Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕКАДА АЛДЫННАН


} А. КӘРИМУЛЛИН
/ . Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни
китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары
КИТАПЛАР ХӘЗИНӘСЕ
Хезмәт Кызыл Байрак орденлы В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе СССРдагы иң олы һәм иң бай китапханәләрнең берсе булып санала. Биредә төрле чорда һәм төрле телләрдә басылган 2,5 миллионнан артык китап, 12 мең исемнән артык журнал һәм 1826 исемдәге газеталар саклана. Бу мәкаләдә сүз китапханәдәге татар телендәге китап һәм кулъязмалар турында гына барачак.
Китапханәнең оештырылуы Казанда гимназия ачылу белән бәйләнгән (1758 ел). Гимназиядә, башка фәннәр белән бергә, татар теле дә укытыла. Шушы уңай белән китапханәгә татар телендә язылган төрле кулъязма китаплар туплана башлый. Алар арасында шул чорда язып алынган халык иҗаты материаллары: җырлар, бәетләр, әкиятләр; тарих, этнография, хокук, философия буенча материаллар бар. 1804 елда Казан университеты оештырылу уңае белән гимназия китапханәсе университет карамагына күчә. Андагы татар теле китаплары һәм кулъязмалар фонды да университет китапханәсенә бирелә. Казан университеты оештырылуның беренче елларыннан ук биредә дә татар теле укытыла башлый. Университетта татар телен Сәгыйть Хәлфиннең улы Ибраһим Хәлфин алып бара һәм ул татар теле грамматикасы, лексикографиясе буенча күп фәнни хезмәтләр яза, татар теле буенча күп материаллар туплый. И. Хәлфин үзенең бай китапханәсен, татар телендәге кыйммәтле материаллары белән бергә, университетка бүләк итә.
Казан университетының көнчыгыш факультеты зур һәм көчле фа-культетларның берсе булып үсә. Ул көнчыгыш филологиясен өйрәнү буенча Россиядә фәнни үзәк булып әверелә. Биредә көнчыгыш филологиясен өйрәнүче зур галимнәр җитешә. Көнчыгыш телләрен өйрәнү һәм шул телләрдәге кулъязмаларны туплау максаты белән Волга буена, Урал якларына, Себергә, Урта Азиягә, Кытайга күп санда экспедицияләр оештырыла. Бигрәк тә бу өлкәдә китапханә директоры (1825— 1835) бөек рус математигы Ы. И. Лобачевский зур көч куя. Ул татар һәм көнчыгыш филологиясен өйрәнү буенча экспедицияләр, халыктан кулъязмалар сатып алуны оештыра. Көнчыгыш телләрендә тупланган кулъязмалар байлыгы белән Казан университеты китапханәсе дөньядагы иң бай китапханәләрнең берсенә әйләнә. Экспедиция җыйнаган материаллар арасында татар, борынгы төрки телендә язылган кулъязмалар да күп була.
1855 елны Петербургта көнчыгыш факультеты ачылу белән китапханәнең көнчыгыш фонындагы күп кулъязмалары Петербург университетына бирелә. Алар арасында татар телендәге кулъязмалар да була. Петербургка «Йосыф вә Зөләйхамнең 15—16 йөзләрдә язылган вариантла-
78
ры, «Болгар тарихы», 1775 елны грекчадан рус теленә, ә XIX йөзнең башында татар теленә күчерелгән «Болгар турында хикәяләр», Макаровның «Татар грамматикасы», 1806 елгы дата белән билгеләнгән «Кыс- кача татар грамматикасы», XVII йөздә рус илчеләрен Индиягә озатуда катнашучы Насретдин Мирзаның «Юл язмалары», «Татар ханнары тарихы» һәм башка күп сандагы татар телендәге кулъязмалар җибәрелә.
Моннан соң да университетта татар һәм башка көнчыгыш телләрендәге кулъязмалар туплау эше дәвам ителә. Көнчыгышны өйрәнүче, күренекле профессор Готвальд XIX йөзнең икенче яртысында үзенең бай китапханәсен университетка бүләк итә. Готвальд китапханәсендә татар тарихы һәм филологиясенә караган күп материаллар тупланган була. К. Насыйриның кайбер кулъязмалары китапханәгә Готвальд бүләге аркылы килеп керә.
1800 елны Казанда атаклы «Азия типографиясе» оештырыла. Соңыннан бу типография университет карамагына күчә һәм биредә Россия территориясендә яшәүче көнчыгыш халыклары телендә китаплар басыла башлый. Китапханәдә татар телендә басылган китапларның бары-сы да диярлек тупланып барыла.
Казан университеты китапханәсенең көнчыгыш фонды, татар китаплары фонды совет чорында тагы да үсә. Китапханә 1922 елдан башлап СССРда басылган һәр телдәге китапның бер данәсен бушка ала башлый.
Н. И. Лобачевский исемендәге ки-тапханәгә: Татарстанның фәнни ки-тапханәсе, Татарстан АССР китап палатасы китапханәсе, Казан Үзәк Көнчыгыш китапханәсе, Татар культурасы музей-йорты китапханәсе, Татарстанны өйрәнү буенча фәнни- тикшеренү институты китапханәсе һәм башка китапханәләрнең китап байлыгы кушыла. Бу китапханәләрдә татар халкы тарихы, культурасына караган бик күп китаплар була.
Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә үзенең көнчыгыш һәм татар телендәге китапларының, кулъязмаларының байлыгы ягыннан СССРда иң бай китапханәгә әйләнә. Ленинградтагы Салтыков-Щедрин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Публичный китапханәсендә сакланган татар китаплары һәм журналларының саны 70 меңгә җитә. Ә безнең китапханәдә 90 меңгә якын татар телендә басылган китап, 102 исемдәге журнал, 169 исемдәге газета саклана.
Китапханәдә сакланучы татар телендәге әдәбият фондында Москва,. Ленинград, Пенза, Тамбов, Свердловск, Ульяновск Уральск, Горький, Тоболь, Төмән, Астрахан, Саратов, Ташкент ҺӘ1М башка шәһәрләрдә, Донбасста, Себердә басылган китаплар, журналлар һәм газеталар бар.
1905 елгы революция нәтиҗәсендә татар телендә большевистик һәм демократик юнәлештәге газеталар да чыга башлый. Шундый газеталарның берсе 1907 елны Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә чыккан. «Урал» газетасы була.
«Азат», «Азат халык», «Әльис- лах», «Кояш» газеталарында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Гали- әсгар Камал, Фатих Әмирхан һәм башка алдынгы карашлы татар язучылары актив катнашалар. Фәнни китапханәдә бу газеталарның кайбер комплектлары һәм аерым номерлары саклана.
Хәзер китапханә татар телендә чыккан газеталарны туплау буенча зур эш алып бара. Быел Ленинградның Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсеннән «Кояш», «Әх- бәр», «Көч», «Ил», «Тормыш», «Бәя- нель хак» һ. б. газеталар алынды.
Китапханәдә «Ялт-Йолт», «Кар- ; чыга», «Яшен» журналларын да табып була. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң чыга башлаган газеталар һәм журналлар да күп тупланган. Бу газеталар һәм журналлар әле бик аз өйрәнелгәннәр. Аларда М. Гафури, Г. Камал, ITT Камал, Г. Ибраһимов һәм башкаларның әлегә хәтле аз билгеле булган әсәрләрен табып була. Бу газета һәм журналларда татар әдә- ! бияты үсешен, шул чорда барган сыйныфлар көрәшен, татар халкы
79
тарихын чагылдырган материаллар да күп.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенә хәтле университет китап-ханәсендә татар телендә бары 5 меңгә якын гына китап булган. Алар- ның да күбесе дини, схоластик әдәбият. Революциядән соц китапханәгә 85 меңгә якын татар телендә басылган китап туплана. Аларның 10 меңгә якыны революциягә хәтле чыккан, ә 75 меңе революциядән соң басылган. Әгәр революциягә хәтле, 159 ел эчендә, биредә татар телендә нибары 5 мең китап тупланса, революциядән соңгы 39 ел эчендә генә татар телендә китаплар саны 17 мәртәбә арта!
Бу саннар совет власте чорында татар халкының әдәбияты, культурасы үсүе өчен киң мөмкинлекләр ачылуын ачык күрсәтәләр. Революциягә кадәр татар телендә марксизм-ленинизм классикларының әсәрләре яшерен рәвештә генә, бик аз санда басылды. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына алар татар телендә киң күләмдә басыла башлады. Биредә К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленинның татар телендә басылган әсәрләренең саны гына 5 меңнән артык. Китапханәдән техника, медицина, әдәбият, сәнгать, социаль-экономик, тарих, авыл хуҗалыгы, кыскасы төрле фәннәргә караган татар телендәге китапларны табарга мөмкин. Бу китаплар ана теле аркылы һәр өлкәдә тулы, киң белем алырга мөмкинлек бирәләр.
Биредә Г. Тукайның революциягә хәтле басылып чыккан барлык әсәрләре саклана. Шулай ук К. Насый- ри, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Г. Коләхметов, 3. Бигиев, Г. Ильяси һ. б.ның революциягә хәтле беренче мәртәбә басылган әсәрләре дә китапханәдә киң тупланган. Революциядән соң татар язучыла- рының әсәрләре массовый тиражларда басыла башлыйлар һәм аларның барысы да безнең китапханәдә саклана. Биредә революциядән соңгы елларда басылган Г. Ибраһимов, М. Гафури, һ. Такташ, Ш. Камал әсәрләре белән беррәттән, әле кичә генә Таткнигоиздатта басылып чыккан барлык китапларны очратырга мөмкин. К. Тинчурин, К. Нәҗми, Ш. Усманов, Г. Бәширов, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, А. Шамов, И. Гази, С. Хәким, Т. Гыйззәт һәм башка язучыларның басылган һәр китабы китапханәдә бар.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң татар халкы рус һәм бөтен дөнья әдәбият классикларының әсәрләрен үз ана телендә укырга мөмкинлек алды. Революциягә хәтле рус әдәбияты классикларының әсәрләре, бик аз санда, бик чикләнгән күләмдә генә тәрҗемә ителделәр.
Октябрь революциясеннән соң Пушкин, Лермонтов, Крылов, Тургенев, Чехов, Некрасов, Салтыков- Щедрин, Л. Толстой, А. Островский, Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм башка рус әдәбияты классикларының әсәрләре күп тираж белән татар телендә басылды.
A. Горький, В. Маяковский, Н. Ос-тровский, А. Толстой, М. Шолохов, И. Эренбург, К. Симонов, Д. Фурманов, В. Катаев, А. Фадеев, А. Корнейчук, А. Гайдар, С. Михалков һәм башка совет язучыларының әсәрләрен татар укучысы үз ана телендә укый ала. Татар теленә тугандаш республика язучыларының әсәрләре дә тәрҗемә ителә. Китапханәдә татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрнең һәрберсе дә бар.
Китапханәнең татар телендәге китаплар фондында бөтен дөнья әдәбияты классикларының Д. Лондон,
B. Гюго, М. Твен, Сервантес, О. Бальзак, Г. Андерсен, Ж. Верн, Д. Дефо, А. Барбюс, Ч. Диккенс һ. б. басылган әсәрләре дә саклана.

❖ $
Китапханәнең сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә рус һәм СССР халыклары телендә, гарәп, фарсы, монгол, кытай, немец, француз, латин һәм башка телләрдә 15 меңгә якын кулъязма саклана.
Алар арасында XV —XVII йөзләрдә язылган кулъязмалар да күп. 1000 яшь тулган кулъязмаларны да очратырга мөмкин. Биредә үзбәк
80
•шагыйре Мир Алишер Новаиның 1655 елда күчерелгән шигырьләр җыентыгы, әзербәйҗан халкының бөек шагыйре Низами поэмасына 1742 елны язылган комментарий- кулъязмасы, 1282 елда Эвклид геометриясенең аңлашылмаган урыннарын аңлатып язган Ибн-Гейсмның геометриясе (гарәп телендә), 1085 елны Ибп Исмәгыйль Бухари тарафыннан язылган трактат һәм Әбуга- лисина әсәрләренең үз чорында күчерелгән күп кулъязмалары саклана.
Күренекле совет арабисты академик II. Ю. Крачковский 1924 елның 10 сентябрендә СССР Фәннәр Академиясендә ясаган чыгышында безнең китапханәдә сакланучы кулъязмаларның көнчыгыш филологиясен өйрәнүдә зур әһәмияткә ия булуын сөйләп, 1076 елда үлгән Ибн-Баба- шазның кулъязмасын «бөтен Европа масштабындагы ачыш» дип билгеләп үтте. Биредә 1577 — 1642 елларда Россия, Төркия, Иран, Австрия, Англия, Венгрия, Кырым һ. б. дәүләтләр арасында дипломатик язышуларның 1656 елда төрек телендә күчерелеп алган копияләре дә бар.
Кулъязмалар арасында күп санда татар телендә кыйммәтле кулъязмалар саклана. Аларның саны ике меңгә җитә. Бу кулъязмалар арасында 12 нче йөздә язылганнары да бар. Бу кулъязмалар әле кирәгенчә өйрәнелмәгәннәр. Аларны өйрәнү, татар культурасы тарихы буенча шактый яңа фактлар ачуга китерәчәк.
Менә 1545 елны язылган кулъязма. Бу төрки телләрдәге сүзлек. Биредә 10 меңгә якын сүз тупланган һәм аның гарәп, фарсы һәм төрки телендәге эквивалентлары бирелгән. Төзүчесе җирле татар кешесе булса кирәк, чөнки төрки телендәге сүз-ләрнең күбесе татар теле сүзләре.
Менә Мөхәммәт Кәрим Булгари тарафыннан төзелгән сүзлек. Бу Бо- харада гарәп һәм фарсы телен өйрәнүче татар шәкертләре өчен төзелгән. Биредә һәр сүз гарәп, фарсы һәм татар телендә китерелгән. Аның кайчан язылуы билгеле түгел, кәгазенә карап XVIII гасыр урталарында язылган икәнен белергә мөмкин.
Биредә Ибраһим Хәлфин тарафыннан җыелган һәм төзелгән «Татарской словарь и краткая татарская грамматика в пользу обучающегося при Казанских гимназиях юношества татарскому языку, сочиненный при оных же гимназиях» исемендәге 1785 елда язылган рус- ча-татарча сүзлек тә саклана. XVIII йөз ахырында төзелгән бу сүзлек җирле Казан татарлары телендә тө-зелгән, һәр сүзнең транскрипциясе һәм гарәп телендә язылышы бирелгән, сүзләр саны 20 меңнән арта.
Болардан башка күп санда рус- ча-татарча сүзлекләрне табып була. Алар арасында мәсәлән, Ы. Г. Чер- нышевскийны татар теленә өйрәткән Саблуковның үз кулы белән язган русча-татарча сүзлеге бар.
1358 елда Сарай шәһәрендә язылган «Нәһҗ-эл-фәрадис» исемле кулъязма саклана. Бу кулъязма хәзерге көнгә бер генә данәдә билгеле.
Биредә күп кенә татар язучыла- рының һәм мәгърифәтчеләренең автограф кулъязмалары тупланган. Каюм Насыйри, Шиһап Л^әрҗани, Фатих Халиди, Мәүлә Колый, Гали Чокрый, Курсави, Утыз Имәнинең күп сандагы кулъязмалары саклана. Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләхметов һәм башка татар язучыларының кайбер автограф — кулъязмаларын да табарга мөмкин.
Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Н а сы йр и н ы ң кулъяз м а л а р ы 5000 биткә җитә. Боларның күбесе әле киң катлау укучыларына билгеле түгел, аларның кайберләре бөтенләй басылып та чыкмаганнар. Каюм Насыйрииың бу язма мирасын тикшерү аның зур мәгъ-рифәтчелек эшен күз алдына тагын да киңрәк китерергә мөмкинлек бирәчәк.
Каюм Насыйр и н ы ң «Тәзкыйрәтэн Насыйри фи тыйп» исемле әсәр язуы билгеле иде. Бу көнгә хәтле бу әсәр югалган дип уйлана иде. Бу кулъязма фәнни китапханәнең көнчыгыш телләре бүлегендә табылды. 86 биттән торган кулъязма — китап Каюм Насыйри тарафыннан халыкка медицина буенча кулланма рәвешендә
€- .C. Ә.“ № 12. Ы
язылган һәм биредә медицина буенча күп киңәшләр һәм рецептлар бирелгән. Каюм Насыйри бу хезмәтне язганда «халык медицинасыннан киң файдаланган.
Китапханә фондында К- Насыйри- ның моңарчы билгеле булмаган «Мәрәббә» (варенье) хәзерләү, «Шырпы» исемле фәнни-популяр темадагы кулъязмалары, әле бөтенләй басылмаган, төрле телләрдән тәрҗемә ителгән «Дөнья тәварихы», «Зур Һәндәсә китабы» һәм башка кулъязмалары саклана.
Шулай ук К. Насыйрииың «Нәмү- нә яки нәмүзәҗ», «Әнмүзәҗ», «Сә- наигъ Гөлфаиия», «Ләһҗәи татари», «Фәвакиһ-эл-җөләсә», «Кырык вәзир», «Татарча-русча сүзлек», «Җәгърафия кабир», «Заман календаре» һәм башка әсәрләренең кулъ-язмалары һәм бик күп санда аерым кәгазьләре саклана. Бу кәгазьләре арасында К. Насыйрииың атасы һәм туганнары, издательстволар, рус галимнәре белән язышкан хатлары, халык арасыннан ишетеп язылган тарихи материаллар, этнографик һәм археологик күзәтүләре, Казан шәһәре турында җыйган легендалар, татар теленә һәм башка өлкәләргә |Караган күп сандагы кулъязмалары бар.
Биредә Фатих Халидинең дә күп кенә кулъязмалары тупланган. Аның барлык календарьларының һәм әсәрләренең диярлек кулъязмаларының цензор экземпляры биредә саклана.
Биредә сакланучы кулъязмалар арасында татар халык иҗаты буенча бик күп санда бәетләр, җырлар, мәкальләр, әкиятләр, табышмаклар, атама-кушаматлар, такмаклар, каргышларны эченә алган материаллар бар. Биредә: «Бер мулланың гаилә тормышы турында», «Француз сугышы бәете», «Япон сугышы бәете», «Калфак бәете», «Бакча бәете», «Чәй бәете», «Солдат бәете», «Идрис кызы Хәдичәнең залим һәм за- лимәләр турында ибтинасы», «Зөлхәбирә бәете», «Җыен бәете», «Сабан бәете», «Эрбет бәете», «Солтан бәете», «Өммегөлсем бәете» һәм башка бик күп санда бәетләр һәм бәетләр җыентыгы, «Алпамша», «Тугыз карак», «Җиһанша патша», «Биктимер солдат», «Карт белән бала», «Җиде кыз», «Яшен», «Үги кыз», «Энҗеле үрдәк», «Әүвәлге за-ман әкиятләре» җыентыгы, «Камыр батыр» һәм башка бик күп санда әкиятләр, аларның вариантлары, төрле әкиятләр җыентыгы бар.
Халык җырларының күләме 1000 биттән артык. Аларның кайбер җыентыклары «Җырлар», «Халык җырлары» дип аталган. Ә кайсылары «Көлке җырлар», «Авыл җырлары», «Эшче-крестьян җырлары», «Гыйшык җырлары» исеме астында туп-ланганнар. Халык иҗаты материаллары арасында XV йөздә язылганнарын да табарга мөмкин.
Кулъязма хәлендә сакланучы татар фольклоры материалларының байлыгы әле бик аз өйрәнелгән. Бу материалларны тикшерү һәм аларның әһәмиятлеләрен киң халык массасына җиткерү, һичшиксез, татар фольклористлары алдында торган мөһим бурычларның берсе булып тора. Биредә тарихчылар өчен дә җитәрлек материаллар бар. Тарихи кулъязмалар арасында Хисаметдин ибни Шәрәфетдин эль Мөслим эль Булгариның «Тәварихи Булгария»- нең берничә кулъязма варианты, Таҗетдин Ялчыголның шушы исем астында ук өч кулъязмасы, «Тәварихи татар» исемендәге 1801 елгы кулъязма, Болгар шәһәренең бирелүе турында, Казан ханлыгы турында кулъязмалар бар. Аларның күбесе моннан ике-өч йөз ел элек язылганнар.
Менә 1799 елда татарча һәм русча язылган наемщик яллау турындагы килешмә. Бу — бай белән крестьян арасында төзелгән договор бу чорның социаль-экономик хәлен сурәтләүче кызыклы һәм кыйммәтле документ булып тора.
Татар телендәге кулъязмалар арасында Татарстанның төрле районнарында яшәүче әдәбият яратучы иптәшләр тарафыннан 1921 —1926 елларда язылган бик күп санда пьесалар, хикәяләр, шигырьләр күп. Алар гражданнар сугышы, илне торгызу, кулакларга каршы көрәш темаларына язылганнар һәм шул елларда авыл сәхнәләрендә куелганнар. Бу материаллар Бөек Октябрь социали-
стик революциядән соң хезмәт ияләренең сәяси аңы һәм әдәбиятка булган кызыксынуларының үсүе, бу бөек көрәш елларында үзләренең каләмнәре белән дә актив катнашуларын сөйлиләр. Биредә сакланучы шушы кулъязмалардан берничә пьесаның исемен күрсәтеп үтү дә алар- ның тематик төрлелеген ачык күрсәтә. Менә: «Кызыл көчләр», «Кулаклар оясында», «Алтын җиңелде», «Үч», «Самат солдат», «Бәхетсез килен» һ. б. пьесаларның кулъязмалары. Художество ягыннан бу пьесалар көчле булмасалар да, шул чорның социаль каршылыкларын, илдә яңа тормыш, социализм төзү өчен барган көрәшне сурәтләүләре, үзләренең яңа тормышны пропагандалаулары, сыйнфый дошман калдыкларын фаш итүләре ягыннан вакытында әһәмияткә ия булганнар.
Китапханәдә әле аерым папкаларда сакланучы, эчтәлеге тикшерелмәгән татар телендәге күп кулъязмалар бар. Бу төр кулъязмалар биредә: «Тарихи материаллар», «Этнографик күзәтүләр», «Халык әдәбияты», «Төрле хатлар» һ. б. исеме белән генә исәпкә алынганнар. Ә алар- да нинди конкрет материаллар булуы үзенең тикшерүчеләрен көтә.
Биредә беренче империалистик су-гышка катнашкан солдатларның күп хатлары саклана, гомумән, аерым кәгазьләр булып сакланучы кулъязмалар әле бөтенләй өйрәнелмәгәннәр.
Бездә «Комедия Чистайда» коме-диясенең кулъязмасы да бар.
Мәҗит Гафуриның кулъязмалары арасында исеме ачыкланмаган бер пьеса бар.
Рус телендәге китаплар һәм кулъ-язмалар арасында да татар халкы тарихына һәм культурасына багышланган бик күп кыйммәтле материаллар бар.
Менә, XI йөз Италия миссионерлары тарафыннан татар халкының тормышыннан язып алынган һәм соңыннан Радлов тарафыннан рус һәм латин телендә басылган хезмәт. Бу документ XI йөздәге татар халык те- лен тикшерү өчен, аның көнкүреше буенча бик кыйммәтле материал. ДАенә 1630 елда Эльвезер тарафын- нан Лондонда «Россия или Москвин, а также Татария» исеме астында басылган китап. Бу китап иң сирәк очрый торган булуы белән генә тү-
Фреи, Эрдмен, Катанов, Ашма- ринның хезмәтләре арасында татар халкы культурасы буенча кыйммәт-1 ле материаллар табып була. Казан университеты каршында озак еллар чыгып килгән «Известия истории, археологии и этнографии» исемле периодик басмада Волга буе халыклары һәм татар халкының тарихы буенча күп материаллар урнашты-рылган.
Соңгы елларга хәтле татар телендәге китаплар төрле каталогларда тупланган иде. Гарәп шрифтендэ басылган китаплар өчен аерым каталог, латин шрифтендәгеләре өчен аерым, рус графикасындагы китаплар өчен тагын аерым каталог иде. Бу хәл теге яки бу авторның китапханәдә нинди китабы барлыгын билгеләүне читенләштерә иде.
1957 елда ДАосквада булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын каршылау уңае белән, китапханә татар телендәге китап фондын тикшереп чыкты һәм нинди шрифта басылуына карамастан, татар телендәге китапларны тулысы белән эченә алган каталог төзелде. Бу каталогта татар телендәге барлык китапларның карточкалары рус шрифте нигезендә бирелде.
Китапханә татар культурасы, әдәбияты, тарихы буенча зур библиографик эш алып бара.
Н. И. Лобачевский исемендәге, фәнни китапханәнең бай китап фондыннан галимнәр, студентлар киң файдаланалар.
гел, ә татар халкы тарихына караган материаллар булуы белән дә әһәмиятле.