Логотип Казан Утлары
Юлъязма

КАЗАКЪЛАР ҖИРЕНДӘ


Юл язмалары 1. СТУДЕНТЛАР ДАЛАДА
УЗЫШУ
Без бөтен бер эшелон булып бардык, бер-берсенә тагылган утыз-кы- рык вагонны тутырып, бер чакрымга сузылган озын поезд белән бардык. Эшелон башындагы беренче вагоннарда данлыклы университет студентлары барды, аннан кала Медицина, Химия-технология институты студентлары, булачак агрономнар һәм төрле техникум студентлары, Казак заводларында эшләүче яшь эшчеләр барды.
Без, ничәмә-ничә шәһәрне, авылларны, исәпсез-хисапсыз станция- разъездларны узып киттек, яшел урман белән капланган биек Урал тауларының караңгы туннельләре аша кичтек тә, тип-тигез Себер киңлекләренә барып чыктык.
Юл шундый озын булып чыкты, Казагстанның Павлодар шәһәре Казаннан шундый ерак булып чыкты — көннәр буе, төннәр буе вагоннарда бара-бара хәтта гадәттә күңел төшенкелегенә бирелми торган, һәрвакыт шат була белә торган студентлар да йончыла башладылар. Казан станциясеннән кузгалып китүгә нәкъ биш тәүлек тулып, алтынчыга киткәч кенә, кичкә таба, ниһаять, без күптән инде көтелгән, иртә-кич телдән, төшми килгән Павлодар шәһәренә килеп җиттек.
Павлодарда яшьләрнең күбесе төшеп калды, алариы төркемләп-төр- кемләп шундук совхозларга, колхозларга җибәрә тордылар. Бары тик университетныкылар гына үз вагоннарыннан беркая кузгалмадылар. Икенче көнне паровоз, күпчелек вагоннары бушап калган, алты-жиде вагоны гына бөтенләй диярлек бер үк яшьтәге, бөтенләй диярлек бер үк төсле киемле яшь пассажирлар белән тулы булган озын составны Иртышның икенче ягындагы Җиденче Авыл дигән бер разъездга китереп туктатты. Эшелонның юлы шушында тәмам булды. Ләкин эшелонның юлы тәмам булу белән генә әле университет студентларының барыр юллары тәмам булмады.
Вагоннардан төшкәч тә, барысы да беренче очраган дала кешеләреннән:
— «Казан» совхозына ничә километр?—дип сорадылар.
— Йөз илле, — дип җавап бирделәр аларга очраган кешеләр, тыныч кына, әйтерсең, сүз йөз илле километр турында түгел, бәлки йөз илле адым турында, йөз илле метр турында бара иде.
Җиденче Авыл разъездында студентларны «Казан» совхозына илтеп кую өчен егермеләп автомашина көтеп тора иде. Студентлар чемоданнарын, капчык-төенчекләрен вагоннардан җиргә бушатып бетерүгә, авто-
45
машиналар бер-бер артлы тимер юл кырына килеп туктый башладылар. Беренче автомашиналарга физмат студентлары төялде, аннан соңгыларына геологлар төялде, һәм бертуктаусыз шаулашып, кайнап торган, кычкырып, көлешеп сөйләшә торган яшьләр белән, брезент палаткалар белән, Казаннан ук алып килеигәи озын колгалар белән тулы автомашиналар далага, «Казан» совхозы ягына борыла тордылар.
Берничә минуттан тимер юл буенда студентлар да, автомашиналар да сирәгәеп калды. Мин тарихчылар, филологларның утырырга машина . көтеп торган бер төркеменә кушылдым. Машина тиз генә килмәде. Бүтән факультетныкылар, бүтән студентлар инде әллә кайчан китеп беткәнгә, безнең егетләр тынычсызлана, борчыла башладылар. Университет студентлары барлыгы биш йөз кеше иде, һәм аларның барысын да бер рейста төяп алып китү өчен автомашиналарның җитмәве дә бик мөмкин иде. Шуңа күрә, әлбәттә, беркемнең дә монда торып каласы килми иде.
Бәхеткә каршы, безгә дә чират җитте. Озын, биек кузовлы «ЗИС-150» машинасы, безнең җир өстендә яткан әйберләр янына ук килеп җитте дә, дала юлы ягына алды белән борылып туктап калды. Без ашыгып-каба- ланып төянергә тотындык. Әмма төялеп беткәч тә тиз генә кузгалып китәргә туры килмәде.
Без утырып килгән вагоннарның ишекләре барысы да ачык көе калган иде. Разъезд администрациясе барлык вагоннарның да ишекләрен ябып куюны таләп итте. Тимер юл буенда безнең студентлардан башка беркем дә калмаганга, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бу соңгы эшне башкару алар өстенә төште. Ишек ябып йөрү бик күп вакытны алды. Совхоз ягына беренче автомашина кузгалып китүгә кимендә бер сәгать, ә бездән алдагы машина кузгалып китүгә — кимендә ярты сәгать чамасы вакыт узды.
Бу кадәр соңга калуга барысына караганда да ныграк ачуы килгән, тизрәк совхозга барып җитәргә ашыккан Виталий — гел каядыр ашыгучы, кабаланучы бер егет, барысы да эшне бетереп яңадан кузовка менеп утыргач, шоферга карады да, үзенчә төрттерергә тырышып:
— Иртәгә таң атуга барып җитәрбезме? — дигән булды.
Пошмас-шат кыяфәтле, кып-кызыл йөзле шофер, башындагы түбәтәенә кагылып алды да, Виталийга сыңар күзе белән генә елмаеп:
— Җитәрбез, иик җитмәскә!—дип куйды.
Шофер кабинага кереп утырды, кабина ишеген шапылдатып япты да, стартерга басты. Машина җиңел генә урыныннан кузгалып киткәч, күңелләр ничектер тынычлангандай, үз’ урынына утыргандай булды.
Безнең алда дала җәелде, без белмәгән-күрмәгән ят җирләр, ят табигать җәелде. Хәер, бу «без» эченә мин үзем кермим. Бу төшләр инде минем өчен таныш — мин былтыр да мопда булдым. Бу «без» — студентлар, минем белән бара торган студентлар, берничә мең чакрым җирдән монда — үзләре шефлыгындагы совхозга урак вакытында булышыр өчен килүче студентлар.
Алар юлда очраган казакъ авылларына, саманнан салынган яссы түбәле тәбәнәк кенә йортларга, чүмәлә кебек булып торган коры тизәк өемнәренә, кояшта янып карайган, киң яңаклы, нечкә мыеклы казакъларга, офык читенә барып тоташкан искиткеч киң, искиткеч тигез далага, бик нык тизлек белән машина астына шуышып кереп барган туры юлга — бөтен нәрсәгә, бөтен тирә-якка исләре китеп, гаҗәпләнеп, тансыклап кардп баралар.
Төнпә коеп яңгыр яуган иде, юл өсте юеш, пычрак иде, кайбер урыннарда күл-күл булып су җәелеп ята иде. Ләкин шуңа да карамастан, безнең автомашина, тайгаклап-питеп тормыйча, күңелле гүелдәп, бик ж иңел барды.
Бераздан алда бер кара нокта күренде. Ул ниндидер автомашина иде ахры. Тиздән без аның чыннан да машина икәнлеген аермачык күр
46
дек, ләкин ул «ниндидер» машшш түгел иде, бездән алда кузгалып киткән бер машина булырга тиеш иде, чөнки аца халык төялгәнлеген ерактан ук аерырга була иде.
Юлда автомашинага-фәләнгә утырып барганда үзең кебек үк берәр юлчыга юлыксаң, һәрвакыт шулай бит ул: я бер-береңне уздырмаска тырышасың, я үзеңнән алдагыларны узып китәргә тырышасың. Далада җир иркен, теләсәң ничаклы узыш! Безнең студентларның исә алдагы машинаны узып китәргә тырышуларына хәтта сәбәп тә бар иде.
Егетләр шундук күңеллеләнеп шаулашырга, үзебез утырып барган машина тизлеген тагын да арттырырга теләп, кабинадагы шоферга: «Әйдә!» — дип, «Ныграк!» дип, «Әйдә! Әйдә!» — дип кычкырырга тотындылар.
Ләкин шоферны һич тә арттан куалап барырга кирәкми иде бугай, ул үзе дә артка калуына бик үк риза түгел иде бугай, һич югы бер генә машинаны булса да узып китәргә тырыша иде бугай. Мотор шундук көчлерәк үкерергә тотынды, киң, тигез юл каршыга таба тизрәк-кызурак чаба башлады. Җир өстендә җәелеп яткан пычрак сулар кызу әйләнә торган тәгәрмәчләр астында әледән-әле як-якка чәчелеп-чәчелеп калдылар.
Алдагы машина белән безнең ара кыскарганнан кыскарды. Барысы да киеренке җитди һәм шул ук вакытта дәртле, ашкынулы бер кыя- « фәт белән алга — эзәрлекләүдән качып барган ниндидер җанлы нәрсәгә охшаган автомашинага текәлделәр.
Бер биш минут вакыт үтмәде, безнең автомашина, җилдәй очып, үз «корбанын» куып та җитте. Егетләр үзләре дә сизмәстән, урыннарыннан кузгалыштылар, аякларына бастылар һәм үзләренең чиксез шатлыкларын күрсәтеп, икенче машинадагы студентларга кепкаларын, кулларын болгарга, кыргыйларсыман тамак ярып кычкырырга тотындылар. Тегеләр исә кисәк кенә яңгырап киткән мондый тавышка аптырап калгандай булдылар, ләкин шундук исләренә килделәр дә, соңлап булса да. җавап итеп нидер кычкырырга, көлешергә керештеләр.
Безнең автомашина бик тиз арада алга ыргылып чыкты, төп юлга, үзе узып киткән машина алдына төште дә, иркенләп, җиңүче төс белән дала буйлап тагын алга ташланды.
Бер ун минут чамасы вакыт узмады, алда тагын машина күренде, дөресрәге, бер-бер артлы баручы ике машина .күренде. Беренче узудан соң безнең күңел күтәрелеп китте. Без тагын алга текәлдек һәм бөтен күңелебез белән, бөтен җаныбыз-тәиебез белән үзебезнең машинаның ничек тә тизрәк-кызурак баруын, алдагыларны ничек тә куалап җитүен тели башладык. Без теләп кенә дә калмадык, без, әйтерсең, коточкыч тизлек белән үзебез йөгереп бардык, әйтерсең, автомашина моторын үз йөрәкләребез белән хәрәкәткә китердек, машинаны, әйтерсең, кузовлары белән, йөкләре-ниләре белән үзебез тартып алып бардык.
Әмма безнең ара баягы кебек тиз генә кыскармады, күрәсең, ул ике машина да бик кызу тизлек белән баралар иде.
Дала юлы белән без шулай ярыйсы гына җир чаптык. Безнең уң якта, тәбәнәк кенә калкулык башында, түбәсез йорт кебек итеп саманнан салынган казакъ каберләре торып калды, дөя җиккән казакълар очрады, ә сул яктан ерактагы Иртыш буе урманнары ияреп барды.
Кинәт безнең автомашина моторы моңарчы ишетелмәгән ниндидер чинаулы бер тарыш белән, ят-шомлы бер тавыш белән уларга кереште. Колак төбендә тыгыз, каты җил выжлады, каршыга киң палас булып, яңгырдан соң тузаны басылып калган, тапталган тигез юл томырылып чалты. Безнең «ЗИС-150» күз ачып йомганчы машиналарның артына барып та басты, аларны узып ук китәр өчен юлдан читкә тайпылды да, чирәм жир өстеннән алдыра башлады. Машиналарның башта берсе белән, аннан сон, төп юлга чыгып тормыйча, икенчесе белән тигезләште дә, тегеләр исләренә килеп өлгергәнче, икесен дә узып та китте.
47
Безнең куаныч эчкә сыймады. Артта калучыларга без тагын кул болгадык, бер-беребездән артгырырга тырышып, бар тавышка кычкырып киттек.
һәркемнән иң артта кузгалып та, үз алдыңдагы өч машинаны артта [калдыру—бу инде безнең өчен бик зур җиңү иде. Әмма арттагы машиналар югалып озак та тормады, алда — бик еракта, дала юлы аксыл күк читенә кереп югалган турыда тагын берничә кара тап калкып чыкты. Безне чын-чынлап бер җилкепүле, тынгысыз комсызлык биләп алды, безнең ул кара тапларны да узып китәсебез килде һәм студентлар тагын шоферны әйдәргә, дәртләндерергә тотындылар.
Без ул машиналарны да куып җиттек, куып җиттек тә, узып та киттек. Ул көнне без тагын бик күп машиналарны артта калдырдык. Без I бертуктаусыз узышып бардык. Бик кызык узышу булды бу, беркайчан да булмаган узышу-ярыш булды бу. Без узып киткән машинаның барысы да «ашын ашаган, яшен яшәгән» иске машиналар түгел иде, алар арасында өр-яңа «ЗИС»лар да, менә дигән «ГАЗ»лар да бар иде. Безнең машина исә, киресенчә, һич тә энәдән-җептән генә чыккан машина түгел иде, ул инде кимендә бер-ике ел иләнгән машина иде. Шулай булуга да карамастан, бер генә машина да безнең белән озак тарткалаша алмады, һәркайсы, безне уздырмаска тырышып, никадәр көчәнеп караса да, узышырга көче-җегәре җитмичә, һаман артта кала барды. Үзебезнең машина безгә искиткеч булып, гадәттән тыш җитез булып тоелды, беркем дә, берни дә куып җитә алмаслык куәтле, җиңел булып тоелды.
Без инде өч сәгатьтән артык бардык, ләкин никадәр арыган, йончыган булмыйк, вакытның ничек узганын сизмәдек тә.
И иде бераз әкренрәк барсаң да була иде, чөнки без, исәр әйтмешли, әллә егерме, әллә утыз машинаны артта калдырган идек инде, ләкин шофер аз гына да газны киметмәде. Без моның серен соңыннан гына төшендек: алда тагын иң элек киткән бер машина, бердәнбер машина булырга тиеш иде. Күрәсең, шуны куып җитмичә, шофер күңеле тиз генә тынычланмаячак иде.
Алда исә яшькелт-соры даладан'башка, карасу-зәңгәр яңгыр болыты белән томаланып ямьсезләнгән күк стенасыннан башка һәм шул караңгы күк фонында бик көчсез генә булып, бик тонык кына булып ялтырап яткан нечкә юл очыннан башка бүтән берни күренмәде. Дала буенча ярышып-чабышып баруга без шундый мавыгып-күнегеп киткән идек, жиңү дәрте безне шундый нык канатландырган иде, — алда бернинди «дошман» күренмәгәч, без чын-чынлап тынычсызлана башладык.
Шулай күпмедер вакыт барганнан соң, безнең юл киң генә бер үзәнлеккә килеп керде, һәм шул чакны без үзәнлекнең икенче як читендә, тәбәнәк кенә калкулыксыман бер җир башында үзебез куалап барган машинаны күреп алдык. «Ура!» кычкыра-кычкыра тамаклар карлыгып бетсә дә, без кинәт бар тавышка бер тавыштан кычкырып җибәрдек. Хәзер инде җиңү безнең кулда булачагына әз генә дә шик калмады, бер эзенә баскач, ул машинаны без хәзер барыбер кулдан ычкындырмаячак идек.
Без, юл борылышларына кереп тормыйча, әле чирәм өстеннән, әле иске юл өстеннән, туп-турыга, түбәнгә таба элдердек. Алдагы машина исә шул арада үрне менде дә, күздән дә югалды.
Без дә үрне генә менгән идек, шул вакыт гаҗәеп бер күренеш ачылды. Алда, еракта, ниндидер серле мәһабәтлек белән, кызыктыргыч матурлык белән ялтырап аксыл түбәләр, акка буялган йортлар, каралтылар калкып чыкты — без «Казан» совхозына якынлашып килә идек. Безне бер-берсенә капма-каршы тойгылар, теләкләр биләп алды. Ниһаять, совхозга якынлашуыбыз, әлбәттә, бик әйбәт иде, бик шәп иде, ләкин шул ук вакытта алдагы машинаны куып җитә алмау мөмкинлеге
48
безнең өчен һич тә күңелле нәрсә түгел иде: куышыр өчен ара бик әз калган иде һәм «дошман»ның безнең кулдан ычкынуы бик ихтимал иде.
Менә ичмасам булды бу куу! Шул кадәр нык чабуга чыдый алмыйча мотор-ни күккә очмасын тагын, дип мин күңелдән хәтта шүрләп тә куштым. Каршы җилгә озын, саргылт чәчләре җилфердәп барган, күзләре уттай янган Виталийга исә мондый тизлек тә бик әз күренде: ул һаман бертуктаусыз «Әйдә!» — дип, «Бир кирәген!» — дип кычкырып барды. Шул чакны ул кузовтагы студентларга борылып карады да, та-вышын әкренәйтә төшеп:
— Егетләр!—диде. — Узучыга бүләк кирәк бит, ә?! Без монда*егермедән артык кеше, әйдәгез берәр тәңкә акча җыябыз? Шоферга берәр яртыны бүләк итәрбез, ә?!
Студентларның күбесе юлга бирелгән акчаларын ашап бетергәннәр иде, һәм аларның күбесенең кесәләре инде күптән такыр иде. Ләкин шулай да акча җыюга беркем каршы килмәде, Виталийга шундук төрле яктан берәрлекләр, өчәрлекләр сузылды.
— Әгәр узалмасак?—диде кайсыдыр, шикләнеп.
— Узабыз, кая ул узмаган! — диде Виталий.
һәм без чыннан да уздык. Совхоз поселогына килеп җитәргә бер ярты чакрым чамасы калгач, геолог студентлар утырган машинаны выж итеп узып та киттек, ә берничә минуттан, иң беренче булып, совхоз йортлары арасына килеп тә кердек.
Туктап җиргә төшкәч тә, студентларны каршы алучылар белән исәнләшкәч тә, Виталий белән ике-өч студент каршыдагы буфетка йөгереп кереп киттеләр һәм бераздан өч чирекле кызылны күтәреп, шофер янына килеп тә җиттеләр. Виталий шешәне шоферга сузды да, ерылган авызын тыя алмыйча, ничектер көлке-тантаналы тавыш белән:
— Менә сезгә... студентлардан бүләк!—диде. — Беренче булып килгән өчен... Агы булмады, гафу итегез инде...
Шофер мондый бүләккә аптырап калды, кешеләр алдында хәтта уңайсызлангандай да итте — әле Виталийга, әле аның иптәшләренә карады да, майланган, карайган зур кулы белән юеш маңгаен сыпырып алды.
— Нәрсә сез!.. Юк, юк, кирәкми, рәхмәт!..— диде ул, шешәне кире этәреп. — Мин эчмим, авызыма да алганым юк!.. Җиңүче дип-ни, минем беркайчан да арттан килгәнем юк...
Эчмәве турында шофер әллә чынлап әйтте, әллә болай гына шаярт- макчы булды, әмма дөньяда эчми торган шоферлар бөтенләй булмаганга, студентлар аның сүзенә ышанырга да уйламадылар. Артык нык кыстый торгач, шофер урыныннан кузгалды да, үз алдына елмайган көе, зур-зур атлап буфетка кереп китте. Кереп китте дә, аннан студентларныкы кебек үк бер шешә кызыл белән ике-өч стакан алып чыкты.
— Ярар, алайса, — диде ул, бөкене ачып. — Студентлар хөрмәтенә! Безгә ярдәмгә килүегез хөрмәтенә!
Ул стаканын башта Виталийныкы белән, аннан соң аның иптәшләренеке белән чәкештереп чыкты һәм алар өчесе берьюлы эчеп җибәрделәр.
«КАЗАН» СОВХОЗЫ
Казагстаниың Павлодар өлкәсендәге «Казан» совхозы дала жирлә рендә төзелгән яңа совхоз. Хәер, аны инде бик үк яңа да дип әйтеп булмый. аның инде ике еллык гомере бар, ике еллык эш стажы бар.
Мин «Казан» совхозы оешуның беренче елында шунда булдым, Татарстаннан килгән яшьләр белән бригадаларда — брезент палаткаларда, такта вагоннарда тордым. Мин «Казан» совхозына бүлеп бирел-
гәп җир участокларын — кылган, әрем баскан котсыз, шәрә даланы үз күзем белән күрдем. Алай гына да түгел, гомере буенча сабан йөзе тимәгәч, гомере буенча кояшта кызынып, жилдә жилләнеп һәм кар-буран- нар астында туңып-өшеп яткан, бернигә яраксыз хәлдә ялгыз башы тик яткач бу даланы, бу коточкыч киң, зур даланы ничек итеп беренче мәртәбә тракторлар белән сөргәннәрен, күпереп торган йомшак, кара туфракка, өр-яңа, жылы туфракка ничек итеп ашлык чәчкәннәрен үз күзләрем белән күрдем.
Шуңа күрә, быел тагын икенче мәртәбә килгәч, бер ел эчендә булган үзгәрешләр күзгә ныграк ташланды. Былтыргы палаткалар, былтыргы такта вагоннар урынында мин зур-зур тәрәзәле, сырлы шифер түбәле яна стандарт йортлар күрдем, былтыргы буш жирләр урынында үзенең кибете, радиоузелы булган, ашханәсе, ясле, больницасы булган чын поселок күрдем. Ә былтыргы, мәңгелек дала урынында—жилдә чайка- лып-тирбәлеп утырган бодай басулары күрдем.
«Казан» совхозының иң төп байлыгы — менә шушы бодай басулары, иген басулары. Бу басуларның чиге дә юк, кырые да юк. Автомашинага гына утырып чыкмасаң, аларны жәяүләп бер атнада да йөреп чыга алмассың. Барлыгы — егерме биш мең гектар. Егерме биш мең гектар — чәчүлек жире генә, быел иген чәчелгән жир генә шулай. Шуларның унсигез меңе — бодай, биш меңе — тары, калганнары бүтән төрле культуралар.
Искиткеч басулар, искиткеч кырлар. Монда барыннан да элек киңлек, иркенлек таңга калдыра. «Казан» совхозы биләп торган жирнең озынлыгы, километр белән үлчәгәндә, кырык дүрткә житә. Аркылысы исә кайбер урыннарда егерме биштән дә артып китә. Мондый жирдә безнең як масштаблары белән исәпләгәндә, кимендә биш-алты авыл урнаштырырга була.
Быел монда ел яхшы килде, игеннәр бик әйбәт булып уңды.
Июль азакларында беренче комбайннар бодайга уракка төштеләр, беренче автомашиналар бераз гына дымланып торган, ләкин шулай да инде тулган, житешкән эре бодайның беренче бункерларын ындыр табагына китереп аудардылар.
Далада кояш бик рәхимсез кыздыра. Анда безнең яктагы кебек күк йөзе бер елмаеп, бер кашын жыерып тормый: я йртәннән кичкә кадәр бер өзлексез кыздырып тора, яисә кинәт кенә кара болыт белән каплана да, шул чакны бөтен нәрсәнең астын-өскә китереп жил-давыл, гарасат котырынырга тотына. Уракка төшкәч көн аяз торды — рәхәтләнеп ур да ур! һәм ерактан аксыл-сары булып күренгән, диңгездәй жәе- леп яткан басуга яңадан-яңа комбайннар, машиналар китә торды, бодай өчен, өлгергән ашлыкны тизрәк жыеп алу өчен көрәш башланды, ал-ял белми торган, кызу, каты көрәш башланды.
Ләкин, әйтми булмый, совхоз уракның беренче көннәреннән үк «лә- кин»иәргә дә килеп төртелә башлады. Мондый «ләкин»нәрнең иң зуры- сы шул булды — урырга комбайннар житмәде, ашлык ташырга автомашиналар житмәде. Дөрес, бөтен совхоз буенча егермеләп комбайн эшләде, шулкадәр үк машина эшләде. Барлык чәчү мәйданы, әйтик, мең, ике мең гектар булган колхозлар, совхозлар өчен бу сан бик зур булып күренергә мөмкин. Әмма монда — бөтенләй икенче нәрсә. Дала совхозы өчен егерме-егерме биш комбайн бик әз сан ул.
Соңга таба комбайннар да бик күп килде, Павлодар ягыннан төн- көн агылып кына тордылар. Автомашиналар да взводлары-взводлары белән килделәр. Әмма кадерле вакыт шулай да әрәм булмый калмады.
Өлгергән игеннең гомере берничә көн белән генә исәпләнә. Аны шул вакытта, ягъни аның гомере бар чакта кисеп калырга кирәк, югыйсә, әз генә соңга калдыңмы — ел буена салган бөтен хезмәтең, бетеп
4. .С. Ә.-№11.
49
50
тырышлыгың бер көн эчендә, хәтта берничә сәгать эчендә юкка чыгарга мөмкин. Далада бу бигрәк тә шулай. Табигать монда бик мәкерле.
«Казан» совхозында быел берничә минут эчендә биш мең гектар җирне ооз кырды да салды. Бодай җир каны булды. Шулай ук киселмичә калган, кирәгеннән артык утырган башак егылып та күп кенә иген әрәм булды, җир өстендә торып калды.
Шул чакны мин, бу хәлләрне күргәч, авыр индустриялең бөтен ху- җалык өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуын тагын бер мәртәбә бөтен күңелем белән аңладым. Әгәр безнең бик нык үскән авыр индустриябез булмаса, дип уйладым мин, далаларда хәзергесе кебек бернинди совхозлар да булмас иде, бернинди бодай диңгезе дә чайкалып утырмас иде. һәм шул ук вакытта, безнең заводлар комбайннарны, автомашиналарны күбрәк чыгарып өлгерткән булсалар, быел мәсәлән «Казан» совхозында бернинди боз сугулар да, бернинди башак егулар да булмаган булыр иде. Игеннәр үз вакытында җыйнап алынган булыр иде.
Ә «үз вакыты» күпме вакыт соң ул? «Үз вакыты» — күп дигәндә бер атна, ун көн. Әйе, кояш бертуктаусыз кыздырып торган далада бер атна, ун көн. Унсигез мең, егерме мең гектар игенне бер атна, ун көн эчендә түкми-чәчми урып-җыеп алу өчен кимендә йөз, йөз илле комбайн, шул ук чамада автомашиналар, тракторлар һәм бүтән төрле-ярдәмче машиналар, механизмнар кирәк. Ә ул машиналарны, ә ул меха-низмнарны авыр индустрия бирмичә, кем бирсен?
Хәзерге вакытта Павлодар шәһәрендә комбайннар заводы төзелеп ята. Ул завод алтынчы бишьеллыкта комбайннар эшләп чыгара башларга тиеш. Бер биш-алты елдан, ә бәлки бер өч-дүрт елдан, могаен, шулай булыр да: совхоз эшчеләре әледән-әле күккә карап, я кояштан, я боз сугудан котлары алынып тормаслар, йөзләгән комбайннар белән бөтен иген кырын камап алырлар да, берничә көн эчендә бодайның бөртеген дә калдырмыйча ялмап та куярлар.
Мин монда шуны әйтергә тиешмен: әле сөйләгәннәрдән «Казан» совхозында бөтен ашлыкны боз сугып бетергән икән, бөтен бодай чәбәләнеп җиргә коелып беткән икән, дигән фикер туа күрмәсен. Кая ул! Дөрес, әрәм булмады түгел, булды, әмма никадәре амбарга керде! Минем моңарчы бай гына колхозларда да, совхозларда да булганым булды, ләкин мин мондагы кебек күп ашлыкны әле беркайчан да, беркайда да күрмәдем.
Бункерлардан ашлык ташучы машиналар өч-дүрт көн эчендә ындыр табакларын алтын бодай белән күмеп ташладылар. Тау-тау итеп өеп ташладылар. Физмат студентлары, өч сменага бүленеп, үзәк ындыр табагында эшләделәр: ашлык бушаттылар, ашлык төяделәр, бодай өемнәрен кызмасын өчен, агач көрәкләр белән әвеш-тәвеш китерделәр. Төнен дә, көнен дә эшләделәр. Үзәк ындыр табагы ашлык эшкәртүче бик зур фабрикага, үзенең аерым цехлары, аерым бүлекләре булган ва-кытлыча фабрикага әверелде.
Шундый ук ашлык фабрикалары совхозның икенче, өченче, дүртенче бригадаларында да эшләде. Биологлар һәм география факультеты студентлары икенче бригадада эшләделәр, геологлар — өченчедә, юристлар белән химиклар—дүртенчедә эшләделәр.
Студентлардан кайберәүләр комбайнчы ярдәмчесе булып, штурвал янына бастылар, кайберләре салам ташучы булдылар, прицепщиклыкта йөрделәр. Турыдан-туры иген эшендә эшләмәгән кешеләр кырчылык бригадаларында совхоз өчен саман кирпеч суктылар, бүтән төрле эшләрдә катнаштылар.
Казан университеты студентларының килүе совхоз өчен күзгә күренерлек файда булды, бик зур, бик вакытлы файда булды.
51
ШӘҺӘР КЫЗЫ КАДРИЯ
Мин тарих-филология факультеты студентлары белән бергә тордым, бергә эшләдем. Алармы килгәч тә беренче бригадага куштылар. Бригада әле уракка төшмәгән иде, шуңа күрә студентларның күпчелеген бәрәңге, чөгендер утарга җибәрделәр.
Билгеле, хәзер инде бер дә бәрәңге-фәләи утый торган чак түгел иде, утау вакыты инде күптән узган иде, ләкин бөтен хикмәт тә шунда шул: колхозларда, совхозларда еш кына очракта вакыт белән исәпләшергә яратмыйлар, ягъни вакыттан дөрес файдаланмыйлар. Кайбер хуҗалыкларда соңга калып сөрү, соңга калып чәчү, соңга калып җыйнау ниндидер бер ныклы гадәткә кереп киткән. Дөрес, «Казан» совхозы барлык эшләрне дә соңга калып башкара дип әйтергә минем бернинди дәлилехм юк һәм мин алай әйтергә уйламыйм да. Киресенчә, язгы чәчүне совхоз бөтен Павлодар өлкәсе буенча беренче булып тәмамлаган, беренче майга кадәр үк тәмамлаган.
Ә бәрәңге нәрсә’ Күрәсең, совхоз җитәкчеләренең бәрәңге, яшелчә турында кайгыртырга исләренә килмәгәндер.
Бәрәңге, чөгендер җирләре совхозның үзәк поселогыннан берничә чакрым ераклыкта, Иртыш буе үзәнлегендә иде.
Монда, үзәнлектә, дала табигате бөтенләй үзгәрә. Монда инде чынында дала да түгел. Җил, кояш даласында каты кылганнан башка, кәрлә әремнән башка бүтән берни үсмәсә, Иртыш буе үзәнлегендә исә бөтен нәрсә үсә. «Бөтен нәрсә» дигәч тә, монда да каен, юкә урманнары шаулап тормый. Монда, барыннан да бигрәк, печән үсә, бил тиңентен булып, ашкынып, котырып үсә.
Менә шундый бил тиңентен печән үсә торган җирнең бераз өлешенә сөреп бәрәңге утыртканнар. Бәрәңгенең беразын гына утаганнар да, шул көе калдырганнар. Аны озын, каты тамырлы ниндидер талсыман үләннәр, кеше биеклегендәге билчәннәр күмеп киткән, эт эчәгесе шикелле үрмәли торган, җәелә торган куе әрсез үләннәр сырып алган.
Яшелчә звеносы башлыгы — кояшта янган кара-кучкыл битле, бик нык кычкырып сөйләшә торган бер хатын, безне шул бәрәңге җиренә алып килде дә, кайдап кая кадәр эшләргә икәнлеген күрсәтеп бирде.
Күлмәкләрен салып ташлаган егетләр, чалбарлы, майкалы кызлар шундук буразналарга таралыштылар, талсыман үләннәр белән, билчән- нәр-фәләннәр белән сугышырга, тарткалашырга керештеләр.
Әйе, безгә еш кына сугышырга, чүп үләннәре белән көч сынашырга туры килде. Без ялан кул утадык. Кулга билчән кадалды, үлән сүле буялды һәм озын тамырлы кйты үләннәрне җирдән тартып чыгарганда, беләк тамырлары суырылды. Әйтәсе дә түгел, бары китап-каләм генә тотып өйрәнгән кулларга бик авыр булды, ифрат та авыр булды.
Мин Кадрия исемле бер кыз белән янәшә утадым.
Кадрия Казан кызы иде, Казанда укучы гына түгел, Казанда туган, Казанда торучы кыз иде. Үз иптәшләре арасында ул иң яше, иң бәләкәе иде, ахрысы. Аның гел йөгергәләп йөрүендә, теләсә нәрсәгә бик тиз ышануында, ялгыш кына берәр кыек сүз ычкындырсаң да, кисәк кенә авызын турсайтып үпкәләвендә дә, шулай ук юк кына нәрсәдән кәефе булып, ихлас күңелдән шатланып көлүендә һәм, ниһаять, ягымлы, ачык йөзендә — бөтен нәрсәсендә аның әле күрәләтә балалык галәмәтләре сизелеп тора иде. Кара тасма белән үреп куйган ике үрем чәче исә аның балалык галәмәтләрен тагын да арттыра гына иде.
Поездда килгәндә станцияләрдә мин аны бик еш күрә идем һәм күргән саен күңелдә: «Бу балага нәрсә калган инде анда?» — дигән ши- келлерәк бер гаҗәпләнү тойгысы туа иде. Иген эшенең, басу эшенең бик җиңел түгеллеген белгәнгә, мин аның совхозда ни дә булса эшли алуына кайчакларда чын-чынлап шикләнеп куя идем.
52
Менә хәзер ул минем уц яктан утап бара.
Ул барлык утаучылар кебек, бер калкынды, бер иелде, чүп үләннәрен әле бер куллан, әле ике куллап йолкып алды, йолкып алды да, шунда ук бәрәңге түтәле арасын ш җиргә ташлый барды. Мин әлсдән- әле аныц ягына карап алдым, гадәттә мондый чакта әйтелгәнчә: «Авыр түгелме?». «Буламы?» кебек сүзләр әйткәләдем һәм аныц берәр бик зур чүп үләнен тартып чыгара алмый азапланганын күрдем исә, шундук аңа ярдәмгә килергә ашыктым. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, минем ярдәм иткәнне ул һич тә яратмады, әдәпле генә итеп, шулай да әз генә булса да ризасызлык сиздереп торган тавыш белән тизрәк: «Рәхмәт!» — днергә, «Кирәкмәс!» — диергә, «Мин үзем дә булдыралам»,— днергә тотынды, һәм, минем бик үк гаҗәпләнүемә каршы, Кадрия бер дә миннән дә, бүтәннәрдән дә калышмады, хәтта буразна башына иң беренчеләр рәтендә барып чыкты.
Төш вакыты җиткәч, безгә совхоздан автомашина белән ашарга китерделәр. Ашадык та, якындагы бер печән кибәненә, күләгәгә, ял итәргә барып утырдык.
Шулай утыра торгач, минем яндагы кызлар кинәт бер авыздан диярлек, бәрәңге җирендә чүпнең күплегенә, эшнең бик авыр булуына зарланырга, кабарган кулларын бер-берсенә күрсәтергә керештеләр.
Бераздан, тавыш басыла төшкәч, мин, ничектер бик шикле кыяфәттә тын гына утырган Кадриягә борылдым да:
— Каяле синең кулың? — дидем.
— Нигә кирәк ул?—диде Кадрия, кулларын печән арасына яшереп.— Минем кул кабармаган... берни булмаган!..
— Каяле, кая?—дидем мин, аның кулына үрелеп.
Ул көлде дә, «Күрсәтмим!» — дигән шикелле бер учын икенчесе белән каплады. Шулай да мин аныц камыр кебек йомшак, бәләкәй генә кулларын тотып алдым да, йомарланган йодрыгын ачып карадым. Шул- чакны кинәт кызганудан минем чырай үзгәреп китте. Кадриянең йомшак, нечкә бармак буыннары берничә җирдән зур-зур булып кабарып- кабарып чыккан иде, бер кабарган җире хәтта сытылырга да өлгергән иде.
— Харап иткәнсең бит кулларыңны! Ничек эшләдең болай? — дидем мин.
Кадриянең йөзендә беренче мәртәбә сизелер-сизелмәс кенә булып сызлану, әрнү кебек бер нәрсә чагылып китте. Ләкин шундук ул иелгән башын югары күтәрде дә, гадәттәгечә шат, яшь тавыш белән бер көлде дә, сер сынатмаска тырышып:
— Казанга кайтканчы төзәлер әле!—диде.
АЛИК
Аның исеме Альфред, ләкин аны Алик кына дип йөртәләр. Ул бик матур егет. Аның кызларныкы кебек йомшак, шома тиреле алсу йөзендә һәрвакыт үз-үзеннән, үзенең тормыштагы урыныннан, яшьлегеннән канәгать булу нуры, гүзәллек, бәхет нуры балкый. Тигез, матур кашлары астындагы матур зәңгәр күзләре аның ничектер үзениән-үзе елмайган төсле, елтырап, нур чәчеп тора.
Ул искиткеч таза егет, билгә нечкә булса да, күкрәккә киң, буйга озын егет. Ул менә дигән спортсмен. Кич эштән соң, ашап-эчкәннән соң студентлар далага чыгып туп уйнарга тотындымы, шундук Алик килеп җитә. Ул үзенә таба очып килгән тупны беркайчан да кулыннан ычкындырмый — югары сикерә, уңга сикерә, сулга сикерә, кирәк икән, түше белән җиргә дә егыла — әмма тупны барыбер читкә җибәрми. Ул үз тубына гына түгел, күршеләрнекенә дә җитешә һәм Алик уйный
53
башладымы, үзеннәп-үзе ул уенның үзәгенә, түгәрәкнең урта ноктасына әйләнә.
Ул ниндидер эшчән, шау-шулы егет. Ул беркайчан да бүтәннәр кебек әкрен генә, тыныч кына сөйләшә белми — таза, яшь күкрәгендә ташын торган көч-куәтен кая куяр урын тапмаган кебек, һәрвакыт кычкырып, I тавышланып сөйләшә. Әгәр бүлмәдә ул берәрсе белән берәр нәрсә турында болан гына сөйләшә икән, аның өзек-өзск булып чыккан яңгыравык тавышын ерактан ук, тыштан ук ишетергә була. Ә аның сөйләшкән чаклары бик күп була. Ул кухняда ашның төп-төгәл үз вакытында әзерләнүен, яхшы, тәмле әзерләнүен ярата, һәм әгәр дә мәгәр аш пешерүчеләр иртән йоклап калсалар яисә карабодай боткасында бераз гына көйгән тәм булса — бетте, Алик шундук шауларга, аш пешерүче кызларны яхшы гына «тәнкыйтьләргә» тотына. Шулай инде, тәнкыйть, тә яран куя бнт ул кайчакта.
Иртән булсын, кич булсын — ул беркайчан да өстенә кими. Ул кояшта янган матур, көчле беләкләрен марш атлагандагы кебек селтәп, таза күкрәкләрен киереп, шәрә тән көе, кибеткә халык арасына барып керә, әле тегендә, әле монда барып керә. Ул еш кына чалбарын да салып ташлый һәм җәй көне елга буенда комда кызынучы кешеләр кебек, башына ак киездән тегелгән ниндидер бик кызык эшләпәсен киеп, урам буенча трусиктан йөри бирә. Кайчан карама, аның шәрә иңбашы аша үткәрелеп, кызыл каешлы, кызыл күн футлярлы фотоаппарат тагылган була. Шундый чакта ул бигрәк тә сокландыргыч була, һәм шәрә иңбашы аша үткәрелгән, ян ягыннан асылынып йөргән шул фотоаппараты булмаса, ул беркайчан да Алик булмас иде кебек, аны Алик итә торган, очрагап бер кызны үзенә карата алган матур, гүзәл егет итә торган 'ниндидер бер нәрсәсе ким булыр иде кебек.
Әйе, ул бар яктан да килгән егет, бар яктан да уңган, менә дигән егет.
Бер көнне Аликның группадашлары, курсташлары кич, эштән соң, 1 җыелыш җыйдылар. Хәер, студентлар «бер көнне» генә җыелыш җыймадылар, аларда җыелышлар, киңәшмәләр бер дә бүтәннәрнексниән әз булмый. Менә шул җыелышта мин Аликның чыннан да шундый егет икәнлеген, ягъни бар яктан да килгән егет, бар яктан да уңган, оста егет икәнлегенә тагын бер мәртәбә ышандым.
’Җыелышта сүз гадәттәгечә дисциплина турында бардлы. Гадәттәгечә дигәч, тә бик үк гадәттәгечә дә түгел. Моңарчы, Казанда чакта, университетта чакта, җыелышларда күбрәк вакыт уку турында, өлгереш, йөреш турында' һәм шуңа бәйләп, кайбер студентларның укулары-фә- ләннире гурында сөйләсәләр, монда исә сүз бөтенләй икенче төрле дисциплина турында барды.
Студентлар — күбрәк гомерләрен китапка кадалып үткәрә торган һәм шуңа күрә тормышта китаптан башка, укудан, лекцня-семкнарлардан башка бүтән бернинди әһәмиятле нәрсә юктыр, дип уйлый торган япь-яшь егетләр, япь-яшь кызлар бу җыелышта икенче нәрсә турында сөйләделәр, моңарчы- һәрвакыт иген эше белән, җир эше белән шөгыльләнгән, тәҗрибәле олы -агайлар, олы апалар кебек, печән җыю турында, ашлык уру, салам эскертләү турында сөйләштеләр һәм бик шәп сөйләштеләр, әле бик ялкынланып, әле бик ачуланып-нәфрәтлә- неп сөйләштеләр. Читтән карап торганда аларның җыелышлары * урак вакытында колхозларда гына, совхозларда гына була торган җыелышлардан бер дә ким булмады.
Бүтән мәсьәләләр белән беррәттән җыелышта Мөхәммәт дигән бер студентны «пешерделәр». Мөхәммәт, иртән йокысыннан тора алмыйча, эшкә бармый калган булган икән. Ашык-пошык әзерләнеп чыгып киткәндә • нишләптер иптәшләре дә аны уятырга онытканнар. Аннан соң аның урыны да бүтәннәр белән бергә түгел иде, түшәмдә, сәндерә кебек
54
итеп ясалган такталар өстендә иде. Мөхәммәт, соңлап булса да үз звеносы янына салам эскертләргә бармыйча, тоткан да, юлда йөреп торучы машиналарга утырып, күрше казакъ авылына кымыз эчәргә киткән.
Иптәшләре /Мөхәммәтне теттеләр генә. Мөхәммәт, гадәттә булганча, акланырга тырышты, мин һич тә кымыз эчәргә бармадым, диде, минем баш авыртты, диде, эч авыртты, диде, шуңа күрә мин врачка бардым, диде. Аңа беркем дә ышанмады.
Сүз кызганнан кызды. Иң соңынннан Алик сөйләде. Аның сөйләве миңа бигрәк тә ошады, миңа гына түгел — аны һәркем тын да алмый тыңлап торды.
— Нәрсә бу, иптәшләр?!—диде ул, уң кулына тоткан очлы карандаш белән әледән-әле һавага төртеп. — Бар кеше дә җан тирен түгеп кырда эшләп яткан чакта, Мөхәммәт рәхәтләнеп гүләйт итеп йөрсен! Күз алдыгызга китерегез, иптәшләр... Мин әйтерием, иптәшләр, бу ту- рыдан-туры дизертирлык бу, ялкаулык, эшкә аяк чалу бу! Партиябез һәм хөкүмәтебез чакыруы буенча, без монда якташларыбызга мул уңышны вакытында һәм бернинди югалтусыз җыеп алырга килдек. Кая сезнең патриотик хисегез, кая сезнең коммунистик вөҗданыгыз, Мөхәммәт? Безнең арада, иптәшләр, Мөхәммәт кебек ялкауларга урын булмаска тиеш, шыңшучыларга, эшкә аяк чалучыларга урын булмаска тиеш!..
Факультет егетләре моңарчы салам эскертләүдә ике звенога бүленеп эшләделәр. Болай һәрбер звенога кеше күп туры килде, ләкин эш барыбер әллә ни алга китмәде, чөнки барлык кешегә дә эш урыны җитмәде, барлык кеше дә тырышып, күңелен биреп эшләмәде. Нәтиҗәдә көнлек норма еш кына тулмый калды, тулса да — бердән, бер ярымнан арта алмады. Шуны исәпкә алып, ике звеноны да дүртәр, бишәр кешелек ваграк төркемнәргә бүләргә булдылар.
Икенче көнне без, берничә егет, көндәгечә иртәнге ашны ашагач та, «Белорусь» тракторына тагылган зур арбага төялеп, күптән түгел бодае урып алынган, саламы тракторлар белән өем-өем итеп өеп куелган ерак басуга киттек. Безнең яңа төзелгән звенога, яңа кеше буларак, А ди к та кушылган иде.
Без трактор арбасыннан төшеп калдык та, камыл ерып, үзебезнең салам өеменә таба атладык. Шул чакны мин Аликның буш кул белән баруын күреп алдым.
— Сәнәгең кая? — дидем мин.
— Сәнәк? — диде ул ниндидер йокылы тавыш белән. — Анда сәнәк юкмыни?
— Әзерләп куйганнар сиңа!—диде минем яннан атлап баручы Сергей дигән бер егет. Аликны ул яратып җиткерми иде.
— Сәнәк булмаса, кул белән эшләрбез!—диде Алик, бер дә исе китмичә.
Шулай да мин тиз генә тынычлана алмадым.
— Моңарчы нәрсә белән эшләдең соң син?—дидем мин.
— Кул белән, — диде ул, тагын да ничектер томанлы гына итеп, һәм бераз баргач, аңлатып:—Минем сәнәк белән эшләгәнем дә юк,— дип куйды.
— Шулай да нәрсә эшләдең соң син?
— Утын кистем, җир казыдым...— диде Алик шундый ук билгесез бер тонда.
Мин аның моңарчы икенче звено салам эскертләүчеләре арасында күренмәвен искә төшердем.
Без Аликны чыннан да кул белән эшләргә куштык. Ул минем яйга эскерт өстенә менде дә, астан ташланган саламны күтәреп jorapwpra ташлап торды. Ул башта бик кызу эшләде, ләкин озакламый нишләптер шиңеп төште. Әледән-әле туктап калды, кулларын салындырды да каккан баганадай басып тик торды. Астан исә саламны ташлый торды
55
лар, аның аягы астына таудай булып салам өелә торды. Мондый чакта аның янына шундук мин килеп җиттем, өелгән саламны сәнәк белән әвеш-түеш китерергә тотындым.
Ләкин кемнең пычак белән утын кискәне бар?!
— Булмый болай,— дидем мин Аликка.— Сип бар, аска төш. Монда сәнәкле кеше кирәк.
Аликның моңа әз генә булса да кәефе киткәндәй булды, әмма шулай да ул, җиргә төшеп, салам ташлаучыларга булышырга, сәнәккә кадар өчен өемнән салам актарырга кереште. Кичкә кадәр вакытын ул шулай анда сугылып, монда сугылып үткәрде.
Икенче көнне Алик сәнәк белән килде. Озын кеше булганга аны без аска салам ташлап торырга куйдык. Ләкин, булырдайның ниеннән билге- ле.дигәидәй, безнең Алик сәнәк белән дә әлләни куандырмады. Эскерт янында ул бүтән җирдәгегә караганда ничектер мәлҗерәп төште, бүтән вакыттагы кебек кычкырып та сөйләшмәде, теләсә кемне, теләсә нәрсәне «тәнкыйть тә итә» алмады — бер кочактай салам күтәреп ташлады да, бүтәннәрнең ничек эшләве белән бик нык кызыксынган шикелле, авызын ачып карап тик торды. Берең эшләгәндә икенчең карап торганны кем яратсын? Без аңа әйткәләп тә карадык, хәтта кычкыргаладык та, ул, әйтерсең, безнең сүзне бөтенләй ишетмәде.
Эскертне без кичкә очлап куйдык. Эскерт бик зур булып, бик матур булып чыкты. Учетчы килеп үлчәгән иде, һәркемнең көненә ике ярымшар норма үтәгәнлеге беленде.
Безнең әле беркайчан да бу кадәр күп эшләгәнебез юк иде. Моңа безнең, әлбәттә, түбә күккә тиде. Барысы да шундук шаулашып сөйләшергә, бик зур шатлык вакытында гына булганча, бер-берсе алдында җиңелчә генә, дусларча гына мактанышырга тотындылар.
Шул чакны Аликның да тавышы чыкты. «Тавышы чыкты» гына түгел, ул хәтта барысыннан да ныграк шаулады. Ниндидер бик кызык, бик күңелле һәм бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кебек, ул ничек итеп үзенең кичәгенәк сәнәксез булышуы турында, ничек итеп безнең аңа ачулануыбыз турында бик җанланып сөйләргә, ниндидер бик зур батырлык турында, үзе башкарган бик зур эш турында сөйләгән кебек сөйләргә кереште. Аның бу истәлекләре миңа да хәзер ниндидер мәзәк нәрсә генә булып, көлке нәрсә генә булып тоелды.
Шул вакыт Алик җирдә күлмәкләр янында аунап яткан фотоаппаратын алды да, эскерттән бераз читкәрәк йөгерде. Без авызларны колакка кадәр ерган көе, кулларга сәнәкләр тотып, эскерт буена тезелеп бастык.
Алик безне төркемләп тә, аерым-аерым да төшерде, аннан соң үзе төште. Ә кич, тагын ниндидер сәбәптән җыелыш җыелгач, ул горур төс белән уртага чыкты да, уң кулына тоткан очлы карандашы белән әле- дән-әле һавага төртеп:
— Звеноларны ваклау үз-үзен аклады, иптәшләр,— диде. — Без норманы ике йөз иллешәр процентка үтәдек. Тырышып эшләгәндә, иптәшләр, без өч йөзгә дә куалый алабыз. Без, иптәшләр...
Мактаганны кем яратмый икән! Аликка карата булган ачуым да, үртәлүем дә, аның турында начар уйлый башлавым да кул белән алгандай юк булды. Юк, шулай да шәп егет Алик, уңган-булган егет!
ДҮҢГӘЛӘК ГАСКӘРЕ ЯИСӘ БЕР ЧАГЫШТЫРУ
Бодайны урып бетергәч, комбайннар тарыга күчтеләр. Тары җире бик чүпләнгән нде, шуңа күрә монда эш беренче көннән үк бик әкрен барды. Ни өчен? Чүп үләне комбайнга ничек комачаулый алсын? — диерләр, бәлки кайберәүләр. Кайчакта менә комачаулый да икән шул.
Далада дүңгәләк дигән бер үлән үсә. Ул гадәттәге үләннәр кебек ботакларын як-якка җәеп җибәреп тә, шулай ук төп сабагын югарыга
56
үрләтеп тә үсм1к Ул ипчектер йомарланып, укмашып үсә. Апы тубал белән яисә зур б\рек белән чагыштырырга мөмкин. Көз көне, корыгач, җил аны бик җиңел генә йолкып ала да, бернинди чокыр-чакыры, урмаиы-фәләне булмаган тип-тигез дала буенча әллә ничәшәр чакрым җир куалап алып китә.
Тары җирен менә шундый дүңгәләкләр баскай иде. Ул әле ямь-яшел иде, җил белән кая да булса кузгалып китәргә өлгермәгән иде.
Шул яшел дүңгәләк урган чакта комбайн урагына уралды, барабан тешләренә, механизмнарга кереп буталды. Шунлыктай еш кына туктап комбайнны шул әрсез үләннән әрчергә туры килде.
Комбайннарга әлеге дә баягы студентларны ярдәмгә җибәрделәр. Урак тешенә чорналган дүңгәләкләрне йолкып алу өчен түгел, әлбәттә,— җир өстендәге дүңгәләкләрне йолку өчен, утау өчен, һәм физмат, тарих- филология факультеты кызлары, бөтен басу буенча таралып, комбайннар алдыннан бу чүп үләннәрен утап бардылар. Уталган дүңгәләкләрне алар юл буена яисә урылган җиргә чыгарып-чыгарып өйделәр.
Бер-ике көннән, кичке сәгать бишләрдә-алтыларда, көнчыгыш яктан — тары җире ягыннан кара болыт калкын чыкты. Кисәк кенә бик. дымлы җил исә башлады. Күк гөмбәзенең яртысын томалап алган кара болыт, дөресрәге, дәһшәтле караңгылык совхозга бик тиз якынлашты. Порт тирәсендә, урамда йөргән кешеләр давыл вакытында тышта калмас өчен, бер-берсен узышып, торакка таба йөгерешә-чаба башладылар.
Озак та үтмәде, коточкыч көчле җил шифер түбәләргә, тәрәзә пыялаларына китереп бәрде, һаваны күз ачкысыз соргылт тузан болыты каплап алды, көн шундук караңгыланып китте, түшәмсез йорт түбәсенең ниндидер ярыкларыннан, ишекләрдән бүлмәләргә, коридорга тузан коела башлады. Бөтен тирә-якта тыелгысыз җил улан торды, сызгырып- ыжгырып торды.
Бүлмәдәге барлык кешеләр, мондый нәрсәгә исләре китеп, тәрәзәләргә ябырылдылар.
Менә бер вакытны тузан өермәсе аша, җир өстеннән тәгәрәп килүче яшькелт дүңгәләкләр күренде. Алар башта берән-сәрән генә күренделәр, тора-бара һаман күбәя бардылар һәм искәрмәстән бөтен урамны, бөтен йорт алларын, безнең торак ягыннан ук башланып киткән бөтен киң даланы каплап алдылар. Җил куып алып барган бу җиңел чүп үләннәре, кемнедер, нәрсәнедер тизрәк куып җитәргә, күмеп, таптап китәргр тырышкан ниндидер кул-аяксыз җанварлар кебек, искиткеч җитез, әмма- шулай да җансыз җанварлар кебек, тигез җир өстеннән томырылып алга чаптылар, сикерә-сикерә, бер-берсенә бәрслә-бәрелә, бөтен көтүләре белән, бөтен өерләре белән чаптылар.
Беркайчан да мондый хәлне күрмәгән совхоз малайлары, җир өстендә котырынган җил-давылны бар дип тә белмичә, бу сәер җанварлар артыннан куаладылар, өрә-өрә аларга озын сыйраклы ябык дала этләре кушылды. Бүлмәләргә кереп җыелган студентлар исә, мондый тамашаны кызык итеп, көлешә-көлешә, әле бер тәрәзәгә, әле икенче тәрәзәгә йөгерделәр.
Минем янда тәрәзәгә капланып торган бер студент, шаккатып:
— Ох, монгол яулары кебек!—диде.
Шул чакны аның бу чагыштыруы миңа бик дөрес булып тоелды. Җирне-күкие дер селкетеп торган бу коточкыч гарәсәтне, бу тузаи-җил өермәсен һәм шул ук вакытта иксез-чиксез дала өстен тутырып, бөтен җирне биләп, тыелгысыз рәвештә көнбатышка таба агылган бу чүп үләннәрен шуннан башка бүтән берни белән дә чагыштырып булмый иде.
Алар да, монголлар да, шулай үз алларында бернинди ныклы кар- •шылыкка очрамыйча, бөтен җир йөзеп канлап, көнчыгыштан көнбатышка таба агылганнар, давыл булып, гарасат-афәт булып агылганнар.
57
Алар безнең җиргә дә, безнең бабайлар җире—Болгар җиренә дә килеп җиткәннәр. Килеп кенә дә җитмәгәннәр — безнең авыл-шәһәр- лэрне таптап, җимереп узып киткәннәр.
Ләкин җир өсте гел тигез генә түгел, дала гына түгел. Анда биек- биек таулар да, таш кыялар да бар, үтеп чыкмаслык калын урманнар да, тирән-тирәи чокырлар-упкыннар да бар. һәм шулай ук җил-давыл да, гарасат та бертуктаусыз котырынып тора алмый. Тыелгысыз монгол дүңгәләкләре соңыннан шундый таш кыяларга барып бәрелгәннәр, шундый. чытырман урманнар арасына кереп буталып беткәннәр, шундый тирән упкыннарга коелып төшкәннәр, һәм шунда мәңгегә туктап, череп- кырылып беткәннәр.
ЯКТАШЛАР
«Казан», совхозында мин студентлар белән бер ай чамасы булдым. Бодай уру инде, нигездә, тәмамланды, җыеласы салам җыелды һәм әле кайчан гына иген диңгезе чайкалып утырган исәпсез-хисапсЫз басуларда төнен дә, көнен дә тракторлар туңга сөрә башладылар. Үзәк ындыр табагына бригадалардан бодай төяп килүче автомашиналар саны кимегәннән кимеде, ләкин хәзер ындыр табагы тирәсендә болындай киң, такыр җир өстен кызгылт тары күле күмеп китте.
Бодай-тары җирләреннән, баш калкытмый эшләүче трактор-комбапн- нардан һәм урак вакытында гына була торган кызу ыгы-зыгыдан бер читтә ялгыз гына моңаеп, дала җилендә киң билбаудай озын сабакларын шыштырдатып утырган кукурузга да тиздән чират җитте. Аның янында грейдер озынча, тирән чокыр казыды, аның эченә ниһаять, комбайн керде. Урдылар, туракладылар да, зур-зур арбаларга төяделәр дә, чокыр ягына китереп тә аудардылар. Ә безнең егетләр — бер генә эштән баш тартмаучы, барысын да белеп, барысын да җиренә җиткереп эшләүче уңган студентлар аны — вакланган, туралган яшел кукурузны, сыерларның кышкы азыгын, силос итеп шул чокырга түшәп салдылар.
Кыскасы, вакыт көзгә таба авыша башлады. Мин, студентларның кузгалганын көтеп тормыйча, юлга әзерләнә башладым.
Мин таныш юлдан, ягъни Павлодар, Омск, Свердловск аша кайтмыйча, Казанга бөтенләй икенче юл белән, әйләнгеч, ләкин мавыктыргычрак юл белән кайтырга уйладым. Мине барыннан да элек Алма- Ата үзенә тартты, күңелемә бик якын була башлаган, таныш була башлаган республиканың баш каласы тартты.
Казагстап картасына карасагыз, күрерсез: Павлодар Алма-Атага караганда б.өтенләй төньякта ята, дөресрәге, төньяк-көнчыгышта ята. Павлодар — Себер ягында, Алма-Ата — бөтенләй көньякта, Кыргызстан, Үзбәкстан ягында. Павлодардан Алма-Атага барлыгы мең ярым километр чамасы. Ә безнең «Казан» совхозы, әйтелгәнчә, Павлодардан йөз илле чакрым арырак, ягъни Алма-Ата ягына табарак. Димәк, Алма- Атага эләгү өчен миңа мең километрдан артыграк ара үтәргә туры киләчәк. Мең километр, мең ярым километр Казагстандагы масштаб белән үлчәгәндә әлләни зур ара түгел түгелен, тимер юл белән барганда исә бу ара бөтенләй дә сизелмәскә мөмкин.
Әмма «Казан» совхозы тимер юлдан бик ерак урнашкан.
Мин, Алма-Атага тимер юл белән бару өчен, иң элек беренче тимер юл станциясенә— Семипалатинскига, казакъча әйткәндә, Семейгә барып җитәргә булдым.
«Казан» совхозындагы кайбер кешеләрдән: «Семейгә кадәр еракмы?» дип сорагач, миңа беркем дә дөресен генә әйтеп бирә алмады. Берсе: ике йөз чакрым, диде, икенчесе: ике йөз илле чакрым, диде, өченчесе: өч йөз чакрым, диде. Әйтергә кирәк, миңа соңыннан да: шуннан шунда кадәр ничә чакрым?—дигән сорауны еш кына бирергә туры килде, һәм
58
күп вакытта бер үк ара турындагы җаваплар бер-берсенә туры килмәде. Казагстанда җир шундый күп, шундый иркен, кайчакта кешеләр, гомер буе шунда яши торган кешеләр хәтта үз тирәләрендә дә аның күпме, ничаклы булуын төгәл, дөрес итеп күз алларына китерә алмыйлар.
Менә шул ике йөз яисә йөз илле, өч йөз чакрым җирне миңа авто- машинада узарга кирәк иде. Миңа: Павлодар белән Семей арасында автобус-такси йөреп тора, диделәр.
Мин әзерләндем дә, бер көнне иртән, чемоданны күтәреп, Майскийга, ягъни «Казан» совхозы урнашкан район үзәгенә — илле чакрым ераклыкта зур гына бер авылга бара торган олы юлга чыгып бастым. Иртыш буендагы Майскийның икенче ягына чыгып, Семияркада мин автобуска утырырга тиеш идем.
Ләкин мин, үзем дә сизмәстән, бик уңышлы юлга чыккан булып чыктым. Күп тә тормастаи, минем арттан үзебезнең совхоз машинасы куып җитте.
Арткы күчәренә үзйөрешле комбайнның зур кызыл тәгәрмәчләре кидерелгән бу машина да, аның шоферы да миңа таныш иде. Бу машина гадәттә йомышка йөрү өчен — совхозга тегеннән-моннан азыктыр, товардыр, утын-фәләндер алып кайту өчен файдаланыла иде. Шул машинада грузчик булып йөргән безнең егетләр әллә кайларТа — йөз иллешәр, икешәр йөз чакрым җирләргә «йомышка» барып кайтулары турында сөйләгәннәр иде. Менә хәзер дә ул Семей ягына, әллә йөз илле, әллә йөз сиксән чакрымлык җиргә агач алырга бара иде.
-Машина туктады, кабинадан грузчиклар — Әхмәт дигән, Рафикъ дигән ике озын егет килеп чыкты, алар шундук чемоданны күтәреп алдылар, кабинадан урын бирделәр, һәм мин юл буенда гына силос салучы студентлар белән саубуллаштым да, үзем өчен бөтенләй таныш булмаган озын юлга, бераз гына билгесезлек томаны белән, шом, шөбһә томаны белән капланган, әмма шулай да искиткеч кызыктыргыч булган сәфәргә чыгып киттем.
Бу машина сикәлтәсез, чокыр-чакырсыз нык юлдан очты гына. Як- якта тип-тигез дала, дөресрәге — урылган бодай кырлары, тары, кукуруз кырлары күренеп барды; дала табигатенә бик ятышып торган тәбәнәк саргылт саман авыллар чагылып калды; ә безнең сул яктан ялтырап Иртыш йөгереп барды, борылмаларда исә, без бераз гына уңга читләшсәк, шундук текә яр астына кереп яшеренде, яр читендәге сирәк урманнар арасына кереп качты, без тагын якынлаша башлагач та, бернинди үпкәләүсез, бернинди эчкерсез яңадан шатлыклы елмаеп җибәрде; «Казан» совхозы кебек үк күптән түгел генә оешкан совхоз әвеннәрендә, колхоз ындыр табакларында бик ераклардан ук калкып күренеп торган тау-тау чиста алтын бодайлар утырып калды.
Майский турысында йөреп торучы паром безне Иртышның икенче ягына чыгарып куйды.
Машина елганың уң як яры буенча чаба башлады. Чиге-кырые булмаган, минем аңда күк йөзе кебек үк, галәм кебек үк ниндидер формасыз, ниндидер төпсез киңлек булып тоелган бу гаҗәеп зур илдәге соңгы таныш җирләр — Майский йортлары, кара балчыклы текә яр читләре хәзер барысы да артта калды.
Тигез далада күпме барсаң да, һаман бер урында торасың кебек — табигать күренеше, офык читләре, җир өсте анда кайда да бер үк төсле диярлек. Иртышның икенче ягында исә табигать күзгә күренеп үзгәрде. Кояшта янып көйгән, әйе, чын-чынлап янган-кейгән, яфраклары кып- кызыл булып куырылган кәрлә сәрбиләр, таллыклар бик еш очрый башлады. Еракта дулкын-дулкын булып бәләкәй генә, тәбәнәк кенә җыер- чык-калкулыклар күренә башлады.
Ә бераздан безнең сул якта ямь-яшел булып, өске кырые сырлы- сырлы булып нарат урманы калкып чыкты. Шәп-шәрә, коп-коры далага
.S9
шундый нык күнеккәнгә, үзебезнең туган як табигате инде бик күптәннән бик еракта калганга — кечерәк кенә сырт өстеннән аска таба йөгер- гәләп төшкән яисә соргылт комлы җир уртасында бүленеп утырып калган наратларны күрү шундый гаҗәп булып, шундый сәер-мәзәк булып тоелды,— мин үз күземә үзем ышанмаган төсле, борылып шул якка бик озак карап бардым.
Иртыш буендагы Мостик дигән бер поселокка килеп җиткәнче наратлар бик озак безне читтән озатып бардылар. Совхоз машинасы нәкъ менә шушы Мостикка — леспромхозга килгән иде.
Семей ягына йөреп торучы автобус-такси Мостиктан киткән иде инде, ул тагын икенче көнне иртән сәгать алтыларда-җиделәрдә генә булырга тиеш иде. Көн әле бар иде. Минем монда кунып торасым килмәде һәм мин, очраган берәр машинага утырып булса да, юлымны дәвам итмәкче булдым.
Миңа өйрәтүләре буенча, Мостиктан бер унбиш чакрым ераклыкта Заготзерно пункты булган Долонь дигән авыл булырга тиеш иде.
— Заготзернога ашлык алып баручы берәр машинага утыр да, До- лоньнан, шулай ук заготзернога килгән берәр машинага утырып, Бурас дигән авылга барырсың. Долоньнан Бураска бик якын — кырык-илле чакрым гына. Бурастан исә Семейга турыдан-туры автобус йөреп тора,— диделәр миңа, юлны өйрәтеп.
Юл буенда көтеп утыру, машинадан машинага күченеп йөрү, билгеле, бик үк күңелле нәрсә түгел иде түгелен. Шулай да мин тәвәккәлләдем дә, леспромхоз поселыгыннаи бер ярты чакрым чамасы ераклыктагы паром янына китеп бардым. Әйтүләре буенча, Долоньга машиналар паром аша чыгып китәргә тиешләр иде.
Яр буена килеп туктадым да көтә башладым. Бер минут көттем, биш минут көттем, ун минут көттем. Көтә торгач, ярты сәгать тә, бер сәгать тә үтеп китте. Ләкин бу якка чыгу өчен теге як ярга бер генә автомашина да килеп туктамады. Бу як яр кырыена исә тузанланып беткән, әле күптән түгел генә эштән туктаган комбайннар өстерәп ике трактор килеп җитте. Алар бу якта уракны бетереп, Иртышның икенче ягындагы колхозларга ярдәмгә баралар иде. Бәләкәй генә паромда комбайннарны берәмләп-берәмләп, кисәкләп-кисәкләп чыгарып куйганчы тагын ике сәгать чамасы вакыт үтте. Әмма, үч иткәндәй, миңа кирәкле бер генә автомашина да күренмәде.
Минем эч поша башлады.
Мин үземне кинәт коточкыч ялгыз итеп, ниндидер ят, чит җирдә ташлап калдырылган кеше итеп хис иттем.
Әйе шул, минем өчен монда бөтенесе дә ят иде, чит иде. Көн болытлы, җилле булганга кара төскә кергән Иртыш суы да, яр буендагы таллыклар да, якындагы болынлык өстенә сибелгән печән кибәннәре дә, паром тирәсендә ашыкмыйча гына, иренеп кенә сөйләнеп йөргән таза паромчы карт та, тракторлар, комбайннар да — барысы да ят иде, чит иде. Моңарчы минем аларны күргәнехм дә, ишеткәнем дә юк иде, мин әле монда беренче мәртәбә аяк баскан кеше идем, һәм мине үзем өчен таныш, аңлаешлы булган якын дөньяга, аңлаешлы, якын тормышка, якын кешеләргә бәйләп торучы бердәнбер җеп — агачка килгән совхоз машинасы да, Әхмәт белән Рафикъ та хәзер инде кайдадыр читтә, еракта — икенче илдә булырга тиешләр иде.
Мондый билгесез юлга чыгуыма мин чын-чынлап үкенә башладым. Аерылышуга әле бер көн дә булмаса да, мин еракта калган совхозны, андагы таныш-белешләрне, студентларны чын күңелдән сагынып куйдым. Чынлап та, нишләргә хәзер, кая барырга? Әллә соң кире поселокка кайтып, берсеннән төи кунарга сораргамы? Әгәр машина очрап, утырып китсәң дә, белмәгән-күрмәгән якта кая барып төшәрсең, төнне кайда уздырырсың?
60
Күңелгә минем шундый күңелсез уйлар килде, һәм бер дә гаҗәп түгел— тирә-якны чолган алган билгесезлек каршында, күңелсезлек каршында мин үземне бик көчсез иген, ялгыз итеп сиздем.
Бәхетсезгә вакытсыз, дигәндәй, көтмәгәндә коеп яңгыр яварга кереште. Мин чемоданны күтәрдем дә, якындагы куаклык ягына йөгердем. Вак яфраклы кара зелпе астына бер-ике минут кына утырган идем, шул чакны куаклык артында, яр читендә, бер яшел палатка күреп алдым. Паромчы палаткасы иде микән ул, әллә бүтән кешенеке иде микән — мин берни белмәдем. Палатка булгач палатка! Куак астыннан чыктым да, биткә салкын яңгыр чыбыклаганын тойган хәлдә, юеш үлән өстеннән, куаклыкны әйләнеп үтеп, шул палатка ягына йөгердем.
Палатканың ишеге ачык иде. Мин, йөгереп барган көйгә, рөхсәт- фәлән сорап тормыйча, туп-туры эчкә атылып кердем һәм елгага чумдырып алган кебек булып чыланган чемоданны ишек төбенә куйдым да, еш-еш тын ала-ала, палатка эченә күз йөртеп чыктым.
Палатка эче иркен генә иде, бер почмактагы өстәлсыман бер такта корамадан башка анда мебель рәтенә кертерлек берни дә юк иде. Идәнгә, ягъни дүрт почмаклы җир өстенә, уртадан атлап йөрер өчен юл калдырып, ике яклап йокы урыннары — печән тутырылган озынча ястыклар- матрацлар тезелгән иде. Урыннарның барысында да диярлек шәрә тәнле таза яшь егетләр, ирләр, я ятып, я утырып торалар иде. Араларында бер кыз да бар иде — ул, өстәл янына утырган көе, шунда кем беләндер сөйләшеп тора иде.
Палаткадагы кешеләр, мин килеп кергәч тә, барысы да, сүзләреннән туктап, минем якка борылып карадылар һәм, берни Өндәшмичә, кызык- сынучан һәм бераз гына шикләнүчән кыяфәт белән миңа таба карап тордылар.
— Яигыр...— дидем мин, ничектер уңайсыз елмаеп.
— Яигыр шул,— диде араларыннан берсе, коры гына.
Минем көтмәгәндә бәреп керүемне алар бик үк килештереп бетермәделәр шикелле күренде. Д\ин, мондый салкынлыкны, мондый караңгылыкны бетерү өчен, беренче булып тагын сүз башладым.
— Гафу итегез, сез кемнәр?.. /Монда нишләп ятасыз? — дидем мин.
— Кояшта кызынабыз!—диде бер почмактагы саргылт чәчле бер яшь кенә егет.
Икенче җитдирәк, олырак тавышлы берәү шундук аңа каршы төште.
— Без бик еракныкылар,— диде ул, минем сорауга җавап бирергә әзер торганлыгын сиздереп. — Менә, ярдәмгә килдек Казагстанга. Иечән җыябыз...
Әкренләп бүтәннәрнең дә теле чишелә башлады. Төрле яктай берничә тавыш берьюлы диярлек:
— Без — Казанныкылар!
— Казаннан без!—диде.
— Казаннан?!—дидем мин кинәт, үз колагыма үзем ышанмагандай.
7Лин, үзем дә сизмәстән, тагын да ныграк елмаеп җибәрдем, ләкин бу елмаю хәзер бер дә уңайсыз да, күңелсез дә булмады. Мине тел белән әйтеп булмаслык шатлык-куаныч биләп алды, эчкә шундук рәхәт бер җылылык йөгерде һәм палатка брезентына туктаусыз шапылдатып торган яңгыр тавышы колакка искиткеч күңелле булып, ягымлы булып ишетелә башлады. Минем һәркем белән кул биреп күрешәсем килде, ләкин палаткада кешеләр күп иде—мин, урынымнан кузгала алмыйча, ишек төбендә басып тик тордым.
— Мин дә Казаннан бит! — дидем мин, ашыгып.
Мондый сүзне ишетеп, алар да миннән ким гаҗәпләнмәделәр. Барысы да шундук урыннарыннан сикерешен тордылар, һәркемнең йөзе кинәт яктырып китте, баштагы кырыслыклары, җитдилекләре каядыр юк булды. Әйе, бөтенләй чит җирдә, туган илеңнән әллә никадәр ерак җир
61
дә, житмәсә шундый күңелсез вакытта — салкын яңгыр коеп торган чакта кинәт кенә уз якташыңны очрату бик зур шатлык ул, бик зур бәхет ул.
Палаткадагылар кисәк кенә бер-берсен бүлен, кычкырып сөйләшергә, мина төрле сораулар яудырырга тотындылар. Үз чиратымда мин дә аларга бер-бер артлы сораулар бирдем, һәм без бераз вакыт бер-беребезнең соравын да, җавабын да — берни дә аңлый алмадык.
Мин үземне «Казан» совхозына уракка килгән, ләкин хәзер, авыру сәбәпле, бүтәннәрдән алданрак өйгә кайтып баручы студент итеп таныштырдым.
— Без Ленин районыннан, — диде яшь егеткә каршы төшеп сөйләгән олырак эшче. — Без бит бер эшелонда килгәнбез алайса!.. Менә шулай палаткада торып ятабыз. Печән җыябыз, Иртыш буенда. Әле менә ял итеп ятабыз. Моңарчы ярты ай чамасы уракта булдык. «При- иртышекая правда» колхозын ишеткәнегез юкмы — без инде уракны күптән бетердек. Кайтып та китәргә буладырые да — менә, кайтмадык, эшләп ятабыз әле...
— Ничек соң... зарланмыйсызмы?..— дидем мин.
— Нәрсәсеннән зарланасың аның? — диде эшче, бик тыныч кына, гали генә.— Кайда да тормыш. Ә монда без көненә өчәр-дүртәр норма бирәбез. Кайткан чакта һәрберебез унар-уникешәр центнер бодай алып кайтырбыз, дип торабыз.
Шундук почмактагы яшь егетнең тавышы ишетелде.
— Безгә әле печән дә тиячәк!—диде ул, яткан җиреннән кузгала төшеп.
— Печәнне аны сатып китәргә була,— диде эшче.
Аларның ун-уинке центнер бодай турында, көненә өчәр-дүртәр норма үтәү турында шулай тыныч кына сөйләшүләре, дөресен әйткәндә, мине бераз гына гаҗәпләндерде дә,.кызыктырды да. «Менә болар эшлиләр икән!» — дип куйдым мин күңелемнән.
Шулай бөтен дөньяны онытып сөйләшә торгач, күтмедер вакыттан соң, палатка эчен тутырган кеше тавышлары арасында минем колакка мотор гүләве кебек бер нәрсә чалынып калды. Бик нык көчәнеп, соңгы көченә үкереп-гүелдәп, яр өстенә машина менеп килүенә тәмам ышангач, мин тиз генә чемоданымны эләктердем дә, палаткага килеп кергәндәге кебек атылып чыгып та киттем һәм яңа танышларыма бары:
— Машина!—дип кенә кычкыра алдым.
Тышта яңгыр туктаган иде. Ялтырап, елмаеп яңадай кояш чыккан иде, яңгыр чылатып киткән куак яфракларында, җирдәге үләннәр өстендә кибеп бетмәгән тамчылар җемелдәшә иде.
Мин юл турысына килеп җиткәндә, ашлык төягән автомашина да минем белән тигезләште. Мин шофердан рөхсәт сорап, тиз генә өскә менеп утырдым һәм бары шунда гына Иртыш яры буендагы юеш брезентлы ялгыз палатка ягына әйләнеп карадым. Юан беләкләрендә көч һәм дәрт ташып торган шәрә тәнле таза егетләр, зәңгәр чалбар кигән кыз — барысы да палатка янына чыгып басканнар иде. Алар, үзләренең бик якын кешеләрен, бик кадерле туганнарын озаткандагы кебек, миңа елмаеп кул болгадылар, «Сау бул!» — диделәр, «Исән-сау кайтып җйт!» диделәр, «Казанга сәлам әйт!» — диделәр.
Машина кузгалып китеп палаткадан ераклашкач та мин аларның билләренә таянган көе, минем арттан карап торганнарын күрдем.
Исемиәрен-ниләрен дә, бернәрсәләрен дә рәтләп белмәгән, әмма шул кыска гына танышу вакытында да ифрат та якын булып, кадерле булып әйләнгән кешеләргә карата күңелемдә туган җылы, әйбәт бер хистән тәэсирләнеп мин:
— Якташлар... якташларым...— дидем үз-үземә.
62
2. НӘРСӘ УЛ КАЗАГСТАН?
Менә син беркая да чыкмыйча, гел үз илендә генә — әйтик, Казанда яисә Әтнәдә генә, Уфада яисә Янавылда гына, Чкаловта яисә Каргалыда гына яшисең. Туган ягыңны, үзең яшәгән авыл, шәһәр тирәсен, аның халкын, аның табигатен, климатын син биш бармагың кебек беләсең, син аны күп вакытта күрми дә, сизми дә башлыйсың — синең өчен ул шундый күнегелгән нәрсәгә әверелә. Ләкин шул ук вакытта син торган җир, син көн дә күргән йортлар, урман-кырлар, баш өстендәге күк йөзе синең өчен бөтен дөнья үзәгенә, җир шарын әйләндерә торган бердәнбер ноктага әйләнә.
Дөрес, син бүтән дөньядан да аерылмаган. Син көн дә газета укыйсың, радио тыңлыйсың, кино карыйсың, читтән йөреп кайткан кешеләр белән аралашасың һәм әледән-әле бүтән илләр турында, бүтән халыклар турында белеп-ишетеп торасың. Тора-бара синең анда теге-бу ил турында, теге-бу шәһәр турында, халык турында үзенә бер төрле фикер туа, ныгый һәм иң азактан синең өчен кире кагылгысыз хакыйкатькә әйләнә.
Әйтик, Кырым, Кавказ минем анда искиткеч якты кояш нурында балкып утырган таулар булып, дөресрәге, диңгез буендагы таулар булып күренә. Балтик буе республикасы илләре турында сөйләгәндә мин шулай ук диңгез буен һәм ни өчендер әз генә яңгыр сибәләп торган томанлы көнне күз алдына китерәм. Украина исә миңа салам түбәле ап-ак өйләр булып, чигүле ап-ак кофта кигән яшь кенә хатын-кыз булып тоела. Үзбәкстанны мин бары ком сахраларыниаи гына, коАм барханнардан гына торадыр дип исәплим.
Казагстан турында исә моңарчы мин бернинди завод морҗалары булмаган, бездәге кебек бернинди таш калалары булмаган һәм бары тик сыер көтүләре генә, ат көтүләре генә йөргән ниндидер иксез-чиксез шәрә, тигез җир генәдер дип уйлый идем.
Казагстанда мин, әйткәнемчә, беренче мәртәбә былтыр җәй көне булдым һәм казакълар җирен үз күзехМ белән күргәч, бик үк гаҗәпләнмәдем шикелле, чөнки өнемдә күргән як — Павлодар ягы минем элек Казагстан турында уйларга, күз алдына китерүгә бөтенләй диярлек туры килә иде. Семей ягына, Алма-Ата ягына юлга чыкканда да әле минем өчен Казагстан — бары шул ук Павлодар өлкәсе булып, очсыз-кырыйсыз буш дала булып кына тоелган иде.
Мин автобуска утырып та, поездга утырып та Казагстан буенча дүрт-биш мең чакрым җир үттем һәм яңадан-яңа җирләргә, яңадан-яңа станция-шәһәрләргә барып чыккан саен миңа әледән-әле гаҗәпләнергә, сокланырга туры килде.
Әгәр миннән: нинди соң ул Казагстан? — дип сорасалар, беркайчан да мин бер-ике сүз белән генә, кыска гына итеп җавап бирә алмас идем.
Казагстан киң ул, зур ул. Казагстан далалы ул, таулы ул, сахралы ул, чүлле ул. Ул гына да түгел, Казагстанда урман да җитәрлек, елга- лар-дәрьялар да җитәрлек, анда хәтта диңгезләр дә бар, эреле-ваклы күлләрнең исәбе-хисабы юк.
Әгәр миннән: нәрсә соң ул Казагстан? — дип сорасалар, шулай ук мин мондый сорауга да беркайчан да бер-ике сүз белән генә, кыска гына итеп җавап бирә алмас идем.
Казагстан, беләсегез килсә, балчык кирпечтән өеп салынган саман йортлар ул һәм шул ук вакытта өр-яңадап үсеп чыккан ап-ак таш калалар ул. Казагстан ат, сыер көтүләре генә түгел, Казагстан—тимер ул, күмер ул, көмеш ул. Алай гына да түгел, ул мамык та, дөге дә, алма да, йөзем дә. Хәзер исә Казагстан — бодай ул, икмәк ул, барлык республикалардан да артыграк ашлык җитештерүче череп чыккан бер бай ил ул. Менә нәрсә ул Казагстан!
63
Мин шушы илне аркылыга үтеп чыктым. Бары тик дәүләт чигенең икенче ягындагы илләргә-җирләргә генә сәяхәтне чит ил сәяхәте дип атау, минемчә, бик үк дөрес түгел. Дәүләт чиген аша чыкмыйча да бик кызык, бик мавыктыргыч сәяхәт ясарга мөмкин. Казагстан аша үтү минем өчен чын-чынлап сәяхәт булды, чит ил, чит җир сәяхәте булды.
СЕМЕЙ
Мин шул ук көнне Бураска килеп төштем һәм минем килеп төшкәнне генә көтеп торган шикелле, менә китәм, менә китәм, дип торган автобуска утырдым да, кузгалып та киттем. Бурастан соң Семейгә кадәр миңа таш юл булыр дигәннәр иде. Ләкин без бара торган юл таш юл булып түгел, ком юл булып чыкты; берни белән исәпләшмичә, урман- калкулыкларны ярып-кисеп үткән таяктай туп-туры таш юл түгел — жир өсте җыерчыкларына, җир өсте кутырларына яраклашып, боргаланып- сыргаланып шуышып барган тар гына юл булып чыкты.
Мондый юлдан баруы сәяхәтче өчен, турыга сузылган таш юлдан баруга караганда әллә кайда күңеллерәк. Без ниндидер курганнар яныннан узып киттек, кипкән сазлыклар аша чыктык һәм берөзлексез нарат урманы эченнән — безнең як урманнарындагы наратларга караганда сирәгрәк утырган юан, биек наратлар арасыннан бардык. Бурастан Семейгә кадәр йөз чакрым дигәннәр иде. Менә шул йөз чакрым җир буенча безне гел тавыш-тынсыз яшел сакчылар озатып бардылар, ә инде Бураска кадәр, Мостикка кадәр очраган нарат урманын да шушында китереп кушсаң, бу урман даласының чиге тагын да киңәя, ерагая төшә. Менә шушы йөз, ике йөз чакрым җир арасында безнең юлда нибары биш- алты гына авыл очрады.
һәрбер яңа шәһәргә килеп кергәндә һәркемне үзенә бертөрле кызыксыну биләп ала. Күңелдән түземсезләнеп: ниндирәк икән инде бу шәһәр, дисең, нинди йортлар, нинди урманнар, күрермен икән, дисең, нинди яңа кешеләр белән танышырмын икән, дисең.
Без Семейгә төнлә килеп кердек. Мин, иртән иртүк тордым да, шәһәр карарга чыгып киттем.
Семей каласы унсигезенче йөздә Петр I заманында салынган. Хәзер дә әле Семей өлкә музее капкасы алдында, тротуарда, капкага керә торган юлның ике ягында, халык йөри торган урамга ике туп карап тора. Петр I заманында коелган кыска гына, юан гына бу тупларның берсенә «1742» дип, икенчесенә «1745» дип язылган. Семей крепосте элек патша хөкүмәтенең җирле халыкны колонизацияләүдә бер ныгытмасы булып хезмәт иткән. Соңыннан бу ныгытма — крепость бик нык үскән, шәһәргә әйләнгән. Революциягә кадәр Семей Төньяк — Көнчыгыш Казагстанның административ үзәге булып торган.
Хәзер Семей — өлкә шәһәре. Семей бик төзек, җыйнак, матур шәһәр. Монда Павлодардагы кебек тоташ саман йортлардан торган урамнар бөтенләй юк. Үзәк урамнарда биек таш йортлар тезелеп утыра, берничә урамга асфальт җәелгән, күбесенә таш түшәлгән. Үзәк урамнарда рәт- рәт кибетләр тезелеп киткән: күренеп тора — кайчандыр монда бик кызу сәүдә барган. Кая гына барып чыкма, безнең Казандагы кебек үк, бездәге теләсә нинди шәһәрдәге кебек үк, кәкре муеннарын күккә сузып корыч краннар басып тора; җир казыйлар, таш ташыйлар, кызыл кирпечтән йортлар салалар.
Мин урамнар буенча йөрдем, ниндидер гаҗәеп агачлар үскән бакчаларга кереп утырдым, Иртышның икенче ягында Яңа Семейгә понтон күпер аша җәяүләп чыктым. Монда да һәр җирдәге кебек шул ук тормыш кайный, монда да урамнардан машиналар уза, монда да шәһәр халкы иртән иртүк эшкә ашыга. Әйе, монда да бөтен нәрсә гадәттәгечә, күптән инде күреп өйрәнгәнчә. Ләкин, билгеле инде, барлык шәһәрләр
64
дә бср-бсрсенә тулысыңча охшап бетмиләр. һәрбер шәһәрнең бүтән бер генә жнрдә дә кабатланмаган үзенә генә хас билгеләре, үзенчәлекләре була;
Мәсәлән, Себер шәһәрендә, үзәк .урамнарның халык күп йөри торган җирләрендә, күргәзмә почмаклары оештырылган. Бу күргәзмә почмакларына шәһәрнең алдынгы кешеләренең зур-зур рәсемнәре куела. Семей каласында да бәләкәй генә бер үзенчәлек бар. Монда автобус туктый торган җирләргә көтеп торучы пассажирлар өчен скамьялар ясап куелган.
Казанда да, әлбәттә, мондый бәләкәй генә үзенчәлекләр юк түгелдер — бардыр. Анысы инде читтән килгән кешеләргә ныграк күренер. Ләкин кайчакта чит шәһәрләрдән дә үрнәк алырга кирәк. Әгәр әйтик, Себер шәһәрендәге кебек, Казагстан шәһәрләрендәге кебек, Казанда да алдынгы кешеләрнең рәсемнәрен халык алдына чыгарып куйсалар яисә троллейбус, трамвай, автобус туктый торган җирләргә утыргычлар ясап куйсалар, начар булыр идеме әллә?
Мин Семейдә чакта август азаклары иде, укучыларның мәктәпкә әзерләнеп йөргән чаклары иде. Бурастан автобуста килгәндә, Семейдә укучы бер студент кыз: «Семей, студентлар саны буенча, Казагстанда икенче урында тора»,— дигән иде. Чынлап та, уку йортлары монда бик күп. Монда Медицина һәм Педагогия институтлары бар, уннарча техникумнар, махсус уку йортлары бар, урта мәктәпләр бар.
Мәктәп, дигәннән, элек Семейдә, революциягә чаклы, татар мәктәпләре — мәдрәсәләре бик күп булган. Музейдәге бер язуга караганда, Семей каласында элек унбиш татар мәктәбе, сигез казакъ мәктәбе булган. Әйтергә кирәк, татарлар монда хәзер дә бик күп. Урамда халык арасында бик еш кына татарча киенгән кешеләрне очратырга була, казакъча сүзләр арасында татар сүзләрен дә ишетергә була. Монда хәтта татарлар яши торган аерым урамнар да бар.
Семейдә мин ике көн булдым һәм кич поездга утырдым да, Төрк- стан — Себер тимер юлы буенча Алма-Ата ягына кузгалып киттем.
АЛМА-АТА
Иртән мин Җарма дигән станциядә уянып киттем һәм барыннан да элек тәрәзә аша тышка карадым. Хәзер инде тирә-якта дала да түгел иде, нарат урманнары да түгел иде. Тимер юлның ике ягында да, еракта, зәңгәрләнеп таулар калкып тора иде.
Безнең поезд һаман алга — көньякка шуышты. Әледән-әле мәзәк рәвешләрен күрсәткән җимерек, чуер таулар безне, йөзәр чакрымга сузылган нарат урманнары кебек, бик озак озатып бардылар, һәм нарат урманнарындагы кебек монда да авыллар да, шәһәрләр дә бөтенләй диярлек очрамады. Бер биш-алты йорттан торган станцияләр күренеп калды да, атка атланган, өстенә сырган сырма, башына очлы башлы мех бүрек кигән берән-сәрән казакълар күренеп калды.
Төшкә таба таулар сирәкләнә башлады, жир өсте тигезләнде һәм яңадан дала китте. Ләкин монда инде игеннәр дулкынланып утырган яисә яшькелт-соры кылган белән капланган дала түгел иде. Монда—-үле дала иде, бернинди үлән үсмәгән, бары тик соргылт-кара тузан белән, көлдәй тузан белән капланган коры дала иде, янган-көйгәи дала иде.
Кара көйгән бу дала да тиздән комлыклар белән алышына башлады, ә төштән соң еракта таудай биек, шикәрдәй ак дулкыннарын чайкалдырып, кызу, коры дала эченнән каядыр чыгып качарга тырышкан шикелле ургылып дулаган ямь-яшел Балхаш күле күренде. Поезд Балхашка бик якыннан гына узып китте: яр буенда тоз кибәннәре утырып калды, җилдә тирбәлгән камышлыклар утырып калды.
Юлда баруның икенче көнендә безнең поезд, ниһаять, Алма-Ата өлкәсенә килеп җитте. Табигать тә, климат та кинәт кенә үзгәргәндәй булды. Бертуктаусыз кояш кыздырды, вагоннарда бөркү була башлады. Алма- Атаның үзенә якынлашканда комлыклар тагын бетте, тагын бик еракта калган Павлодар җирендәге кебек, иген кырлары, сөрелгән җирләр башланып китте.
Поезд белән берәр зур шәһәргә килеп кергәндә, гадәттә, ерактан ук ниндидер манаралар, ниндидер зур-зур завод морҗалары, биек-биек йортлар күренүчән була. Алма-Атага якынлашканда да мин шундый нәрсәләр күрергә өмет иттем һәм халык тәрәзәгә караштыра башлагач та, тамбурга чыгып, ачык ишек аша алга — халык караган якка карарга i тотындым.
Анда мин ниндидер зәңгәрсу, җиңел томаннан башка, җир өстен каплаган ямь-яшел урманнан башка бернинди завод морҗалары да, бернинди манаралар да, биек купшы йортлар да күрмәдем. Аннан соң мин, зәңгәрсу томанлык өстендә, күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә ялтырап торган, ап-ак, елкылдавык болытлар күрдем, чит-читләре, гадәттәге болытларныкы кебек кабарып, күпереп тормаган, ниндидер кискен, кырт- кырт сызыклы гаҗәеп болытлар күрдем.
Кинәт минем зиһен яктырып китте: каршыдагы күк йөзенең яртысын каплап торган томан пәрдәсе өстендәге ул сәер болытлар һич тә болыт түгел иде, алар — кар таулары иде! Ә зәңгәр томанлык исә — шул кар тауларының аскы өлешләре иде, биек тау итәкләре иде. Ул таулар шундый биек иде, күк фонында чак-чак кына беленеп торган аларның сыек кара шәүләләре шундый серле, шундый мәһабәт иде, ә иң-иң биек очларында тармакланып, тамырланып хәрәкәтсез яткан карлар шундый чиста иде, ап-ак иде — минем тиз генә аларның чынлыгына ышанасым да килмәде. Миңа андагы бөтен нәрсә ялгандыр, юри генә ясап куелган- , дыр шикелле тоелды. Әйе, шулкадәр гаҗәп, шулкадәр ят иде минем өчен ул кар таулары! Шундый биек, шундый бөек, шундый гүзәл һәм тан-
, таналы иде ул таулар! ,
Мин шәһәргә ничек килеп кергәнемне дә сизмәдем — мин, сихерләнгән кебек, шундый искиткеч тәэсирдән тиз генә исемне-акылымны җыя алмыйча, бертуктаусыз һаман шул әкият тауларына карап бардым.
Алма-Ата үзе миңа һич тә карлы Ала таудан ким тәэсир итмәде.
Алма-Ата шәһәр түгел, без аңлый торган, без күз алдына китерә торган шәһәр түгел. Ал.мд-Ата бакча ул, Алма-Ата тау итәгенә, тип- тигез җиргә җәелгән бик зур бакча ул, дача ул. Дөрес, монда тип-тигез, туп-туры киң урамнар да күп, урамнар буенча йөрүче трамвай, троллейбуслар, автобус-таксилар да күп. Ләкин Алма-Атага килеп төшкәч тә сез анда Казандагы кебек тоташтан тезелгән өч-дүрт катлы, бишәр катлы таш йортлар да эзләмәгез, Казандагы кебек завод төтеннәрен дә, урам шау-шуын да, машиналар кереп бата торган пычрак урамнарны да эзләмәгез. Анда аларның берсе дә юк, булса да бик сирәк.
Мин монда: дүрт-биш катлы йортлар юк, дидем. Алма-Атада йортлар бик бәләкәй икән, тәбәнәк икән, дигән фикер туа күрмәсен тагын. Юк, монда да биек-биек йортлар җитәрлек, ләкин аларның барысы да диярлек яңа салынган йортлар, совет чорында салынган йортлар. Казакъларның бик шәп, өр-яңа Опера театрлары бар, хәзер менә яңа, биек Хөкүмәт йорты салынып ята.
...Киң урамның ике ягында да тип-тигез рәт булып, бер-берсенә бик якын килеп, башлары йортлардан да узып киткән озынча тупыллар — көньяк тупыллары, корыч агачлар үсеп утыра. Алар үзәк урамнарга гына яисә урамнарның аерым бер төшенә генә утыртылмаганнар, алар тротуарлар буенча стена булып, койма булып бик еракларга сузылалар;
5- «с. Ә.-№ п.
65
66
урамнар бер-берсен кисешкән турыда аларның да рәтләре үзара кисешәләр, йортларга ияреп, бөтенләй ташландык урамнарга — шәһәр читенә кадәр барып чыгалар. Урам уртасына басып, еракка карасаң, урам урам булып түгел—ниндидер зур бакчаның аллеясы булып күренә. Бөтен шәһәрне үзе артына, үзе арасына яшереп торучы ул биек аллеялардан төшкән күләгә, кояш төшлектә булмаганда бөтен урамны каплый ала. Шуңа күрә, Алма-Ата кешеләренең йөзләре бик ак булуы миңа әз генә дә гаҗәп тоелмады.
Мин, автобуска утырып, Ала тауның бер калкулыгына урнашкан Каменное плато дигән санаторийгә кадәр мендем. Автобус, шәһәр йортларын узып киткәч тә, бик озак бакчалар эченнән, тау читләреннән бик матур боргаланып-сыргаланып сузылган юллардан барды. Ике якта да тоташ алма бакчалары, өрек бакчалары утырып калды. Өрекне инде җыеп алганнар иде, ә алма әле шул көе агач ботакларын асып, иелеп, шар-шар булып тәгәрәшеп утыра иде.
Санаторийдан соң мин тауга таба җәяүләп менеп киттем һәм тагын тоташ алма бакчалары буйлап бардым. Казагстан Фәннәр Академиясенең диңгез тигезлегеннән мең биш йөз метр биеклектәге тауга урнашкан Астрофизик обсерваториясен узгач, тар гына сукмак, мине ерактан зәңгәрләнеп күренгән, ә хәзер, мин якынайгач, бераз гына ачыклана, яшелләнә төшкәй һәм иң аста яфраклы агачлар белән, урта- дарак — очлы башлы карасу-яшел чыршылар белән капланган, иң өстә исә, иң түбәсе исә шәп-шәрә булган таулар ягына алып менеп китте. Монда хәзер алма бакчалары бетте, алма урманы башланды, әйе, чын- чынлап алма урманы башланды. Безнең як урманнарда, әйтик, карама, юкә ничек үссә, монда да алма шулай теләсә ничек, теләсә кайда үсеп утыра иде, кыскасы, урман булып үсеп утыра иде.
Алма турында сүз чыккач, Татарстан алмаларын искә төшерми мөм- киме соң! Бит бездә дә, Татарстан җирендә дә, кайчандыр шундый алмагач урманнары булган. Безнең станцияләрдән дә элек, 1941 елга кадәр, узучы-баручы пассажирлар чиләкләп-чиләкләп, капчыклап-капчыклап алма алып китә торган булганнар. Ослан тавы Ала тау түгел, ләкин анда да алма Ала таудагыдан начар үсми. Ясарга иде шунда яңадан алма урманнары, күмәргә иде бөтен Татарстанны яңадан алма бакчалары белән! Ул чакта инде көньякларга барып чыккач, безгә, бәлки бер дә алма урманнарына балаларча ис китеп торырга туры килмәс иде.
Тар гына сукмак мине коточкыч текә таулар буенча һаман югарыга алып менде. Алмагачлар артта, дөресрәге, аста калды, тауның флорасы, ягъни үсемлек дөньясы кинәт күзгә күренеп үзгәрде — мин үзебезнең якка «килеп чыктым»: миңа безнең якның үләннәре, агачлары очрады, каеннар, таллар очрады, гөлҗимешләр очрады.
Мин» соңгы көчне җыеп, тагын бер тау түбәсенә мендем дә, еш-еш тын алып, туктап калдым һәм аска, зәңгәрсу-яшькелт шәһәр өстенә күз ташладым.
Тауга менгән чакта, юлда, мин «Турксиб» санаториенда ял итүче бер биш-алты кешене очраткан идем. Араларыннан берсе, Алма-Ата медицина институтының дүртенче курс студенты, Шәйхулла исемле бер казакъ егете миннән:
— Алматы ошыймы сезгә? — дип сораган иде, үзләренең башкаласы белән горурлануын сиздереп.
Юк, Алма-Ата миңа ошап кына калмады — сокландыргыч тәэсир итте. «Мондый кала белән горурлансаң да урынында», — дип уйладым мин, тау башыннан бигрәк тә матур булып күренгән шәһәр өстеннән күземне алмыйча.
67
ЮЛ ДӘВАМ ИТӘ, ЯИСӘ ДУСЛЫК ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ
Алма-Атадан соң поезд мине көнбатышка таба алып китте. Хәзер инде янып-көеп беткән, үле, шәрә җирләргә җан кертеп, ямь кертеп утырган яшел җимеш бакчалары булган авыллар ешрак очрый башлады. Тар гына җир участогын ергалап бетергән арыклар, ишәккә атланган казакълар, мамык басулары, мамык җыючы хатын-кызлар күрепеп-күре- неп калды.
Станцияләрдә кояшта янган казакъ хатыннары, картлар, бала-чагалар, үзбәкләр, колак тондыргыч тавыш белән кычкыра-кычкыра, карбыз, кавын саттылар, йөзем, алма саттылар; баш өстендә шәфкатьсез кояш кыздырды, вагоннарда тын алып булмаслык дәрәҗәдә бөркүлек торды. «Менә кайда икән оҗмах белән тәмуг!»—дидем мин күңелемнән.
Поездда никадәр озак барсаң, үз вагоныңдагы пассажирлар белән шулкадәр ныграк дуслашып-танышып китәсең. Мин Мәскәүгә яисә Ленинградка, Кызыл-Ордага яисә Чимкентка, Гурьевка укырга баручы студентлар белән — казакъ кызлары, казакъ егетләре белән бергә бардым. Мин аларга шундый нык күнегеп, өйрәнеп киттем, аларның кайберләре берәм-берәм үз станцияләрендә төшеп кала башлагач, миңа ифрат та күңелсез булып калды. Ә бит бик якын дусың белән аерылышканда гына шулай күңелсез була, авыр була. Әйе, без алар белән чын-чынлап дуслашып киткән идек.
Шушы урында минем, сәяхәт темасыннан читкә чыгып булса да. нәкъ шундый дуслык турында, бер милләт кешесе белән икенче милләт кешесе арасындагы, бер милләт халкы белән икенче милләт халкы арасындагы чын дуслык турында берничә сүз әйтәсем килә.
Безнең халык борын-борыниан ук ил гизүче халык. Татарның барып җитмәгән, барып чыкмаган җире юк. Безнең ата-бабаларыбыз элек- электән үк Урта Азия халыклары белән, Кытай, Гарәбстан халыклары белән, Скандинавия, һиндстан һәм башка ил халыклары белән сәүдә иткәннәр, культура һәм экономик мөнәсәбәттә булганнар, руслар һәм бүтән күрше халыклар белән булган ныклы элемтә турында әйтеп тә торасы юк. Билгеле, алар казакъларны гына читләтеп үтмәгәннәр.
һәрбер халык бер-берсе белән аралашып яши: өйрәтә дә, өйрәнә дә. Татарлар беркайчан да бары тик бүтәннәрдән өйрәнүчеләр генә булмаганнар. Алар шулай ук өйрәткәннәр дә, бүтән халыкларга культура һәм экономика буенча тәэсир дә иткәннәр, һәм казакълар арасына Европа культурасын, рус культурасын алып керүдә, аң-мәгърифәт таратуда татарларның, да роле юк түгел. Казакъларга гына түгел, Урта Азиянең бүтән халыкларына да, бүтән күрше халыкларга да татарларның культура йогынтысы булган икән, шулай ук ул халыкларның да безгә бернинди тәэсире-йогынтысы юк дип булмый. Бу табигый күренеш, тарихи күренеш.
Ләкин шушы турыда, шушы элемтәләр-дуслыклар турында гомуми сүзләрдән башка, ялгыш кына очрап куйган әз-мәз сүзләрдән башка нинди дә булса төпле, зур әйберләр укыганыбыз бармы безнең? Кая безнең тарихчыларның татар халкы турында, татар халкының бүтән халыклар белән традицион элемтәсе, дуслыгы турында язылган хезмәтләре?
Мин монда татарлар белән казакълар арасындагы дуслык-элемтә турында кайбер фактларны китереп китәм.
Әйткәнемчә, Семейдә татарлар бик күп. Алар Казагстанның бүтән җирләрендә дә бар. Алар, нигездә, шәһәрләрдә яшиләр. Ләкин Казаг- станда татар авыллары да бар. Шундый авыллардан миңа Павлодар өлкәсенең Бискарагай районындагы Баш күл исемле авыл турында әйттеләр. Баш күл кешеләре анда революциягә кадәр үк, бик күптәннән
үк күченеп утырганнар. Казагстанда шулай ук татар интеллигентлары да җитәрлек. Алар казакъ халкының, социалистик милли культурасын үстерүдә тырышып хезмәт итәләр. Казагстанда, мәсәлән, танылган художник Урманчи, композитор Латиф Хәмиди, Казакъ Опера театры җырчылары бер туган Абдуллиннар бар. Нигә, болар ике халык арасындагы хуслык турында, якыннан аралашу турында сөйләмиләрмени?
Тагын. Казагстанда татар язучыларының күп кенә әсәрләре казакъча гәржемә ителгән. Казакълар безнең Тукай, Такташ әсәрләрен, Кави Нәҗми, Бәширов әсәрләрен үз телләрендә укыйлар, ә безнең /Муса Җәлилне алар һич тә безнең үзебездән ким яратмыйлар. Мин Муса Җәлилнең Моабит шигырьләренең казакъча басылып чыгуы турында Казаг- станга килгәнче үк белә идем. Семейдә дә, Алма-Атада да, бүтән җир-ләрдә дә мин китап кибетләреннән:
— Казакъча Муса Җәлил юкмы?—дип сорадым.
Ләкин миңа теләсә кайда:
— Булды да — бетте,— дип җавап бирделәр.
Семейда гостиницада торганда, бер көнне Алма-Ата радиосы татар көйләрен тапшырды. Әйтеп тә торасы юк, туган халкым җырларын ишетеп мин әллә нишләп киттем һәм тизрәк репродуктор янына килдем. Минем янга шундук бүлмәдәге казакъ егетләре дә җыелды һәм алар да безнең көйләрне тыннарын да алмый тыңлап тордылар.
Ә Павлодар станциясенә килеп төшкәч, вокзалның көтеп тору залында иң беренче булып Лотфулла Фәттаховньпх «Игеннәр өлгерде» дигән картинасыннан ясалган копия күзгә ташланып тора.
Нигә, боларның барысы да казакълар белән безнең арадагы культура элемтәләре турында, безнең арадагы дуслык турында сөйләүче дәлилләр түгелмени?
Дуслык турында соңгы сүз итеп шуны әйтим, казакълар безнең әдәбиятны, безнең сәнгатьне генә түгел, безнең кешеләрне дә яраталар. Далалары кебек киң күңелле бу халык арасында мин кайда гына булмыйм, кем белән генә сөйләшмим, аралашмыйм, һәр җирдә җылы караш, хөрмәт-ихтирам күрдем-сиздем. Миңа кымыз эчергән бер казакъ карты, авыр эштә чыныккан таза, зур куллары белән минем кулны кысты да:
— Без — туганнар! — диде.
Әйе, без туганнар. Бер казакълар белән генә түгел, бәлки бүтән халыклар белән дә, барлык халыклар белән дә туганнар, дуслар.
...Мин, «Казан» совхозыннан чыгып китүнең унынчы көнендә Казанга кайтып төштем. Кояш нурында коенып яткан киң далалар да, бодай басулары, ком сахралары да, шикәрдәй бозлыкларын ялтыратып утырган мәһабәт Ала тау да, Арал буендагы камыш күмеп киткән сазлыклар да, шул дала-сахраларның, исәпсез-хисапсыз шул елга-күлләрнең хуҗасы казакъ халкы да еракта, бик еракта калды.
Ләкин күңел өчен берәр нәрсә ерак була аламы соң?
Сентябрь, 1956 ел, Казан.