Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАТЛЫКЛЫ КӨН АЛДЫННАН

 Кояш төшлеккә менеп җиткән дә туктап калган төсле. Эссе нурлар басуларны аяусыз кыздыра. Ара-тирә бик аз гына вакытка кояшны ялгыз болыт каплап ала, һәм җир өстеиә сыек күләгә иңә. Аз гына җил исеп куя — үлән сабакларын селкеткәләп, бер урында әйләнгәләп ала да экскаватор кабинасына килеп керә. Җир өстеиә каннар нурлар төшү белән, җил тагын бик озакка тынып кала, табигать гүя йокыга тала. Биектә-биектә тургай сайрый. Шул тавышка кушылып, үлән арасында чикерткәләр черелди. Кайдадыр үзара бытбылдыклар сөйләшкә- ләп ала. Гадәттәге җәйге төш вакыты! Җәйге челләнең шушы тын бер рәхәтлеген үргә каршы казып килүче экскаватор тавышы гына боза иде. Экскаватор, үз куәтенә ышанган батыр кебек, акрын-акрын үргә менеп килә. Аның артыннан, озын тасма булып, тирән траншея һәм яңа гына сумалаланган кара труба сузылып кала. Алда, кояш нурларында ялтырап, «Победа» машинасы тора. Аннан арырак, үрнең теге ягында, угын бик югары күтәртеп куйган икенче бер экскаватор күренә. Алексей Анисимович Бондаренко, бөтен игътибары белән нәрсәгәдер бирелеп, сүзсез генә эшли. Ярдәмчесе Илья Буланов туктаусыз сөйләнә, бу эсседә җырлавы җиңел булмаса да, җырлап та җибәргәли: Степь да степь кругом, путь далёк лежит... Илья берничә тапкыр шулай җыр башлап карады, ләкин ахырына хәтле җиткерә алмады: Алексей Анисимович ул җырлый башлаган саен аңа гаҗәпләнеп, хәтта беркадәр өнәмичәрәк карангалап алды. Буланов игътибарын бернәрсәгә генә туплый алмый һәм Бондаренконың хәлен аңламый иде. — Дядя Алеша, аңлатып бир әле син миңа: бу төзелешне ни өчен ударный дип игълан иттеләр? — диде ул, җитди бер төс белән иптәшен сөйләштермәкче булып. Бондаренко ярдәмчесенә гаҗәпләнеп карап куйды. Чөнки нефтьчеләрнең төзелеш тәмамланганны зур түземсезлек белән көтеп торулары трассада эшләүче барлык механизаторларга да билгеле иде. Хәзер менә алар казып ята торган шушы траншея буйлап үзәк су юлы үткәреләчәк бит. Нефть скважиналарын бораулау һәм катлам басымын көчәйтеп тору өчен кирәкле су шушы магистраль буенча килеп торачак. Бондаренко, Булановка карамыйча, һәр сүзен ачык итеп, бүлеп- бүлеп: — Илгә, дустым, нефть кирәк, бик күп нефть кирәк,— диде.— Ә нефтьчеләр бирергә тиешле нефтьне сусыз чыгарып булмый.— Бондаренко тынып калды һәм бераздан шелтәләгәнсыман итеп: — Хәер, анысын син үзең дә яхшы беләсең, — дип куйды. 63 Белмәгән кая! Нефть чыгару эшендә суның әһәмияте турында ничә мәртәбә ишетергә туры килде. Шахталарда күмер комбайннары, транспортёрлар, электр вагонеткалары барысы бергә күпме эш башкарсалар, нефть чыгару эшендә су да шуларның барысы эшләгән чаклы, хәтта артыграк та эш эшли. Аның ярдәмендә нефть ятмаларын дөресрәк эшкәртергә, җир астыннан нефтьне күбрәк алырга, скважиналарның атып торуын озайтырга мөмкин. Яна технология ярдәмендә бер тонна нефть чыгару өчен җир астына ике-өч кубометр су куарга кирәк. — Алайса, без барлык елгаларны кирегә агызырга тиеш? — диде Буланов, хәйләле генә елмаеп. — Әйе, нефть районнарындагы барлык елгаларны кирегә агызырга тиешбез. Ул чагында да әле нефть чыгару өчен су җитеп бетмәячәк. Менә шуңа күрә Ык елгасыннан су юлы үткәрергә карар кылдылар да, соңрак, бәлки, Камага трасса үткәрергә туры килер. — Димәк, монда безгә эш күп әле? — Әллә эш бетәр дип курыккан идең? — Мин бер урында төпләнеп эшләргә гадәтләнгән, күчеп йөрүне яратмыйм. — Беләсеңме, безнең ничаклы эш эшлисебез бар әле? Татарстанның нефть районнарында 1960 елга чаклы үткәрелә торган трубаларны турыга тоташтырып сузсаң, җир шарын экватор буйлап берничә мәртәбә уратып чыгарга җитәр иде,— дип сүзен очлап куйды Бондаренко һәм, сөйләшәсе килмәгәндәй, уйга чумган кыяфәт белән тынып калды. Булановның аны тагын сөйләштерергә маташуы барып чыкмады. Алексей Анисимовичның күңелендә нәрсә барын аңлавы кыен иде. Аның сөйләшми генә үзалдына эшли бирүен арудандыр дип уйлады Илья. Соңгы вакытта экскаваторчылар авыр шартларда эшләделәр: трассаны урман аша, сазлык аркылы уздырырга туры килде. Әйе, ул көннәрне эшләве читен булды. Ләкин Алексей Анисимовичның бүгенге хәленең сәбәбе аннан түгел иде. Кичә партия оешмасы секретаре белән булган очрашу бер генә минутка да аның уеннан чыкмый иде. Бондаренко үзенең экскаваторын сазлыктан чыгарып ятканда гына алар янына партоешма секретаре килеп төште. Машина да, экскаваторчылар үзләре дә саз пычрагына буялып беткәннәр иде. Бу кыяфәттә секретарьга күренү бик уңайсыз тоелды Алексей Анисимовичка. Аны бит кешеләр һәрвакыт чиста, пөхтә, көр күңелле итеп, пычракка исләре китми торган, мәгънәсезгә кабалана, бушка арый торган кешеләргә тәнкыйть күзе белән караучы итеп күрергә гадәтләнгәннәр. Механизаторлар авызыннан аның турында еш кына «Тәти абый!» дип, тыштан көлеп, эчтән исә көнләшеп әйтелә торган сүзне ишетергә туры килә. «Тәти абый!» сүзе бу очракта туры мәгънәсендә дә әйтелә. Экскаватор шикелле дәү, авыр һәм килбәтсез машина белән идарә итүче Бон- даренконың куллары бервакытта да уелмаган, кабармаган, һәркайчан чиста була. Чөнки ул үзенең экскаваторын шундый итеп җайлаган, рычаглар белән идарә иткәндә аңа зур көч куярга туры килми. Рычагны ул ике бармагы белән генә йөртә. Ике бармак көче белән зур корыч укка тиешле юнәлеш бирә. Шул ук ике бармагы белән ул ярты куб сыешлы, тешле-тешле чүмечне гасырлар буена утырып беткән каты җиргә кертә һәм туфракны, җиңел генә итеп, кирәкле җиргә алып ташлата, бер көн эчендә аңардан йөз кеше башкара торган эшне эшләтә. Экскаваторчының шәп эшләве аның җитезлегеннән, ихтыярын, акылын һәм мускулларын машина ритмына буйсындыра алуынпан килә дигән фикер бар. Бондаренко үз тәҗрибәсе белән бу фикернең дөрес түгеллеген исбат итте. Киресенчә булырга тиеш икән ул. Машинаны үз ихтыярыңа буйсындырырга, аның куәтен аз гына көч белән дә максималь 64 дәрәҗәгә җиткерә торган оста алымнар һәм методлар таба белергә кирәк икән. Бондаренко мондый алымнарны, мондый методларны һәм экскаваторга керткән камилләштерүләрне бик эзлекле һәм үзара бәйләнешле итеп башкарды. Аның новаторлыгы нәрсәдә сон? — дип сораганда, без кыска гына итеп: оста уйлап таба һәм дорес исәпләп эшли белүдә, дияр идек. Шулай итеп, күп кенә экскаваторчылар өчен сер булып саналган нәрсәләргә башы җиткән тиңдәшсез мастерны партия оешмасы секретаре кеше карамаслык кыяфәттә очратты. Алексей Анисимовичка секретарьның игътибар белән карый торган акыллы күзләре, шелтәләп: «һи, туган, сиңа да эләгә икән!» дип әйтә төсле тоелды. Чынында исә секретарьның күңелендә андый уй юк иде. Киресенчә, төзүмонтаж идарәсе җитәкчеләре үтеп булмаслык бернәрсә дип санаган зур сазлыкны Бондаренко белән Булаиовның ансат кына ерып чыгуларына шаккаткан иде секретарь. Ул, әлбәттә, үзенең шаккатуын сиздермәде, шуңа булса кирәк, Бондаренко аның чыраендагы беркадәр салкынлыкны кәефе китүдәндер дип аңлады. Секретарь бирегә Боидареико тәҗрибәсе хакында ишеткәннәрен үз күзе белән күрергә дип, бигрәк тә киләсе җыелышта Алексей Анисимовичның партиягә кандидат итеп алу турындагы гаризасын карыйсы булганга, җыелыш алдыннан аның белән сөйләшергә дип килгән иде. Ул Алексей Анисимовичтан аның эше турында бик җентекләп сорашты, үз тәҗрибәсен башка механизаторлар белән дә уртаклашырга кирәклеген әйтте һәм ахырда, саубуллашкан вакытта, тормышыңда партиягә керү кебек җитди адым ясаганда, үзеңнең хәрәкәтләреңне анализлап карарга һәм, гомумән, коммунист кешенең үз өстенә төшкән бурычларны ничек үтәячәге турында әйбәтләп уйларга киңәш итте. Менә бүген Бондаренко, экскаваторның бөркү кабинасында утырган килеш, шуларны уйлый иде. Кояшта янган, җил ашаган түгәрәк йөзендә, ягымлы күзләрендә әле борчылу сизелә, әле шатлык балкып куя иде. Аның күз алдына ап-ачык булып, кызыклы һәм авыр тормыш юлы килеп басты... Алексей Анисимович, атаклы бер революционерның сүзләрен үзенчә үзгәртеп, әгәр дә мин узган гомеремне өр-яңадан башлый алсам, хәзергечә яши башлар идем, дип уйлап куйды. Ул малай вакытта әти-әниләре анын өчен тыныч тормыш телиләр иде. Әтисе уенча, үз өстенә артык борчу алмыйча, җитешле генә яшәргә теләгән кеше өчен иң яхшы профессия — бухгалтер булу иде. Ул хәтта Алексейга счет та сатып алып кайтты һәм аны счет төймәләрендә арифметиканың дүрт гамәлен эшләргә өйрәтте. Шулай да Алексейның күңеле машинада иде. Алар көньяктагы бер совхозда яшиләр иде. Җәй көне, игеннәр урыпҗыйганда, яшүсмер Алексей ат белән көлтә кертә, комбайннан ашлык ташый торган иде. Ул чакта иксез-чиксез басулар буйлап шушы гүзәл машиналарны йөртүчеләргә кызыгып, сокланып карый иде ул. Комсомол оешмасы Алешаның машинага бик һәвәс булуын һәм бик тиз арада комбайнның барлык детальләре белән танышып та өлгерүен белеп, аны комбайнчылар курсына җибәрде. Алексей Анисимович, шуларны уйлый-уйлый, елмаеп куйды һәм буш кулы белән йомшак, коңгырт чәчләрен артка таба сыйпап алды. Аның берәр төрле кызык нәрсә турында уйлаганда яки сөйләгәндә чәчләрен сыйпау гадәте барлыгын белгәнгә, Буланов та елмаеп: — Нәрсә уйлыйсыз? — дип сорады. — Улым Вовка искә төште әле,— диде Боидареико, елмаюында дәва?л итеп.— Беләсеңме, бер танышыма минем биографияне ничек сөйләде? — Яше биштә генә булса да, бик башлы малай ул. 5. „С. Ә.‘ № з. 65 — Минем иптәш анардай: Вова, синең кем буласың килә? — дип сорый. Вова әйтә: экскаваторчы!—ди. Шуинан дәфтәрен күрсәтә. Дәфтәренә каналлар, юллар казып бара торган экскаваторлар ясаган. Бер экскаваторның угын, күкне штурмлагандай, әллә кая югары ук күтәртеп кунган. Минем иптәш, моны күргәч, сорамыйча түзә алмады: Вова, син очучы булырга җыенасыңмы әллә?—ди. Илья түзмәде, әйтеп куйды: Вова, әлбәттә, берәр көлке сүз әйтеп ташлагандыр инде? Юк. Ул уйлап сөйли торган малай. Теленә ни килсә, шуны әйтеп гашлый торган түгел. Иң элек, җавап биргәнче, уйлап торды, аннары стенага, минем очучы формасында төшкән рәсемгә, карап алды да туп- гуры^ярып әйтте: — Әгәр Гитлер тагын безгә каршы сугыш ачса, самолет белән барып, аны пулеметтан атып үтерәм. Аннары экскаватор белән бик тирән итеп чокыр казыйм да барлык гитлерларны гомергә чыкмаслык итеп күмеп куям,—ди. Әйтә белгән бит,— дип куйды Буланов.—Мин үзем дә андый чакта югалып кала торган түгел. Яратам мин шундый тапкыр малайларны. Туктале, тыңлап бетер син,— диде Бондаренко, тагын да җанлана төшеп.— Шуинан Вовка мина карап алды да:— Минем әти башта комбайнчы булган. Аның комбайнын фашистлар ватканнар. Аннары әти самолетка утырган да фашистларның артыннан куып җитеп, барысын атып үтергән. Фашистлар үлеп беткәч, экскаваторга күчкән,— ди. Үзенә калса, дөрес сөйли бит ул. Миңа нәкъ шулай итәргә туры килде бит... Экскаваторчылар озак кына тынып тордылар. Алексей Анисимович үз гомерендә башыннан кичкән куп кенә тормыш хәлләрен исенә төшерде. Кайда гына булмасын, кем булып эшләмәсен, үз эшен ярата иде ул, үз өстенә төшкән эшкә бөтен тырышлыгын биреп эшли иде. Заманында Алексей Анисимович иң яхшы комбайнчы, иң яхшы тракторчы булып саналды, сугыш вакытында, истребительдә очканда, үз-үзен аямыйча, дошманнар белән сугышты. Ә хәзер, экскаваторда эшләгәндә, атаклы экскаваторчы дип даны таралырлык югары эш үрнәкләре күрсәтте. Дүрт ел эчендә ул үз машинасының эшләү сәләтен өч мәртәбәгә арттырды. Шулай да күңеле тынычлана алмады. Бүген, үз тормышында булачак зур вакыйга алдыннан, Алексей Анисимович үзенең һәр адымын тәнкыйть беләи карап, тикшереп чыкты, һәм нәтиҗәдә үзендәге күп кенә уңай сыйфатларның җитәрлек дәрәҗәдә үк түгел икәнлегенә ышанды. Иң элек, коммунист кеше өчен кирәкле сыйфат — эчке тотанаклылык, үзеңдәге мин-минлек калдыкларын җиңә белү — җитеп бетми. Күптән түгел генә механика мастерскоендагы бер эшче беләи булып алган бәрелешне искә алуы да күңелсез. Ни өчен диген? .Теге эшче, цехка кирәк иде дип, аңардагы запас тросны алмакчы булды. Шул тросны бирәсе килмәгәнгә генә булды бит ул күңелсезлек. Башка экскаваторчылар белән дә ул үз тәҗрибәсен чын күңелдән теләп уртаклашмады. Дөрес анысы, үз эше турында ул клубта доклад та ясады, башкаларны кызыксындырган барлык сорауларга әйбәт итеп җавап та бирде, ләкин үз эшең турында трассада, машина янында әйбәтләп күрсәтә-күрсәтә, иренмичә аңлатып бирергә кирәк иде. Көн саен, ай саен ярышта җиңүче булып чыгу күңелле, әлбәттә. Әмма алдынгы совет кешесе, бигрәк тә коммунист кеше, үз-үзеиә сокланып, башка иптәшләренең үзең шикелле алдынгы булып җитмәүләреннән канәгатьләнеп яшәргә тиеш түгел. Монысы инде, әлбәттә, үзеңә башкалардан артта калырга дигән сүз түгел. Киресенчә, иптәшләреңә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен никадәр мөмкинлекләр барлыгын күрсәтү өчен, яңадан-яңа уңышларга ирешергә кирәк. Трассадагы экскаватор экипажлары арасында ярыш бара иде. Бу ярыш бернинди документларга теркәлмәсә дә, төзелештәге һәр кеше 66 иптәшләренең эшен кызыксынып күзәтеп тора, күбрәк, яхшырак итен ЭШ1?үген™^^^ Буланов ничектер аеруча ашкынып эшлә HPT п Иртәчән башланган кызу ритм, хәлдән тайдырырлык эссе булуга ц1‘карамастан, көн буена сүрелми дәвам итте. Берничә атна инде мен;, яңгырның әсәре дә юк. Җир кибеп, яргалана башлады. Экскаватор чүмече астыннан, бөркелбп, куе соры тузан күтәрелсә дә, акрын гына машина өстенә, кабина пыялаларына килеп утыра, тар гына ярыкларга да үтеп керә. Сулавы авыр. Эсседәй тамак кпоә. Шуңа да карамастан, күңелдә һаман бер уй: билгеләп куелган сызык озакламый күренер төсле. Шул сызыкның теге ягыннан икенче бер төзү идарәсе экскаваторлары эшли торган трасса участогы башлана. Ике төзү оешмасы экскаваторчылары арасында әлеге сызыкка алдан- рак килеп җитү өчен үзара сөйләшенмичә генә ярыш башланган иде. Бөркү кабинада озак утырып булмый. Шунлыктан экскаваторчы Бондаренко белән ярдәмчесе Буланов унбиш минут саен алмашынып тордылар. Кояш кичлеккә авышкан инде, шулай да җир өстенә эссе нурларын сибә әле. Экскаватор труба янындагы «Победа» турысына җитте. Бу «Победа»ны Бондаренко күптән түгел, җәй башында гына әле, бер айга унбер мең сум хезмәт хакы эшләгәч, сатып алган иде. «Победа» янында мотоцикл тора. Анысы Булановныкы. Буланов мотоцикл белән барып, су алып кайтмакчы булды: эчә торган су запасы күптән беткән иде инде. Ләкин алда, трассада, экскаватор күреп, моторын кире сүндерде. «Яхшы әле, соңгы километрларны кызу тотканбыз, юкса беренчелекне ычкындырып та куяр идек»,— дип уйлап куйды ул. Ул арада үз экскаваторлары сызык янындагы соңгы берничә метрны казып бетереп килә иде инде. Бондаренко кабинадан чыгып, балчык катыш тиргә баткан битен сөртеп алды да, гаҗәпләнеп, ярдәмчесенә карады. Илья көнчыгыш якка борылган да, текәлеп, күрше экскаваторга карап тора иде. Бондаренко, иптәше янына килеп, арыган тавыш белән:— Су бир әле! — дип пышылдады. — Карагыз әле ул хикмәтне! Я берәр җиргә киткән алар, я булмаса, йоклап яталар,— диде Буланов, үрнең теге ягында тып-тыи басып торган экскаваторны күрсәтеп. Алексей Анисимовичның башына кызык бер уй килде. Бервакытны йоклап яткан комбайнчыны кызык иткән кебек, боларны да кызык итсәң, ничек булыр икән? Совхозда чакта булган бер кызык вакыйганы исенә төшерде. Тракторчы, үзе белән эшләүче комбайнчының һаман саен йоклавына ачуы килеп, аны кызык итмәкче булды. Яшүсмер Боидарен- коны күндереп, комбайнның штурвалына менгезде дә агрегатны урыныннан кузгатып алып китте. Ике минутта узмагандыр, бункердан ах-вах килеп кычкырган тавыш ишетелде, йоклап яткан комбайнчының өстенә ашлык ага башлаган. Шуннан соң комбайнчы ник кенә бер йоклап карасын. Хәзер дә Алексей Анисимовичның теге экскаваторга менеп, йоклап яткан машинистлар өстенә туфрак ташлатасы килде. Ләкин Бондаренко оу мәзәк уен калдырып торды. Алар, машинага утырып, күршеләре янына киттеләр. Карасалар ни күрсеннәр: тегеләр, рәхәтләнеп, күләгәдә яталар. Бу эсседә җир казыганчы, күләгәдә яту әйбәттер шул,— дип шаяртып куйды Бондаренко, исәнләшкәннән соң. Күршеләр уңайсызланыбрак калдылар һәм, эшләмичә тик ятарга мәҗбүр булдык дип, тик ятуның сәбәбен аңлатырга керештеләр. Алар участогында! ы таш кебек каты комлы балчыкны казып кара әле, теш- 5* 67 ләреңпе^ бик тиз сындырырсың. Начальстводан ярдәм сораганнар. Анысы бик ашыкмый икән әле. Шуңа күрә тик торырга туры килә. Ә сез андый кыенлыктан начальствосыз, үзегез генә чыгарга тырышып карагыз,— диде Бондаренко, киңәш рәвешендә. Үзен Федя дип таныштырган машинист Боидареиконың киңәшен;.' каршы төште: Юк, дус кеше, алай булмый,— диде,—Башта җирне йомшартырга кирәк. Чөй-бүкәисез берни эшләп булмый. Ярдәмчесе Нигъмәтулла: Иң элек син казып кара, аннары әйтерсең,— дип өстәп куйды. Бондаренко, һәр сүзен үлчәгән кебек: — Казып карарбыз. Шулаймы, Илья?—диде. — Мин хәзер,— диде Буланов.— Тик безгә сап-салкын чиста су гына алып кайтып бирсеннәр. Мондый эсседә сусыз эшләп булмый. — Анысы була,— диде Федя. Алексей Анисимович, экскаваторның югары ук күтәртеп куелган угын күрсәтеп: — Ә тегене нигә алай иттегез? — дип сорады. — Трос өзелде,— диде Федя.— Ялгамакчы булган идек тә, бик кыска кала. — Кай җирдән өзелде? — Өстән үк. — Уктан ничә метр кала өзелде? — Метр ярым. — Алай булгач, бик әйбәт. — Ничек инде бик әйбәт? — диде Федя, гаҗәпләнеп. Алексей Анисимович, дусларча дорфарак бер тавыш белән: — Бик просто, шуны да аңламыйсың. Сезнең экскаваторны үзебезнеке шикелле итәбез,— диде. Шуннан ул яңа иптәшләренә серне аңлатып бирде. Гадәттә экскаваторның чүмече, казыган вакытта җиргә тешләре белән керә барып, ук сабының бөтен озынлыгына тарттырыла. Чүмеч һәр циклда ике метр чамасы артык юл ясый. Бондаренко болай бушка көч әрәм итүне бетер- мәкче була. Моның өчен ул күтәргеч укның тросын тота да берничә метрга кыскарта. Шуннан соң туфракны забойдан чыгарып, читкә ташлау өчен күпме ара кирәк булса, чүмечне шул чаклы гына күтәртә. — Моның белән нәрсәгә ирештегез? — дип сорап куйды Федя, тагын да кызыксына төшеп. — Экскавация циклы бермә-бер тизләтелде. Элек бер циклга 20—22 секунд вакыт киткән булса, хәзер 9—11 секундта эшләнә. — Шәп!—дип куйды Федя, аннары бераз уйлап торды да тагын сорады:— Син бит хәрәкәт көчен бетергәнсең, җирне ничек йомшарттырасың? — Нигә йомшарттырырга аны? Артык эш булсын дипме? Федя монысын аңлап бетермәде. Бондаренко технологиягә үзе керткән яңалыклар турында кыскача гына сөйләп бирде. Ул җирне горизонталь уңаена катлам-катлам итеп казыту методы уйлап тапкан икән. Бу метод экскаваторның куәтен файдалы эшкә генә сарыф итүгә нигезләнгән. Гадәттә экскаваторның, чүмече балчыкка тешләре белән кереп, забойның астыннан өстенә чаклы көрәп алганда, җирне дә йомшарта. Забойдан чыкканда артык балчык коелып кала. Балчыкның бер өлеше казылган траншеяга эләгә. Тран- шеяпың төбе тигез булсын өчен, көрәк белән чистартырга берничә кеше> куялар. — Син әйткәннәрнең бөтенесе дә технологиядә бар,— диде Федя һәм, барыбер берни дә чыкмый дигән кебек, кулын селкеп:— аны үзгәртү' безнең эш түгел, — дип өстәп куйды. — ә мин менә үзгәрттем,—диде Бондаренко, елмаеп —Мин забойны өстән коймак шикел.чс катлам-катлам алып, казып барам. Чүмеч салчыкны сындыра алган хәтле генә ала, аның каравы чүмечкә тыгыз балчык йомшартылгапыннан күбрәк керә. „Алай иткәндә инде траншея төбен чистартырга кеше кирәкми. Болан да тигез була ул. Траншея казудагы кул эшен менә шулай юкка чыгардык без. Федя тиз генә уйлап алып: — Кызык икән!—диде —Ул чагында чүмечнең тешләре пәке шикелле булырга тиеш бит. Чүмеч җирне йомшартмаска, кисәргә тиеш ич. — Бөтен хикмәт тә шунда шул, — диде Бондаренко, күршесе төшенгәнгә шатланып.— Чүмечнең кырыйларына өстәмә тешләр куйдык без, ә кире көрәк дигәннең аскы тешләрен ун сантиметрга озайттык, шуларга үзләре кайрала торган очлар эретеп ябыштырдык. Хәер, ясаганда барысын да күрерсең. Алар дүртәүләп ватык экскаватор янына килделәр. Тросны кыскартып, машинаны тиз генә ремонтладылар. Эш беткәч, Буланов, кулларын биленә таянып, эре генә кыяфәт белән үз агрегатларына таба китте. Озакламыйча шул яктан двигатель тавышы ишетелде, күтәргеч ук белән чүмеч хәрәкәткә килде. Экскаватор ике участок арасындагы сызыкны үтеп, комлы балчык башланган төштәге үргә менеп җитте һәм балчыкның үзгәрүен бер дә тоймаган кебек, элекке тизлек белән алга баруында дәвам итте. Бу вакытта участокның хуҗалары биредә юк иде. Нигъмәтулла, кунакларны сыйлар өчен, авылга продуктлар алырга китте. Федя да, кунакларны сыйларга дип, үзенә генә билгеле булган чишмәгә суга китте. Озакламый ул бер бидон сап-салкын, чиста су алып кайтты. Экскаваторчылар, чишмәне дә, Федяны да мактый-мактый, суны бик озаклап, тәмләп-тәмләп эчтеләр. Федя үзенә карата мактау ' сүзләренә игътибар итмәде. Башында бүтән уй иде аның. Чыннан да Бондаренко яңа метод белән эшлиме, әллә эшләргә чамалый гынамы? — Эшләгән чакта әйбәтләп карап торсаң, тиз төшенерсең син, Федя,— диде аңа Алексей Анисимович.— Шунысы кызганыч, ярдәмчене бик ерак җибәрдек. Өйрәнү аңа да комачауламас иде. Аннары Федядаи җавап ала алмагач, Булановка эндәште: — Син үзебезнең экскаваторда эшләрсең, теге егет килгәч, аны үз яныңа алырсың. Ул да күрсен. Без Федя белән алар машинасында эшлибез. Аннары машиналарны алмашабыз. Шулай иткәндә әйбәтрәк, булыр. Нигъмәтулла караңгы төшкәндә генә кайтып җитте. Карап гаҗәпкә калды: экскаваторлар икесе дә бер читтә тора, ә инде әле кайчан гына бик ерак булып тоелган үрне тирән траншея кисеп узган иде. Менә сез нинди икәнсез! — диде ул, Бондаренко белән Булановка сокланып карый-карый. Экскаваторчылар учак ягып җибәрделәр, чәй кайнаттылар. Нигъмәтулла брезент өстеиә аш-сыйларын чыгарып тезде. Учак янына ярым түгәрәк ясап утырыштылар. Ялкын яктысы аларның талчыккан, шат йөзләрен бик озак балкытып торды. Дусларча гәпләшү якындагы үр артыннан таң ата башлаганчы дәвам итте. Алексей Анисимович Бондаренконың күңеленә гомерлеккә кереп каласы көн туды. Бу көнне аны партиягә кандидат итеп алдылар