Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕР ҖАВАП


(Әнвәр Давыдовның шул исемдәге шигыренә пародия)
Хат язгансың, димәк, сеңлем, миңа, Быел унны тәмам иттем, дип, Нишләрмен соң ВУЗ га кералмасам, Абыем, берүк киңәш ит син, дип.
Киңәшем шул: ВУЗга нитмә, сеңлем,
Җиткән инде урта белем дә, Укымыйсыңмени газетаны?
Өндибез ич эшкә керергә!
Ферма рядом, сыер савучы бул,
Терлекләргә азык үстер син,
Ал
- Кочакка силос
массаларын!
Уку турында булган хыялларыңны мәңгегә оныт!
Авыр булса эшең, түз, аппагым,
Бәхет жәелер хезмәт урныңа:
Шигырь юлларымнан торба коеп, Су кертермен синең фермаңа!
Планың тулса, килеп бозау белән
Күзләреңә туры карарбыз,
Хезмәтеңә синең наград итеп, Кулларыңны үрелеп яларбыз...