Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕКАДАГА ХӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ

1957 елның беренче яртысында башкалабыз Москвада татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәреләчәк. Бу— совет елларында Коммунистлар партиясе һәм совет хөкүмәте җитәкчелегендә, олы туганыбыз бөек рус халкы ярдәмендә гөрләп чәчәк аткан, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурабызга смотр, аның никадәр җитлегү дәрәҗәсенә имтихан булачак. Менә шуңа күрә аңа бик ныклап һәм һәрьяклап хәзерләнү республикабызның барлык халкы өчен уртак бурыч һәм намус эше. Моны һәркем яхшы аңлый һәм барлык тармак буенча диярлек инде декадага хәзерлек эшләре башланды. Берәү дә бу җаваплы имтиханда республикабыз йөзенә кызыллык китерергә теләми. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында музыка культурабыз шактый зур урын алырга тиеш булачак. Менә шуңа күрә дә Татарстан АССР Композиторлар Союзының әле генә булып үткән икенче съезды культура өлкәсендә әһәмиятле вакыйга булды һәм җәмәгатьчелек аны зур- кызыксыну һәм өмет белән көтеп каршы алды. Әйтергә кирәк, җәмәгатьчелек үзенең өметләрендә алданмады, съезд безгә игътибарга лаеклы байтак яңа әсәрләр бүләк итте. 1955 елның 13—17 декабрь көннәре чын мәгънәсендә музыкаль бәйрәм төсен алды. Атна буена көндезләрен һәм кичләрен яңа симфонияләр һәм симфониетталар, яңа опера һәм балетлардан өзекләр, кыллы квартетлар, яңа романслар яңгырап торды. Кыскасы, симфоник, инструменталь һәм вокаль әсәрләрдән, яңа опера һәм балетларның өзекләреннән барлыгы 120 әсәр тыңланды. Татарстан композиторлар. союзының икенче съезды әнә шулай шаулап, күңелле яңгырап, кызыклы үтте. Соңгы җиде ел эчендә республикабызның композиторлары җитди һәм игътибарга лаеклы әсәрләр иҗат иткәннәр. Композиторлардан М. Мозаффаровның өч кисәктән торган симфониеттасы, А. Ключа- ревның дүрт кисәктән торган симфониясе, Н. Җиһановның татар халык көйләренә сюитасы, Р. Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен концерты, А. Вәлиуллинның «Тынычлык сугышны җиңәр» дигән симфоник поэмасы һәм башка әсәрләр композиторларыбызның зур формалы әсәрләр язуда нык кына алга китүләре турында сөйлиләр. Композиторлардан 3. Хәбибуллиниың «Раушан», Ә. Бакировның «Алтын тарак» балетларыннан уйналган өзекләр, X. Вәлиуллинның «Самат», Н. Җиһановның «Муса» исемле яңа операларыннан җырланган ариялар һәм дуэтлар бу өлкәдә дә үсеш барлыгын күрсәтәләр. Композиторлар- гиН »/К*' Фәйзи> Хәбибуллин, Ш. Мәҗитов, Р. Яхин, И. Шәмсет- динов, М. Латыйпов, М. Мозаффа- ров һәм башкалар иҗат иткән яңа җырлар да үзләренең күпчелегендә моңлы яңгырадылар, халыкка аңлаешлы һәм якын иделәр. Җәмәгатьчелек съезд барышын башыннан алып ахырына кадәр зур игъгибар һәм кызыксыну белән кү- 119 зәтте. Концерт заллары һәрвакыт халык белән шыгрым тулы булды. Тамашачылар уңышлы һәр әсәрне кайнар рәвештә котлап, көчле алкышлар белән каршыладылар. Съезд уңае белән музыкабыз үсешенә карата һәм музыкаль культура мирасына мөнәсәбәт мәсьәләләрендә кызыклы гына, ә вакыт-ва- кыт хәтта дөрес булмаган, ялгыш чыгышлар ясалды. Бу карашлар арасында бәхәс китте һәм алар композиторларның аерым әсәрләрендә дә чагылмый калмадылар, әлбәттә. Мираска мөнәсәбәт мәсьәләсе. Татар совет музыкасына нигез салучы, аны бөек рус халкының музыка культурасы үрнәгендә, шуның уңай йогынтысында башлап алга үстерүче, хәзерге композиторларыбыз үсүенә җирлек хәзерләүче һәм аларны алдынгы үрнәкләрдә тәрбияләүче, хезмәт ияләренең иң яратып җырлый һәм тыңлый торган сөекле композиторы Салих Сәйдәшев иҗатының тоткан урынын кем генә аңламый да, кем генә бу талантның гигант хезмәтен тәкъдир итми. Салих Сәйдәшевка 50 яшь тулу уңае белән композитор Җәүдәт Фәйзи «Совет Татарстаны» газетасының 1950 ел, 3 декабрьдә чыккан номерында «Салих Сәйдәшев» исемендәге мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда ул болай дип язды: «Салих Сәйдәшев үз иҗатында андый прогрессив алымнардан кыю һәм оста файдаланды. Аның музыкаль әсәрләрендә булган алтынчы һәм җиденче тавышлар көй агымына органик керделәр һәм биш тавышлы «Кытай гаммасы» урынына татар музыкасы тулы гамма — җиде тавыш белән яңгырый башлады. С. Сәйдәшев көйләренең шәһәр халкында гына түгел, бәлки авыл яшьләре арасында да тиз таралуы, яңа алымнар белән язылган көйләрнең «татар моңын» бозмаганлыгын, киресенчә, аны тагын да баетканлыгын исбат иттеләр». Шулай итеп, «Салих Сәйдәшев татар совет музыкасының нигезен салучы һәм аның дөрес юлдан үсүенә шактый зур дәрәҗәдә этәргеч ясаган композитор» булып тора. «Чөнки ул, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң формалашкан музыкант буларак, татар халык музыкасындагы прогрессив якларга әһәмият биреп, рус композиторларының яхшы традицияләрен өйрәнеп, алардагы яхшы якларны татар профессиональ музыкасында чагылдыра алды. Салих Сәйдәшев, татар мелодикасының нигезе булып саналган биш тавышлы гамманы тагын ике тавышка арттырып, новаторлык күрсәтте һа,м татар музыкасының зур формалы әсәрләрдә дә үзенең милли үзенчәлеген тулысынча саклап кала алганлыгын үз иҗаты белән исбат итте. Салих Сәйдәшев татар халык музыкасын тирәнтен аңлап, аның гаять нечкә үзенчәлекләрен төшенеп язды. Ләкин шуның белән бергә ул, чын художник буларак, халык иҗат иткәнне язу белән генә чикләнмичә, үзенең музыкаль телен тудырды, халыкның музыкаль карашын тагын да киңәйтергә ярдәм итте». Бик матур һәм дөрес әйтелгән акыллы сүзләр. Хәер, үзенең иҗатын турыдан-т.уры С. Сәйдәшев юлыннан уңышлы дәвам иттерүче, аһәңле, халыкка аңлаешлы, мелодияле музыкасы белән хезмәт ияләренә киң танылган талантлы композитор Җ. Фәйзидән башканы көтү дә мөмкин түгел иде. Менә шул иптәшнең композиторлар союзының II съездында, шундый җаваплы трибунадан, халык алдында: «С. Сәйдәшев инде үтелгән этап, мин аннан өйрәнмим, ул минем остазым түгел», дип әйтүе, дөресен әйтергә кирәк, аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, күк күкрәгәндәй булды һәм безне бик гаҗәпләндерде. Талантлы композиторның җавапсыз чыгышы өчен кызарырга туры килде. Салих Сәйдәшев — хезмәт ияләренең иң сөекле, иң яратып җырлый һәм тыңлый торган композиторы. Ул аерым композиторларның таныптанымавына мохтаҗ түгел. Ләкин шуны бик нык истә тотарга 120 һәм яхшы аңларга кирәк: музыкаль мирасны яхшылап өйрәнми торып, татар хезмәт ияләренә аңлаешлы, халыкчан музыка иҗат итү мөмкин түгел. Без, совет кешеләре, культура мирасына зур саклык белән карыйбыз, аны өйрәнәбез һәм кирәклелә- реннән файдаланабыз. Культура мирасына төкереп карау совет кешесенә хас сыйфат түгел. Җ. Фәйзинең шундый җаваплы җыелышта С. Сәйдәшев иҗатына карата шундый җавапсыз, дуамал чыгыш ясавы, бер яктан караганда, очраклы хәл түгел. Күптән инде С. Сәйдәшев иҗаты тирәсендә бик күп сүз йөри, төрле фикерләр әйтелә һәм . шуңа бәйләп татар совет музыкасының үсеше турында бик күп хөкем йөртелә. Тик әле аның болай рәсми рәвештә ачыктан-ачык тышка бәреп чыкканы гына юк иде һәм ул съезд вакытында үзенә юл алды. Татарстан композиторлар союзының икенче съездына хәзерлек чорында һәм съезд барышында музыкабызның үсеш юлы турында бәхәс куерып китте. Аны 1955 елның 14 декабренда «Советская Татария» газетасында басылган «Музыка культурасының яңа күтәрелешенә» дигән мәкаләсендә иптәш Н. Җиһанов башлап җибәрде. Татар совет музыкасының үсеш юлы күптән инде ачык билгеле. Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли музыка культурабызның барыр юлында яктырткыч маяк булып олы туганыбыз бөек рус халкының музыка культурасы үсеше һәм тугандаш халыкларның бу өлкәдәге уңышлы тәҗрибәләре тора. Татар хезмәт ияләре инде бик күптәннән үзләрендә бу йогынтыны тоеп һәм аны ихтыярый рәвештә сеңдереп киләләр. Композитор Җәүдәт Фәйзинең «Гасырлар буена биш тавыштан торган татар халык көйләрендә алтынчы, хәтта җиденче тавышлар яңгырады. «Гөлчәчәк», «Кайтып җитәрдәй булам», «Ай былбылым», «Каз канаты», «Пешкән малина» — менә бу көйләр, һичшиксез, рус халык көйләре йогынтысында чыккан көй- ләо булып, татар халык иҗатында прогрессив күренеш итеп каралыр- га тиешләр» («Салих Сәйдәшев» дигән мәкаләсеннән) диюе бик дөрес һәм урынлы раслау. ‘ Югарыда күренгәнчә, музыкабызның үсеш • юлыннан Сали,х Сәйдәшевне читләтү мөмкин түгел. Бу турыда бәхәс ачып торуның да артык кирәге юк кебек. Ө иптәш Җиһанов һәм башка кайоер иптәшләр моның белән килешер! ә теләмиләр. Бу карашта торучыларны примитивлыкта, зур формалы әсәрләрне аңламауда һәм башка бик күп «гөнаһ»ларда гаеплиләр. Иптәш Җиһанов үзенең мәкаләсендә: «Татар музыкасы уңышын пропагандалаудагы менә шундый кимчелекләр интеллигенциябезнең бер өлешендә һәм хәтта аерым җитәкче работникларда дөрес булмаган карашларга китерә. Шулай, мәсәлән, бу иптәшләр югары профессионализмны «формализм» дип атыйлар». «Югары профессионализмга каршы төшкән кеше — ул артта калган карашларны чагылдыручы, примитивизмга һәм милли чикләнүгә ориентация тотучы», — ди. Композиторларның икенче съездында иптәш Н. Җиһанов үзенең бу тезисын кабатлап чыкты. Музыка белгечләре дә бу нигезсез тезисны яклап һәм аны куәтләп, үзләреннән өстәп үстереп чыгыш ясадылар. Югары профессионализм нәрсәдән гыйбарәт һәм аны буып торучылар кемнәр? Бу ачык аңлашылмый иде, ләкин соңга таба билгеле булды: аерым музыка белгечләренең әйтүенә караганда, музыка үсешеп тоткарлап торучылар татар совет шагыйрьләре икән. Чыннан да музыкада зур формалы әсәрләргә каршы килүчеләр, югары профессионализмны формализм дип атаучылар, примитивлыкны^ яклаучылар кемнәр соң алар? Бу турыда чыгып сөйләүче Җиһанов, Леман, Шумская, Кореи иптәшләр атап бер генә фамилияне дә күрсәтә алмадылар. Аларның 121 тырышып-тырышып сөйләгән сүзләре, барыннан да бигрәк, кемнедер өркетер өчен буш пространст- вога төбәүсез атылган укларны хәтерләттеләр. Асылда бу иптәшләр татар совет музыкасын үстерүдә халыкчанлык, мелодиялелек, татар халкының үзенә генә хас булган үзенчәлеге белән хисаплашырга теләмиләр, язган әсәрләрен халыкның аңламавы да бу иптәшләрне борчымый. Чынлыкта исә татар совет укыиышлылары арасыннан, шагыйрьләрдән, гомумән язучылардан «безгә опералар, балетлар, зур формалы әсәрләр кирәкми» дип матбугат битләрендә яки съездда чыккан бер генә кеше дә булмады. Сүз кайбер композиторларның аерым музыкаль әсәрләренең аңлашылуы яки аңлашылмавы турында барды. Мисал өчен, А. Леманның «Татар рапсодиясе»н алыйк. Ничек итеп зифа «Әпипә»не шулкадәр гарипләндерүгә түзеп торырга мөмкин! Ләкин моның өчен инде милли чикләнүчелек белән өркетү, әлбәттә, урынсыз һәм зарарлы. Шулай ук музыка белгече булган Шумска янын,: — Без сезгә татар музыкасын аңлатып бирергә килдек. Без татар музыкасын татар халкына караганда артыграк яратабыз, — диюе дә, йомшак кына әйткәндә дә, бик сәер яңгырый. Ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты иптәш Нәҗип Җиһанов уннан артык опера һәм балет язган сәләтле һәм үрчемле композитор. Татар опера сәнгатен үстерүдә аның хезмәте, һичшиксез, бик зур булды һәм җәмәгатьчелек аннан киләчәктә дә уңышлы иҗат җимешләре көтә әле. Ләкин шундый зур тырышлык күрсәткән композиторда үз иҗатына таләпчәнлек җитми. «Мине илле елдан соң танырлар әле» дип үзен юату — мәсьәләне хәл итү түгел, бу турыда җитди уйланырга һәм күптән инде нәтиҗә ясарга кирәк иде. Әгәр иптәш Н. Җиһанов үзенең иҗатындагы йомшак якларны аңлый алса, югарыда исемнәре әйтелгән музыка белгечләре партия тарафыннан инде бер тапкыр каты гаепләнгән черек «теорияне» дәвам иттерү, татар совет укымышлыла- ры адресына яла ягу, гаепләр ташлау белән шөгыльләнү урынына, иптәш Җиһановка үз ялгышын аңларга, халык моңнарына нигезләнеп иҗат итәргә ярдәм итсәләр, бик яхшы булыр иде. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1948 елның 10 февралендә В. Мурадели- ның «Бөек дуслык» операсы турындагы карары бүгенге көн өчен дә үзенең көчен югалтканы юк. Ә анда болай диелә: «Кайбер совет музыкасы эшлеклеләренең халыктан аерылулары шулкадәргә барып җитте, хәтта алар арасында черек «теория» таралды. Бу «теория» буенча халыкның күп кенә хәзерге совет композиторлары музыкасын аңламавы халыкның әле гүяки аларның катлаулы музыкасын аңларлык дәрәҗәдә «үсмәгән» булуы белән аңлатыла, бу музыканы ул йөз еллардан соң гына аңлаячак һәм әгәр кайбер музыкаль әсәрләр үзләренә тыңлаучылар тапмыйлар икән, моның өчен уңайсызланмаска кирәк диелә. Тамырында ук халыкчан- лыкка каршы булган бу үтәли индивидуалистик теория кайбер- композиторларга һәм музыка белгечләренә халыктан, совет җәмәгатьчелеге тәнкыйтеннән киртәләнүгә һәм үз кабыкларына бикләнүгә тагын да күбрәк булышлык итте. Бу һәм моның кебек башка карашларны җәелдерү совет музыка сәнгатенә гаять зур зыян китерә». Кызганычка каршы, съездда иҗат мәсьәләләре киң рәвештә тикшерелмәде, докладчы күбрәк уиай яклар турында сөйләгән шикелле, фикер алышуларда да тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть җитәрлек булмады, чыгып сөйләргә теләүчеләр нигәдер чикләнде һәм 3. Хәбибул- лин, М. Латыйпов, Ш. Мәҗитов, М. Мозаффаров, Ә. Бакиров кебек үзләренең матур музыкалары белән халыкка киң танылган композиторлар, ни өчендер, бөтенләй чыгыш ясамадылар. Иҗади дуслык атмосферасы җитәрлек дәрәҗәдә сизелмәде. Шуның нәтиҗәсе буларак. V съездда тәнкыйть берьяклы төс алды. Музыкабыз үсешендә җитди генә кимчелекләр дә бар әле. Алда музыка өлкәсендә яңа уңышларга ирешү өчен бу кимчелекләрне, әлбәттә, бетерергә, моның өчен тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерергә кирәк. Ләкин музыка өлкәсендәге кимчелекләр өчен бөтен гаепне, кайберәүләр шикелле, шагыйрьләргә генә дә кайтарып калдырырга ярамый. «Татар музыкасында күп кенә жанрларның, барыннан да элек, сәхнә әсәрләренең үсешенә җитди тоткарлык булып язучыларның музыкаль белемнәре булмавы тора», дию һәм шул ук вакытта композиторлар союзы эшчәнлегенә карата бер тәнкыйть сүзе дә әйтмәү дөрес түгел, әлбәттә. Мәсьәләгә мондый берьяклы караш иҗади дуслык өчен бер нинди файда китермәячәк. Әгәр аңа калса, шагыйрьләрнең бик күп шигырьләре әле дә булса музыкада үзләренең яңгырашларын тапканнары юк. Чын иҗади дуслык бер-береңнең хезмәтенә тирән ихтирам, чын күңелдән эчкерсез булышу, эшлекле рәвештә киң фикер алышу һәм иптәшләрчә тәнкыйть, масаймау һәм тәкәбберләнмәү шартларында гына булырга мөмкин. Кайбер музыка белгечләре кебек «җиденче күк катында торып» акыл сатканда, чын иҗади дуслыкка ирешү турында хыялланырга да ярамый. Татарстан композиторлар союзы эшчәнлегендә иң йомшак буын тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть мәсьәләсе. Музыка белгечләренең шактый өлеше партия Үзәк Комитеты тарафыннан инде бер тапкыр гаепләнгән черек «тео- рия»ләрдән арынып җитә алмый. Шушы көйгә кадәр бер генә татар композиторы иҗаты турында да телгә алырлык хезмәт басылып чыкканы юк. Композиторларыоыз- ның әсәрләрен халык арасында пропагандалау эше юлга салынмаган. Болар урынына съезд бер-бер- сенең әсәрен күкләргә чөеп мактау, кимчелекләрне мөмкин кадәр күрмәскә тырышу атмосферасы хөкем сөрде. Бу хәл съездда фикер алышуларда катнашкан композиторларның һәм музыка белгечләренең чыгышларында да шактый күперенке чагылды. Республикабыз Москвада үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы алдында торганда, Татарстан Композиторлар союзы үзенең эшчәнлегбн тагын да активлаштырырга, югарыда саналган кимчелекләрне бетерү өчен конкрет чаралар күрергә бурычлы. Хезмәт ияләре алардан талантлы язылган яңа әсәрләр көтәләр. Безгә яңа опералар, балетлар, музыкаль комедияләр, симфонияләр һәм матур җырлар кирәк. Ә бу сорауны тулысыңча канәгатьләндерү өчен Татарстан композиторларының бөтен мөмкинлекләре бар.