Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

1942 ел. Болгарияне тентеп, актарып, Монархистлар йөрй, монархистлар. Суд алдында — шагыйрь Вапцаров. Суд — күз буяу өчен... Вапцаровны Ату тавышын меңнәр ишетте, Бу — әйтерсең, бер кисәтү иде Чехословак улы — Фучикне. 1943 ел. Тезләндерә алмый ничек тә, Кул селтәгәч, ачуыннан шашып, Атты фашист, атты Фучиккә. «Ишеттеңме?» дигән кебек, фашист Сынау белән карый Мусага. «Ишеттем. Мин — өченчесе. Түзәм, Өч кат миңа авыр булса да». Үтерделәр бер үк таңда, гүя Өчесен дә тезеп беррәттән. Бер язмышта туган бу дуслыкны Тартып алып булмый йөрәктән.