Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ВЬЕТНАМ ЕРАК ТҮГЕЛ


Юл язмалары
ГАЗАПЛАР ҺӘМ ҖИҢҮЛӘР КҮРГӘЗМӘСЕ
Безнең делегациядә күбесе яшьләр. Байтагыбызның әлегәчә тере кулакны яки сәүдәгәрне дә күргәне юк иде. Без аларны монда килгәч күрдек. Ләкин алар элекке кебек түгелләр, юашланганнар. Илдә хәзер аграр реформа үткәрелә. Реформа ул жирсезләрпе җирле итү белән генә чикләнми. Реформа каты сыйнфый көрәш шартларында бара. Алпавытлар сыйныф булу ягыннан бетерелә, кулакка чикләүләр куела. Француз оккупантлары һәм гоминданчылар калдырып киткән шпионнар, корт-кычлар фаш ителә һәм халык судына тарттырыла.
Әлегә кадәр без «колониализм», «феодализм» дигән төшенчәләрне китаптан укып кына белсәк, монда килгәч, аларның коточкыч эзләрен үз күзебез белән күрдек. Феодаллар һәм колонизаторлар халыкны шундый хәлгә китереп житкергәннәр — елына өч уңыш бирә торган жирдә кешеләр ачтан үлгәннәр. Ил әле дә бик зур кыенлыклар кичерә, чөнки сугыш туктауга нибары ел ярым гына вакыт үткән. Ә бит жит- меш-сиксән ел буена колонизаторлар талаган Һәм тугыз ел буена сугышлар җимергән илне берьюлы гына аякка бастыру җиңелдән түгел.
Әлбәттә, Советлар Союзы бүләк иткән 400 миллион сум, Кытай Халык Республикасы бүләк иткән 800 миллион юань акча Вьетнам Демократик Республикасының экономикасын һәм халкының көнкүрешен күтәрүдә бик зур ярдәм булачак. Аның өстәвенә хәзер хуҗалыкны аякка бастыруда совет һәм кытай белгечләре актив катнаша. Азат халык зур ижади дәрт белән бүген башлаган эшләр иртәгә үзләренең җимешләрен бирерләр. Ләкин кичәге авыр караңгы тормышның ил өс- тенә төшкән шәүләсе әле таралып бетмәгән.
Ханойдагы аграр реформа күргәзмәсенә килгәч, без, әйтерсең, кичәге, колониализм һәм феодализм белән йөзгә йөз очраштык һәм үз күзебез белән аларның юк ителүен күрдек.
Күргәзмә капкасыннан кергәч, өч фигуралы зур таш сурәт тора: баласын җитәкләгән крестьян хатыны алдында юан алпавыт баскан. Хатынның йөзе ачулы һәм тәвәккәл, ул уң кулы белән бармак яный. Алпавытның башы түбән иелгән, димәк, аның хисап бирү көне килеп җиткән. Халык үзенең палачларыннан менә шулай җавап ала.
Шушы статуяның тирә-ягында бронзадан коелган бюстлар жирдә/ тузан эчендә аунап ята. Кешеләр' аларга я җирәнеп карый, я төкереп үтәләр.
1 Башы 10 нчы санда.
70
— Монда иң явыз мандариннарның ’, кансыз алпавытларның бюстлары. Алар үзләренең шушы бронза сурәтләрен ясатканнар да, крестьяннарны шуңа табынырга мәҗбүр иткәннәр,— ди күргәзмәнең директоры. — Шушы тимер кисәкләре аркасында күпме эшче һәлак булып калган. Чөнки бюстны койганда кулы начар чыкса, коючы останың кулын кискәннәр, борыны бозылса, останың борынын кискәннәр, муены чалыш чыкса, останың муенын чапканнар...
Күргәзмәдә берничә зал. Беренче залга керәбез. Монда илнең табигый байлыклары — аның басулары, урманнары, җир асты хәзинәләре, сулары турында сөйләнә. Илдә 7 миллион гектар чәчү мәйданы бар. һәм шул җирдән ел саен кимендә 7 миллион тонна дөге җыеп алынган. Бу инде бөтен халык туйганчы дөге ашый ала дигән сүз. Ләкин колонизация чорында бөтен җирнең 70 проценты француз һәм вьетнам алпавытлары кулында булган. Крестьяннарның күпчелеге бөтенләй җирсез торып калган. Ә җирсез крестьянның тамагы кайчан туйганы бар соң?
Икенче залда алпавытларның крестьяннарны аяусыз изүе күрсәтелә. Аларның бөтен җинаятьләре хакында документлар һәм фактлар шаһитлык итә. Кайбер алпавытлар крестьян арендалаган җир өчен уңышның 90 процентын үзләренә алганнар. 1945 елда колонизаторлар илдәге бөтен дөгене алып бетергәннәр һәм коточкыч ачлык башланып киткән. 2 миллион кеше үлгән. Шуннан файдаланып, феодаллар бик күп крестьян җирләрен үзләштергәннәр. Алар җир сату турында ялган кәгазьләр язып, ачтан үлгән семья башлыкларыиың бармак эзләрен алып йөрткәннәр. «Җиремне саттым»,— дип бармак бастырганнар. Тереләрне талау гына җитмәгән, үлеләрне дә талаганнар, аларның исән калган балаларын мәңгегә җирсез, димәк, бер сынык икмәксез калдырганнар.
Колонизация чорында балалар белән сату итү гадәттәге бер хәл булган.
Нибары моннан 15 ел элек кенә бер алпавытның ике крестьян баласын сатуы турында документ бар. Балалар унар яшьлек булган һәм һәр бала өчен «хуҗа» унар пиастр 1 2 акча алган, чөнки баланың һәрбер ел гомере бер пиастр торган. Ул чакта монда хезмәт кешесен, һәрбер колониаль илдәге шикелле үк, һич нәрсә — дин дә, закон да якламаган. Алпавыт нәрсә теләсә, шуны эшләгән. Крестьянны теләсә саткан, теләсә аскан, теләсә ачтан үтергән.
Күргәзмәдә элек ярлы крестьян торган череп, җимерелеп беткән хижина куелган. Егермешәр, утызар, алтмышар ел киелгән крестьян киемнәре күрсәтелгән. Аларның, әлбәттә, ямаулары өстенә кат-кат ямау салынган. Хәтта бер почмакта, йөз ел ябынылган юрган эленеп тора, аның юрганга охшаш җире дә калмаган, сәләмәнең дә сәләмәсе.
Тормышның үтә авыр булуы аркасында ярлы крестьян семьяларында 15 яшькә җиткәнче һәр ике баланың берсе үлеп торган.
Алпавытларның җинаятьләрен, аларның халыкны ничек җәзалауларын күрсәтүгә махсус зал багышланган. Коточкыч җинаятьләр турындагы экспонатлар һәм документлар белән танышып чыкканчы гына да күз аллары караңгылана башлый. Монда 10 яшьлек малайны ялангач көе кырмыска оясына салып үтерүләр, кешеләрне кызган тимергә бастырулар, авырлы хатынны тереләй кабергә күмүләр, тере кешенең баш сөяген пычкы белән кисүләр һәм адәм акылына сыймаслык башка бик күп төрле җәзалаулар күрсәтелгән. Ул җинаятьләрне кайчан, кайда, нинди алпавытлар эшләве турында тулы мәгълүматлар бирелгән. Бу
1 Мандариннар — провинцияләрнең патшалары, колонизаторларның иң аяусыз ялчылары.
2 Пиа стр — 27 грамм көмеш.
.7.1
бүлекне караган һәркем кеше өстеннән кеше хакимлегенә карата тирән нәфрәт белән чыга.
Алдагы залларда партия җитәкчелегендә халыкның азатлык өчен көрәше һәм аның җиңүе күрсәтелә. Аграр реформа барышында кискен сыйнфый көрәшне, реформаның җимешләрен күрсәтүгә бик күп экспонатлар багышланган.
Ярлы крестьяннар үзләренең ирке һәм җир өчен күптәннән бирле көрәш алып барганнар. Әле 1931 елда ук Вьетнамда крестьян восстание ләре булган. Хәтта алар кайбер җирдә совет власте да урнаштырганнар.
Ләкин чын азатлык аларга бары хәзер генә килгән.
Алпавытлар җир реформасын үткәрүгә һәртөрле комачаулык ясыйлар, төрле корткычлыклар һәм провокация эшлиләр.
Кинәт бер почмакта агач читлек эчендә утырган соры песи күзгә чалынып калды. Аның йоннары өтелеп, кабыргалары кутырлап беткән. Шунда ук юлбарыска охшатып эшләнгән карачкылар, чәнечкеле тимер чыбыклар ята. Без шаяру катыш сорыйбыз:
— Ә бу песи нәрсә өчен кулга алынган?
— Алпавыт шушы песигә ут төртеп, ярлылар җыелышы барган өйгә җибәргән,—дип җавап бирә экскурсовод. — Ә бу карачкылар белән шулай ук адәм куркытып йөргәннәр. Кыскасы, монда дошманның безгә каршы көрәш кораллары җыелган. Алар өркетергә, куркытырга тырыша, ә без өрекмибез дә, курыкмыйбыз да...
Крестьяннарның үз палачларын хөкем итүен гәүдәләндергән экспонатлар да бар. Бер фотода 18 мең крестьянның җинаятьче алпавытны хөкем итүе күрсәтелгән. Судья да, гаепләүче дә, шаһитлар да — халык үзе. Атна-ун көннән соң көньякка таба барганда, Сонг дай елгасы буенда шундый судны үзебез күреп үттек... Халык хөкеме гадәттә шунда ук җиренә җиткерелә,— җинаятьче я атыла, я асыла.
Күргәзмәнең соңгы заллары Вьетнам крестьяннарының яңа тормышын, үзара ярдәм артельләрендәге коллектив хезмәтне, алариың киләчәктәге перспективаларын чагылдыра. Бу залларга кергәч, күңел бөтенләй күтәрелеп китә. Чөнки җирсезләрнең җирле, хокуксызларның хокуклы, шатлык татымаганнарның шатлыклы булуын күрәсең. Халык 60 ел кигән сәләмә киемен генә түгел, сиксән елга якын буып торган колонизация богавын да салып ыргыткан.
Хатын-кыз язмышын күрсәтүгә аерым стенд багышланган. Монда изелгән кол хатынның ничек итеп үз язмышының, үз иленең хуҗасы дәрәҗәсенә күтәрелүе күрсәтелә. Иске Вьетнамда хатын-кыз язмышы бигрәк тә кызганыч булган. Ул бөтен кыр эшен дә, өй эшен дә башкарган, күтәреп йөк ташыган, бала үстергән, ир караган. Шуңа күрә дә 17—18 яшьтә искиткеч матур, зифа кызлар хатын булып, 25 яшьне үтүгә танымаслык булып картайганнар: «Кыз чакта — аңа атасы хуҗа, иргә чыккач — ире хуҗа, ире үлсә — улы хуҗа»,— хатын-кыз язмышы турында элек Вьетнамда менә шулай дигәннәр. Ул заман куркыныч төш шикелле, артта калган. Вьетнам хатыны хәзер тиң хокуклы төзүче, көрәшче һәм гражданка.
Күргәзмәдән ике зур тойгы алып чыгылды: берсе — тирән әрнү, икенчесе— чиксез ышаныч. Шуңа күрә мин аны «Газаплар һәм җиңүләр күргәзмәсе»,— дип атадым да.
КОНЦЕРТЛАР
Вьетнамда үткән көз коры килде. Шуңа күрә совет артистларының концертлары баш шәһәрдә дә, өяз җирендә дә, йолдызлы күк астындагы ачык мәйданнарда да барды, һәрбер концертка ун меңнән алып утыз биш меңгә кадәр кеше җыелды. Ханойда Халык театрында үткән беренче
72
концерт кына артистларның да, тамашачыларның да түземлегенә зур сынау булды. Ун мең кеше сыешлы ачык театрга көндезге сәгать өчтән үк халык жыела башлады.
Театрга сыймаганнар тирә-яктагы өй түбәләренә, коймага, хәтта багана башларына урнашканнар. Концерт башланырга бер сәгать чамасы калганда бер генә буш урын да күренми иде. Төгәл сәгать жидедә чаршау ачылырга тиеш. Ә алтыда кинәт коеп яңгыр ява башлады. Тропик яңгыры. Халык таралмаса ярар иде дип, без борчыла башладык. Ләкин кузгалучы да күренми. Ярты сәгать, кырык минут шулай утыралар. Яигыр һаман көчәя бара.— «Бәлки концертны иртәгәгә күчерергә кирәк-тер». — дибез без Куй иптәшкә. Ул жавап урынына «чакыру билетындагы» искәрмәне укып тәржемә итә: «Көннең ииндплегенә карамастан, совет артистларының концерты булачак», Куй үзеннән өстәп куя:
— Су эчендә үскән халык өчен бу яңгыр гына нәрсә ул. Сез монда чакта таш яуса да таралмаячаклар.
Концерт башлана. Ул өч сәгатьтән артык дәвам итә. Артистлар, әлбәттә. ябык сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Ә тышта яңгыр һаман коя да коя. Шуңа карамастан, тамашачылар, зонтларын, бөркәнгән плащларын ташлап, һәр номерга озак-озак итеп кул чабалар. Теге яки бу номер башкарылганда, бөтен мәйдан диярлек тел чутылдатып үзенең соклануын белдерә.
Беренче ун көн эчендә генә совет артистларының концертларын Ханойда сиксән меңгә якын кеше тыңлады. Концертлар, әлбәттә, театрларда гына түгел, ә көндезләрен предприятиеләрдә, госпитальләрдә, уку йортларында да оештырылды.
Безнең игътибарлы хужаларыбыз безне Вьетнам сәнгате белән дә мөмкин кадәр якынрак таныштырырга тырыштылар. Әйтергә кирәк, монда яңа революцион сәнгать әле генә аякка басып килә. Республикада халык ансамбле һәм хәрби ансамбль, шулай ук һәр зонаның үзенең ансамбльләре бар. Театрлар һәм кинотеатрлар әлегә частниклар кулында. Театрда без классик спектакль карадык. Анда жыр да, сүз дә, бию дә бар. Театр хәзерге драма, опера, балет кебек төрләргә ныклап аерылып бетмәгән. Бәлки шуңа күрәдер дә артистларның универсаль осталыгы бик югары.
Ханойга килеп берничә көн торгач та, безне хәрби клубка, армия ансамбленең зур концертына чакырдылар. Концерт башланыр алдыннан, һәрвакыттагыча котлаулар, речьләр, кул чабулар булды. Залда туп- тулы солдатлар утыра. Алар, әлбәттә, алкышлау белән генә чикләнми, совет кешеләренә булган тойгыларын сүз белән дә әйтергә тырышалар. Залда шундый сүзләр яңгырый:
— Сталинград!
— Зоя!
— Матросов!
Концертны зур хор башлады. Вьетнамнар болай да күмәк жырга бик һәвәс халык. Кайсы чакта мәйданнарда 10—15 мең кешенең бер тавыштан жырлаганын ишеткәләргә туры килә иде. Ләкин армия хорының Вьетнам һәм совет жырларыи башкаруы аеруча зур тәэсир калдырды. Монда моң белән көч бергә кушылган иде. Алар «Кояш батты таулар артына...»ны («Солнце скрылось за горою...») жырлаганда, тугаи илнең иркенлекләре, 1945 елның тузанлы юллары, йончыган, ләкин дәртле фронтташлар яңадан күз алдына килеп басты.
Шушы кичтә без беренче тапкыр лао халкының сокландыргыч бер биюен карадык. Аны талгын гына моңлы көйгә өч кыз, өч егет бии. Монда сикерү дә, үкчә шакылдату да юк. Гомумән, Вьетнамда тапыр- датып биемиләр. Чөнки биюләр халыкның басынкы, тыйнаклы характерын чагылдыралар. Алар я яланаяк, я оекчан башкаралар. Лао биюе кул һәм гәүдә хәрәкәтләренең нәфислеген һәм нечкәлеген күрсәтүгә ко-
73
рылган. Биючеләр бер карасаң, бөтенләй сөяксез кебек күренә^ Лао искиткеч саф, оялчан бию. Егетләр белән кызлар анда хәтта бер-берсе- нен кулларына да кагылмыйлар. Шул ук вакытта бию аша аларныңбер- берсенең тирән һәм кайнар яратканын күрәсең.
Концертта төрле-төрле бик күп чыгышлар булды. Азакка табан сәхнәгә, гитара тотып, сыңар куллы солдат чыкты. Аның күкрәгендә боевой орден балкый.
— Нгуэн Хоанг гитарада вьетнам, көйләрен башкара!—диде алып баручы. Сыңар куллы гитарист уйнарга тотынды. Бара торгач, ул үзенең кулсыз икәнен дә оныттырды. Аның моңы, осталыгы, дәртле ялкыны баштагы кызгану тойгысын да, гаҗәпләнүне дә жиңде. Сәнгать йөрәкләрне үзенә буйсындырды.
Соңыннан аграр реформа үткән жирдә уңыш бәйрәме көнендә уйнала торган уеннарны күрсәттеләр. Бер авылның кызлары белән икенче авылның егетләре су буенда очраша. Алар бер-берсенә бүләкләр бирешәләр һәм кара-каршы жырлашалар. Кызлар, гадәт буенча, оялган булалар һәм назланалар, егетләр шаянрак һәм батыррак күренергә тырышалар. Җыр башланып китә.
Егетләр:
Су буйлары гөл генә, Кызлар үскән җир генә, Күнелгә өмет салырлык Карагызчы бер генә.
Кызлар:
Газиз туган авылыбыз,
Газиз туган өебез, Тик әлегә сезгә генә Бер дә китми исебез.
Егетләр:
Алтыннан да сез кыйммәт.
Дөгедән дә сез кыйммәт, Сезнең белән — җирдә бәхет, Ахирәттә дә җәннәт...
Вьетнамның яшь сәнгате үзенең бөтен тармагында да халык белән, тормыш белән бергә сулыш ала. Моннан соң караган бик күп концертларда, сынлы сәнгать күргәзмәләрендә без шушы халыкчан революцион сәнгатьнең көннән-көн ныгый баруын күрдек.
ХАЙФОНДА
Бер көнне, төшке аштан соң, гостиницада «Хо Ши Мин монда килә икән»,— дигән хәбәр таралып китте. Без президентны каршы алырга дип беренче катка төшсәк, ул инде ашханәдән чыгып килә иде. Барыннан да элек ул кунакларның ничек тукланулары белән кызыксынган. Аннан соң бүлмәләргә кереп, безнең торган жиребезне карап чыкты. Ахырда барыбызны да китапханәгә чакырды. Андагы зур өстәлне тирәләп утырдык.
— Я, егетләр,— диде президент.— Ханой һавасына күнегеп буламы?— Ул өстәлнең аргы башында утырган безнең делегациянең иң яшь вәкилләренә, биюче кызларга, мөрәжәгать итте.— Ә сез, балалар, әниләрегезне дә сагына торгансыздыр инде.
— Сагындыра шул...
— Шулай дөресен әйтүегез әйбәт. Ә әнине аны һәрвакыт сагынырга кирәк. Мин менә сезгә кечкенә генә бүләкләр китердем.
Ул кесәсеннән бер кәгазь төргәге чыгарды.
2
— Менә беренче очраткан көнне күмәкләп төшкән сурәтләр. Хо агайдан истәлек булсын. Кеше башына берәр. Мәгез, үзегез бүлешегез.
Ул халык белән шулай шаярып, әңгәмәләшеп байтак утырды. Таралышыр алдыннан Хо Ши Мин делегация җитәкчесе С. П. Попов белән мина (мин җитәкченең урынбасары вазифасын башкара идем) программалар һәм алдагы эшләр турында сөйләшү өчен калырга кушты. Ул программаларга карата шундыйрак фикер әйтте. «Концертларыгыз турында мактап сөйлиләр. Ләкин моннан соң сезнең концертларыгыз провинцияләрдә крестьяннар өчен булачак. Безнең тамашачының һәм тыңлаучының культура дәрәҗәсен исәпкә алыгыз. Сез китергән сәнгатьнең тамчысы да югалмый халыкка барып җитсен иде. Теләк шул гына».
Президент алда торган сәфәрләрнең җиңел үк булмаячагын искәртте. Ай ярымга ул 20—25 концерттан артык оештырмаска, кешеләрне сакларга киңәш бирде. Шуннан артыгына риза түгеллеген әйтте. Ләкин киләчәктә, урындагы шартларга карап, президентның киңәшеннән чыгарга туры килде, концертлар саны 36 га җитте.
Президент Хо урыныннан торды. Түбәндә безнең артистлар һәм гостиница хезмәтчеләре аның чыкканын көтеп тора иде. Без аны машина янына кадәр озата бардык. Ул хушлашып кулын күтәрде:
— Димәк, беренче сәфәр Хайфонга. Хәерле юл, егетләр.
Икенче көнне кояш белән бергә тордык. Гостиница янында безне һәрвакыт йөртә торган автобуслар, җиңел машиналар белән бергә йөк машиналары, «ГАЗ-69»лар тора иде. Зур гына колонна тезелгән. Безнең даими җитәкчебез Нгуэн Дык Куй иптәш кузгалырга команда бирә. Иртәнге иң җиләс сәгатьтә без сәфәр чыгабыз. Ханойдан Хайфонга кадәр тигез асфальт. Ул көнчыгышка табан бара. Юл өстендә авыллар бик еш очрый. Урамнар тулы халык. Алар безнең колоннаны сәламләп кала. Ике якта тоташ су баскан дөге басулары. Җир башларында һәр хуҗа үзенең исеме язылган фанера такта кадаган. Димәк, бу тирәдә җир реформасы үткән. Тоташ җәй җирендә сәер икән ул. Бер җирдә сабан сөрәләр, икенче җирдә дөге уралар, шул ук басуларда уҗымнар яшәрә. Ара-тирә басу уртасында кызыл флаг җилфердәп тора. Монда үзара ярдәм кооперативлары эшли.
Вак-вак каналлар, елгалар белән ергаланган шәһәргә килеп керәбез. Бу — Вьетнамның атаклы порты Хайфон. Ул бары алты ай элек кенә азат ителгән. Шәһәр төзек кенә. Үзәк урамнар аеруча чиста. Оккупантлар киткәч, халык иң элек шәһәрне чистартырга тотынган.
— Меңәрләгән тонна чүп кенә түктек,—диде соңрак бер әңгәмә вакытында шәһәр Советы председателе.
Шәһәр читенә килеп керү белән урамның ике ягына рәт-рәт булып тезелгән кешеләр кул чабып каршы алды һәм үзәккә килеп җиткәнче халык диңгезенең иге дә, чиге дә күренмәде...
Көн кызуы басыла төшкәч, шәһәргә чыгып йөрдек. Кич диңгез ягыннан талгын җил килде. Якшәмбе көн булганга, ахры, урамнарда кеше бик күп. Алар, бөтен урамны иңләп һәм тротуарларны бер итеп, безне озата баралар. Дөресен генә әйткәндә, бу чыгуда без кешеләр чолганышында йөреп, шәһәрне күрә дә алмадык. Шәһәрнең беренче каты, Ханой кебек үк, вывескалар белән бизәлгән булуы гына күзгә ташланды.
Берничә йорт эченнән балаларның күмәк җырлары ишетелеп калды. Караңгы төшкәч, бала-чаганың шулай күмәк җыелып, җырлап утыруы сәеррәк тоелды.
— Дәртле халык, ә?—дидем мин До Тхи иптәшкә. — Йоклар вакытта җырлап утыралар.
До Тхи аларның кемнәр һәм нигә жырлагаилыкларын аңлатып бирә: Хайфонда әле бөтен балалар да мәктәпкә йөри алмый. Шуңа күрә пионер отрядлары монда төбәге-төбәге белән оештырылган. Укымаган
74
75
балалар да, мәктәп балалары да шушы отрядларда торалар. Бүген, якшәмбе көн, сборлар үткәрелә. Сборлар һәрвакыт җыр, бию, уен белән тәмамлана.
Хайфон, Ханойга караганда, дәррәүрәк һәм шаулырак уяна. Сәгать алтынчыда инде ул аяк өстендә. Аның, һәрбер диңгез порты шикелле үк, үзенең ритмлы, темпераментлы шау-шуы, хәтта үзенә хас ачыграк бер төсе бар.
Монда 50 мең хезмәт халкы, шул исәптән 30 мең эшче, яши. Вьетнам шәһәре өчен бу аз түгел. Бөтен Индо-Кытайдагы иң зур цемент заводының эшчеләре, порт эшчеләре, төзүчеләр, тукучылар, балыкчылар. I һөнәрчеләр шәһәр тормышының төп агышын билгелиләр. Аларның хез- £ мәте билгели.
Килешү буенча французлар Хайфондагы предприятиеләрне төзек көе калдырып китәргә тиеш булганнар. Ләкин алар бөтен машиналарны, җиһазларны җимереп киткәннәр. Хәтта мәктәпләрдәге парталарны да кыйратып, яндырып бетергәннәр. Хәзер бөтен җирдә җимерекне төзәтү, аякка бастыру бара.
Иртәнге җиләстә без До Тхи һәм тагын берничә иптәш белән шәһәргә чыгабыз. Халык эшкә ашыга. Күбесе — велосипедта. Урам тулы вак бала. Алар, әлбәттә, эшкә ашыкмыйлар, болай, уйнарга гына чыкканнар.
Хайфонның үзәк урамнары белән читтәге бистәләр арасында аерма тагын да зуррак. Урта урамнарда бер һәм ике катлы матур таш йортлар агачка һәм чәчәккә күмелеп утыра, ә читтә, яр буйларында иске хижиналар тезелеп киткән. Ал арга кешеләр генә түгел, кояш эссесе дә, җил дә, яңгыр да тоткарлыксыз кереп-чыгып йөрерлек. Шәһәргә бары 55 кенә яшь, ләкин колониализм елларында ул тиз йончыган, ничектер, яшьли картайган төсле.
Портка киләбез. Кораблар күп күренми. Көньяк Кытай диңгезенең ! Тонкий култыгы иртәнге кояш астында тыпырчынмый гына ялтырап , ята. Тавыш-тынсыз гына акчарлаклар кыйпылып уйный.
— Бу ташларга күпме яшь түгелгән — кайгы яше дә, шатлык яше дә,— ди До Тхи.— Дошманнар бик күп балаларны, аналарыннан аерып, шушы порттан алып киттеләр. Кайгы яше түгелде. Совет корабларына утырып бик күпләр көньяктан монда килде. Ул чак коллыктан котылган кешеләрнең шатлык яше түгелде.
Иртә шундый матур. Бу иртәгә, талгын гына сулыш алып яткан диңгезгә, тыныч яшел шәһәргә, кешеләрнең елмаюлы йөзенә караганда, моннан соң, шушы минуттан соң, җирдә кайгы да, күз яше дә булмаска тиеш кебек. Минем уйны аңлап, бәхәсләшкән шикелле, До Тхи акрын гына дәвам итә.
— 17 иче параллельнең аргы ягында минем кебек үк вьетнам кешеләре шушы диңгез ярына чыгып, безгә табан тилмереп карый торган дыр. Ил берләшсә, ул хәсрәтләр бетәр иде.
Портта диңгезнең тозлы җилендә какланган моряклар, грузчиклар, йөк төяү машиналарының машинистлары безне уратып ала. Бер яшь кенә егет совет моряклары кия торган бескозырка киеп алган. Без игътибар иткәч тә, ул җәһәт кенә бескозыркасын салып күрсәтә:
— Совет иптәш! — ди ул русча, һәм кадерле бүләкне сак кына күкрәгенә кыса.
Кире кайтканда бер мәйданда зур гына халык төркеменә очрадык. Төркем уртасында кыска чалбар кигән күлмәксез сукыр кеше зур кылыч чөеп уйный, аны һавага ыргыта да я сабыннан, я очыннан тотып ала. Аркасы буйлап шудырып төшерә дә, тез астыннан эләктереп ала; муены, күкрәге тирәләп кылыч ялтырап үтә. Сукыр кәмитче Вьетнамда сирәк очрый торган баһадир гәүдәле кеше. Ул үзе кылыч уңаена иң катлаулы хәрәкәтләр ясап биеп тора.
76
— Борынгы кылыч уены,— дип аңлата тәрҗемәче.— Бик зур чослык һәм осталык таләп итә.
Кәмитче уеннан туктый. Аның янындагы 50—55 яшьлек хатын акрын тавыш белән халыкка мөрәҗәгать итә. До Тхи тәрҗемә ясый:
— Ул, моннан күп еллар элек шахтада эшләгәндә, шартлау булып, ике күзеннән язды. Хәзер шифалы үлән сатып көн күрә...
Без үзара байтак акча җыеп сукырның хатынына суздык, ул безгә кәгазьгә төргән шифалы үлән бирде. Аннан соң акчаны санады да иренә нәрсәдер эндәште. Ире җавап бирде. Хатын теге акчаны тагын да санап чыкты һәм, бер генә кәгазь алып, калганын кире кайтарды. Без алмаска тырышып карадык. Ләкин сукырның юлдашы үз сүзендә торды:
— Без шифалы үлән сатабыз. Тиешеннән артык хакны ала алмыйбыз.
— Сезнең ирегезнең оста уены өчен бүләк итеп алыгыз алайса,— дип карадык без.
— Уен исәпкә керми. Ул сатып алучының игътибарын җәлеп итү өчен генә күрсәтелә. — Сөйләшү шуның белән беткәнне аңлатып, хатын ире янына китте һәм башкаларга үзенең даруын сатарга тотынды. Без үзебезне ике фәкыйрь, ләкин горур кешенең күңел байлыгына кул сузган шикелле хис иттек. Кыен булып китте.
Әлегә бөлгенлек җиңелеп бетмәгән бу илдә без моннан соң да һәр җирдә кешеләрнең үзләренең кешелек дәрәҗәсен югары тотуын күрдек. Шуңа күрә дә вьетнам иптәшләр еш кына: «чыдамлык һәм горурлык— дошманга каршы көрәш коралларыбызның ышанычлысы булды»,— диләр.
Мәйданнан без туры өйгә юнәләбез. Зур гына матур бина яныннан үткәндә До Тхи аңлатма бирә:
— Бу — шәһәрнең Зур театры. Аңа дүрт йөз генә кеше сыйса да. «зур» дибез инде. Чөнки элек вьетнамнарның илле-алтмыш кеше сыярлык пагодадан башка күмәкләп җыелышыр урыны бөтенләй булмаган.
Театр турында сүз чыккач, без шәһәрнең башка культура һәм аң- белем учреждениеләре турында да сорашабыз. Хайфонда ике урта мәктәп, берничә башлангыч мәктәп, унбер хосусый кинотеатр, өч хосусый театр бар икән. Бик күп кичке мәктәпләр, наданлыкны бетерү курслары эшли. Азат ителгәнгә кадәр шәһәрдәге хезмәт ияләренең җитмеш проценты укый-яза белмәгән.
Безнең артистларның концерты алдыннан, Хайфонның административ советы председателе До Мыой һәм Ватан фронты комитеты председателе Тхи Сон иптәшләр кабул итү оештырдылар. Мәҗлестә совет артистларыннан тыш, совет, кытай, поляк, чех белгечләре дә булды.
Мин өстәлләрне тирәләп утырган дусларның йөзләренә карыйм. Залда нибары алтмыш-җитмеш кеше җыелган. Ә шунда бер-берсенә тирән ихтирам һәм мәхәббәт йөрткән ничә милләтнең вәкилләре бар! — вьетнамнар, руслар, кытайлар, чехлар, поляклар, башкортлар, татарлар, еврейлар, грузин, таҗик, бурят-монгол. Тир һәм кан белән сугарылган Вьетнам туфрагына, шушы туфракта яшәүче халыкка без һәркайсыбыз йөрәкләребездә үз җиребезнең сәламен, үз халкыбызның туганлык той-гыларын китергәнбез. Азия континентының чигендә без, ике материкның кешеләре, кул кысышабыз.
Мин икенче бер очрашуны хәтерлим. Моннан уи ел элек, икенче дөнья сугышы тәмамланган көннәр, Европа уртасында, Дунай буенда, Вена шәһәрендә булган иде ул очрашу.
Ул чакта мин хезмәт иткән фронт газетасының редакциясе Венада тора иде. Бер көн безгә фронттан иптәшләребез — болгар язучылары һәм журналистлары килеп төште. Үзеннән-үзе дуслар табыны оешып китте. Бүгенгедәй хәтеремдә. Башта табында йорт хуҗасы немецтан башка руслар, болгарлар, әрмәннәр, татарлар, башкортлар һәм молда-
1
ваннар гына иде (безнең фронт газетасы күп телләрдә чыга торган иде). Соңрак күрше квартираларда яшәүче ике итальянец белән поляк картын I чакырырга тәкъдим булды. Алар озак көттермәделәр. Табын түгәрәкләнгәч, болгар шагыйре Младен Исаев сүз алды:
— Дуслар һәм гражданнар! — диде ул.— Менә яңа гына коточкыч /сугыш уты сүнде. Аның авырлыгын төрлебез-төрле дәрәҗәдә татыдык. Ләкин монда утыручыларның берсе дә аның рәхәтен күрмәгәндер. Әйдә гез, киләчәктә халыкларыбыз арасында дуслыкны изге итеп саклау өчен бөтен көчебезне бирергә үзебезнең исемнән дә, якыннарыбыз исеменнән шушы сәгатьтә сүз куешыйк. Без һәрберебез халыкның тамчысы. Ә бит тамчыдан дарья була.
м Кемдер бер бит кәгазь китерде. Кемнеңдер тәкъдиме буенча шул кәгазьгә тугыз телдә бер сүз — «Дуслык» дигән сүз язылды. Официаль ■I булмаган бу мәҗлестә катнашкан гражданнар үзләренең официаль булмаган кул тамгаларын шул «Дуслык» сүзе астына куйдылар. Әгәр хата- лаимасам, мәҗлес ул «договорны» саклау өчен Младен Исаевка тапшырды. Әлбәттә, без җиңү шатлыгы, шараб һәм Вена өстендәге ай нур-
• лары тәэсирендә үтә күтәренке рухлы идек. Ләкин «Дуслык» дигән зур сүз белән шаярырга ярамаганлыкны бөтенебез дә ачык белә идек.
Ун елдан соң Көньяк Кытай диңгезе буенда Хайфон шәһәрендә булган бүгенге мәҗлес еракта, дөньяның икенче ягында булган кичәгә нәрсәсе беләндер охшаган. Чөнки һәр икесенең дә девизы — дуслык. Теге чакта без ерткыч тырнагына охшаган фашист свастикасының Европа өстеннән бәреп төшерелүенә шаһит булган идек, хәзер Азия материгының читендә югары күтәрелгән кызыл байракларның җилфердәвең күрәбез. Икесе дә чиксез шатлыклы күренеш.
Бу кунакчыл шәһәрдә без дүрт тәүлек булдык. Бик күп яңа чын дуслар белән очраштык. Хайфон артистларының талантлы сәнгате белән таныштык.
Китәр көнне До Тхи иптәшнең уңганлыгы аркасында, мин дә бер теләгемә ирештем. Аның бейәи икәү машинага утырып, сөяктән, мөгездән, энҗедән бизәү әйберләре ясаучы халык осталарының мастерскоена киттек. Ике-өч күпер аша үтеп, шәһәр читендәге бер катлы таш өй янына килеп туктадык.
— Шунда,— диде До Тхи.
Керәбез. Безне артельнең җитәкчесе художник Фам Ван Ты каршы ала. Осталар җир идәнгә тезелешеп утырганнар. һәркехм үз эшендә: берәүләр мөгез парлый, икенчеләре кисә, өченчеләре ниндидер яфрак белән мөгез шомарта, дүртенчеләре бизәк ясый. Бер почмакта эре-эре буйвол мөгезләре, кибеп калҗайган ташбака кабырчыклары ята.
Җир идәнле кечкенә генә ике бүлмәдә унтугыз ир, биш хатын эшли. Алар әле күптән түгел бу артельгә берләшкәннәр. Кайберәүләр бөтен семьясы белән шунда эшли. Мәсәлән, унбиш яшьлек сурәтче Фам Ван Бангиың атасы да, анасы да, апасы да талантлы осталар. Бу һөнәр шулай буыннан-буынга күчә килгән. Артельнең җитәкчесе коллектив турында дәртләнеп сөйли:
— Бу кешеләр хәзер үзләре эшләгән бизәү әйберләре белән бөтен дөньяны бизәргә әзер. Алар бит азат иҗатчылар. Әнә безнең иң яшь художнигыбыз. «Бөтен дөнья халыкларының дуслык бәйрәме» дигән күп фигуралы картинаны бер мөгезгә чокып эшләү турында хыяллана, һәм эшләячәк тә. Безнең һөнәр элек тамакны да туйдыра алмый иде, ә хәзер ул безгә җан азыгы да бирә,—ди.
Шүрлекләрдә мөгездән эшләнгән төрле-төрле кошлар, фильләр, балыклар, җәнлекләр, энҗе сурәтләр белән бизәлгән кораблар, савытлар куелган. Болар — һәр останың иң яхшы иҗат үрнәкләре.
Җир идәндә егерме дүрт кеше эшләп утыра. Ирләрнең күбесе трусиктан гына. Олы яшьтәге осталарның озак еллар буе җирдә утырудан
77
78
бот гиреләре кибен кабырчыкка әйләнеп беткән. Монда, бөркү тузан эчендә, кешене хайран калдырырлык гүзәл нәрсәләр туа. һичшиксез киләчәктә алар якты, таза мастерскойларда эшләрләр. Ә бүгенге хезмәтләре аларның — соклангыч иҗади батырлыкның бер үрнәге ул.
Моңа чаклы үз эшләре белән булган кешеләр, без кергәч, кинәт урыннарыннан торып, До Тхи белән безне уратып алдылар һәм ике куллап күрешергә тотындылар. Күрәсең, минем совет кешесе булуымны аңлап алганнардыр. «Кичә сезнең артистларңың һөнәрен яратып карадык, рәхмәт,— диде бер оста. — Исән-сау йөрегез инде».
Хайфондагы дүрт көн сизелмәстән үтеп тә китте. Безне озатырга шәһәр халкының вәкилләре килде, истәлеккә бүләкләр бирделәр. Вьетнам жирендә дуслар белән беренче аерылышу шунда булды. Чөнки без Хайфонга башка килмәячәкбез. Дуслар күзендәге аерылышу яшьләрен беренче тапкыр шунда күрдек. Хушлашу сүзен әйткәндә Тхи Сон бабай:
— Мин җитмеш җиде яшьтәмен, ләкин исән чагымда сезне тагын да каршылармын дип өмет итәм һәм ышанам, — диде.— Юлларыгыз ак булсын...
ЮЛ КӨНЬЯККА БАРА
Ноябрь азакларында безнең төркем концертлар куярга көньяк провинцияләргә чыгып китте. Бу сәяхәт ике атнага сузылды.
Вьетнам табигате, болай гына күз ташлаганда, бөтен җирдә дә бертөсле кебек. Ләкин җентекләбрәк карасаң, һәр юлның үзенең башка якларга охшамаган билгеләре бар. Ханойдан чыгып бераз баргач та, француз крепостьлары очрый башлый. Алар туп та, бомба да алмаслык итеп эшләнгәннәр. Шул крепостьлар, авыру бала тәнендәге кутыр шикелле, бөтен урта полосаның кырларын каплап алганнар. Биек калын таш стеналар күбесенчә төзек көе калганнар, ләкин алар барыбер оккупантлар хакимлеген саклап кала алмаганнар.
Машина юлы гел генә тимер юл полотносы белән янәшә бара. Полотнода рельслар юк. Дошман явы кергәч тә, патриотлар тимер юлны сүткәннәр һәм һәрбер илле-алтмыш метр саен тирәи-тирән чокырлар казыганнар. Хәзер бөтен җирдә диярлек төзү эше бара. Меңәрләгән кеше, түңгәктәге кырмыска шикелле, юлны сырып алган — җир чокыйлар, балчык, таш ташыйлар, шпал тезәләр.
Көньякка киткән саен, табигать матурлана, купшылана бара. Я уң якта, я сул якта бамбук урманнары торып кала. Бамбук монда бөтен нәрсәгә ярый. Аннан йорт салалар, күпер төзиләр, көймә үреп эшлиләр, савыт-саба ясыйлар. ,Яшь курпысыннан тәмле-тәмле нәрсәләр пешерәләр. Сугыш вакытында аннан хәтта миномет та ясап атканнар.
Быел көз бу якта дөге уңган. Байтак җирдә дөге уралар, көлтә ташыйлар. Буйволдан тапатып ашлык сугалар. Кайбер хуҗалар көлтәләрен юлга чәчеп ташлаганнар — үткәп-сүткән машиналар, җәяүлеләр бер уңайда тапап үтә. Өй алдында хатын-кызлар кул тирмәне белән дөге тартып утыра.
Бер вакыт туктап торганда, ашханәдә эшләүче вьетнам иптәшләр кайдандыр бер корзин кокос чикләвеге китерделәр. Чикләвекнең'яшелләре дә, саргая башлаганнары да бар иде. Яшелләрен зур пычак белән бер башын чабып тишәләр дә, стаканга тонык су агызалар, һәр чикләвектән икешәр стакан су чыга. Безнең каен, суына тартым салкын суны без бу яман эссе көндә рәхәтләнеп эчтек. Сары чикләвекләрне ватып, аларның төшен татып карадык. Тәме нәкъ — чикләвек тәме, ләкин үтә майлы. Кокос чикләвегеннән май алалар, сабын кайнаталар, он ясыйлар. Кабыгы аның сүсле. Шул сүстән җеп эрлиләр, киндер сугалар, келәм тукыйлар, аркан ишәләр. Әгәр берәүнең берничә кокос пальмасы бар икән, ул инде мохтаҗ кеше түгел.
79
Чикләвек суы эчеп торганда Ван Тань исемле тәрҗемәче — шагыйрь булырга хыялланучы яшь егет — кокос пальмасы турында легенда да сөйләп алды.
... Имештер, борын заманда бик чибәр бер кыз булган. Ул кыз үзе кебек чибәр бер егетне яраткан. Кызга егетнең энесе дә гашыйк булган. Кыз исә тик берсен генә сөйгән. Агалы-энеле егетләр, сүзгә килешеп, кечесе өйдән чыгып киткән. Агасы энесен бик яраткан, көткән-көткән дә аны эзләп чыккан. Кыз да, сагынуына түзә алмый, өлкән егетне юллап киткән. Алар өчесе дә бер юл буйлап барганнар. Элек киткән егет бер елгага барып җиткән. Ләкин кичәргә көймә тапмаган. Яр башына утырып елаган-елаган да ак ташка әйләнгән. Бераздан соң егетнең агасы 7 шушы таш янына килеп туктаган. Кичәргә көймә булмагач, ул да үксеп 1 елый-елый бик матур пальмага әйләнгән. Иң соңыннан таш белән паль- ’ ма янына кыз килгән. Ул да, тегеләр кебек елаган-елаган да, ла зау дигән үләнгә әйләнгән һәм пальмага уралып-уралып үсеп киткән. Шуңа күрә кокос пальмасы һәрвакыт таш янында үсә һәм аңа ла зау уралган була. Ә кешеләр пальманың чикләвеген, ла зау яфрагын һәм таш онын бергә кушып төяләр дә, чәйнәп йөриләр. Чәйнәгәндә ул яңакларны кызарта. Өч гашыйкны бергә кушып ясаган нәрсәне егетләр сөйгән кызларына бүләк итәләр.
Әле генә без суын эчкән чикләвек пальмасының язмышы менә нинди кызганыч булып чыкты. Поэтик фикерләүгә, хыялга бай вьетнам халкы бик күп нәрсәләр турында шундый легендалар, җырлар тудырган.
Иртәгесен Тань Хоа шәһәре халкының вәкилләре белән очрашкан- I нан соң хуҗалар безне Көньяк Кытай диңгезе ярына алып киттеләр. Ун- • унбиш километр чамасы машина белән бардык. Балыкчылар яши торган берничә авылны уздык. Колонна йомшак энәле яшь карагай урманы эчендә туктады. Безне диңгез, дөресрәге Тын океан (Көньяк Кытай диңгезе Тын океаннан бернинди дә таш койма белән бүленеп алынмаган бит) үкереп каршы алды.
Зур-зур дулкыннар диңгездән чыгып комлык буйлап бераз йөгерә дә 1 сеңеп югала. Ә кыялы якта дулкын белән ташлар арасында шәфкатьсез алыш бара. Кыяга сикереп менмәкче була да дулкын челпәрәмә килеп чәчрәп кире төшә. Ташлар ап-ак күбек белән капланган. Ерактан килүче дулкыннарның яллары да күбекле. Диңгез — әйтерсең ярсу ат, ул йөрәгенә чыдый алмый дулап шаулый, манма тиргә баткан.
Без торган җирдән ундарак биек тау башында элек король Бао Дай- ның сарае булган. Диңгезгә корольне носилка белән күтәреп төшергәннәр, аннан күтәреп кире мендергәннәр, диләр. Хәзер тауда сарай юк инде. Ә корольнең үзен халык таудан гына түгел, үз җилкәсеннән дә төртеп төшергән.
Бер көйне Нгуэи Дык Куй иптәш бөтен төркемне Нам Лень авылына алып китте. Юл буенда туктап, без 1930 елгы революцион көрәштә һәлак булган батырлар каберенә венок салдык.
Нам Лень авылы бамбук ҺӘхМ пальма куаклары эчендә утыра. Аңа дөге басуы һәм шикәр камышы плантацияләре аша тар гына юл алып керә. Шунда 1890 елда Вьетнам халкының турылыклы юлбашчысы Хо Ши Мин тугаи. Нам Лень зур авыл. Аның үзенең революцион тарихы бар. Әле 1931 елда монда совет власте урнаштырганнар. Ул бары ике ай гына яшәгән. Ләкин кешеләрдә җиңүгә булган гомерлек ышаныч тудырган. Француз оккупациясенә каршы көрәштә Нам Лень кешеләре корал тотып та, хезмәт белән дә актив катнашканнар.
Безне бөтен авыл каршылады.
Кара чәчле, ак сакаллы бер карт алгарак чыкты.
— Мин Хо Ши Минның туганы һәм яшьтәшемен,—диде, — рәхим итегез. Мин сезгә кайбер истәлекләр күрсәтә алам.
Бамбук һәм банан аллеясы буйлап ^тәбез. Карт безне гади генә хижина янына апып килә. Керәбез.
— 12 яшенә кадәр Хо Шн Мин менә шушы хпжннада яшәде, 12 яшьтә ул авылдан чыгып китте һәм әйләнеп кайтмады,— ди бабай.
Хпжннада сәке һәм өстәл бар. Стенада юлбашчының атасының һәм агасының сурәтләре эленеп тора. Анасы яшьли үлгән. Аның бер төсе дә калмаган. Хо Ши Мннның сеңелесе дә булган. Хәзер ул да юк инде. Олы агасы белән икесен дә колонизаторлар төрмәдә үтергәннәр. Аталары күренекле чиновник булган, ләкин ул французлар хакимлеге белән килешә алмаган, эшен ташлап чыгып киткән һәм Сайгонга барып, пагодада үлгән.
ВЬЕТНАМ — ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ИЛЕ
Вьетнамда кырыкка якын милләт яши. Монда меңәр ел буена иген иккән, тимер чүкегән, җимеш үстергән, югары художестволы әдәбият, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат иткән вьетнам милләте һәм башка милләтләр белән беррәттән әлегәчә тауларда сунарчылык белән генә шөгыльләнә торган ырулар да бар. Вьетнамда, әйтергә кирәк, берничә формациягә хас булган күренешләрнең калдыкларын очратырга була. Монда ыру җәмгыятенең элементлары да, феодализмның кайбер черта- лары да, капитализмның эзләре дә бар. Алар үләләр, һәм, былтыргы кылган өстеннән язын калкып чыккан яшь үлән төсле, искелекнең җимереклекләрен каплап, социализмның үсентеләре күтәрелә.
Колониализм изүе астындагы уртак авыр язмыш, дошманнарга каршы уртак көрәш, колонизаторларның һәм феодалларның һәрвакыт ара бутауларына карамастан, халыкларны бер-берсеиә якынайткан һәм дуслаштырган. Шулай да чын туганлык тик азатлык белән бергә генә килгән.
Вьетнам халыклары арасында якын дуслыкның чагылышын без бик күп очрашулар вакытында үз күзләребез белән күрдек. Без Төньякның революцион базасында, илдәге тәүге партизаннар хөрмәтенең кабынып киткән җирендә, атаклы Вьет Бак зонасында булдык. Зонаның башкаласы — Тай Нгуйен.
Шәһәр елга буенда утыра. Су аръягында биш-алты километр жирдә адәм үтә алмаслык кара урман — джунгли башланып китә. 1940 елда шушы тирәдә гади крестьян Чу Ван Тан (хәзерге данлыклы генерал) беренче партизан отрядын японнарга каршы көрәшкә күтәргән, һәм шуннан алып Женева килешүенә кадәр монда көрәш уты сүнмәгән. Ут эчендә малайлар егет булып җиткән, ирләргә картлык килеп сугылган. Вьет Бак зонасында 26 милләт яши һәм аларның барысы да партизаннар хәрәкәтендә катнашкан. Генерал Чу Ван Тан үзе дә нунг милләтеннән. Хәзер ул — зонаның административ советы һәм Ватан фронты комитеты председателе.
Тай Нгуйенга без төш аугач килеп кердек. Бу шәһәр пальма, бамбук һәм тимер агач куаклары эчендә утыра. Өйләр бамбуктан төзелгән. Шәһәр уртасындагы мәйданда каршылау булды. Халык бик күп иде. Күпчелек тирә-яктан килгән крестьяннар. Кешеләрнең йөзләренә һәм киемнәренә караганда, аларның төрле-төрле милләттән һәм токымнан булуы күренеп тора. Хатын-кызларның күбесе күлмәкләрен, җиләннәрен тасмалар һәм эреле-ваклы тәнкәләр белән бизәгән, чәч үргечләренә чулпылар такканнар. Кайберләре алка-беләзек, икенчеләре муеннарына нечкә генә ялтыравык тимер кулча кигәннәр. Арада иңнәренә бизәкле шарф салганнары да очрый. Күбесе яланаяк. Ниндидер халыкның хатын-кызлары алдан маңгай чәчен кырган. Киемнәрнең төсләре дә төрлечә: _ берәүләрендә кызыл төс, икенчеләрендә зәңгәр, өченчелә^рендә кара төс күбрәк. Ирләр киеме алай күзгә бәрелеп аерылып тормый. Без
Ьр
6. .с. ә.- № ц. 81
азактан шуны да белдек: күп халыкларны бер-берсеннән хатыннарның кием төсенә һәм бизәгенә карап аералар икән. Мәсәлән, хатыннар чәч толымына тәңкә таккан халыкны мал тиэн — тәңкәле ман, хатыннары кызыл күлмәк кигәннәрне — ман до — кызыл ман дип йөртәләр. Хатыннарның кием төсенә карап, ак мео, кара меога аералар. Нунг хатыннары киң балаклы чалбар, киң җиңле күлмәк кияләр. Аларда бизәк аз. Тау кызлары буйга бик сылулар. Бу халыкның күбесе совет кешеләре белән очрашу өчен таулардан төшкән, урманнардан килгән.
Кич белән бамбук һәм камыштан ясалган зур гына йортта генерал Чу Ван Тап мәҗлес җыйды. Монда совет артистларыннан тыш зонада яшәүче егерме алты халыкның һәм ыруның вәкилләре килгән иде. Кунакларның күпчелеге хатын-кызлар. Алар үзләрен тыйнаклы да, шул ук вакытта иркен дә тоттылар. Ә яшь кызлар, дөньяның теләсә кайсы почмагындагы кыз-кыркын шикелле үк, бераз гына назланалар да. Ирләрнең байтагының күкрәкләрендә сугышчан орденнар.
һәр халыкның вәкиле сәлам сүзе әйтергә, үзенең һөнәрен күрсәтергә теләде. Шуңа күрә тостлар да, җырлар да бик күп булды, һәркем әйтер сүзен әйтә, җырлар җырын җырлый. Ятсынып тормый. Бу үзе генә дә халыклар арасындагы ихтирам һәм тиңлек хакында сөйли түгелме соң?
Җырчыларның күбесе җырның сүзләрен үзләре чыгарып җырлый, һәркем тәүге җырын совет кешеләре белән очрашуга* багышлый. Аннан соң халык җырына күчә.
Яшь бамбук агачы кебек, сылу һәм нечкә буйлы Ко исемле нунг кызының моңлы җыры барыбызны да хайран калдырды. Таҗикстан халык артисткасы җырчы Хәнифә Мәүләнова түзмәде, җыр беткәч, Коны кочаклап сөйде. Аның җырын башта вьетнамчага, аннан русчага сүзмә- сүз тәрҗемә иттеләр. Аның эчтәлеге шулайрак булырга тиеш:
Бер ярга да кагылмыйча, Көймә йөзә елга буйлап, Туйга кадәр кыз бала да Тормыш буйлап йөзә уйнап. Ярга туктар бер чак көймә, Булсам иде мин иркәмә.
Мондый мәҗлесләрдә дә, көндәлек тормышта да яңа Вьетнамда вак милләтләргә аеруча игътибар күрсәтәләр.
Яна хөкүмәтнең һәм хезмәт ияләре партиясенең милли политикасы Вьетнамдагы бөтен халыкларны бер зур семьяга туплый, аларны туган- лаштыра.
Бөтен җир шарында үзенә башка бердәнбер мәктәп бар. Ул Ханойдан ерак түгел бер авылда урнашкан. Мәктәптә 37 вак милләтнең 1200 кешесе укый. Курсантларның байтагы укый-яза да белми. Алар дәресне бары тыңлый һәм хәтергә сеңдерә. Бер үк вакытта укырга- язарга өйрәнәләр. Дүрт айда курс үтеп, һәркем үз халкына кайтырга һәм революциянең казанышларын ныгыту өчен эшкә тотынырга тиеш.
Вьет Бактан кайткач, концерт куярга безне шул мәктәпкә чакырдылар. Мәктәпнең уку биналары, клубы һәм ятаклары бар. Барысы да бамбук һәм камыштан эшләнгән.
I 200 курсантның һәркайсысы үз милләтенең киемендә. Күбесе кара- кучкыл, арада нык кара кешеләр дә очрый. Бик күпләренең күкрәкләрендә орден һәм медальләр ялтырый. Мәктәп йорты эчендә безне «Очрашу биюе» биеп каршыладылар. Биючеләр калкан һәм кылыч тотып алганнар. Калканга сугып көй дә чыгаралар. Ачык чырайлы, сир >к сакаллы шам ыруының карты зур барабан кага. Ул кызыл тасма белән бизәлгән ак күлмәк һәм чалбар кигән, башында кавырсын кадалган чалма. Яланаяк. Аның ярдәмчеләре бәләкәйрәк барабанга суга. Барабанчылар үзләре дә биеп торалар. Каршылау йоласын үтәү байтакка сузылды.
82
Соңрак без урта яшьләрдәге чал чәчле бер иптәш белән таныштык. Ул гади солдат киемендә. Френчендә 1 дәрә>ңә Сопротивление орденының лентасы.
— Бу Най Дэр иптәш. Та лай ыруының башлыгы. Сугыш батыры,— диделәр.
'Мәктәпкә килгәндә, безне каршылаганда «Очрашу биюен» гел ирләр генә биегән иде, ә концерттай соң кайтканда «Хушлашу биюен» тик кызлар гына биеп озатты. /Монысы — тәүге бию кебек тантаналы түгел, ә ямансу иде. Хушлашу һәрвакыт ямансу була шул.
ХУШЛАШУ
Советлар Союзыннан кайтып кына төшкән язучы Игуэн Хуэй Тыонг бер әңгәмә вакытында болай диде:
— Москвада чакта Ханойны сагына идем, Ханойга кайтып төшкәч тә .Москваны сагына башладым...
Без әле Ханойда. Ләкин китәргә санаулы көннәр генә калды. Шуңа күрә тиздән Туган илгә кайтуны уйлап, күңел бергә ашкына, дуслар белән аерылышуны уйлап, бергә боегып та куя. Чөнки без бу илгә ияләшергә генә түгел, аны бөтен йөрәктән яратырга да өлгердек.
Вьетнам халкы һәм республиканың Президенты Хо Шп Мин иптәш совет сәнгате работникларын хөрмәт кенә итте дисәң азрак булыр, алар безне чамадан тыш иркәләделәр.
Иртәгесен хезмәт ияләре партиясенең үзәк органы «Халык» газетасы совет артистларының Вьетнамда булулары турында болай дип язды: «Ай ярымда гүзәл совет сәнгате белән 400 мең кеше танышты. Дусларның иҗаты хакында шулай дип булыр иде: алар җырларының, моңнарының. биюләренең алтын җепләре белән безнең дуслык келәмебезне чигеп бизәкләделәр...»
Безнең коллектив исеменә илнең төрле ягыннан ике меңнән артык рәхмәт хаты гына килде. Димәк, без бер-беребезнең йөрәкләребезне аңлый алганбыз.
Президент Хо Ши Мин совет сәнгате работниклары белән хушлашу уңае белән үз сараенда зур мәҗлес җыйды. Ул безнең делегациягә кыс- кача речь белән мөрәҗәгать итте.
— Иптәшләр,— диде ул, — сез илегез һәм партиягез тапшырган бурычны үтәп чыктыгыз. Шуның белән сезне котлыйм. Сезнең хезмәтегезгә Һәм талантыгызга, сезнең югары сәнгатегезгә вьетнам халкы биргән бәяне искә алып, республика сезнең коллективны югары бүләк — беренче дәрәҗә Хезмәт ордены белән бүләкләргә карар итте. Коллектив ул бүләккә лаеклы эш күрсәтте.
Китәргә өч-дүрт көн калгач та, төрле оешмаларның вәкилләре совет кешеләре белән хушлашырга килә башлады. Шулай итеп, саубуллашу вокзалга бармастаи элек үк башланып китте.
19 декабрьда халык театрында соңгы концерт булды. Концертта совет һәм Вьетнам артистлары катнашты. Бу көнне тамашачылар тагын да күбрәк иде. Ачык театрда басып торыр урын да калмаган. Соңгы концерт дуслык кичәсенә әйләнде. Вьетнам җырчылары совет җырларын башкарды, биючеләре — «Рус кадрилен» һәм парлы бию «Көянтә»не биеделәр. Егет белән кыз биюен әйбәт башкардылар, ләкин бер генә җире килеп җитмәде. Биюнең соңында егет кызны үбеп алырга тиеш иде. Ләкин безнең постаиовщиклар репетиция вакытында да, концерт алдыннан да егетне үбәргә, кызны үптерергә күндерә алмадылар. Халык алдында уйнап үбешергә дә оялдылар. Чөнки монда очрашканда да, аерылышканда да, хәтта сәхнәдә дә — димәк кеше алдында үбешү гадәте юк икән.
Безнең җырчыларның өчесе дә Вьетнам халкының берәр җырын, биючеләр «Лао»ны, музыкантлар вьетнам моңнарын башкардылар. Концерт совет һәм вьетнам биючеләренең күмәк биюе белән тәмамланды. Бу — искиткеч матур һәм мәһабәт тамаша иде. Бөтен мәйдан бик озак гөж килен торды. Алкышлардан, чәчәкләрдән, кул кысышулардан соц да ун-уннке мең кешенең күпчелеге баскан җиреннән кузгалмый безнең театрдан киткәнне көтеп торды.
Президент Указны һәм бүләкне безнең делегациягә тапшырды. Аннан соң ул коллектив исеменә төрле оешмалардан истәлеккә җибәрелгән бүләкләрне күрсәтте: «Болар сезгә безнең илнең төсе булыр», — диде.
Кунакчыллык һәм дуслык өчен, безнең хезмәтебезне зур бәяләү өчен чын күңелдән рәхмәт әйтбп, иптәш Попов җавап рече сөйләде. Шуннан соң хуҗа кунакларны күрше залга, сый табынына чакырды.
Аерылышу сәгате якын булган саен вакыт тизрәк үтә бит ул. Менә әле дә берничә сәгатьнең үткәне сизелми дә калды. Мәҗлес тәмамланды. Кунаклар таралыша башлады. Президент гадәте буенча безгә роза чәчәкләре бүләк итте һәм үзенең иптәшләре белән бергә безнең төркемне баскычка кадәр озата килде. Барыбызның да кулларын кысып чыкты:
— Хәерле юл сезгә, егетләр,— дип елмаеп кулын күтәреп калды ул.
Икенче көнне юлга җыендык. Кичен үзебез белән бергә йөргән вьетнам артистлары, шоферлар, аш пешерүчеләр, гостиница эшчеләре белән вестибюльдә җыелышып утырдык. Бер-беребезгә рәсемнәр бүләк итештек, адреслар бирештек. Җырлашып та, елашып та алдык.
Иртән сәгать алтыда тордык. Кояш яңа чыгып кына килә. Моннан 47 көн элек каршылаган беренче иртә шикелле үк, безне җылы аяз иртә озата.
Вокзал алды мәйданы һәм перроннар халык белән тулы. Без вагоннар ягына узабыз. Безнең янга чәчәк бәйләмнәре тоткан пионерлар, кызлар, крестьяннар бертуктаусыз килеп тора. Митинг бара. Речьләр сөйләнә. Бик күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Иң авыр һәм иң ямансу ун минут калды. Мин якын дусларьш — Вьетнам язучылары То Хыу, Суан Зьеу, Нгуэн Туаи, Хоай Тхань һәм башкалар белән кат- кат хушлашам. Ә минутлар үтәләр.
Паровоз беренче гудок бирде. Вагоннарга утырыштык. Чәчәк тоткан меңләгән куллар һавага күтәрелә. А1әйдан гөж килә. Күз карашларында күпме нур, күпме мәхәббәт, күпме хәсрәт бар.
Поезд акрың гына кузгалып китте. Кинәт халык төркеме, ярга тәгәрәп чыккан дулкын төсле, чайкалып куйды. Юк, төркем чайкалып кына калмады, ул поезд артыннан кузгалды. Башта кешеләр вагон яныннан атлап бардылар. Поезд шәбәя төшкәч, бик күпләр йөгерә башлады. Иярә алмаганнар торып калдылар, ияргәннәре йөгерә бирделәр. Тимер юл буена очлы-кырлы вак таш сибелгән. Ә йөгерүчеләрнең кайберләре яланаяк. Ләкин берәү дә ташка игътибар итми, йөзәрләгән кеше, кара тиргә төшеп, кыза барган поезд артыннан ияреп килә. Алар кычкырмыйлар да, кул да болгамыйлар. Тик йөгерәләр генә.
Мин тагын да үз-үземә сорау бирәм:
— Нәрсә мәҗбүр итә ал арны шулай йөгерергә?
Әлбәттә, әдәп кенә түгел.
Поезд Кызыл елга аша үтә. Басулар башлана. Вьетнамның сулары, таулары, бамбук һәм пальма урманнары, авыллары һәм шәһәрләре, аның кайнар кояшлы’ һәм кайнар йөрәкле халкы, аның яшел җире һәм яшь күңелле кешеләре артта торып кала. Артта, ләкин ерак та түгел. Бу батыр һәм гүзәл ил минем бөек Ватаныма һәрвакыт якын булачак.
Вьетнам ерак түгел...