырымнарга, теге дөньяга, тамуг-оҗмахларга ышануын дәвам иткән Мәгъфия, исеме «и»гә башланган икенче баласының сау-сәламәт булуын күреп, игезәкләргә дә шундынрак исем куштырырга теләде. Малайларның берсен «Икс» дип. икенчесен «Игрик» дип атадылар, әмма, нишлисең, «и» барыбер ярдәм итмәде: Икс үлде, Игрик вафат булды. Тагын бүтән балалары булмады. Дөньяда бары Идея генә торып калды. Аны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Түпәй итә күрмәсен, үпкәсенә салкын тия күрмәсен, дип куркып, кан калтырап кына тордылар. Бала бик иркә булып, кадерлекәй, алтын-көмешкәй булып, бердәнберкәй булып үсте. Бар тәмле аның авызында булды, бар яхшы аның өстендә булды. Аңа беркайчан да бернинди җиляңгыр тимәде, ул тормышның бары тик матур, ямьле ягын гына, җиңел, рәхәт ягын гына күреп үсте. Хәтта иң авыр елларда, сугыш елларында да ул чын тормышның нәрсә икәнен дә белмәде, үзе яшендәге кайбер балалар, өсләренә рәтле кием, тамакларына рәтле аш күрмичә, укуларын ташлап, булыр-булмас көчләре белән^олылар эшен башкарып йөргән чакта, битләре алсуланып торган бу балакай үз бүлмәсендә песи баласы белән уйнап Мәгъфиянең исеменә якын китереп, Мәдинә дип кушылган иде — шуңа күрә дә балакай гомерсез булып чыкты; өченчедән-, аларның бәбчекләренең исеме авылча, ягъни халыкча булмаска тиеш. Идрис моңа каршы 'бер сүз дә әйтмәде, көлеп кенә куйды. Мондый мәсьәләдә ул бөтенесен хатынына ышанып тапшыра иде. Исемне Мәгъфия үзе тапты. Кыска да булды, «и» белән дә башланды, авылча да булмады — кыз балага «Идея» дип исем бирделәр. Ләкин, әйтергә кирәк, әнисе белән әтисеннән башка бүтән беркем дә беркайчан да аңа ул исем белән эндәшмәде.' Культурасызрак кешеләр «Идея»не үзләренчә «Һидая» дип, «Идая» дип боздылар, культуралырак дуслары «Ида», «Ид» дип кенә йөрттеләр. «Балакай»га, үзен ничек атасалар да, бары бер иде. 67 Үзе балалык шатлыгын күрмәгән Идрис бар күңеле белән кызын бәхетле итәргә тырышты. Ә Мәгъфия бигрәк тә. Идрисне тагып үрләттеләр. Һәм аның эш тагын да җиңеләебрәк, муллапыбрак китте. катыоуКӘкпи?ҺКЛаССТа к^аЛаЛаР ШаУ'ШУ Ь111 ™ З/Л Ж ДОФ ТӘР ЛӘР тикшерү, кыскасы — укытучы булу бик үцелссз, бик кызыксыз эш булып тоела башлады. Бала, дигән булып, хакы арткан Мәгъфиягә ишетү, алар саен тормыш хәзер көн дә белән баш йорт мәшәкатьләре, дигән булып, «чирләде» дә, эшен бөтенләй ташлап чыкты. Начальник хатыны, иптәш Мәхмүтов хатыны булгач, таза баштан сырхаулыкка сабышса да — килеште. Мәктәп коллективындагы кайберәүләр генә беренче көннәрне генә пышылдаштылар да, аннан соң аны телгә алучы да булмады. Өйдә дә аның әллә ни мәшәкате юк иде. Өй эшен туган авылларыннан килгән әнкәсе башкарып бара иде һәм баланы да гел диярлек ул карый иде. Аңа бары тик аркылы ятканны торкылы алып кую гына, Идеяне киендерү, чишендерү, Идеягә: «шулай итмә, болай ит», «монысы ярамый, тегесе ярый», «моны ашама, шуны аша», дип өйрәтеп тору гына кала иде. Ул, авылда туып үссә дә, «кара» эшкә, йорт эшенә чиркәиеп карады. Аиың бәхете әнкәсе үлеп киткәч тә югалмады. Алариың күршесендәге йортка Рәхимә исемле хатын күченеп килде. Аиың ире сугышта яраланып кайткан һәм шуңа күрә, авыр эшкә ярамаганга, кайдадыр төнге каравыл булып тора иде, ә Рәхимә апа үзе бер конторада идән себерүче, бүлмә җыештыучы булып эшли иде. Алариың өч балалары бар иде. Чисталыкны, пөхтәлекне яратучы һәм теләсә кемгә ярдәм итәргә әзер торучы, чиктән тыш басынкы, сабыр холыклы бу хатын алар йортына бик тиз ияләшеп китте. Зур башлык хатынына «/Мәгъфия апа» дигән булып, «үзеңнең вакытың юктыр», дигән булып, суын да кертеп бирде, утынын да яргалап ташлады, сумкасын күтәреп, базарына да чыгып йөгерде, хәтта идәннәрен дә. юды, ашларын да пешерде. Тиздән ул алар белән бөтенләй бер семья кешесе кебек булып китте. Тик бу семьяда юан, симез хатын тулы хокуклы хуҗа, ә гел алҗыган кыяфәтле, эчкә баткан төссез күзле бәләкәй генә, ябык кына хатын — тулы хокуклы хезмәтче ролен үтәде. Дөрес, Рәхимә апаның мондый рольдән (бигрәк тә юан хатын кәефсез чакларда) кимсенгән, гарьләнгән чаклары да булды, ире дә үзен чит кеше пычрагын тазартып йөргән өчен еш кына тиргәп алды. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар иде — тормышны алып барырга кирәк иде, балаларны үстерергә кирәк иде, ә килер нәрсә җитәрлек түгел иде һәм «Мәгъфия апа»сы кулыннан — акмаса да тама торган иде. Идрис һаман үсте, югары күтәрелде. Аны бер җирдән икенче җиргә күчерделәр. Ә сугыш вакытында ул районны «үз кулында тота» торган башлыкларның берсе булу дәрәҗәсенә күтәрелде. Элегрәк, яшьрәк чакларда, ул күрше авылларга, хәтта зур җирләргә дә җәяүләп кенә чыгып китә торган иде. Соңга таба ул тимер күк айгыр җигелгән тарантаска утырып йөри башлады, аннары кисәк кенә юл уртасында туктап кала торган иске «газик»ка күчте, сугыштан соңгы елларда исә" көл. төсендәге елкылдык «Победа» белән генә әйттерә башлады. Эш дәрәҗәсе күтәрелә барган саен ул хатыны белән сирәгрәк очраша торган булып китте. Аның гомеренең иң күп өлеше кабинетларда, утырыш, җыелышларда, пленум, сессияләрдә, район колхозларында һәм юлларда үтте. Өй эшләре, семья эшләре белән ул артык кызыксынмады һәм үзенең хатыны, кызы, йорты, хуҗалыгы булуы турында тора- бара бөтенләй диярлек уйламый да башлады. Аның карашынча, яхшы коммунист, яхшы җитәкче үз-үзен бөтенләе белән җәмәгать эшенә, халык эшенә, гомуми эшкә бирергә тиеш иде һәм, аныңча, шәхси интереслардан тулысынча арыну — яхшы, дөрес җитәкчелек итүнең иң югары ноктасы иде. Ә ул үзен нәкъ шундый яхшы җитәкче дип исәпләде, бар күңеле белән, бар тырышлыгы белән шул яхшылыкны яхшырту өстендә эшләде, һәм күңеленнән ул моның белән горурланмыйча булдыра алмады. Мәһабәт, тик бераз җәелә төшкән таза гәүдәле, әкрен кыймыл- даучап бу кеше, нинди генә вакыты булмасын, беркемгә бер караңгы чырай күрсәтмәде, беркемгә бер каты орылмады. Өенә ул бары тик ашар-эчәр өчен, йоклар өчен генә һәм сөекле кызын сөяр өчен, аңа 68 карап сокланыр өчен генә кайтты. Ул ана иркәләү, мактау сүзләреннән башка берни әйтмәде. Шундый шәфкатьле ата иде ул. Ила әтисен үлеп яратты. Ида. әтисе кебек, бөтен нәрсәгә, бигрәк тә — укуга зирәк булды һәм тормышта аны бары тик укырга гына өйрәттеләр. Өйдәгеләр генә түгел, кызганычка каршы, мәктәп тә анда укудан башка нинди дә сулса эшкә, гомумән—хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияли алмады. Баладан бары тик дәресләрен яхшы итеп әзерләвен генә, бирелгән мәсьәләләрне вакытында чишүен, шигырьләр ятлавын, кагыйдәләр өйрәнүен генә таләп иттеләр. Әгәр ул берәр фәннән «урта» я «начар» алса, аңа шелтә белдерделәр, ачуландылар, тиргәделәр, һәм ул дөньяда бары тик «начар» алуның, «урта» алуның гына начар, хурлыклы нәрсә булуын аңлап үсте. Ләкин уку да аңа бүтән балаларга караганда җиңелрәк бирелде. Ул беркайчан да диярлек китаплар белән баш ватып утырмады. Ул укыды, елдаи-ел алдынгы булып класстан класска күчә барды, һәм аңа аның бөтен тормышының максаты бары тик уку гынадыр шикелле булып тоелды. Ә ни өчен уку, кем булу өчен уку, кемгә файда китерү өчен уку — ул болар турында бөтенләй уйламады. Әнисенеке кебек ялкаулык һәм кайбер бүтән нәрсәләр аның күп кенә яхшы якларына ныклап тамыр җәеп китәргә комачау булды. Ул әнисе кебек, бик холыксыз, бик үз сүзле булып һәм, гомумән, күп кенә начальник балалары кебек, кылтык, иркә, эшлексез булып үсте. Үз акылы үзенә җиткәч, әнисен ул яратмый башлады, ә бераздан бу яратмау аны санга сукмауга күчте. Ана быел кадерле кызкаеның бөтенләй икенчеләнеп кайтканын күрде. Элек әле ул аның белән көлеп сөйләшә, киңәшләшә торган иде, аңа үзенең эч серләрен ача торган иде. Ә быел ул аны, әйтерсең, бөтенләй күрмәде дә, белмәде дә. Ул үз кызының үзенә карата салкынлыгын, чит булуын адым саен тойды, бөтен күңеле белән тойды. Аның йөрәге әрнеде, хәтере калды, күңеле тулды, һәм ул үз баласының үзенә карап бер елмайганын күрү өчен генә дә, аның бер яхшы сүз әйткәнен ишетү өчен генә дә үзендә булган барлык мәхәббәт, барлык иркә, яхшылык запасын сарыф итте. Әмма ана кешенең барлык тырышлыгы үсеп җиткән кыз кешенең холыксызлыгына, һавалыгына, боз кебек катылыгына бәрелеп челпәрәмә килә торды. Мәгъфия — бу турыда үз-үзенә танырга теләмәсә дә,— ни өчендер кызыннан кан калтырап торды. И Рафига сүзендә торды — бүген ул бер сәгать алданрак килде. Ида- ның киенгәнен, көзге алдында бик тырышып әйбәтләнгәнен түземлек белән көтеп торды. Аннан соң алар икәүләшеп урамга чыгып киттеләр. Клубта^бүген дә шул ук «Тарзаи»ны күрсәтәләр иде, шуңар күрә аны тагын оер мәртәбә карауның мәгънәсе юк иде. Кызлар, авыл үзәге булып исәпләнгән һәм ике ягына да тирән канау казылган тар урам буенча бераз култыклашып йөрделәр дә, клуб янындагы бакчага керделәр. Анда бакча уртасына ясалган такта мәйданчыкта гадәттә танцылар була торган иде. Хәзер җил юк чакта да шаулап, шыштырдап утырган бу биек усаклар, бу нәфис ак каеннар урынында моннан ун еллар элек ташландык кыр иде. Монда әремнән башка берни үсми иде. Идаиың әле дә хәтерендә, бу бакчаны авыл яшьләре белән бергәләп алариың мәктәп укучылары утырткан иде. J 7 Ул чакта ул икенчедәме, өченчедәме генә укый иде. Бер вакыт ял көнне алар бөтен мәктәпләре белән шушында бакча утыртырга килде 69 ләр. Яз көпе иде. Зур класс укучылары урманга агачка киттеләр, ә бә- ләкәйрәкләр тырма беләи чүп-чар җыйдылар, булачак аллеяларны кырып алынган әремнәрдән, үләннәрдәй чистарттылар. Иртәгә ял була дигән көнне укытучы апалары аларга үзләре беләи тырмадыр, көрәктер алып килергә кушып җибәргән иде. Икенче көнне иртән, ял көнне, аның коры кул белән килүен күреп, апалары: «Һидая, диде, кая синең көрәгең?» Ул, әнисе кушуы буенча, күзен дә чытмыйча: «Көрәкнең сабы сынган», — диде. «Ә тырманыкы сыйганмы соң?»—диде апалары, елмаеп. Ул тотлыгып калды, әнисе аңа тырма турында берни дә әйтмәгән иде һәм ул үзе дә сизмәстән: «Сынмаган»,— дип ычкындырды. Үзләреннән зур көрәк, тырма тотып, тирләп-пешеп шунда эшләп яткан классташлары аннан кычкырып көләргә тотындылар. Хәтта укытучы апалары да аларга кушылды. Ида кып-кызыл булды, ләкин шундук әнисенең бүтән сүзләрен исенә төшерде дә, әтәчләнеп, иптәшләренә: «Тырма сабы тотсаң, кул кабара! Аннан соң бил авырта»,— дип кычкырды. Малайларга тагын җитә калды, алар элеккедән дә арттырыбрак көләргә тотындылар. Әмма укытучы монысында көлмәде. «Кем әйтте- сиңа аны?»—диде ул, кырыс кына. «Мин үзем беләм!» — диде Ида, мактанып. Шулай да аның кулына тырма тоттырдылар. Бераздан ул бирелеп, хәтта малайлар белән узышып эшләргә кереште. Кулы да кабармады, биле дә әллә ни авыртмады. Тик бармаклары, уч төбе генә, аннан соң пальтосы, оеклары гына әзрәк пычранды. Бик ашыйсы килеп өйгә кайтып кергәч, әнисе аның өс-башына күз төшереп алды да, гомергә булмаганча, ачулы тавыш белән: «Ю тизрәк кулларыңны, сабынлап ю. Ныгытып ю!»—дип кычкырды. Ә ул шундый шатланып кайткан иде, әнисенә әллә нәрсәләр сөйләмәкче булып кайткан иде. Аның кәефе кырылды, күзенә яшьләр килде. Ул үзенең ярамаган эш эшләгәнен аңлады, ләкин — ни өчен ярамаган эш — һич кенә дә төшенә алмады. Тик шул көннән соң ул «кул пычрата торган», «бил авырттыра торган» эшләргә кирәкмәгән нәрсә дип карый башлады. Бакчада танцы башланырга да, яшьләр җыелырга да әле иртәрәк иде. Алар сөйләшә-сөйләшә аллея буенча киттеләр. Рафига сөйләде, Ида, аның сүзенә бик үк колак салмыйча гына, тыңлаган булып барды. Ул кичәге кич турында, кино турында, клубта очраган кешеләр турында уйлады. «Тарзан»ны карарга кеше бик күп килгән иде, аннан соң — алар Рафига белән нәкъ сеанс башланыр алдыннан гына килеп җиткәннәр иде. Аларны кара, матур мыеклы бер егет каршылады. Ул ике билет алып куйган иЙе, ләкин ул билетлар, билгеле, Ида белән- Рафига өчен түгел, Рафига белән аның үзе өчен алынган иде. һәм кара мыеклы егет Рәфиганың «кавалеры» иде, әлбәттә. Ида моны шундук сизенеп алды. Парлы кешеләр янында аңа кинәт уңайсыз булып китте. «Нәрсә, минем алда үзенең мыегы беләи мактаныр өчен алып килде микәнни бу мине?»—дип уйлады ул, Рафигага ачуы килеп. Ә Рафига, аның кыенсынуын аңлаган шикелле, егетнең күзенә тутырып карады да: «Бәхти, тагын бер билет тап инде»,— диде. Бәхти, риза икәнлеген белдергән кыяфәт белән, бик килешле генә итеп баш какты да, тиз генә халык арасына кереп китте һәм бераздан кулына тагын бер билет тотып килеп тә җитте. Кинодан соң алар Рафига белән икәүләп аны өенә кадәр озатып куйдылар. Бакча уртасындагы агач төпләрендә, такта скамьяларда берничә парлы күренде, аннан соң малай-шалайлар очрады. Аларның һәрберсе аллея уртасыннан әкрен генә атлап барган ике кызга, дөресрәге, Идага, алай гына да түгел — аның менә дигән ак танкеткаларына, бер чакрымнан яхшы хушбуй исе аңкытып торган киң итәкле, уелган кыска җиңле бик шәп күлмәгенә, шәһәрчә көдрәләткән күперенке чәчләренә карап калды. Кичәгенәк кинода да ул һәркемнең үзенә төбәлгән кызыксыну- чан күз карашын тойды. Авыл кызларының, авыл егетләренең комсыз 70 капашлары аның күңелендә үз-үзең белән масаю, үзеңнең студент кыз, шәһәр кызы булуың өчен горурлану тойгысы тудырды. Аның бөтенесенә ишетелерлек итеп көләсе, юри кычкырып сөйләшәсе килде. Аның һәркемне үзенә генә каратасы килде. Бакчаның икенче очына җптәрәк беркем дә очрамады. Алар кире борылдылар. Алар тагын әле генә узып киткән кешеләр яныннан киттеләр/Ләкин урамда халык күбрәк шикелле күренде. — Әйдә урамга чыгабыз,—диде Ида. Ул тагын кичәге кич турында, мыеклы Бәхти турында, Тарзан тулашып китүенең беренче көннәрендә бүлмәдәш кызлары аның турында сораштыра башласалар, үзенең дә кисәк кенә теле тотлыгып калганын исенә төшерде. «Рафига аиы ярата, ио аның үзен яраталар микән соң — карап карыйк әле»,— диде ул үзүзенә. Аңар хәзер авыл урамы да, тәбәнәк йортлар да бик үк күңелсез булып күренмәде. Алар яңадан бакчага әйләнеп килгәндә, анда радиола уйный башлаган иде. Дүрт-бнш егет, такта идәнне шыгырдатып, тузан туздырып, үзләре генә танцовать итеп яталар иде. Алар арасында бүтәннәрдән калкурак буйлы, озын ак чалбар, теш порошогы белән агартылган ак түфли кигән Бәхти дә бар иде. Егетләр, култыклашып килгән кызларны күреп алдылар да, җилләнеп әйләнүләреннән кисәк кенә туктап калдылар һәм бер-берсен бүлеп, килеп җитте, исәнләште дә рәшәткә аша кулын сузып: — Күтәреп алам!—дип кычкырды. — Нигә үзегез генә танцовать итмисез? Ужасно шәп чыга!—диде Ида, күзен кысып. Бәхти рәшәткә аша сикереп төште, әдәп саклау йөзеннән дип булса да, рөхсәтфәлән дә сорап тормыйча, бернинди тартынусыз, күптәнге дусларсыман, Рафига белән Иданың икесен дә култыклап алды, бер күгәне каерылган рәшәткә капкасыннан аларны такта идән уртасына алып керде. Яңадан радиола уйный башлады. Егетләрнең берсе, зур, кәкре борынлысы, Идалар янына йөгереп килде дә: — Рафига белән танцовать итәргә рөхсәт итәсеңме?—диде Бәхтигә. Бәхти, башын иеп, Рафигага карап алды. — Ун минутка гына була, но, кара аны, бер генә минутка да артык гүгел, диде ул егеткә, бармак янаган булып. Рафига, үзенең дә каршы түгеллеген белдереп, уң беләген ипләп кенә Бәхти кулыннан ычкындырды. Зур борынлы егет аны шундук җилтерәтеп уртага алып кереп китте. Ajiaiica, без икәү? —диде Бәхти, Ида белән генә калгач.— Разрешите? рында уйлады. Ул Бәхтпнең матур булуы, ә Рафиганың аңа караганда ямьсез "булуы турында, аның ул мыеклы егеткә тиң түгеллеге турында уйлады. «Тапкан йөрер кыз!» — диде ул үз алдына, борынын җыерып. Ул Бахтине Тарзанга охшатты. Ул Рафпгадан Бәхти турында, аларның кайчан, ничек очрашулары, ничек дуслашып китүләре турында, Бахтинең кем булуы турында сораштырып карамакчы булды. Ләкин Рафига гиз генә эч серен ачып сала торган кешеләрдән түгел иде. Ул Иданың сорауларына «эйе-ыы» кебек җаваплар гына бирде, һәм Ида аның Бәхти турында бик үк чишелеп китәргә теләмәвен аңлады. «Яна гына йөри башлаганнардыр инде»,— диде ул күңеленнән. Сәгыйть белән дус шаярышып кычкырырга тотындылар: — Кызлар килә, кызлар! — Әйдәгез, әйдә, кыюрак! — Тартынмагыз! Кызлар, алар янына ук килеп җитмичә, танцы мәйданчыгын бүлеп алган агач рәшәткә янында гына туктап калдылар. Шундук Бәхти 71 — Что ж поделаешь с вами!—диде Ида русча. Ул кайчакта, Казанный. кайбер татар кызлары кебек, үзенең яхшы тәрбия кешесе икәнлеген күрсәтү өчен, үз туган телен начар белүче булып кылана торган иде. — Үзегезнең кызыгызны проворонили... Бәхти бик килешле итеп мыегының бер очын сикертеп куйды. — Проворонили!—диде ул, Ида сүзен кабатлап, ләкин бөтенләй икенче тонда. Радиола тавышы ишетеп, бакчага тиздән төркем-төркем яшьләр килә башлады. Тапцовать итүче парлылар да, авызын ачып карап торучылар да кинәт күбәеп китте, һәм радиоланың колагын борып утыручы җирән чәчле егет пластинкаларның берсе артыннан берсен алыштырып кына торды. Ун минут та тапцовать иттеләр, унбиш минут та тапцовать иттеләр. Бәхти һаман Ида белән булды. Тын алырга туктаган араларда алар янына зур борынлы егет белән Рафига килде. Теге-бу турында сөйләштеләр, көлештеләр, ләкин яңадан музыка уйный башлагач та, зур борынлы егет беренче булып Рафиганың кулыннан тотып та алды, җилтерәтеп, бөтерелдереп, уртага кереп тә китте. Ә ул Бәхти белән калды. Бәхти үзен аның белән бик иркен тотты. Аның кыюлыгы, танцыда бик яхшы йөртә белүе, аның уз-үзепә ышанып, кулбашларын сикертеп сөйләшүе һәм аның кара мыегы аңа һаман ошый барды. Ул бик «интересный» булып чыкты, тапцовать иткәндә үз-үзен кайбер егетләр кебек бик эре итеп яисә бик җебегән итеп тотмады — әледән-әле сүз башлап җибәрде, сүз арасына төрле мәзәк, кызык нәрсәләр кыстырып җибәрде, хәтта аңа комплиментларга кадәр әйтте. Ул мондагы егетләрдән, гомумән авыл егетләреннән кайсыдыр ягы белән аерылып, күзгә нык ташланып тора иде. Ул Рафиганың тынычсызлана башлаганын, минут саен диярлек каш астыннан гына Бәхти ягына караштырып алганын күреп алды. Бу аңа бик кызык тоелды, аның Рафиганың бик тиз көнләшә башлавыннан көләсе килде. «Бәхти аны яратмый»,— диде ул үз-үзенә, ниһаять, ныклы бер нәтиҗәгә килеп, һәм бу матур, «интеллигентный», «симпатичный» егетнең үз кызына әйләнеп тә карамыйча, аның белән, Ида белән, тан- цовать итүе, гел аның тирәсендә булуы анда тагын да үз-үзең белән горурлану тойгысы, үзеңнең матурлыгыңны, бүтәннәрдән өстенлегеңне аңлау тойгысы тудырды. Ул, бер-берсе белән туктаусыз аралашып торган, чайкалган, кыймылдашкан кешеләр арасында көлке кыяфәтле дус кызын тагын бер очратты да, аннан ераклашкач: — Ә сез нишләп үз сүзегезне онытасыз? — диде Бәхтигә. Аннан соң беләгендәге сәгатенә күз төшереп алды.— Ун минут кына түгел, утыз минут прошло инде! Бәхтииең шундук исенә төште. — Ах, да!—диде ул.— В самом деле, шулай укмыни? — Ләкин шундук яшькелт, зур күзләре белән Идага төбәп карады да, елмаеп:— ■Әллә минем белән тапцовать итәсегез килми?—дигән булды. Ида уң күзен кысты да, башын чак кына аның ягына борып, теш арасыннан гына көлеп куйды. Бәхти Рафига янына киткәч, вальсны ул зур борынлы егет белән .тапцовать итте. Ләкин аңа аның белән тапцовать итү бер дә кызык тоелмады. Егет рәтләп йөртә дә белмәде, еш кына ялгышты, фигураларны бутады. — Сез әле яңа гына өйрәнәсез бугай?—диде ул егеткә, салкын гына. — Юк... әйе... бик үк белмим шул әле,—диде тегесе, уңайсызланып, ләкин шулай да берни сиздермәскә тырышкан шикелле, һаман бөтерелүендә булды. 72 Кинәт уч үзенең авыр, зур ботинкасы белән аның аягына бәрелеп 1'итте Ича үз үзенә ачынып: «Ниндидер бер күсәк белән танцовать ит^шешЬ- Диде күңеленнән. Ул пластинканың тизрәк әйләнеп бетүен теләче Кеше арасында бик эссе, бөркү була башлады. Кешеләргә бәре- пә сугыла шушылай әйләнеп йөрүгә кинәт аның күңеле сүрелгәндәй булды нишләптер танкеткасы аягын кысты, тәне авырайды, һәм ул, музыканың беткәнен дә көтмәстәп, кулын егетнең иңбашыннан алды да, аны бик кыен хәлдә калдырып, бөтенләй читкә чыгып басты. Янына Бәхтп белән Рафига килгәч, битенә кулъяулыгы белән җил- ләнәжилләнә: __ Тирләтте,— диде.— Танцовать итәсе дә килми нигәдер. — Әйдәгез бакчада йөреп киләбез! — диде Бәхти. Караңгы аллея буенча йөргәндә Бәхтп аларга студентлар турында, солдатлар турында бик үк әдәпле дә, шулай ук бик үк әдәпсез дә булмаган бер-ике анекдот сөйләде. Идаиың бу анекдотларны кайчандыр, кемнәндер ишеткәне бар иде. Ләкин Бәхтииең сөйләве хәзер аңа бик кызык күренде. Ул эче катып көлде. Бакчаны бер-ике мәртәбә әйләнделәр дә, яңадан танцы барган җиргә килделәр. Алар каршысына тагын каяндыр зур борынлы егет килеп чыкты һәм радиола көй уйный башлагач та, ялт итеп Рафига янына килеп тә җитте. Нигәдер кинәт сүзсезләнеп, тынып калган Рафига аның тәкъдименә каршы: — Баш әйләнә,— диде, күңелсез генә. — Алайса, син, Раечка, бераз ял итеп тор,— диде Бәхти кайгырту- чан тонда. Аннан соң тиз генә Идага борылды.— Сезнең дә баш әйләнмидер ич? Ато бөтен кызларның да башы әйләнә башласа, эш харап — бүген минем танцовать итәсе килеп кенә тора. — Хәзергә юк әле, әйләнми,— диде Ида һәм сыңар күзе белән генә дус кызы ягына карап алды. Аның кыяфәте хәзер чын-чынлап кызганыч иде. Идага кинәт бик күңелле булып китте. Аның юри Рафиганың ачуын китерәсе килде. Ул, нигәдер кычкырып көлде дә, шәрә, ак беләген, Бәхтииең биек, киң кулбашына куйды. Ул музыкага колак салмады, үзенең ничек, кая басканын да белмәде, ул бөтенләе белән ак чалбарлы егетнең көчле, нык куллары ихтыярына бирелде. Аның моңарчы Бахтине үзләре авылында күргәне юк иде. Алар сөйләшеп киттеләр. Бәхтиләр монда, Идалар авылына, күрше районнан килгәннәр икән. Ә ул үзе «Уралда горный инженер» булырга укый икән. Шул турыда ишеткәч тә, Ида Бәхтигә күтәрелеп карады. — Шәһәргә өйрәнгән кешегә монда бик күңелсез,— диде Бәхти, үзе турында сөйләвен дәвам итеп.— Барыйм дисәң, барыр җире юк, сөйләшим дисәң, сөйләшер кешесе юк. Притом, без монда күптән түгел генә күченеп килдек. Сезнең белән танышуга мин бик шат, бик доволен, бүген әле миңа беренче мәртәбә шундый күңелле. Мин сезнең белән төне буе танцовать итәргә дә әзер! Итәрсез — итмини! — диде Ида.— Кызыгыз әнә тизрәк кайтып китәргә көтеп кенә тора. Бәхтииең зур күзләре, гаҗәпләнү белдереп, тагын да ныграк ачылды., мыек очлары оөгелеп аска таба сузылды. — Кем? Кем ул? Раямы? Күрше ич ул минем! «Вот как!» — дип уйлап алды Ида. ^әхтинең студент булуын, хәтта үзеннән бер курска югарырак уку- Ә инУмйһимреЛГӘЧ’ ЭНЬЩ бу егеткә каР ата ихтирамы тагын да арта төште. ^рЬ өстеиоәГ?? и аНЫ ҮЗе белӘи ™Ң ите"> ^ай гына да түЛ, үзеннән нздё б1лыпР исәпли башлаД ы - Аның һәрбер сүзе аңа мәгъкилешле Tv’nnn tk ТаШ< м Р булып - ә аиы« һәрбер кыл!иышы яхшы, килешле булып тоелды. Мондый егетләр белән ул шушында, авылда 73 чынлап та танга кадәр танцевать итәргә әзер иде. һәм ул моңарчы өйдәй чыкмый саргаеп ятуына тагын бер мәртәбә үкенеп куйды. Аның күз алдына Сәгыйть килде. Ләкин ул озакка бармады, аның образы шундук каядыр югалды һәм ул үз-үзен тынычландырып: «Ә нәрсә булган? — диде. — Миңа күңелсез булуын ул бит үзе дә теләми, ул мине ужасно ярата. Пустяки!...» Танцы бетеп, яшьләр таралыша башлаганда сәгать төнге бер иде. — Мин сезне озатып куярмын... әгәр каршы килмәсәгез? — диде Бәхти, бик гади нәрсә турында сөйләгән кебек, тыныч кына һәм Идаиың кулыннан алды. Ида кинәт каушап калды. — Что сез! Что сез!—диде ул, аңа каршы нәрсә әйтергә дә белмичә, беләген аның кулыннан ычкындырырга тырышып. Ләкин Бәхти аны ныгытып тоткан иде. Ул, Рафига белән күзгә-күз очрашу турында уйлап, кинәт кып-кызыл булды. Тирә-якта һәркем аңа гына карыйдыр шикелле тоелды, һәм моны сизү хәзер анда бер дә күңелле тойгы уятмады. Ул тагын егетнең кулыннан ычкынырга тырышып карады, аңа ачуланмакчы булды, үз-үзен кулга алмакчы булды, ләкин ул, үзенең дус кызы көтеп торырга тиеш булган скамья ягына карамаска тырышып, башын түбән игән көе, күләгәле яктан Бәхти белән бергә баруында булды. Бәхеткә каршы, Рафига үз урынында юк иде. Күрәсең, көнләшеп кайтып киткәндер инде. Иданың тыны озаеп киткәндәй булды. — Ә Рафига кая соң? — диде ул, як-ягына каранып. — Ә нигә кирәк ул безгә? — диде Бәхти, кычкырып. — Алай ташлап китәргә ярамый инде... — Юлны беләдер әле, үзе дә кайтыр! Урамга чыга торган капка төбендә, ике-өч адым гына читтәрәк, таныш фигура күренеп китте. Рафига аларны урам якта көтеп тора иде. Ул Бәхтинең соңгы сүзләрен ишетеп калды. Кинәт аның йөзенә кемдер камчы белән китереп суккан кебек булды — ул шундый оялды, шундый гарьләнде, нишләргә дә белмичә, тиз генә читкә борылды. — Ә, Раечка!—диде Бәхти, аны күреп алып, һәм бөтенләй үзгәргән, ягымлы тавыш белән: — Әйдә, киттек!—диде. Рафига шундук яшьләр арасына кереп югалды. — Рая! Раечка!—дип кычкырды Бәхти аның артыннан. Аннан соң хәтер калдыргыч салкын көлү белән көлеп кунды да, кулын гына селтәде:— Ну, как хочешь... Рафига, кешеләр арасыннан чыгып, караңгыда бер үзе генә калгач, тыела алмыйча елап җибәрде. Бәхти белән алар, егет әйткәнчә, һич тә бер-берсенә күршеләр түгел иде, һәм Бәхти аны инде атнага якын көн саен танцыдан, кинодан соң өйләренә озатып куйган иде һәм аның йөрәгенә шатлык катыш курку салып: «Мин сезгә беренче мәртәбә күргәч тә гашыйк булдым», — дигән иде. III Сәгыйтьне әкренләп-әкренләп, вакыты-вакыты белән яңадан эч пошу тынычсызлый башлады. Ул, үзенең ни өчен эче пошканын, ни өчен күңеле тырналганын бик яхшы белсә дә, үз-үзен алдарга теләгәндәй, һаман бернинди хәсрәте булмаган кеше шикелле йөрергә, аның турында искә төшерерлек барлык нәрсәне вакытлыча онытып торырга тырышты, һәм шуның өчен ул — бераз үч итеп, ачу итеп тә,— Идага, аның үзеннән бернинди җавап алмыйча, берни язмаска булды. Әмма күңел һаман үзенекен итте: эзләнде, борчылды, һәм эчке тирән сагыш, көндәлек мәшәкатьләрне, бүтән төрле теләкләрне санга сукмыйча, һаман тышка саркып, тамчылап торды. 74 Бео көнне ул кичкә таба, бакча киртәсе буендагы бүрәнәләр өстендә китап‘УКЫП утыра иде. Түбәнгә авышкан кызгылт кояш нурлары тәрәзә- ләогә төшкән иде, һәм пыяла өлгеләре күзне чагылдырырлык булып аптып очкыннар чәчрәтеп ялтырын иде. Киртә баганаларыннан яшел чирәмгә озын күләгәләр сузылган иде, ерактан, авылның икенче башыннан кайтып килүче көтү тавышы килә иде. Сәгыйть, чишмә ягында ниндидер җыр тавышы ишетеп, кинәт тынып калды һәм китабыннан аерылып тыңларга тотынды. Кисәк кенә кузгалган ниндидер нечкә, ниндидер үткен хистән күңеле тирбәлеп куйды. Җыр тавышы аңа искиткеч моңлы булып тоелды. Бу таныш тавыш — Зәйтүнә тавышы иде. Ул, бер кулын иңбашындагы көянтәсе өстеиә салган көе, икенчесен селти-селтп, чишмәгә суга бара иде, һәм көянтә очындагы калай чиләкләр дә, ул аяк атлаган саен алмаштилмәш чайкалып-чай- калып куялар иде. Сәгыйть, киртә аша үрелде дә, бөтенләй үз-үзен онытып, чишмә юлына, Зәйтүнә китеп барган якка карап тора башлады. Чиләкле кыз белән аның арасы бик үк якын булмаса да, җыр сүзләрен ул аермачык ишетә алды: Биек тауның башларында Каен катылары бар, Күкрәп үскән күкрәгемдә Кайгы катулары бар. Зәйтүнә үз тавышына үзе гашыйк булып, бирелеп, хисләнеп җырлый иде, һәм җырның сүзләре һич тә аның, Сәгыйть уйлаганча, күтәренке күңеллелегенә туры килми иде. «Гаҗәп,— дип уйлады ул үз алдына,— аның нинди кайгысы булырга мөмкин?» Ләкин игътибар беләнрәк тыңлый торгач, ул аның тавышында чыннан да ниндидер эчке моң һәм кем өчендер сагышлану кебек нәрсә барлыгын сизеп алды. Агыйделгә төшә яздым, Тотмадың беләгемнән. Тамыр җәйгән гөлләр кебек Китмисең җөрәгемнән,— дип җырлады кыз. Берничә минуттан ул таллар арасына кереп күмелде. Сыңар чиләк, кояш нурында бер-ике мәртәбә ялт-йолт килде дә, бөтенләй күздән югалды. Бераздан соң калай чиләкнең шалтырап каты җиргә утырганы, тимер башлы көянтәнең әллә шундагы төпкә, әллә ташка бәрелгәне ишетелде, һәм таллар өстендә яшь кызның чиста, яңгыравык авазлары тирбәлде: Талир тәңкәм суга төште — Таблыр малларым түгел, Авызымнан җаным чыкмый Онтыр ярларым түгел... Ул, салмак кына атлап, яңадай сукмакка килеп чыкты. Хәзер инде аның чиләкләре дә чыңламый, җыр тавышы да ишетелми иде. Ә Сәгыйть, урыныннан кузгала алмыйча, һаман аның ягына карап торды.' «Кем өчен шулай моңая икән соң ул?—дип уйлады ул. — Рәшит өчен микәнни?.. Әллә соң яшь йөрәкнең болай гына талпынуымы бу?» Сәгыйть өмәдә, печән чапкан чакта үзенең Зәйтүнә турында уйлавын, күңелендә ул чакта Рәшиткә карата көнчелек кебек бер нәрсә булганын исенә төшерде, һәм моны искә төшерү анда үз-үзеннән оялу, үзенең вөҗданы алдында кызару кебек бер тойгы уятты. Үзенең сөйгән кызы була торып, үзенең Идасы була торып, нишләп шулай күңеле чуарланды икән аның? Бернинди хәбәре-хәтере юк дип, бөтенләй азып- тузып китәргәмени монда? Юк инде, булмаса булмас — ул аңа барыбер 75 тырнак карасы кадәр дә хыянәт итәргә тиеш түгел, күңеле белән дә, уе белән дә хыянәт итәргә тиеш түгел! Итмәс! Әйе, шулай... Ә хәзер нишләп тора соң әле ул монда? Нәрсәгә исе китте соң әле аның? Ул, яңадан бүрәнә өстеиә утырып, баягыча китап укырга тотын- макчы булды. Ләкин, гаҗәп хәл, нишләптер аның кисәк кенә китапка күңеле сүрелде, уку түгел.— аны хәтта кулга да аласы килми башлады. Ә колак төбендә һаман аның җыр тавышы яңгырап торды, кичке талгын һавада, бертуктаусыз безелдәшкән черкиләр тавышына, чикерткәләр чәкелдәвенә һәм морҗадан чыккан әчкелтем, сыек төтенгә кушылып, дәртле, сагышлы авазлар тирбәлде. Ул тагын чишмә ягына борылып карады — анда беркем дә юк иде. Аңа нигәдер бик күңелсез, бик моңсу булып китте. Аның хәзер үк, шушы минутта ук каядыр очып китәсе, кемнедер күрәсе, кем беләндер сөйләшәсе килде. Ә бу «кемдер», әлбәттә, ул иде, Ида иде. Ул, бүрәнәләр өстеннән төште дә, үзенең кая барганын үзе дә бел- мәстәп, әкрен генә атлап, бакча капкасына таба китте. Капканы ачып икенче якка чыкты. Сукмак таллык артындагы чишмәгә алып бара иде. Сукмакның ике ягыида да котырып әрекмән яфрагы, кычыткан үскән иде. Аның кулы кычытканга тиеп китте, ул берни дә тоймады. Як-якта яшел яфрак исе, кычыткан исе аңкыды һәм кырыс, ягымсыз үсемлекләрне үзенчә матурлап утырган төссез, каты чәчкәләрдә умарталарына кайтырга соңга калган бал кортлары безелдәште. Ул бик кадерле, бик кирәкле ниндидер нәрсәсен югалткан кеше шикелле, җир өстеннән күзен алмыйча, сукмак буенча барды да барды. Менә таллык та якынайды, ул яктан чылтырап агып яткан чишмә тавышы ишетелде. Ул адымын кызулата төште, таллык арасыннан чыкты да, үз алдына бертуктаусыз нидер сөйләнгән чишмә алдында туктап калды. Монда үзенең нигә килгәнен үзе дә белмичә, чишмә суы белән битен юды, башын юды. Ул эзләгән нәрсә монда чишмә янында да. таллык арасында да юк иде. Аның кире өйгә кайтасы килмәде. Ул чишмә янындагы калкулык өстеиә менеп китте. Туктады да такта түбәле йортлар, биек тупыллар ягына борылып карады. Аида да беркем дә күренми, айда да тынлык, бушлык иде. Тагын бераз менгәч, аның алдында җәелеп яткан иркен басулар, ерактагы таулар, урманнар киңлеге ачылды. Ул аның белән бергә үткәргән элекке .вакытларын, аның сүзләрен, аның күз карашын, елмаюларын исенә төшерергә тырышты. Ләкин хәзер аның зиһенендә бер генә нәрсә дә тәртипкә салынмаган ид^, бер генә нәрсә дә үз урынында түгел иде, һәм ул хәтта аның кыяфәтен дә тулысыңча күз алдына китерә алмады/ Аның күңелен хәзер ниндидер тавыш-тынсыз, ниндидер зарланусыз, аңлаешсыз сагыш кына тутырган иде. Ул үзенең як-ягына күз төшерде. Ул үзенең каршысында гына, калып ботакларын җир өстеиә канат кебек җәеп салган тәбәнәк ак чыршы янында, зәңгәрсу кыңгырау чәчкәсе күрде. Иелде дә, чәчкәне өзеп алды һәм аны күзенә якынрак китереп, гаҗәп табышка юлыккан шикелле, игътибар белән карый башлады. «Чынлап та, тач кыңгырау кебек, уенчык кыңгырау кебек», — диде ул үз-үзенә. Хәтта телләре дә бар, сабагыннан тотып селкетә башладың исә, шундук нечкә генә тавыш чыгарып чыңларга тотынырлар кебек. ЛАалай чакта алар шушы уенчык кыңгырауларга пешкән каен җиләге тутырып ашыйлар иде. Ничә җиләк сыйды икән соң моңа? Бер өч-дүрт җиләктер инде... Ә бит Иданың бер күлмәге тач шушы кыңгырау чәчкәсе төсле ич! Ул күлмәге аңа шундый килешә, тәненә шундый сыланып кына тора. Аның күзләре дә шушы кыңгырау чәчкәсе төсле ич!.. /6 Кара, ничек ул моңа элек үк игътибар итмәде икән? Нинди матур, нинди нәсЬис чәчкә! ., Ул тагын кыңгырау чәчкәсе күрмәкче оулып, як-якка күз йөртеп чыкты’. Эзләп торырга да туры килмәде — монда әле печән чабылып ачынмаган пде, һәм бөтен болын өсте чуар чәчкәгә күмелгән иде. Ул, ниндидер бик әһәмиятле, бик кирәкле бер эш башкарган шикелле, бирелеп, мавыгып, чәчкә җыярга тотынды. Аңа аларның берсеннән берсе матуррак, берсеннән берсе хуш ислерәк булып тоелды. Ул үзенең ни өчен, кем өчен җыйганын да ныклап аңламады, анда бары тик шундый бер теләк кенә туды, һәм ул, шул теләккә буйсынып, башын да калкытмыйча җыйды да җыйды. Бу эш аның күңелендә тынычлану шикелле бер әйбәт хис уятты. Ул өйгә кайтып кергәндә күз бәйләнә башлаган иде. Мичтә дөрләп ут яна иде, мич турысында — идәндә, стенада, сәке яңагында мичтән төшкән ут шәүләләре тирбәлә иде. Әнкәсе мич тирәсендә, ә Гамбәр Тәлгать янында булаша иде. Сәгыйть, беркемгә бер сүз әйтмичә, түргә узды, пыяла банка табып, аңа су салды да, алып кайткан чәчкәләрен шуңа утыртып куйды. Бөтен өй эченә хуш ис, җәйге болын исе таралды. Бу ис аңа Иданы хәтерләткәндәй булды. Ул урам яктагы тәрәзәне иңеләй ачып җибәрде. Аиын битенә төнге дымсу, салкыича һава килеп бәрелде, һәм урам ягыннан агылган шушы җил аңа үзенең бик кадерле, бик якын кешесе турында нидер пышылдаган шикелле тоелды. Өй эчендә, тышта — бөтен җирдә бары тик ул гына, аның исе, аның рухы гына иде. IV Әз генә дөбердәтү беләи, эчтәге өй ишеге ачылып китте һәм чоланда әнисенең үз алдына нидер пышылдавы, лап-лоп басып, ишек ачарга килүе ишетелде. Ул, караңгыда кармаланып, келәне эзләп тапты да, бераз куркынган, ләкин шулай да йомшак тавыш белән: — Идея, синме, кызым? — диде. Аның тавышы шундый кызганыч, шундый көчсез булып ишетелде. Иданың күңелендә кинәт әнисенә карата моңа кадәр беркайчан да диярлек булмаган ярату, кызгану хисе кебек бер нәрсә уянды. Ул хәзер ни өчендер күтәренке күңелле, шәфкатьле, бәхетле иде, һәм аның үз әнисен иркәлисе, аңа берәр җылы сүз әйтәсе килде. — Әйе, мин, әнием, ач әле, — диде ул, бала чагындагы кебек иркәләнү тавышы белән. Аның мондый җавабына күңеле эреп киткән ана, шулкадәр соңга калып кайткан кызына, шатлыгыннан, әз генә булса да ризасызлык белдерергә кирәк тапты. — Ничек курыкмадың?.. Әтәчләр кычкыра башлады инде... бу төнгә кадәр, кызым... — Кычкырсын! Андый әтәчләргә мин үзем әтәч! Ида ачылып киткән ишектән тиз генә эчкә узды һәм әнисенең әле түшәк җылысы да суынып өлгермәгән кайнар, юан гәүдәсеннән ныгытып кочаклап алды, аннан соң аның бит очыннан чутылдатып үпте дә, йөге- рә-йөгерә баскыч буенча менеп китте. — Җегетләр барында кызлар куркып торамыни, әнием!—диде ул, кычкырып, беренче мәртәбә әнисе алдында егетләр турында сүз чыгарудан курыкмыйча. Мәгъфия ни әйтергә дә белмәде. Май баскан карт йөрәге, инде бик күптән булмаганча, шатланып, куанып тибәргә тотынды. Ул, кузгалырга да, ачык калган чолан ишеген бикләп куярга да белмичә, беравык кызы артыннан карап торды. Кызының шундый сөйкемле, шундый якын, шундый ана җанлы булганын аның быел,— хәтта ул шәһәрдән кайтып 77 төшкән көнне дә,— бөтенләй күргәне юк иде әле. «Кара, кулына кош төшкәнмени! Нинди сөенгән...» — дип уйлады ул кызы турында, аптырап. Шуннан соң келәләрне, ишек тоткаларын кулы белән сыйпап куйды, стенага тотыиа-тотына, сакланып кына баскычтан өскә менде һәм өй ишеген дә яхшылап бикләгәч, авыз эченнән һаман нидер мыгырдана- мыгырдана, үз бүлмәсенә кереп китте. — Таң ата, әнием!—дип кычкырды Ида икенче бүлмәдән. Шуннан соң аның кабаланып штораны күтәргәне ишетелде.— Ах, нинди красота!.. Мәгъфия тавыш-тынсыз гына үзенең җылы урынына барып ятты да, ниндидер бик зур шатлыгы бар кеше кебек, караңгыда үз алдына елмаеп куйды. Койка янында гына, идәндә, астына палас җәеп, Рәхимә апа йоклап ята иде. Идрис өйдә юк чакта ул һәрвакыт «Мәгъфия апа»сы янына кереп куна иде. Ул өйдәге тавышка уянып китте'. — Әллә Идрис абый кайттымы, Мәгъфия апа? — диде пышылдап. — Юк, Идея. — Ә-ә... Уф бастырылып ятам икән!—диде Рәхимә апа, куркынган тавыш белән.— Бер сары эт килеп керде, котың алыныр, Мәгъфия апакаем. Керде дә миңа ташланды бу. Бугазга ябешә, Мәгъфия апакаем. Кычкырырга итәм — кычкырып кына булмый бит. Әй кычкырырга итәм, әй кычкырырга итәм — юк. Шуннан телгә килде бу, Мәгъфия апакаем. «Сиииеңме миңа таш бәреп калган?»—ди. Авызына кулымны тыктым да, Мәгъфия апакаем, телен тартып өздем, явызның. «Син икәнсең, дошман»,— мин әйтәм... Мәгъфия, аның төшен сөйләп бетергәнен бүлдермичә генә тыңлап ятты да, бик белдекле төс белән: — Колһүаллаһеңне укы, як-ягыңа төкер,— диде. Аннан соң койкасыннан башын калкытып, аска, Рәхимә апа яткан җиргә карап алды.— Урыныңны матча турысына җәйгәнсең ич син. Эстннә буенарак күч. Шуңа бастырылгансың... Минем дә шундук күз алдыма килеп җитәләр... сул якка карап яттым исә, күземне дә ачалмыйм... Бер көнне мәрхүм әткәй булып килгәннәр. Килгән дә яныма, кызым, ди, нишләп болаи боексың, ди. Теге мин өйрәткән доганы онытмадыңмы соң? Чәчемнән сыйпый, мәрхүм, урыны оҗмахта булсын. Ун мәртәбә укы да, уң ягыңа төкер, ун мәртәбә укы да сул ягыңа төкер... Рәхимә апа, «Мәгъфия апа»сының сүзенә колак салып, урынын күчереп җәяргә тотынды. Аңа искечә дә, яңача да уку эләкмәде. Шуңа күрә ул, үзе әйтмешли, ике якка да чи надан булып калды. Ләкин ул томанлы гына булса да, аллага да, оҗмахка, тәмугка да ышанды. Дөрес, яшьрәк чакта ул алар турында уйлап та бирмәде, моның өчен аның вакыты да, теләге дә булмады. Әмма олыгая барган саен ул «изге» әбиләр сүзенә ныграк колак салды, үзенең наданлыгы турында, бик зур гөнаһлы булуы турында, аллаһе тәгалә каршысыиа баргач ни дип җавап бирәчәге турында ешрак уйлый башлады. Ә бит ул бер генә җавапны да, бер генә доганы да күңеленнән белми иде! «А1әгъфия апа»сы белән танышып китү, гел аның белән бергә булу бу яктан аның белемен арттыруга бик нык ярдәм итте. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, дигән кебек, беренче тәрбияне атасы мулла абзыйдан алган /Мәгъфия, никадәр генә «культуралы», никадәр генә «аңлы» булып күренергә тырышуына да, кайчандыр балалар укытып йөрүенә дә, район җитәкчесе хатыны булуына да карамастан, күңеленнән барыбер элекке Мәгъфия булып калды. Буш вакытын кая куярга урын тапмын башлаган саен аның динлеле- ге арта гына төште. Әткәсе өйрәткән догалар да, изге китапларның 78 эчтәаеге дә бик үк онытылып бетмәгән иде, һәм ул аларпы тырышып кабатларга тотынды. Әнкәсеннән саргаеп беткән әфтиякләр, догалык- чао Фал китаплары калган иде. Алар да бик ярап куйды ■ ‘Рәхимә апа белән алар бик тиз уртак тел таптылар. Рәхимә апа, ул сөйләгәннәрне бик үк аңлап җитмәсә дә, шулай да яратып, бирелеп тыңлады, һәм Мәгъфия, үзенең укытучылык сәләтен кулланып, томана хатынны әкренләп-әкренләп «агарту» эшенә кереште. Билгеле, үзенең иренә дә, Идага да ул берни сиздермәскә тырышты. Ул тагын кызы турында уйларга тотынды. «Нишләп шулай шатлыгы артып кайтты икән?» — диде ул, тиз генә тынычлана алмыйча. Ул күзләре ачык көе бераз тыңлап ятты, Ида бүлмәсендә бернинди тавыш- фәләи ишетелмәгәч, торып тыңлап килмәкче булды. Мөмкин кадәр ипләп кенә атлый-атлый, Ида бүлмәсе ишеге янына килде дә, эчкә колак салды. Кызының бүлмәсендә кыштырдаган тавыш та ишетелмәде. Кайгыртучан ана кызының ишек тоткасын сыйпаштырып куйды да, күңеле тынычланып, үз ягына чыгып китте, «йоклый, балакай»,— диде ул, эченнән генә. Ләкин балакай йокламый иде әле. Ул әнисенең палас җәелгән идәнгә авыр-авыр басып, мышнап, әкрен генә атлап килүен, авыз эченнән нидер пышылдавын ишетеп ятты. Аңа хәтта әнисе ишек төбендә тыңлап та тора шикелле тоелды. Ләкин бүген ул әнисенең коры хәсрәтләнеп, юкка кыбырсып йөрүенә бөтенләй үртәлмәде. «Вот дура, әллә урлап китәрләр дип курка инде!» — диде ул әнисе турында, ачусыз гына. Аның күңеле җилкенгән, чигә тамырлары дөпелдәп тибә, башы туктаусыз шаулый иде. Аның күңелендә шатлык кебек ниндидер бер әйбәт нәрсә бар иде. Аңа бүген бөтенесе дә аны бүтән вакытка караганда да ныграк яраталардыр шикелле тоела иде. Ә сине һәркем яратканда нинди рәхәт! Бүген ул үзен үзгәргән, яңарган шикелле хис итте. Ялгызлык, авылда яшәүнең күңелсезлеге, авырлыгы кисәк кенә өстеннән коелып төшкәндәй булды. «Авылда да күңел ачарга була икән»,— диде ул үзенә үзе, бик зур ачыш ясагандай. Юк, моннан соң инде ул бер генә кичне дә өйдә ятмаячак, кинога... танцыга йөриячәк. Җитәр, хватит! Ә әтисе кайткач, аның машинасы белән елгага, ерактагы урманнарга барырга була. Менә нинди шәп булачак! Менә бу ичмасам шәп булачак!.. Ул юри, аңлы рәвештә, ниндидер эчке бер каушау белән, Бәхти турында уйламаска, аны бөтенләй исеннән чыгарып ташларга тырышты. Ләкин егетнең кара мыегы, авызын матур кыйшайтып сөйләшүләре, туры карый торган зур, матур күзләре, киң балаклы, озын ак чалбары һаман күз алдында торды. Ул аны озата килде. Алар юл буена Рәфиганың үпкәләп кайтып китүе турында сөйләштеләр. Ул көлде, Ида — дус кызын яклаган булды, Бахтине кызларга карата шәфкатьсез, хаксыз, хәтта бераз «жестокий» булуында гаепләде, аңа шелтә сүзләре әйткәләде. Ә икесе дә аннан котылуларына күңелләреннән бик канәгать булдылар. Гаҗәп хәл, Бәхтигә ул бик тиз ияләшеп китте. Ул Сәгыйтьне: мин синнән башка чит егетләргә һәрвакыт җирәнеп карыйм, дип ышандыра торган иде. Әмма бүген Бәхти аңа чит тә, ят та булып күренмәде. Әллә соң авыл тынлыгы, элекке ялгызлык аңа мондагы тупас, культурасыз авыл егетләре арасында аны шундый бердәнбер кеше итеп, аның белән югары нәрсәләр турында сөйләшергә лаеклы, тиң кеше итеп күрсәтте микән? Әллә соң моңа аның тышкы күренеше һәм иң мөһиме, аның да студент булуы сәбәпче булды микән? Ни генә булмасын, ул аңа һаман ныграк ошый барды. Аңа мондагы җанлы, яңа, «интересный» егетнең ачык сурәте ерактагы тонык ооразиы, Сәгыйть образын каплый бара, аны кызыксызга әйләндерә бара шикелле тоелды. Ул, үз-үзенә ачуланып: «Что за ерун- 79 да!» — диде, ә шулай да кара мыек, ак чалбар турында әле бик озак уйланып ятты. ...Бүтән көннәрне дә шулай булды: төшкә кадәр йоклады да, иртән торгач та эшлисе эше, барасы җире булмаганга, иренеп кенә күзен ачты, иренеп кенә урыныннан торды, биш сәгать юынды, биш сәгать киенде, ашыкмыйча гына әзерне ашады һәм күңеленең нигәдер үз урынында түгеллеген, нигәдер тынычлыгы югалганын тойган хәлдә, яңадан үз бүлмәсенә кереп китте, каккан баганадай бер урында басып торды-торды да кулына китап алды. Ләкин китапны өстәлгә ташлап, көзге алдына килде, үз-үзенә сокланды, боргаланды-сыргаланды, йөзенең һәрбер ноктасын, һәрбер сызыгын җентекләп тикшерде. Төштән соң вакыт бигрәк тә әкрен узды. Теләсә нәрсәгә ачуы килде, юкка-барга әнисенә үртәлде, кычкырды. Кояш сүрелә башлагач, әледән- әле бакчага, урамга чыгып керде, клуб ягына карап тора башлады. Ә кичке ашны ашагач та, кабаланып, өй киемнәрен өстеннән салып ташлады, анысын анда орды, монысын монда орды, шкафтан яхшы күлмәкләрен актарып алды, бәйрәмгә әзерләнгән кебек, көзге алдында төзә- нергә-бизәнергә, кыйбатлы, яхшы хушбуй белән баштанаяк коенырга тотынды. Хушбуй исе хәтта, парикмахер йортларындагы кебек, ачык тәрәзә аша урамга чыкты, узган-барганнарның борыннарын ярып үтте. Кич чыгу, танцыга йөрү, кинога йөрү һәм булачак «горный инженер»/ белән очрашу аның өчен хәзер бердәнбер максатка, бердәнбер күңел ачуга, бердәнбер шатлыкка әйләнде. Рафиганы ул клубта кинода да, бакчада танцыда да бүтән очратмады. Бу аның өчен бик әйбәт булды, хәер, ул аның турында бик үк хафаланмады да, Бәхтииең Рафиганы ташлап, үзе белән — Ида белән — мавыгуы, аңа гына күңел бирүе студент кызга бик табигый булып күренде. Ул монда беркемне дә: үзен дә, Бәхтиие дә гаепләмәде, бу турыдагы уй аның башына да килеп карамады. Ул, үзенең көчлелеген яхшы белгән кешеләр кебек, үзен җиңүче итеп кенә сизде. Бары шул гына. Бәхти аның белән — кирәк вакытта бик ягымлы, бик әдәпле, кай- гыртучан, кирәк вакытта — кыю, хәтта чиктән тыш кыю һәм бераз әрсезрәк тә була белде. Ул аның күзенә карап: «Идочка, сез шундый красавица! Валлаһи, торган җиремнән үлеп китим менә!» — диде, яисә кичләрен аны клуб алдында, бакчада каршылаган чакларда, кызлар белән сөйләшкәндә үз-үзләреи бик иркен, бик җиңел тота торган шома егетләр кебек, бернинди тартынусыз, бернинди дулкынланусыз: «Бер генә үбеп алыймчы, Идочка, шул алсу битләрегезне!» — дип кычкырды. Билгеле, ул мондый сүзләрне шаярган булып, юри генә кыланган булып әйтте, тик мондый шаян сүзләрдән Ида колак очларына кадәр кызарды, озын керфекләре аска салынып төште, һәм аңа каршы ул рәтле бер генә сүз дә кайтара алмады. Ул үзенең тынычлыгын көннән көн җуя барганын, үзе белән Бәхти арасындагы мөнәсәбәтнең хәзер гади танышлык, гади мавыгу, гади кызыксыну гына булмыйча, әлегә тел белән әйтергә куркыныч булган ниндидер икенче нәрсәгә әйләнә барганын тойды. Ул моңа чик куярга, каршы төшәргә, бөтен нәрсәне өзеп ташларга теләде, әмма моңа аның көче дә, ихтыяры да һәм... теләге дә җитмәде. Һич югында, аның үзенә шулай тоелды. Тыштан караганда алар арасында, әйтерсең, әлегә берни дә булмады. Алар бергә танцовать иттеләр, бергә кинога керделәр, бакчада йөрделәр, теге-бу турыда сөйләштеләр, хәтта бәхәсләшеп тә алдылар, тик бәхәсләшкәндә Бәхти аның бер генә сүзенә дә каршы төшмәде, аның һәрбер фикере белән, һәрбер капризы белән килеште. Төнлә ул аны өенә кадәр озатып куйды, төрле мәзәк сүзләр, анекдотлар сөйләде. 80 ә нигә моңарчы бер-берсен белмәгән яшь егет белән яшь кыз атсынта мондый якын дуслык, мондый ачыктаи-ачык дуслык булмаска Хкинменп? Бик мөмкин! һәрбер дуслыкның нигезендә, һичшиксез, гыйшык ятарга тиеш дип кем әйтер? Мондый дуслык кына үзен, яраткан икенче кешене читкә кага алмый... Ида еш кына шулай уйлады. Чыннан да бу шундый бер гади дуслык кына иде бугай һәм шул ук вакытта... андый гына дуслык та түгел иде бугай. Ида, куркып, каушап. Бәхтпнең беренче сүзие, дуслыктан да артып киткән танышлык, вакытында берең икенчеңә беренче булып, үзең башлап әйтүе шундый авыр булган сүзне әйтүен көтте. Ләкин егет ашыкмады: әллә кыюлыгы җитмәде, әллә ышанып җитмәде. Бер кичне ул, Иданы өенә озата барганда, беразга тынып калды да: — Идочка,— диде,— сез көндез нишлисез? — Ә нигә кирәк ул сезгә? — Яшел тышлы китапка язып куям,— диде Бәхти.— Чынлап, вакытыгыз бармы көндез? Әйдә, иртәгә мотоцикл белән берәр җиргә барабыз? Просто так. Минем бит мотоцикл бар — әйткәниемме? Минем сезне мотоциклда йөртәсем килә. Ида тиз генә җавап кайтармады. Кинога, танцыга йөрү ул әле әллә ни түгел, ләкин көпә-көндез... авыл уртасыннан... Аннан соң, аңа бит кояшка чыгарга да бик үк ярамый, көз көне шәһәргә чуен китеге кебек караеп бармассың лабаса! Аннан соң... аннан... ну, аннан соң, авыл кешеләре, танышлар нәрсә әйтер? Аңа тиз генә ризалык бирергә ниндидер нәрсә комачаулый кебек иде. Ләкин бу «ниндидер нәрсә» хәзер шундый зәгыйфь, шундый көчсез, ышандыргысыз иде, ул озак икеләнеп тормады. «Пустяки!—диде ул тагын үз-үзенә, күңелендә калкып чыккан әлеге каршы теләкне йомып.— Аннан нәрсә булган? Бик әйбәт булачак даже. Пустяки!..» — Ә сез мотоцикл йөртә беләсезме соң? — диде ул, аны юри үчекләгән булып.— Белмисездер әле. — Значит—була? Барабыз? Сәгать пичәдә, кайчан очрашырга? Ида көлеп җибәрде. — Сез бик тиз! Мин бит әле согласие бирмәдем. Әгәр мин бармыйбыз, дисәм? — Ул чакта миңа бик күңелсез булачак. — Әйдә пристенгә!—диде Ида. — Була! — диде Бәхти, шатланып. Икенче көнне билгеләнгән вакытта урамда мотоцикл тавышы ишетелгәч тә, ул тәрәзәгә ташланды. Ак эшләпәсен күзенә төшеребрәк киде лә йөгереп урамга чыкты. Ул беренче курста укыган чакта алсу төстәге чаңгы костюмы сатып алган иде. Ләкин костюм үтә ачык төстә булганга, бу кием аңа ул вакытта ошамаган иде, аннан соң, аны киеп аңа чаңгыда да бик күп йөрергә туры килмәгән иде. Шуңа күрә ул аны икенче җәйне үк авылларына алып кайтып, шунда калдырып киткән иде. Ул инде ул костюм турында бөтенләй оныткан да иде. Бәхти мотоциклда йөрергә тәкъдим иткәч, ул аны шундук исенә төшерде. Ул костюмның чалбарын гына киде. Җәй көне кышкы, җылы чалбар бик үк килешеп тә бетми иде инде килешүен — ләкин мотоциклда йөрү өчен махсус киемең булмагач, нишлисең! Ул, күрше-фәләниәр карап тормый микән дигәнсыман, үзенең чал- оарыннан бераз уңайсызланып, мотоцикл янына якынлашты. Зур пыялалы күзлеген маңгаена күтәреп куйган Бәхти, авызын ерып: — Ай-яй, кызыл ыштан бик килешә икән үзеңә! — диде. — Болай син настоящий спортсменка. Кая утырасың — алгамы, арткамы? Әллә мине артка утыртырыеңмы? Конечно алга утырам, давай рульне!.. 1 Бәхти, көлүеннән туктамыйча, кесәсеннән үзенеке шикелле үк күзлек чыгарды да, Идага бераз иелергә кушты һәм ул иелгәч, күзлекне кидереп, арттан бавын бәйләп куйды. — Булды,—диде ул шуннан соң һәм рульгә тотынып, Идага утырырга кушты. — Прашу, әйдә... Бәхти моторны кабызды. /Мотоцикл, кисәк кенә каты пытырдап, зәңгәр төтен төчкерергә тотынды, тиз генә урыныннан кузгалып китте дә> капка төпләрендә йокымсырап яткан этләрне өркетеп, үз артыннан куе тузан койрыгы суза-суза, урам уртасыннан басу ягына чапты. Идалар авылыннан — район үзәгеннән, пристаньга ун чакрым чамасы бар иде. Ком катыш вак таш җәелгән киң юл такыр иде, тигез иде. Бәхти, авылны чыккач та мотоциклын бар көченә җибәрде. Юлда очраган җәяүле кешеләр, атлар, күперләр, ала-кола итеп буялган километр баганалары күзгә чалынып кына калды. Каршыга ыргылган көч- . ле, салкынча җил биткә, күзлек пыялаларына бәрде, култык астыннан кереп, җиң очларын дерелдәтте. Моңарчы мотоциклда йөргәне булмаган Ида, менә урынымнан ычкынып китәм, менә артка атылып төшеп калам дип, коты алынып барды, чокырлы җирләрне түбән төшкәндә йөрәге, сикереп чыгар дәрәҗәгә җитеп, куркып кысылды. Пристаньга, елга яры буена килеп туктагач, күзлеген ул Бәхти кебек үк маңгаена күтәреп куйды. Көннең җилсез, тып-тын булуын күреп ул аптырап китте. Юлда килгәндә аңа көн чынлап та бик җилледер, бик салкындыр шикелле тоелган иде. Бәхти мотоциклын аска, сары комлыкка алып төште. Алар кеше әзрәк йөргән җиргәрәк киттеләр дә су керделәр. Ида яшереп кенә Бәхти- нең киң, юеш кулбашларына, колашасыман чокырланып торган калак сөякләре арасында, кара төк каплаган нык балтырларына карап- карап алды. Ул аңа бик көчледер, бик батырдыр шикелле тоелды. Киенеп яр өстенә менгәч, туктап дебаркадер ягына, елгага карап тордылар: Казаннан зур ак пароход килә иде. Пароход, бер-ике мәртәбә сузып-сузып кычкыртты да, әйләнеп, дебаркадер янына килеп туктады. Бөтен яр буе ямьләнеп, матурланып китте. Дебаркадердан яр читенә сузылган озын такта басмалар буенча -кулына чемодан тоткан, аркасына капчык аскан кешеләр йөгерделәр, ашыктылар, кабаландылар. Утырасы утырып, төшәсе төшеп бетте, пароход тагын гудок бирде дә, яңадан яр буеннан салмак кына кузгалып китте. Пристань бер биш чакрым чамасы артта калган иде инде, көтмәгәндә мотоцикл көйсезләнә башлады. Бәхти, йөрешне әкренәйтте дә, кырт кына борылып, канау аша юл читенә чыкты. — Әйттемме! —диде Ида.— Йөртә белмисең дип әйттемме! Ну, хәзер как хочешь — теләсең ничек алып кайт. Мин арыдым, теләсәң ничек алып кайт. — Кул очына күтәреп тә алып кайтырга риза! — диде Бәхти аңа каршы. Җир өстенә утырырлык түгел иде, кояш көйдергән чирәмгә бер карыш соргылт тузан кунган иде. Бәхти, Иданың утырыргамы, юкмы дип икеләнеп торганын күреп, кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарды да тузан өстенә җәеп куйды. — Утыр шуңа,—диде ул,— синең өчен кулъяулык кына түгел, җан да жәл түгел. Ида, кояшка аркасын куеп, кулъяулык өстенә җайлап утырды да, уң кулы белән җиргә таянды. Аның хәзер бөтен тәне ватылган, арыган иде, җиңелчә генә башы әйләнә һәм үтереп тә ашыйсы, йоклыйсы килә иде. Юлда пристаньга баручы бер автомашина күренде. Ида, машина артыннан күтәрелгән тузан эчендә калмас өчен, юлның икенче ягына йөгереп чыкмакчы булып, шундук урыныннан сикереп торды. 6. „с. Ә.“ № 4. 81 Уч пите канау янына килеп тә җиткән иде, ләкин шул вакыт ул Таишын икенче "якка, үзенә каршы якка очканын шәйләп алды. Канау J ите туктады да машшаның узып киткәнен көтеп тора башлады. STK Хшаг^да, ана да - бернигә дә игътибар итмичә, иелеп, Һаман үзенең мотоциклы белән булашты. Машина выжылдап килеп тә җитте. Ида, гадәтенчә, оашта алгы пыяла аша күренгән шоферга игътибар итте, аннан соң кузовка күз ташлады. Машина элеваторга яңа ашлык алып бара иде. Ак киндер капчыклар өстендә, аркаларын кабинага терәп, өч-дүрт егег угыргаи иде. Автомашина Ида белән тигезләшкәч тә, егетләр аның ягына борылып карадылар. Берсе кулы белән аның чалбарына күрсәтеп, нәрсәдер кычкырды, һәм кинәт барысы да шаркылдап көләргә тотындылар. Ләкин Ида ягындагысы, иң кырыйдагысы — киң, ачык маңгайлы артыннан аерылмыйча карап торуында булды. Ул әлеге егетне таныган шикелле булды. Әйе, бу, әлбәттә, ул иде. V Беренче курста Гасыйм Таҗетдинов үз иптәшләреннән артык берние белән дә аерылып тормады. Бүтәннәр кебек үк лекцияләргә йөрде, конспектлар язды, семинарларда катнашты, имтихан, зачетлар тапшырды. Ләкин үз студентларына бәя биргәндә беркайчан да диярлек ялгышмый торган укытучылар аның, гомумән укуга сәләтле булуы өс- тенә, бик тырыш, бик зирәк икәнен бик тиз күреп алдылар. Тиз арада ул уз группадашлары арасында «башлы» студент булып кына түгел, бәлки нык характерлы, туры сүзле егет тә, яхшы, ышанычлы иптәш тә булып танылды һәм үзеннәи-үзе бөтен группаның хөрмәтен казанып өлгерде. Икенче курста аны группаның комсомол җитәкчесе итеп сайладылар. Кайчакта тупаслык булып күренә торган кискенлеге, дөреслекне күзгә туры карап әйтә торган гадәте өчен, билгеле, кайберәүләр аны бик үк яратып та җиткермәделәр. Бигрәк тә аның Ида белән борчак пешмәде. Ида вак кына нәрсәне дә зурга күтәреп, тик торганда бәхәсләшеп китәргә ярата иде, бер дә юктан аңа бәйләнергә тотына иде. Ул, гадәтенчә, бик белдекле булып исоат итәргә тотына торган иде, ләкин аның «исбат итүе» күп вакытта бернинди нигезсез кычкырынуга, төп мәсьәләне аңламауга кайтып кала торган иде. Ә Гасыйм мондый чакларда ашыкмыйча, кызмыйча, әмма урынлы, дөрес әйтелгән бер-ике сүз белән шундук аның авызын томалый торган иде. Соңыннан Ида еш кына, холыксыз балалар кебек, кинәт үпкәләүгә дә, холыксыз хатыннар кебек, усал, тупас теллелеккә оарып /кигә һәм аны бәхәсләшә белмәүдә; дорфалыкта гаепләргә тотына торган иде. к Алар, еш кына шулай бәхәсләшсәләр дә, көлешеп сөйләшсәләр дә, оеркайчаң да бер-берсен яратмадылар. Хәер, Гасыйм яратмады. ^әгыитьне ул, киресенчә, якын күрде. Өченче курска күчкәннән сон икесе дә бер бүлмәдә тора башлагач, алар бер-берсенә тагыи да ныграк ияләшеп, дуслашып киттеләр. Күп кенә очракта аларның фикерләре, 82 егет—кинәт көлүеннән туктап калды, йөзе көтмәгәндә җитдиләнеп китте, һәм Идага: ул аңа бик җентекләп карый шикелле тоелды. Ида аның йөзендәге бу үзгәрешне күрмичә кала алмады машина аның яныннан шундый якын гына узып китте. Ул хәтта әлеге егетнең аптыраган, гаҗәпсенгән күз карашын да тотып алды. Аның шундук башын түбән иясе, күзен яшерәсе, һич югы маңгаендагы күзлеген күзенә төшерәсе килде. Ләкин ул берни дә эшли алмады, агарынган, сизелер- сизелмәс кенә калтыранган көе, һаман ераклаша баручы автомашина сг 83 теге-бу нәрсәгә карашлары, хәтта теләкләре дә бер-берсепекенә туры килде, һәм шуның өстенә, аның белән сөйләшергә, ачыктаи-ачык рәхәтләнеп сөйләшергә була иде. Ә чын дуслык, чын иптәшлек өчен иң әһә- миятлесе шул түгелмени? Ләкин Сәгыйть Ида белән йөри башлагач, алар арасындагы бөтен яхшы нәрсә бозыла башлады. Алар бик сирәк очраша торган булып киттеләр. Сәгыйть кичләрен бик соң кайта башлады, һәм Гасыйм кайчакларда аның кайтканын зарыгып, түземсезлек белән көтеп ятты. Андый вакытларда аның Сәгыйть белән сөйләшәсе, аңа эч серләрен ачасы килә торган иде. Әмма Сәгыйть хәзер элекке Сәгыйть түгел иде инде. Икс арада сүз чыккан чакларда ул Гасый.уны хәзер бөтенләй аңламады, я аңламаганга салышты, яисә «мин моны күптән беләм инде, моның бернинди яңалыгы юк», дйгәи кыяфәт белән кулларын гына селтәде. Гасыйм аның һаман салкынаюын, үзеннән читләшүен һәм торган саен үз эченә бикләнүен күрде. Ул гына да түгел, ул үзен бик эре тота башлады, масая, борынын күтәрә башлады. Ул хәзер иптәшләре коллективына караганда Ида коллективын артыграк күрде. Алар хәтта икәүләшеп лекцияләрне дә ташлап киткәли башладылар. Кыскасы, егетнең тәмам күзе тонды, зиһене томаланды. Ул бөтенләе белән гыйшык күленә чумды һәм үз тирәсендәге бер генә нәрсәгә дә диярлек игътибар итми башлады. Билгеле, бу аның укуына да йогынты ясамый калмады. Семинарларда булсын, группа җыелышларында булсын — ул үзен бик сәер тота башлады. Элек һәрбер нәрсә белән кызыксына торган, дәртләнеп, ялкынланып сөйли белә торган, үз фикерләрен яклый белә торган егет тынып, йомылып калды, иптәшләренең сүзенә, бәхәсенә катнашмыйча, олуг галим кыяфәте белән күбрәк вакыт читтә эндәшмичә генә утыра торган булып китте, һәм һәркем хәзер аның бик гади, бик аңлаешлы мәсьәләләрдә дә буталганын, тотлыгып калганын күрде. Дөрес, имтиханнарга, зачетларга ул элеккечә тырышып әзерләнде, сессия вакытларында башын калкытмый китап өстендә утырды, элеккечә һаман яхшы укучылар рәтеннән исәпләнде һәм факультет отличникларының фоторәсемнәре куелган кызыл тактадан узган-барганга һаман элеккечә елмаеп калды. Ләкин, ни генә булмасын, анда күзгә күренеп үзгәреш бара, иде, һәм бу үзгәреш бер дә аның алга китүен күрсәтми иде. Моны бүтәннәргә караганда да яхшырак күргән Гасыйм үзенең иптәше өчен чын-чынлап борчылды, һәм Сәгыйтьне «дөрес» юлга төшерү нияте белән бервакыт ул аңа: — Беләсеңме нәрсә, ташла син шул... шул ана үрдәгеңне! Юкка үз- үзеңие генә бетерәсең...—диде. Ләкин ул үз-үзен никадәр хаклы санамасын, иптәшенә яхшылык эшләү теләге белән никадәр рухланмасын, аңа шундук каты стенага барып төртелергә, артык бер сүз дә әйтә алмыйча, телен тешләп туктап калырга һәм, җитмәсә, соңыннан ярыйсы гына үкенергә дә туры килде. Сәгыйть ап-ак булды, аның каршысына килде дә, гадәттәге тынычлыгын бозмыйча, әмма аңа бер генә каршы сүз дә әйтер урын калдырмый торган тавыш белән, зәһәрле ачу белән, нык кына, салкын гына: — Сездән акыл сораганым юк, иптәш комсорг... кирәкмәгәнгә кы- сылмасагыз яхшырак булыр!—диде. Шуннан соң ул, теше сызлаган кеше кебек, берничә көн чыраен сытып йөрде. Шулай да Сәгыйть башсыз егет түгел, Гасыйм аның белән яңадай сүз башлагач, ул, берни булмаган шикелле, эндәшергә, сөйләшергә тотынды. Ике арадагы киеренкелек, тел яшерү бетте, ләкин күңелсез салкынлык, хәтта яшерен, эчке дошманлык, моңарчы беркайчан да булмаган һәм шул уңышсыз сөйләшүдән соң туган дошманлык барыбер шул көе торып калды, язга, җәйгә кадәр сузылды. Юк, Гасыйм аңа ачу да, үпкә дә сакламады. Колхозда буа буган чакта гына алар яңадан, чын-чынлап якынаеп киттеләр. 84 бетәп «ачыктап-ачык сөйләшү» яшь комсоргка яхшы саоак .Лг V ошши сң ул: дөреслекне теләсә кем белән, теләсә нинди мәсьГп-'еши "enow кайчан «йөзгә бәреп», «күзгә туры карап» әйтергә мөмкин түгеллеген, бәлки аны урынына, вакытына, мәсьәләсенә һәм . ^.есенә карапһәркемгә ишетелерлек итеп кычкырып та, шулап ук нышыт"! та сакланып та әйтергә кирәклеген аклады. Барыннан да бХк кёшепец йөрәгенә, күңеленә төшенергә, аның эчке кылларын дөрес чиртә белергә кирәклеген, үзең кебек үк иптәшең белән эш иткәндә'такт. ихтирам, әдәп дигән нәрсәләрне аеруча нык истә тотарга кирәклеген борынына киртеп куйды. Автомашинага утырып пристаньга барган чакта, юл оуенда туктап торган Ида белән Бахтине күргәч, башта ул үз күзенә үзе ышанмады, аптырады да, гаҗәпләнде дә. Башка да китерергә мөмкин буЛмаган очрашу иде бу. Ул моны нәрсәгә юрарга да белмәде. «Ида әллә Ьәхти- пең берәр туганы, берәр кардәше микән соң?» — диде ул үз-үзенә, малайларча беркатлылык белән. Ләкин кинәт кашы җыерылып китте, күңеле шундук нәрсәдер сизенеп алды, йөрәге Сәгыйть өчен, үзенең якын дусы өчен әрнеп куйды. Ләкин моның булуы мөмкинме соң? Бит алар бер-берсен шу^ндын яратышалар! Аның ялгышуы да бар, бәлки, алар бөтенләй Ида белән Бәхти булмаганнардыр. бәлки, алар бөтенләй чит, ят кешеләр булганнардыр? Ул икеләнде, шикләнде, үз-үзенә ышанмаска тырышты. Әмма ул Ида- ны да, Бахтине дә бик яхшы күреп калды. Юк, ул ялгышмады. Әлбәттә, ул — Ида иде. Соң, кул сузып алырлык ераклыкта гына торып калды ич! Аның беренче курста кигән алсу чалбарын, киң читле ак эшләпәсен бер чакрымнан танырга була ич! Шулай да ана бик озак икеләнергә туры килмәде. Ул, элеваторга ашлык ташучы машинада грузчик булып эшләгәнгә, һәркөнне икешәр мәртәбә Идалар авылы аша узып китә иде, һәм ул Бәхти белән Иданың икесен бергә тагын бер мәртәбә күрде. Вакыт кичкә таба иде, алар бер урам почмагында, ниндидер киоск каршында көлешә-көлешә сөйләшеп торалар иде. Иданың кулында бәләкәй генә сумка бар иде. һәм аларның кыланышлары да, оятсызлык нуры белән балкыган йөзләре дә бер дә аларның бер-берсенә кардәш яисә туган булулары турында сөйләми иде. Ул Бахтине Иданы белгән кебек үк белә иде. Бәхти белән ул кайчандыр бер мәктәптә, бер класста укыган иде. Ул чакта Бәхти, мактанчык, бәйләнчек, ләкин бик куркак бер малай иде. Атасы райондагы ниндидер бер база директоры булып эшләгәнгә, аның кесәсендә беркайчан да акчадыр, конфет-прәинектер өзелеп тормый торган иде. Ул гел яхшыдан, яңадан гыиа киенеп йөри торган иде, ләкин аның түшенә һәрвакыт я аш, я сөт тамган була, чалбар балагы ләпеккә, ак күлмәге — карага буялган була торган иде. Малайлар аны әләкчелеге өчен, селәгәйлеге, мактанчыклыгы өчен яратмый торганнар иде һәм еш кына берәр аулак урында туры китереп, я туп-туры урам уртасында тәпәләп тә китә торганнар иде. Андый чакта ул бөтен урамны сасытып елый-елый тизрәк анасы яныиа^йөгерә торган иде, бераздан ямьсез тавыш белән чыелдап, кулына чыбык тотып, анасы килеп чыга, аның артыннан аның әбиләре, апалары иярә, этләре өрергә тотына торган иде. Китә торган иде тавыш, кычкырыш — бөтен урам ду селкенеп тора торган иде. Ә ул вакытта усал малайларның урамда инде эзләре дә калмый торган иде — ™“Ш КЛ Я ,га™,пШЬ^ 6СТЭ Т0РГ? НИаР Моңыннан “=• IEEE 3== ™РГӘШЗ, ггда’к 85 тагын да ныграк яратмый башлыйлар иде, күзен дә ачырмыйча үртәргә, үчекләргә тотына торганнар иде. Идәннән, урамнан төпчек җыеп тәмәке тартырга, тел белән теш арасыннан чыртлатып, бик еракка төкерергә, оятсыз сүзләр белән сүгенергә ул бик иртә өйрәнде. Качып-посып төпчек тартуның ләззәте беткәч, олылар алдында да оялмыйча, беркемнән дә курыкмыйча,^хуш исле папирос төтәсли башлады. Ә бераздан аулак өйләргә йөрүгә бирелеп китте. Монысы инде яшереп тәмәке тартуга караганда да күңеллерәк иде. Ул укуга бөтенләй күңел салмады, үгет-нәсихәтне дә, киңәшне, куркытуларны да уйлап та бирмәде. Аңа тел белән дә, кул белән дә кермәде. Аны мәктәптә иң тәртипсез, иң хулиган, булдыксыз укучы дип, укудан чыгаруга кадәр барып җиттеләр. Ләкин майга-җайга аптырап тормый торган, район башлыклары каршында үзенә күрә исеме-даны булган ата кеше эшне ничектер рәтләде, һәм Бәхти тартып-сузып кына булса да, ничек кирәк алай җиденчене бетереп чыкты. Сугыш елы иде. Атасын әллә взятка өчен, әллә өстенә чыккан өчен биш елга утыртып куйдылар. Бәхтиләр семьясының хәле биК мөшкелләнә башлады. Үз.кул көче белән акча табуны моңарчы ни дип тә белмәгән һәм инде ярыйсы гына буйга җитеп килгән Бәхти, тамак туйдыру, өчен кемнәргәдер ияреп, алыш-бирешкә бирелеп китте. Авылдан майдыр- күкәйдер, оидыр-фәләндер сатып алды да, пароходка утырып ерак җирләргә китте, бер-ике атнадан тагын әйләнеп кайтты, базарда берничә көн генә күренеп торды да тагын югалды. Кайчан гына булмасын, аның тирәсендә ниндидер спекулянтлар — хатыннар, кызлар чуалды. Атасы төрмәдән кайтып, яңадан элекке эшенә урнашкач һәм инде дөньялар да рәтләнеп, алыш-бирешиең файдасы бөтенләй диярлек калмый башлагач, Бәхти җиңел кәсепкә кул селтәде дә, кәсепсез генә, әмма барыбер җиңел, барыбер рәхәт тормышка күчте. Бер ел чамасы беркайда да эшләмичә, атасы җилкәсен кимереп яткач, тагын каядыр китеп югалды. Бу вакытта Басыйм университетның беренче курсы студенты иде инде. Ул Бәхти белән бөтенләй кызыксынмады. Ләкин бер вакытны, җәйге каникулга кайткач, ул аны клубта очратып: — Кайларда йөрисең, укыйсыңмы, эшлисеңме? — дип сораган иде. Бәхти эре генә: — Уралда инженерный техникумда — студент!—дип җавап биргән иде. Аның җавабы башта бик көлке, бик мәгънәсез тоелса да, Басыйм соңыннан аның чыннан да Свердловскида ниндидер бер техникумда укуы турында белде. Алар бөтен семьялары белән күрше районга — Идалар районына күченеп киткәч, Басыйм аның дөньяда барлыгы- юклыгы турында да оныткан иде инде. Ул көнне ул үзләренә төнлә генә кайтып төште. Ул юл буена уйланып кайтты. Идага, карата булган нәфрәтеннән ул нишләргә дә* белмәде. Аның иртәгә элеваторга барганда машинадан төшеп калып, аны эзләп табасы, аны бик яхшылап сүгәсе яисә аңа шундук, кайткач та, бик каты итеп, үтергеч итеп хат язасы килде. Ләкин иртәгәгә кадәр бик озак көтәсе бар иде. Ул сүрелә төште. Чыннан да, алай тилеләнеп йөрергә аның пи хакы бар соң? Аннан соң, аңа хат язып нинди генә эш кырырга мөмкин булыр икән соң? Һәм нинди максат белән язарга? Читләр белән чуалып, Сәгыйтькә хыянәт итмә, шундый әйбәт мәхәббәтегезгә тап төшермә дип, үгетләргәме соң аны? Үгетләп торырга кирәк микән? Юк, Идага түгел, киресенчә, Сәгыйтькә язарга кирәк! Белсен бөтенесен дә, йөрмәсен алданып! Басыйм, өйдәгеләриең барысы да йокларга яткач, сеңелесеиең дәфтәреннән бер бит. кәгазь ертып алды да, өстәл янына килеп утырды. Хат башына: «Сәгыйть!» — дип кенә язып куйган иде, шундук туктап калды. • £6 ... и 6-пичачы Ида мәсьәләсендә Сәгыйть белән булган теге laiw'" к ле төипе. «Нишләп гел аның эшенә тыгылам соң S? S?»-Xie ул, үртәлеп, һәм каләмен ачу белән өстәлгә атып ^'чынчап та ни тип кычытына соң әле ул? Ни эше бар аның аларда? Vi ныклы’бер карарга килә алмыйча, озак кына уйланып утырды. Аннан соң каләмен яңадан кулына алды да, нишләгәнен үзе дә рәтләп •щтамыпча «Сәгыйть!» сүзен сызып ташлады һәм аның янына тагын. «Сәгыйть!» —дип язып куйды. Юк, моны болай гына калдырып булмый иде, Сәгыйтькә барыбер язарга кирәк^иде, һәм тырналган, ярсыган күңелне бары тик аңа хат язып кына һәм ул язды. Бер сәгатьтән артык V! Кич чыгуларга, танцы, киноларга шылды, һәм хәзер Идага нишләргә, бөтен көнне күңелсезләнеп үткәрергә туры килмәде. Дөрес, мотоциклда йөргәндә битен җил кисте, кайчакта кояш кыздырды, ләкин шулай да түзде. Ул үзен бәхетле сизде. Бәхти белән ике арадагы мөнәсәбәт тирәнәйгәннән тирәнәйде, якынайганнан якынайды. Ул үзенең Бәхтигә чыпчыклап гашыйк булганлыгын, моңарчы беркайчан да булмаганча — ул шулай уйлады — бик нык, бик «серьезно» гашыйк булганлыгын ацлады. Монда хәзер нинди дә булса шикнең булуы да мөмкин түгел иде. Бәхти һаман элеккечә анекдотлар сөйләде, үз-үзен аның белән бик иркен тотты, ләкин хәзер еш кына сүзсезләиеп, җитдиләнеп калды. Ида аның күзенә караган чакларда тәҗрибәсез егетләр кебек күзен читкә борды, хәтта кайчакларда ни өчендер уңайсызланган шикелле күренде. Әлбәттә, ул да аңа гашыйк иде, «серьезно» гашыйк иде, аны ярата, аны сөя иде! һәм монда да хәзер бернинди шикфәлән булырга мөмкин түгел иде. Ләкин егет һаман көттерде. йөрәгендә яңа дәрт, яңа ялкын кабынгач та ул искесен исенә дә кертеп карамады. Әлегә кадәр — Бәхти белән, ят егет белән танышлыкның беренче көннәрендә — аның күңелен кайчакларда вөҗдан газабы дигән нәрсә тынычсызлый иде. Ә теге көнне, пристаньнан кайтканда, автомашинага утырып баручы Гасыймны күргәч, ул хәтта бер-ике көн борчылып та, күңелсезләнеп тә йөрде. Тик бу да озакка бармады. «Ә бәлки бөтенләй ул да булмагандыр әле! — диде ул үз-үзеиә.— Ә булса соң! Аның миндә ни эше бар!» Соңгы бер-ике атна эчендә Сәгыйтьтәи бернинди хат-хәбәр килмәде. Бу исә аны шатландырды гына, дөресрәге, ул моның өчен кайгырмады. Аннан хат килмәү аңа тәмам тынычланырга, элек шулай да күңеленең бер почмагында эләгеп торган мораль җаваплылыктан тәмам арынырга гына ярдәм итте. «Үпкәләгән, ачуланган! Мин җавап язмаганга язмый— ах, нинди шәп!» диде ул үз-үзенә. Әйе, үпкәләгән, ачуланган икән — бик шәп! Ичмасам, хәзер борчучы, элеккеләрне искә төшерүче булмас. Аннан соң, хәзер бер-береңнәи ерак чакта аерылышу да авыр булмас. Ә инде көз көне очрашкач — очрашырга туры килер микән әле! — көз көне бер-беренә йөз җыерып йөрүләргә, газап, кайгыларга да урын кал- белән үпкәләшеп тә, ачуланышып та йөрмәячәк, пәм шулай ук аңа газапланып та йөрергә туры килмәячәк. Ә инде Сә- I ыить аны шулай да оныта алмаса, аның икенче кешене сөйгәнен белеп ганГ -геләсә нинли аиың ии эше баР ?! Әйе шул, үзенә гашыйк бул- бупачак КУПАП?Л „ Ст? аның н” эше баР ! Аңа бары тик кызык кына барырга тупы Ә ’ бәлки’ көз көне бөтенләй Казанга да үк^китәргә туш! КИПРП ^А^ Ә ^ КИ ’“ а '»а икенче кеше белән икенче җиргә кигәргә туры килер әле... бөтенләйгә... 1 басарга була иде. утырып язды. хәзер мотоциклда йөрүләр ку- кая барып сугылырга белмичә, кояш кыздырды, ләкин шулап да 87 Әйе, ул хәзер икенче кешене сөя. Кем моңа каршы килә алыр? Беркем дә! Ә соң тормышның бөтен яме, бөтен кызыгы шунда — сөелүдә, бәхетле булуда түгелмени? Әгәр ул тагын да бәхетлерәк булырга, тагын да ныграк сөелергә омтыла икән, әгәр ул тагын да югарырак очарга омтыла икән — кем монда аны гаепли ала? һичкем дә! Ә мәхәббәт мәсьәләсендә — бигрәк тә. Мәхәббәт ул шундый нәрсә — аңа бер генә кагыйдәләр дә, бер генә әхлак, мораль, фәлән-төгән кануннары да ныклы каршылык була алмый. Мәхәббәт — ирекле кош кебек. Ул кош кемгә куна — аңа шул хуҗа. Билгеле, аны кулдан ычкындырмаска, дөресрәге, ул үзе китмәскә тиеш. Әгәр инде анын белән Сәгыйть арасындагы мөнәсәбәт шундый гомерсез булып чыккан икән — нишлисең! Күрәсең, ул мөнәсәбәтнең нигезе дә шуның ише генә булгандыр. Әйе шул, чынлап та, яратты микән соң ул аны? Хәзер Бәхтине яраткан шикелле чын ярату белән яратты микән? Алар арасында мәхәббәт дигән нәрсәнең үзе үк булды микән әле? Юк, берни булмаган. Булса да, онытылган. югалган, беткәй — әнә бара юлы! Ләкин көтмәгәндә Сәгыйтьтән хат килеп төште. «Сагындым, өзелеп, үләрдәй булып сагындым сине,— дин язган иде Сәгыйть. — «Кырык гырадыска җитте сагну дәрәҗәләрем»,—дип җырлыйлар бездә. Ә минем сагыну дәрәҗәм кырык градуска гына түгел — йөз градуска, мең, ун мең градуска җитте! Йөрәгемә градусник куеп караган идем, шартлады, кызуына түзә алмады. Сине шулкадәр яратамдыр дип, моңарчы башыма да китереп карамаган идем. Син минем янда булганда гына бәхетнең кадерен белмәгәнмен икән. Мин һаман синнән бернинди җавап алмыйм. Син миңа язмыйсың. Мин төрлечә уйлап кары йм, газапланам, кайгыдан үләр хәлгә җитәм, шашынам. Минем сиңа бик зур ачуым -бар. Шуңа күрә мин дә сиңа бик озак берни язмадым, язмаска үз-үземие мәҗбүр иттем. Күптән инде мин синең белән сөйләшмәдем. сиңа эч серләремне ачмадым. Гаеп миндә. Хәзер мин моны аңладым. Мин — кансыз. Бәлки, синең хәлең бик начардыр, бәлки, сиңа ул-бу булгандыр, син миннән дүрт күз белән хат көтеп ятасыңдыр, ә үзең яза алмыйсындыр. Нинди шәфкатьсез мин! Гафу ит мине, тузгак- башым, сандугачым-был былым. Менә мин сиңа хат язарга утырдым. Минем күңел хәзер хис белән, сиңа карата ярату, сөю хисе белән тулган, ташып-артылып тора. Ә үзем нәрсәдән башлап китәргә аптырап утырам. Мөмкин булса, җырда әйтелгәнчә, шушы хат эченә үзем генә утырып барыр идем синең янга я бул- маса йөрәгемне конвертка гына салып җибәрер идем. Беләсеңме, Идеалым, кайчакларда мин синең турыңда шундый сагышланып, шундый моңсуланып уйларга тотынам — сине шул көе күз алдыма китерә башлыйм, сине үз янымда итеп, җанлы итеп, чын кеше итеп күрә башлыйм. Ә тирә-якка әйләнеп карадым исә, шундук юк буласың. Шул чакларда миңа ифрат та моңсу, ифрат та күңелсез булып китә. Менә без кулга-кул тотынышып безнең басулар уртасыннан, тузанлы юлдан барабыз. Без икәү генә, безнең янда беркем дә юк. Баш өстендә җәйге кояш кыздыра, эссе. Мин сиңа үзебезнең авыл буйларын, чокыр- чакырларны, басуларны, урманнарны күрсәтәм, синең алда мактанам, горурланам. Синең белән без ерактагы зәңгәр тауларга кадәр барып җитәбез. А1ин синең билдән кочып алам,—теге, паркларда йөргән чаклардагы кебек, — без синең белән иске яфракларны шыштырдатып, тын урман эченнән барабыз. Ә! Юкәнең чәчкә атканын күргәнең бармы синең? Юкә урманында булганың бармы синең? Беләсеңме, дөньяда юкә чәчкәсе исеннән дә тәмлерәк бернинди ис юк. Искиткеч ис! Ә бездә—гел юкә урманы. Ах, кайчан күрсәтермен икән мин сиңа аларны, кайчан син дә безнең юкә урманнарының исен татып карарсың икән! Кайчан безнең юкә балларын ашап карарсың икән! Ә кайчакта мин i RIH CHrlvls vHUlvPViKuvii , t, Мин бераз хыялга, сентиментализмга, әллә нинди шаитанизмга бирелеп киттем. Ләкин нишләргә? Үзең шулкадәр яраткан кешегә карата хиссез, тойгысыз булып булмыйдыр, ягъни бераз сентименталист- романтик булмыйча булып булмыйдыр. Әйтим әле, сине күз алдына китереп, болай бушка хыялланулар элек шундый көчле иде, шундый газаплы иде — кайчакларда үз-үземә урын тапмый торган идем. Печән чабарга йөри башлагач кына, кешеләр белән аралаша башлагач кына күңел юкка пошынудан, юкка исәрләнүдән туктап калгандай булды. Ә беләсеңме, мин бер яңалык ачтым. Әйе, бик зур яңалык ачтым (минем үзем өчен генә, билгеле). Научный термин белән әйткәндә, физический труд — физик хезмәт — күңеле, нервысы тыныч түгел кешегә, бигрәк тә,' безнең ише интеллигентларга, безнең ише студентларга бик әйбәт дару икән. Физик хезмәт ул мускулларны гына түгел, күңелне дә чыныктыра икән. Үзең яратып эшләгән эштән дә ләззәтлерәк берни дә юк дөньяда! Менә шул минем ачыш. Мин моны үз башым белән аңладым. Мин моны хәзер бөтен күңелем белән, бөтен йөрәгем белән аңладым. Син бит беләсең инде мине, күптән таныш, күптән билгеле булган нәрсәләрне мин шулай үз башым белән аңлыйм да, кайчакта бик соңга да калам. Пускай! Беркемгә дә моннан зыян юк, ләкин моны минем үземнең аңлавым үзе ни тора! Кеше әйткән истинаиы— хакыйкатьне — кабатлау бер нәрсә, шул истинаиы, шул хакыйкатьне уз башың белән аңлау, үз йөрәгең белән аңлау — икенче нәрсә. Син инде көләсең, мондый зур фәнни ачыш өчен сиңа премия бирергә кирәк, фәлән-фәсмәтән дисең. Көл әйдә, көл. Нишлисең бит, ара ерак, янымда булсаң, көлгән чагыңда гына үбеп авызыңны томалар идем дә, шуның белән эше дә бетәр иде. Минем тагын бер фәнни ачыш бар. Монысын да башта сиңа әйтәм. Син бит мине бер-ике сүздән аңлыйсың. Шулай, тавышланмыйча гына тыңлап утыр — сөйли башлыйм. Бу яңалыкны әле миңа кадәр беркем дә ачмаган, приоритет минеке! Синең белән без — авыл балалары. Минем барлы-юклы гомернең күп өлеше авылда үткән. Авыл минем канга сеңгән. Үлгәнче мин авыл кешесе булып калачакмын. Кызыкмы? Әйе, авыл кешесе булып калачакмын. Шәһәрдә укып, университетны бетерсәм дә, хәтта киләчәктә миңа шәһәрдә эшләргә, шәһәрдә торырга туры килсә дә, — йөрәгем, күңелем белән мин барыбер авыл кешесе булып калачакмын. Мин моны үз-үзем- не, үземнең киләчәкне кызганып әйтмим, мин моны тагын уз башым белән, үз йөрәгем белән аңлаган өчен әйтәм, хәтта бераз горурлану белән, шатлык тойгысы белән әйтәм. Әмин, авыл халкы арасында үскән егет, бөтен гомере буена җир сөрә торган, иген игә торган, бөтен илне бөтен җир йөзен, сине дә, мине дә туйдыра торган халык арасында үскән егет, шәһәргә китеп берничә ел укыштыргач та, «шәһәр кешесе» булгач та, үземнең кем икәнлегемне, кайсы агач җимеше икәнлегемне истән чыгарып җибәргәнмен. Менә нинди ачыш ясадым мин. Кыскасы .мин __________________________________________ха лыктан аерылганмын! Әйе, чын мәгънәсендә — халыктан аерылганмын Син миңа тагын каршы килерсең, бәлки. Оригинальничать итәсем" кыланасың, үз-үзеңпе әллә кем итеп күрсәтергә тырышасың диярсең" ?ан на™ ГеИӘ’ ЭЛС бМ бөтенләй Дечьяда булма1ан шкга гына, оуржуаз интеллигентлар гына — барысы ча Tvren әлбәттә,- халыктан аерылган булганнар, диярсең, ә хәзер бездә андый 88 епнен бечәп арыш басуларына чыгып китәм. Җилдә чайкалып, кояш нурына коенып, менә-менә саргаям, өлгерәм-җитешәм дип утырган аксыз яшькелт арыш буеннан бару шундый күңелле, арыш башакларының Ха сөйләшүен, арыш камылларының бер-берсепә тиеп чыңлавын тың- .чавы шундый күңелле! Ә син кайчакта минем белән бергә печән чабасың. синен, битләреңнән тир ага, син елмаясың.^ Мин бераз хыялга, бирелеп киттем. . 89 нәрсәнең булуы мөмкин түгел, чөнки безнең интеллигенция халыкка хезмәт итә, диярсең. Димәк, диярсең син, безнең заманда сип — студент Сәгыйть, халык интеллигенциясенең булачак бер вәкиле, һич кенә дә халыктай аерыла алмыйсың, диярсең. Хәзер мин сиңа бүтән төрле нәрсә әйтәм, бүлдермә мине. Тагын әйтәм, мин — авыл малае. Моңарчы шулай идем. Ә быел мин бөтенләй икенчеләнеп кайтканмын — рус әйтмешли, ни рыба, ни мясо, шәһәрнеке дә түгел, авылныкы да түгел. Бүтән елларны мин каникулга кайткач, авылдагы бөтен нәрсә белән кызыксына торган идем, авылга, колхозга, авыл халкына кагылышлы һәрбер нәрсәгә шатлана, кайгыра, ачулана торган идем. Мин үзебездәге бөтен нәрсәне күңелемә якын ала торган идем. Председательнең, бухгалтер, бригадирлар белән бер булып, колхоз ашлыгын, колхоз байлыгын сатып эчүләре, әрәм-шәрәм итүләре турында ишетсәм, нәфрәтемнән, ярсуымнан нишләргә белми торган идем, һич тә чиркәнмичә, һич тә оялмыйча, халык көченә, халык байлыгына кул сузучы шундый паразитларны сытып, изеп ташлыйсым килә торган иде; кайбер авыл балаларының начар өс-башларын, ертык терсәкләрен, ак чырайлы ябык йөзләрен күреп, күңелем әрни, сыкрана торган иде. Билгеле, авылдагы дөньяның астын-өскә китереп, безгә партия өйрәткәнчә, безнең илдә чыннан да тиеш булганча, үзебезнең колхозны төзәтеп корырга, ныгытырга минем көчемнән килми торган иде — бу турыда сөйләп тә торасы юк! — моның өчен мин артык бәләкәй, тәҗрибәсез. Ләкин шулай да мин чын тормышка, чын кешеләргә реагировать итә торган идем, аларга карата я теләктәшлегемне, я нәфрәтемне белдерә торган идем. Ә безнең колхоз ел саен артта сөйрәлеп бара, хуҗалыкның кырык җире кырылып ята, ашлык тими, халыкның тормышы — әлегә һич тә кычкырып мактарлык түгел. Менә шул. Мин элек боларның барысын да күңелемнән үткәрә торган идем. Ә быел мин бөтенләй чит кеше булып кайтканмын. Мин бит сиңа язган идем инде — кайтып берничә көн торгач та клубта яшьләр алдында беседа кебек бер нәрсә үткәрдем, дөресрәге, үткәрә алмадым, дип. Ни өчен ул чакта берни барып чыкмады, ни өчен полный провал булды? ,Ни өчен мин, өч курсны бетереп кайткан студент, көндәлек газетаны калдырмый укып бара торган һәм халыкара хәлләрне дә, политиканы да, тегесен-монысын да алай бик начар белми торган кеше, яшьләр алдында, үземнең авылдашларым алдында рәтле-башлы лекция дә сөйли алмадым? Мин хәзер моның серенә төшендем. Ә сер бик эүк катлаулы түгел, ул да булса — минем тагын шул ук халыктан аерылган булуымда. Әгәр мин күңелдән: ярар, батар әле, алар нәрсә белә соң, профессорлар түгел әле! димичә, лекциягә яхшылап әзерләнгән булсам, хәтта конспект та төзегән булсам һәм үз алдыма аларның аңын әз булса да баетуны, аларга үзем белгән нәрсәнең күпмедер өлешен бирүне төп максат итеп куйган булсам һәм, ниһаять, үз-үземне алардан өстен санама- сам, борынымны күтәреп, бер дә юкка масаймасам — мин, һичшиксез, баштагы каушавымны да, кызару, тирләүләремне дә җиңеп чыккан булыр идем. Шулай да миңа әйбәт булды ул — бер атнага якын кеше күзенә күренергә, клубка барырга куркып йөрдем. Акылга утырдым. Халыктан аерылмыйм дип, укуыңны, университетыңны ташлап, яңадан авылга кайтып китмәссең бит, яңадан колхозчы булып, җир сөреп, игеп игеп йөрмәссең бит! — диярсең сип. Бик дөрес. Моның өчен миңа һич тә яңадан кулга сәнәк, чалгы тотарга, тракторга я комбайнга утырырга кирәкми. Моның өчен, ягыш бервакытта да халыктан аерылмас, өчен халыкны, үзеңне үстергән, үзеңне туйдырган-киендергәп халыкны беркайчан да онытмаска кирәк, аның күңелен тоя белергә кирәк, һәм үзеңнең, Тукайча әйткәндә, иң бөек максатың—аңа хезмәт итү икәнен авызыңа җаның килгәндә дә исеңнән чыгармаска кирәк. Берәр конторада коры чиновник булып кына хезмәт итү түгел — бар күңелең белән, 90 UII1I ю ш ин течәсә кайда хезмәт игү кирәк! Шулай түгелме? Фн-и, оу — сие I ХпЖ мин моны электә кайдадыр укыган идем, кемнән- зёо inueS идем, дисеңме? Бәлки, шулайдыр, ләкин син кайчандыр шпеткән v.i смзләрпе мин үзлегемнән кабатлыйм икән, үзем аңлап ка- баХйм икән,' димәк, бер мин генә шулай уйламыйм булып чыга түгелме eon' Кем дә кем шушы бөек максатны үз башы белан, үз иөраге бе- лан аңламый, кем дә кем шуны оныта, яисә аяк астына салып таптый һәм кем дә кем үз рәхәтен, үз тынычлыгын бар нәрсәдән өстен куя - \л' һичшиксез, халыктан аерылган кеше, халыктан читләшкән кеше. Ә нигә, кабинеттан башын тыгып карарга курыккан, болай әйткәндә, бюрократлашкан, утырган урынында ачый-күкси башлаган кайбер җитәкчеләр, эшлексез, эчкече колхоз председательләре яисә һәркем эшләгәндә мич башында түшәмгә төкереп, аркасын кашып ятучы ялкаулар, җык җилкәләр, эт каешлары — боларпың барысы да чын халыктан аерылган кешеләр түгелмени?! Ә соң андыйлариы безнең арадан, студентлар арасыннан табып булмыймыни? Агроном булыр өчен, авылда эшләр өчен укып та, авылдан йөз җыерган, авылга барырга аяк терәп карышкан, хәйләләшкән кешеләр турында укыганың да, ишеткәнең дә юкмыни синең? Атасы, анасы берәр зур урында утырган кайбер ак сөяк студентларның бернинди мохтаҗлык, бернинди материаль кыенлык күрмәүләренә карамастан, калдыруларын сорап, ректорларга, проректорларга, әллә кемнәргә кереп йөрде. Барыбер калдырмадылар — яхшы иттеләр. Безнең арада андый Станиславлар меңгә бер генә, ләкин алар — һаман да бар, һаман да очрыйлар. Ә соң шәһәрдә андый «халыктан аерылган» кешеләр юкмы әллә? Әллә соң алар бары тик авылда гынамы? Урамга гына чык, трамвайга гына утыр. Иреннәрен кызылга буяп, җилкәсенә төлке асып, тырнакларын ялтыратып йөрүче, бер җирдә дә эшләмичә, ире тапканны ашап ятучы мещанкалар әзмени? Син андый төлкеләрдән түгел, миңа әйтә икән бу дип'үпкәли күрмә тагын, аккошым, былбылым. Син дә төлкегә кызыгасың кызыгуын, ләкин синең кызыгуың — бөтенләй икенче нәрсә. Ул төлкелеләр ай саен бер мода алыштыралар, ел саен бер төлке алыштыралар, куллары пычранмасын өчен күмәчне кәгазь белән генә тотын ашыйлар, ә инде берәр магазинда,, урамда яисә трамвайда үзләренеке шикелле төлкесе булмаган, үзләренеке шикелле иреннәре кызартылма ган, башларында каурыйлы карга оясы — кыланчык эшләпәләре булмаган берәр колхозчы хатын яисә битен җил кискән, зур куллары кытыршыланып беткән берәр колхозчы агай аларга ялгыш кына кагылып китсә, борыннарын җыерып: «Фу-у!» — диләр, бик белдекле булып, бик акыллы булып, бөтен халык алдында сүгенеп китәләр. Кызыл иреннәрнең дә мондыйлары, билгеле, меңгә — бер, меңгә — ике геиә, ләкин шулай да алар да бетеп җитмәгән әле... киресенчә, хәзер күбәя генә оармыйлар микән? билгесен °дә» ащпата.3 > дигән сүз‘ СтУДентлар телендә шулай ук «начар» мәҗбүри ° утәпеогп T™»™ г йөР ү имтиханнарны, зачетларны һәм уку процессында тапларны тәрҗемә HTV Һ б ^п^ТӨрЛе СЬ1наУ лаР ны (реферат язу, чит телдәге ки- Р ү вакытында тапшырмау, бурычлы булып калу. (Автор). ялкауланып, иркәләнеп, рәтле-башлы укымаулары, сессия вакытларында еш кына «кол» 1 күтәреп чыгулары, соңыннан яртышар ел, берәр ел «койрык»2 өстерәп йөрүләре турында белмисеңмени син? Ә безнең бүлмәдә торган Станислав соң? Аның атасы Чебоксардамы, Сарапскида- мы — кайдадыр бер министерствода эшли, ниндидер начальник. Быел шул ата, улын Себер ягына эшкә җибәрүләрен ишетеп, самолет белән очып килде. Станиславын үзе янында — Чебоксардамы, Саранскидамы 91 Менә шул, аккошым, сандугачым. Бездә андый кешеләр барлыгы турында мин, әлбәттә, элек тә белә идем. Ләкин мин алар турында ныклап уйламый торган идем. Ә инде үзем дә шундый кешеләр рәтенә тәгәри башламадым микән дигән сорау тугач, мин тетрәнеп киттем. Җитте. Артык озын булды бугай. Син инде ялыгып беткәнсеңдер. Тагын язам — акылдан язам! — ник язмыйсын? Нәрсә булды сиңа, пумала башым? Нигә газаплыйсың мине? Яз. Үләрдәй булып көтәм. Бетте, әнә таң сызылып килә, күзләр йомыла, ә миңа ике-өч сәгатьтән тагын торырга, эшкә китәргә кирәк. Печән бетә инде. Аннан соң —урак. Игеннәр яхшы күренә. Үбәм, кочам. Үлгәнче синеке — Сәгыйть». Ида хатны койкада яткан көе генә укын чыкты да, берничә бит кәгазьне бөкләп, яңадан конверт эченә салып куйды. Өстәлгә ташланган хат шапылдап графинга барып тиде һәм. шулай ук шапылдап, идәнгә барып төште. Элегрәк күңелдә шатлык хисе уятырдай, серле, көчле мәгънәгә ия булырдай хат аңа хәзер эч пошыргыч булып, буш булып тоелды. Сә- гыйтьнең сүзләре дә, «фәнни ачышлары» да, хәтта ул үзе дә аңа хәзер бөтенләй аңлашылмады. Кинәт суынган кайнар йөрәктән дә шәфкатьсезрәк берни юк. «Шулай да нинди мальчишка икән ул! Ничек моңа кадәр яхшылап белмәдем икән миң аны?—дип уйлады ул Сәгыйть турында. — Боже мой, нинди шалтыравык, нинди шапырындык сүзләр! Халык... халыкка хезмәт итү... физик хезмәт... Китаплардан укыган, лекцияләрдән ишеткән нәрсәләрне үз фикерең итеп күрсәтергә тырыш, имеш, җитмәсә, шулариы кызларга язып мактан! В самом деле, мальчишка...» Бүлмәгә шыпырт кына атлап, кулына чыра тоткан Рәхимә апа килеп керде. Ида аны күрмәде. Бүген «Мәгъфия апа»сы нишләптер сырхап киткән иде, шуңа күрә ул ашыгып. Ида торуга ашарга әзерлә- мәкче булып йөри иде. — Базарга чыкканчы самавыр шаулатып җибәрим дигәнием, — диде ул, Иданың колак төбендә генә пышылдап. Ида, аның тавышын ишетеп, шундук күтәрелеп карады. Шушы бәләкәй генә хатынның бер дә юкка гел елмаюы, гел пышылдап сөйләшүе, песи кебек гел әкрен генә басып йөрүе кинәт аның ачуын китерде. Хәер, бөтенесенә дә әнисе өйрәтеп бетергән... Идрис, көндез ашарга кайткач, аштан соң үз бүлмәсенә кереп, бер сәгать, ярты сәгать йоклап алырга гадәтләнгән иде. Ә ул йоклаганда, аны уятмас өчен, өйдә һәркем аяк очына гына басып йөри, пышылдап кына сөйләшә, сакланып кына тын ала иде. Мәгъфия исә бу тәртипне бик тырышып саклый иде. һәм бу йорттагы гадәт мескен хатынның канына шулкадәр нык сеңгән иде, ул хәзер, гомумән, теләсә кайда теләсә кем белән, хәтта үз ире, үз балалары белән дә пышылдап сөйләшүгә күчеп бара иде. — Пышылдамале шулай, Рәхимә апа,— диде Ида, үртәлеп. Аннан соң. аңа ачуланырга бернинди сәбәп юклыгын шәйләп, йомшаграк тавыш белән өстәп куйды:—Әтием өйдә юк ич, кычкырып сөйләшсәгез сезне кем тыя... Рәхимә апа тагын да ныграк гаепле йөз белән елмайды да тавышын бераз күтәрә төшеп: — Берәр ташландык кәгазең юкмы дигәнием, Һидая?—диде.— Чырам юешрәк, корысы калмаган... Ут төртеп җибәрергә... — Әнә, ал шуны,—диде Ида, өстәл аягы астында аунап яткан хатка төртеп күрсәтеп.— Ут төрткәнче үк дөрләп китәр, ялкыны кулга бәреп тора.— һәм ул, үзенең тапкыр сүз әйтүенә бик кәефе килеп, үз алдына көлемсерәп куйды. «һидая»ның ни сөйләгәнен дә, ни өчен көлемсерәгәнен дә аңламаган хатын, хатны йомарлап алды да, кухняга чыгып китте. 92 VII v-iT эчек яраткан кешесенә карата бернинди хис уятмаса да, күце- лснпә ниндидер юшкын калдырды. Ида, тирән унга чумган кебек, , күз- lonen бер ноктага текәп, һаман урынында ята бирде. Ләкин ул уилан- гЛы башына бер генә фикер дә килмәде, һәм аның уйланасы да килмәде. Ул беркемгә дә ачуланмады, беркемне дә шелтәләмәде дә, бернигә дә үкенмәде, кызыкмады да. Ул хәзер ниндидер оилгесез, кыен бер хәлдә иде. Рәхимә апа базарга барып кайтты, үзе юк чакта сүнеп утырган самоварны тагын шаулатып җибәрде дә, өстәлгә чәй әзерли башлады. Башын ак яулык белән бәйләгән Мәгъфия тагын бер мәртәбә кызы янына чыгып әйләнде. — Тор инде, кызым, чәй җитеште,—диде ул бозылган, кызганыч •авыш белән,—Рәхимә апаң җиләк алып кайткан. Иданың күңеленә шундук: «Җиләк булгач, торырга кирәк»,— дигән УЙ килде. Ах, җиләк! Тукта, бүген җиләккә барырга кирәк, болынга... Бәхти килсен дә... Вот идея! Менә шәп булачак! Ләкин ул, ашык-пошык юынып, ашарга гына утырган иде, өч почмаклы ак батист яулыгын ияк астыннан үткәреп бәйләгән яшьрәк кенә бер кыз килеп керде. — Исәнмесез.— диде кыз, Ида чәй эчеп утырган кухня ягына таба атлап. Ида җиләк ашавыннан туктамыйча, теләр-теләмәс кенә башын күтәрде һәм керүче кызга игътибарсыз гына бер күз ташлап алды. Кыз аңа таныш түгел иде — күрәсең, әнисенә я Рәхимә апага килгәндер инде Әмма кызны каршылап беркем дә урыныннан кузгалмады, беркем дә аңа урындык тәкъдим итмәде. — Мин Идая апа янына килгәнием,— диде кыз, бераз сүзсез торганнан соң.— Мин райком комсомолдан. Рәхимә апа, кинәт исенә килгән кебек, шундук икенче якка чыгып китте. — Утыр, утыр әйдә, басып торырга-ии алай... — диде ул, кыз алдына урындык китереп куеп. Кыз урындыкка ипләп кенә, җайлап кына утырды да, беравык студент кызның ак, нәфис бармакларына, аның матур чәчләренә, аслу йөзенә карап торгач, туп-туры сүзгә башлады: — Студентлардан агитбригада оештырабыз, урак вакыты бит, үзеге; беләсез... Шунда сезне дә... — Агитбригада? — диде Ида, ашавыннан туктап.— Шунда мин дә катнашырга тиешме? Бик үк ягымлы тонда әйтелмәгән бу сорауга кыз пичектер каушап калгандай булды. — Әйе... райком сезне дә исемлеккә кертте. Сезне бик яхшы сөйли дигәннәрне, шигырь сөйли дигәннәрне... биисез дә бугай... Үзегез беләсез, агитбригада булгач, кансиртлар куярга туры киләчәк. Җырчы" бар. Беләсездер — Кәримә апа. Казанда, мидицинскида укый. Аннан соң ______________________ >ыя дигән җегет —анысы Мәскәүдәи. Ул биюче. Кеше күп булса, писса ла әзерләрбез дибез, ничек булыр тагын... Аларда булдым — ризалар. 1агын менә өчдүрт кешегә керәсе калды да, аннан соң—сез... Бүген гөштән соң сәгать өчләрдә, дүртләрдә җыелабыз... Ничек соң... авылларда йөрергәме? к,,7“ ( '°Ң ’ ail CbJ шУ лай инде —үзегез беләсез — урак вакыты бит... Яшьләр ШузебезнеиЧЬ, . ккаиь1ек - Быел студентлардан оештырырга булдык' якта ^икрнио ГгЛ1 ЯШЬЛӘР АӘ чыгачак. Бер якта бер бригада, икенче якга - икенче бригада... Аптырамагыз сез, Идая апа, бик кызык ул' авылда, артистлар дип, күтәреп кенә йөртмиләр. Җәяү-ни йөрергә туры килмәс — ат бирәләр, сарык суялар... Киләсез инде, алайса? Идаиың йөзе торган саен бозыла барды. Нәрсә соң бүген аңа тынычлап ашарга да бирмиләр?.. — Туктагыз әле,— диде ул, утырган урыныннан кузгалып.— Мин бит... онытып бетергәнмен... шигырь сөйләүне... — И-и!—диде кыз, аның артык нык каршы тормавына сөенгән кебек, кинәт бөтенләй ачылып китеп. — Онытылса, бик тиз искә төшә ул! Ни тора ул студент кешегә бер-ике шигыйрь сөйләү! — Ничек соң... ничә көн йөрергә? Бер атна? Ике? — Шул чама булыр инде,— диде кыз, һаман ныграк җанлана барып.— Агитбригада булгач, үзегез беләсез, килде-китте генә эшләп булмый. Яхшылап әзерләнеп чыгарга туры килер. Бүген кич райкомга җыелгач сөйләшербез аисын, ансы гына әллә ни түгел... Бәхетегез — җитәкчегә сезгә Асия апаны бирәләр. Беләсездер — мәктәптән, өченче елны институт бетереп килде. Җырлый да, бии дә — барып чыккан инде, шайтан белән бер! Оештырырга, тегесеи-моиысын рәтләргә — аны гына куш! Үзегезнең арадан да сайларга була... җитәкчене... Ида мәктәптә укыганда чыннан да концертларда еш кына катнаша торган иде, сәхнәгә чыгып шигырьләр сөйли торган иде һәм, тавышы бик үк шәптән булмаса да, күмәк җырларга катнашып хәтта җырлый да торган иде. Ә бер вакытны ул хәтта: мин артист булам дип тә котырып алган иде. Ләкин бала чагында кеше ни белән генә мавыкмаган да ни генә эшләмәгән соң! Ә хәзер ул бала түгел лә! Шулай да авылдашлар белән, бүтән вуз, бүтән шәһәр студентлары белән бергә булу, яңа танышлар, уен-көлке, атка утырып йөрүләр, авызын ачып, шаккатып утырган авыл халкын шигырь сөйләп (юк, үзеңнең матур буй-сының белән) таңга калдыру—барысы да шундук аның күз алдына килде, күңелендә ниндидер яңа уйлар, яңа теләкләр уятты. «Әллә барыргамы соң? — диде ул беразга онытылып. —Зыя. Кем соң әле ул Зыя? Быел сабан-туйда бөтенесен җиңеп чыкты, патефон алды, дип сөйләгәннәр иде. Шул Зыя ич инде. Спортсмен. Көрәшче. Красавец. Кап-кара чәчле. Тагын кемнәр бар икән соң? Рамазановтыр инде — баянчы... Шәп булыр иде. Зыя... Ләкин... ничек итеп үз өеңне, үзеңнең бүлмәңне, бөтен уңайлыкларны, өстәл тулы шушы әзер ашамлыкларны ташлап китәсең? Анда сиңа кем аш әзерләр, кайда, нинди урында кунарсың? Өстең-башың пычранып, керләнеп бетәр, кеше йортында чәчеңне дә тарый алмассың, битеңие-кулыңны да юа алмассың. Әгәр берәр шакшы кешедә кунып, бет я кандала эләктереп чыксаң? Ужас! Авылдан- авылга йөрергә, кояшта әлсерәргә, тузанга тончыгырга... юк, аннан булмый бу. Бүтәннәр теләсә нишләсеннәр, для дураков закон не писан... ләкин ул... Юк, юк! Кемнәрнеңдер күңелен табып, бер тиенсезгә интегеп, эттәй азап чигеп йөрергә — бу инде бигрәк, слишком... бигрәк түбәнлек... Матур җәй узып та китәр, күрми дә калырсың... Юк... шулай да... Әллә соң?..» Урам якта, тәрәзә турысында, кинәт өзек-өзек мотоцикл тавышы ишетелде. Иданың күңеленә шул чакны бер уй килде. Ул, җиңелчә кызарып: — Теге... өч-дүрт кеше дигәнегез кемнәр алар?—диде. Кыз, кулына бөкләп тоткан кәгазен ачып карады да, студентлар агитбригадасында катнашырга тиешле кешеләрнең фамилияләрен укып чыкты. Бәхтинең фамилиясе исемлектә юк иде. «Хәерче кебек кеше көлдереп кенә йөрисе калды! Ул да булмагач, юк, бармыйм», — диде Ида үз-үзенә, күңелендәге икеләнүне җиңеп. һәм, киң итеп елмайды да, туп-туры кызның күзенә карап: — Риза. Языгыз,—диде.— Сәгать өчкә, алайса? Түземсез мотоцикл тавышы тагын ишетелде. (Дәвамы бар)