Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙӨРӘК ТАШ ТҮГЕЛ


Төн уртасы күптән узган булса да рядовой Кадыйровның күзенә йокы кермәде. Кулларын баш астына кыстырган килеш һаман уйланып ятты ул. Иптәшләре барысы да тавыш-тынсыз йоклыйлар иде. Караңгы чатыр гөмбәзе астында бары, тик ялгыз черкинең нечкә безелдәве генә ишетелә иде. һәм кайчакта сержант Иванков йокы аралаш иреннәрен чапылдатып куйгалый иде.
Кадыйров урыныннан торды, тәмәке кабызды. Төнге тынлыкка чумган хәрби лагерь өстендә ай балкый иде. Чатырлар яныннан ук башланып, штаб бинасына кадәр үк тезелеп киткән наратлар айның зәңгәрсу нурларында йөрәктә ниндидер моң тудыралар, бу ерак жирләрдә нәрсәнедер сагындыралар, искә төшәрәләр иде. Чыклы үлән өстенә алариың кара хәтфә күләгәләре сузылганнар иде.
Әмма уйга чумган солдатның күзләре боларның берсен дә күрмәде. Уй аның бөтен барлыгын биләп алган иде. Ләкин әгәр шул чакта берәрсе килеп аңардан: нәрсә турында уйланасың син? дип сораса, ул нәрсә турында уйлавын берничек тә аңлатып бирә алмас иде. Чөнки ул шундый бер хәлгә килеп җиткән иде, аның уйлары, телеграф чыбыкларында өзлексез сызгырып торган җил тавышы кебек, сүзсез бер җырга әверел-гән иде. Башында ник бер анык фикер, күңелендә ник бер анык хис булсын, тик күкрәккә генә нәрсәдер бик авыр итеп басып тора иде.
Сержант Иванковның пышылдап кына әйткән тавышы ишетелде:
— Кадыйров, яңадан юләр сатасызмы?—диде ул. — Ташлагыз әле ул кыланышларыгызны. йокларга тиеш чакта — йоклагыз. Устав бозмагыз!— дип нык кына кисәтеп куйды ул.
Рядовой Кадыйров армиядә әле беренче генә ел хезмәт итә иде. Нәкъ менә шул чорда инде командирларга гаҗәп күп төрле, кайчакта хәтта серле холыклар, гадәтләр белән эш итәргә туры килә.
Гомумән алганда, Кадыйров начар солдат түгел иде, сугыш эшен тырышып өйрәнде, үзенә бирелгән коралны тиз үзләштерде, устав таләпләрен дә башкалардан ким белми иде. Әмма ләкин пошына башласа, башын түбән исә, бетте, җеби дә төшә, кулыннан бер эш килми. Бу хәл инде үз отделениесенең исеме өчен җаны-тәне белән янып йөргән сержант Иванковның җан ачуларын кузгата. Яман дан дегет табы кебек бит, бик тиз ябыша, әмма юып алулары бик читен. Шуңа күрә сержант җае туры килгән саен Кадыйров белән ачыктан-ачык сөйләшергә, аны нәрсә газаплавын белергә омтылып карады. Ләкин солдат я оялчан кыз кебек берни эндәшми утыра, яки кылыйрак кара күзләрен кыса төшеп нәрсәдер мыгырдап куя иде.
Буш араларда, кайда да булса агач күләгәсендә утырган чагында, сержант аңа еш кына әйтә торган иде:
41
— Юк, болам булмый бмт,—ди торгам иде. — Солдатның тәне дә, җаны да көр булырга тиеш. Камыр кебек әчеп утырырга аңа устав кушмый. Армиянең законы: устав буенча яшисең, тырышып хезмәт итәсең. Ә сез һаман сагышланып йөрисез, әйтерсең, Печорин килгәнмени.
Сержант сөйләгән чакларда Кадыйров я иркен күк йөзе буйлап әкрен генә йөзеп барган болытларга карый, я башын аска бөгеп, үлән арасында ыгы-зыгы килеп йөргән бөҗәкләрне күзәтә иде.
Иванков күкрәгендә ачуы кабара баруын сизеп торса да, тыштан тыныч булырга тырышып, сүзен дәвам иттерә иде.
— Нәрсә сез бер югарыга, бер аска карыйсыз? Болытлар болытлар төсле, бөҗәкләр дә дөнья яратылганнан бирле шулай мыж килеп гомер үткәрәләр. Солдат өчен аларда һичбер кызык юк. Алай утырганчы, сез менә монда нәрсә ятканын аңлатыгыз, — һәм ул бармагы белән солдатның күкрәгенә төртеп күрсәтә иде. — Югыйсә сезнең турыда әллә нәрсә уйларга мөмкин бит... Сез тере солдат, мумия түгел. Мумия генә эндәшми газап чигә.
Хезмәттән буш вакытларында сержант Иванков халык мәкальләре җыю белән мавыга иде. Әлеге мумия турындагы Мысыр мәкален дә ул күптән түгел генә кайдандыр күчереп язып алган иде. Көнчыгыш халыкларының читләтә төшеп сөйләргә яратуларын да ишеткәнгә, ул әгәр дә кызыклы мәкальләрне ипле генә куллана алса, солдатлар, — аның отде- лениесендә казакълар, үзбәкләр, татарлар бар иде — аның сүзләрен, бәлки, әйбәтрәк төшенерләр дип уйлый иде. Ләкин Кадыйров мумиянең нәрсә икәнен дә аңламады бугай, чөнки Иваиковка сүгенү сүзләре әйткән кешегә карап алган кебек гаҗәпсенеп карап алды.
Сержант сөйләвеннән туктады, аннары аңлаешлырак охшатулар табарга тырышып, яңадай дәвам итте.
— Бәлки, сезнең нинди булса кайгыгыз бардыр, йөрәгегездә таш ята торгандыр, — диде ул. — Теләсә нинди ташны да этеп төшерергә мөмкин бит, хәтта менә моның хәтлесен дә, — диде ул һәм итек башы белән җиргә сеңгән зур шома ташка бәреп алды.
Кадыйров ачы итеп елмаеп куйды.
— һәй, нинди көчле, нинди кызу кеше сез, иптәш сержант, — диде ул. — Мондый ташны этеп төшерү өчен башта аның әйләнә-тирәсен яхшылап казырга кирәк. Ә йөрәкне казып буламыни?
— Ник булмасын,—диде сержант гаҗәп бер җиңеллек белән.— Кирәк икән, йөрәкне дә казыйбыз. Тик эшнең сере нәрсәдә икәнен генә белергә кирәк. Ачык күренгән цельгә төзәп атуы ансатрак.
Кадыйров күз кырыйлары белән отделение командирына карап алды: кыскарак буйлы, базык гәүдәле, җирәнгә тартым чәче чигәләрендә бөдрәләнеп тора, кояшта каралып беткән яңакларының урталары алсу, ә коңгырт күзләре үчекли торган ниндидер нур белән ялтырыйлар, гүя: «их, син, сиңа солдат буласы түгел, чибәр кыз булып утырасы калган», дип әйтергә телиләр иде.
— Юк, сезгә сөйләмим, бүтән бер кешегә, бәлки, сөйләрмен, ә сезгә сөйләмим, — диде солдат, әкрен генә.
— Ник?—дип гаҗәпләнеп сорады Иванков.
— Ник дип... Шулай. Сез барысына да ничектер бик җиңел карыйсыз, иптәш сержант. Сүзләрегез дә сезнең җиңел.
Сержант Иванков катты да калды. Ул солдаттан бүтән нинди генә авыр сүз ишетсә дә бу кадәр әрнемәс иде кебек. Шуңа күрә йөрәгендә ташыган хисләрен тыя алмыйча, кызып сөйли башлады.
— Мин сезгә отделениебызны артка сөйрәргә юл куярмын дип уйлыйсызмы?,— дип кисәтеп кычкырды ул. — Сезнең аркада гына гел оятка калабыз. Моңарчы без һәрвакыт алдынгылар булып саналып килдек. Округ газетасында безнең турыда мактап яздылар, хәтта баш мәкаләдә дә телгә алганнар иде, ә сез килгәч...
42
— Ул чагында мине... кая булса ераккарак күчерегез, ә үзегезгә яхшы солдат табыгыз.
Кадыйровның бу сүзләрне үтә салкынлык һәм гажәеп пошынусызлык белән әйтүе сержантка үткер штык белән кадагандай булды. Ул инде икенче ел отделение командиры, бу ике ел эчендә аңардан китәргә теләгән бер генә солдатны да белми иде ул!
Сержант взвод командиры белән киңәшергә булды. Өлкән лейтенант Ганин тиздән ялдан кайтырга тиеш иде.
Ул арада Кадыйров тагын да караңгырак чырай белән йөри башлады. Алай гына да түгел, сержантка калса, ул хезмәтенә дә бөтенләй салкын карый башлады кебек. Элек ул, ичмасам, коралы белән кызыксына иде, күнегүләрне начар башкарса, иптәшләреннән ояла иде. Ә хәзер... гауптвахтага утыртасы гына калды. Менә шушы көннәрдә инде күпне күргән сержант Иванков үзенең сержантлык гомерендә беренче тапкыр үз-үзеннән шикләнә башлады. «Тәгаен, мин начар тәрбиячемен, дип уйлады ул. хМоңарчы миңа жай килеп торганга гына шәп булып күренгәнмен. Беренче каты чикләвек эләккәч үк осечка бирдем...»
Сержант әлегә белми йөргән гажәеп матур бер мәкаль бар: «Кайда шик. шунда куркыныч», диләр. Сержант белән солдат арасында үзара мөнәсәбәт көннән-көн киеренкеләнә барды, алар бер-берсениән һаман ераклашалар иде. Шуңа күрә взвод командиры кайтуын Иванков дүрт күз белән көтте. Ул әлеге аңлашылмауны озакка сузганда бөтен отделе- ниене таркату мөмкинлеген ачык күрде, чөнки солдатлар Кадыйровиы кызганалар, сержантның аңа гел «бәйләнеп» йөрүләрен яратып бетерми-ләр иде.
Чандыр гәүдәле, зәңгәр күзләреннән һәм йомшак елмаюыннан ниндидер күңелле жылылык сирпелеп торган гвардия өлкән лейтенанты Гании Иванковны игътибар белән тыңлады да кайтарып сорады:
— Димәк, төннәрен йокламый? Усал кыз кебек йөрәгенә якын китерми? Күптәнме ул шулай?.. Ник миңа элек үк бу турыда әйтмәдегез?
— Гаеплемен, иптәш гвардия өлкән лейтенанты, үз көчем белән генә жиңеп чыгармын дип уйлаган идем.
— Үз көчегезгә ышануыгыз яхшы нәрсә. Шулай да мондый хәл турында миңа әйтергә кирәк иде.
Шул ук көнне, кичен, взвод кыр өйрәнүләреннән кайткач, өлкән лейтенант Кадыйров янына килде. Солдат чатырлар артындагы яшел урындыкта бер үзе утыра һәм уйга чумып тәмәке тарта иде. Взвод командирын күргәч, ул урыныннан сикереп торды.
— Утырыгыз,—диде өлкән лейтенант һәм үзе дә янәшә утырды.— Кадыйров, ник иптәшләрегездән аерылып бер үзегез утырасыз?—дип сорады ул.
— Болай гына, иптәш гвардия өлкән лейтенанты.
— Әллә өегезне һаман сагынасызмы?
Солдат берни әйтмәде.
— йөрәк сыкрыймы? Була андый хәлләр,—диде өлкән лейтенант, солдатның гаҗәпсенеп каравын күрмәмешкә салынып, — беренче айларда була, аннары үтә.
Өлкән лейтенант папирос кабызды һәм зәңгәр төтенне кулы белән таратып алгач:
— Бүген солдат газетасын укыдыгызмы? — дип сорады, гади генә итеп. — Сезнең якташыгыз турында язганнар. Частьның Гвардия байрагы янында рәсемгә төшергәннәр үзен. Ялгышмасам, фамилиясе Мингалимов. Бәлки, таныштыр да, ә?
— Частька бергә килгән идек,—диде Кадыйров, әкрен генә.
43
— Ш}'лай укмыни!.. Сезнеңчә ничек соң, Кадыйров, Мингалимов әлеге карточкасын әтисе белән әнисенә күрсәткәч, аларга күңелле булырмы?
Кадыйров башын тагын да түбәнрәк иде, йөзе ничектер бик сәер булып үзгәреп китте, әйтерсең, шиңеп төште. Гвардия өлкән лейтенанты шунда ук солдатның өендә ниндидер бер күңелсезлек барлыгын төшенеп алды.
Кадыйров исә моннан биш ай элек, очраган кешеләр танымасыннар өчен кепкасының козырегын күзләренә үк төшереп, военкоматка барган минутларын исенә төшерде. Ул анда бер ялгызы барды, берәү дә аны озатмады, берәү дә аның әйбер капчыгын күтәреп илтмәде. Хәтта сөйгән кызы да килмәде. Әле иртәгә военкоматка барасы көнне үк, ничек буласын алдан белгәнгә, күп итеп аракы эчәргә булды ул. Ләкин аракы алып кайткач, күңеле кинәт шулкадәр караңгы пошыну белән тулды, йөрәге шундый каты сыкрады, ул ярты литрны, муеныннан эләктереп, бөтен көче белән таш сарай почмагына томырып җибәрде.
— Мнпсм әтием юк, иптәш гвардия өлкән лейтенанты, — диде ахырда солдат. — Ә әни...
Кадыйровның тавышы калтырап китте һәм ул артына борылды.
Хәзер солдатның кичерешләре гвардия өлкән лейтенантына ачыграк күренә иде. Ләкин берьюлы барысын да җентекләп сораштырып торуны кирәк тапмады, чөнки барысын да кисәктән генә сөйләп бирү Кадыйровка никадәр кыен буласын ул яхшы белә иде. Кеше күңеленә саксызланып бәреп керергә ярамый.
Бер атнадан артык вакыт үтте. Кадыйровның үз-үзеи тотышында бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Элеккечә үк ул төннәрен начар йоклады, көндезләрен иләс-миләс булып йөрде. Шуңа күрә өлкән лейтенант Ганин рядовой Кадыйров һаман да элеккечәме дип сорагач, сержант Иванков бер дә икеләнеп тормастан:
— Әйе, ничек бар иде, шулай тора бирә, — диде. — Аның җаны юк ахрысы, иптәш гвардия өлкән лейтенанты. Кавказ халкы әйтә, җылы сүздән Казбек эри, ди. Мин сезнең Кадыйров белән ничек җылы итеп сөйләшүегезне ишеткән идем. Ә ул...
Өлкән лейтенант башта кашларын җыерды, аннары кинәт көлеп җибәрде.
— Эремиме?
— Так точно,— диде сержант Иванков, командирның тел төбен аңлап бетермичә, — эреми.
— Эремәскә тиеш тә, — диде гвардия өлкән лейтенанты, җитди итеп. — Кеше бит ул: Ләкин шулай булса да, йөрәк таш түгел. Моны исегездән чыгармагыз.
Сержант әлеге мәкальне язып куяр өчен блокнотын алырга дип кулын кесәсенә тыкты, ләкин командирның тагын нәрсәдер әйтергә теләвен күреп, моны соңыннан эшләргә булды...
Көннәр үтә барды. Гвардия өлкән лейтенанты Ганин аңлашылмас солдатны күздән югалтмады, һәм бер көнне аны яңадан бер үзен очратып, теге вакытта тәмамланмый калган сүзен ялгап җибәрде. Бу юлы командирның тавышы кырыс, хәтта салкын иде. Күңелле елмаюы бөтенләй күренмәде. Ул шушы араларда Кадыйровның әнисенә хат язып җибәрәчәген әйтте. «Тик начар хат түгел, яхшы хат язарга теләр идем», диде һәм китеп барды.
Кадыйровка кинәт эссе булып китте. Ул күзләрен зур итеп ачып, командир киткән юлга карап торды. Бугазына сулышны буа торган ниндидер җылы төер килеп тыгылды.
Бу вакытта полкта инспектор тикшерүләре дәвам итә иде. Солдатлар алдында торган болай да кыен бурычны тагын да кыенлата төшәргә телә
44
гәндәй, әле салкын яңгыр сибәләп торды, әле бөтен тирә-якны аксыл то* ман каплады.
Шундый көннәрнең берсендә өлкән лейтенант Ганинның взводы да стрельбищега килде. Икенче взвод аткан чакта, гвардия өлкән лейтенанты үз взводын сафка тезде һәм «вольно» командасы биргәннән соц, саф алдында арлы-бирле йөренә башлады.
— Я, иптәшләр, атабызмы? — дип сорады ул.
— Атабыз! —дип солдатлар бердәм җавап кайтардылар.
— Ә Кадыйров ник эндәшми?
Кадыйров өчен сержант Иванков җавап бирде.
— Нәрсә әйтсен ул. Болай да бик ачык.
Ганин сержантка ачуланып карап алды һәм:
— Юк, ул взводны хур итмәс. Мин аңа ышанам, — диде.
Сержантның сүзләре Кадыйровны рәнҗетсәләр, гвардия өлкән лейтенантның сүзләре аны тетрәтеп җибәрделәр. Взвод командиры аңа ышана. Кадыйровка. әнисе һәм сөйгән кызы ышанмаган Кадыйровка ышана! һәм ул, йөрәгендә ташый башлаган хисләрен көч-хәл белән тыеп:
— Тырышырмын, иптәш гвардия өлкән лейтенанты, — диде.
Кадыйров тикшерүче белән бергә окопка юнәлгәч, бөтен взвод тын калып көтә башлады. Ә тикшерүче, кызыл флагын селтәп җибәрде дә:
— Газ!—дип команда бирде.
Кадыйров, ашыгып, противогазны кигән арада ялт итеп цель күренде. Солдат атып җибәрде. Пуля тимәде! Икенчесе дә «сөт» эзләргә китте.
— Эх, суйды, — дип кычкырып җибәрде сержант Иванков. Ачуыннан ул хәтта артына ук борылды. Шул чакта өченче тапкыр аткан тавыш ишетелде һәм кеше сурәте ясалган мишень икенче ягы белән әйләнеп куйды.
— Тидерде! — дип кемдер кычкырып җибәрде.
Сержант Иванков тиз генә артына әйләнде. Аның алдында томан эчендә яшел болын җәелеп ята иде. Аргы баштагы үр һәм урман күксел төтен эчендә бөтенләй диярлек күренмиләр иде.
Кадыйров туктамый ата-ата һаман ераклаша бара иде. Аның артыннан кызыл флаклы тикшерүче атлый иде. Ә бу башта, аппаратлар ал- . дында, берләшмә командиры белән комбат утыралар иде. Кулына телефон трубкасы тоткан мәһабәт гәүдәле комбат кискен тавыш белән әле- дән-әле команда биреп тора:
— Күрсәтергә!
Кадыйров инде гранатасын чөеп җибәрде. Аннары, «бегунки»лар күренде. Солдат тиз генә җиргә ташланды һәм яткан җиреннән аларга кыска чират белән ут ачты.
Әле Кадыйров ут рубежына кайтып җиткәнче үк аның ату нәтиҗәсе билгеле булды — яшь солдат кыен бурычны яхшы үтәп чыккан иде.
Берләшмә командиры аңарга рәхмәт белдерде һәм кыйммәтле бүләк бирде. Кадыйровның иреннәре сытыла язды. Ул устав куша торган җавапны көч-хәл белән генә әйтә алды.
Күп тә үтмәде, гвардия өлкән лейтенанты Ганин Кадыйровның әнисенә хат язып җибәрде һәм командование исеменнән аңа улы өчен рәхмәт тә әйтте. Ләкин җавап хатын алгач, Ганинның гаҗәпләнүе чиктән ашты. Ана иптәш командирга салкын гына итеп хаты өчен рәхмәт яздырган. Ләкин улының яхшы солдат булып баруына тамчы да ышанмаган. Киресенчә, ул командирдан улына карата катырак булуны үтенгән. Ха-тының ахырын ул: «Мин олы һәм намуслы хатын, миңа юньсез улым өчен оят», — дип тәмамлаган иде.
«Менә ничек икән», дип уйлады чатыр эчендә утырган өлкән лейтенант һәм чатыр түбәсенә шыбырдап яуган яңгыр тамчылары тавышына колак салды. Аңа кайдадыр карт ана елап утыра кебек тоелды. Хәзер инде өлкән лейтенантка теге вакытта ата-анасы турында сүз чыккач, !
45
Кадыйровның ни өчен төсе качуы да ачык иде. Ләкин газиз әнисен бердәнбер улыннан йөз җыертырлык итеп нинди җинаять эшләгән сон. бу солдат?
Гвардия өлкән лейтенанты шунда ук рядовой Кадыйровны чакыртты.
— Әниегездән күптәй хат алган идегезме? — дип сорады ул, солдат аның алдына килеп баскач.
— Ул мина бөтенләй язмый,—диде Кадыйров, башын иеп.
— Менә укыгыз.
Ганин аңа конверт сузды.’
Солдат калтыранган кулы белән хатны алды да, агарынып, укый башлады. Аннары бер сүз әйтми хатны кире кайтарды. Ул өлкән лейтенант хәзер оялта, әрли, ачулана башлар дип көтте. Ләкин Ганин алай эшләмәде. Бераз эндәшми торганнан соң ул:
— Ник болай рәнҗи ул сезгә? — дип каты һәм шул ук вакытта кай- гыртучан бер тавыш белән сорады.
Кадыйров тирән итеп көрсенеп алды.
— Кыен миңа моны аңлату, иптәш гвардия өлкән лейтенанты. Әгәр сөйләсәм, ышанмассыз.
— Ник?
— Миңа беркем дә ышанмый. Мин әниемне мыскыл иттем, иптәш гвардия өлкән лейтенанты, аның чал чәченнән көлдем. Элек исерек баштан нинди ахмаклык эшләп ташлавымны аңлап җиткерми идем. Ә хәзер ул чактагы әшәке сүзләрем өчен телемне йолкып алырга әзер дә, тик... — ул сүздәй туктады һәАм яңадан тирән итеп көрсенеп куйды.
Яңгыр туктаган иде инде, ләкин наратларның саргайган ылысларын чатыр түбәсенә коя-коя гөжләүләре әле һаман ишетелеп тора иде. Аннары «гөмбәләр» астына баскан дневальныйлар «Дежурный, линиягә?» дип кычкыралар иде.
— Мин әтисез үстем. Ул сугышка китте дә кайтмады, һәлак булды,— дип яңадан сөйли башлады солдат. — Әни фабрикта эшли иде. ААин көн озын малайлар белән урамда кала идем, йорт түбәләренә менә, очыргычлар очырта, машиналар артына ябыша, малайлар белән сугыша идем. Күршеләр әнигә килеп әләклиләр, бөтен явызлыкны миңа ябалар иде. Әни кеше әйберенә тимәүче, алладай куркучы бер карчык — аларның һәр сүзенә ышана, мине тирги, кыйный иде. Мин качып китә идем. Күрше ишек алдында малайлар компаниясе бар иде. Урлашалар да иде. Мин үзем андый эш белән бервакытта да шөгыльләнмәсәм дә, аларның гаепләрен дә миңа ябалар иде. Әни караклыкны дөньяда иң зур гөнаһ дип саный иде. Бер көнне, — солдат шулкадәр авыр итеп көрсенеп куйды, хәтта өлкән лейтенантның да йөрәге жуу итеп китте, — безнең утын сараенда урланган әйберләр таптылар. Ә әйберләре югалган квартирада суд тикшерүчесе өзелгән төймә тапкан. Ул төймә... минем пиджакныкы булып чыкты. Шуннан соң, билгеле, мине кулга алдылар. Мин әйбер урларга бармавымны аңлатырга тырышканда, әнкәй килде. Үзе җылый, үзе мине тирги: «Минме сиңа әйтмәдем, минме сине ул бозык эшкә катнашма, башыңны төрмәгә тыгарлар, дип әйтмәдем», дип сөйләнә. Кыскасы, мин чыннан да урлашып йөргән бер малай булып күренә идем. Тикшерүче әнкәйнең әйткән бер сүзен яза барды, соңыннан үзенең бөтен гаепләвен шуңа корды. Минем үземнең дә күңел ул чакта... үз-үземә кул салу турында уйлый башлаган идем инде мин. Ярый әле судья коткарды. Әйбәт кеше булып чыкты. Минем пиджакны урлашу буласы көн алдыннан Абдул-чуенбаш вечерга барам дип сорап алган иде. Аны инде бөтен милиция белә иде... Кыскасы мине акладылар. Ә өйгә кайткач, тиле баштан аракы эчтем, эчтем дә ахмак булып, әнигә кычкыра башладым. Шул чакта авызымнан чыккан әшәке сүзләрне хәзер җәзаласалар да әйтмәс идем. Кыскасы, мин җинаять эшләдем, ләкин бу җинаятем өчен мине беркем дә җәзага тартмады. Ә тартырга кирәк иде... Шул ук көнне, —
46
дип дәвам итте Кадыйров, дулкынланудан буыла-буыла,— мин әнине ташлап чыгып киттем. Кайда туры килсә, шунда кунып йөрдем. Аннары кирпеч заводына эшкә кердем, тулай торакка урнаштым. Армиягә киткәндә әнкәй янына бардым, саубуллашырга теләдем, ә ул... бусагасыннан да кертмәде... Барысын да сөйләп бирергә рөхсәт итегез, иптәш гвардия өлкән лейтенанты. Боларпың һәммәсен эчтә җыеп йөртү миңа бик читен. Сөйгән кызым бар иде минем. Ул да... Башта, дип әйтте ул, яхшы исем ал, аннары сөю турында сайрарсың, мәхәббәткә синең хакың юк, диде. Шуннан мин уйладым, мин инде... — ул кулын селтәде, эндәшми торды, аннары әкрен генә өстәде: — менә минем бөтен сүзем шул, иптәш гвардия өлкән лейтенанты. Теләсәгез ышаныгыз, теләмәсәгез юк. Моңарчы минем беркемгә дә сөйләгәнем юк иде. Тик сезгә генә, командирыма гына сөйләдем.
Кадыйров сүзеннән туктады, аннары әрнеп дәвам итте:
— Мин әниемне яратам, иптәш гвардия өлкән лейтенанты. Элек тә, малай чакта да^ярата идем, тик яратуымны белдерергә генә ояла идем, үчеклиләр иде. Соңыннан ялган горурлык чабуымнан тотып тора торган кебек булып чыкты... Хәзер әнкәйнең тормышы җиңел түгел. Карт ииде ул. Мин аңа хатлар яздым, гафу үтендем, ярдәм итәргә теләдем. Ләкин ул миннән бернәрсә дә алмаячак. Ач торса да алмаячак. Хатларыма да җавап кайтармады. Мин аңа берләшмә командиры бүләк итеп биргән акчаны җибәрмәкче идем. Хәзер ни эшләргә дә белмим. Киңәш итегез әле, иптәш гвардия лейтенанты.
Ганин уйга калды, аннары:
— Болан булгач әзрәк сабыр итегез, акчагызны җибәрми торыгыз, — диде.
Бераздан өлкән лейтенант Ганин Кадыйровның әнисенә икенче хат язды. Бу инде командирлар тырышлык күрсәткән солдатларның әти-әни- ләренә җибәрә торган гадәти бер хат түгел иде. һәр сүзен уйланып, йөрәк җылысы белән язылган бу озын хатта өлкән лейтенант газиз улыннан күңеле кайткан карт анага аның ялгышуын аңлатырга тырышты. «Улыгыз сездән чын күңелдән гафу үтенә, сезнең улыгыз чыннан да яхшы солдат, намуслы кеше. Элек булып үткән күңелсез хәлләр — вакытлы гына булганнар. Армия аның күңеленә читтән ябышкан тапларны кырып ташларга аңа ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк. Улыгыз сезне, Әминә Әхметовна. бик ярата, кайчандыр сезне чиксез газаплавы өчен чын күңелдән әрнеп кайгыра. Командование сезнең улыгызга ышана. Ә сез ана кеше, сез аны күкрәк сөтегезне имезеп үстергән кеше, сез аны бездән күбрәк, яхшырак беләсез ич. Ышаныгыз, кадерле Әминә Әхметовна, Совет Армиясе сезнең улыгызны сезгә чын кеше итеп тәрбияләп кайтару өчен бөтен нәрсәне эшләячәк...»
Гвардия өлкән лейтенанты үзенең шушы хатына җавап көтә-көтә: «шушындый хатны да кабул итмәс микәнни?» дип бик күп тапкырлар дулкынланып уйлады. Ләкин җавап килмәде. Бер ай, аннары тагын бер ай үтте. Инде көз килеп җитте. Агачлардан яфраклар шаулап коела башлады.
Ниһаять, взвод командиры күптән көткән җавап хатын алды. Рядовой Кадыйровның әнисе үзенең бик озак авыруы, больницада ятуы, инде үләргә җыенуы турында яздырган иде. Ләкин командирның көтмәгәндә килгән икенче хаты — ходай аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек бирсен — карт анага авыруын җиңеп, аякка басарга ярдәм иткән, һәм ана, шатлык яшьләрен тыя алмыйча, командирга солдат улы турында гына түгел, аның әнисе турында да кайгыртуы өчен мең рәхмәтләр укыган.
Өлкән лейтенант Ганин әле хатны укып та бетермәгән иде, чатырга көләч йөзле Кадыйров йөгереп килеп керде. Аның кулында хат иде.
Ул рөхсәт сорамый килеп керүе өчен гафу үтенде дә:
— Иптәш гвардия өлкән лейтенанты, мин әнидән хат алдым!—дип шат тавыш белән кычкырды. — Менә карагыз, әнкәй яза, әнкәй! Ул да хәзер, сез мина ышанган кебек, миңа ышана. Миңа яхшы гына хезмәт итәргә кушкан. Мин яхшы хезмәт итәчәкмен, иптәш гвардия өлкән лейтенанты! Мин сүземне җилгә ташламыйм! Рәхмәт сезгә...
Өлкән лейтенант урыныннан торды һәм җылы итеп елмайды.
— Шәп булган,—диде ул. — Әниегезне саклагыз, ул һәркемнең дә бер генә.
. Дулкынланган һәм бәхете чиктән ашкан солдат чыгып киткәч; өлкән лейтенант агитаторларны чакыртты һәм аларга, барлык солдатларга укыр өчен Кадыйровның әнисеннән килгән хатны бирде һәм аның тарихын сөйләде.
Агитаторлар арасында сержант Иванков та бар иде. Өлкән лейтенант аңа беразга калып торырга кушты. Сержантка Кадыйровның аңа ни өчен җанын ачып бирмәвен аңлатырга кирәк иде.
Белоруссия, сентябрь, 195G.