Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕЛГА АРЪЯГЫНДАГЫ ЙОРТ

   Кашшаф, председатель булып эшли башлавының беренче көннәрендә үк, хисапчыдан хезмәт көне минимумын үтәмәүчеләр исемлеген сорап алды. Исемлек әллә ни зур түгел иде — барысы җиде кеше, һәммәсенең дә диярлек сәбәпләре дә бар: кайсы авырып китеп, беравык эшкә чыга алмаган, тегесе уракка төшкәнче тизрәк яңа өен өлгертергә йөри икән, монысына искәрмәстән генә ерак шәһәрдәге туганнарына барып кайтырга туры килгән... Тик исемлеккә иң соңгы кеше булып теркәлгән Хөсәен Ибәтов турында гына хисапчы искә алырдай сәбәп күрсәтә алмады. — Бер караганда, Хөсәен абыйны бу исемлеккә кертмәгәндә дә ярый инде аны,— диде.— Барыбер урак өстендә тутыра ул үзе. Аннары, эчке бер киная белән көлемсерәп куеп, өстәде: — Законны, малай, синең белән миңа караганда яхшырак белә ул. Кыл да тыга алмыйсың... Исемлектәгеләрдән Кашшафны барысына караганда да пң кызыксындырганы һәм иң нык гаҗәпкә калдырганы да нәкъ менә Хөсәен абый булды. Кулында чалгысәиәкнең ничек сокланырлык уйнап торуын әйтеп тә тормастан, мич чыгару дисеңме, тимер-калай эшеме, мичкә-кисмәк ясау дисеңме, кыскасы, ни тотса кулыннан шул килүче Хөсәен абый, кинәт — менә сиңа мә! — иң ялкаулар, хөрәсәннәр исемлегендә. Кара инде, авылдашларымны яхшы беләм дип йөр син. Әле менә бирегә кайтышлый да, перспектив план төзегәндә бу эшкә буразнада аунап үскән чын игенче ирләрне, алтын куллы абзыйларны тартырга кирәк булыр дип авылдашларын берәм-берәм күз алдыннан кичергәндә, иң беренче бармагын шушы Хөсәен абзый исәбенә бөккән иде бит... Кеше күңеле — карурман, диләр. Ул карурманда бик тиз адашуың да бар ич, бу килештән... ...Менә бу, елга аръягындагы аулак урамда, аларның йорты. Бик пөхтәләп эшләнгән, биек булмаган төзек рәшәткә әйләнә. Түбәсез гади таза капка. Урам буйлап яшь тополь агачлары тезелеп киткән. Шундый ук агачлар кайчандыр урамның буеннан-буена да утыртылган булганнар, ләкин калган урыннарда аларның кайсы корыган, кайсысы корырга йөз тоткан. Ә биредә алар күкрәп үсәләр, инде ябалдашлары бергә кушылып, юл өстенә рәхәт күләгә төшереп торалар. Капкадан керүгә өйгә таба, өйдән абзарларга таба юлларга тигезләп таш җәелгән, калган урыннарда тубык тиңентен ямь-яшел йомшак чирәм үскән. Уң якта өсте капкачлы җыйнак кое, аннан бакчага таба тар гына улак сузыла — монысы, үзенә күрә шундый сугару системасыдыр инде, күрәсең. Өе алай яңадан түгел, әмма черегән бүрәнәләр бик пөхтәләп сипләнгән, тузган түбә такталары алмаштырылган. Бу якларда сирәк күрен- 30 гйНЧӘ, өйнең бакча ягында буйдан-буйга шактый иркен веранда да эшләнгән. Карасана, веранда әйләнәсенә оакча гөлләре дә утырткан ич. Чалмабаш, дәлия, үрмәле гөлләр шау чәчәк атып утыралар... Лапас ягыннан чыш-чыш нәрсәдер струглагаимы, ышкылаганмы тавыш ишетелеп тора иде, Кашшаф туп-туры шунда таба китте. Хөсәен абзый үзе икән, Кашшаф зур гәүдәсе белән лапас ишеген күләгәләүгә, ялт итеп борылып карады. Бу вакытта аның шулай эшли торган әйберен күкрәге белән каплый төшеп, бик җәһәт муенын боруы, кысынкырак күзләренең тынычсызланып уйнаклап куюы урман куелыгында тыныч кына утлап йөргән олы пошиның кинәт өркүенә ошап китте. Әмма бу сагаю 'шулай күз ачып йомганчы бер арада чагылып кына үтте. Хөсәен абый, гәүдәсен турайтып, ашыкмыйча гына ышкысын читкәрәк алып куйды да. алъяпкыч итәгенә кунган вак йомычка чүбен каккалый-каккалый, Кашшафка каршы атлады. Бөтен чырае бик үз итеп, әмма абруй да саклаган тыйнак елмаю белән яктырып китте. — Иһи-һ-и, Кашшаф энем, син ич бу,— диде, егетнең кулын кендек тимередәй бармаклары белән чытырдатып кысып куйды. — Ничек бодай килеп чыгар иттең? — Әйдүк, парии, әйдүк. Өйгә рәхим ит. — Өйгә кереп тормам, әй,— диде Кашшаф. Үзе, ике-өч ел буе күрешмәгән авылдашын бер дә тарсынмыйча баштанаяк күзәтә иде. Карачы, ул вакыттан бирле бер генә дә үзгәрмәгән бу. Шул ук астаирак кына текәлүче салмак кыю караш, шул ук борын астында гына калдырылган кечкенә сары мыек, тазалык ташып тормаса да әле һич тә алҗу әсәре сизелмәгән, күз кырыйлары гына җыерчыклы нык чырай... — Бер дә бирешмисең син, Хөсәен абый, ә? Картлар әйтмешли, күз генә тимәсен. Хөсәен абый үчекләгәндәй елмаеп, җиңелчә генә көрсенеп куйды. — Әй, куйчы, ниткән бирешмәгән ди. Илледән ашкач сөйләмә инде син. Болай гына селкенеп йөргәч тә... Кичләрен сөяк-санакның сызлавына чыдар хәл юк, парии. Күкрәктән су тулы окопларда ятуның шаукымы тими дисеңмени син? Кая инде ул безгә... Кашшаф туп-туры эчкәрәк үтеп, шунда верстак өстендәге улаклаб- рак шомартылган агачларны караштыра башлады. — Кисмәкме дим ясап ятасың? Кулың бер дә тик тормый үзеңнең. — Ясап ятасың дип, син теге... Үземә ул. Итекченең итеге юк, дигәндәй, үземнең ни мунчага, ни өйгә юньлерәк бер кисмәгем калмаган... Син теге, әллә... — Ул, ни әйтергә белмичәрәк, бераз тотлыгыбрак торды да кинәт ярсулы бер сукрану беләи ялгап алып китте: — Анысы, ясап ятсаң да зыян итмәс иде лә. Әнә бурабзар беткән, мунчаны ремонтлыйсы бар... Ясап ятсаң, айлык юнәтергә дә булыр иде. Вакыт тиямени ул андыйга... — Табелеңә караганда, алай бик вакыт тимәслеккә ошамый әле синең,— диде Кашшаф, тегеңә әйләнеп карамыйча гына. Хөсәен абый ашыга-ашыга верстак өстендәге коралларын җыештыра башлады, аларны каршыдагы шкафка урнаштырып бетергәч, кинәт бөтенләй яктырып, Кашшафка борылды. — Карале, нигә өйгә кермибез соң әле без? Чит кеше кебек... Әйдә, булмаса, бакчага кереп утырабыз. Җиләкләр өлгереп килә. Бакчага үтешли, пружиналы тар ишек шап итеп Кашшафның аркасына кундырып калды. Ә бакчасы, ичмасам, чыннан да бакча икән! Ниләр генә юк монда! , җимешләрен көчкә күтәреп утырган алмагачлар, чияагачлар, ул яфрагына караганда җимеше күбрәк карлыган, кура, крыжовник куаклары, ул «без үсәргә иренмибез» дигән кебек түтәлләренә көчкә сыешып утыручы помидор, сугаи, кыяр ишеләр... Ай яй, бакча шәп икән синең! Да-а... Чыннан да!—дип соклану белән әйтеп җибәрүен Кашшаф үзе дә сизми калды. 31 Хөсәен абыйның «ни әйтер икән бу?» дип, йотылырдай булып Каш- шафка текәлгән сынаулы күзләре чын канәгатьләнү белән балкып киттеләр. — Бөтен куанычыбыз, карап торган байлыгыбыз шушы инде, парии. Теге вакытларда, агач төбе саен налог төшерә башлагач, йөрәгем ярсып китеп, берәмберәм чабып ыргытырга да уйлап бетергән идем дә... Ярый әле, җүләрләнеп, хәрап итеп ташламаганмын... Җир ул, парин, кадерен белеп кенә күңелен күреп торсаң, уңган хатын белән бер, игелеген күрсәткәннән-күрсәтә... Ул, бик җанланып, һәр агач, һәр куак төбе саен, һәр түтәл саен тукталып сөйлисөйли, Кашшафка үзенең бакчасын күрсәтеп йөрергә тотынды. — ...Менә монысы «Бельфлёр-китайка» дигән алма инде. Мичурин үзе чыгарган сорт. Берсе-берсе куш йодрык кадәр була аның, үзе, язга кадәр сакласаң да. бакчадан гына өзеп алгандай, свежи тора... ЛАонысы үзебезнең әнис... Ә кыяр әнә өлгерде дә инде минем. Муром сорты, шулай иртә өлгерә торган. Кешедә өлгергәнче базар минеке була... Ул бетүгә менә бу соң өлгерә торганы җитешә. Кыш өчен тозлап куярга бик әйбәт... Монысы болгар суганы. Борчак кебек орлыктан шалканнан да зуррак булып үсә. Кышка сакларга, болан, чыдам түгел, әмма базар өчен менә дигән. Эрелегенә, матурлыгына кызыгып, кырылып та ала халык... Ә менә монда үзенә күрә теплица инде минем. Помидор кешенекенә караганда бер ай алдан өлгерә. Монысы теге редиска түтәлләре. Җәенә биш-алты тапкыр уңыш алам. Шәһәр халкы үлә бит аңа... — Ә бәрәңге бакчасы кайда соң синең?—диде Кашшаф инде теге як очка килеп җитәрәк. Хөсәен абый, арырак барып, бер өй урыны кадәр генә бәрәңге җирен күрсәтте. — Менә бөтен бәрәңге шушында. Әмма шушы җир дә миңа кайбе- рәүләрнең басу кадәр бакчалары биргән уңышны бирә, һич арттырусыз менәтерә! Эш җир зурлыктамыни, тәрбия кирәк, парин, тәрбия!.. Шушыннан алган бәрәңге белән үзебез дә тук, мал-туар да гарык безнең... — Сыер бармы әле синең? — Сыер юк. Сарык-кәҗә дә кош-корт. Аннары, менә, кроликлар асрыйм. Анысы малайларга юаныч. Сыер белән налог түли-түли җәфа чиккәнче, шул вак туар белән дә иткә-майга аптыраган юк минем. Шушы бакчадан алган корма да җитеп бара. — Да-а,— дип сузды Кашшаф. Аның бая бакчага килеп керү белән туган соклану хисе, белмим, нигәдер китекләнә бара иде... Хөсәен абый аның саен җанланыбрак сөйләнә бирде: — Әйтәм ич, җирнең кадерен белеп кенә күңелен күреп торсаң, бирмәгән байлыгы юк аның, җирнең. /Менә бу рәшәткә буйларын гына ал. Кешенең койма буен тигәнәк тә кычыткан баса, ничек арынырга белмиләр. Ә мин рәшәткә буйларына кукуруз төртеп чыктым. Полный чәкәннәре өлгерә, бакчага да ышык. Күрәсең, ничек котырып үсә, урман полосасымыни! Ә алмагач, чия араларына клевер-вика чәчтем. Түтәл араларында да клевер. Кабат-кабат чабып, олаулап печән җыеп алам. Чаба торам, үсә тора... Әйтәм ич, байлык бирмәгән уч төбе кадәр дә җир юк минем... Кашшафның күңелендә, сәбәбен үзе дә ачык белмәстән, туып килүче әлеге шыксыз хис нигәдер һаман үсә, көчәя бара иде. Чыннан да, нәрсә соң әле бу? Кулыннан ни тотса шул эш килүче зирәк акыллы бер колхозчы үз хуҗалыгын шулай оста итеп, бәрәкәтле итеп, китапчалап әйткәндә, рациональ итеп оештыра алган икән, моның ии гаебе бар да ни әшәкелеге бар?.. Эшли дә белә, яши дә белә, димәк... Ләкин күңел нәрсәнедер өнәми, нигәдер канәгать түгел иде. Көтмәгәндә генә бу сәер хис кинәт өскә калкып чыкты. к'1шша.Ь рэшэтко буендагы КИИ яфраклы, кер кукуруз Саиакларыи гаоапХ э.и” бакча’ артындагы арем, алабута басып бетергән бер ишек а щь кадар кысыр яткан жпрта игътибар итте Арырактагы ер- ,,Х Хкып китүче бу жлр кайчандыр яшелчә бакчасы булган- түтәл эзләре сизелеп тора иде. ‘ _ ә бу нинди җир сон. болан? Ташландык ята... Хөсәен абый ул якка таба бөтенләй әйләнеп тә карамыйча гына әитеи куйды: „ -г _ Кайчандыр минеке иде. Хәзер берәүнеке дә түгел... Го есть, колхозныкы була инде. — Ничек инде ул алай? — Ничек дип... Теге елларны «Хөсәен абый, синең бакчаң устав нормасыннан арта, агачларың-ниең белән кисеп алабыз» дип бик канны корыта башлагач, тоттым да, нәкъ егерме биш сотыйга гына калдырып, рәшәткәмне күчердем дә куйдым... Җаным тыныч хәзер. Әйтәм ич, шунысы да бик җиткән миңа... — Кызык!—диде Кашшаф. Бу сүзне көчкә тыюлы ярсу белән өздереп әйтте һәм шундагы, бер кулыңны сузсаң алма өзеп алырлык, икенче кулың белән чия чүпләрлек итеп, агачлар арасындагы күләгәгә бик җайлап ясап куелган терәкле скамьяга барып утырды. Изүеи чишеп җибәреп, зур кулъяулыгы белән тирләгән муенын, битен сөртеп алды. — Хөсәен абый! — Әү! — Җирнең кадерен белергә кирәк дисең сип менә. Ә үзең соң кадерен беләсең микән? Хөсәен абый ялт итеп астан гына Кашшафка карап куйды. Бу карашта, нәкъ баягыча, өреккән поши кыяфәте чагылып китте. — Беләм инде, менә бу бакча артындагы кысыр җирне әйтмәкче буласың син,— диде ул. Алмагач төбенә чүгәләде дә андагы майлы талкан кебек таралып торган, үзе сөрмәдәй кап-кара балчыкны зур кулы белән нәни бала башын иркәләп сыйпагандай сыпырырга тотынды; җавапны әнә шулай тук балчык арасыннан эзләгәндәй, беразга сүзсез калды. — Әй, пари-ин, — диде, авыр гына сулап, — бездәге вайран маллар, әрәм җирләр әнә шул ашъяулык кадәр генә булсайде әгәр... Кашшаф, урыныннан торып, Хөсәен абый янына, алмагач төбенә килеп чүгәләде. — Мәсәлән, тагын кайда? — Атлаган саен ул бездә, парии... Әнә минем бакча артыннан чыгып, бераз гына тау астын әйлән, һәркемнең бәрәңге бакчасы артындагы минеке кебек калдыкпостык буш җирләрне дә кушып, менә дигән алма бакчасы ясарга була бит анда. Үзе кояшка кашлак, үзенең балчыгы нәкъ алмагач үсә торган... Аннары, әнә фермалар артындагы тиреслекне генә ал. Андагы черемә үзе генә дә никадәре җирне ашларга җитә, урынына, тагын, ни чәчсәң, шул уңачак... Әй-й, туган, болар гынамы соң!.. Болары әле аның, әйтергә кирәк, вак-төяк кенә... — Ә зурысы, зурысы? Зурысы?.. Безнең колхозның җире күпме әле? Ике мең гектарңан арта бугай. — Болынлык-көтүлекләрие дә кушсаң, өч меңгә җитә яза. " Менә. Зур бер диңгез кадәр бит. Ә шуннан, дөресен генә әйткәндә, пычагым да файдалана белмибез бит без. Үз байлыгыбызга үзебез утырып т..., ачуым килмәгәе... — Да-a... Җирдән һич тә җитәрлек файдаланмыйбыз. — Дөрес. — Кайда ииде җитәрлек булсын! Гектардан җиде-сигез центнер кай елларны аннан да кимрәк җыеп алабыз. Уңышмыни ул! Нәрсә ииде җирне рәнҗетү генә ич бу. Аннары, уңамы-уңмыймы, җыеп гәрчис-тур- 32 з. „с. Ә.“ № 4. 33 нипс дисеңме, әллә нинди үләннәр дисеңме чәчеп, өстәвенә, никадәр кара басу калдырып, күпме җирне әрәм итәбез... План имеш! Шуның аркасында әнә үзебезнең арыш-бодайга җир бөтенләй аз кала... Бераз гына кара исәп белән генә дә уйлап карарга кирәк: нәрсә чәчсәң, ничек уңар да, нәрсә чәчсәң, доходны кайсы күбрәк бирер?.. Әй-й, парин, әйтмә инде. Кашшафның күңеле, бая Хөсәен абыйның шау бакчасы янында ук юри мыскыл иткәндәй катып беткән кысыр җирне күрү белән үзгәреп, менә-менә ташырдай булып ярсый башлаган иде. Әңгәмә мондыйга кереп китү белән, Кашшаф бу кешегә карата үзендә ниндидер бер бик якынлык сизеп, кинәт йомшарып калды. — Ә бит, Хөсәен абый, колхозыбызның барлык җир мәйданын, үзен әйтмешли, байлык бирмәгән уч төбе кадәресеи дә калдырмыйча, чын байлык-хәзинә базы итеп әверелдерү үзебезнең кулда бит,— диде ул, һәм, чын ихластан бирелеп, колхозларда планлаштыру эшенең яңа тәртибе турында, колхозның перспектив планын төзүдә менә сиңа да, миңа да баш ватарга кирәклеге турында, үзенең миллионер «Восход» колхозында булуы, аларның байлыкка нәкъ менә җирдән оста файдалану аркасында ирешүләре турында кызып сөйләп китте... Хөсәен абый һаман да шулай алмагач төбен сыйпаштырып, андагы кечкенә генә чүп үләннәрен дә йолкып ыргыта-ыргыта, башын күтәрмичә генә тыңлый, ара-тирә «Кара син, ә!.. Менә бит!..» дип сүз кыстыргалап куя, әмма боларны чыннан да соклану белән әйтәме, әллә шулай әдәпле генә итеп, Кашшафның сүзләрен колак артына җибәреп утырамы — бер генә тамыры да кыймылдамаган чыраена караганда, әйтүе кыен иде... Хәер, Кашшаф аңа-моңа игътибар итеп маташмый, дөньясын онытып, һаман сөйли дә сөйли иде. Тик туфракка бармагы белән колхозның җир мәйданын сызып, перспектив план буенча бакча булачак урыннарга механик рәвештә шуннан алмагач ботаклары сындырып алып кадый башлагач кына, Хөсәен абыйның күзләре, коты чыгып, зур ачылдылар. — Слуши, һавадагы торнага ышаңып, кулдагы чыпчыкның канатларын ботарларга тотынмыйк инде без,— диде ул, Кашшафның яңадан да алмагач ботагына үрелгән кулын җиңелчә генә этәреп җибәрде. — ...Менә шулай, Хөсәен абый, барысы да үзебездән тора,— дип, Кашшаф шап итеп Хөсәен абыйның иңбашына сугып куйды. — Ә сине колхозыбызның баш бакчачысы итеп куярбыз. Сиңа нәкъ кулай эш инде. Үзең беләсең ич, бакча эшен теләсә кем булдыра алмый бит аны... — Анысы, һәвәслек кирәк инде, дөрес... — Әйтәм ич, сиңа нәкъ кулай эш инде, Хөсәен абый. — Кулай дип... Түлке сез чыннан да баш итеп куя күрмәгез тагын. — Менә сиңа кирәк булса! Нәкъ баш итеп кую турында сүз бара да. — Юк, юк, кирәкмәс... Кулымнан килгәнчә ярдәмемне кызганмам, анысы, әмма... Баш итеп куймагыз. Кирәкмәс. — Их, Хөсәен абый, менә шулай гомуми эшкә көчебезне үлчәп кенә тамызганга күрә дә бармый инде безнең эш. — Үлчәп кенә дип...— Хөсәен абый кесәсеннән янчыгын чыгарып, бик хәсиятләп тәмәке төрергә тотынды. Көйрәтеп җибәреп, яңакларын йодрык сыярлык итеп куышлый-куышлый берничә суыргач, һаман да Кашшафның күзләренә күтәрелеп карамаска тырышып кына, дәвам итте: — Бар иде ул, парин, көчне аямыйча, көнне-төнне белмичә эшләгән чаклар... Эшли дә идек, ала да идек шул ул елларны... Хәзер бит нәрсә... Ничә ел бит инде... «Тукта, быел елы килмәде инде аның» дисең... Аның икенче елына «Быел колхозда тәртип ягы чуалыбрак китте шул, моңа чик куелыр, куелмый калмас» дип күңелне юатасың... Аннары, тагын... һаман-һаман гел шулай өметең киселә баргач, парин, ни генә әйтмә... Хөсәен абый тәмәкесен каты итеп җиргә ташлады да, кинәт башын күтәреп, туп-туры Кашшафның күзләренә карады: 34 _ Ә минем җилкәдә нәкъ җиде җан, парии, сигезенчегә йөз яшькә я-итеп кичүче әни карчык... Тормышны алып барырга кирәк бит... Анна- ™шул кадар сугыш җәфаларыннан сон да инде, бераз гына кешечәрак Бакчадан кире ишек алдына юлны авыр бер тынлыкта үттеләр. Хөсәен абый «гаеп итмә, туган, синец изге ниятеңне дә бик беләм дә бит » дигән кебек, Кашшафка ничектер гафу үтенгәндәй карап-карап куя ә Кашшаф, уртак тел таптым дигәндә генә әңгәмәнең болай тәмамлануына тагын күңеле кузгалып, үзен көчкә тыеп бара, әмма йөрәгендә тирән бер сызлану уянып килә иде... Нәрсә дисең инде аңа? Юк, Хөсәен абый, моннан соң хезмәт көненең бәясен еллап кына да түгел, айлап күтәрә барачакбыз, дип матур вәгъдәләр белән юатасыңмы? Андый вәгъдәләрне әнә «тел тегермәне» дип яман аты чыккан Әгъләм дә бик юмарт биргән ич... Яки «Безнең Ватан алдындагы изге бурычыбыз» дип, агитацияләргә тотыныргамы? Тыңларга иренмәс, әлбәттә... Их, үзеңнең йөрәгеңдәге олы ышанычны, сабыйларга алма өләшкән кебек, һәркемгә бүлеп йөреп булмый шул ул... Шулай да Кашшаф сорап куйды: — Партиянең соңгы Пленум карарлары турында ишеткәнең бармы, Хөсәен абый? Хөсәен абый бераз гына уйланып барды. — Юк, парин, кирәкмәс... Сүзеннән баш-аяк. Җае чыгар әле... Кашшаф адымнарын кызулатты. — Мәйлең, алайса. Капкага җитәрәк Хөсәен абый Кашшафиы туктатты. — Карале, Кашшаф энем, әйдә инде өйгә керик. Чәй эчәрбез. — Рәхмәт, Хөсәен абый. Вакытым юк. — Анысы шулайдыр, беләм. Икенче иркенләбрәк кил инде алайса. Инде урамга чыккач, Хөсәен абый Кашшафны тагын туктатты. — Карале, бу баш бакчачы итү турында син чынлапмы, әллә, болай. сүз җаеннан гына әйттеңме? Чынлап әйттем, Хөсәен абый. Уйла әле син ул турыда. — Уйлыйсы юк инде, Кашшаф энем. Булмас ул миннән. Тазалык та оер дә юк... К ашшаФ ^аШ ^ аР маклаР ын тиз-тиз киң каешы астында йөртеп гимтарткалапК куТды11СЛаРЫН ян ’ якка СЫПЫРДЬ1> каты-каты итеп итәкләрен — А как же! Бик яхшы карарлар алар. Безнең турыда кайгыртып, безгә яхшылыкка чыккан карарлар. — Тик аңлап кына бетермәгәнсеңме дим? Хөсәен абый, тукталып, бик җентекләп берәм-берәм алмагач яфракларын караштырырга тотынды (корт-мазар күренмиме?). — Анысы, тәмам төшенеп җиттем димим... Безнең ишегә анысы авыррак,—диде ул үз шөгыле белән мавыгуын дәвам иткән хәлдә,— әмма бездән зурраклар да һаман төшенеп җитмиләрме дим мин. Кукуруз да кукуруз дип кычкырудан башка әлләни тоҗырганнары алай бик күренми... Кашшаф тагын сүзсез калды. Ишек алдына чыгуга Кашшаф йорт:җирнең бөтенлеген китекләп торучы яртылаш җимерек бура абзарга игътибар итте. — Бигрәк беткән икән синең абзар, Хөсәен абый. Кирәк кадәр агачын сорап правлениегә гариза бирергә иде сиңа. Хөсәен абый «чынлап әйтәме, әллә шаяртамы бу?» дигән кебек Кашшафка сынаулы гына карап куйды. — Кирәкмәс... Җае чыгар әле,— диде, кулын селтәп. — Нигә? Әнә Фазылжан картның да өен ничек әйбәтләп сипләп бирдек бит. Әйдә... з* 35 — Булмаса, кирәкми, кеше табырбыз,— диде кискен тавыш белән.— Ләкин эшкә чыгарга кирәк. Әнә ерак җәйләүдә сезонлы кардалар эшлисе бар. Иртәгә ук тотын. Ике көннән соң Хөсәен абый үзе Кашшаф янына правлениегә килде. Кашшаф бригадирлар белән агымдагы эшләр буенча кайбер нәрсәләрне ачыклап утыра иде. Хөсәен абый артык шауламый гына исәнләште дә стена буендагы скамьяга килеп утырды. Озаклап кына тәмәке төрде, кабызырга шырпысын чыгаргач, сызмыйча кире тыгып куйды. — Я, ни хәлләр, Хөсәен абый?—диде Кашшаф, бригадирларны озатуга Хөсәен абый янына килеп утырды. — Хәлләр ярый иде дә... Тик менә бакчага беркөнне синең күзең тидеме дим... Монда тартырга ярыймы? — Нәрсә булды, Хөсәен абый? — Харап иттеләр бит минем бакчаны, парии... Бер көйрәтсәм, ачуланмыйсыңдыр? — Тарт әйдә... Нәрсә булды соң бакчаңа? — Вич талап чыктылар бит минем бакчаны... Кыяр, кишер кебекләрне әйткән дә юк инде, ямь-яшел көе алмаларны чүпләп бетергәннәр. Түтәлләрне таптап, агачларны сындырып вайраи иткәннәр... Вөҗдансыз да халыклар бар соң!.. Бүре тозаклары куеп, бер кызык итәм әле итүен үзләрен. Аяклары сынсын, бөртек тә кызганмыйм инде хәзер. Ничә еллар бит җәфа чигәм. — Да-а... Кемнәр икәнен белмәдеңме? Акт төзеп, судка бирергә иде. — Кем булсын, малайлар эше инде... Анысы, болай гына калдырмам мин аны, юк!.. Түлке, минем керү аңа түгел иде әле. Башка бер йомыш бар. — Нинди йомыш? - Шул... Әлеге үсеш планнарын төземәдегезме әле димәкче идем. — Нәрсә, әллә тәкъдимең бармы, Хөсәен абый? — Тәкъдим дип... Шул үзең әйткән бакчалар утырту турында инде. Әгәр утыртырга икән, тотынгач-тотынгач, чынлап тотынырга кирәк аңа. Менә хәзердән үк тотынырга кирәк... Юкса, бездә килеп терәлгәч кенә кыймылдый башлыйлар да, бернәрсә дә чыкмый аннары... — Чыннан да, хәзердән уйларга кирәк шул. — Хәзердән генә түгел, инде бераз соңга да калдык. Җирне көздән туңга сөреп калдырганда бик әйбәт була иде ул. Зыян юк, менә парга сөрербез. Аннары иң элек әйләнәсен тотарга иде. Әйләнәсез бакча — бакча түгел ул. Кәҗәләр азыгы гына. — Анысы, дөрес. Хөсәен абый Кашшафка сыиаулы гына бер карап куйды да урыныннан торды. — Менә шул. Чынлап уйланган эш булса, вакытны бушка уздырмаска кирәк дип искәртүем... Кашшаф та урыныннан торды. — Искәртүең өчен рәхмәт анысына, Хөсәен абый... Ләкин беребез шулай искәртеп кенә йөрсә, икенчебез өндәп бушый алмаса, өченчебез читтән генә авызын ерып карап торса, барыбер тагын бернәрсә дә чыкмас бит әле безнең...— диде ул тегенең күзләренә туп-туры карап. Аннары, җиңелчә генә бер көрсенеп куйды да, тәрәзәгә таба борылып, өстәде: — Тирә-юньгә мәшһүр бакчачыбыз да шулай искәртеп кенә йөргәч, җиң сызганып эшләүчесен Мәскәүдән чакыртырбыз микәнни? Хөсәен абый кире урынына утырды. 36 — Ә ни өчен шулай искәртеп кенә йөри башлады икән соң ул... Теге Мәшһүр бакчачы?—диде ул, тәрәзә аша Кашшаф карап торган якка ук күзләрен текәгән килеш карлыкканрак тавыш белән «Ни өчен булсын, үз бакчаңа кендегең бик нык береккән шул синең» димәкче иде Кашшаф, Хөсәен абыйның тагы да кысыла төшкән күзләрендә яман очкыннар шәпләп алып, тукталып калды. — Ни өчен соң?—дип кенә сорап кунды. Хөсәен абый моңарчы кулында әвәләгән яньчек кепкасын шап иттереп икесе арасындагы урындыкка ыргытты. — Ни өченме? Менә болай соравың өчен рәхмәт, кем... Кашшаф туган. Мин әле «үз бакчаң өчен кан калтырып торасың шул син, менә эш нәрсәдә»,— дип шелтәләргә тотынырсыңмы дип уйлаган идем...— Ул Кашшафка маңгай астыннан гына бер карап куйды да кинәт ярсулы бер тавыш белән кызу-кызу сөйләп китте. — Ә син беләсеңме шуны, сугышка кадәр, үсентеләрен бөкеремә күтәреп ташый-ташый колхозда бакча утыртып йөргән елларда, хәзерге үз бакчам урынында юньләп бәрәңге дә үсми торган каткан җир иде әле минем. Өй түрендә бары тик ике төп алмагачым да өч-дүрт төп чиям генә бар иде... Ә колхоз бакчасын җанымнан артык күреп үстердем, алны-ялны белмәдем. Картраклар әле дә гел искә алып сөйлиләр... Шуннан соң, кырык беренче елны, бөтен алмагачларым өшеп беткәч, канатлары өтелгән карлыгачлар күк мөлдерәп утыручы кара кәүсәләрне ничек кочаклый-кочаклый елавымны, анысын, парин, бары тик үзем генә беләм... Бу сабыйлыгымны шушы көнгә тикле берәүгә дә сөйләгәнем дә юк иде әле, актык сүзләремне әйттерәсең... Хөсәен абый, янчыгын чыгарып, яңадан тәмәке төрергә Бармаклары янчык авызына эләкмичә йөдәде. Кашшаф аңа гаепле кешесыман карап куйды: — Өтелгән карлыгачлар кебек диген, ә? — Әйе... Аннары менә сугышка киттем. Тиле таш җыяр, бөтен кесәләрем дә, капчыгым да тулы орлык булыр иде. Кайда гына җиләк-җимеш күрсәм дә орлыгын бөртекләп җыеп бардым. Кешеләр герман җиреннән чүпрәк-чапрак төяп кайтсалар, мин иңкәеп орлык төяп кайттым. Кайтсам, нәрсә? Әлеге бакчам урынында әрем дә билчән үсеп утыра, әйләнәләре ферма мичендә күптән көлгә очкан... Тешләремне кысып карап йөрдем. Әлбәттә, бакча утырту, питомник оештыру турындагы сүземне правлениедә бик хуплап каршы алдылар... Әле беркөнне малай бер китап укып утырган иде. Анда да .шулай минем шикелле берәү сугыштан кайтып, алма бакчасы утырту турында правлениедә сүз ачкач, аңа шау кубып каршы төшәләр. «Юк, алма үстермибез, бәрәңге үстерәбез, безгә бәрәңге кирәгрәк», фәлән-төгән, янәсе. Юк, минем алай булмады. Районда булсын, колхозда булсын, бакча турында сүз ачтыммы — һәр җирдә: «Әйдә, әйдә, Хөсәен абый, бик яхшы эш, бик мактаулы эш, файдалы эш...» Әйе. Шулай барысы да дәртләндереп торгач, бик канатланып тотындым мин бу эшкә. Тотындым, әмма... «Алма, пеш,'авызыма төш» дип кенә бакча үстереп буламыни!.. Җирен сукалатырга дип килсәм дә, әйләнә тоттыру турында сүз ачсам да, әй тотындылар мине коры вәгъдәләр, майдай җылы сүзләр белән сыйларга, әй тотындылар!.. улан да оер йөз төп алмагач, гектарга якын питомник утырттым мин. . оның өчен күпме картайганымны, күпме кан бозганымны ничә атна- W күзләремә йокы кермәгәнне бер үзем генә беләм. Син ул елларны рлиядә идең, аннан кайткач, укып йөрдең, белмисең ьеләм мин бу турыда, Хөсәен абый, шуңа күрә дә... ^ти^-) 0ПӘт-Ьти^ИНДе: Х 0сәен абзаңның:;чәне агарды, җан тирләре килми. Н ӘНӘ КӘҖӘЛӘр корсагыида... • И.их, искә дә төшетотынды, ничектер дигәндәй, акты, рәсем 37 Бүлмәдә беразга кадәр ике уйдашның мыш-мыш сулыш алуы гына ишетелеп торды. — Хөсәен абый! — Я? — Ә син миңа ышанасыңмы? Яшермичә генә әйт әле бер. Хөсәен абый, Кашшафның соравын бөтенләй ишетмәгәндәй, үз алдына гына караган килеш уйланып утыруында дәвам итте. — Әйт әле, Хөсәен абый, ышанасыңмы? Хөсәен абый башын күтәрде. — Беркөнне әнә сине шаккатырган бакчамны шуннан соң утырттым инде мин, Кашшаф туган... Ярый әле теге вакытта бераз орлыгымны запас алып калганмын. — Аңлыйм мин, Хөсәен абый, бик аңлыйм. Шуңа күрә дә сорыйм бит: яшермичә генә әйт, ышанасыңмы миңа, юкмы? Хөсәен абый тагын башын иде. — Метер Мәхмүзәнең дә өен сипләп биргәнсез икән,— диде ул, тагын шулай Кашшафның соравын читләтеп,— бик тә әйбәт булган ул. Балалары ишле, үзенең тазалыгы юк... Әйбәт булган, әйбәт!.. — Колхозчыларның каралты-кураларын ремонтларга дип, райплан- нан агачка махсус наряд алып кайттым мин, Хөсәен абый. Ике-өч кешегә өр-яңа өй салып бирергә дә чама бар. — Әйбәт, әйбәт. Кашшаф бармакларын берәм-берәм авырттырып тартып шартлата- шартлата идән буйлап йөреп китте. Бу кешегә карата сөйләшкән саен үзендә бер бик якынлык сизә иде ул, ләкин кай ягыдыр һаман чит, һаман да ачу китергеч тискәре иде... «Әйбәт, әйбәт...— дип үчекләп куйды ул эченнән генә Хөсәен абыйны,— әйбәт булгач, нәрсә соң, ышанасыңмы дигәч тә йомылып утырасың?.. Әллә алдыңа килеп тезләнгәнне көтәсеңме, чорт возьми... Әйбәт, әйбәт... Ай-яй, сезнең барыгызга да әйбәт булып бетәр өчен!.. Тиреләрең эт каешыннан да калынрак булу кирәк. Их, бу Әгъләмне әйтер идем, шайтан токымы! Шул исерек башның коры куык очыртулары нәтиҗәсе түгелме соң бу?..» Кашшафның эчке ярсуы менә-менә тел очына да килеп җитә язган иде инде, ләкин ул арада Хөсәен абый иркен генә бер сулап куйды да, урынында җайлабрак утырып, кинәт бик ачылып сөйли башлады: — Беркөнне син килгәннән бирле мең төрле исәп-хисап белән җенләнеп йөрим әле мин, Кашшаф туган. Әгәр дә, мәйтәм, колхозның бөтен җире дә, әйтик, һәр карышы минем бакча чамалырак кына доход бирсә дә, никадәр байлык бит!.. Кара исәп белән генә исәпләп бакканда да әле, бер бригат җиребез генә дә бөтен бер каланы туйдырырлык булачак икән ич безнең. Чыннан әгәр... Ә бит ул кадәр трактор, ул кадәр машина белән ниләр генә тоҗырмаска була!.. Шуларны уйлыйм да баскан төшемдә тора алмый башлыйм, парин. Алар икесе дә берьюлы бер-берсенә күтәрелеп карадылар, икесе берьюлы кинәт елмаештылар. Кашшаф шап иттереп Хөсәеннең иңбашына сугып куйды: — Син миңа ышанмасаң ышанмассың алайса, Хөсәен абый, ә менә мин сиңа ышанам, болай булгач, чорт возьми... Кил син бүген правле- ниегә, җыелышып бер сөйләшик без боларның барысы турында да. — Килергә була. — Ә бакча эшен, ни генә әйтмә, сиңа тапшырабыз, Хөсәен абый. Ал бер теге вакытларның үчен. Хөсәен абыйның чырае тагын җитдиләнде. — Ә юк, Кашшаф туган, алай срази баш итеп куймагыз, кирәкми. Тазалык та бер дә юк... Көчемнән килгән кадәр ярдәмемне кызганмам, анысы, әмма баш итеп куймагыз... Әгәр булышка берәр кеше бирсәгез’ иртәгә үк тотынырга да могу, ләкин, болай, баш булуны өзеп алмыйча ГЫНа . ӘНу, ярый алайса, Хөсәен абый, барысын да шунда утырышта хәл итәрбез. Кичекмичә генә кил әле. Сәгать сигез! ә. — Килергә була. Аннары, ни, Кашшаф энем... — Нәрсә? — Спи беркөнне бүрәнә-мазар белән бераз ярдәм итеп булыр шикелле әйткән идең... Бурабзарга дим... — Була ҮЛ, Хөсәен абый, утырышка шунда үзең белән гаризаңны да кыстыра кил. — Әйе шул... Юкса, мин берәр буш арада район үзәгенәме барып, тегесенмонысын эшләштергәләп юнәтерменме дип чамалап йөри идем дә... Бу эшкә тотынгач, алай бушап булмас ул... Ярый, китим әле, эштән генә кайтышым иде. Байтак юандым. Чыгарга дип ишек тоткасына орынгач, Хөсәен абый, туктап, яңадан Кашшафка борылды. — Карале, Кашшаф туган, аннары менә нәрсә иде... Онытып чыгып барам икән... — Нәрсә иде? — Көзгә колхозга үсентеләр кайтартканда, шунда бер чуттан хуҗалыкларга да дүртәр-бишәр төпме алма кайтартып булмасмы димәкче идем... Юкса, ике-өч кешедә генә бит бездә бакча./ Бер уйлаганда, малайларны гына да гаепләп бетереп булмый, һәркемнең үзендә булса, ул арада колхозныкы үсеп җитсә... Юкса, әйтәм ич, ничәме еллар инде җәфа чигәм. Саклап кына бетереп буламыни... — Әйбәт тәкъдим бу. һичшиксез, ул мәсьәләне дә хәл итәргә тырышырбыз. Хөсәен абый тамак кырыр өчен генә учына йөткергәләп куйды. — Хәл итәргә кирәк, парии, юкса, әйтәм ич... һәм, кинәт сабыйларча бер оялчанлык белән елмаеп, әйтте: — Бөтен авылыбызның бакчага күмелеп утыруы хәтта төшләремә керә минем, парии... Кашшаф каты итеп Хөсәеи абыйның кулын кысты. Январь, 1956.