Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЮГАРЫЛЫККА

Үткән ел эчендә күренгән поэзия әсәрләре белән танышкач, иң элек шуны әйтәсе килә: безнең поэзиянең идея нигезе сәламәт, таза, нык. Безне чит идеологияләргә өстери торган яки, гомумән, идеясезлеккә корылган шигъри әсәрләр очрамый. 1955 елда шагыйрьләрдән Зәки Нуриның «Чын күңелдән сөйләшү», Ш. Мөдәрриснең «Кызыл мәйдан», Г. Хуҗиның «Идел хикәясе», Н. Дәүлинең «Иртәнге жыр», X. Камалов- ның «Яңадан сафка», Ә. Исхакның «Үскәннән үскәндә», Б. Рәхмәтнең «Безнең җәй», М. Мазуновның «Син дә белергә тиеш», Г. Латыйпның «Учак янында» исемле җыентыклары, газетажурналларда С. Хәким, 3. Нури, И. Арсланов, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, Ә. Давыдов, М. Хөсәен, 3. Мәҗит, 3. Мансур һәм башка күп кенә авторларның шигырьләре, яшь шагыйрь Илдар Юзеевның «Таныш моңнар» исемле поэмасы басылып чыкты. Болар арасында байтак әсәрләр укучы күңелендә эстетик канәгатьләнү, уйфикер һәм хис тудыралар. Алар художник кулы белән, шагыйрь йөрәге белән язылганнар. Мәсәлән, әле беренче җыентыгын гына чыгаручы яшь шагыйрь Хисам Камалов бу кечкенә китапчыкта безгә үзенең олы хисләрен алып килә. Анда Ватан сугышы кырларында авыр яраланган, эшкә яраксыз гарипкә әйләнеп калу куркынычы булган яшь солдатның тирән һәм эчкерсез кичерешләре, пошыну һәм өметләнүләре, ниһаять, үзендәге эчке көч белән барлык авыр тойгылардан котылып, укып хезмәткә яраклы кеше булу, яңадан сафка басу шатлыгы төп мотив булып яңгырый. Сугыш язны шундый мыскыл иткән Танымассың хәтта май аен. Чү, янымда нәфис аккаен, Пуля тигән аның инсәсенә, Елап утыра — авыр, мөгаен. Ярасыннан суы сарка, яше Яфраклардан тама яфракка; Мин үземне менә шул чакта Моңа гаепле итеп санадым, Күкрәгемә кыстым аны... Җиңен ерттым ап-ак күлмәгемнең Бәйләр өчен аның ярасын. Син елама, минем ак каеным, Түз, елама, дошман еласын... Шушы кыска гына юлларда да Хисам Камалов сугышның фаҗигале, ямьсез картинасын, имгәтелеп ташланган матур табигатьне һәм шулар арасында, сынык каенны кочаклап булса да, аягүрә торырга тырышкан солдатны, нечкә күңелле, түземлекле һәм үзен иле каршында җаваплы саный торган совет солдатын күз алдына китереп бастыра. Шигырьнең лирик герое каенның ярасын күлмәк җиңе белән бәйләү ниятендә генә калмый, ул дошманга карата нәфрәт белән дә ярсый, соңгы сулышынача сугышырга әзер. Безнең Зоялар, Кашевойлар, Чайкина һәм Юрий Смирновлар, Мусалар шундый булдылар бит. Туган илен чиксез яратучы солдат — лирик герой икенче бер шигырендә доктордан: «җибәр мине авылым кырларына», «яраларым инде савыктылар, йөрәгемә төшми сызлавы», дип үтенә. Туган җирләренә кайткач, ул, нинди генә эш бирсәләр дә риза: 100 Комбайныма эшкә ярамасам, Каравылда төн уздырырмын, ди. Ниһаять, җыентык ахырында без инде аны вуз студентлары арасында күрәбез. Сугышта аягын гына түгел, өметен дә югалта язган яшь кешенең әкрен-әкрен рухы сәламәтләнә, күңеле канатлана баруын, шау-шулы зур тормышның, аны үз кочагына алуын күреп, аның белән бергә без дә куанабыз. Хисам Камалов бу процессны безгә үзенә хас шигъри юллар, күңелдә әйбәт җылылык калдыра торган лирик алымнар белән сөйләп бирә. Ләкин яшь авторны мактау, уңыш теләү белән генә сүз бетми. Аның каләме ныгып җитмәгән әле. Аңа кайбер темалар, җөмләләр, рифмалар баш биреп бетерми. Шуның өчен «Ватан», «Ак каеннар төнлә...», «Волга-Дон», «Тукта, минем каенкай...», «Солдат-төзүче» шикелле шигырьләре тонык, иҗат көчен ту- лысынча чагылдырмый торган булып чыкканнар. Аларда: «аягымны җуйдым сугышларда — мин үкенмим аңа ичмасам!» кебек фальшь яңгырый торган, мәгънә ягыннан ялгыш булган җөмләләр, «солыларның чәчен таравын...», «тик син генә минем дигәнем», «шаулы урман читендә» шикелле уңышсыз юллар; ичмасам — чыкмасын, шул чаклы — усаклар, өстале — бюстларны, кочагын — охшаган, шаулат — шаулап төсле рифма була алмаган сүзләр очравы укучыда шактый зур канәгатьсезлек тудыра. Бу исә Хисам Камаловка поэтик осталыгын һаман үстерә бару, шигырьнең мәгънә тирәнлеген баету/ белән бергә, музыкаль яңгыравы, техникасы төгәл булуы өчен дә күп эшләргә, нык эзләнергә кирәклекне күрсәтә. Хисам Камалов шигырьләренә караган уңай фикерләрне яшь шагыйрь Илдар Юзеевның «Таныш моңнар» исемле поэмасы турында да әйтәсе килә. Авыл урта мәктәбен тәмамлаган оерберсен яратышкан ике яшүсмер. Резидә Казанга институтка китәргә, әнисе кебек доктор булырга җыена, ә Зөфәр тракторчы булып колхозда кала. Кыз «мондый кара эшне» вак нәрсә дип карый, шуның өчен Зөфәрдән бизәргә, йөрәгендәге хисләрне көчләп сүндереп, институтта укыгач, яңа бәхет, яңа мәхәббәт табарга тели. Ул — тракторчы Зөфәрне тиңсенми. Ләкин тормыш алдан уйлаганча гына килеп чыкмый,— Резидә, соңгы имтиханда прозалга очрап, институтка керә алмыйча кала. Оятыннан авыр кичерешләргә бирелә, ниһаять, заводка эшкә урнаша, эшче булуның горурлыгын таба башлый. Әлбәттә, Зөфәрне дә оныта алмый ул... Бу поэмада ике яшь арасындагы хисләр конфликты көчле, образлы шигъри юллар белән бирелгән. Поэма үзеннән-үзе агылып тора. Менә җәйге төндә кыз белән егетнең соңгы күрешүе: Зөфәр, җитте... Соңгы үтенечем: Минем яннан Җырламыйча гына үт инде. Хуш, акыллым, Ярый... кит инде,— ди Резидә. Егет, үзенең ташып торган кайнар хисләрен, теләкләрен әй- тепәйтеп тә аңлата алмагач, китеп бара. Шушы төндә ялгыз гармонь йөрде, Авыл урамнарын уратып, Тәүге тапкыр өзелеп сөйгән ярын, Яшьлек мәхәббәтен кгал ып. Гармонь моңы йөрде (.ззк-озак, Агып керде тып-тын өйләргә: «Уйныйм әле гармснемиы Үзем белгән көйләргә, Резидәкәй, өзелә үзәккәй, Белмим кемгә сөйләргә. Ә инде: Шушы төндә кызның мендәренә Тамчы-тамчы яшьләр тамдылар,— дип, автор безгә аларның хәлләре, кичерешләре никадәр авыр икәнен әйтеп бирә. Дөрес, поэманың әле форма, корылыш, композиция якларыннан бик күп кимчелекләре бар. Шагыйрь кулының әле ныгып җитмәгән булуы, шуңа күрә бик нык иярү — тапташчанлык йогынтысы бәреп торуы күренә. Ләкин бу поэмада безнең яшьләрнең чын, тулы хисе, ясалмалыктан арынган, йөрәккә керә торган 101 ягымлы шигырь бар. Бу поэмада Такташның яхшы традициясе чагыла, Такташ аһәңе яңгырый. Соңгы вакытларда поэзиягә килүче яшьләрдән тагын берничә исем күренде. Шулардан Гамил Афзалның соңгы шигырьләр циклы, Раил Ша- кировның ике шигыре ярыйсы ук күңелле тәэсир калдыра. Аларныц бу шигырьләрендә күтәренке рух, юмор һәм җылы лиризм бар. Р. Шакиров «Фәррах» исемле шигырьдә тынмас йөрәкле, хезмәт сөюче колхозчы образын гәүдәләндерә. «Төнге ял» исемле шигырьдә бүгенге авылның җәйге киче-төне дөрес һәм бик матур тасвирлануы— темага яңа сулыш, авторга үзенчәлек биргән. Поэзиягә яңа килүче бу егетләр бездә өмет һәм сөенеч тудыралар. Аларга «көнләп түгел, сәгатьләп» үсүне телисе, ә Илдар Юзеев, Рәшит Гәрәй, Хисам Камалов кебекләренә поэзиянең, олырак бурычларын да йөклисе килә. Билләре сыгылмас, күтәрерләр кебек тоела! Бүгенге укучының эстетик таләпләрен канәгатьләндерә торган шигъри әсәрләр бу яшь исемнәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Олырак яшьтәге шагыйрьләрнең дә соңгы ел эчендә чыккан хезмәтләрендә рәхәтләнеп укырлык әйберләр шактый очрый. Бездә чын мәгънәсендәге яхшы лирикага сусау аеруча зур. Моңарчы безнең лирик шигырьләр күп очракта сөю, сагыну, күрешү мотивларын гына җырлап килделәр. Тормышның эченәрәк кереп, катлаулы, авыр темаларны күтәрмәделәр. Бу яктан караганда лирика остасы булган Сибгат Хәкимнең соңгы шигырьләре аерым урып алып тора. «Әнкәмә», «Тарлюк», «Ана» шигырьләре безнең күңелдә җылы хисләр, матур истәлекләр кузгатса, кешеләр тормышындагы авырткан җирләргә кагылган «Фәрхинур» һәм «Үкенү» шигырьләре нык уйланырга, ул кешеләр язмышы өчен шагыйрь белән бергә борчылырга, әрнергә мәҗбүр итәләр. Колхозның саф күңелле, эш яратучы кызы Фәрхинур, бер егетне сөеп, тормышка чыга. Ләкин арага сугыш керә. Фәрхинур сагына-сагы- на ирен көтә. Тик ул кайтмый. Эзсез югала. Ниһаять, күп еллар узганнан соң телеграмма килә: «Сөюдән тик истәлекләр калган, Аерылырга бирәм ризалык...» Фәрхинур өчен иң зур трагедия шушы. Аның бөтен саф хисләре, «ирем сугышта үлде, ахры...» дигән изге һәм горур кайгылары җимерелеп, көл була. Гарьләнә ул, кимсенә ул шуңа: Кем белән бит монда судлаша? Бер югалган килеш яши бирсә, Телеграмма әгәр сукмасз, Элеккечә калыр иде хисләр: Хәсрәтеңне эчкә яшереп тә Асрар идең, йөрер идең горур, Кер төшерми үткәй яшьлеккә... Суд каршында шул ирен хурлап бер сүз дә әйтмәгән бу олы җанлы хатынның бәхетсез язмышы безне тетрәтә. «Үкенү» шигырендә шагыйрь безнең алга тормышның бик күп авырлыкларын күргән, эчкече ир белән җәфаланып беткән бер апаны китереп бастыра. Ул хатын семьясын харап иткән эчкече иреннән коткаруны сорый: — Аерыгыз,— ди, ялына, гозерләнә, Дуслык беткән, ара суынган... Бертөрле дә килештерү юллары калмагач, судья «фамилиягезне үзгәртикме, шулай каламы; әллә кыз чактагы фамилиягезне кайтарыйкмы» дип сорый. Апа сискәнеп китә: «Кыз чактагы...», дип пышылдады, Күзләрендә яшьләр туп-тулы... Кыз чактагы фамилияң белән Кәгазьләрне беркат актарып, Яна паспорт бирерләр, тик яшьлекне Булмый ләкин кире кайтарып. Әйе, апаның чәчәктәй яшь гомере әрәм узып киткән. Аны кайтару мөмкин түгел. Тормышының әнә ш у нд ы й к атл аул ы кар ш ы л ы кл а р ы, совет кешеләренең бәхеткә бөтен хокуклары булып та, шундый бә- хетсезлеккә очраулары, шагыйрь аша укучыны да борчылуга төшерә һәм тормышны ничектер акыллырак итеп кору кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Поэзия тормыш 102 тирәнлегенә шулай керергә, кешеләр язмышындагы авыр якларны әнә шулай кыю һәм катнашучан сыйфатта күтәрергә, шомадан шуып кына үтмәскә тиеш. Нигездә лирик шагыйрь булган Нури Арслановның үткән ел журналда «Күзколак» исемле бер матур шигыре күренде. Сәрвәр апа үзенең кызына күзколак булуны үтенеп, күрше егете белән юлга чыгарып жибәрә. Ләкин юлда аларның бер-беренә мәхәббәт хисләре ачыла. Мин Сәрвәр апа әйткәнне Аклавын бик акладым. Ләкин нишлим сон, аныңча Күз-колак бул алмадым. <Күз-колак» бул, дип әйтүләр Бер гадәт, йола гына,— Булмый яшьлек хисләренең Күзе дә, колагы да...— ди егет. Бу лирик юмор укучыда ягымлы елмаю тудыра, күңеленә барып җитә. Үкенечкә каршы, Нури Арслановның калган шигырьләреннән сизелерлек алга таба үсеш күренми. Алар игътибарны үзләренә тартмыйлар. Үткәндә безгә уңышлы гына шигырь һәм поэмалар биргән шагыйрь өчен Корея легендасы «Сим- Чен» да плюс булып тормый. Ул авыр монотон юллар белән язылган. Поэтик югарылыкта эшләнмәгәнлектән, легендаларга хас матур, җәлеп иткеч романтика бирелмичә калган. «Тынычлык җыры» — гомуми сүзләрдән гыйбарәт булып чыккан. Безнең поэзиядә көтүчеләр турындагы шигырьләр гомергә җитәрлек булса да, Арсланов тагын «Көтүче» шигырен язган. Ул — темасызлыктан, аптыраудан килеп туган шикелле тоела. Аның дүртенче юллары «һа- һа», «му-му» кебек ымлыклар белән бетә баруы әсәрнең тәмен тагын да җибәрә. Лирик шигырьләрне, табигатькә бәйле этюдларын, соңгы вакытларда гомумән күп яза торган Әхмәт Ерикәйнең дә матбугатта байтак әсәрләре күренде. Аның «Совет әдәбияты» журналында чыккан циклындагы «Сиңа барсам...» дигән шигыре уңайлы гына тәэсир калдыра. Халык җыры формасын файдаланып, ярым шаянлык тоны белән бирелгән бу юллар безгә шат һәм кыю кыз күңеленең бер почмагын ачалар. Аның үзенә хас характерын күз алдына китерәләр. Ләкин Ерикәй иптәш күп очракта лириканы бик арзанайтып җибәрүе, табигать күренешләрен артык утилитар, натуралистик чагыштырулар аша бирүе белән «шигырь өчен шигырь» язу шикеллерәк бер тәэсир калдыра башлый. Мәсәлән, беренче шигырьдә туган илне ярату хисе: «авырсам, доктор кирәкми, тугай илнең саф һавасы шифа булыр; картайсам ястык түшәмәгез — язгы җил шифа бирер; боексам, эш шифа булыр, адашсам туган илнең йолдызлары юл күрсәтүче маяк булыр» дигән сүзләр белән бирелә. Болар бит күп әйтелгән сүзләр һәм патриотизм көчен күрсәтерлек конкрет мәгънә бирми торган шартлы төшенчәләр генә. «Юл күрсәтер миңа йолдызлары туган илемнең» дию дә бик сәер. Чөнки йолдызларның илләргә бүленгәне юк бит әле. Икенче шигырьдә «җәяү йөрсәм дә, поездда барсам да, корабльдә йөзсәм дә, һавада очсам да, мин кайтырмын сине күрергә», диелә. Болар янына «утка керсәм, суга төшсәм дә» һәм шуның ише күп кенә шарт фигыльләр дә өстәп булыр иде. Ләкин алар, бу шигырьдәге шикелле үк, берсе дә укучыга эстетик канәгатьләнү бирмәячәкләр. Өченче лирик шигырьдә: йолдызлы кичтә егет белән күрешергә «су буена чыга чибәр кыз». Ләкин егет килми, кыз елап кайтып китә. Иртәгесен егет килә, кыз килми... Бу ниндидер бер үчләшү уенына охшап китә. Чөнки без егетнең беренче кичтә ни өчен килмәгәнен, икенче кичтә кызның үч итеп килми калырга хаклы булуын шигырьдән аңлый алмыйбыз. Болар мәхәббәт уены уйнаучылар оулып кына күз алдына басалар. Тагын бер шигырьдә: кайдадыр бер билгесез урында, 19 яшь- лек ниндидер кызлар, ни өчендер моңаеп, ямансулап, боегып утыралар. Шагыйрь аларны бизәкле сүзләр белән үгетли. Ләкин шигырьнең эчке максаты, «сюжет сере» укучыга ачылмый кала. Берәү дә моңаюга каршы түгел, ләкин кемнәрнең ни 103 эчен моңайганын белергә һәр укучының хакы бар бит. Табигать күренешләрен тасвирлаган шигырьләрдә мондый юллар очрый. Тал: Үз күләгәсен тотарга Маташа... һич тоталмый. Имәннәрне урман буйлап Җибәргәннәр тышаулап. Карт карагай бөрлегәннең Мәрҗәненә кызыга. Кешеләрдәге сыйфатларны да шагыйрь: «ак-агара», «кара-карала» дигән шикелле, бик ансат кына төрләндереп уза. Мәсәлән: Нәфис тавышың бакчада Тагын да нәфисләнә. Зәңгәр күзләрең болында Тагын да зәңгәрләнә. Бөдрә чәчләрең басуда Тагын да бөдрәләнә. Мондый манерда язылган әйберләрнең укучыларны иң шаккатырганы «Авылда» исемле шигырь булды. Дөрес, ул үзе яхшы ният белән язылган: анда кукуруз үстерү эше мактала. Бу бик кирәкле тема. Ләкин шул җитди теманы укучыларга шигырь белән җиткергәндә: «кырмыскалар бит-кул юган, эчкәнашаган; сандугачлар чык эчәләр тамак җебетер өчен», дип, «кукуруз ул — пилмән малларга; балаларга кәнфит ничек булса, дуңгызларга шулай тансык ул!» дип, шигырь булмаган җавапсыз шаярулар ясау нигә кирәк иде. Яхшы идеяне халыкка илткәндә, мәгънәсез, натуралистик мисаллар куллану — ул идеядән көлү шикелле генә булып яңгырый. Югарыда китерелгән юллар һәм ул шигырьләрдәге тагын күп кенә урыннар юри шаярып, кешеләрне ничек булса да көлдерер өчен язылган шикелле тоелалар, югыйсә, социалистик реализм белән эш итәргә теләгән авторның мондый охшатулар, чагыштыру һәм төсмерләүләр куллануын һич кенә дә аңлап булмый. Болар поэзияне, поэтик образлармы турыдаи-туры вульгарлаштыруга илтәләр. «Шигырь язу — энә белән кое казу» дигән сүз, мәгънәсен югалткан иске бер фраза булып кына кала. Бу шигырьләр тормыш эчендә кайнаудан тумаганнар, бары тик каләм сабыннан суырылган нәрсәләр генә, дияргә туры килә. Тәнкыйтькә колак салу— бу автор өчен аеруча кирәк иде. Аның иҗаты төпле һәм җитди тәнкыйтькә очраганы юк. Ул аңа бик мохтаҗ. Гомумән шигырь язу эшендә тау хәтле сүз рудалары эченнән бер бөртек энҗе табып алу өчен казынмыйча, әзер фразалар ярдәмендә җиңел юл белән генә барырга омтылуны укучы кичермәгән шикелле, өстәи-өстәи генә тәгәрәп уза торган лирика өчен дә ул сине гафу итми. Әгәр син аның чын хисләрен кузгат- масаң, бервакыт ачы үкенү көне килә. Кеше синнән йөз чөерә, бизә, язганыңны укымый башлый. Шагыйрь өчен моннан да зур бәхетсезлек юк. Шуңа күрә соңгы вакытларда цикллап лирик шигырьләр чыгара башлаган Мәхмүт Хөсәен әсәрләре турында да берничә сүз әйтәсе килә. Мәхмүт инде поэзия мәйданында ун елдан артык күренсә дә, аның иҗаты әле һаман үзгәреш чоры кичерә. Үсү тенденциясе белән бара. Киләчәктә аның чын үз җырын табуына ышанасы килә. Ләкин хәзергә әле бу авторның язганнары, кайбер уңышлы әсәрләре булуга да карамастан, поэзия алдына куелган бурычларга җавап биреп бетерми. Аның «Якташларым» исемле циклыннан «Балачак» шигыре уртача язылган. «Барсы якын монда» шигырендә: «бүрек артеленә кырын карап язалмыйм», «үзеңнән эч тотып көләләр» дигән хикмәтле юллар булса да, гомумән хис юк, коры сүз төялгән. Ә инде «Якташым» шигыре, ничектер аптыраудан гына язылган шикелле, эчтәлек һәм художество ягыннан бөтенләй буш. Авторның сөйләр сүзе, әйтер фикере булмаса, туган шәһәрен сагынып кайткан өчен генә цикл язарга тотынуы — урынсыз эш. Шагыйрьнең «Мәхәббәт дәфтәреннән» циклы да укучыларны канәгатьләндермәде. Алар тирән кичереш белән түгел, акыл көчәнеше белән язылганнар. Мәхәббәт ул — уен түгел, үз йөрәгең тетрәми торып, кешеләр йөрәген 104 кузгатырлык әйбер язу кыен. Шунлыктан, кыска гына итеп әйткәндә: ул шигырьләр «о любви — без любви» булып чыкканнар. Мәхмүт Хөсәен иҗатындагы кимчелекләр турында җыелыш һәм секция утырышларында шактый күп әйтелә, матбугатта да исенә төшерелә. Әмма авторның, кызганычка каршы, бу фикерләрдән үзенә тиешле нәтиҗә ясаганы күренми әле. М. Хөсәен иптәш үзенең алдагы иҗат юнәлеше турында бик нык уйлансын иде. Лирик әсәрләргә нинди- дә булса бер йомгак ясарга теләсәк, шуны әйтергә туры килә: безне лирикадан көчләпкөчләп читкә алып киткән вульгар социологизм һәм конфликтсызлык теориясенә корылган тәнкыйть җимерелгәннән соң шагыйрьләр, әле кыяр-кыймас адымнар белән генә, лирикага яңадан килә башладылар. Болар арасында кыюрагы — Сибгат Хәким. X. Камалов, И. Юзеев шикелле, лирикадан башлап китүче яшьләр дә бар хәзер. Ләкин лирик әсәрләр, югарыда әйтелгәнчә, тормыш кичерешләрен, совет кешеләренең бай һәм катлаулы хисләрен тирәннән чумырып алып бирергә, йөрәкләрне чынлап тетрәтә яки куандыра, күңелне күтәрә белергә тиеш. Лирика исеме алып йөри торган арзанлы язмаларга урын калмасын иде. Иҗатында эпик юнәлеш белән танылган һәм шул өлкәдә байтак кына уңышлы әсәрләр биргән Әхмәт Исхакның журналда күренгән шигырьләре арасында иң матуры «Зөһрә» исемле шигырь. Татар халкының бу гүзәл легендасын Әхмәт Исхак яңа позициядән торып тасвирлый. Әйбәт лиризм белән сугарылган бу шигырьдә ул Зөһрәне җир тормышын, аның матурлыгын сагынучы итеп, җылы һәм бик урынлы рәвештә патриотизм хисләре белән бәйләп гәүдәләндерә. Карашыннан аның җир өстенә Сагышлы нур гүя коела. Туган җирне ташлап китүенә Ул үкенә төсле тоела. Булса иде әгәр мөмкинлеге, Кайтыр иде төсле яңадан...’ Эх, бу туган җирнең якынлыгы! — Аерылмасын кем дә аңардан!— дигән юллар әнә шуны сөилиләр. Бу шигырь—авторның поэтик уңышы. Моны үз вакытында күреп, бәяләп үтәргә кирәк, һәр шагыйрьне алга этәрүче стимул әнә шунда. Әхмәт Исхакнын. бу төркемдәге башка фәлсәфи-эпнк һәм лирик шигырьләре, нигездә әйбәт язылган булсалар да, бездә уртача тәэсир калдырдылар. Ә менә «Карәхмәт» һәм ачык имза белән язылган мәсәлләр, юмористик, сатирик шигырьләр, эпиграммаларның күпчелеге укучыда яхшы елмаю, тулы канәгатьләнү тудыралар. Авторга бу өлкәдә тагып да киңрәк колач белән эшләү кирәк түгел микән? Бу уңайда, гомумән төп иҗат профиле турында бер сүз әйтәсе килә. Без күп вакытта поэзиянең төрле жанрларында эшләп карыйбыз, ләкин шулармын, кайсы безнең өчен уңышлырак булып чыкканын үзебез дә тиз генә билгели алмыйбыз. Менә Әхмәт Исхак белән Әхмәт Фәйзинең юмор-сатира профиле үзениән-үзе күренеп тора. Әхмәт Исхакнын, соңгы вакытларда чыккан байтак кына мәсәлләре, Әхмәт Фәйзинең «Мәрәкәй», «Усал кадыймчы» һ. б. шигырьләре оиытылгысыз. Аларга бу көчне «ходай үзе биргән» диясе килә. Әгәр алар төп юнәлешне шушы жанр буенча алып барсалар, безнең поэзиянең бигрәк тә артта калган өлеше юмор-сатираны бик нык баетырлар иде. Сибгат Хәким безнең алдыбызга поэмалар, эпик әсәрләр шагыйре булуга караганда, лирик шигырьләр һәм матур җырлар шагыйре булып килеп баса. Бари Рәхмәт — бөтен үзенчәлеге, бөтен камиллеге һәм аңа гына хас наив юморы белән балалар шагыйре. Әнвәр Давыдов үзенең яңа сулышы, дәртле лиризм белән җылытылган поэмалары белән танылды. Без аны төп юнәлештә һаман шундый итеп күрәсебез килә. Ләкин Казанга килгәч, аңа ничектер «күз тиде» шикелле. Ул безне яңа язылган яхшы әйберләре белән куандырганы юк әле. Ә сирәк күренә торган шигырьләрендә форма эзләнүләре, төрләнүләр, баскычлар һәм эшләнеп җитмәү күренешләре генә чагыла. 105 Бу иптәшләрнең һәркайсына да үз юнәлешләрендә эшләргә барлык мөмкинлекләр булуы бик мөһим нәрсә. Шагыйрьләрнең бер-береииән аерыла торган үзенчәлек сыйфатлары, берсе икенчесен кабатламау нигезе, күп, яхшы һәм төрле булуларының төп билгесе, бәлки, шушындадыр... Әлбәттә, бу фикердән, шагыйрьнең каләмен чикләү, аны тар калыплар эчендә генә калдырырга тырышу дигән ялгыш уй тумасын иде. Алай түгел. Шагыйрь поэзиянең һәртөрле жанрында иркенләп эшли ала, ләкин шуның берсе аның төп юнәлеше булуы мөмкин. Мәсәлән, Зәки Нурины гына алыйк. Ул эпик әсәрләр белән бергә лирик шигырьләр дә һәм сатирик әсәрләр дә яза. Ләкин аның нигез юнәлеше — эпик жанр. Ул безгә күбрәк эпик шигырьләр һәм поэмалар белән билгеле. Аның үткән ел эчендә матбугат битләрендә күренгән шигырьләре дә шул жанрда язылганнар. Болардан Такташ һәм Тукайны сагынып язган «Синең җырларың», «Уральскииы узганда» исемлеләре әйбәт тәэсир калдыралар. Шагыйрьнең бу исемнәрне ихтирам итүен, яратуын, үз эшенә алар иҗатыннан дым алырга тырышуын аңлаталар. Ләкин Зәкинең шигырьләре барысы да бертигез югарылыкта түгел. «Күңел яктысы», «Дала пейзажы», «Учак түгел» һәм баскычлап язылган «Дусларны котлау» исемле шигырьләре авторны иҗат уңышына китерә алмаганнар. Аның максаты шигъри гәүдәләнешен табып җиткермәгән. «Ике тирәк турында», «Сөйләшәләр кебек», «Сварщик кызга» шикелле хезмәт мотивларын җырлау теләге белән язылган шигырьләр дә йөрәккә керми калалар. Аларда ничектер тышкы якны сурәтләү, шактый ук салкын прозаизм теле белән техникага дан җырлау шикелле нәрсә сизелә. Биек кран бетон умырып ала, Җитез борыла аның шулчак муены. Авыр йөкләр күтәрүе аңа Әйтерсең лә, бары курчак уены,— кебек юлларның безне җылыта алмавы билгеле. Эпик темага язылган әйберләрнең салкын чыкканын без күп вакыт үзебез дә сизми калабыз. Әмма эпик теманың да үз җылысы, үз дәрте, үз юморы бар. Тик алар- ны бирү юлларын табарга һәм шунда ук йөрәк утыңны да күбрәк кушарга кирәк. Моның матур үрнәге Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин», «Хорошо» һәм башка әсәрләрендә бик ачык күренә. Эпик теманы ягымлы һәм көчле итеп эшләү яхшы лирика тудыру кебек үк кыен эш. Ә безнең бүгенге тормыш шундый киң колачлы, күтәренке пафослы, катлаулы һәм матур. Ул һич кенә дә лирик шигырь яки лирик поэма кысаларына гына сыя алмый. Шуның өчен шагыйрь эпик полотноларны күтәргәндә коры раслау, тышкы сурәтләү белән генә калмыйча, вакыйганы йөрәк ялкыны белән дә сугара белергә тиеш. Бу уңайдан Нәби Дәүлинец «Иртәнге җыр» исемле җыентыгында басылган ике шигырь шактый ук характерлы урын алып тора. «Ленин безнең белән» һәм «Кечкенә бакчада» дигән шигырьләр, шулай ук эпик темага язылуларына карамастан, һәркемнең йөрәгендә Ленинга булган ярату һәм тирән ихтирам хисен кузгата алалар. Ул шигырьләрдә гадәттәге яңгыравык фразалар урынына, Тирән эзләр даһи маңгаенда, Ул елларның авыр билгесе. Кабатланмас Ленин беркайчан да, Ул — дөньяда бердәнбер кеше. Соңгы кабат Сталин саубуллаша, йөрәгенә җыеп яшьләрен, һәм әйтә ул якын остазына: — Күп эшләдең, бик аз яшәдең,— дигән юллар бар. Хисләрне сабыр- ландырып әйтелгән гади җөмләләр, барыбер үзләренең көчләрен югалтмыйча, безнең күңелгә ягымлы тәэсир ясыйлар. Ленин, нинди бөек булса да, маңгаенда авыр елларның тирән эзе калган гади кеше булып, шулай ук Сталин да, күз яшьләрен күрсәтүе мөмкин булган, һәркемгә хас сыйфатлы көрәшче булып, күз алдына килә. «Кечкенә бакчада» шигырендә Ленин студент чакта Казанда торган кечкенә бер гади, саргылт буяулы йорт тасвирлана. 106 Бу портка килеп, танышып йөргәндә безнең, һәркайсыбызның күңелендә туа торган уртак хисләрне шагыйрь гади һәм матур итеп әйтеп биргән. Бу шигырьләрнең кыйммәте әнә шунда. Димәк, эпик шигырьләргә дә теләгәндә лирика җылылыгын бик яхшы биреп була икән. Дәүлииең бу җыентыгында «Көнбагыш» исемле тагын бер кечкенә генә матур шигырь бар. Композиторлар теләсәләр бу шигырьгә, һичшиксез, музыка яза алырлар иде. Җыентыктагы башка шигырьләр турында әллә ни әйтеп булмый. Алар гадәттәге урта кул әсәрләр. Авторның яңа поэмасыннан газета, журнал битләрендә ике өзек басылды. Аларда колхоздагы ялкау Идрис турында сөйләнә. Ләкин бу өзекләр, шактый озын булсалар да, типик булып күз алдында кала торган бер образны гәүдәләндерми әле. Дәүлигә үз иҗатында алга таба кыю сикереш ясарга бик вакыт хәзер. Бөек Ленин, Сталин кебек кадерле юлбашчыларыбыз турында эпик темага тагын ике зур әсәр басылып чыкты. Аның берсе Гали Хуҗиның «Идел хикәясе», икенчесе Шәрәф Мөдәрриснең «Кызыл мәйдан» поэмасы. Г. Хуҗиның «Идел хикәясе»н- дә В. И. Ленинның Сембер гимназиясендә укыган яшүсмер чоры яктыртыла. Бу, әлбәттә, безнең өчен бик кирәкле тема. Поэмада шат күңелле, шәфкатьчән холыклы Володяга аның олы җанлы, кайгыртучан, сөю тулы йөрәкле әнисенә һәм, гомумән, Ульяновлар семьясына карата ихтирам һәм җылы хисләр тудыра торган урыннар бар. Поэма авыр укылмый. Ләкин шулай булса да, әсәр укучыда тулы канәгатьләнү калдырмый. Аның зур бер төп кимчелеге бар. һәркайсыбызга мәгълүм булганча, ул чорда егет булып килә торган Володя өчен иң әһәмиятле төп вакыйга — сөекле туганы, дусты Сашаның асылу вакыйгасы, һәм моның аңарда нинди тирән кичерешләр, уйланулар тудыруы, шуның нәтиҗәсендә үзен бөтенләйгә революция юлына багышлавы. Кызганычка каршы, шушы көчле драматик ситуация поэмада бөтен тирәнлеге белән гәүдәләнми. Яшь Володяны шагыйрь халык вәкилләре белән таныштыра. Ульяновлар семьясы Кокушкинога бара. Палубага чыгып утыралар. Анда тагын дүрт-бнш кеше бар.^ Мондый очраклы образларны сөйләштерү юлы белән генә халыкның чын авыр тормышын күз алдына китерү кыен. Чөнки монда күрсәтү юк. Володя шунда барган халыкның ничек тын алуын тормыш эченә кереп үзе күрсә, без күбрәк ышаныр идек. «Боз кузгалыр тиз көннән...» дип революционерларча сөйләүче эшчеләр дә тормыштан килеп кергән төсле тоелмыйлар. Сашаның патшага һөҗүм итүчеләр арасында булуы һәм кулга алынуы ул чактагы мещан-обыватель- ләр шәһәре булган Сембердә нинди тәэсир ясавы һәм моның Володяда нинди тирән эз калдыруы да поэмада күрсәтелми. Бу исә Володяда кискен борылыш тудырган моментларның берсе. Бу хакта Ы. К. Крупская истәлекләрендә шагыйрь фантазиясе өчен канат булырлык материаллар бар. Саша вакыйгасына бәйле тормыш фактларын шагыйрьнең файдаланмавы ничектер аңлашылмый. Ахырда шуны да әйтергә кирәк, Гали Хуҗи иптәш аерым тарихи шәхесләр турында поэмалар язарга ярата. Аның шагыйрь Фатих Кәрим, Һади Такташ, Белояниис, Ибаррури һәм башка шундый зур эшлеклеләр турында поэмалары бар. Болар эчендә аерым якты урыннар, уңышлы кисәкләр була. Фатих Кәрим турындагы поэмасы укучылар тарафыннан аеруча яхшы кабул ителде. Күрәсең, авторга үз героен якыннан белү, аның белән бергә эшләү, дус булу да бик күп ярдәм иткәндер. Хәзер ул патриот шагыйрь Муса Җәлил турында поэма тәмамлап килә. Без бу әсәрнең ашыкмый эшләнүен һәм Хуҗиның иң яхшы поэмасы булуын көтәбез. Шәрәф Мөдәррис тә үзенең «Кы- зыл мәйдан» исемле поэмасын шу- лай ук безнең өчен иң җаваплы темага, Ленин һәм Сталинны дөнья халыкларының тирән хөрмәт һәм 107 ихтирам белән искә алуларын, алар юлыннан барырга омтылуларын күрсәтү максаты белән язган. Поэманың бөек Коммунистлар партиясенә багышланган булуы җаваплылыкмы тагын да арттыра. Кызыл мәйданда халык мавзолейга чират тора. Болар арасында рус, татар, чуваш, бурят халыклары һәм совет иленең башка халыклары белән бергә немец, француз, инглиз, һинд, кытай, монгол һәм бүтән чит ил халыкларыннан да вәкилләр бар. Алар һәммәсе бер теләк, бер хис белән яналар. Үзләренең йөрәк сәламнәрен тизрәк тапшырырга ашыгалар. Шагыйрь үзе дә шул сафта. Ул анда бик күп кешеләрне " күрә, фронт дуслары белән очраша һәм аларның сүзләре аркылы безне ул кешеләр белән таныштыра бара. Үзенең бала чакларын хәтерләп, Ленин исеме һәм аның үлү хәбәре нинди тирән тәэсир калдыруы турында җылы гына юллар белән язып үтә. Шулай ук без авторның Кызыл мәйдан, Кремль, Москва, мавзолей, партия турындагы уйлары белән дә танышып узабыз. Бу шундый бер гаҗәп җир, Бер минут та җитә: Монда барлык кешеләр Туганлашып китә. Яки: Монда тора һәрвакыт Синең баштан сыйпап, Кешеләрдә балкыган Бөтен изге сыйфат,— шикелле юллар уңышлы яңгырыйлар. Мөдәррис шигырьнең технологиясе һәм жанрлары өстендә эзләнә торган шагыйрь. Аның күп кенә әсәрләре шагыйрьнең үзенә хас үлчәү, ритмик агыш һәм рифмалар белән языла. Ул сонет һәм сатира жанры буенча да эшли. Аның бу поэмасы да 7—6, 7—6 иҗекле яңа үлчәү белән язылган. Татар классик поэзиясендә һәм халык җырларында мондый үлчәү очрамый, һәм^ әйтергә кирәк, Мөдәрриснең байтак шигъри үлчәүләре әкренләп гражданлык ала баралар. Ләкин шулай да, шактый озынга сузылган бу поэманы укып чыккач, әсәрдән канәгатьләнү хисе тумый. Хәтта беркадәр борчылып каласың. Чөнки поэма тема ягыннан да, иҗади эшләнеш һәм кеше образларын бирү яки шигъри образлар эзләп табу ягыннан да яңача яңгырамый. Боларның байтагысы төрле авторлар тарафыннан төрле вакытларда кузгатылып узылган мотивлар. Аларны Җамбул, Сөләйман Сталь- ский, Сурков, Исаковский, Твардовский һәм башка тагын бик күп совет шагыйрьләреннән табып була. Эчне иң пошырган нәрсә — кешеләрнең чират җитү-җитмәве турында зарланулары. Бу хакта поэманың буеннан-буена кешеләрдә ясалма борчылу бара: «чират җитәрме, мавзолейга керә алабызмы, юкмы?..» Сафтагыларның бөтен курыккан нәрсәсе шул. Гадәттә бит кешеләрнең бу сафка килеп баскач, күңелләре сафланып, нечкәреп, хисләре, уйлары югарыланып китә. Алар матур кичерешләргә, кадерле истәлекләргә биреләләр. Тирә-якның вак-төяге, чират кайгысы монда онытылып кала. Поэмада әледән-әле чират'мәсьәләсен чәйнәп тору укучының бәгыренә тия. Шуның өстенә әсәрнең поэзия өчен хас булмаган каты тел, декларация теле белән язылуы да укуны кыенлаштыра, аласы килгән эстетик ләззәтне бирми. Сәгать түгел, бер минут Кыйбат икән н и ч а к.— Соңгы сүзнең ахыргы бер иҗеге, шигырьгә сыймагач, өзелеп ташлана. Мөдәррис үз чагыштыруларын, үз фикерләрен, үзе күп кенә урыннарда кабатлый. Ашыгу, ныклап эшләргә иренү билгесе түбәндәге юлларда аеруча ярылып ята. Бөек Москва титан бер Йөрәк булып тибә. Бардык алга титан бер Колесница төсле. Кремль! Тарта Ватанны Титан магнит төсле. Алга дәшә халыкны Титан кулын изәп. Алар халык күтәргән Титан көчле ирләр. 108 Юлыбызга нур чәчте Комму и и с т п к иртә. Сез ул безгә ачтыгыз Ко мм у кист и к язны. Ачыла анык алдында К о м м у н и с т и к офык. Тора бөек матурлык Кочып бөек көчне. Безнең күмәк рулевой. Безнең бөек үзәк. Ул ямьгә ямь, нурга нур, Бөеклеккә символ. Мавзолей ташлары: Монда һәр таш монолит, Серен моның син бел: Алар безнең ныклыкка. Бердәмлеккә с и м в о л. .... Безгә һәр көн көч керде, Көчне бирде бу к ө ч. Болар поэманың төрле җирләреннән сайлап-нптеп тормыйча гына алынган юллар. Алар үзләренең ни дәрәҗәдә шигырь була алуларын үзләре аңлаталар. Әгәр Мөдәррис шигъри әсәргә: монолит, гигант, колесница, магнит, прожектор, факел, бөек, титан, көч, коммунистик, рулевой, символ шикелле сүзләрне күбрәк тутырудан әсәр көчәя, матурлана дип уйласа, бик ялгыша. Аның китабында чатак рифмалар да еш кына очрыйлар. Мәсәлән: рузы — дусы, шарфың — салкын, аңар — әгәр, ахры — яклы, төшәр — төзәр, хуҗа — куша, димә — сиңа, басым — затың, тиккә — типка, өрде — өсте, намус — каруш, җаны — фәне, яклый — ягъни, бер дә — сез дә, чират — кинәт, барсы — карты, яшәр — ясар кебек сүзләр ни дәрәҗәдә рифма була алалар? Бу хәл шагыйрь теленең ярлылыгын, сурәтләү чараларында көчсезлеген һәм яңа образлар, рифмалар табуда эзләнмәвен генә күрсәтә. Шушындый җитди кимчелекләре еш кына күзгә бәрелүе аркасында китап үзенең изге бурычын үти алмый кала. Шәрәф Мөдәррис безгә сугыш елларында үзенең ялкынлы һәм җылы шигырьләре, көчле, дәртле поэмалары белән танылган иде, кызганычка каршы, хәзер ул үз позициясеннән чигенеп барган кебек күренә. Эпик темага языла торган әсәрдә гомуми патетика һәм пафослы риторика белән генә котылып булмый хәзер. Андый әсәр соңгы вакытларда үзенең элекке төсеп үзгәртә барып, прозадагы катгый законга — сюжет һәм конфликтка таяна башлады. Шуңар күрә эпик тема, бигрәк тә поэмада, тормыш фактлары буенча конкрет детальләрне һәм аларныц ышандыргыч җитди конфликтлар аша чишелешен сорый. Шул процесста кешеләр гәүдәләнә, эпик геройлар туа. Шулай итеп, лирик әсәр өчен хис һәм кичерешләр беренче планда торса, эпик әсәр өчен тормышның конкрет фактлары вакыйга, конфликт беренче планда тора. Жанр буенча эшләүче шагыйрьләр моны онытмаска тиешләр. Балалар поэзиясе буенча да берничә генә сүз әйтәсе килә. Соңгы вакытларда бу өлкәдә безнең байтак кына шагыйрьләр катнашканы күренә. Бу бернке ел эчендә балалар өчен Ә. Бикчәнтәева, Б. Рәхмәт, Ә. Исхак, 3. Нури, М. Мөнир, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, Г. Латыйп, X. Вахит, М. Хөсәен һ. б. иптәшләр шигырь, поэма җыентыклары бирделәр. Ике елга бик күп бул- маса да, һәрхәлдә беренче ихтыяҗны үтәргә ярарлык. Аларныц барысы турында да монда сөйләп бетерү мөмкин түгел. Күңелдә калган кайбер фикерләрне геиә әйтәсе килә. Бари Рәхмәтнең кече яшьтәге балалар өчен язылган «Безнең җәй» исемле җыентыгын рәхәтләнеп укыйсың. Ул балаларның үз теле белән, үзләренчә язылган. Бари Рәхмәт — балаларның чын шагыйре, балаларның Тукае дияр идем мин. Ул алариы кызыклы һәм образлы итеп эшләнгән шигырьләре белән сөендерә белә. Ләкин бу останың да кайбер әсәрләрендә кәефне боза торган кимчелекләр, шигырь булып җитмәгән юллар, аксак рифмалар очраштыргалый. Мәсәлән, «Сөенче! Сыерчык!» дигән шигырьнең: Яз кебек тормышны, Илеңне сөясең,— дип тәмамлануы, «Матур җәй, кил безгә!» дигән шигырьдә: Дөньяда зур Дан казанган, 109 Бәхетле чор Нигезен салган, Яңа тормыш Төзегән илгә...— кебек коры сүз тезмәләре кысылуы һәм бер урында күптән шаблонга әйләнгән ясалма, рифмасыз җыр килеп керүе бик эчне пошыра. Болар берсе дә шигырь юллары түгел. Чын художник болардан ерак качарга тиеш. Бари Рәхмәтнең сыерчык — сикертеп, юк-барны дип — юләрмени, таңнан — аңар, дәресеңне син — ди песи, карый — ташка ди, Бари — миңа ди, барсы да — дәресенә, кебек чатак рифмалар кул- лангалавы әсәрнең кыйммәтен төшерә, аннан алган ләззәтне югалта. Мөнир Мазуновиың «Син дә белергә тиеш» исемле җыентыгы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган бу китапчык, кечкенәләрне эшкә өйрәтү нияте белән файдалы. Кайбер урыннарда: «кыз балалар әйттеләр; ир балалар әйттеләр; җыр- лый-җырлый кыз бала», «бу кыз җиде яшендә, тырышып идән сөртә, яңа йорт җиһазларын өйдә тәртипкә кертә», дип олыларча сөйләү, шигырь геройларының исемсез булулары һәм килә — үтенә шикелле рифмасызлыклар очрамаса, ‘ тагын да яхшы булыр иде. Г ал имҗан Латыйпның «Учак янында» исемле җыентыгына 3. А^әҗитовның урынлы тәнкыйть мәкаләсе чыкты. Андагы кимчелекләр, тулысымча булмаса да, дөрес күрсәтелгәннәр. Гомумән бу җыентык әйбәт тәэсир калдырмый, күпчелек шигырьләр ясалма, үгет-нәсихәт, әзер хакыйкатьләр һәм коры агитация белән язылганнар. Сүз нигезсез булмасын өчен кайбер мисал китерик. Менә лагерь балалары Волга — Дон пароходын карарга киләләр. Икенче урында аның турында ни өчендер: «адашып калуың бар диңгез пароходы н- д а», диелә. Шул пароходта экскурсовод, аның эчен күрсәтеп, аңлатып бирәсе урында, мондый сүзләр сөйли: Бар да сезнең өчен, ди. Безнең туган илебез Эшли бөтенесен, ди. Безнең халык шундый ул, Эшлим дигәнен эшли, Безнең халык бердәм ул, Тик бердәмлектә көч, ди. Кирәк икән, диңгезне Үзебез булдырабыз. Үлән шьпмаган җирдә Игеннәр уңдырабыз. Бөтен нәрсә оуйсына Безнең кыю халыкка. Килер бер көн, иптәшләр, Без очарбыз Марска. «Тынычлык кошлары» исемле шигырьдә күгәрченнәр болай сөйли: — Очабыз,— диделәр,— алар, Тыныч тормышны яклап. Без үткән юл кыска түгел... Аның очлары Москвага Бер җеп булып тоташа. Озын булса да юлыбыз, Талдырмый канатларны. Безне каршылый һәр җирдә Тынычлык солдатлары. Кан-яшь безнең дошманыбыз, Тынычлык кошлары без. Күктәге йолды лардан да Күп безнең дусларыбыз. Күрәсез, экскурсовод та, күгәрченнәр дә бу шигырьләрдә шактый күп очрый торган шаблон агитатор ролен уйныйлар. Ни өчен кошлардан агитация сөйләтергә кирәк? /Җыелышларда сөйләнә торган мондый олыларча сүзләрнең кошлар тарафыннан әйтелүенә бала барыбер ышанмый бит. Күрәсең, бу хәл авторның үзе алган теманы ничек башкарып чыгарга белмәвеннән килә торгандыр. Гата дигән малай шәһәргә кунакка килгәч тә бакча үстерү кагыйдәләрен сөйләп кенә йөри, шул ук Гата бер шигырьдә уңай, икенчесендә кире герой итеп бирелә. Китап башындагы шигырьдә: Лагерь ачылган көнне Учак яктык бергәләп,— дигән юллар лагерь тормышын белмәүне күрсәтә. Монда сүз озынга китмәсен өчен, шуны гына әйтергә туры килә: Галимҗан Латыйп балалар дөньясы эченә кереп җитмәгән әле. Ул күп шигырьләрен олыларча яза, күп урында башкаларны кабатлый, балалар өчен язылган шигырьләренең югары сыйфатлы булуы өчен көрәшми. Китап менә шуны күрсәтә. Балалар өчен язылган шигъри әсәрләрне күздән кичергәннән соң, 110 мондыйрак уртак бер фикер кала: бу китапларда бүгенге мәктәпнең эчке тормышын конкрет күрсәтү, баланың үз тирәсендәге дөньяны тануы, хезмәттә катнашуы житмп. Матур итеп язылган шигъри әкиятләр, балалардан поэма геройлары юк. Темаларның һәр авторда бер төрлерәк булуы—табигать һәм кошлар тирәсендә күп чуалу бик нык күзгә ташлана. Балалар поэзиясен баланың үз тормышын бирүгә файдалану һәм тема төрлелеген баету ягыннан күп кенә эшлисе бар әле. Зәет Мәҗнтовның «Учак янында» исемле җыентыкны урынлы тәнкыйть итүен әйткән идек. Ләкин Зәет иптәш үз иҗатына да шулай каты тәнкыйть белән караса, үз алдына да шундый югары таләпләр куйса, тагын да яхшырак булыр иде. Аның быел матбугат битләрендә байтак кына шигырьләре чыкты. Ул «көн кадагы»на сугарга тырыша. Әмма бу шигырьләрнең әдәби эшләнешләре күп очракта зәгыйфь була. Ул безгә «кукуруз — Мәгъфруз» дип тә язып күрсәтә, «Иртәнге күренеш» исемле шигырьдә сыерларның мут булуы, «сөтле боланнар»га охшавы шикелле «яңа» сыйфатларын да ачып бирде. Бу шигырь «Яшь Сталинчы»да үз вакытында тәнкыйть ителде. Нуруллин һәм Гайна- нов иптәшләр аны юкка гына якладылар. Чынлап та сыер ничек мут булсын? Әгәр аның мондый сыйфаты булса, ул кәҗәгә яки песигә охшарга тиеш түгелме соң? Ә инде боланнарның никадәр «сөтле» булуын, күптән түгел булып узган «Кардагы эзләр» исемле фильмда Зәет Мәҗитов үзе дә күргәндер. Бу яшь автор төрле якка сугыла, шигырь белән фельетон да язып карый, кайчакта фольклорга да кагылга- лый, кайчакта Такташның «Тун тра- гедиясе»н «Өй трагедиясе» дип баштанаяк күчереп тә чыга һәм аны эстрадачыларга укырга бирә. Ләкин алар һәммәсе дә өстән эшләнгән эш, халтурага якын нәрсә булып чыгалар. Поэзия уен түгел. Ул бик җитди һәм авыр эш. Шушы бурычны бөтен җаваплылыгы белән аңлап эш итә торган яшьләр генә поэзия мәйданында урын алырга хаклылар. Әгәр югарыда әйтелгән поэзия әсәрләренә бер йомгак ясарга телә-, сәк, кайбер әйбәт шигырьләр булуына да карамастан, алар барысы да нигездә бер дәрәҗәдәрәк булган урта кул әсәрләр дияргә туры килә. Шулай итеп, хәзергә безнең поэзиядә уртачалык хөкем сөрә. Бу уртачалык безне һич кенә дә канәгатьләндерми. Әгәр без бу уртача әсәрләр белән декадага бара калсак, безгә шактый ук кызарырга, уңайсыз хәлдә калырга туры килү куркынычы бар. Бу уртачалык нәрсәдән килә соң? Моның сәбәпләре байтак. Беренчедән, бездә Тукай, Такташ, ЛАаяков- ский шикелле даһи талантлар, ияртеп баручы көчләр юк. Ияртеп баручы көчләр гадәттә һәр эшнең алга таба үсешенә нык ярдәм итәләр. Без барыбыз да урта кул шагыйрьләр, поэзиянең гади тружениклары. Без бу уртачалыктан ычкыну юлларын җитәрлек эзләмибез. Әгәр без икеләтә-өчләтә энергиябезне биреп эшләсәк, бу дәрәҗәдән котыла алыр идек. Иҗат эше — бөтен гомереңне бирү дигән сүз бит ул. Маяковский һәм Тукайга күз салсак, без аларның бөтен гомерләре поэзиягә багышланган булуын күрәбез. Павлов: «Фән — кешенең бөтен гомерен таләп итә» дигән. Поэзия дә шагыйрьнең бөтен гомерен таләп итә. Ә без аңа гомернең, көчнең әчмухасын да бирмибез әле. Икенчедән, бездә поэзияне алга этәрерлек квалификацияле, җитәкләүче тәнкыйть юк. Дөресен әйтергә кирәк, безнең поэзия әсәрләренә тәнкыйть бик аз языла. Булганнары да әсәрнең идея ягын, шул юнәлештә берәр кимчелеге юкмы икәнен күзәткән коры рецензиядән узмый. Шагыйрьнең кечкенә генә булса да үсешен, поэтик табышын, художество уңышын күрсәтеп, төпле анализ ясаучы, аңа- стимул бирүче тәнкыйтьне безнең күргәнебез юк. Хәзергә безнең әле мондый тәнкыйтьчеләребез, поэзияне белеп, яратып эш итүчеләребез күренми. Шуңа күрә поэзия дөньясында һәртөрле 111 кимчелекләр, аның авторитетын төшерә торган нәрсәләр яшәп килә. Өченчедән, без үзебез дә килешүчәнлеккә өйрәнгәнбез. Иҗатыбызда булган кимчелекләр белән килешәбез дә килешәбез инде һәм еш кына очракларда күрмибез дә, сизмибез дә. Ләкин без шулай ук күршебездә булган кимчелек белән дә килешәбез, күрмәскә тырышабыз. Дөрес, секция утырышларында беркадәр тәнкыйть һәм бәхәсләр була, ләкин алар да күп хәлләрдә нәтиҗәсез калалар. Ә «зуррак» дигән шагыйрьләргә карата ул сүзләр шулай ук килешүчәнлек нигезендә әйтелә. Ул килешүчәнлек издательствога рецензияләр язганда, китаплар редакцияләгәндә дә бик зур роль уйный. Әгәр без, бер-беребезнең әсәрләренә эчке рецензияләр язганда яки редакцияләгәндә принципиаль югары таләпләр куйсак, «Кызыл мәйдан», «Учак янында», «Идел хикәясе» һәм башка әсәрләргә күп кенә төзәтүләр керт- терә алыр идек; һич югында югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне генә булса да бетерткән булыр идек. Шулай ук матбугатта чыккан начар шигырьләргә, адәм көлдергеч юлларга пародия, сатира, рецензияләр язып та, аларның бетүенә ярдәм иткән булыр идек. Ә шулай итмәгәндә безнең иҗаттагы кимчелекләрнең тамыры киселми яши бирәчәк. Шәрәф Мөдәррис күптән түгел бер җыелышта, безгә дуслык кирәклеге турында сөйләде. Әйе, бик кирәк. Югыйсә соңгы вакытларда бездә язучылар арасында вак көнчелек, кинә тотып йөрү, тәнкыйть иткән өчен үч саклау, түбәнлектән тай- чынмыйча уйдырма сүзләр белән каршы чыгу яки тәнкыйть исеме астында «акны кара» дип раслау, язучының булмаган гаебен бар итеп күрсәтү, язганны юкка чыгарырга маташу шикелле начар тенденцияләр шактый урын ала башлады. Бо- ларны тамырыннан чабып кырырга, чын дуслык, иҗат дуслыгы урнаштырырга кирәк. Ләкин ул дуслык бер-беребезнең иҗатындагы кимчелекләргә ташлама ясау, күз йому дуслыгы — начар әшнәлек булмасын, ә кимчелекне ачык әйтеп, иптәшне алга өстери торган принципиаль иҗат дуслыгы булсын. Ммц бары шундый дуслык яклы. Бүгенге поэзиянең алга үсеш юлындагы төп бурычы — партиябезнең ил һәм халык алдына куйган зур бурычлары белән аерылгысыз. Совет язучыларының II Бөтенсоюз съездына җибәргән хатында КПСС Үзәк Комитеты бездән югары сыйфатлы әсәрләр сорады. Халык таләп итә торган мондый югары сыйфатлы әсәрләр тудыру өчен безгә иң элек, идея эчтәлегенең тулы һәм яхшы булуы белән берлектә, матурлык өчен көрәш ачарга кирәк. Бу сүзне мин художество мәгънәсендә алам. Шигырь матур булырга тиеш. Гади бер мисал: әгәр без костюм алырга теләсәк, матуррак төстәге, озак чыдарлык яхшы сыйфатлы материал табарга тырышабыз. Хатын-кыз күлмәк алырга теләсә, шулай ук матур төстәге яңа, кабатланмаган бизәкләрне сайларга тырыша. Әйе, кешеләргә матурлык ярату хас. Кеше һәркайда: табигатьтә, театркино, музыка, җыр- көйдә яки кешенең үзендә булсын — матурлык эзли, шуның булуын таләп итә. Без үзебез дә матурлыкны яратабыз. Ә соң шулай булгач, ни өчен кешеләргә ямьсез шигырьләр яки матурлыгы беленербеленмәс шигырьләр тәкъдим итәбез. Дөрес, шигырь матурлыгы коры «красивость» кыиа түгел. Әйтик, арзанлы бәзгә дә матур бизәкләр төшереп була. Ләкин кешеләрне аның белән алдый алмыйсың. Аның ялган икәнен кеше бик тиз аңлый. Шуңа күрә шигырь: эчтәлеге югары сыйфатлы матурлыкны, тузмый, таушалмый торган идеяле матурлыкны бирергә тиеш. Кеше шигырьдәге әйбәт идеягә, матур, яңа образларга соклансын. Без һәр строфабызны: бу юллар матур булырмы, укучы күңеленә барып җитәрме? дип уйлап язсак, шактый уңышка ирешер идек. Икенчедән, безнең поэзия әсәрләрендә милли үзенчәлек, самобытность күренешләре югалып бара. Без күп, очракта иярү үрнәгендә «общий» шигырьләр язабыз. Халыкның үзенчәлеге — аның психологиясендә, характерында, гореф-гадәтендә, тормыш-көнкүрешендә, яшәгән җи- репдә, үзара мөнәсәбәтендә чагыла. Шагыйрь милли үзенчәлекне тышкы сыйфатларда гына күрмичә, менә шушы төп сыйфатларны тотып ала һәм күрсәтә белсә, аның шигыре уңышлы булачак. Безгә бу хакта байтак сөйләшергә, фикер алышырга, поэзиядә моңарчы чагылган яхшы үрнәкләрне барлап узарга ки- рәк әле. Өченчедән, безгә гомумән иҗат эзләнүләре, яңа шигъри образлар, «шигъри табышлар» (поэтик Находкалар) тудыру өчен көрәш ачарга вакыт. Моңарчы булган эзләнүләр, күбесенчә, форма, үлчәү, ритмика яңалыкларына кайтып калдылар. Болар белән генә, әлбәттә, ерак китеп булмый. Шагыйрь, яңа йолдыз а^учы галим кебек, яңа шигъри образ, поэтик находка табарга тиеш. Мәсәлән, ни өчен Тукайның: Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы; Керләнеп беттем үзем, дэньяны пакьли алмадым; Ни сәбәптән тәнгә мунча, җанга юк? — Һәм тагын башка бик күп юллары; Такташның: Үләрмен дә онытырлар дип, Юкка гына йөрәк янасың, Тамбов урманнары сагыныр әле Үзе үстергән бунтарь баласын, Их, син яшьлек, Их, син тиле яшьлек, Шундый кыска булып тоелдың, Кичен чәчәк аткан булдың, Ә таңында... Ә таңында инде коелдың; Салкын карга басып Алсу килә, Үзе матур, үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе болай бер дә Усал түгел кебек шикелле, Һәм тагын әллә нихәтле юллары ничә еллардан бирле безнең күңелләрдә саклана? Болар бит мәктәптә өйрәнелгән юллар түгел, бер укуда күңелдә калган строфалар. Чөнки болар шигъри табышлар, әле дә матурлык һәм мәгънә көчен югалтмаган шигъри образлар. Ә безнең кайсыбызның нинди юллары күңелләрдә саклана? Кызганычка каршы, алар юк. Кайчандыр Багтал: Баттал икәнемме онытсам да Постта икәнемне онытмам,— дигән канатлы юллар язган иде. Ләкин шуннан соң без Батталиың истә калырлык строфаларын очратканыбыз юк. Без һәр шигырьнең ике генә юлы булса да укучы күңелендә калырлык һәм аның телендә кабатланырлык итеп эшли алсак, максатка шактый якын килгән булыр идек. Поэзия алдында торган күп бурычларның кайбер специфик юиәлештәгеләре шушылар кебек тоела. Әгәр без аларны киләчәк иҗат эшебезнең уртасына куйсак, югарыда өстән-өстәи генә булса да күрсәтелгән кимчелекләрдән котылыр идек, алардан котылу — безне богаулап торган уртачалыктан ычкынуга, соңгы вакытларда безнең гаеп аркасында поэзия турында туып килә торган яманатны бетерүгә ярдәм итәр иде. Җитлеккәнлеккә имтихан тоту урыны булган әдәбият һәм сәнгать декадасына киң колачлы, югары сыйфатлы яңа әсәрләр белән барыйк!