Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗДЫ ШАГЫЙРЬ

Язды шагыйрь яшь бер кызныц Моңаюын кырында. «Иркәм китте Баулыга...» дип, Өстәде ахырында. Шулай шигырь килеп чыкты Нефть эшләре турында. Язды аннан шул ук кызның Аһлавын тракторында. «Иркәм китте Алтайга...» дип Куйды соңгы юлында. Бусы булды яңа шигырь Яткын җирләр турында. Шул ук кызның саргаюын Язды аннан җырында. «Эх, Жигули!..» дип өстәде Уртарак бер урында. Туды шулай яңа бер җыр Гигант тезелеш турында. Нинди тема килеп чыкса, Шул кыз сагышлый һаман: «Иркәм китте фронтка...» дип ул Җырлый иде бер заман. Бичара кызның иркәсе Шулай гел ил гизә, ди. Хэз’ер инде җиң сызганып, Казанда порт төзә, ди. Нидер эшләячәк, ди, ул Тиздән Көньяк котыпта... Мондый «лирика»га, дуслар, Куясы иде нокта! СИЗГӘН! Язган идем эпиграмма Исемен күрсәтмичә, Сизгән, явыз: үтеп китте «Саумы»сын да әйтмичә.