Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ҖЫР

30 нчы елларда Муса Җәлил эпик жанрлар белән бик нык кызыксына. Шагыйрьнең бу кызыксынуы тормышка тагын да якынаерга, әсәрләренең тәэсирен көчәйтергә омтылуыннан килә. Аның поэмаларында шул чордагы совет кешесенең характеры чагылган. Җәлил эпикасының тематикасы кайбер яктан лирикага кушылса да. нигездә аннан аерылып тора. Ләкин аларның бердәмлеге, тамырларының, чыганакларының уртак булуы шиксез. М. Җәлилнең поэмалары да, лирик шигырьләре кебек үк. совет кешесе тормышындагы ташып торган шатлыкны экырлый. Аларның юлара мәгънәләрендә совет иленең бөек киләчәгенә тирән ышаныч ята. Бу поэмалар социализм төзегән, мул тормыш белән яши башлаган, бернинди дошманнардан да курыкмаучы совет халкының үзендә зур көч барлыгын тою хисеннән туган. М. Җәлилнең 30 нчы елларда иҗат иткән поэмаларының күбесе үзе яшәгән чорга — сугышка кадәрге совет чынбарлыгына багышланган. Шагыйрь бигрәк тә авыл, колхоз тормышы белән кызыксына. «Җиһан», «Директор һәм кояш», «Хат ташучы» поэмаларында М. Җәлил әнә шул тормышны сурәтли. Колхоз чынбарлыгы турындагы бу әсәрләр арасында бигрәк тә көчле язылганы — «Хат ташучы» поэмасы. Шагыйрьнең бу әсәрендә авыл тормышы темасына багышланган барлык башка поэмаларындагы тәҗрибәсе тупланган. «Хат ташучы» поэмасы — Муса Җәлилнең үз иҗатында гына түгел, бәлки татар совет поэзиясе тарихында да шактый зур урын алып тора торган әсәр. Җәлил үз алдына шатлык турында, укучыда шатлык хисе тудырырдай әсәр язу бурычын куя. Поэмада совет кешесенең бәхетле тормышы, бөек памуслылыгы, әхлак йөзенең сафлыгы тулы итеп, тирәнтен гәүдәләидерелгән. «Хат ташучы» поэмасы, — гадәттәге мәгънәдә аңлаганда,—конфликтсыз әсәр. Биредә намуслы хезмәт кешеләре — почтальон Булат белән бригадир Фәйрүзәнең мәхәббәт тарихы күрсәтелә. Ике герой бер-берсен бик нык яраталар, ләкин аңлаша алмыйлар, шикләнеп газапланалар. Поэманың драматизмы кискен конфликтлы әсәрләр драматизмы белән чагыштырганда бөтенләй башка. Укучы өчен биредә дошманнар, кире типлар юк. һәр ике геройга да ул мәхәббәт белән карый. Җәлил алдында җиңеп чыккан халыкның бәхетле, шат тормышын сурәтләү бурычы тора. Шагыйрь ташып торган шатлык турында җыр тудырырга тели. Шагыйрьнең бу поэмада тормыштагы кискен конфликтларны аңлы рәвештә читкә куеп, совет тормышының күңелле, матур якларын гына ачарга омтылуы башка поэмаларыннан да күренә. «Яшьлек юлы», «Җиһан», «Директор һәм кояш» поэмаларында да шул ук авыл тормышы сурәтләнә. Ләкин бу әсәрләрдә авыл тормышы 103 бөтенләй икенче яктан күрсәтелә, күп яклы, туктаусыз кискен көрәш төсендә гәүдәләнә. Бу, поэмалар шагыйрьнең иң зур әсәренә нигез итеп алынган тормыш материалын ачу ягыннан «Хат ташучы»ны шактый тулыландыра төшәләр. Шушы әсәрләре белән М. Җәлил «Хат ташучы»да биреләчәк тормыш материалын үзләштерү, билгеле бер эшкәртү чорын үтә. Совет чынбарлыгының бер ягын гына зур планда алып күрсәткәнгә кадәр шагыйрь бөтен тормыш материалын тулысы белән тирән итеп үзләштерергә тиеш иде. Бу әсәрләр шулай ук «Хат ташучымның үзенә бер төрле стилен тудыруга да хәзерлек булып тора. «Җиһан» поэмасында ул еллар өчен гыйбрәтле, җитди һәм шул ук вакытта көлкеле бер конфликт алынган. Җиһанны бригадир итеп куялар. Аның ире Шаигәрәй исә — бригадада гади бер член. Күп ашаганы өчен «кашык» кушаматы алган Шаңгәрәй, хәзер ничек эшләсәң дә ярый дип уйлап, зур каршылыкка очрый. Хатыны — бригадир — аны кырдан куып җибәрә. Вакыйга әнә шундый. М. Җәлил колхоз строеның авылдагы хуҗалык структурасын, крестьяндагы вак буржуачылык карашларын үзгәртү белән геиә чикләнмәвен, ә яңа кешеләргә комачаулый торган барлык иске гадәтләрне җимерүен күрсәтергә омтыла. Шаигәрәй үзенең хатыны Җиһанны икенче бер кеше белән йөри дип уйлый, шуңа ышана башлый. Хатынының кыланышын, ягъни ирен санга сукмавын, ул башкача аңлый алмый. Шаригать законнары кушуынча, хатын — иренең колы. Әнә шул караш яңа совет чынбарлыгы таләпләренә каршы килә. Шаигәрәй бик авыр кичерешләрдән соң гына үзенең «карчыгы» белән килешә. «Яшьлек юлы» поэмасында шагыйрь тагын да кискенрәк конфликт куя. Кулак иярченнәре, чын йөзләрен яшереп, җитәкчелекне үз кулларына алган дошманнар, новатор Алсуга гаеп ташлар өчен чәчүлек фондын агулыйлар. Игеннәр тишелеп чыкмый. Ләкин новаторга партия, халык ярдәм итә; дошманнар колхоз хуҗалыгының үсешенә җитди тоткарлык ясый алмыйлар. Шагыйрь авылны күтәрелештә, көрәштә тасвирлый. Колхоз строе җиңү белән, сыйнфый көрәш тукталмый. Ул яңадап-яңа формаларда дәвам итә. «Хат ташучы» поэмасы — Җәлилнең элегрәк язылган эпик әсәрләре белән органик бәйләнештә туган әсәре. «Хат ташучы»ның конфликты шагыйрьнең тормышны белмәвеннән килеп чыкмый, киресенчә, аның иҗат фикере буларак туа һәм чынбарлыкны озак өйрәнү, шул тормышны художестволы гомумиләштерү нәтиҗәсендә уңышлы хәл ителә. «Директор һәм кояш», «Җиһан», «Яшьлек юлы» поэмаларында халыкның бәхете сурәтләнә. Ләкин аларда бәхет темасы үзәк тема түгел, шул әсәрләрнең эмоциональ яңгырашындагы бер элемент кына. «Хат ташучы» поэмасында исә Җәлил аны төп тема итеп ала һәм әсәрнең художество тукымасы нигезенә сала. Художестволы әсәрнең нигезе итеп ике яшь кешенең мәхәббәтен алу халык иҗатына да хас нәрсә. Борынгы Көнчыгыш әсәрләреннән «Таһир белән Зөһрә», «Ләйлә белән Мәҗнүн» мәхәббәт турындагы әсәрләрнең классик үрнәге булып торалар. Бу традиция рус, украин һәм бөтен дөнья фольклорына да хас. ‘Бөтен дөнья әдәбиятының күп кенә зур язучылары мәхәббәтне кешеләрнең гуманистик йөзен, алар- ның әхлак йөзенең бөеклеген билгели торган бер нәрсә итеп алалар. Тургеневта да мәхәббәт шул яктан алына, Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сында да һәм Н. Хикмәтнең «Мәхәббәт турында хикәя»сендә дә мәхәббәт шундый ук роль уйный. М. Җәлил классик сюжет традицияләренә сукыр рәвештә иярми. Җәлилнең мәхәббәт тарихын ачуда зур үзгәлеге бар. Таһир белән Зөһрә, Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтләре бәхетле мәхәббәт булмый. Рәхимсез иҗтимагый мөнәсәбәтләр шул бөек хисләрне һәлак итә. 104 Көнчыгыш поэзиясенең башлыча кимсетелгән, теге яки бу сәбәпләр аркасында бәхетсезлеккә дучар булган мәхәббәтне җырлавында үзенә күрә хаклык бар. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китик: феодаль шагыйрьләр җәберзолым заманында халыкның саф мәхәббәт хисләренең тирән чәчәк ата алмавы турындагы моң-зарын алалар да, аны дөньяның мәңгелек һәм гомуми кимчелеге турындагы моң- зарга әверелдерәләр, аны фаталистик пессимизмны аклый торган бер нәрсәгә әйләндерәләр. Яшь Җәлилнең иң беренче интим шигырьләрендә дә (1920—22 елларда) шундый фаталистик моң-зар ишетелә. Фәйрүзә белән Булатның мәхәббәте исә халык ирешкән бәхеткә тантаналы җыр булып яңгырый. Фәйрүзә белән Булатның бәхетле мәхәббәте илебездә зур социаль үзгәреш булганлыгын, халык массасының психикасы тамырдан үзгәргәнлеген күрсәтә. «Хат ташучы» поэмасы — совет кешесенең зур уйларын, тирән хисләрен туплаган әсәр. Ул эчтәлеге белән генә түгел, формасы белән дә өр-яңа әсәр. Поэманың нигезенә салынган конфликт бик үзенчәлекле. Шагыйрь, үз әсәрләрен һәм башка авторларныкын кабатламыйча, үз юлы, яңа юл белән бара. Биредә шагыйрь талантының зур иҗат көче күренә. Поэманың конфликты Җәлилгә үзен дулкынландырган хисләрне художестволы образларда гәүдәләндерергә, «Таһир белән Зәһрә»гә, «Ләйлә белән Мәҗнүн»- гә, «Кара йөзләр»гә аваздаш булган һәм шул ук вакытта алардан аерылып тора торган әсәр тудырырга мөмкинлек бирә. Беренче карашка, кискен көрәш төсендә булмаган бәрелеш характерларны киң күрсәтергә җирлек бирми кебек. Шулай да Җәлил, лирик типиклаштыру алымнарын кулланып, тулы канлы образлар тудыра. «Җиһан» һәм «Яшьлек юлы» поэмаларында геройлар эпик планда, хәрәкәттә ачыла. Ләкин М. Җәлил характерларны эпик планда күрсәтә белү белән бергә геройларны лирик аспектта да зур осталык белән ача. «Доктор» поэмасындагы- врач образы, «Директор һәм кояш» поэмасындагы хезмәт кешесе образы, «Хат ташучы»дагы Булат белән Фәйрүзә образлары моңа ачык мисал була ала. Кайбер тәнкыйтьчеләр, догматик рәвештә геройны эпик планда сурәтләү генә уңышлы дип санап, лирик сурәтләүгә тиешле бәя биреп җиткермиләр. Бу ике алымның менә бусы яхшырак дип аерып әйтеп булмый. Художество алымы бары тик чара гына. Шагыйрь тарафыннан сайлап алынган тормыш материалы форманы үзе күрсәтә. Образны эпик планда сурәтләү әйбәтрәк дип карау форманы эчтәлектән өстен кую булыр иде. Лирик яктан ачу принциплары күп төрле. Үлем белән туктаусыз көрәшүче врачның көндәлек батырлыгына сокланып дан җырлаган «Доктор» поэмасында Җәлил, образларны ачу чарасы итеп, геройның кичерешләрен күрсәтү, сөйләп бирү алымын бик уңышлы куллана. «Директор һәм кояш» поэмасында исә геройның характеры үзе тирәсендәге образларның катлаулы мөнәсәбәтләре аша ачыла. Биредә кояш, э/fbip образлары зур роль уйный. Алар белән бәйләнештә зур хәреф белән языла торган Хезмәтче образы гәүдәләнә. Лирик типиклаштыру принцибы «Хат ташучы» поэмасында тулырак һәм үзенчәлерәк ачыла. Шагыйрьнең лиро-эпик поэмалар язу буенча тупланган тәҗрибәсе (аның беренче поэмасы «Авыру комсомолец», «Сәрвәр» кебек үк, геройның озын монологыннан гыйбарәт) шушы әсәрдә чагылган. / Фәйрүзә белән Булат образлары фольклор стилендә, татар халык җырлары стилендә бирелгән. Булат белән Фәйрүзә яхшыларның да яхшылары, чибәрләрнең дә чибәрләре, уңганнарның да уңганнары. Җәлил Фәйрүзәне сурәтләгәндә традициягә кергән, ныгыган образлар белән бизи, аны халык җырларында мактала торган чибәр кыз итеп сурәтли. Фәйрүзә турында җырлар) шигырьләр чыгаралар;. аның рәсемен газеталарга басалар.. 105 Геройларның мәхәббәте классик традицияләрдә бирелгән. Аларның характерлары — саф милли характер. Милли традиция буенча да яшерен мәхәббәт изге һәм бөек хис булып санала. Сез белмисез, Нинди тәмле, Көчле бу яшерен яну!., йөз кояшны алмаштыра Бер ялкынлы елмаю. Булат үзенең сөйгәненә карап соклана, ләкин аннан шулкадәр ояла, хәтта аның белән сөйләшергә дә батырчылык итми. Ә почта бүлегендә Фәйрүзәгә һәр ун көн саен килеп тора торган хатларны алганда һәм аларны хуҗасына тапшырганда Булат бөтенләй югалып кала: агарына, аның куллары калтырана, хатларның исәбен чуалта. Булат хисләрен Фәйрүзәгә сиздерми. Фәйрүзә дә кичерешләрен яшерә. Ләкин яшерен ялкын аның саен көчлерәк кабына. Билгесез- лектә яшәү аның саен кыенлаша бара. Ниһаять, Фәйрүзәнең сиздерүеннән файдаланып, Булат аңа хат яза. Хат язу шулай ук көнчыгышка гына хас гадәт. Әле күптән түгел генә авылларда татар егетләре һәм кызлары бары тик хат аша гына сөйләшә алалар иде. Бу гадәтне тудырган шартлар инде җимерелде, ләкин хат язу, шул форманы ярату халыкта, әдәбиятта һаман да әле саклана, һ. Такташ үзенең күп 1^енә шигырьләрен хат дип атаган. 1*Хәзерге заманның лирик җырлары да хат турында. Хат ул — инде ныгыган фольклор образы. Булатның хаты татар поэзиясендәге мәхәббәт лирикасының иң яхшы үрнәге. Анда Тукай лирикасы һәм халык җырлары өчен бик характерлы тыйнаклык һәм кыюсызлык күренә. Мин кыш буе дәшмәдем. Эчтән генә янсам яндым, Сиңа серем ачмадым. Курыктым читкә кагарсың, дип, Көләрсең, дип үземнән. Мин яшердем күзләремне Синең шаян күзеңнән. Снн елмаен карасаң да, ; Мин оялдым карарга; Син сизенеп сорашсаң да, Мин тырыштым танарга. Кышкы салкын буранда да, Хат ташып йөргәндә дә, Я укырга, я уйнарга Клубка килгәндә дә, Мин гел сине уйлый идем, һич уйлап туймый идем.. Ләкин үзем ачык итеп Әйтергә кыймый идем... Хатына Булат шигырь дә өсти. Хәзер дә әле татар, башкорт авылларында гашыйклар еш кына шулай итәләр. Хәтта аналар да үзләренең балаларына хат язганда шигырь, җыр кушып язалар, язмыш тарафыннан төрле якларга аерылган туганнар хатларын шигырь белән язалар. Монда халыкның поэтик, художество таланты күренә. Безнең әдәбиятчыларыбыз һәм этнографларыбыз шушындый кызыклы саф милли күренешне аз өйрәнәләр.* Муса Җәлил үзенең поэмасында туган халыкның шушы матур гадәтен башкаларга караганда тулырак һәм ачыграк итеп чагылдырган. Булат белән Фәйрүзә гади бер милли типлар гына түгел, алар социалистик татар милләте балалары, хәзерге заман авылының үз балалары. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күзәтеп чыкканнан соң безнең иҗтимагый төзелеш кешеләрнең туган илгә, хезмәткә булган кррашларын гына үзгәртеп калмаган, эчке дөньяларын да үзгәрткән икәнлекне аңлау кыен түгел. Яңа иҗтимагый шартлар, кешеләрнең мәхәббәтләрен дә яңарта. Ләйлә белән Мәҗнүннең зур хисләре бары тик иҗтимагый тәртипләргә каршы көрәштә генә шулай чәчәк ата алган. Аларның мәхәббәте — ярым мистик хис. Булат белән Фәйрүзәнең хисләре исә саф һәм кояш кебек якты. Алар бер коллектив кешеләре, алар яшәгән җәмгыять мәхәббәткә киртә булып тормый. Шагыйрь егетнең мәхәббәтен аның күңелендә тирән тамыр җәйгән хис — эш өчен халык алдында җаваплылык хисе белән бәрелешкә кертә. Ул моны очраклы рәвештә эшләми. Булат үзенә көндәш дип санаган кешенең хатларын Фәйрү 106 зәгә илтеп тапшыра. Ул ха iларны Булат ташлап та калдыра алмый, ачып укып да алмый. Сөюенә тап төшсә дә, Эшенә тап төшермәс. Булат озак вакыт Фәйрүзәнең үзен сөйгәнен белми йөри. Аның язган хаты да җавапсыз кала. Ләкин мондый билгесезлек озак дәвам итә алмый. Бу характерларның эзлеклелеген шик астына куяр иде. Ләйлә белән Мәҗнүннең хисләре чиксез тирән, андый хнс уртак булмаудан тагын да ныгый, көчәя. Ул бөтенесен дә җиңеп үтә торган хис. Булат белән Фәйрүзә хисләре көч һәм матурлык ягыннан аларныкыннан ким булмаса да, бөтенләй үзгә эчтәлекле хис. Алар мәхәббәткә кол булып яшәмиләр. Аларның характерларында иң мөһим сыйфат— туган илгә булган мәхәббәт. Алар бер генә вакытта да үзләренең Ватан каршында бурычлы икәнлекләрен онытмыйлар, бу хәл аларның барлык хисләрен тәртипкә китерә. Аларда яшәргә комачаулап, тормышта киртә булып торырдай хисне тамыры белән йолкып ташлый алырлык ихтыяр көче бар. Район үзәгендәге клубта иң яхшы хат ташучылар хөрмәтенә оештырылган кичәдән гашыйклар бергә кайталар. Булат дәшми. Ул бит хат язды, ике ай көтеп тә җавап ала алмады, хәзер инде аңа үзенең хисләрен йөгәнләргә генә кирәк. Сүзне Фәйрүзә башлап җибәрә. Ул Булаттан хатка җавап бирмәве өчен гафу үтенә. Үзенең яратуын әйтергә әзер тора. Ләкин Булат инде күп уйлаган, күпне кичергән. Бу кинәт килгән бәхеткә ышануы кыен аңа. Хәтере дә бик калган. Булат Фәйрүзәдән яхшылык көтми, шуңа күрә ул аны бүлдерә: үзенең хатын бары тик шаяртып кына язылган итеп калдыра... Булат башкача эшли дә алмый. .Мәхәббәтнең поэзиясе үзгәрде. Аның инде буйсынучаи, яшереп чоры узды... Фәйрүзәгә дә яхшы сабак булды. Ләкин гашыйклар бер-беренә нәфрәтләнеп аерылышмыйлар. Алар һаман да билгесез- лектәи, «ах, сөя микән?» дигән сагыштан борчылалар. Хәзер инде хат язу чираты Фәйрүзәдә... һәм ул яза" да. Аның хаты үзенең ял- кынлылыгы һәм ягымлылыгы белән Булатныкыннан калышмый. Булат белән Фәйрүзә совет власте елларында халыкта булган үзгәрешнең тирәнлеген һәм зурлыгын күрсәтү өчен кертелгән күпертелгән образлар түгел. Алар индивидуаль һәм һәр яктап типик фигуралар. Үткен, дәртле, җырларга, биергә яратучан, җыелышларда чыгыш ясый алырдай кыю, эшкә бөтен көчен биреп, янып йөри торган, мәхәббәттә турылыклы Фәйрүзә — совет хатынкызының яңа тибы. Муса Җәлил үзенең хатын-кыз замандашлары турында күп яза. Ул аларның гадәттән тыш тиз үсүләренә соклана да, горурлана да. Авыл темасына язылган поэмаларының күбесендә төп геройлар — хатынкызлар. Л4әсәлән, Сәрвәр («Сәрвәр»), Җиһан («Җиһан»), врач («Доктор»). Татар авылында хатын-кызларның роле үсте. Алар- пың эчке дөньясы да үзгәрде. Җәлил иҗатында булган хатынкыз образларыннан, һичшиксез, иң уңышлысы уңган, чибәр кыз Фәйрүзә. Ә Булат бөтенләй башка. Ул кыюсыз, тыйнак. Үзенең сөеклесенә шулкадәр изге җан итеп карый, ул булганда бөтен тынычлыгын җуя. һичшиксез, Фәйрүзә Булатка караганда яктырак йолдыз. Асылда Булатны үзе артыннан ул «алып бара», ул активрак: аның сиздерүе буенча Булат аңа хат яза, аңлашуны ул башлап җибәрә һәм үзе хат язып аңлашуны ахырынача җиткерә. Поэма геройларының характерлары һәм конфликты үзенчәлекле булу аның композициясенә дә йогынты ясаган. «Директор һәм кояш», «Җиһан», «Яшьлек юлы» поэмалары шагыйрьнең композиция осталыгын күтәрү мәктәбе булдылар. Автор «Җиһан», «Директор һәм кояш» поэмаларының композицион элементларын берләштереп, «Хат ташучы»ның композицион чишелешен тапкан. Бу берләштерүне, билгеле, механик процесс дип карап бул 107 мый. «Хат ташучы» поэмасының конфликты һәм характерларны ачу бурычы үзе «Җиһаи»дагы композиция берлеген һәм ачыклыгын, «Директор һәм кояш» поэмасында- гыча иркен һәм мул итеп халык иҗатыннан файдалану моментларын таләп иттеләр. Шагыйрьнең, хәзер халыкныкы булып әверелгән куп санлы җырлары да «Хат ташучы» поэмасына билгеле бер күләмдә хәзерлек булдылар. Нәкъ менә алар шагыйрьгә поэма өчен саф халык җырлары тудырырга ярдәм иттеләр. Ул җырлар поэманың художество тукымасына органик үрелгәннәр. Үзенең беренче композицион бурычы итеп шагыйрь сурәтләүдә гадилеккә ирешүне куя. Сюжет сызыгы беренче юлыннан алып ахы- рынача һичнинди өстәмә мотивлар белән өзелмичә үсәргә тиеш була. Поэмадагы композицион гадилек аны барлык төр укучыларга да аңлаешлы итә. Ә Җәлил нәкъ менә шул бурычны хәл итәргә омтыла да. Җәлил бу әсәрне үзенең кайбер поэмаларындагы кебек пейзажны сурәтләүдән башламый. . Әсәрнең беренче юлларыннан ук аның төп эчтәлеге аңлашыла. Иң хәзерлексез укучыга да җиңел аңлашылсын өчен әсәрнең беренче юлларында ук аның төп эчтәлеге бирелә. Тимербулат — хат ташучы, Бригадир кыз — Фәйрүзә. Тимербулатның үзәген Шушы Фәйрүзә өзә. Әсәр, шул рәвешчә, гади генә хәбәр итүдән башлана. Гадирәк, аңлаешлырак булсын өчен, шагыйрь алга таба да әсәренә күп кенә кабатлаулар кертә. Булатның Фәйрүзә белән очрашуы да бер үк сүзләр белән бирелә, Фәйрүзә дә һәрвакыт бер үк сүзләр белән мактала. Поэманың композициясендә җырлар бик зур роль уйный. Поэманы гади итәргә тырышу геройларны күп алырга мөмкинлек бирмәү сәбәпле, шагыйрь башка чараларны файдалана. Җырлар — шундый чараларның берсе. Җырлар автор исеменнән түгел, зур бер коллектив исеменнән бирелә. Шулай итеп җырлар биредә халыкны гәүдәләндерәләр, геройларның халык белән аерылгысыз элемтәсен күрсәтәләр. Ләкин әсәрдә җырларның роле моның белән генә чикләнми. Поэманың тексты белән тыгыз бәйләнештә бирелгән бу җырларның бурычлары күп төрле. Мәсәлән, авыл яшьләре исеменнән җырланган җырлар Фәйрүзәнең Булатны яратуын аңлаталар. Фәйрүзә үзе Булатка бу турыда бер сүз дә әйтми бит. Аны вакытыннан алда әйтеп бирү авторның планына да керми. Ләкин укучыга моны сиздерергә кирәк. Бу урында инде җырларның ярдәме бик зур. Җырлар герой хисләренең, геройлар башкарган эшләрнең ритмик һәм эмоциональ яңгырашы да булып торалар. Геройлар моңланса, моңлы җыр яңгырый. Геройлар шатланса, шат җыр кабынып китә. Әсәрнең ахырында, мәсәлән, туй турында бер сүз дә юк. Аның каравы поэманың әдәби тукымасына органик бәйләнгән туй җыры яшьләрчә дәртле яңгырый. Шулай итеп, җыр әсәрнең текстын тулыландырып, ачыклап бара. Әсәрдәге композицион яңалыкның чыганагы — фольклор. М. Җәлилнең осталыгы халык җырларын иҗади файдаланып, үстереп бирүдә. Җырлар борын-борыннан халыкта нинди дә булса вакыйга турында бердәм фикерне әйтү, нинди дә булса вакыйгага бәя бирү өчен файдаланылганнар. Егетләр белән кызлар хәзер дә әле җыр белән сөйләшәләр. М. Җәлил дә җырларны шул мәгънәдә кулланган, әмма алар поэманың тукымасы белән шулкадәр тыгыз үрелгәннәр ки, алар әсәрдә ят нәрсә булып түгел, бәлки аның аерылмас бер кисәге булып торалар. Поэманың халык иҗатыңа якын булуы җырларны файдалану белән генә дә чикләнми. Булат белән Фәйрүзәнең чишмә янында очрашуы, бер-берсенә хат язышуы кебек хәлләр — болар барысы халык иҗаты хәзинәсеннән алынган нәрсәләр. 108 Бәхет турында мавыктыргыч итеп язылган, чын җыр әнә шулай туа. Поэманың музыкальлеге җырлар кулланудан гына түгел. Поэма бөтенләе белән, эчке төзелеше белән музыкаль: геройларның хисләрен сурәтләү пейзаж белән алышына, пейзаж җыр белән, җыр бию белән алышына бара, поэманың динамикалы булуына, җитезлегенә шагыйрь әнә шулай ирешә. Әнә шундый композицион чараларның барысын куллану нәтиҗәсендә, поэманың тукымасы күңелгә сеңеп кала торган гүзәл аһәңле, динамикалы булып туа. Поэманың үзеннән-үзе агылып бара, җиңел укыла торган гади теле дә аны халыкчан итүдә мөһим роль уйный. Шагыйрь татар телендәге гади, җиңел, канатлы сүзләрне сайлап алган. Поэманың телендә бер урында да халык теленнән чигенеш юк. Әсәр теленең образлы көче чагыштырулар, метафоралар һәм башка чаралар кулланган урында гына түгел, ә филологлар игътибар итми торган гади сөйләмдә дә ачык чагыла. Менә Фәйрүзәнең Булатка язган хаты: «Сөям, дигән, Чын күңелдән бирелеп. Таң аттырам һәркөн, сине Бер күрергә тилмереп. Сине күрәм мин төшемдә. Сине сагынам өнемдә. Теләсәм дә, ахры, сине Мин онталмам гомергә». Биредә чагыштыру яратучы кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрдәй нәрсә юк. Гади сүзләр, гади җөмләләр. Ләкин аларда никадәр көч, сафлык, чын күңелдән сагышлану бар. Телнең эстетик функциясе әдәби әсәрдә аның коммуникатив функциясе белән берлектә бирелә. Фикер никадәр аңлаешлырак әйтелсә, ул шулкадәр сәнгатьчәрәк була. Укучыга авторның чагыштырулары түгел, ә язучының әйтергә теләгән фикере, образларының тормышчан булуы тәэсир итә. Бу очракта исә сүз мәхәббәт сагышы турында бара. Һәм ул турыда «матур», бизәкле сүзләрдән башка сөйләнә. Китерелгән өзекнең художество көче әнә шунда. Поэма теленең поэзиясе — гади сүзләр поэзиясе. Автор иң гади, иң күп кулланыла торган, «тапталган» сүзләрне ала да аларны иң кирәкле, бердәнбер урынга китереп куя. һәм алар кыйммәтле асыл ташлар кебек ялтыраша башлыйлар. Тирән дөреслек — чып мәгънәсендә сәнгатьчә тел тудыра. Гадилек, таби- гыйлек һәм тирән дөреслек поэма теленең кирәкле төп сыйфатлары. «Хат ташучы» поэмасында тел- стиль үзенчәлекләренең тагын бер мөһим ягы — авторның тасвирлауны үзара сөйләшү, геройга мөрәҗәгать итү рәвешендә алып баруы. Мәсәлән, М. Җәлил Булатның мәхәббәте турында сөйләп, Фәйрүзәнең егеткә исе китмәвен әйтә дә., болай дип өсти: Эх... Фәйрүзә, җан кисәгем, Нигә болай итәсең? Ник егетнең яшь йөрәген Телем-телем кисәсең? Поэманың тукымасына зур осталык белән кертелгән шушы рәвештә мөрәҗәгать итү, кара-каршы сөйләшү алымы әсәрнең стилен баета, аңа нәфислек бирә. Шуның өстенә ул укучыда кызыксындыру тудыра, аны дулкынландыра. Поэманың стилендә шагыйрь өч төрле алым — җыр, хикәяләү һәм сөйләм теле кулланган. Шушы өч элементның берлегеннән җиңел, иркен бер стиль килеп туган. Бу авторга интонацияне, әсәрнең эмоциональ планын җиңел үзгәртергә мөмкинлек бирә. Җырлар саф фольклор агымын — үз ритмнарын, үз рифмаларын, үз образларын алып киләләр. Сөйләм теле — шул заман крестьяннарының көндәлек сөйләме. Ә хикәяләү теле исә Тукайның, Такташның иң яхшы әсәрләреннән килгән саф әдәби татар I еле. Ләкин поэманың сүз байлыгы, аның үзенчәлекләре бу элементлар белән генә чикләнми. һәрбер халыкның телендә үз тәгъбирләре була. Алар милли характерның үзенчәлеген чагылдыра-- 109 .лар. Татар теленең дә әнә шул милли үзенчәлекләре поэма стилендә ачык бирелә. Кайвакыт ул вакыйгаларны сурәтләгәндә үзенә бер төрле эмоциональ оттенокта күренә. Фәйрүзә белән Булатның аңлашканнан соң очрашулары татар халкында киң кулланыла торган тәнзбирләр белән бирелә: — «Кичер...» — диде, кулын сузды, Тойгыга юмартланып. Юри уйнап тарткан булды, Кочаклап кыскан булды. Поэманың милли рухта булуы хикәяләүнең үзенә бер төрле философик төсмерләр белән аралаштырып бирелүендә дә күренә: Яз да була, көз дә була. Күл читләре боз була, Кыз күңелендә егет була, Егет уе — кыз була. Яз да була, көз дә була, һавалар салкын була, һавалар салкын булса да, йөрәкләр ялкын була. Бу сүзләрдә борынгыдан килә торган халыкның тапкыр әйтеме — «бар да була» дигән караш чагыла. Ләкин салкынлыкны елмаю җиңеп үтә — «йөрәктә ялкын була». Ялкын белән салкынны бергә кую бу сүзләргә әйтеп бетергесез мөлаем- лек, матурлык бирә. Фәйрүзәне бер күргәндә Яулыгы кызыл иде. Кызыл яулык Фәйрүзәнең Эше бик кызу иде. Бу да татар халык иҗатына һәм башка халыкларның фольклорына хас булганча, образны детальләштерү. Бу кабатлау укучыда герой нинди кием кисә дә сокланырлык була дигән фикер тудыра. Образны детальләштерергә омтылу гади, күнегелгән формада да булырга мөмкин. Халык җырлары өчен бик характерлы булган чагыштырулар да еш кына деталь- ләштерелә. Өй артында ясмин гөле Чәчәк атып утыра. Өй эчендә Тимербулат Хатлар язып утыра. Ясмин чәчәк аткан төсле, Чәчәк ата йөрәге. «Хат ташучы» поэмасында әйтемнәр, мәкальләр халык телендәге образлар киң кулланыла. Бу — аның стиленең аерылгысыз үзенчәлеге. Шагыйрь аларны саклык белән, аз-азлап кына кертеп җибәрә. Чөнки алар кирәгеннән артык күп кулланылса, сөйләм көчле, тәэсирле булмас иде. Андый әйләнмәләрне М. Җәлил иң кирәк урында, мәгънәне аерып күрсәтергә кирәк булганда гына файдалана. Булат почта бүлегеннән кайткач, хатларны тәртипкә сала. Биредә Фәйрүзәгә ике хат бар. Берсе үзеннән, икенчесе «көндәшеннән». Менә монда инде киеренкелекне күрсәтү өчен шагыйрь традицион образны кертергә кирәк дип саный: Ике хәнҗәр очрашырлар Бер йөрәк тупсасында. Халык мәкальләрен куллану шагыйрьгә бер кичерештән икенчесенә кискен борылыш ясарга, кирәкле урыннарны аерып күрсәтергә ярдәм итә. Кайвакыт шундый уңышлы әйләнмәләр тирән фикерләрне белдереп, күп тапкыр кабатланалар. Мәсәлән, Фәйрүзәнең «итекченең итеге юк, читекченең читеге, хат ташучы яши икән хат язмыйча интегеп», — дигән сүзләре шундыйлар рәтенә керәләр. Бу сүзләр Булатның сагышы турында, хат язарга куркуы турында сөйләнгән саен кабатлана. Мондый кабатлаудан яхшы сайланып алынган үткен образ үзенең көчен югалтмый. Киресенчә, шул ук темага караган яңа образлар өстәү әсәрнең телен, стилен авырлаштырыр гына иде. Бер әсәр эчендәге кабатлаулар хикәяләүгә аерым художество оттеноклары өстиләр. Түбәндә китерелгән өзектә ярдәмче фигыльләрне кабатлау авторның гашыйк геройдан җиңелчә' генә көлүен күрсәтә. Күз ачкысыз бураннарда, Кышкы салкын җилләрдә, Район—колхоз арасында Почта ташып йөргәндә, Тимербулатның йөрәге Ут булып яна иде. Чөнки аңа Фәйрүзәсе Көн дә елмая иде. 110 Халык образлары, мотивлары әсәрнең художество тукымасына үрелеп баралар һәм поэмада лирик стихиянең киңлеген, эмоциональ көчнең чын халыкчанльп ын чагыл дыру өчен хезмәт итәләр. Поэманың халыкчанлыгы һәр образның, һәр сүзнең тирән акланган булуы, әсәрнең тукымасына фольклор' образларын органик бәйләп бару белән генә чикләнми. Поэманың халыкчанлыгы аның Һәр юлында, һәр куплетында күренә. «Хат ташучы» поэмасында һәр юл дип әйтерлек тәмамланган ■ җөмләдән, яки җөмләнең мәгънәле бер кисәгеннән гыйбарәт.' Поэмада аерым әйләнмәләр юлдаи-юлга күчерелми диярлек: Менә шулай үтте кыш һәм Кышны куып җитте яз. Өйдән тышка тыштан кырга Чакыра инде безне яз. Әсәр бөтенләе белән әнә шулай язылган. Поэма юлларының күбесе — тәмамланган җөмләләр. Бүленгән очракларда ул мәгънәле кисәкләргә бүленә. Бер генә җөмлә дә ике юлдан озынга сузылмый. Бу хәл поэма теленең җиңел аңлаешлы булуына да хезмәт итә. Эчтәлекнең үзенчәлекле булуы шагыйрьдән яңа ритмнар, яңа рифмалар таләп итә. Поэманың шигъри ягымлылыгы аның ритмик агышының бай булуына бәйләнгән. Өч стилистик агым — сөйләм теле, җыр һәм хикәяләү алымнары — өч төрле ритмик агыш тудыралар. Поэманың ритмик байлыгы моның белән генә чикләнми, һәр җырның үзенең интонацион төзелеше бар, һәр эпизод үз ритмы белән бирелә. Ләкин алар бер-берсеиә үрелеп баралар, тыгыз аралашалар. Нәтиҗәдә гаҗәп матур, катлаулы һәм шул ук вакытта гади ритмик — интонацион үрнәкләр барлыкка киләләр. Интонацион күчешләрнең бу катлау- лылыгы барысы да эчтәлекчең төрле оттеиоклары.ч бирүгә буйсындырылгач һәм шуңа күрә ул поэмачы җиңел укуга комачаулык итми, киресенчә, аны аңлаешлы итүгә оу- лыша. Поэма дүрт юллык куплет белән язылган. Ләкин бу дүрт юллык строфалар еш кына 12—24 юллык зур шигъри кисәкләргә берләшәләр. Аларны бер төрле рифмалар берләштерә. Ул кисәкләр — әсәрнеи эчтәлек ягыннан бөтен булган, тәмам л а п га н өл е ш л әр е. Поэманың рифмалары да шигырь агышының җиңеллеген булдырырга ярдәм итәләр. М. Җәлил бай һәм тулы рифмалардан мул файданлангаи. Сурәтләү'’ чараларын уңга-сулга чәчми торган шагыйрь «Хат ташучы» поэмасында рифмага юмартланып китә. Ләкин әсәрде рифма куллану үзенчәлеге моңа кайтып калмый. Шагыйрь теге яки бу рифманың яңгыравык булуын күз алда тотмый, аның рифма мәсьәләсендә омтылышы — поэманың чуар катлаулыгы эчендә бер бөтенлеккә ирешү. Икенче төрле әйткәндә, шагыйрь башка очраклардагы кебек үк, биредә дә әсәрнеи гаять зур эчке байлыгын саклагач хәлдә тышкы гадилекне булдыру бурычын хәл итәргә тырыша. Художникның иҗат көче барыннан да бигрәк аның кыюлыгында күренә. Мондый кыюлык Муса Җәлилгә дә хас иде. Шагыйрь күнегелгән кануннардан баш тартып, яңа эздән китәргә үзендә көч таба алган. Шагыйрьнең кыюлыгы зур уңышларга китерде. Барлык рецензетлар, хәтта үзенең таләпчән булуы белән танылган Ш. Маннур да поэмага гаять югары бәя бирделәр. Алар әсәрне әдәбиятта зур күренеш итеп таптылар һәм бигрәк тә шагыйрьнең кыюлыгын, новаторлыгын, зур, җитди әсәрләр тудырырга омтылышын билгеләп үттеләр. Новаторлык күрсәтүдә шагыйрь татар һәм рус поэзиясенең бай тәҗрибәсенә таянды. Һ. Такташ. Ш. Маннур, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи поэмалары һәркайсы үзенчә Җәлилгә поэма өстендә эшләүдә ярдәм иттеләр, һ. Такташтагы уйчанлык һәм интонация байлыгы, Ш. Маннурдагы киңлек һәм авыл сөйләшенең колориты, Ф. Кәримдәге композиция төзеклеге, Ә. Фәйзинең осталыгы — менә болар барысы да М. Җәлил поэмасының фундаменты булып тордылар. А. Твардовский, А. Прокофьев, М. Исаковский кебек рус шагыйрьләренең иҗаты да Җәлилгә зур ярдәм итте. Биредә бигрәк тә А. Твардовскийны күрсәтеп үтәргә кирәк. Аның «Страна Муравия» исемле әсәре күп яклары белән «Хат ташучы»га бик якын (конфликт, сюжет үзенчәлеге, төрле сөйләм формаларының үрелеп баруы, бию мотивлары һ. б.) Совет халкының бу поэмада гәүдәләнгән тарихи оптимизмы сугыш алдындагы киеренке елларда яңгырады һәм шунысы гаять характерлы: совет поэзиясендә иң шатлыклы поэмалардан берсен язган шагыйрь сугыш вакытында ярсулы һәм нәфрәтле поэзия тудырды. Безнең ' тыныч совет тормышын йөрәгенә әнә шулай нык сеңдергән шагыйрь генә каты, кыю, аяусыз көрәш көндәлеген—Моабит шигырьләрен тудыра алды.