Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ

(Тууына 50 яшь тулу уңае белән) Соңгы елларда бездә матур бер традиция урнашып килә: без каләмдәш иптәшләребезиең мәгълүм бер иҗат гомерендә эшләгән эшләренә халык алдында йомгак ясый башладык. Бу, әлбәттә, хөрмәтле юбилярларга ихтирам йөзеннән генә эшләнми. Дөньяда илле ел гомер сөргән, шул гомеренең 30 елын иҗат эшенә багышлаган, халык күңелендә урын алып өлгергән кешегә ихтирам күрсәтү дә, аның сөялле кулын кысу да, аңа чын күңелдән яңа уңышлар теләү дә кечкенә нәрсә түгел. Чөнки язучы да хезмәт кешесе бит, ул да үзенең илле еллыгын бер генә каршы ала, ә алтмышны, җитмешне тутыру, нәфес чама белмәсә дә, әллә насыйп, әллә юк. Ләкин язучы гомере — аның үз гомере белән генә чикләнми. Аның гомерен үзе хезмәт итә торган әдәбияттан, ул әдәбиятның яшәешеннән һич тә аерып алып булмый. Әдәбият исә ул бик зур нәрсә, аның хезмәтчеләре дә бик күп, бик күп төрле. Аңа әсәре белән бөтен бер чорны тәшкил итә торган сәнгатьнең нурлы таҗын кигән Горькийлар, Маяковскийлар, Шолоховлар кирәк булган кебек, әдәбиятның әле көндәлек кара эшен армый-талмый алып бара торган язучылар да кирәк. Дөрес, аларның талантлары да 1 Бу мәкаләнең нигезенә юбилярга багышланган җыелышта сөйләнгән доклад алынды. кечерәгрәк, эшләгән эшләре дә. азрак, ләкин таш бина никадәр генә зур булмасын, анда һәр кирпечнең үз урыны бар! Олы язучыларыбызның тантаналы кичәләрен билгеләп үткәндә, без әледән-әле совет әдәбиятының тарихына кайтабыз һәм кайта-кайта тарихны бүгенге көнгә якынрак китерәбез. Шул чагында без бүгенге уңышларыбызны да ачыграк күрәбез, кимчелекләребез калкурак күтәрелә, эшләгән эшебез, тудырган яхшы әсәрләребез өчен сөенеп шатлану, горурлану белән бер үк вакытта күңелдә сызландыргыч үкенү дә тоябыз, «һай, кабаттан миңа яшәргә туры килсә, иҗат сәгатьләремнең кадерен белер идем», — дип кайсы юбиляр генә әйтми икән дә, кайсыбыз әйтмәс әле! Бүген без каләмдәш дустыбыз — язучы-журналист, тәнкыйтьче, яшь язучыларны тәрбия итүче Газиз Салах улы Иделлегә илле яшь тулу көнен һәм аның утыз елга якын иҗат эшен билгеләп үтәбез. Әнә ул президиум өстәле артында тыйнак кына, оялчан гына елмаеп утыра. Аның иҗаты да шулай тыйнак һәм үзе кебек әкрен генә елмаеп тора диярсең. Газиз Иделле үзенең иң яхшы әсәрен язмаган әле, ул аны киләчәктә язар дип ышанабыз, ләкин утыз еллык иҗат гомерендә ул аз эшлә • мәгән! Аның иҗаты белән өстән-өс- тән генә танышып чыкканда да бу әкрен генә кыймылдаучы, шыпырт 98 кына йөрүче кешенең иҗат рухы бер дә алай әкрен кыймылдамаган- лыгып бик ачык күрәсең. Ул әдәбиятның барлык жанрларында диярлек эшли. Ул проза да яза, ул драма әсәрләре дә тудыра, балалар әдәбияты буенча да эшли, тәнкыйть мәкаләләре дә яза, көлке әйберләре дә яза, аның журналистлык эше үзе аерым бер өйрәнүне сорый торган тармак. Ул тәрҗемәче дә, редактор да, ниһаять, әдәбиятның яшь кадрларын үстерүгә зур көч салучы тәрбияче дә. Газиз Иделленең иҗат юлына гомуми бер караш ташлаганда минем күз алдына бер вакыйга килеп баса. Узган елда без аның белән Яка Афон җирендә ял иттек. Анда бик биек Ивер тавы бар. Диңгез ярыннан караганда аның яшел түбәсендә авыл миче хәтле генә ниндидер таш өеме күренә. Соңыннан белдек: бу таш өеме борынгы крепостьның җимерек хәрабәләренең бер почмагы икән. Болытлы көннәрдә тау түбәсе болытлар арасында югала. Беркөнне без шушы болытларга кадәр күтәрелә торган тауга менәргә булдык. Башта Газиз бик җиңел барды. Аннары күлмәкне салып ташлады, кемдер аңа таяк тоттырды. Ул бераз менә-менә дә, киң кырлы Кавказ эшләпәсен салып, тирләгән йөзен җилләндерә, кулын дөп-дөп типкән йөрәге өстенә куеп авыр сулый, башын чайкый, тауга карый— тауның түбәсе күренми, артка карый — санаторий бик ерак калган, ә аяк астында үткер ташлар, күптән түгел яңгыр яуган, пычрак булмаса да, аяк тая. Газизнең кайтып китәргә дә исәбе юк түгел, тауга да менәсе килә... Ләкин ул куркаклык күрсәтмәде, тырыша-тырмаша торгач, тауга менеп җитте һәм тау башыннан кояшта ялтырап яткан киң диңгезгә карагач: — Гаҗәп икән монда, әй!—диде. Иҗатында Газиз тауга менеп җиткәне юк әле, ул әле һаман менә, әмма борылып карасаң, үтелгән юлы санаторийдан да ераграк калган. Еракта, бик еракта калган инде аның такта яра торган заводта яки Астрахань аптекасында өйрәнчек малай булып эшләгән чаклары. Астрахань янындагы Солтан авыл советында секретарь булып эшләгән чаклары да, Свердловски га, икееллык рус-татар мәктәбен тәмамлап, индустриальный техникумга укырга китүләре дә, хәтта Свердловскида 1925—26 елларда «Сабан һәм чүкеч» газетасында корректор булып эшләүләре дә ерак калган инде аның. Менә шушы еллар томанына уралып калган «Сабан һәм чүкеч» газетасында ул беренче тапкыр үзенең каләмен сыный башлый, кечкенә генә мәкаләләр, фельетоннар, хикәяләр яза. Ул әсәрләрдә яшьлектән, тәҗрибәсезлектән, күп нәрсәне әле аңлап, белеп җиткермәүдән килә торган беркатлы нәрсәләр дә күп, ләкин аларда һичкайчан суынмый торган яшь йөрәк җылысы, яшь күңел ачышы, саф хисләр, саф омтылышлар бар. Шуның белән алар кадерле. 1926 елда Иделле, иҗат эшен җәелдерү өмете белән, Казанга килә. Ул өч ел буенча Тат. ЦИК аппаратында председательнең секретаре булып эшли, шул ук вакытта язуын дәвам иттерә, аннары, «Безнең юл» журналына күчеп, аның секретаре була. «Атака» журналында эшли. Ун ел буенча, 1930—40 елларда, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, гади кызылармеецтан дивизия газетасы редакторына кадәр күтәрелә. Аннары инде без аны «Кызыл Татарстан» редакциясендә бүлек мөдире итеп, Татрадиокомитетта баш редактор итеп, кайчандыр секретарь булып эшләгән «Безнең юл»ның дәвамы — «Совет әдәбияты» журналында җаваплы редактор итеп күрәбез. Сугыш елларында Газиз Иделле 1 Украина фронтында командировкада була, совет гаскәрләре белән бергә Польшаны үтә, Германиягә барып керә. Партия Өлкә Комитетының һәм Үзәк Комитетының пропаганда группаларында эшли. Ә соңгы елларда ул Язучылар союзының тар почмагына сыенган өстәл артында гаять зур һәм мактаулы эш белән — яшь һәм башлап язучыларга консультация эшләре бирү белән мәшгуль. 7* 99 Әле 1929 елда ук коммунистлар партиясе сафына кергән Газиз Иделленең тормыш юлы әнә шундый. Шушы озын юлның нибары ике елы профессиональ язучы булып эшләүгә киткән! Тормышның «Т» хәрефен дә күреп өлгермәгән, бер китабы чыгарчыкмас «профессиональ» булырга ашыккан кайбер яшь язучыларга бу бик гыйбрәтле сабак була алыр дип уйлыйм. Иделленең иҗаты күп кырлы һәм куп төрле булуын әйтеп киткән идем инде. Әлбәттә, аның барлык әсәрләре дә бертигез кыйммәткә ия түгел. Алар арасында бер көнлек гомерләре белән яшәгән, үз вакыты өчен ролен уйнап, архивта гына калганнары да күп. Боларны мин Иделленең газетажурналларда чыккан вак мәкаләләренә, фельетоннарына карата гына әйтмим, әдәби әсәрләренең кайберләреңә карата да әй- тәм. Ләкин хәзергә басылып чыккан әсәрләренең иң яхшыларында — хикәяләрендә, драма һәм тәнкыйть әсәрләрендә без Иделлене талантлы һәм таләпчән язучы, бай эрудицияле, тирән зәвыклы тәнкыйтьче булуын күрәбез. Г. Иделленең әсәрләре бергә тупланмаган, төрлесе төрле җирдә таралып яталар, өйрәнелмәгәннәр. Моның өчен — ягъни әдәби хуҗалыгыбызга гамьсез карау өчен, аның кадерен белмәү өчен, хөрмәтле язучының үзенә дә, аннан да бигрәк Язучылар союзына үпкә белдерәсе килә. Күбрәк көч куеп җыйганда һәм эшләгәндә Г. Иделленең бүген безнең алда ята торган соңгы китабы күп өлеш калынрак та, эчтәлеклерәк тә чыккан булыр иде. 1930 елда Г. Иделленең беренче хикәяләр җыентыгы—«Пумала башлар» дөньяга чыга. Бу җыентыкка нибары ике хикәя кергән — авыл яшьләренең ул еллардагы тормышын, дөресрәге — иске тормышка' каршы көрәшкән авыл яшьләрен күрсәткән повестька тартым әлеге «Пумала башлар» һәм «Исле авыру» исемле хикәя. Бу хикәя капитализмның иң әшәке калдыкларыннан берсе — эчкечелеккә каршы юнәлдерелгән һәм балалар күзлегеннән чыгып язылган. Баланың әтисе алкоголь белән авырый, аның авызыннан яман ис килә һәм шуның өчен аның авыруын да балага исле авыру дип аңлатканнар. 1931 елда Москвада, Центриздат- та Г. Иделленең икенче хикәяләр җыентыгы «Икмәк һәм хатын» басылып чыга. Бу икенче җыентыкка кергән хикәяләр — «Икмәк һәм хатын», «Саҗидәкәй», «Комсызлык» үзләренең художество эшләнешләре ягыннан береичеләреннән шактый өстен торалар һәм аларның соңыннан кабаткабат басылулары да моны раслыйлар. Газиз Иделленең проза әсәрләреннән «Сайланма әсәрләре»нә кергән тагын ике хикәясе — «Очрашулар» һәм «Күпер» хикәяләре Ватан сугышы материаллары буенча язылып, совет кешеләренең батырлыкларын күрсәтүгә багышланганнар. «Күпер» Газиз Иделленең иң әйбәт хикәяләреннән берсе. Кайгылы солдат Зиннәтне башта аның иң якын дуслары, хәтта командиры да аңламый, аның турында «куркак» дип тә сөйлиләр. Язучы ашыкмый гына, сабыр гына менә шушы кешенең эчке дөньясын ачып бирә. Зиннәтнең үләсе килми. Тылда аның яшь хатыны, баласы калган. Ләкин алар белән очрашыр өчен бары тик бер генә юл бар — ул юл үлем күпере аркылы үтә. «Шулай инде, — ди Зиннәт үзенең командирына, — һәркемнең үз күпере бар, иптәш сержант. Аны үтмичә һич тә мөмкин түгел», һәм Зиннәт шушы үлем күперен үтәр өчен танк гранатасы тотып, дошман амбразурасына каршы китә... Шушы фронт хикәяләренә Газиз Иделленең бик күп сандагы фронт очерклары тоташа. Аның Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллин турындагы зур очеркы аерым китап булып та басылды, русча да чыкты. Г. Иделленең байтак очерклары беренче тапкыр фронт газеталарында басылганнар. Мин ул газеталарны актарып чыктым. Газетаның беренче битен ачып карыйсың — Верховный Башкомандующийныц приказы. Ленинград фронты гаскәрләре 1С0 Стрема атавын алганнар. Шул номерда Иделленец совет офицеры — Советлар Союзы Герое Ишмөхәмме- тов турындагы зур очеркы урнаштырылган. Икенче бер газетада Верховный Башкомандующийнын, дүрт приказы, һәм шушы ук газетада сугышларның кайнар эзеннән баручы язучының «Немец җирендә» дигән зарнсовкасы. Фронт очеркларыннан тагын «Минзәлә егете», «Якташыбыз Гәрәевнец батырлыгы», «Коммунистлар» һәм Танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Измаил Нагайбәков турындагы очеркларын билгеләп үтәргә кирәк. Г. Иделле фронтта барлыгы берничә ай була һәм шушы берничә aii эчендә ул бик зур эш эшләп, мин әйтер идем, үзенә бертөрле батырлык күрсәтеп өлгерә. Без, фронтовик язучылар, кечкенә генә бер хәбәр язар өчен дә, дөресрәге, ул хәбәрне барып эзләп табар өчен никадәр көч куелганлыгын бик яхшы беләбез. 1936 елда Г. Иделле үзенең иң әйбәт һәм хәзерге көндә дә сәхнәгә куелырлык әсәре — «Дәүләт Бәд- риев» пьесасын яза. Дүрт тапкыр басылган, Академия театры сәхнәсендә шаулап барган бу пьеса корткыч дошманнарның мәкерле эшләрен, буржуаз милләтчеләрнең кабахәт битлекләрен ертып ташлауга багышланган. Язучы эшчеләр арасыннан күтәрелеп чыккан җитәкче образын — Дәүләт Бәдриевне тудыра. Аның белән янәшә комсомолка Нәфисә, асраулыктан совет власте шартларында инженер булуга ирешкән Шәмсия образлары килеп басалар. Дәүләт Бәдриев — безнең әдәбиятыбызда утызынчы елларда тудырылган пьесаларның иң яхшыларыннан берсе саналырга бөтен яктан нигезле. 1944 елда Г. Иделле «Дуслык» исемле бер пәрдәлек пьеса яза. Аның бу пьесасы да язучының драма өлкәсендә ныклап эшләргә бөтен нигезе барлыгын күрсәтә. Шуңа күрә без аның менә хәзер язылып ята торган «Тормышка мәхәббәт» исемле пьесасын тизрәк эшләп бетерүен телибез. Г. Иделленец журналист буларак эшләгән эшенә аеруча бәя биреп үтәргә кирәк. Мин аның соңгы уп- унбиш ел эчендә чыккан журналистлык эшләре — публицистик мәкаләләре, рецензияләре белән танышып чыккач, аларның күплегенә һәм төрлелегенә бик нык гаҗәпләндем. Аннары Г. Иделленец безнең әдәбиятны рус телендә пропагандалавын бик зур хезмәт итеп билгеләп үтәргә кирәк. Аның бик күп мәкаләләре русча язылып, рус телендә басылганнар. Г. Иделленец театр рецензияләре бик күп һәм бу эшне ул шактый тирәнтен белеп башкарган. Ул Качалов исемендәге Казан Зур Драма театрында куелган «Кремль курантлары», «Куркынычлы юлдаш» постановкаларына зур рецензияләр яза. Татар Дәүләт Академия театрында куелган «Бишбү- ләк», «Серләр», «Икенче мәхәббәт», «Ят күләгә», «Гүзәл» постановкала- ры турында, Башкорт Дәүләт Академия театры постановкалары турында, Мари АССРның Шкетан исемендәге дәүләт рус драма театры постановкалары турында, киио-пос- тановкалар турында эчтәлекле рецензияләр яза. Бу мәкаләләрнең күбесе ике телдә — рус һәм татар телләрендә язылып, алар һәр ике халыкка бер-берсенең культурасын ныграк аңларга ярдәм итәләр. Газиз Иделленец шулай ук белеп һәм югары зәвык белән язылган әдәби рецензияләрен, тәнкыйть мәкаләләрен биредә санап та бетерерлек түгел. Нинди генә китаплар һәм нинди генә авторлар турында язмаган ул! Менә ул М. Горький әсәрләренең тәрҗемәләре турында яза. Менә ул С. Хәкимнең «С песней в сердце» дигән русча җыентыгын укучыларга тәкъдим итә. Менә Халикъ Садрииың «Ил батырлары», Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар», Ян Вииецкинның «Верность» дигән повестьларын, Ф. Кәримнең «Разведчик язмалары» җыентыгын, М. Садри, М. Хөсәен шигырьләрен рецензияли. М. Фәйзи, 101 К. Нәҗми, С. Әдһәмова, Г. Бәширов, И. Гази, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов, Л. Ихсаиова ' һәм башкаларның әсәрләре турында яза. Мирсәй Әмир иҗаты турында аның ике телдә дә басылып чыккан монографиясе бар. Күрәсез, санап киткәндә генә дә нинди зур чирәм күтәрелгәнлеге күз алдын.а килеп баса. Әгәр дә алар тупланса, яхшылап өйрәнелсә, алар- дагы бик күп кыйммәтле фикерләр болай таралып, чәчелеп ятмас иде. Газиз Иделленең күпчелек тәнкыйть мәкаләләре уйланып, белеп язылган һәм аларны газеталарда еш кына күренә торган «атасыз-анасыз» рецензияләргә һич тә тиңләргә ярамый. Г. Иделленең тәрҗемә өлкәсендә күп эш күрсәтүен — Фадеевның «Тар-мар» повестен, Павленконың «Бәхет» романын, шулай ук Поле- войның «Чын кеше» повестеның бер өлешен тәрҗемә итүен әйтеп, бу турыда артык тукталып тормастан, Г. Иделленең яшь кадрларыбызны үстерү һәм тәрбияләү буенча гаять зур һәм мактаулы эш алып баруын басым ясап әйтеп үтәсем килә. Г. Иделле «Үсү юлы» альманахының — яшь язучылар әлифбасының алмашсыз редакторы. Аның һәр номеры саен яңадан-яңа исемнәр күренә. Ә аларның байтагысы инде тәпи басып йөреп киттеләр һәм үзләренең өйрәтүчеләреннән дә калынрак китаплар яздылар. Ә киләчәктә тагын да зуррак, яхшырак әсәрләр язарлар. Исемнәре халык теленә керер. Ләкин аларның кайсы үзенә хәерле юл теләп, беренче әсәрен, беренче карлыгачын киң дөньяга очырып җибәргән өлкән өйрәтүчесен онытыр икән? Юк, онытмас, һәрвакыт җылы, матур сүз белән искә алыр. Г. Иделле яшь талантлар турындагы күп санлы мәкаләләренең берсендә, яшьләрдәй бик күп кулъязмалар килүен әйтеп болай яза: «Аларның зур күпчелеге, табигый ки, чын әдәби әсәр булу дәрәҗәсенә әле күтәрелмәгән булалар һәм беренче каләм сынау нәтиҗәләре булып кына калалар. Ләкин һәрбер язучы үзенең әдәбияттагы юлын әнә шулай беренче адымнардан башлап җибәрә. Бу фактны онытырга ярамый. һәм килгән һәрбер кулъязманы игътибар белән карау, алардан талант чаткысы эзләп табу, өметле булганнарына яхшы киңәшләр белән ярдәм итү — яшьләр белән эшләүдә безнең барыбызның да уртак бурычыбыз». Тоташ бер агым булып, илебезнең төрле почмакларыннан килә торган, чебен аякларына охшаган хәрефләр белән язылган, бер сүзен таный- таный җан тирләрең чыга торган кулъязмалардан талант чаткысы эзләп утыру бик кыен эш һәм моңа теләсә кемнең түземлеге дә җитми. Бу эшне көинән-көн, елдан-ел үзеңнең иң кыйммәтле вакытыңны биреп эшләп утыру өчен әдәбиятны һәм аның яшь кадрларын чиксез яратырга һәм алар турында өзлексез кайгыртучы булырга кирәк. Яиә бер мәкаләсендә Г. Иделле болай ди: «Бу яшь шагыйрь актив эшли, күп яза — анысы яхшы, ләкин ул һәрбер язган шигырен бастырырга ашыга менә монысы инде бер дә яхшы түгел». Әдәбият эше артык җитди эш, язучы булырга теләгән кеше моны һәрвакыт исендә тотарга һәм үз әсәрләре өстендә армый-талмый эшләргә тиеш — менә өлкән язучының, шактый зур тормыш юлы үткән, каләм тәҗрибәсе туплаган өлкән язучының яшь каләмдәш дусларына әйтә торган иң зур сүзләре. Бүген, бәйрәм кичәсендә, юбиляр турында, аның үткән юлы, иҗаты турында менә.шуларны әйтәсем килгән иде. Ләкин язучының илле еллыгын билгеләп үтү ул әле аңа картлыкка путевка бирү, аны «мич башына мендереп» яткыру түгел. 50 яшь язучы өчен тәмам җитлегеп, өлгереп җитү чоры гына. Укучылар аңа яңа таләпләр куярга һәм аңардан яңадан-яңа әсәрләр көтәргә хаклы. «Менә бер шәп әсәр язам әле» дип күңелләреннән уйланып йөрүче язучылар күп. Г. Иделле дә шулай уйлап йөри дип бер дә ялгышмыйча әйтергә мөмкин. Моңарчы ул авыррак кузгала, әкренрәк кыймылдый иде, алда гомер бар әле, дип исәпләгәндер, ләкин илледән узгач, болан уйларга ярамавын илледән узган кешеләр белә торганнардыр инде. Г. Иделленең тәмамланмаган пьесасы бар. Аны тизрәк тәмамласын иде. Аның языла башлап та, ярты юлда тукталып калган повесте да бар. аны да тизрәк очласын нде. Нефтьчеләр тормышыннан зур әйбер язам дип вәгъдә биргән нде — шул вәгъдәсен тизрәк үтәсен иде. Илле яшемне тутыргач, Казаннан чыкмый яшәмәм дип әйткән алтын сүзе бар иде — шул вәгъдәсен үтәр өчен тормышның эченә чумып, яңа хикәяләр, очерклар, повестьлар, пьесалар язар өчен, талант чаткыларын халык арасыннан эзләр өчен, хәерле сәфәргә тизрәк чыксын иде. Ивер тавына менгән кебек аптырамый югары күтәрелсен иде һәм күтәрелеп җиткәч үзе дә сөенеп: —• Гаҗәп икән монда, әй, — дисен иде.