Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨЗҮЧЕЛӘР СЕМЬЯСЫ

Мин Андрейны салкын декабрь көннәренең, берсендә очраттым. Болай очраклы төстә генә күрешү булса да, бу күрешү аның, гомумән Отлетаевлар семьясының, бүгенге хәлен белергә, узганнарын хәтерләргә мөмкинлек бирде. Бу кыш бик иртә куыра башлады: декабрьның беренче көннәрендә үк инде төзелеш мәйданчыкларында балчык измәсе туңуга каршы көрәшү авыр булды. Бу көннәрдә ташчыларны һәм балта осталарын эш урыннарында сирәк күрергә туры килде, чөнки бик салкын җилле көннәрдә аларга эшләү рөхсәт ителми иде. Менә шундый салкын көннәрнең берсендә мин 9 нчы Союзный урамы буйлап Декабристлар урамына таба барганда үземнең исемемне ишетеп алдым. Борылып карасам, аннан-моннан гына әтмәлләгән яңа койма янында күптәнге танышым Андрей Отлетаев басып тора: телогрейка өстеннән зәңгәр комбинезон киеп алган, башында гади генә бүрек. Буйга уртача булса да гәүдәгә бик таза. Төсенә, килеш-килбәтенә караганда, аңа кырык яшьләрдән артык биреп булмый: янып торган ир уртасы кеше. Ләкин Андрей бүген бик борчулы иде. Мин аның нигә болай борчылуын белергә теләдем, әмма озак күрмәгән кешемне очрату белән сүзне кинәт ул якка борасым килмәде. Шуңа күрә без әңгәмәне гадәти күрешкәндә әйтелә торган сүзләр белән генә башлап җибәрдек. — Шушы йорттамы?—дидем мин, инде төзелеп бетеп килгән, түбәсе ябылган биш катлы зур йортка күрсәтеп. — Шушында...— диде Андрей, урыныннан кузгалып.— Әйдәгез, керик әле, югыйсә, ай-ай... Чыннан да, бер урында басып торганлыктан, минем дә аяк табаннарым чымырдый башлаган иде инде. Без әлеге яңа койма эченнән күтәрелеп чыккан мәһабәт йортка таба юнәлдек. Рельс буенча әрле-бирле йөрүче куәтле күтәрү краны безнең юлны беразга гына бүлеп торды да, шундук йортның икенче очына юнәлде, ә без, урта ишектән кереп, югары катка күтәрелдек. Анда бер төркем штукатурчы кызлар янына килеп чыктык. Кызларның берсе, өстенә тапланган халат киеп, җиңнәрен сызганып куйганы, безнең каршыга килеп басты да, матур кара кашларын җыерып: — Андрей Васильевич! Раствор һаман юкмы? — диде. Эчке бер борчылу белән әйтте ул бу сүзләрне. Андрей Васильевич аның сүзләренә җавап итеп башын гына селкеп куйды. Мин сүзнең балчык измәсе турында баруын аңлап алдым. Төзүчеләр барысы да бу кыйммәтле төзү материалын раствор дип атыйлар. «Кыйммәтле» дигән сүзгә гаҗәпләнәсе юк. Чөнки балчык измәсе гәрчә үзе бик арзанлы булса да, үз вакытында, үз минутында булуы белән бик кадерле. Андрей Отлетаев 87 кул астында эшләүче штукатурчы кызлар нәкъ менә хәзер шушы измә булмаганлыктап эшсез утыралар, шуңа борчылалар икән. Андрейның капка төбендә кашларын җимереп таптанып торуы да, йөзендәге борчылу һәм ачыну да нәкъ менә шуның өчен булган икән. Бригадир үзен чолгап алган һәм түземсезлек белән җавап көтеп торган кызларга үпкә һәм ачу белән карады да: — Молодцы, бик яхшы эшләгәнсез!—дип куйды. Көтеп торган кызларның йөзләре бу сүзләрдән соң яктырып китәргә тиеш иде. Ләкин бу хәл булмады, тынычлык торган саен күңелсезрәк төс алды, йөзләр караңгыланганнанкараңгылаиды. Андрей Васильевич, төрле бүлмәләрдә торган балчык измәсе ящикларыиа тагын бер тапкыр күз йөртеп чыкты да, әүвәлгедән дә күтәренкерәк тавыш белән тагын бер тапкыр: — Молодцы, булдырасыз!—диде. Ай, бу төзү материалларының үз вакытында булмавы! Хезмәт кешесенә, төзелеш кешесенә шуны көтеп алудан да авыррак бер нәрсә бар микән? Гашыйкасын көткән гашыйктай, пароход көткән юлчыдай, яңгыр көткән чәчәктәй көтәләр аны. Менә бу юлы да эш көне башлануга инде бер сәгатьләп вакыт үткән, ә измәнең әле килгәне юк. Никадәр вакыт бушка әрәм була! Көннең көненә шушы хәл бит. Штукатурчылар бу тоткарлыкта кемне гаепләргә дә белмиләр. Төзелеш бүлеге транспорт конторасына сылтый, транспортчылар силикат заводы җитәкчеләрен гаеплиләр. Ә төзүчеләргә моңардан бер дә җиңел түгел, алар эшсез утыралар. — Әйтеп куймасам бер хәл иде, кат-кат әйттем бит, иртән килүгә раствор әзер булсын, дидем. Яшикларны тутырып куегыз, килгәч тә эшкә керешерлек булсын, дидем. Ә сез?.. Әйтәсе дә юк, молодцы!—диде Андрей, эш урынын хәзерләү өчен калдырылган кызларны һәм звено башлыкларын шелтәләп. Ачуы килгән чакларда Андрей беркайчан да начар, янаулы сүзләр кулланмый, киресенчә, мактагандагы кебек, җылы, ягымлы сүзләр генә .әйтә иде, әмма ул «ягымлы» сүзләр йөрәккә утлы инә булып кадала иде. Тик штукатурчылар үзләренең бригадирларына карата күңелләрендә беркайчан да ачу саклап йөрмиләр иде. Андрейның бик аз гына, үзенең якын кешеләре генә сизелерлек итеп, сакаурак сөйләшүе, дөресрәге «с» хәрефен бик ачык итеп әйтә алмавы, сөйләгәндә башын горур тотып, җанлы зәңгәр күзләрен дәртле елтыратып, талпы- нып-талпынып сөйләве, дистәләрчә профессия кешеләрен үзенә берләштергән комплекслы бригаданың һәр кешесе турында аерым фикер йөртүе, үз баласы кебек якын күрүе аңа карата төзүчеләрдә җылы караш тудыра, аңа булган мәхәббәтне арттыра иде. Бригада членнары басмаларны җайлабрак куйдылар, инструментларын барладылар, тик торудан уңайсызланып, төрле вак-төяк эшләр белән шөгыльләнергә тотындылар. Отлетаев аларга тиешле боерыкны биреп бетерде дә дүртенче каттагы квартираларның берсендә, булачак кухняда торган скамья кебегрәк бер нәрсә өстенә килеп утырды. Бер сигаретны икегә бүлеп, берсен мундштугына тыкты, икенче яртысын тартмасына салып куйды һәм, инстинкт белән кабызып җибәреп, кухня тәрәзәсеннән еракка, кышкы Казан өстенә күз ташлады. Бөтен тирә-як күренеп тора моннан. Әнә, Декабристлар урамында соңгы ике-өч елда гына калкып чыккан зур-зур яңа йортлар. Әле кайчан гына бу тирәләр буш ята иде! Кыш көннәре туң җир күкрәгеннән, ачык ялан өстеннән кар өермәләре күтәрелә иде, җәен бу урыннарны шайтан таягы каплап китә иде. Хәзер бу урынга матур булып, тигез булып бер-берсенә ачык буяулы фасадлары белән елмаеп, кара-каршы дүрт йорт килеп утырды. Аларның икесенә, стеналары кызгылт плиталар •белән йөзләнгәненә, әле узган ел гына семьялары белән, бала-чагалары 88 белән эшчеләр күчеп килде. Ишек алдына, коридорларга кечкенәләрнең чырчуы, шат көлүе килеп тулды. Бу зур йортлар кварталының артына, көнчыгыш ягына таба китсәң, инде'бөтенләй бүтән стильдәге йортларны күрәсең. Монысы инде бүтән квартал, кечерәк, гади тпптагырак биналар кварталы. Моннан өч ел элек монда икешәр катлы, котсыз йортлардан башка бернәрсә дә юк иде. Ә хәзер өчәрдүртәр катлы егермегә якын йорт тезелеп утыра. Алар Восстание һәм 11 нче Союзный урамнарын бергә тоташтыралар. Шу- ларның алтысында төзүче яшьләр яши. Шәһәребезне яңа төзелешләр, матур-матур тораклар, культуракөнкүреш учреждениеләре белән баетучы яшь төзүчеләр яши. Әйе, яңа йортлар, зур йортлар... Безгә, көн саен алар яныннан узып йөрүчеләргә һәм аларның төзелүен көн саен күреп торучыларга, болар- ның барысы да гади булып, көндәлек нәрсә булып күренә. Ә менә моннан биш-алты ел гына элек Казаннан китеп, инде урап кайткан кеше күзлегеннән караганда бу эш бөтенләй башка төс ала. Ул кеше үзенең туганнары, якыннары яшәгән урыннарны танымаячак. Төзүче исә безнеңчә фикер йөртми, берничә ел буена Казанда булмаган кешечә дә фикер йөртми. Төзүченең фикере бөтенләй башкача. Ул «минеке» дип фикер йөртә. «Менә бу мин төзегән йорт», ди ул. «Менә бу өч катлы йортның нигезен мин салдым», ди. «Моның түбәсен мңн яптым», ди. Бу мин-минчелек булгач, үз хезмәтенә артык бәя бирү була түгелме соң? Юк, алай түгел, артык бәя бирү булмый ул, чөнки төзүче бервакытта да бу фикерне телдән әйтмәс. Ул күңеленнән генә горурлана, күңеленнән генә шатлана. Нигә горурланмаска, совет кешесенең үз хезмәте, үз иҗаты белән горурланырга хакы юкмыни? «Менә болар минем биналар», «Менә болар минем укучылар», «Менә бу мин тәрбияләп үстергән маллар», «Менә бу мин теккән пальто», дип уйларга һәм хәтта әйтергә хакыбыз юкмыни безнең! Менә хәзер дүртенче катның кухня тәрәзәсеннән карап торган Андрей Отлетаевның да бу йортлар белән горурланырга хакы юкмыни? Аларның кайсына гына ул хезмәт куймаган дисез? Узган ел да, аннан элекке елларда да мин аны шушы зур йортларда күрә идем. Аның мактаулы штукатурчылар бригадасы квартираларда да, булачак магазиннарда да, балалар бакчаларында да, китапханәләрдә дә эшләде. Ә менә хәзер 9 нче Союзный урамы белән Декабристлар урамын тоташтырып торачак гаять зур йортның бер өлешендә эшли. Без сөйләшеп торган кыска гына вакыт эчендә мин Андрей Отлетаев белән, гомумән аның семьясы белән соңгы вакытта булып алган зур гына күңелсезлек турында, Отлетаевлар семьясына килгән кайгы турында белеп алдым. Күптән түгел генә аның энесе үлгән икән. Мин Отлетаевлар семьясын, борын-борын заманнан төзүчеләр семьясын күз алдымнан кичерәм. Корабльләр төзүче Журбиннар семьясы, карт Матвей Журбин күз алдына ничек матур булып килеп басса, биш кешесе Казандагы торак йортлар төзелешендә туктаусыз эшләп килгән Отлетаевлар семьясы да, карт төзүче Василий Иванович та шундый ук яхшы ягы белән күз алдыннан үтә. ♦£ -Ч Ул көнне, агачларга сары тут төшә башлаган сентябрь көннәренең берсендә, Василий Иванович, гадәтенчә, йорт тирәсендә мәш килеп йөри иде. Дөресрәге, базарга барырга җыенган иде. Аның тормыш иптәше Анна Аверьяновна сетка, капчык шикелле әйберләр әзерләгән арада ул көзге каршына килде, күлмәк якасын рәтләп куйды, тәмәке төреп кабызды да: — Тизме син? — дип кычкырды. 89 — Хэзер, Вася,— дигән тавыш ишетелде чолан ягыннан. Карт түзмәде, кепкасын киде дә урамга чыкты. Урам яктан караганда кечкенә генә булып күренгән йортның эченә керсәң, әллә күзләрем саташамы дисең. Өй алды, чолан, алгы бүлмә, савыт-саба бүлмәсе, түрдә зал, аннары, аның белән янәшә ятак бүлмә. — Бик зур икән сезнең йорт, Василий Иванович,— дисәң, карт шунда' ук җавап биреп тә өлгерә: — Булганына канәгать, туган.— Аннан ул, стенага таба ымлап өстәп куя: — Максимым да зарланмый. Яртысы аныкы, яртысы Андреемныкы... Василий Иванович Отлетаев «минеке» дип сөйләргә яратмый. Бар булганын улларының кул көче, тырышлыгы белән табылган итеп күрсәтергә тырыша. Отлетаевлар семьясы бу йортка моннан дүрт ел элек күчте. Ата белән ана «оя төбе» Владимир янында калырга теләгәннәр иде, Владимир үзе дә аларның калуларын дәгъвәләп йөрде, чөнки, ни генә дисәң дә, карт белән карчыкның төпчек малай янында яшәве ата-анадан калган жола бит. Тик Василий Ивановичның уртанчы улы Андрей үз сүзен итте, авыз ачарга да ирек бирмәде: — Әнигә дә бакча тирәсендә казынырга җайлы булыр,— диде,— балалар янында күңелен юатыр. Аннан бит, әти, син үзең дә йорт- җир тирәсендә селкенергә яратасың. Әле Володяиың бала-чагасы юк. Башы да күзе, хатыны да үзе. Юк, әти, мин сезне калдырмыйм. Ошамый башласа, үзегезгә карарсыз. Ләкин яңа йортка башлап синен белән әнинең аяк атлап керүен телим мин,— диде. Зур улы Максим да аның сүзен куәтләде. — Ике улың белән бергә яшәү күңелсез тоелмас, әти, үзең дә бит йорт төзүгә зур көч куйдың, — диде. Ике зур малай шундый кыстап торгач, Владимир инде артык үз сүзлеләнмәде, тик ата-ананың аны да онытмауларын, еш-еш килеп йөрүләрен сорады. Менә шундый туганнарча, әйбәтләп кенә сөйләшүләрдән соң карт белән карчык Побежимов урамында яши башладылар. Күңелле, тыныч урамнарның берсе ул Побежимов урамы. Свердлов исемендәге поселок белән социалистик шәһәрчек арасыннан, төзүчеләр клубы һәм 5 номерлы ФЗӨ мәктәбе буйлап, көнбатышка таба .менеп китәсең. Бу башта, Сталинград урамына килеп терәлгән башыннан, ул әллә ни матур күренми. Уң якта икешәр катлы таш йортлар, ә сул якта әлегә ачыклык. Барабара инде анда үзләренең җимеш бакчалары һәм верандалары белән җыелма йортлар күзгә ташлана. Верандалар, баскыч төпләре җәен һәм көз башында үрмә гөлләр эченә күмелеп утыралар. Бу тирәләрдә машина дигәне дә сирәк күренә. Бала-чага ай-һайсыз уйнап йөри, урам читендәге комлыкларда чыпчыклар, тавыклар коена Тагын да бераз баргач, сагыздай бүрәнәләрдән, таштан яки шлак- бетоннан коеп куйган йортлар күренә башлый. Аларда төрле предприятиеләрдә эшләүче кешеләр, төзүчеләр яши. Нинди генә матур йортлар юктыр дисез бу урамда! Тәрәзә башлары, карнизлар, капка түбәләре челтәрчелтәр итеп бизәлгән, тәрәзә капкачлары төрле төсләргә буялган, ишек алларында агачлар, чәчәкләр, куаклыклар... Бу йортлар барысы да дәүләт ссудаларына төзелгәннәр, барысы да план буенча, тигез һәм матур итеп урнаштырылганнар. Көндезләрен Третьяков галлериясе тынычлыгы белән яшәгән урам кичке якта җанланып китә. Малай-шалай, кыз-кыркын шау-гөре, гармонь моңы, карткоры ыбыр-зыбыры көчәйгәинән-көчәя. һәркемнең үз эше, үз шөгыле бар дигәндәй, берәүләре балыкка кунарга бара, икенчеләре киенеп-бизәнеп кунакка барырга чыга, өченчеләре — әле алган яңа мотоциклы тирәсендә кайнаша... Ял көннәрендә дә шундый күренеш күзгә чалына, вакыты белән пыр тузып туй үтеп китә, күмәкләшеп урманга, ял итәргә баручыларның тыелгысыз көлүләре ишетелә, чук 90 кебек киенгән чибәр кызлар әрле-бирле йөренә. Бала-чага чыр-чуы кочзк төбеннән китми. Василий Иванович тавык-чебешкә солы-мазар алырмын дип базарга җыенган ял көнендә дэ’нэкъ менә шундый күренеш иде. Көне дә кү- ңете җылы иде. Сентябрь башында андый көннәргә юмартлыгы җитмиме сон 6v табигатьнең! Күк битендә кояш тыныч кына тәгәри. Аңа болытлар да комачауламый. Агач яфраклары да, нәрсәдер тыңлаган яшь кызлардай, шыбырдашмыйча гына, кояш нурларына карап елмаялар. Инде төш вакыты җитеп килә. Картка озак көтәргә туры килмәде, Анна Аверьяновиа бер киндер капчык һәм зәңгәр җептәй үргән сетка чыгарып бирде. Ул картның кепкасын төзәтебрәк куйды, әрле-бирле бөтерелде дә капчыкка төртә- төртә: — Төшлерәген кара, элеккесендә дә әч кандала кебек иде, — дип куйды.— Виноград туры килмәсме, бәлки карбыз да алырсың... — Анысын гына белермен инде, карчык, әнә, яшелчә бакчаңны кара. Тагын чебеш тулган,— дип кырт кисте карт һәм, әкрен генә атлап, базарга юнәлде. Анна Аверьяновиа бик тынгысыз карчык. Малайларына булсын, киленнәренә, кызларына, оныгына, оныгының улына булсын — һәммәсенә бер үк сүзләрне такылдап тора: — Ярамаганны соң... булмаган эшне соң... шулай ярыймы соң... Бәлки ул бу сүзләрне әйтергә дә теләмидер, уенда да юктыр, ихтимал, ул сүзләр. Тик шул әйтүем булсын дип кенә әйтәдер ул аны. Әле Василий Иванович базарга киткәч, Максимның балаларын җиңел киемнән күреп тә: — Пелагия! Нигә юка киендердең? Ярамаганны. Салкын тияр бит,— дип аһ орды ул. Капка төбендә күрше хатыны белән сөйләшеп торган Пелагия кинәт аңа күтәрелеп карады. — Юк, әнкәй, туңарлык түгел. Бүген көн җылы ич,— дип җавап бирде. Нәкъ шул вакыт Василий Иванович кире борылып керде. Чөнки аның кече улы Владимир, кызының улы Павел, ашыкмый гына атлап, аларга таба киләләр иде. Ул көнне барлык Отлетаевлар бергә җыелдылар. Төзелеш десятнигы Василий Иванович, аның олы улы штукатурчы Максим, уртанчы улы штукатурчы Андрей, кече улы — пар краны машинисты Владимир, оныгы — моитажчы-слесарь Павел, дүрт килене. Ун зур кеше һәм балалар — барысы бергә — зур бер семья булып утырдылар. Төзүчеләр семьясы! Картның киленнәре дә элек төзүчеләр — штукатурчылар иде. Бала-чага арту, йорт хәстәре күбәю аркасында гына алар үз һөнәрләрен куярга мәҗбүр булдылар. Менә шул көнне Отлетаевларның киңәше булып алды. Зур һәм тату семьяга хас булган киңәш, көнкүреш һәм хезмәтне үз эченә алган файдалы, акыллы киңәш. Семья башлыгы Василий Иванович сүзне җайлап кына, ашыкмыйча гына монтажчылар, механизаторлар турында башлап җибәрде. Василий Ивановичның оныгы, таза гәүдәле, кара тут йөзле Павел, сүзнең үз адресына икәнен аңлап, сагайды, бабасына елышыбрак утырды. — Без, әти, слесарьларга артык үпкәләмибез,— дип сүзгә кушылды Василий Ивановичның олы улы Максим. Дөрес, аларның да вакыты белән гөнаһлары була булуын, штукатура эшләрен башлау чорына җылылык биреп өлгермиләр, тимер конструкцияләр белән тоткарлык ясыйлар. Ләкин, гомумән алганда, алар планны айдаи-айга арттырып үтиләр... Ә сез ким үтисезмени? — дип бүлдерде аны ата. — Юк, без дә ким үтәмибез, арттырган чаклар да була... 91 — Ә менә алар сезгә бер тоткарлык та ясамасалар, сезнең үтәлеш куп тапкыр артык булыр иде, хезмәт ияләре дә яңа йортларга бер-ике ай алданрак күчә алырлар иде,— диде карт Отлетаев һәм балаларга мәгънәле караш ташлады. Алар исә, дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, баш иеп кенә җавап бирделәр. — Бездә, бабай, планлаштыру белән эш начар тора шул,— дип сүзгә кушылды Павел. — Ашыгыч булмаган участокларны тимер конструкцияләр белән күмеп китәләр, ә иң кирәклеләрен үз вакытында тәэмин итмиләр. — Менә шул-шул. Беләм, улым, беләм... Минем сине ишетәсем генә килгән иде. Нәкъ менә шундый кимчелекләргә каршы көрәшергә кирәк тә. Ташчыларның, штукатурчыларның эшсез торулары төзелеш өчен иң курчыныч нәрсә. Моны булдырмау өчен начальниклар гына түгел, менә син дә, Павел, син дә, Владимир, син дә — без барыбыз да көрәшергә тиеш. Ә сез...— дидё карт, Максим белән Андрейга карап.— Сез комплекслы бригадаларыгызны эшсез тотмагыз инде. Сездә менә дигән профессия кешеләре, ФЗӨ мәктәбеннән килгән яшьләр, дәртле, энергияле егетләр эшли бит. Аларның мактаулы хезмәттә уңыш казанасылары, эш хакын күбрәк аласылары килә, чук кебек киенеп йөриселәре килә. Шуны истә тотыгыз, балалар, яшь көчләрнең кәефләрен кырырлык булмасын. «Отлетаевлар кемнәр?» дип сораганда, әүвәлгедәгечә, хезмәт алдынгылары, яхшы сыйфат бирүчеләр дигән җавап ишетерлек булсын. Югыйсә Декабристлар урамындагы зур йортта... Әтисенең сүзләрен ишетүгә Максим аз гына кызарынды, урыныннан кузгала төште. Аңарда үз гаебемне таныргамы, танымаскамы дигән сәер караш сизелеп тора иде. — Анда бит, әти, бер безнең бригада гына эшләмәде. Әллә ничә бригада эшләде анда. Штукатура эше начар сыйфатлы булып чыккан квартиралар безнеке түгел... — Менә, менә. Нәкъ шулай әйтерсең дип уйлаган да идем. Син начар сыйфат биргәнсең димим бит мин, сине гаепләргә җыенмыйм. Әмма бит шунысы да бар, кем генә эшләмәсен ул квартираларны, начар эшләнгән квартираларны димәкче булам, штукатурчылар эшләгән. Бер-береңне күрә белергә, кимчелекне бергәләп төзәтергә, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк иде... Киленнәре, оныклары белән нәрсә турындадыр бик җанланып сөйләшеп утырган Анна Аверьяновна картның соңгы сүзләрен ишетүгә түзә алмады, үпкә катыш: — Җитәр лә инде, атасы, ял көнне ял итәргә килгән балаларың белән кешечә генә сөйләшеп утырсаңчы,— дип сүз кыстырды.— Әнә, бакчадан алма алып кер, ичмасам. Чәй эчәрбез. Югыйсә кая, сыйфат та сан дип лыгырдаудан туктыйсың юк... Карчыгының тәкъдимен урынлы күрдеме, әллә әйтер сүзе беттеме, карт сүзне икенчегә борды: — Әйдәгез, булмаса, бакчага чыгып керик,— диде. Әле моннан берничә генә ел элек тергезелгән бакчада җимешләр ару гына күренә иде. Алар, утын сарае буендагы иске өстәл янына утырып, иркенләп берәрне тартып алдылар, хуҗалык турында сөйләштеләр, картның бакча тирәсендә иртә-кич ыгы-зыгы килеп йөрүенең матур нәтиҗәләренә куаныштылар. Гаҗәп күңелле көннәрнең берендә Отлетаевлар семьясының менә шулай әңгәмә сугып, хезмәт турында да, ял һәм хәл-әхвәл турында да сөйләшеп утыруы бик яхшы хәтердә калган. Әйе, бу бердәм, тату һәм хезмәт сөючән семья членнары әнә шулай бик еш җыелалар, төрле кимчелекләрне ачалар, берберенә матур киңәшләр бирешәләр. 92 Менә хәзер мин Отлетаевлар семьясының һәрбер членын күз алдыма китрәм. Андрей белән Максим җитәкчелегендәге комплекслы бригадалар әлеге зур йортта штукатура эшен алып баралар, Павел төзелеш өчен тимер конструкцияләр җитештерә, инде җитмеш яше тулып килгән Василий Иванович хәзергә өйдә, чөнки әлегә аның сәламәтлеге ныгып җитми. Ә Владимир... инде ул юк. Ләкин төзүчеләр аны онытмыйлар, төзү материаллары төяү һәм бушатуда зур көч куеп эшләгән Володяны хөрмәт белән телгә алалар. Василий Иванович — Отлетаевлар семьясының башлыгы. Казан шәһәр төзелешләренә бөтен гомерен багышлаган тәбәнәк гәүдәле, юан һәм җитез бу карт Биләр районының Лягушкино авылын бик яшьләй калдырып китә. Билбавына балта кыстырган яшь Васяиы тирә-як авылларда еш очратырга була. Байларга бил бөгү, абыйсы Сергей белән бергәләп эш эзләү, тормыш җәфасы... Аның абыйсы кешеләргә йөздән артык йорт салып бирә, ләкин үзе җиргә баткан иске йорттан чыга алмый. Язмыш Васяиы алпавыт йортына ташлый һәм ул анда үзе кебек үк авыр хезмәт белән яшәүче Анна исемле кызны очрата. Кимсетелү, күз яшьләре белән аралашкан газаплы тормыш артта кала, Бөек Октябрь мордва халкының улы Василий Отлетаевка да азатлык һәм шатлык китерә. Тора-бара ул Казанга күчеп килә, шәһәр төзелешләрендә балта остасы булып эшли башлый. Хәер, нигә соң бу семьяның узганын искә алып торырга! Совет властена кадәр ярлы семьяның кайсысына гына рәхәт тормыш бар иде соң! Андрей Васильевич белән яңа йорт кухнясында тәмәке тартып утырган арада мин аларның семьялары турында, узган тормышлары турында уйладым. Ә Андрей, тотынырга әйбер эзләгәндәй, кулларын күтәрде дә, бераз уйланып торып: — Раствор килгәндер ахры, кызлар кыймылдаша башлады,— дип куйды. Ләкин аның бу шатлыгы юкка гына булган икән. Дөресрәге, кызлар балчык измәсе килмәгәнгә прорабны кыздыра башлаганнар иде. Андрейның йөзенә тагын борчылу чыкты, ул ачынып-ачынып төзелештәге, эшне оештырудагы зур кимчелекләр турында сөйләргә тотынды. — Менә карагыз, штукатурчылар растворны дүртенче-бишеиче катларга кадәр носилкалар белән күтәреп менгерергә мәҗбүр булалар. Ә бездә раствор насослары юкмыни? Аларны эшкә җигәргә булмыймыни?! Әйе, алдынгы штукатурчы Андрей Отлетаев төзелештәге кимчелекләр турында аек фикер йөртә. Чыннан да, төзелештәге һәм проектлаш- тырудагы артыклыкларны бетерү турында хөкүмәт чыгарган карарны үтәү өчен менә шундый кимчелекләргә каршы да көрәшергә кирәк. Казан шәһәр төзелешләрендә әле дә булса экономия өчен, югалтуларга каршы көрәшнең юлга салынганы юк. Андрей белән без шушы темага сүз кузгаткач кына Максим килеп керде. Василий Ивановичның олы улы Максим гәүдәгә бераз чандыррак. Ике туган бер-берсенә бик үк охшамаганнар. Олысы әнкәсенә, ә кечесе әткәсенә тартым. Алай да алар холыклары белән бик килгәннәр. Икесе дә сабыр, уйлап эшләүчән һәм уйчан. Максим килеп кергәч тә сүз үз темасында дәвам итте. — Колхоз кырларында ашлыкның бер генә бөртеген дә югалтмау өчен көрәш бара,— диде Андрей.— Завод-фабрикаларда да металл калдыкларын әрәм-шәрәм итмиләр, экономия өчен көрәшәләр. Шулай ук төзеләштә дә... Москвада мин моны үз күзләрем белән күрдем. Механизация кермәгән эш юк анда. Бернинди артыклыкка юл куймыйлар.. Төзүчеләргә эш хакы түләүдә дә бозулар юк. Ә бездә... 93 Андрей скамья читенә килеп утырган Максимга карап алды. — Бездә эш хакы турында сүз кузгатсаң, җитәкчеләрнең чәчләре үрә тора. Әйтерсең, мин үзем өчен тырышам. Л1инем бригадада дистәләрчә җанлы кешеләр эшлиләр ич. Мин алар турында кайгыртырга тиеш түгелмени? Андрей сүз арасында төзү материалларын урлау, әрәм-шәрәм итү фактларына тукталды. Коридорда сузылып яткан сайгакларга күрсәтеп, сүзен дәвам итте ул. — Менә бу шпунтовкаларның кубометры беләсеңме күпме тора? Бик кыйммәтле материал ул. Аны агач эшкәртү комбинатыннан тик төзелеш өчен генә җибәрәләр... Ә бер көнне социалистик шәһәрчек базарында безнең бер төзүче шул шпунтовкаларны күреп ала. Әлбәттә, төзелештән урланган. Урлап сатучы аны кискәләгән, бәйләгән һәм... тәкъдим итә. Ә аның янында торган милиционер: «Монда сатарга ярамый, әнә тегендә сат»,— дип, аңа урын күрсәтә. Ах, төзү материалының кадерен намуслы төзүче кебек үк белсеннәр иде кешеләр! Пыяла, такта, кадак ише әйберләрне һәрбер төзүче азлап кына алса да, никадәр зыян бит ул... Минем газета-журналлар тирәсендә йөргәнемне белгәнгә күрәме, бер язмаса бер язып куяр, дип уйладымы, Андрей күңелендә җыелганны акрынакрын чыгара барды. Бер үк һөнәр белән эшләүче бригадаларны бер урынга бик күп туплау да аның күңелен тырнап, эчен пошырып тора икән. Ул әле үзләре төзеп ята торган ике катлы яңа йортка берьюлы Трубин, Ламбин, Биктимиров, Медведев, Хәмидуллин бригадалары туплануын әйтте. Бу алдынгы штукатурчы бригадалар да, Отле- таевлар кебек үк, күп вакытларын эшсез үткәрәләр икән. Чөнки балчык измәсе үз вакытында китерелми, эш урыннары үз вакытында тиешенчә бүлеп бирелми. Җиң сызганып эшкә керешкәнче әллә никадәр вакыт кирәксезгә, бушка, шау-шуга үтеп киткән була. Кыш. Төзелеш җитәкчеләренең кимчелекләрен берничә ай буена яшереп саклый торган кыш үзенең законнарын тормышка ашыра. Төзелеш мәйданчыгының кайсы гына почмагына карасаң да ап-ак кар. Анда-санда гына төзү материаллары күренеп тора. Ә яз көне бу тирәләр тагын ачылачак, кар астында калган такталар, тимер-бетон җайланмалар тагын күренә башлаячак. Туң җир эреп, экскаваторлар эшкә керешүгә, алар өстенә балчык ишеләчәк һәм алар мәңге күздән югалачаклар. Әйе, шулай, десятниклар, прораблар һәм төзү конторасы җитәкчеләре үз бурычларына салкын караган участокларда эш нәкъ менә шулай тора. Миңа бер чакны танылган балта остасы коммунист Михаил Наумовның төзүчеләр конференциясендә чыгып сөйләвең тыңларга туры килде. Ул йортлар төзелешендә штурмчылыкка, ашыгуга юл куелуын, файдалануга тапшырылган биналарны яңадан төзәтергә, моның өчен зур расход тотарга туры килүен сөйләгән иде. Ә бит төзелешнең кыйммәткә төшүе, планның начар үтәлүе нәкъ менә шуннан килә. — Эзләнү, уйлану юк бездә,— диде Андрей, урамга шактый озак карап торганнан соң.— Бабайлар методыннан һаман аерылып бетә алмыйбыз әле... Ниһаять, балчык измәсе төягән автомашина килеп җитте. Штукатурчылар кайнаша башладылар. Бу машина измәне бушатып та өлгерә алмады, икенчесе, өченчесе килде... Бу инде атналар буена бер тамчы да төшмичә торганнан соң берничә көн коеп явып, елгаларны ташыткан яңгырны хәтерләтә иде. Мин, Отлетаевлар белән саубуллашып, яңа төзелешләр буйлап, Декабристлар урамына таба юнәлдем. Башлыча тимер-бетон детальләр кулланып төзелә торган, бүлмә стеналары һәм түшәмнәре коры штукатурка белән капланган бу зур йорт тышкы яктан мәһабәт булып күренде. Төзүчеләр аны яца елда өлгертергә сүз бирделәр. Димәк, яңа, 1956 елда тагын йөзләрчә хезмәт ияләре яңа квартираларга күчәчәкләр. Никадәр мактаулы бу хезмәт! Төзүче аның өчен куанырга, шатланырга хаклы. Декабрьның салкын көннәрендә Отлетаевлар штукатурка эше алып барган бу йорт торган саен киңәя барачак һәм, уйсуланып, үзәк урамда төзелеп беткән икенче зур йортка барып кушылачак. Укучыларның мине Отлетаевлариың хезмәттәге уңышларын тасвирламауда гаепләүләре, шелтәләүләре мөмкин. Алар хаклылар. Ләкин эш менә нәрсәдә. Казан шәһәренең кайсы гына почмагына барсаң да яңа зур биналар күрәсең, яңа мәктәпләр, больницалар күрәсең. Болар Отле- таевларның хезмәте түгелмени! Берничә ел эчендә үсеп чыккан эшче поселоклары аларның иҗаты түгелмени! Минемчә, бу зур семья членнарының хезмәт җимеше тәмен яңа йортлардан киң һәм иркен квартиралар алган кешеләр барысыннан да яхшырак татыйлардыр. Безгә шунысы ачык, төзелештә эшләүче Отлетаевлариың, алар җитәкчелегендәге бригадаларның бер генә айда да үз йөкләмәләрен үтәми калганнары юк. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, аңа куану, кешеләрнең рәхмәтен һәм хөрмәтен казану нинди зур куаныч! Әйе, без сокланып карый торган, шәһәрләребезне котлы иткән яңа төзелешләрнең чын хуҗалары алар Отлетаевлар. Чын мәгънәсендә төзүчеләр семьясы ул.

Декабрь, 1955 ел