Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. ФӘЙЗИНЕҢ ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯСЕННӘН


(«Галиябануе драмасының язылу тарихы)
Классик драматург М. Фәйзинең атаклы «Галиябану» драмасы халык мәхәббәтен яулаган гүзәл әсәрләрнең берсе. Аның язылуына хәзер кырык ел тулды, һәм шул кырык ел дәвамында аның сәхнәдән төшкәне юк. Шул уңай белән язучының иҗат лабораториясенә кереп карау кызык-лы нәрсә.
М. Фәйзи драманы камилләштерүгә күп көч куйган. Сәхнәдә уйналганнан соңгы тәҗрибәләр аңа күп ярдәм итәләр. Габдулла Кариев кебек оста артистлар белән иҗади хезмәттәшлек, драманы сәхнәгә кую, һичшиксез, әсәрнең уңай якка үзгәрүенә яхшы йогынты ясаган булырга тиеш.
1916 елның декабренда М. Фәйзи драманың беренче вариантын тәмамлый, 1917 ел башында яңа төзәтүләр кертә: 5 пәрдәлек әсәрне 4 пәрдә 5 картиналы итеп үзгәртә, җыйнакландыра һәм исемен дә «Сә- гадәтбану»дан «Галиябану» дип ал-маштыра. «Сәгадәт» сүзе бәхетне аңлатканга күрә, М. Фәйзинең әсәр аркылы әйтергә теләгән фикерен ул исем тулы чагылдырмый. Драмада сүз яшьләрнең бәхетле мәхәббәте турында түгел, ә олы, изге мәхәббәт белән яшәүче яшьләрнең теләкләренә ирешә алмаулары турында бара.
Язучының көндәлек дәфтәрләрендәге мәгълүматларга караганда, ул «Галиябану» драмасын идея-художе- ство ягыннан камилләштерүгә кат- кат әйләнеп кайткан. Аның драманы
1920 елның җәендә төзәткәләве,
1921 елның апрелендә «яңадан яза башлавы» билгеле. Драма беренче мәртәбә 1922 елда Казанда басылып чыга. Моннан соң да әсәрне уңай якка үзгәрткән төзәтүләр була. «Галиябану» аерым китап булып
басылып чыккач, автор көндәлегенә тү-бәндәге юлларны терки: «Иң тәүге нөсхәдән басу, бер бите микән төшеп калулар планымны җимерен- кырады. Тәҗрибәләр белән үзгәртелгәне булып чыкмау елата язды. Куаныч диңгезендә рәхәтләнеп йөзә алмадым».
Язучының архивында сакланган кулъязма варианты белән китап булып басылып чыккан текстларны чагыштырып карау М. Фәйзинең бу әсәр өстендә ничек эшләве турында шактый мәгълүмат бирә.
Архивта кулъязма тулысынча сак-ланмаган, драманың икенче пәрдә җиденче күренешкә кадәр булган өлеше генә бар.
Беренче вариантта вакыйгада кат-нашучылар итеп тик 6 персонаж гына алына. Алар — Бәдри, Сәгыйдәбану (Галимәбану), Сәгъдәтбаиу (Галиябану), Садретдин (уллары), Вафа (Хәлил) һәм Исмәгыйль. Уйнаучылар исемлеге шунда тәмамлана. Ә соңгы вариантта, билгеле булганча, яучы карчык Бәдига, егетләр, кызлар, хатын, көтүче, старшина, кешеләр (ике) дә өстәлә.
Моның сәбәбе ачык: язучы тормыш күренешләрен киңрәк планда күрсәтергә тели. Беренче варианттагыча булса, ихтимал, хәрәкәт Бәдри өе рамкаларыннан чыкмас иде — ул гына да түгел, Исмәгыйльнең.
71
һәм Хәлилнең эш һәм хәрәкәтләренә бәя бирү Бәдри семьясы тарафыннан гына булыр иде. Ә яшьләр образының өстәлүе һәм өченче пәрдәгә бик уңышлы су буе күренешенең язылуы халык вәкилләрен күрсәтү мөмкинлеген арттыра. Исмәгыйльгә карата да, Хәлилгә дә халыкның мөнәсәбәтен күрсәтә. Егетләрнең Хәлил үлгәннән соң сәхнәгә керүләре I дә зур әһәмияткә ия. Монда инде г алар Исмәгыйльгә карата гына түгел, шул җәмгыятьнең явыз законнарын яклауда терәк булган старшинага да шактый кыю каршы төшеп, җаваплашалар. Персонажлар саны арттырылу әсәрнең идея таләбеннән килеп чыккан.
Кулъязмада драма безгә хәзер билгеле булган басмадагы беренче пәрдәнең икенче күренешеннән башланып китә. Вакыйга Бәдри өендә бара. Кич. Урамда җыр яңгырый. Бәдри сәхнәдә.
«Бәдри (куанып). Карасана, безгә бит, безгә җырлыйлар...» ...Тамашачы алдында әйтелгән беренче сүзләр шулар. Соңгы вариантта исә пәрдә ачылганда өйдә Галиябану ялгызы. Ул «чигеп яткан эше ку-лында көенчә^ өстәл янында тыңлап утыра». Болай үзгәртүдә уңай як бармы? Бар, әлбәттә. Драматург пәрдә ачылу белән тамашачыны үзенең героинясы белән таныштыра. Драманың таләбе шундый: герой сәхнәдә вакытта аның биографиясе дә мөмкин кадәр ачылырга, ә сюжет үсеше дәвамында геройның хәрәкәтләре аша образ үсешенең перспективасы чагылырга тиеш. Пәрдә ачылуга Галиябануны укучы — тамашачыга күрсәтүе белән драматург әнә шул бурычны башкара.
Галиябануның беренче монологы әһәмиятле. Монда автор изге күңелле бу кызның мәхәббәт тирәнлеген һәм сафлыгын күрсәтә. «Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, йөрәгемнең кай җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне. Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар» кебек сүзләр Галиябануда халыкның гүзәл бер сыйфаты яшәвен — көй иҗат итү көчен күрсәтәләр. Берен- •че вариантта булмаган бу күренешне өстәү төп героиняның күркәм сыйфатларын ачарга ярдәм итә.
Тел кытыршылыкларын бетерү, мәгънә төгәллеге, образлылык өчен көрәшеп, автор текстка зур үзгәрешләр кертә. Әсәр өстендә эшләү процессында беренче вариантта булмаган матур-матур диалоглар өстәлә.
Беренче пәрдәнең икенче күренешенә, мәсәлән, мондый диалогның өстәлүен әйтергә мөмкин.
«Галимә. Ай-Һай булмас ла. Ул (Исмәгыйль. Б. К.) безнең тирәдә чуалыр микән?
Бәдри. Болай җырлап үтү кадәре- сенә чуалуның-фәләннең катнашы юк та инде аның. Шулай да бит, белмәссең. Чәчләре чәчкә бәйләнгән булса, Галиябану белән дуслашып йөрүләре дә мөмкин шул.
Галимә. Бик кенә матур эш булыр иде дә бит, белмим шул. Ходай мондый рәхмәтен багышлаган булса, дүрт кул белән бирер идек инде. Үзе черегән бай, үзе яшь...
Бәдри. Аннан да һәйбәт урынны көтәргә дә ярамый. Белмәссең, Галиябануның матурлыгына кызыкса, алам дисә, аның каршы килер кешесе юк. (Торып, Галимәгәрәк килеп.) Шунда да, хатын, өметсез шайтан, мин үзем бу турыда күптән уйлап йөрим йөрүен, син караштыргала әле, араларында вәгъдә-мәгъдә барын белеп булмасмы! Хәзер инде ул җиткән кыз, артык кысып маташырга да ярамый».
Бу диалогта байлыкка хирес Бәд- ринең идеаллары чагыла. Исмәгыйль бай булганга, үзенә дә байлар кодасы булырга мөмкинлек чыгарын сизенгәнлектән, ашкынуны автор монда уңышлы тасвирлый. Бәдринең дә характер сызыкларын, Галимәнең дә аңа теләктәшлеген күрсәтү ягыннан бу өзек әһәмиятле.
Тагын бер мисал. Беренче пәрдәнең дүртенче күренешендә Галиябануның Хәлилгә дип чиккән яулыгын тапкач һәм үз исәпләре белән аны Исмәгыйльгә бүләк дип юрагач, беренче вариантта шунда ук бишенче күренеш башлана. Ә аннан соңгы вариантларда (басылып чыкканнарда) дүртенче күренеш әле сузыла, хат уку ‘картинасы бирелә.
72
Егет хатын уку картинасы, беренчедән, картларның язу танымый, я күз күрми интегеп, серне төшенер өчен өзгәләнүен сурәтләгәндәге көчле юмор белән характерлы. Икенчедән, бу картина укучы — тамашачыны кызыксындыра, чыннан да бу кем хаты, дигән уйга сала. Аннан да бигрәк, алда өстәлгән өзек шикелле үк, картларның күңел кыйбласы Исмәгыйль булуга басым ясый.
Беренче пәрдәнең алтынчы күре-нешендә (Садри су буеннан мәгълүмат кайтаргач), Галимә һәм Бәд- ринең мондый сүзләре өстәлә:
«Галимә. Исмәгыйль явызны әй- тәм. усаллыгын, Садриның безгә кайтып сайрасын белеп, каениш диюен.
Бәдри (куанып). Әйтмә дә. (йөткереп.) һем, каениш дип әйтә, ди, ә?.. Миңа бабай, ди инде ул, сиңа әби, ди. (Куанып көлеп җибәреп.) Яман түгел бит, хатын, ә? Нибуч, әби булырсың. Туй! Туй!»
Монда да шул бер үк фикерне үстерү дәвам итә. Күңелләреннән Исмәгыйль белән Галиябануны кавыштырып куйган Бәдри һәм Галимәбану күз алларына • Исмәгыйльгә әби һәм баба булыр чакны китерәләр.
Җиденче күренештә (1-пәрдә) үзгәрешләр, төзәтүләр аеруча зур. Басылып чыккан вариантта бу күренеш Галиябануның зур монологы белән башланса (монда героиня төп каршылыкны үз авызыннан сөйләп бирә), кулъязмада, сәхнәдән Бәдри һәм Галимә чыгып китүгә, сәхнә артында җыр ишетелә... Хәлил җыр-лый. Бу җырларның берсе дә хәзерге текстта юк:
Югарыдагы калпагымны
Алам диеп үрелдең;
Оҗмахтагы хур кызыдай, Сәгадәтбану сылуым иркәм, Күземә ямьле күрендең.
Ләкин автор бу җырны үзе үк ошатмаган. Сәбәбе ачык: драматург реаль образлар, тормышчан характердагы чагыштырулар эзли.
Галиябануның сүзен бүлеп, тагын җыр яңгырый:
Бүген төнлә бер төш күрдем: Ука сүттем йомгактан.
Болан матур булмас идең Җан иңгәндер оҗмахтан.
Бу җыр шулай ук авторны каиә- гатләндерми. Ул аны да сызып ташлый, чөнки монда да «оҗмах», «теге дөнья» гүзәллеге белән чагыштыру килеп чыга.
М. Фәйзинең күңеле тормышчан сурәтләүләрне таләп итә. Ниһаять, ялкынланып сөюне раслаган, яшь егетнең күңел кыллары тибрәнүен сөйли торган гади генә җыр табыла.
Чигү чигә кыз бала, йөрәкләрем сызлана; Син ваемсыз утырасың да Өзелә сиңа бүз бала.
Әмма бу җыр да әсәрдә яшәп калмаган. Беренче ике юл Хәлилнең уйларын һәм тойгыларын аңлатсалар да, соңгы юллар Хәлил белән Г алиябану мөнәсәбәтенә тапкыр килмиләр. Хәлил сөйгән кызына «Син ваемсыз»... дия алмый, билгеле, чөнки әсәрдән яхшы аңлашылуынча, Галиябану ваемсыз түгел. Шуңа күрә бу җыр да драмадан төшерелгән. Шул рәвешчә, Галиябану монологы алдыннан кертелергә уйлаган җырларны автор төшереп калдырган. Хәлилнең, сызгырып, сөйгәнен тышка өндәвенә каршы Га-лиябану җыр белән җавап бирә. '(Китапта җырны тыштан Хәлил башлый.)
Быел, быел дигәнем, Быелгы ел кигәнем.
Җаныем бәгърем, сылуым иркәм, Кулларына гармонь тоткан Егет минем сөйгәнем.
(Китапта бу җыр шактый артка чигерелгән). Галиябану дәвам итә:
Өй түремдә былбыл сайрый, Басып зәңгәр гөлемә;
Ак алъяпкыч япкан егет Хуҗа булды күңелемә.
Бу җыр китап текстында юк. Анда әйтелгән фикерне алдагы җыр тулырак та, матуррак та белдерә. Шулай ук:
Чылтырап аккан елгаларны
Сикереп үтсәң ңи була; Ике күзем юлда була, Килеп китсәң ни була, —
җырын да автор соңгы вариантта әсәрдән алган. «Кызыл йолдыз»-
73
пьесасында (1921—23), беренче пәрдә, икенче картинада бу җырны сөйгәне Сөнгатьне көтеп зарыккан Маһруй җырлый.
Җыр белән аңлашу картинасында икенче пландагы фикерләр дә калкып чыга. Кулъязмада Сәгадәтбану белән Вафаның солдат мәсьәләсенә багышланган җырлары бар. Бу — драмадагы төп линиядән читкә тай- I пылу булганлыктан, М. Фәйзи алар- I ны да калдырмый. (Бу фикерне җиңел генә һәм бик урынлы итеп автор икенче пәрдә алтынчы күренештә Галиябану монологына күчерә: «Хәзер Хәлилнең солдатка алынмавын гына теләргә калды, хәер, китсә, кайтыр әле. Аныкы булып калсам, биш ел көтәргә дә риза».) Солдатка алынуга багышлап түбәндәге җырлар бирелгән була:
N
Сәгадәтбану.
Барыр идем син алсаң, Көзге набордан калсаң, Иркәләргә иркәм булмас, Солдатка китеп барсаң.
Вафа.
Яшьтән яшерен вәгъдәләр бар, Зинһар, җаным, бозмый тор; Киткән белән кайтмый калмам, Өмидеңне өзми тор.
Сәгадәтбану.
Киче камчат, ки каракүл, Кисәң, җаныем, сала күр. Чит ярларга җибәрмичә, Үз кулыңа ала күр.
Алда китерелгән җырлар, диалогның әсәрдә калдырылмавы белән автор сузынкылыктан, бертөрлелектән котыла, һәрвакыт форма җыйнаклыгы өчен тырышучы М. Фәйзи ул диалогны, хаклы рәвештә, артык санаган. Шул җиденче күренештә үк кулъязмада булмаган мондый өзек өстәлгән:
«Хәлил (Галиябануның кулын кыскан көе). Мин иртәгә үк яучы җибәрәм.
Галиябану. Иртәгә үк җибәр! Иртәгә үк җибәр! Исмәгыйль кысылганчы, бер хәл булсын».
Сюжет үстерелеше, вакыйгаларның куеруы, конфликтның кинәт кискенләшеп китүе өчен моның әһәмияте зур. Бер яктан, Исмәгыйль арага керә, әти-әниләре Исмәгыйль* нең ниятен күңелләреннән хуплап йөриләр, икенче яктан, Хәлил белән Галиябану никахны ашыктыралар. Шушы хәлләргә басым ясап күрсәтер өчен ул диалог — вәгъдәләшү әсәр тукымасына зарур бер кисәк булып кереп урнашкан.
М. Фәйзинең драма теле өстендә иренми эшләвен раслаган мисалларны күпләп китерергә, кулъязмадагы һәм китаптагы текстларны чагыштырып карарга мөмкин:
Беренче вариант (кулъязмадан):
«Бәдри. Ходай кушып башланган булса гына иде инде. Егет менә дигән. Кодалар — беренче байлар. Анда без бик бәхетлеләрдән булыр идек.' Шәйхи бай да аннан безнең белән сакланыбрак сөйләшә башлар- иде. Фатихның да авызы томаланыр иде... Сәгадәтбану да йоклап тормаган булса ярар иде. Тукта әле, бербер ишарәсен белеп булмасмы? (Як- ягыиа каранып, сакланып кына өстәл өсләрен актарына вә бер чиккән кулъяулыгын табып алып.) Башланган, башланган. Ходайга шөкер. Яна гына чигеп бетеп бара. Я, ходай, һәр икесенә мәхәббәт бир, куаныч-шат- лык белән гомер итәргә яз!.. Әйтәм шул бик өзелеп җырлыйдыр иде.. Сәгадәт иркәм, гомерлек яр булсана, ди бит. Тикмәскә түгел шул». (1-пәрдә, III күренеш).
Соңгы текстта
(китаптан):
«Бәдри. Ходай кушып башланган гына булсачы. Егет менә дигән. Үзе бай, үзе хуҗа. Дөньяны дер селкетеп тора. Шәйхи бай да аннан соң безнең белән сакланыбрак сөйләшер иде. Фатихның да авызы томаланыр иде... Исмәгыйльнең теге халык арасына чыккан сүзе рас булса, ул әйткәнен эшләми калмаска тиеш иде. Ай, Галиябану да йоклап тормаган булса... Тукта бер-бер ишарәсен табып булмасмы? (Як-ягына каранып, сакланып кына өстәл өсләрен актарына. Чиккән кулъяулыгын табып алып, шатланып.) Башланган, башланган, ходайга шөкер, мөгаен шуңадыр. Яңа гына чигеп беткән. Җебен дә өзмәгән... (1 пәрдә, III күренеш).
74
Икенче мисал. Беренче вариант (кулъязмада).
«Сәгадәтбану. Бөтен авыл йоклап беткән, боларга ни калгандыр төн сакларга. Үзләре мине ят дип кызулаталар. Нәрсәләремне актарып беткән булмасалар инде. (Нәрсәләрен карый да чиккән яулыкны алып.) Моңарчы әллә кайчан бетә-дер иде бит (утырып эшли башлый, гармонь, җыр, бәгъзан сызгыру, кул чабу)...
Шул кадәр күңелле көй инде, минем өчен генә чыгарганнардыр кебек тоела. Минем исемем белән урам яңгыратып җырлап йөриләр. Күңелле дә, оят та. (Утырып чигә.) Әтиләр бер дә яратмыйлардыр инде. Шуның өчен дә бит тизрәк ят дип кыстыйлар. Аларга да уңайсыз шул... чигеп беттем. Бу Вафа бүген килмәс микәнни? Әниләр абайлаганчы тизрәк биреп куяр идем. (Тора, утны сүндерә. Урынын төзәтә, тәрәзәдән ай нуры өйне яктырта, тәрәзә янына утырып көйли дә) Вафа, Исмәгыйль, әллә кемнәр, әллә кемнәр бар да миңа каныгалар. Матур булу да кыен икән. Уртача гына булсаң, бер генә булыр иде дә, уңай булыр иде. Билгеле, Вафадан башканы сөю ихтималым юк. Башкаларыннан курыкмыйм да, — Ис-мәгыйль генә җанымны көйдерә. Аның мине алам дип йөргәнен белсәләр. әтиләрнең-дүрт куллап бирүләрендә шик юк. Вафа белән качар идем, әллә нинди уңайсызлыкларга төшмәгәем дип куркам. Белмим нишләргә дә. (Уйланып утыра да җырлый.)...»
(Беренче пәрдә, җиденче күренеш.)
Соңгы текстта:
«Галиябану. Бөтен авыл йоклап беткән, боларга ни калгандыр төн сакларга. Хәлил килеп сызгырмагае дип куркып беттем. Бердән, Фәрхә- нәсе сагыз кебек сыланды. (Өстәлдән яулыкны алып, җебен өзә, очла-рын төйни-төйни) Хәлил тәрәзәгә килми китмәс. Хәер, Исмәгыйль белән сүзгә килгән булсалар, кайтып та киткәндер. Ул Исмәгыйль дә бер җан көеге булды миңа. Әтиләргә сүз сала гына күрмәсен инде. Үземне йөдәткәне дә җитәрлек булды. (Исенә төшереп) У, шуның хатын атып ташлыйм әле. Әтиләр-мазарлар күрер я. (Ертып ташлап) Хатлары белән, җырлары белән тәмам теңкәмә тиде инде. Үз көемә дип рәхәтләнеп торганда гына, күбесенчә, ул килеп чыга да, чуртан чабакларны качырган кебек, башкаларны читкә кагып, колак итемне кимерергә тотына. Әле бүген дә туларның артыннан су буена таба төшеп китте. (Сәкегә урын җәеп маташа.) Ходай башымны шул кансызга горифтар итмәсен. Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утыр-ган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми. (Шул вакытта тагы әче генә сыз- гыру.)
Ай, Хәлилме икән?»
(Беренче пәрдә, җиденче күренеш.) Чагыштырудан күренгәнчә, драматург фикерләргә бай, аз сүзле җөмләләр төзәргә омтыла. «Башланган булса гына иде инде» шикелле укырга авыр булып торган җөмләне «...башланган гына булсачы» дип үзгәртү белән укуны да җиңеләйтә, җөмлә дә җыйнаклана, теләгенең көчлелек дәрәҗәсе дә арта, өзгәләнеп теләү аңлашыла.
«Егет менә дигән». Бу—дәлилсез җөмлә. Язучы фикерен аныкларга теләп, соңгы вариантта «үзе бай, үзе хуҗа. Дөньяны дер селкетеп тора» — җөмләләрен арттыра.
Бу җөмләләр Исмәгыйльне, көзгедә күрсәткәндәй, ачып салалар. Бәдригә аның байлыгы да, йортта хуҗа булуы да бик ошый, дөньяны дер селкетеп торуына да ул сөенә, чөнки «Шәйхи бай да аннан соң без-нең белән сакланыбрак сөйләшер иде», «Фатихның да авызы томаланыр иде». Димәк, өстәлгән җөмләләр һәр ике образны — Бәдрине дә, Исмәгыйльне дә — тулырак сынланды- руга булышалар.
Алда өстәлгән җөмләләр фикерне тулы ачканлыктан, автор кулъязмадагы «кодалар беренче байлар, анда без бик бәхетлеләр дә булыр идек» җөмләсен төшереп калдыра.
Китап вариантында Бәдринең бу монологы кыскарак. Кызы чиккән кулъяулыкны алып карагач, Бәдри:
75
«Башланган, башланган, ходайга шөкер, могаен шуцадыр. Яна гына чигеп беткән, җебен дә өзмәгән», дип сүзен очлый. Ә кулъязмада исә, «Башланган, башланган, ходайга шөкер. Яна гына чигеп бетеп бара. Я хода, һәр икесенә мәхәббәт бир. куаныч-шатлык белән гомер итәргә яз. Әйтәм шул бик өзелеп җырлыйдыр иде. Сәгадәт иркәм, гомерлек яр булсана, ди бит. Тиктәскә түгел шул», — диелгән. Кулъязмадан кулъ-яулыкның Исмәгыйльгә булуына шик күренмәве ачыла. Бәдри шунда ук теләк тели башлый. Ә китап текстында «могаен» сүзе аша гына белдерелә, икеләнү сизелә.
Икенче мисалда шулай ук җитди үзгәреш барлыгы ачык. Барыннан да бигрәк, Галиябануның үз чибәрлеге турындагы фикерләрен үзгәртеп (төшереп), М. Фәйзи дөрес эшли, югыйсә ул характер чынлыгын теге яки бу күләмдә бозган булыр иде. Акыллы, тыйнак кыз Галиябану һәрхәлдә үз чибәрлегенә үзе сокланып масаймас иде.
Икенчедән, әгәр дә текст кулъяз-мадагыча калдырылса, әсәрнең идеясенә дә зыян килер иде. Чөнки Галиябануның «Матур булу да кыен икән. Уртача гына булсаң, бер генә булыр иде дә, уңай булыр иде», дигән сүзләре Исмәгыйльләр ерткыч-лыгын чибәрләргә карата гына булган эш итеп аңлауга урын калдырырлар иде. Әсәр исә үзенең асылы белән мондый фикерне түгел, бәлки кулак сыйныфының хезмәт иясе массасына һөҗүмем, аны һәрьяклап изүен раслый. Сыйнфый җәмгыятьтә төскә чибәрләр генә изелмиләр, гомумән масса җәфа чигә. Исмәгыйльләр сыйныфының комсызлыгы очраклы хәл түгел, һәм аларның бүре характерлыгы матур кызларга гашыйк булып, шул юлда көрәшеп кенә ачылмый. Алар гомумән ерткыч характерлар, саф һәм ирекле мә-хәббәтне буучылар. Текстны кулъязма варианттагыча калдырмавы белән М. Фәйзи драмадагы төп фикернең бөтенлеген саклый, әсәрнең реаль яңгырашын көчәйтә.
Кулъязмада монолог артык озынга сузылган һәм кирәксез детальләр белән чуарланган. Кулъяулыгын чигеп бетерү, ата-аналары абайлаганчы егетенә тапшыру турындагы сүзләрнең артыклыгы ачык. Китап вариантында исә Галиябану Хәлилне озатканда гына яулык бүләк итә (өстәлдән яулыкны алып бирә):
«Бу бүләгем сине сөеп
Чын күңелемнән кайнап чыккан Вәгъдәләрнең билгесе», — ди.
Беренче вариантта яулык чигү, аны сөйгәненә кайчан тапшыру турындагы уйлар кирәгеннән артык тормыш вак-төягенә тартым булсалар, китап вариантында, яулык — «вәгъдәләрнең билгесе» буларак, романтик пландагы уңышлы бер деталь төсендә гәүдәләнә.
Кулъязмадагы «шулкадәр күңелле көй инде, минем өчен генә чыгарганнардыр кебек тоела. Бу кадәр усал булырлар икән. Минем исемем белән урам яңгыратып җырлап йөриләр. Күңелле дә, оят та», сүзләрен автор шулай ук калдыруны кирәк санамаган. Галиябануның тыйнаклыгына кагылырдай сүзләр кыскартылганнар. Монда шулай ук икенче максат та күздә тотылган. Кулъязмадагыча булганда, көйне иҗат итүчеләр булып егетләр кала. Ә М. Фәйзи көй чыгару сәләтен төп геройның гүзәл сыйфатларыннан берсе итеп раслауны уңышлырак саный. Шул сәбәпле, Галиябануның беренче пәрдә, беренче күренештәге монологына мондый өстәү кертә: «Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне...»
Кулъязмада Галиябануның Исмәгыйльгә нәфрәте үтеп барышлый гына әйтелгән сүзләрдә чагыла («Башкаларыннан курыкмыйм да, тик Исмәгыйль генә җанымны көйдерә»). Шулай ук «Вафа, Исмәгыйль, әллә кемнәр, әллә кемнәр миңа каныгалар» җөмләсе дә драмадагы Хәлил һәм Исмәгыйль арасындагы контрастны йомшартыр гына иде, чөнки Вафа да, Исмәгыйль дә янәшә куелганнар һәм «каныгалар» фигыле алар өчен уртак ителгән. Хәлил мәхәббәтенә карата «каныгу» сүзе һичничек кулланыла алмый, ул сүз тик Исмәгыйльне генә характерлый ала.
Шулай итеп, кулъязма белән китап вариантын чагыштыру һәр юл саен нинди дә булса үзгәреш кертелү турында сөйли. Авторның максаты аңлаешлы: ул әсәрнең идея көчен арттырырга омтыла, характерларны калкурак итәргә тели; халык авыз иҗаты рухы белән сугарылган поэтик телдә язылган әсәр тудыру, әдәбиятның «беренчел элементы»на гаять зур игътибар итеп, аның ярдәмендә геройларның индивидуаль- ләшкән сөйләшен тәэмин итү өчен көрәшә. Белинский, драма теленең үзенчәлеген билгеләп, драма теле гаять дәрәҗәдә табигый булырга, ягъни кереш җөмләләрсез, өзек-өзек, саф, гади, кыска һәм ачык булырга, тиеш дигән фикерне әйтә. Шул яктылыктан караганда, М. Фәйзинең «Галиябанр> драмасының теле дә югары бәягә лаек.
Инде драманың беренче басмасы белән аннан соңгы басмалары арасында булган кайбер үзгәрешләргә күз салыйк.
Беренче басмага кертелгән үзгә-решләрнең мәгънәсе нигездә персонажлар теленнән дини терминнарны киметүгә каетып кала. Менә шуны раслаган мисаллар:
Беренче басмада:
«Бәдри. Болай җырлап үтү кадә- ресенә чуалуның-фәләннең катышы юк та инде аның, шулай да бит, белмәссең, ләүхелмәхфүздә чәчләре чәчкә бәйләнгән булса, Галиябану белән дуслашып йөрүләре дә мөмкин шул».
(Беренче пәрдә, икенче күренеш,.)
Соңгы басмада. Бәдринең сүзләре арасыннан «ләүхелмәхфүздә» сүзе төшереп калдырылган.
Беренче басмада:
«Галиябану (куанып, сикергә- ләп). И, мин нинди бәхетле, нинди бәхетле! Бу кадәр бәхетле булырмын дип уйламаган идем. Әтиләрне күндереп булмас дип куркадыр идем. Ходайга ничек кенә шөкерләр итеп бетим. Бу куаныч хәбәрне Хәлил белми бит әле...»
(II пәрдә, VI күренеш.)
Соңгы басмада.
«Ходайга ничек кенә шөкерләр итеп бетим» җөмләсе юк.
Автор Галиябану һәм Хәлил теленнән «фәрештәләр булсын юлдашың», «фәрештәләр канат җәйсен», «кайдан алла җибәрде сине монда», «ходай, ярдәм бир!», «җаныңны нурлар белән бизәп, оҗмахларның иң матурына урнаштырсын» һ. б. ш. сүзләрне киметкән.
Әсәргә кертелгән халык җырларында да үзгәрешләр бар.
Беренче басмада:
Бас күзенә,
Күз тимәсен үзенә;
Фәрештәләр канат җәйсен
Аяк баскан эзенә, —
дигән җырның өченче юлы «Яшел чирәм үсеп тора» сүзләре белән алмаштырылган.
Су буе картинасында (III пәрдә, 1 күренеш) «Галиябану» көенә җырлаган урында беренче түбәндәге җыр бар:
Йөгереп чыктым урамга, Тәгәрәп килә пар алма. Пар алмадай пар китереп Кавыштырсын бер алла.
Фикер байлыгын арттырмаганга,. мәгънә көчәйтелмәгәнгә күрә бу җыр соңгы басмага кертелмәгән.
Беренче җырдагы:
«Сөеп алу, сөеп бару
Илдә булган эштер бу» юлларында да үзгәреш бар. Беренче басмада «илдә булган» сүзләре «ходай язган» төсендә бирелгәннәр.
Шулай ук:
«Кызлар китә яше җиткәч,
Алмадай матур пешкәч, Ир балалар кайта киткәч, Кызлар кайтмый бер киткәч»,— дигән җыр да беренче басмада «Алмадай матур пешкәч» дигән җөмлә урынында «Ризкын хак читкә сипкәч» җөмләсе булган.
Кулъязма варианты һәм драманың беренче басмасын соңгы басмалар белән чагыштырып тикшерү драматургның типиклаштыру әчеп туктаусыз көрәшүен, әсәрнең идея- художество кыйммәтен күтәрү өчен тырышуын ачык раслый.