Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ КАЗАХ ТЕЛЕНДӘ

М. ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ КАЗАХ ТЕЛЕНДӘ Советлар Союзы Герое, татар халкының данлыклы улы, ялкынлы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең исемен совет халыклары тирән хөрмәт һәм мәхәббәт белән телгә алалар. Аның мәңге үлмәслек шигырьләре хәзер рус, украин, казах, үзбәк, белорус, грузин һәм башка бик күп кардәш халыкларыбызның телләрендә яңгырый. Совет халыклары М. Җәлилнең чын халыкчан иҗаты һәм героик тормышы белән тирәнтеи кызыксыналар, аның әсәрләрен үз телләренә тәрҗемә итәләр һәм өйрәнәләр. Социалистик илебез һәм Коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән герой-шагыйрь- иең иҗаты татар әдәбиятының гына түгел, бөтен совет әдәбиятының гүзәл үрнәге һәм горурлыгы булып тора. М. Җәлилнең йөрәк каны белән язылган шигырьләре атаклы рус /‘шагыйрьләре тарафыннан хәзерләнеп, «Из Моабитских тетрадей» исеме астында рус телендә берничә тапкыр басылып чыкты. Без барыбыз да моны зур канәгатьләнү белән каршы алдык. Хәзер бик күп кардәш республикаларда һәм өлкәләрдә, М. Җәлилнең шигырьләрен үз телләрендә чыгарганда, шушы русча тәрҗемәләргә таянып эшлиләр, шуның белән бергә татар телендәге оригиналларга да мөрәҗәгать итәләр. Күп милләтле совет әдәбияты практикасы өчен бу бик табигый һәм уртак күренеш. Моның яхшы бер мисалы итеп 1955 елны казах телендә басылып чыккан җыентыкны күрсәтергә кирәк. М. Җәлилнең бу җыентыгы 1953 елны Г. Кашшаф редакциясендә һәм з. „с. ә.* № з. аның сүз башы белән, Таткнигоиз- дат тарафыннан чыгарылган «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр» китабы буенча хәзерләнгән һәм АлмаАтада «Җырларым» исеме белән басылып чыккан. Җыентыкка М. Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләренең барысы да казах теленә татарчадан тәрҗемә ителгәннәр. Җыентыкны хәзерләүдә унлап казах шагыйре катнаша: Җ. Сыздыков, Т. Җароков, С. Сәитов, К. Җармагамбетов, Г. Каербеков, Җ. Умербеков һ. б. Аеруча, шагыйрь Җакан Сыздыковның зур хезмәт куюын әйтеп үтәргә кирәк. Ул 32 шигырь, Г. Кашшафның «Үлемсезлек» исемендәге кереш мәкаләсен һәм искәрмәләрне татарчадан тәрҗемә иткән. Казах шагыйрьләренең чын күңелдән бирелеп эшләгәнлекләре. оригиналның бөтен рухын һәм поэтик көчен саклап эшләргә тырышулары һәр шигырьдә сизелеп тора. Күпчелек өлешендә шигырь үлчәүләре дә сакланган. Тәрҗемәләр оригиналдагыча яңгырыйлар. Бигрәк тә Сыздыков, Җароков һәм Сәитов тәрҗемәләре үзләренең пөхтәлекләре, төгәллекләре белән аерылып торалар. Менә Сыздыков тарафыннан эшләнгән «Ана бәйрәме» тәрҗемәсе. Оригинал 9—9 иҗекле үлчәүдә язылган, тәрҗемәче исә аны 7—7 иҗекле шигъри үлчәүдә бирә; һәм ул казах телендә бик табигый чыккан, оригиналдагы интонация дә яхшы сакланган. Тәрҗемәче үз эшенә иҗади карап шигырьнең эч11 > 114 ■азетный - газетага бәйләнешле; детский — балаларга бәйләнешле it б. Нисби сыйфатларны бу юл белән бирү сүзлектән файдалануны >нк нык кыенлаштыра иде. Без рецензияли торган сүзлекне төзүчеләр бу мәсьәләдә Каюм Насыйри традициясен бик уңышлы үстергәннәр. 1\. Насыйри үзенең русча-та- гарча сүзлегендә русча нисби сыйфатларга татар телендә туры килә торган формаларны турыдан-туры бирүгә омтылган, ләкин ул рус телендәге бер үк нисби сыйфатның татар телендә, контекстка карап, төрле форма алган сүзләр белән бирелүен исәпкә алып җиткермәгән. Бу дүрт томлыкның беренче томында исә русча нисби сыйфатның лексик мәгънәсенә карап, нинди сүзләр белән бәйләнешкә керүенә карап төрле формаларда кулланылуы исәпкә алынган, һәм шул мөмкин булган формаларның иң зур күпчелеге бирелгән. БУМАЖНЫЙ 1—1. кәгазь...-ы, кәгазь эшләп чыгара торган; бумажное производство — кәгазь произзодствосы; 2. кәгазь..., кәгазьдән ясалган; бумажный фонарь — кәгазь фонарь; 3. перен. кәгазьдә генә язылган (тормышка ашырылмый торган); бумажные планы — кәгазьдә генә язылган планнар. Д Бумажная волокита — кәгазь боткасы (эшне озакка сузу). Бумажная душа, бумажный человек — бюрократ. БУМАЖНЫЙ II текст. — киҗемамык..., киҗе-мамыктан эшләнгән; бумажная материя — киҗе-мамык материя. ДОМАШНИЙ — 1. өйдәге, йорттагы, йорт...-ы; өй; домашняя хозяйка — йорт хозяйкасы; домашний телефон—өй телефоны; 2. йорт...- ы; 3. өйдә хәзерләнгән; домашний обед — өйдә хәзерләнгән аш; 4. в знач, сущ. только мн. — өйдәгеләр (семья членнары). Д Домашний арест — йорт аресты (өйдән чыгу- дан тыю). По домашним обстоятельствам — семьяда булган хәлләр аркасында. Детский сүзенең нисби сыйфаты исә татарчага хаклы рәвештә түбәндәге формалар белән тәрҗемә ителгән: балалар...-ы; бала...-ы; балаларча..., сабыйларча..., балалык...-ы, балаларга хас булган. Сүзлектә русча нисби сыйфатларны бирерлек татарча башка бик күп формаларны күрергә була. Алар барысы да сүзлектән файдалануны бик нык җиңеләйтәләр. Моны сүзлекнең уңышлы ягы дип карарга кирәк. Киләчәктә, 2—4 томнарны төзегәндә, русча нисби сыйфатларның татар телендә бирелеш формаларын тулырак күрсәтергә омтылуда нык кына уйланырга, эшләргә кирәк булачак. Бу томда да әле кайбер нисби сыйфатларның татар телендә бирелү формалары тулы түгел. Мәсәлән, газетный сүзенә каршы газета...-ы формасы гына бирелгән, аның янына газетадагы... (газетадагы яңалык), газетадан... (газетная вырезка — газетадан кисеп алынган өзек) сүзләрен дә өстәргә һәм, диалектический сыйфатын диалектик сүзе белән тәрҗемә итү үрнәгендә, сүзлектә драматический сыйфатын татарча драматик дип (драматик әсәр), драматургический сүзен драматургия дип (драматургии әсәр) бирүне тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде. Байковый сүзен татарча шул ук сүз белән дә бирергә мөмкин, чөнки хәзер татар телендә байка одеял диюгә караганда байковый одеял дип сөйләү күбрәк таралган. Төзүчеләр рус теле фигыльләрендәге видларпың һәм приставкалар- ның татар телендә төрле юллар белән бирелә алуын күрсәтүдә тагын да зуррак уңышка ирешкәннәр. Сүзлектә бер үк фигыльнең совершенный һәм несовершенный видлары- ның мәгънәләре аерым-аерым бирелә. Мәсәлән: ВЫЖДАТЬ сов. — көтеп алу; выждать удобный случай — уңай вакытны көтеп алу. ВЫЖИДАТЬ несов.— көтеп тору, сагалап тору; выжидать удобного случая — уңай вакытны көтеп тору. Мисалдан күренә, видларпың мәгънәләре бик оста тотып алынган һәм татар телендә аларны белдерү формалары да дөрес күрсәтелгән. Әгәр дә яки совершенный, яки несовершенный. вид кына бирелсә, сүзлек фәнни таләпләргә җавап бирмәгән булыр иде. 8* 115 һәм кешелек турында язылган юлларын шагыйрьнең үзенә әйтә: Днып калсын гомерең маяк булып, Үзеннән соң килгән буынга. Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас, Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас! аның йөрәк җырлары мәңге балкып, көрәшкә өндәп, коммунизм һәм гаделлек өчен көрәшүчеләрне дәртләндереп, үлем китерүчеләргә, сугыш чукмарларына нәфрәт үстереп, коллыкны гаепләп торыр! Азатлыкны сөюче халык Муса Җәлилне бервакытта да онытмас!;