Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КАМЕРАДА


Шагыйрьләрнең халыкара фестивале 1952 елның сентябрендә. «Журнал де поэт» исемле Бельгия журналының инициативасы буенча үткәрелде. Ике елдан соң Бельгиядә үк икенче фестиваль булып узды. Һәм менә быел сентябрь башында Брюссельдән 118 км. ераклыкта, Төньяк диңгез буендагы Кнокке ле Зутт исемле матур курорт шәһәрчегендә, шагыйрьләр өченче тапкыр очраштылар. Зур залда 33 илнең өч йөз вәкиле җыйналды. СССРдан делегат булып П. Антокольский, С. Михалков, К. Симоновлар катнашты. Конференцияне кыс- кача кереш сүз белән Бельгиянең мәгариф министры Лео Коллор, шагыйрьләрнең халыкара очрашуларының президенты Жан Кассу ачып җибәрде. Фашистлар тарафыннан атып үтерелгән Испан революционеры — шагыйрь Гарсиа Лорканы Англия шагыйре Мирон Гриндинең тәкъдиме буенча бөтен зал аягүрә басып искә алды. Фашизмга каршы геройларча көрәштә һәлак булган татар совет ша!ыйре Муса Җәлилнең дә якты истәлеген халыкара фестивальдә катнашучылар аягүрә басып, кайгылы тынлыкта билгеләп үттеләр. Аннан соң совет шагыйре К. Симонов конференция президиумына М. Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлилованың шагыйрьнең Моабит циклы шигырьләрен саклап калган һәм аны Совет иленә тапшырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманга һәм Бельгия шагыйрьләренә атап язган рәхмәт хатын тапшырды. Хатның французча тәрҗемәсен Бельгия шагыйре, шагыйрьләр конгрессын оештыручыларның берсе — Артюр Оло укыды. Артюр Оло да М. Җәлил булган Дахау концлагеренда өч ел утырган. Шагыйрьләр хатны зур игътибар белән тыңладылар. Бельгиядә үткәрелгән менә шушы шагыйрьләр конгрессы М. Җәлил турында яңа мәгълүматлар ачуга, герой шагыйрьнең төрмәдәге язмышын ачыкларга, Андре Тиммерманның үзен эзләп табарга ярдәм итте. Түбәндә без совет делегаты Константин Симоновның Тиммерман белән очрашуы турындагы язмаларын бирәбез.
Редакция.
85
*
Сентябрь башларында, Бельгиянең Кнокке исемле курортлар шәһәрчегендә халыкара поэзия фестивалендә, миңа, совет язучылары делегациясе члены сыйфатында, фестиваль трибунасыннан, Муса Җәлил хатынының хатын укырга туры килде. Бу хатында ул Муса Җәлил бе-лән Берлин төрмәсендә бергә булган, бу гүзәл татар шагыйренең төрмәдә язган шигырьләрен әдәбият өчен саклап калган Бельгия патриоты Андре Тиммерманның мактаулы эше турында яза һәм Тиммерман-ның ватандашлары — Бельгия ша-гыйрьләренә Җәлилнең шигырьләр китапларын бүләк итүен әйтә.
Фестиваль тәмамланып ике көн үткәч, мин Бельгиянең танылган шагыйре, Бельгия фәннәр академиясе члены Роже Бодар белән очраштым һәм аңардан Андре Тиммерман- ны табуда миңа ярдӘхМ итүен үтендем.
Андре Тиммерман турында мәгъ-лүматларыбыз аз: бары тик аның 1944 елда Берлинда немец төрмәсендә утырган булуы, сугыштан соң Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен совет кешеләренә тапшыруы һәм фамилиясенең, бездәге Петров яисә Кузнецов фамилияләре кебек үк, Бельгиядә бик таралган булуы гына билгеле иде.
Роже Бодар, эзләүнең уңышлы чыгачагына бераз шикләнеп кенә һәм бу хәлгә басым ясап, Андре Тиммерманны табу өчен кулыннан килгәннең барын да эшләячәген белдерде.
— Бәлки сез, чама белән генә булса да, аның ничә яшьтә булуын беләсездер? Бу хәл эзләүне бик нык җиңеләйтер иде,— диде Бодар.
Ләкин мин Тиммерманның яшен белми идем. Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндә Тиммерманга багышланган шигырьләр булса да, аларда аның яше турында бер сүз дә әйтелми.
— Ярый ла ул чакта Тиммерман яшь булган булса,— диде Бодар.— Ни әйтсәң дә, 1944 елдан бирле унике ел үтте, ә кешеләр, кызганычка каршы, үлүчән булалар.
Бу очрашудан соң ике көн үткәч, мин Бельгиядә безнең илчелек аша Бельгия тышкы эшләр министрлыгының сотруднигы М. Р. Харреманс- тан бик жылы хат алдым. Бу хатында ул Роже Бодар үтенече буенча мәгълүматлар туплавын һәм мин эзләгән Тиммерманның 1917 елның 5 декабренда Франциядә туган, бельгияле, 1942 елда гестапо тарафыннан кулга алынып, Берлин төрмәләренең берсенә ябылган Андре Тиммерман булып чыгуы бик ихтимал икәнлеген яза. Бу Андре Тиммерман моннан биш ел элек Бельгиядә Тирлемон шәһәрендә, Виктор Бодуэн урамындагы 51 номерлы йорттта яшәгән икән. Хатының азагында Харреманс әфәнде эзләвемнең уңышлы чыгачагына ышаныч белдерә.
Миңа ярдәм итәргә ашыккан бу кешегә һәм Роже Бодарга рәхмәт хисе белән мин икенче көнне иртән үк Брюссельдән кырык километр чамасындагы Тирлемон шәһәренә киттем. Бу кечкенә борынгы шәһәрнең тар тыкрыклары буйлап бераз йөргәннән соң без Виктор Бодуэн ура-мындагы 51 нче номерлы йортны эзләп таптык.
Әйе, безгә шуны белергә кирәк: моннан биш ел элек монда яшәгән Тиммерман әле дә шунда яшиме һәм, әгәр яшәсә, ул мин эзләгән кешеме? Икенче бер сорауга — бу шаһит авызыннан без Муса Җәлил турында берәр нәрсә белә алырбызмы яисә шагыйрьнең соңгы еллары турында сөйләүче бердәнбер нәрсә булып, элеккечә, аның «Моабит дәфтәре» генә калырмы? — дигән сорауга ждвап та аЗенә шуларга бәйле иде.
Ике катлы кечерәк кенә йорт. Тә-рәзәләренә шешәләр тезеп куелган, тар агач прилавкалы кибеткә бердәнбер ишек алып керә. Бу — эчемлек кибете.
Керү белән без прилавка артында торучы мөлаем йөзле хатынны күрдек. Безнең сорауга ул: Андре Тиммерман монда яши, ул минем ирем, әле кыз туганының кызы белән йө
рергә чыгып китте, хәзер кайтып җитәргә тиеш,— диде.
Берничә минутта үтмәде, Тиммер ман чыннан да кайтып җитте. Без ана ни өчен килүебезне әйттек һәм аның беренче сүзләреннән үк нәкъ шул Андре Тиммерман булуын аңладык: ул Муса Җәлил белән бергә төрмәдә утырган, аны белә һәм аның турында үзе хәтерләгәннең барысын да сөйләргә хәзер тора.
Без, Тиммерман белән бергәләп, кибет артындагы бер бүлмәгә үттек. Мин блокнотымны чыгардым да минем сорауларга җавап йөзеннән Тиммерман исенә төшереп сөйләгәннәрнең барысын да, бер сүзен дә төшереп калдырмаска тырышып, иске журналистлык гадәте буенча стенографистларча тизлек белән диярлек яза башладым.
Ләкин башта — сөйләүче турында.
Андре Тиммерман, озын буйлы, ябык йөзле, кара чәчле, аз гына иелебрәк пөрүчән, тыйнак, хәтта, мөгаен, бераз оялчанрак та кеше, Муса Җәлилгә бәйле булган һәр нәрсәне эчке киеренкелек белән бик тырышып исенә төшерә-төшерә сөйли, ә шул ук вакытта үзе турында теләр- теләмәс кенә һәм бик аз сүз белән әйтә: әйе, ул каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашкан, әйе, фашизмга каршы булган һәм хәзер дә шулай, ләкин бернинди дә партиядә тормаган һәм тормый. 1942 елда, аны берәр кешенең әйтүе буенча булса кирәк, немецлар кулга алганнар. Хәзер ул клерк булып эшли, ә хатыны һәм аның туганнары менә әле генә без үткән кечкенә кибетне тоталар.
Аның үзе турында сөйләгәннәре- нең Муса Җәлил белән бәйле булмаган өлеше менә шул гына бугай. Калганнарын без сүз уңаенда, ул Җәлил турындагы истәлекләрен сөйләгәндә беләбез.
Муса Җәлилнең тормышы безнең әдәбиятыбыз тарихына кергән тормыш. Аның героик тормышының соңгы айлары турындагы сүзләрне тышлаганда никадәр дулкынлану кичерүемне һәркем аңлар. Ләкин минем уемча, бу дулкынлануларымнан һәм кичерешләремнән бигрәк укучыны фактлар үзләре күбрәк кызыксындырадыр, чөнки алар үзләре бер тарих. Шуңа күрә Муса Җәлил турындагы сорауларыма Андре Тим- мерманның җавапларын әдәби бизәкләүләрсез турыдан-туры укучыга җиткерү, минемчә дөресрәк булыр. Мин аларны әңгәмәбез барышында үзем язын алганча бирәм. Алай гына да түгел, язын алынган тәртиптә үк бирәм. Шулай иткәндә бу әңгәмә укучы күз алдына җанлырак һәм тулырак килеп басар.
Менә ул сөйләшү:
Мин: Муса Җәлил белән сез кайчан таныштыгыз?
Тиммерман: Мин Җәлил белән
1943 елның азагында, яки, мөгаен.
1944 елның башында таныштым. Бу хәл Берлинда, Лертерштрассе урамында булды.
Мин: Җәлил камерага сездән элег- рәкме, соңракмы килде?
Тиммерман: Немецлар мине камерага алып килгәндә, Җәлил анда иде инде. Ул анда Польшада, Силе- зиядә туып үскән немец солдаты белән утыра иде. Ниндидер башка бер төрмәдә кухняда эшләгәнгә, бу солдат камерадан көн буена китеп тора — аны иртән алып китәләр һәм кичләрен алып киләләр иде. Шунлыктан без көн буена Җәлил белән икәү генә кала .идек.
Мин: Җәлил белән ничек аңлаша идегез соң?
Тиммерман: Мин французча һәм бераз гына немецча, ә Муса Җәлил рус һәм татар телләрен генә белгәнгә, аңлашу безгә бик кыен иде, ләкин безнең бер-беребез белән сөйләшәсе бик килә, һәм без моны эшләргә тырыша идек. Төрмәгә «Фельки- шер беобахтер» газетасы килә, аны тоткыннарга тараталар нде. Бу газетаның кырлары бик киң иде. Без аларны кисеп алып беркетә һәм алардан тар гына дәфтәрләр ясый идек. (Тиммерман бу дәфтәрләрнең нинди киплектә булуын бармаклары белән күрсәтә.) Җәлил һәм мин бу дәфтәрләргә төрле әйберләрнең рәсемен ясыйбыз да һәр очракта бу әйберләрнең исемен әйтәбез: Җәлил — русча, ә мин французча, һәм
87
һәр икебез бу сүзләрне ятлыйбыз. Хәер, башта дәфтәрләр ясамадык, бәлки әйбер рәсемнәрен һәхм сүзләр- • не аерым кәгазь кисәкләренә яза, аннары гына аларны тәрҗемәсе белән дәфтәрләргә күчерә идек. Минем бу дәфтәрләрем соңрак, немецлар , мине башка төрмәгә күчергәндә, , югалдылар.
Миңа укырга җиңелрәк булсын , өчен Җәлил сүзләрнең русча тәр- жехмәсен латин хәрефләре белән яза у иде. Абстракт төшенчәләр белән эш кыенрак иде, ләкин монда безгә кичләрен эшеннән кайткач, поляк ярдәм ; итә иде. Поляк Җәлил белән полякча сөйләшә, алар бер-берсен бераз , аңлыйлар, аннары поляк боларны миңа немецча аңлатырга тырыша иде. Мин, инде сезгә әйткәнчә, немецча бераз аңлыйм. Шулай итеп, без поляк һәм немец телләре ярдәмендә, абстракт төшенчәләрне рус-чадан французчага һәм французча- ! дан русчага тәрҗемә итә идек.
1 Мин: Сез Җәлил белән бер каме- ‘ рада күпме вакыт булдыгыз?
Тиммерман: Өзеп кенә әйтә ал- ■ мыйм,берничә ай бугай. Төрмә көннәре бер-берсеиә бик охшаганнар, һәм 5 аларның күпме булуын әйтүе кыен. I Мин: Бу төрмәдә Җәлилдән башка тагын совет кешеләре бар идеме?
Тиммерман: Төрмә зур булганга, мин тоткыннарның барын да белг алмадым, ләкин безнең белән күрше ике камерада — уңда һәм сулда—тагын ике татар утыра иде. Берсенең исеме Габдулла Булатов3, ә икенче- сенеке — Алишев. Бу Алишев, әгәр хәтерем ялгышмаса, элек, сугышка кадәр, балалар өчен әкиятләр язган буган. Миңа бу турыда Муса Җәлил сөйләде. Бу татарлар белән .бергә һәр камерада берәр бельгияле бар иде. Бу бельгиялеләр минем танышларым, аларның икесе дә минем бе-лән бер үк көнне, минем белән бер үк эш өчен кулга алындылар. Минем алар белән, ә Җәлилнең үз иптәшләре — татарлар белән ничек тә булса элемтә урнаштырасыбыз килде. Без стенада язулы кәгазьләр үткәреп булырлык кечкенә тишек тишәргә теләдек, ләкин моның өчен бернинди дә иструментыбыз юк иде.
Безнең төрмәдә тоткыннарга, әгәр алар үзләре сорасалар, кайчак эш һәм эш өчен кирәкле инструментлар бирәләр иде. Стенаны тишәрдәй берәр инструмент алырга ниятләнеп, Җәлил белән без дә үзебезгә эш сорадык. Безнең өмет акланды,
3 Тиммерман Булатовпыц исемен Алишев (Абдулла) исеме белән бутый булса кирәк. М. Җәлилнең Моабит дәфтәрендә Булатов Фоат (Казан) дип язылган. Ред.
безгә түгәрәк агач капкачларга ырмаулар ясарга куштылар. (Бу детальләрнең нәрсә өчен һәм кая киткәнен белмим.) Эш өчен безгә берничә инструмент, шул исәптән, кечерәк кенә яссы өтерге бирделәр. Менә шул өтерге белән без стенаны тишәргә тотындык.
Башта Булатов утырган камерадан безне аерып торучы стенаны тишә башладык. Бу стена буенча өч агач аяклы төрмә лаканы тора иде. Шуның бер аягы стенага якын ук килгән һәм аның бер өлешен каплап тора. Без стенаны нәкъ менә шул лакан аягы каплаган урыннан, тишек күренмәслек итеп чокырга тотындык. Эшебез уңышлы барды — башта ук ике кирпеч арасындагы ярыкка туры килдек.* Стена ярты метр чамасы калынлыкта иде, без аны күпме тишкәнбездер, анысын хәтерләмим. Прогулкага чыккан саен без стена тишү вакытында чыккан таш валчыкларын учыбызга тутырып алып чыга һәм төрмә ишек алдында кеше сизмәслек итеп әз- әзләп кенә чәчеп калдыра идек. Ниһаять, без тар гына тишек тиштек, шул көннән башлап мин бельгияле иптәшем белән, ә Җәлил — Булатов белән сөйләшә башладык.
Без камерага тишек тишүдән соң бераз ял иттек тә, берничә көннән соң икенчесенә тишек ясый башладык. Бу стенада җылыту трубалары куелган иде, һәм эшләве бик кыен булса да, без бу трубалар артыннан күренмәслек итеп тишек тишәргә ты-рыштык. Җәлил белән безгә икенче стена беренчесенә караганда катырак төсле тоелды, ә бәлки, без арыган гына булганбыздыр. Бу стенаның теге ягында утыручы Алишев белән сөйләшәсем бик килә, ди иде Җәлил. Ләкин без эшне азагына кадәр җиткерә алмадык. Бервакыт
88
конвойчылар кереп, Җәлилне Дрезденга — судка алып киттеләр.
Мин: Бу көнне Җәлилне соңгы күрүегез булдымы? Ул төрмәгә кире кайтмадымы?
Тиммерман: Әйе, ул яңадан кайтмады, ләкин мин аны соңрак Шпан- даудагы төрмәдә тагын күрдем. Без утырган төрмә гомумән гражданский кешеләр өчен булса да, бер канаты — без утырганы — тикшерү астында булган кешеләрне тоту өчен хәрби төрмә ителгән иде. Күрше камерада утырган татарлар да Дрезденга судка җибәрелделәр. Җәлил миңа аларның да үзе белән бер үк эш буенча утыруларын әйтте.
Мин. Сез Шпандау төрмәсендә Җәлил белән ничек һәм кайчан очраштыгыз?
Тиммерман: Хәзер ачык хәтерли алмыйм инде, ләкин 1944 елның ав-густында булса кирәк. Гитлерга һө- жүм ителү уңае белән, барлык политик тоткыннар, без утырган Берлин төрмәсеннән алынып, Шпандау- га күчерелделәр. Шпандауга эләгүемнән соң берничә көн үткәч, иртән, төрмә ишек алдында йөргәндә, мин кемнеңдер тавышын ишеттем. Кемдер пышылдап кына «Пст... пст...» дип минем игътибарны үзенә тартырга тырыша иде. Мин шактый озак вакыт як-ягыма каранып йөрдем, ләкин беркемне дә күрә алмадым. Бер көн үткәч, прогулка вакытында мин бу тавышны яңадан ишеттем. Төрмәнең аскы кат тәрәзәләре чагыштырмача түбән урнашканнар һәм тар гына ярык калдырып, эчкә таба ачылалар иде. Мин кинәт әнә шундый ярыкта Җәлилнең башын күреп калдым, дөресрәге, бөтен башын түгел, ә битенең бер өлешен генә — чөнки ярык бик тар иде. Мин әйләнә буйлап йөрүемдә дә-вам иттем — туктап торырга ярамый. Бер тапкыр әйләнеп үткәч, мин тагын теге тәрәзә белән тигезләндем һәм, ботинкамның шнурын бәйләгән булып, иелдем. Мин иелгән хәлдә тордым һәм бу минутта Җәлилнең үзен күрмәсәм дә, аның тавышын ишеттем. Ул немецча, пышылдап кына судның булуын һәм үзенең башын кисәчәкләрен әйтте.
Мин: Җәлил белән сезнең бу соңгы очрашуыгыз булдымы?
Тиммерман: Юк, минем аның белән күрешәсем, сөйләшәсем бнк килде, һәм мин иптәшләрем аркылы Җәлил торган баштагы тоткыннарның нинди көндә душка йөрүләрен белергә тырыштым. Бу вакыт, Гитлерга һөҗүм итүдән соң, төрмәдә кеше бик күп иде, һәм анда тәртип-сезлек хөкем сөрде. Башка очта утырсам да, мин төрмә душына икенче очтагы тоткыннар юынган көндә һәм сәгатьтә эләгә алдым. Анда мин Җәлилне күрдем һәм, без бер-беребезгә бик якын торып юынган арада, аның белән ун минут буе сөйләштем. Җәлил миңа үзенең һәм татар иптәшләренең үлем жәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте.
Мин: Сез Җәлил белән тагын ниләр турында сөйләштегез соң?
Тиммерман: Башка берни турында да сөйләшмәдек. Аның белән ун минут буе бергә басып торсак та, сөйләшергә мөмкин түгел диярлек иде, әйләнә-тирәбездә кешеләр бар, алар безгә комачаулыйлар иде.
Мин: Җәлил сезгә үзе һәм татар иптәшләре турында әйткән; аларны үлем жәзасына хөкем иткән процесс буенча, мөгаен, татарлар гына утырганнардыр?
Тиммерман: Әйе, минем уемча, бу процесс буенча хөкем ителгәннәр бары да татарлар булган, чөнки мин Җәлилдән башка беркем турында да ишетмәдем.
Мин: Төрмә мунчасында бу күре- шүегездән соң сез Җәлилне башка күрмәдегезме?
Тиммерман; Юк. Берничә көннән соң мин Луккау шәһәренә лагерьга күчерелдем.
Мин: Сез саклап калган дәфтәрне Җәлил сезгә кайчан тапшырды?
Тиммерман: Бу хәл аны Дрезден- та судка җибәрүдән ярты ай чамасы элегрәк булды. Ул миңа төрмә кибетендә сатыла торган почта кәгазеннән эшләнгән кечкенә дәфтәрен бирде.
Мин: Нигә ул аны сезгә нәкъ шул вакытта бирде? Ул шул вакытта ук, үзен җәзалаячакларын көтә идеме*- ни?
89
Тиммерман: Әйе. Суд булудан шактый күп элек үк ул үзен җәза- лаячакларына ышана иде. Моңа аз гына да шикләнмәве турында ул берничә тапкыр миңа бик тыныч кына әйтте. Миңа дәфтәрен тап-шырган көнне Җәлилне төрмә на-чальнигына чакырдылар. Ни өчен икәнен атап кына әйтә алмыйм, ләкин ниндидер кәгазьгә кул куюын таләп иткәннәр бугай. Төрмә конто- ’ расыннан кайткач, ул минем янга килде һәм миңа дәфтәрен биреп, исән калып өемә кайта алсам, аны саклавымны, сугыштан соң мин яшәячәк илдәге Совет консуллыгына тапшыруымны үтенде.
Мин: Сез дәфтәрне ничек саклый һәм тапшыра алдыгыз соң?
Тиммерман: Мине Шпандауга кү-чергәндә мин аны үзем белән алдым — киемнәрем эченә яшердем, ә мина биш ел каторгага җибәрү турында яңа хөкем карары игълан ителгәч, мин бу карар чыгуның икенче көнендә, башкалар кебек үк, төрмә конторасына барып, артык әй-берләремне тапшырырга тиеш идем. Безнең эш тикшерелеп беткән бул- 1 ганга, безгә артык әйберләр тоту ; тыела иде. Мәсәлән, ике пар оекбашым бар икән, мин шуның берсен генә, ике күлмәгем булса — берсен генә калдырырга тиеш идем. Мон-нан тыш, гомумән безнең барлык вак-төяк әйберләрне алалар иде. Мин тапшырырга тиеш булган әйберләремне җыйдым да Жрлилнең дәфтәрен, башта ук күзгә ташланып тормаслык, ләкин шул ук вакытта, бу аны махсус рәвештә яшергән икән, дигән фикер тумаслык итеп, шулар арасына тыктым. Аның белән бергә миңа Берлин төрмәсендә немец священнигы биргән догалык китабын да тыктым. Бу догалыкның беренче ике битендә Җәлилнең миңа бүләк итеп язган шигырьләре бар иде.
Немецлар әйберләрнең инвентарь исемлеген төзи башладылар. Алар башка әйберләр арасында догалыкны һәм дәфтәрне күреп, аларны да яздылар. Миннән дәфтәр турында: «Нәрсә бар анда?» дип сорадылар. Мин, бу минем көндәлегем, дидем, ә алар, юләрләр, минем бәхеткә каршы, дәфтәрдәге язуларның немецча да, французча да булмыйча, башка бер телдә булуына игътибар итмәделәр. Хәер, ул көнне бик күп кеше җибәрелгәнгә, алар ашыгалар иде.
Шунда ук дәфтәр һәм догалык белән бергә, кырыну әйберләре һәм башка вак-төяк нәрсәләр дә бар иде. Шуларның барысын да, инвентарь язуы белән бергә, немецлар, урнашкан тәртип буенча, минем өйгә, әниемә җибәрделәр. Ул инвентарь язуы миндә кайдадыр саклана әле, бәлки мин аны табармын да. (Тиммерман саргаеп беткән төрле кәгазьләр салынган папка алып килә һәм анда озак кына актарына, ләкин шулай да ул инвентарь кәгазен таба алмый). Минем әйберләр, догалык һәм Җәлил дәфтәре салынган посылка әниемә килеп җитә, һәм ул аларның барысын да сугыш бетеп мин өйгә кайтканчы саклый. Мине төрмәдән концлагерьга җибәргәндә, миңа әниемә хат язарга рөхсәт иттеләр. Мин аңа турыдан-туры яза алмасам да, бу дәфтәрне һәм' догалыкны ничек тә булса сакларга кирәклеген аңлатырга тырыштым.
Ничек болай килеп чыккандыр, белмим, ләкин мин кайтканда догалык югалган иде, ә дәфтәр сакланган, һәм мин аны Совет илчелегенә тапшырттым. Мин аны үзем тапшыра алмадым, чөнки концлагерьдан соң озак вакыт авырдым, ләкин мин Брюссельдә булгалый торган бер иптәшемнән дәфтәрне Совет илчелегенә илтеп бирүен үтендем. Ул дәфтәрне алды һәм кайткач, йомышымны үтәгәнлеген әйтте.
Мин: Сез Җәлилнең төрмәдә ни өчен утырганлыгын, фашистларның аны нәрсәдә гаепләүләрен белмисезме?
Тиммерман: Камерада үзе белән бергә немецлар тарафыннан махсус рәвештә җибәрелгән кешеләр булудан куркып, төрмәдә беркем дә, кагыйдә буларак, үз эшләре турында башкаларга сөйләми иде. Ләкин без Җәлил белән бер-беребезгә ышана һәм үз эшләребез турында сөйләшә идек. Шулай да, бер-беребезнең телен бик аз белгәнлектән, сүзләрне ымлаулар белән тулыландырып сөйләшкәндә һәрвакыт һәм һәр нәрсәне
90
аңлап бетереп булмый. Шуңа күрә, бәлки мин Җәлил сөйләгәннәрне төгәл үк аңлап та җиткермәгәнмендер. Сезгә үзем аңлый алган кадәресен генә сөйлим. Җәлилнең минем белән һәм Булатов белән (аның белән ул, минемчә, русча сөйләшә иде, чөнки аларның сөйләтүләреннән мин кай-бер нәрсәләрне аңлый идем) сөйлә-түләреннән аңлавымча, Җәлил төрмәгә эләккәнче немец концлагеренда утырган. Лагерьга алар янына баш мөфти (мин кабат сорыйм, һәм Тиммерман кабатлый: баш мөфти) килгән. Анда, лагерьда Җәлилнең язучы булуы билгеле булган, һәм мөфти аңардан Мусаның һәм башка берничә татарның, татар хәрби пленныйларын генерал Власов армиясенә керергә өндәп, мөрәҗәгать язуларын таләп иткән. Җәлилнең сүзләреннән аңлавымча, алар күз буяу өчен моны эшләргә риза бул-ганнар, ләкин шул ук вакытта лагерьда үзләре чыгарган яшерен листовкаларында нәкъ шуның киресен язганнар һәм татарларны генерал Власов армиясенә кермәскә өндәгәннәр. Җәлилнең миңа сөйләвенчә, аларның листовка чыгара торган яшерен оешмаларында татарлардан барлыгы унике кеше булган *. Соңыннан алар тагын берәүне — унөченче кешене тартканнар, һәм бу унөченче кеше аларны тоттырган. Хәтерләвемчә, алар бу турыда Булатов белән стена аша еш сөйләшәләр иде.
Әгәр мин Жәлил белән бергә тагын ике — өч ай утырган булсам, мин телне күп яхшырак белгән булыр идем һәм Жәлилне нәрсә өчен җәзалаулары һәм аның татар иптәшләре белән ни булуы турында күб-
1 Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрендә, политик: гаепләнеп, фашистлар төрмәсенә утыртылган кешеләрнең исемлеге язылган. Анда без түбәндәгеләрне укыйбыз:
«Сәяси гаепләнеп утыручы татар егетләре: Гариф Шабаев — Үзбәкстан, бухгалтер; Муса Җәлил — шагыйрь, Казан; Әхмәт Симай—Мәскәү, журналист; Габдулла Баттал—Казан; Курмаш X. — Казан; А. Алиш — язучы, Казан; Булатов Фоат — Казан; Сәйфелмелюков — Үзбәкстан; Хи- саметдинов — Үзбәкстан; Мичурин — юрист, Үзбәкстан; Эмиров — Казан, ж.ырчы; Шә- рипов — Казан;» Шушы 12 кешенең исеменнән тыш хыянәтченең исеме аерым язылган. Ред.
рәк сөйли алган булыр идем. Ә хәзер үзем аңлаганнарны гына сөйли алам, болары да тулысымча төгәлдер, дип әйтә алмыйм: ни генә әйтсәң дә, мин дә, ул да — икебез дә бер-беребезне бик начар аңлый идек.
Мин: Әйтегезче, сезгә тапшырган шигырьләрен Җәлил ничек яза иде?
Тиммерман: Безнең буш вакытыбыз күп иде, мин аны тизрәк үткәрү өчен көн саен иртән озак-озак, берәр сәгать, хәтта күбрәк тә кырына идем. Хәтерем ялгышмаса, Жрлилнең сакалы акрынрак үсә иде, һәм ул сирәк кырына иде. Көн саен иртән мин кырынган арада, Муса гадәттә «Фелькишер беобахтер» газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм яңадан яза иде. Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек. Ярты көнгә кадәр вакыт шулай үтә иде. Көн уртасында без төшке аш дип атый торган нәрсә була иде. Төшке аштан соң без яңа-дан тел өйрәнә башлый идек, ә сәгать дүртләрдә Җәлил яңадан язарга тотына иде.
Мин: Сез Муса Җәлилнең шагыйрь икәнен белә идегезме соң?
Тиммерман: Әйе, башта ук булма- са да мин моны белдем. Мин беренче тапкыр камерага килеп Җәлилдән фамилиясен сорагач, ул, фамилиям Гумеров диде, һәм мин, фамилиясе «ов»ка тәмамлангач, бу рустыр инде, дип уйлап алдым. Аннары без рәсемнәр ярдәмендә аңлаша башладык. Бервакыт, без инде берберебезне бераз аңлый башлагач, Җәлил Гитлер турында сүз кузгатты һәм, рус телендә «һ» хәрефе әйтелми, диде, һәр хәлдә мин аны шулай аңладым һәм аны Гумеров дип түгел, ә Умеров дип йөртә башладым. Аннары Умеров сүзенең шагыйрь Гомер исеменә охшавын күрдем. һәм менә шул вакытта Җәлил үзенең дә шагыйрь икәнен әйтте.
Мин: Төрмә надзирательләре Җәлилгә язарга комачауламыйлар идеме?
Тиммерман. Юк. Төрмәдәге сакчылар профессиональ төрмәчеләр түгел иде. Хәрби хезмәттәге бу картлар үз бурычларына салкын карау
91
чы ярыйсы гына кешеләр иде. Без камерада үз иркебезгә куелган идек, һәм шуңа күрә Муса яза ала иде, һәм безнең аның белән бергә стена тишәргә дә мөмкинлегебез булды.
Мин: Әйтегезче, Муса сезгә үзенең татар иптәшләре турында ни сөйләде?
Тиммерман: Без соңгы тапкыр төрмә душында очрашкан вакытта Муса миңа үзләрен тоттырган хыянәтчене дә кертеп, унөч кешенең барысының да үлем җәзасына хөкем ителгән булуларын әйтте. Ләкин мин аларның барысының да җәзалап үтерелгән яки үтерелмәгән булуын белмим,— бу инде соңрак булды. Мине Лук- кауга күчергәндә Муса һәм үлемгә хөкем ителгән башка татарлар әле Шпандауда калдылар.
Мин: Үзен җәзалаячаклары турында Җәлил сезгә беренче тапкыр кайчан әйтте? Аны алып дитеп, аңардан ниндидер документка кул кую таләп ителгән көннеме?
Тиммерман: Әйе, шул көнне, миңа дәфтәрен тапшырганда, ул, мине җә-залаячаклар, диде. Ләкин ул бу турыда инде беренче генә тапкыр әйтми иде. Ул миңа бу турыда элек тә берничә тапкыр әйткән иде. Аның моңа ышануы сөйләшүендә дә, хәрәкәтендә дә сизелә иде. Ул моңа бик нык ышана һәм бик тыныч иде.
Мин: Муса Җәлил белән тагын нәрсә турында сөйләшүегезне хәтерли алмыйсызмы?
Тиммерман: Төрмәдә кешеләр нәрсә турында сөйләшсеннәр соң: безне ачлык газаплый, шуңа күрә без кайчак ашау турында сөйләшә идек, мии үзебезнең Бельгиядә, Ж,әлил — үзләрендә, Татарстанда нәрсә ашавыбыз турында бер-беребезгә сөйли идек. Семьяларыбыз, туганнарыбыз турында күп сөйләштек. Барысын да яхшы ук аңлаган булуыма ышанмыйм, ләкин Җәлил әтисенең крестьян булуы, кыз туганнарыннан берсенең инженер-химик булуы турында сөйләде бугай. Ә икенче кыз туганының кем булуы турында аңлатырга никадәр генә тырышса да мин аңлый алмадым. Ул хатыны турында күп сөйли иде, һәм әгәр мин бутама- сам, ул миңа биргән дәфтәренең д^ хатынына тапшырылырга тиешлеген әйтте. Ни турында гына сөйләмәсен, ул һәрвакыт бик тыныч һәм шул ягы белән ул мине сокландыра иде.
Мин: Әйтегезче, сез Җәлилне соңгы тапкыр төрмә душында күргән вакытта ул сезнең белән үзенең дәфтәре турында, сездән аны саклауны үтенүе турында яңадан сөйләшмәдеме?
Тиммерман: Юк, ул бу турыда башка минем исемә төшермәде. Ул миңа бер тапкыр әйтте һәм, мөгаен, вәгъдә биргәч, ул эшләр инде, дип ышангандыр. Мин кабатлап әй- тәм — ул бик тыныч һәм батыр кеше иде. Мин аның үтёнечен үтәми кала алмый идем. Үзегезне минем урынга куеп карагыз: миңа белмәгән телдә язылган дәфтәр тапшыралар, мин аны укый алмыйм, мии анда нәрсә язылганын белмим. Мин үз дәфтәрен миңа биргән кешенең шагыйрь икәнлеген беләм. Мин аның нинди шагыйрь, яхшымы, яисә на-чармы икәнлеген белмим, ләкин мин аның яхшы кеше булуын беләм, тыныч булуы һәм батырлыгы өчен мин аны бик ихтирам итәм, һәм шундый кеше — бер камерада утырган иптәш миннән ни дә булса эшләвемне үтенә икән, мин аны эшләргә кирәк икәнлеген беләм. Минем фикеремчә, ул бу турыда минем онытмавымны белгәнгә күрә, соңгы күрешүебез ва-кытында миңа үзенең үтенече турында кабат әйтмәде.
Тиммерман тагын бер папка таба, аны озак кына актара һәм, ниһаять, элегрәк хәтеренә төшергән исемлекне, кайчандыр, 1944 елда немецлар аның ата-анасына җибәргән әйберләр исемлеген таба. Ул — машинкада немец телендә басылган җиде яисә сигез пункттан торган реестр: бритва, оекбаш, күлмәк, дүртенче яисә бишенче пункт булып «брифта- ше» — почта сумкасы дигән сүз тора.
— Догалык һәм Җәлилнең дәфтәре төрелгән пакет, мөгаен, шушы пунктта язылган булгандыр, — ди Тиммерман.
92
Җәлил турында сөйләү тәмам. Тиммерман инде үзе сөйләгән нәрсәләргә берничә кат кире әйләнеп кайта һәм киеренке уйланып, берәр нәрсә онытмадым микән, дип хәтеренә төшерергә тырыша. Ләкин юк, ул башка бернәрсәне дә исенә төшерә алмый. Ул шушы сөйләгәннәреннән артыкны белми.
Тнммерманның үзенең тормышы турында бераз тулырак ишетәсем ки- лә. Башта ул үзе турында кыска һәм теләр-теләмәс кенә сөйләде һәм шунда ук Җәлил турында сөйләүгә күчте. Ләкин хәзер мин үз сорауларымны яңадан кабатлыйм, һәм Тиммерман үзе турында тыйнаклык белән. аз сүзле итеп, ләкин шулай да баштагыга караганда бераз тулырак сөйли.
Сугыш башында ул суд башкаручысы конторасында кдерк булып эшләгән. Аны биредә, шушы ук Тир- лемон шәһәрчегендә, кулга алганнар. Каршылык хәрәкәте әле берничек дип тә аталмаган вакытта ул бу хәрәкәтнең беренче членнарыннан булган. Аннары бу хәрәкәтне «Бәйсезлек фронты» дип атаганнар. Тир- лемондагы каршылык хәрәкәте членнарының һәркайсының үзенең кечкенә генә эше булган. Тиммерманга исә коллаборационистлар исемлеген төзү тапшырылган. Ул аларның һәр- кайсына аерым картотека булдырган һәм шуларга аларның фашистлар белән хезмәттәшлеге турында үзе тапкан бөтен мәгълүматны яза барган. Моннан тыш, ул аларның фоторәсемнәрен табарга тырышкан. Акрынлап бу картотекага яңадан- яңа мәгълүматлар кертелә барган. Ул бу картотеканы үзендә тотмаган, бәлки әнисенең дусты булган карт кына ялгыз бер хатын өендә яшереп куйган. Ул кайчакларда, бу хатыннан картотеканы аңа яңа мәгълүматлар кертү өчен алып, аны яңадан шунда илтеп куя торган булган. Соңрак Тнммерманның әнисе Җәлилнең дәфтәрен дә шушы хатында саклаган.
Кырык дүртенче елның азагында ул үзе немец төрмәсендә инде өченче елын утырганда, ә Тирлемон шәһәре фашистлардан азат ителгәч, Бельгия патриотлары кырык икенче елда ул алып барган бу картотеканы әлеге карчыктан алалар һәм аның буенча күп кенә коллаборационист ларны табалар. Шулай итеп, аныц эше әрәмгә китми. Бу эштән тыш, ул тагын әле яшерен газета тарату белән дә шөгыльләнгән. Аны, тагын алтмыш дүрт кеше белән, шул исәптән кыз туганының ире белән бер үк көнне, төнлә, урын өстендә вакытта кулга алганнар. Аларны, дошманга ярдәм итүдә гаепләп, Брюссель төрмәсенә җибәргәннәр. Кыз туганының ирен үлем җәзасына хөкем ит-кәннәр, ә аңа һәм аның иптәшләренә өч елдан биш елга кадәр биргәннәр. Моннан соң аны Вестфалиягә җибәргәннәр. Аннан яңадан Брюссельгә, ә аннан инде Берлинга җибәргәннәр, һәм шунда ул ААуса Җәлил белән очрашкан. Аннары аларны икенче кат хөкем иткәннәр һәм, дошманга ярдәм итүләре, фашизмга каршы әдәбият таратулары һәм Өченче райхка лойяль булган кешеләрнең исемлеген төзүләре өчен барысына да үлем җәзасы бирүне таләп иткәннәр. Нәтиҗәдә, баштагы өч ел төрмә урынына, ул биш ел каторга алган. Алар соңгы вакытта утырган лагерь Эльба елгасы янында булган. Бу лагерьга бер үк вакытта ике яктан руслар һәм аме-рикалылар якынлаша башлаганнар. Немец сакчылары качканнар. Руслар лагерьга якын ук килгәннәр,, һәм Тиммерман берничә көн буена аларда булган, хәтта медицина тикшерүе дә үткән. (Тиммерман пап- < касыннан «М. П.» — медпункт пе- чате сугылган һәм безнең ниндидер- хәрби врачыбызның танымаслык имзасы куелган кечкенә генә саргайган кәгазь кисәген чыгара).
Берничә көн үткәч, руслар аны һәм башка бельгиялеләрне, туган җирләренә җибәрү өчен, америкалыларга тапшырганнар.
Сугыш беткәннән соң ул һәрвакыт Тирлемонда яши, өйләнгән, страховой конторада клерк булып эшли. Менә шул гына. Тиммерманга ул болай да инде үзе турында кирәген-
нэп артык күп сөйләде кебек тоела. Мин ана аның татар әдәбияты һәм гомумән бөтен совет әдәбияты каршында бик зур хезмәте барлыгы ту- . рында әйтәм. Сез бу әдәбият өчен Муса Җәлилнең соңгы әсәрләрен коткарып калдыгыз, дим һәм Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелүен сөйләп бирәм.
—- Ул бик тыныч һәм бик батыр кеше иде, мин аны һәрвакыт ихтирам итә идем, — бу сүзләрне ул инде ничәнче тапкыр зур эчке кичереш белән кабатлый.
Саубуллашу өчен урынымнан кузгалгач, мин Тиммерманга безнең аңа бик зур рәхмәт әйтүебезне тагы бер тапкыр белдерәм. Көтмәгәндә генә ул кашларын җыера һәм бу сүзгә каршы килү ишарәсе ясый.
— Мин аның нинди дәфтәр икәнен белмәдем дә ич, — ди ул бик җитди итеп. — Мин аның ниндидер искитәрлек нәрсә булуын белмәдем, мин иптәшемнең үтенечен генә җиренә җиткердем. Мин сезнең үзем турында, мин искитәрлек нәрсә эшләдем, дип саный бу, дип уйлавыгызны теләмәс идем. Ул дәфтәр бик мөһим дәфтәр булып чыккан икән — бик әйбәт, ләкин моны минем хезмәтем дип санарга ярамый, мин аны белмәдем, мин аңарга андьщ^зур әһәмият бирмәдем... Боларның барысы да бик гади эш иде, һәм хәзер дә минем өчен ул шундый ук гади нәрсә булып кала. Мин кешене ихтирам итә идем һәм аның өчен кулымнан килгәнне эшләдем. Муса Җәлилнең хатынын күргәндә, — дип өсти ул, — аңа әйтегез, мин аның ирен бик нык, бик нык ихтирам итә идем. Сез аңарга моны һичшиксез әйтегез...
Без саубуллашабыз. Мин урамга чыгам һәм машинага утырам. Машина кузгалып китә. Кечкенә генә эчемлек кибетенең ачык ишеге янында, ишек яңагына сөялгән хәлдә, кулын кесәләренә тыккан, озын буйлы, аз гына иелеп йөрүчән, елмаймый торган, тыйнак ир кеше, үзенең әнисе һәм тагын бер тыйнак бельгияле карчык белән бергә әдәбият өчен Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше, Андре Тиммерман басып тора.
Тирлемон — Москва.
(«Литературная газета»,
13 октябрь 1956 ел)