Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

А. С. МАКАРЕНКО (1888—1939) Күренекле совет педагогы, язучы Антон Семенович Макаренко 1888 елныц 13 мартында Харьков губернасында Бело- полье шәһәремдә эшче семьясында туа. Мәктәп елларын ул Кременчуг шәһәрендә үткәрә: башта махсус бер училищеда укый, аннан педагогик курслар тәмамлый. 1905 елда 17 яшьлек Антон укытучы булып эшли башлый. 1905—07 елгы революция вакыйгалары, марксистик әдәбият белән танышу, М. Горький әсәрләрен уку һәм эшчеләр арасында яшәү яшь педагогның дөньяга карашы формалашуда зур урын тоталар. Ул, яшь кенә булуына карамастан, педагоглык эшен оста алып бара, үзенең укучыларын намуслы, көчле ихтыярлы, бәхет һәм азатлык хакына үз- үзләрен аямыйча көрәшүчеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Макаренко Бөек Октябрь социалистик революциясен шатлык белән каршылый һәм бөтен көчен, сәләтен яңа кеше, совет кешесе тәрбияләүгә багышлый. 1920 елда А. С. Макаренкога Полтава шәһәреннән ерак түгел бер урында балалар колониясе оештыру һәм анда җитәкчелек итү эше тапшырыла. Бу коточкыч җаваплы, гаять катлаулы һәм зур тәвәккәллек таләп итә торган эш була. Чөнки аңа бары тик яшьләре җитмәгәнгә күрә генә суд скамьясына эләкмәгән, сугыш елларында тәрбиячесез калып, һәртөрле бозыклык эшләп йөргән урам малайларын чын мәгънәсендәге совет кешеләре, социализм төзүчеләр итеп яңа баштан тәрбияләү бурычы йөкләнә. Антон Семеновичка эшне ташландык, ярым җимерек хәлдә булган бинаны рәткә китерүдән башлап җибәрергә туры килә. Әаннан соң инде, пычракка буялып, сәләмәләргә төренеп һәм — иң аянычы — рухи яктан гарипләнеп килеп кергән урам балаларын тәрбияләү һәм шул ук вакытта, үзенең эшенә аяк чалырга, совет строена ят булган идеология үткәрергә маташучы педагоглар, милләтчеләр, чын йөзләрен яшереп йөрүче халык дошманнарына каршы көрәш алып барырга туры килә. Тәрбия эшендә марксистик-ленинчыл өйрәтүләргә таяну, үз-үзен аямыйча, бөтен җанын биреп эшләү, колонистларны хезмәткә тарту, аларның иҗади мөмкинлекләре ачылып китәрлек шартлар тудыру Макаренкога зур уңышлар китерә. Ул тәрбия процессын оештыруның үз системасын тудыра, бу системаның төп теоретик нигезләрен эшли һәм практикада куллана. Ул югары дисциплиналы, хезмәт сөю- чән, инициативалы, авырлыклар алдында каушап калмый торган, Туган илен чын күңелдән яратучы, бердәм, дус һәм нык коллектив тудыруга ирешә. Макаренко бу хезмәте белән үзен чын педагог-новатор итеп, үз эшенең остасы итеп танытты, балалар тәрбияләүнең моңарчы күрелмәгән соклангыч үрнәкләрен бирде. Колония Союз күләмендәге иң алдынгы колонияләрнең берсенә әйләнә. Аңа, колонистлар теләген искә алып, М. Горький исеме бирелә. 1927 елдан башлап Макаренкога колония белән беррәттән Ф. Э. Дзержинский исемендәге коммуна белән җитәкчелек итү эше дә тапшырыла. 1925 елда ук инде колонистлар М. Горький белән хат алыша башлыйлар, ә 1928 елда ул колониягә һәм коммунага килә. Соңыннан бөек язучы монда алган тәэсирләре турында «Советлар Союзы буенча» исемле очеркларында Макаренконың педагогик эшчәнлегенә югары бәя бирә, һәм аның үзен «яңа тип педагог» дип атын. А. С. Макаренко—талантлы һәм оригиналь язучы да. 1932 елда аның «Уты М ф CtfJ £» 123 124 зынчы ел маршы» исемле беренче китабы басылып чыга, ул монда Ф. Э. Дзержинский исемендәге коммунаның «маршта» — туктаусыз алга баруда икәнен күрсәтә. 1935 елда аның «Педагогик поэма» исемле иң күренекле әсәре басылып чыга. М. Горький аның әсәрләренә уңай бәя бирә, аның әдәби эшчәнлегендә булышлык күрсәтә. А. С. Макаренко 1937 елда Москвага килә һәм үзен бөтенләе белән әдәби һәм педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ике ел эчендә аның 60 лап хезмәте басылып чыга. 1937 елда «Ата-аналар өчен китап», 1938 елда «Башнядагы флаглар» әсәре басылып чыга. Педагогик һәм публицистик мәкаләләр, хикәяләр, рецензияләр яза. 1939 елның февралендә А. С. Макаренко Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Макаренко 1939 елда үзенең иҗаты чәчәк аткан чорда 51 яшендә үлә. А. С. Макаренко совет культурасы тарихына атаклы педагог, талантлы язучы, социалистик реализм әдәбиятының күренекле вәкиле булып керде. Аның әдәби эшчәплеге педагогик эшчәнлеге белән аерылгысыз бәйләнгән. Әдәби әсәрләрепд; дә, публицистик мәкаләләрендә дә ул балалар тәрбияләүнең алдынгы теорияләрен пропагандалый. А. С. Макаренконың педагогик мирасы мәктәпләрдә, балалар йортларында һәм башка укыту-тәрбия учреждениеләрендә өйрәнелә. Аның мирасын бер безнең илдә генә түгел, халык демократиясе илләрендә дә өйрәнә һәм үзләштерә башладылар. ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТ (1895—1955) Шушы елның 7 мартында республикабыз хезмәт ияләре арасында зур популярлык һәм тирән мәхәббәт казанган күренекле драматург, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлекле- се Таҗи Гыйззәтнең үлүенә бер ел тулды. Таҗи Гыйззәт татар драматургиясендә, әле бик күп драматургларга үрнәк булып торырлык, гаять бай иҗади мирас калдырды. Драматург үзенең пьесаларында татар халкының феодализм һәм капитализм шартларында коточкыч газаплы тормышта яшәвен дә, аларныц нәфрәте үч ялкынына әйләнү процессын да, рус һәм татар халыкларының дуслыгын, күп милләтле Россия халыкларының азатлык өчен көрәшендә рус пролетариатының җитәкчелек итүен дә күрсәтте. Шулай ук хезмәт ияләренең якты хыяллары, матур өметләре, оптимизм һәм патриотизмы, ниһаять, тарихны тудыручы булуы аның әсәрләрендә дөрес чагылды. Аларда татар халкының тормышына онытылмаслык эз салган иске тормышны тамырыннан үзгәрткән тарихи-революцион вакыйгалар киң урын алды. Таҗи Гыйззәт 1895 елда Татарстан АССРның Красный Бор районы, Барҗы- Умга авылында ярлы крестьян семьясында туа. Ул кече яшьтән үк самодержавиенең изүе астында газапланучы хезмәт ияләренең авыр тормышын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә татып үсә. Совет власте урнашканнан соң Таҗи Гыйззәткә җәмәгать эшенә кушылырга һәм драмтүгәрәкләргә актив катнашырга мөмкинлек туа. 1919—1921 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итү Таҗи Гыйззәтнең киләчәген ачык билгели. Кызыл Армия аны күп нәрсәгә өйрәтә, укымаган гади авыл егетеннән культура эшлеклесе тәрбияләп үстерә. Аны Самара шәһәренең драма студиясенә укырга җибәрәләр. Студияне тәмамлаганнан соң Оренбург (хәзерге Чкалов) хәрби политуправлениесе каршындагы гаскәри труппаның артисты була, 1922 елнын. көзендә Казанга килеп Татар дәүләт театрында (хәзерге Академия театры) эшли башлый. Таҗи Гыйззәт инде 1920 елларда ук иҗат эше белән кызыксына: шигырьләр һәм кечкенә генә пьеса да язып карый. Ләкин әле алар игътибарга лаеклы булмыйлар. Казанга килү белән аның күңелендәге язу дәрте яңадан көчәя, ул драматурглык эшен башлап җибәрә. 1922 елда «Талир тәңкә» исемле драмасын яза. Бу пьеса шул ук елны театрда уйнала да. Драматург аны 1934 елны яңадан эшли һәм «Чаткылар» дип исемли. Бу пьесада 1905 елгы революция җиңелгәннән соң Россия дә башланган кара реакция еллары, крестьяннарның коточкыч авыр тормышы һәм аларның протестлары — баш күтәрүләре бирелә. Т. Гыйззәт «Чаткылар»да инде татар крестьяннарының протесты, көрәше стихия рәвешендә генә түгел, бәлки рус революцион эшчеләр сыйныфы йогынтысында оешкан төс ала баруына басым ясый. 1925 елда ул крепостной крестьяннарның алпавытларга каршы көрәшен, алар- иың 1861 елгы реформага карата мөнәсәбәтен күрсәтүгә багышланган «Наемщик» исемле музыкаль комедиясен яза. «Наемник» 1928 елны Казан Татар дәүләт академия театрында уйнала һәм тамашачылар тарафыннан яхшы каршы алына, вакытлы матбугатта уңай бәя биргән рецензияләр басыла. «Наемщик»тан соң Т. Гыйззәт 1929— 32 еллар арасында политик-актуаль темаларга багышланган «Ил үскәндә», «Бөек борылыш», «Бөгелеш», «Көрәш», «Ударник Мохтар», «Акбаш вакыйгасы» исемле әсәрләрен язды. 1933 елны «Бишбүләк» пьесасын иҗат итте. Бу әсәр инде аның үзенчәлекле драматург булып формалашуын, әдәби осталыгы үсүен күрсәтте. «Бишбүләк» пьесасында гражданнар сугышы күренешләре, шул чорда авылда барган сыйнфый көрәш, икеләнүче урта хәлле крестьяннарның, коммунистлар партиясе политикасының дөреслеген аңлап, совет зластена кушылулары шактый тулы һәм драматик яктан оста эшләнгән. Драматург 1935 елда социалистик терлекчелекне үстерү темасына багышланган «Мактаулы заман» пьесасын, 1937 елда иҗатында үзә-к урынны алып торучы «Ташкыннар», 1938 елда «Кыю кызлар», 1939 елда «Ялкын» кебек күренекле әсәрләрен бер-бер артлы иҗат итте. Т. Гыйззәт «Ташкыннар»ны трилогия итеп яңадан эшли. Бу трилогиянең өч кисәге дә — «Шомлы көннәр», «Даулы көннәр» һәм «Данлы көннәр» — халык тарафыннан яхшы каршы алынды. «Ташкыннар» тарихи вакыйгаларга бай. Монда беренче империалистик сугыш алды күренешләреннән башлап, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр булган зур бер чор күрсәтелгән. Пьесада революциягә кадәрге һәм революция көннәрендәге татар авылы тормышы, крестьяннар арасындагы сыйнфый көрәш һәм аларның пролетариат революциясенә ки- *леп кушылулары киң планда сурәтләнә. Драма Октябрь социалистик революциясенең тантанасы белән тәмамлана. Т. Гыйззәт, иске авыл тормышы тематикасына язуын дәвам иттерү белән бергә, «Таймасовлар» һәм «Изге әманәт» шикелле, яңа темага — социалистик Ватанны саклау темасына язылган, совет патриотизмы белән сугарылган әсәрләр бирде. Бөек Ватан сугышыннан соң драматург «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» һәм «Үрнәк адымнар» пьесаларын яза. Таҗи Гыйззәтнең әсәрләре социалистик Ватаныбызга, Коммунистлар партиясенә тирән мәхәббәт хисе тәрбияли, коммунизмның җиңүе хакына халыкны хезмәттә яңадан-яңа батырлыкларга рухландыра.