Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МУЛЛА НАСРЕТДИН»

1906 елның 7 апрелендә Тифлис (Тбилиси) шәһәрендә әзербайҗан журналы «Мулла Насретдинаның беренче номеры чыкты. Беренче рус революциясе чорында барлыгы 400 газета һәм журнал чыга башлады. Аларның дүрттән бере төрки телләрдәге газета һәм журналлар иде. Бу материалны өйрәнү яңа башлана гына әле. Аерым журналлар һәм матбугат органнары арасында гомуми моментларны һәм аларның үзләренә хас үзенчәлекләрен, бер-берсенә булган йогынтысын билгеләү бик әһәмиятле булыр иде. Билгеле булганча, самодержавиегә каршы көрәш интереслары 1905—1907 елларда «Знание» издательствосы тирәсенә тупланган рус язучылары группасын берләштерә. Шундый ук позициядә дип әйтерлек украин язучысы Иван Франко, татар шагыйре Г. Тукай, Оренбургта чыга торган «Карчыга» журналы, әзербайҗан язучыларының бөтен бер плеядасын берләштергән «Мулла Насретдин» журналы тора. Чыннан да, халыкка, революционерларга каршы көрәшкә төрле милләт реакционерлары һәм либераллары бергә тупланган кебек, «халыклар төрмәсе» — патша самодержавиесен җимерү өчен революцион социал-демократлар җитәкчелегендә, ул реакционерлардан ныграк һәм көчлерәк булып, төрле милләтләрнең демократик көчләре дә бергә берләштеләр. Моның шулай булуы бәхәссез бер факт, чөнки рус империясендә яшәүче һәр милләтнең үсеш үзенчәлеге булган кебек, ул үсешнең гомуми соцпаль-экономик шартлары да булды. Бу шартлар изелгән милләтләрнең патша самодержавиесенә каршы көрәштәге бердәмлеген билгеләделәр. Бу уңайдан без әзербайҗан журналы «Мулла Насретдин» белән кайбер татар матбугат органнары арасындагы бәйләнеш турындагы кайбер фикерләр һәм фактларны уртаклашмакчы булабыз. Монда карала торган мәсьәлә буенча бары тик мәрхүм М. Галинең «Совет әдәбияты» журналында (№ 11—12, 1944, 79, 81 битләр) «Мулла Насретдин» журналының редакторы, күренекле әзербайҗан язучысы Җәлил Мөхәммәт Күли-задәнең тууына 75 ел тулу уңае белән язылган кечкенә генә мәкаләсе бар. Мәкаләнең авторы «Мулла Насретдин» журналының Кавказда гына түгел, бәлки Урта Азиядә, Казахстанда, Себердә, Идел буенда, Уралда, Төркиядә, Иранда һәм Балкан илләрендә дә яратып укылуын билгеләп үтә. «Мулла Насретдин» журналының тоткан мәсләге нинди соң, ул нәрсә белән төрле милләт халыкларының мәхәббәтен казанды? «Мулла Насретдин» нигездә Гәнҗәдә, Нахичеваньда, Бакудагы халыклар тормышы турында язды. Журнал муллаларның, руханиларның, либералларның, патша хөкүмәтенең пычрак йөзен фаш итте, хатын- кыз азатлыгы өчен көрәште. Бу мотивлар башка Россия милләтләренең демократик язучыларына да бик якын иде. «Мулла Насретдин» журналы үзенең бай, күп бизәкле, пөхтә эшләнелгән иллюстрацияләре һәм карикатуралары белән дә игътибарга лаек иде. ’ Журналның бик ачык һәм оста башкарылган рәсемнәре киң планда бирелделәр. Аларның эчтәлеген әзербайҗан телен белмәсәң дә аңлап була. Ул рәсемнәрнең күбесенә рус телендә дә аңлатма бирелгән. Бу факт журналның рус укучысының интересларын да күз алдында тотуы турында сөйли. «Мулла Насретдин» журналы урындагы материал белән генә чикләнмәде. Аның битләрендә бөтен Россия күләмендә барган вакыйгалар турында хәбәрләр басылды, башка милләт халыкларының тормышыннан материаллар бирелде. Журнал аларны патша самодержавиесенә, аяусыз изелүгә каршы бердәм актив көрәшкә чакырды. «Мулла Насретдин» Россиянең бик күп почмакларында тарала: аны Казанда да. Оренбургта да, Уральскпда да, Томскида да алганнар. Тукай тарафыннан чыгарылган «Уклар» һәм «Яшен» дә нәкъ шушы журнал кебек үк таралган. «Уклар»ны һәм «Яшен»не Әзербайҗанда да, Казахстанда да, Башкортстанда һ. б. өлкәләрдә дә бик яратып укыганнар. «Мулла Насретдин» журналы Көнчыгышта милли-азатлык хәрәкәтенең байрагын күтәрде, әле 1905—07 елларда көнчыгыш халыкларын империализмга каршы көрәшкә чакырды. Ул Индия. Кытай, Африка халыкларын яклап тавыш бирде. Журнал үзенең битләрендә рус, көнбатыш, көнчыгыш әдәбиятларының иң яхшы үрнәкләрен — Пушкин. Гоголь. Тургенев, Шекспир, Низами, М. Ф. Ахундов һ. б- әсәрләрен пропагандалады, панисламистларны, пантюркистларны фаш итте, «Тәрҗеман» газетасын тәнкыйть уты астына алды. Журнал редакциясе, һичшиксез, революцион социал-демократлар белән тыгыз бәйләнештә булып, Дәүләт Думасындагы кайбер мөселман депутатларының социал-демократлар фракциясенә кушылуын уңай бәяләде, эшчеләрнең забастовкалары, социалдемократларның эш- чәнлеге турында материаллар урнаштырды, татар-әрмән суешын оештыручы паг- ша самодержавиесен фаш итте һәм милләтләр арасындагы дуслыкка, бердәмлеккә чакырды. Бөек татар шагыйре Г. Тукай да «Мулла Насретдин» журналын беренче номерыннан ук яратып укыган. Тукай үзенец бер фоторәсемендә кулына шушы журналны тотып төшкән. Шагыйрьне якыннан белүчеләр аның 1907 елны Уральскидан Казанга Пушкин әсәрләренең томы белән бергә бер комплект «Мулла Насретдин» журналы китерүе турында сөйлиләр. 1908 елны Тукай «Мулла Насретдин» журналы буенча әзербайҗан классигы Галиәкбәр Сабирның «Шикаять»23 («Зарлану») исемле әсәрен «Мулланың зары» исеме белән тәрҗемә итә һәм шигырьнең астына «Мулла Насретдин»нан дигән ремарка бирә. Шунысы кызыклы, Тукайның башка тәрҗемә икътибасларыннан үзгә буларак, бу әсәр иң төгәл башкарылган тәрҗемә. Бары тик бер җирдә генә Тукай оригиналдагы «мөселман» сүзен «татар» сүзе белән алмаштыра. Бу факт моңа кадәр билгеле түгел иде. Шуңа күрәдер, ахры, Тукай әсәрләренең академик басмаларын төзүчеләр аны игътибарсыз калдырганнар. Тукай чыгарган «Уклар», «Яшен» һәм «Ялтйолт» журналында урнаштырылган сатирик әсәрләрнең мотивлары «Мулла Насретдин» мотивлары белән аваздаш (мәхәллә әһелләрен үз кармакларына эләктерергә йөрүче муллаларны һәм ахуннарны фаш итү, көнчыгыш хатынкызларына тулы хокук бирү өчен көрәш һәм, кагыйдә буларак, бу очракта Волконская, Трубецкая, Жанна д’Арк24 кебек хатыннарны үрнәк итеп алу һ. б.). «Мулла Насретдин» көнчыгыш хатын-кызларын югары уку йортларына керергә чакыра; Казанда хатынкызлар өчен «Тәрбия» исемле журнал чыгарыла башлавын шатлык белән каршы ала. Тукай һәм «Мулла Насретдин» Иран революционеры Саттарханны тәбриклиләр, халыкка бернәрсә дә бирә алмый торган җәмгыяте хәйрия кебек оешмаларга, «Дин вә мәгыйшәт» һәм «Милләт» кебек органнарга бер үк мөнәсәбәттә булалар. «Мулла Насретдин» ул журналларны ишәк белән чагыштыра 25, Тукай да аларны шушы ук образ белән бәяли; Тукай да, «Мулла Насретдин» да Пуришкевпч, Меньшиков кебек карагруһчыларга нәфрәт белдерәләр. Шуңа күрә Тукай һәм Сабирның үз әсәрләрен бер үк псевдоним белән (татарча «һөд-һөд», әзербайҗанча «Хоп-хоп») бастырып чыгаруы бәлки очраклы түгелдер. 1906 елдан ук «Мулла Насретдин» журналы Казан, Астрахань, Оренбург белән тыгыз бәйләнештә була 26 . Журналның 1907 елны чыккан 4 номерында Казан байларының, муллаларының карагруһлар белән берлектә прогрессив көчләргә каршы чыгулары турында телеграф буенча хәбәр ителгән материал урнаштырыла. 1907 елны чыккан 40 номерда «нух заманнары»ның казылмалары: Оренбург руханилары һәм аларның иярченнәре фаш ителә, 1908 елның 10 номерында Троицк, Себер, Бөгелмә татарлары турында материаллар бирелә. Шушы ук номерда беренче мәртәбә игътибарга лаек булган «Байгыш»5 имзасы белән «Казан мәктүпләре» 23 «Мулла Насретдин», 1908, № 30, 2 бит; имзасы «Буину бурук» (Сабирның псевдонимы). 24 «Мулла Насретдин», 1908, № 15, 1906. № 39. 25 Шунда ук, М’ 15, № 42, 1907. 26 «Мулла Насретдин» № 35, 1906. басыла. Бу хатларның авторы «Мулла Насретдин»нан аның ни өчен Кавказдагы хәлләр турында гына язуы турында сорый да, аңа фаш итү өчен Казан муллаларын да тәкъдим итә. Бу очракта мисал итеп театрны яратмаучы, шул сәбәп белән губернаторга муллалардан петиция яздыручы һәм «мөселманнар»ны, кызларыгыз бозык юлдан китәләр дигән булып, театрга җибәрмәскә өндәүче «Галимҗан атлы бер «бөек» мулла китерелә. «Мулла Насретдин» казанлыларпың тавышын ишетә һәм бу сатирик материалны бастырып чыгара. Соңга таба журнал татарлар тормышына караган материалларны ешрак урнаштыра башлый. Казанга «Мулла Насретдин»ныц махсус хәбәрчесе җибәрелә һәм аның хатлары журналның 1908 елгы 45, 46 номерларында басылып чыгалар. Бу хәбәрче дә үзенең материалларын «Байгыш» псевдонимы белән бастыра. Шулай итеп, «Байгыш» псевдонимын ике автор кулланганлыгы ачыла. Соңгы авторның «Казан мәктүпләрен» язган беренче автор булмаганлыгы турында аның Казан татарларының тормышын Кавказ халкының, аерым алганда, Бакуда торучыларның тормышы белән чагыштырган хатлары әйтеп торалар. Бу автор үзен кавказлы дип атый. Ул Бакудан да информацияләр җибәрә. «Мулла Насретдин»ның 1908 елгы 28 номерында Томск шәһәрендәге доносчы, губернатор алдында колларча баш июче ахун рәсеме урнаштырыла. «Әлислах» газетасы бу фактны аеруча билгеләп үтә6 . Бу газетадагы башка материаллар да «Әлислах» белән «Мулла Насретдин» арасында иҗади' контакт урнашуы турында сөйлиләр. «Әлислах» үзенец бик күп номерларында «Мулла Насретдин» журналы буенча Көнчыгыш илләре — Төркия, Иран, Египет турында материаллар урнаштыра. «Мулла Насретдин» журналы «Әлислах» белән берлектә Казанда хәзерләнә торган миссионерлар съездына каршы чыга. «Мулла Насретдин» журналы XX йөз башындагы иҗтимагый-политик хәрәкәттә зур роль уйнады һәм әзербайҗан демократик әдәбиятының үсешенә уңай йогынты ясады. Әзербайҗанның күп кенә демократик язучылары шушы журналда үсеп чыктылар.