Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ БАШЫНДАГЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ДИНГӘ КАРШЫ КӨРӘШНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Философия фәннәре кандидаты ★ Илебездә социализмның җиңүе, Коммунистлар партиясенең гаять зур идеологии тәрбия эшләре нәтиҗәсендә совет халкының рухи йөзе тәмам үзгәрде. Совет кешеләренең күпчелеге дин изүеннән котылдылар. Алар үзләренең тормышларын һәм эшчәилекләреи дөньяга иң дөрес фәнни карашка — марксизм-ленин- измга нигезлиләр. Ләкин социалистик идеологиянең җиңеп чыгуы — безнең җәмгыятьтә дөньяга буржуаз караш калдыклары, хосусый милекчелек психологиясенең һәм мораленең калдыклары бөтенләй бетерелгән дигән сүз түгел әле. Аларга каршы кискен көрәш җәелдерергә кирәк. Кешеләр аңындагы әнә шундый зарарлы калдыкларның берсе—дин. Илебезнең көнчыгыш республикаларында, шул исәптән Татарстанда да ислам дине калдыклары яшәп килә. Ислам дине VII йөзнең башларында Гарәбстаида яңа гына барлыкка килгән феодализм җәмгыяте хаким сыйныфларының идеологиясе булып туган. X йөзнең башларында Болгар ханлыгы заманында Казан татарларының ата-бабалары булган Идел буе болгарларына да җирле феодаллар аны көчләп такканнар. Шул вакыттан алып ислам дине эксплуататор сыйныфлар кулында хезмәт ияләренең аңнарын томалау коралы булып хезмәт итеп килгән. Ләкин ислам дине хезмәтчел татар халкының аңына бервакытта да тулысынча ия була алмады, дисәк ялгыш булмас. Халкыбызның алдынгы культура вәкилләре әдәбият мәйданына чыкканга кадәр, хезмәт ияләре дингә һәм руханиларга протестларын үзләренең мәкальләрендә, әйтемнәрендә, бәетләрендә һ. б. чагылдырдылар. XIX йөзнең икенче яртысында инде дин һәм буржуаз милләтчелек идеологиясенә каршы көрәштә татар халкының демократик культурасы барлыкка килде. Аның беренче күренекле вәкиле Каюм На- сыйри (1825—1902) ислам идеологиясенә көчле удар ясады. Аның эшен XX йөз башында Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафури һ. б. дәвам иттерделәр. Татарлардан беренче марксист — революционер X. Ямашев һәм аның көрәштәше Г. Коләхметов, марксизмга таянып, 1905 елгы революция чорында ислам диненә һәм контрреволюцион мөселман оешмаларына каршы атеистик көрәш алып бардылар. I Каюм Насыйриның эшчәнлек чоры (ХЬХ йөзнең икенче яртысы) — сыйнфый һәм милли изүне яклауга хезмәт иткән ислам идеологиясенең, 66 хакимлек итү чорына туры килә. XVIII йөз ахырындагы крестьян күтәрелешләреннән соң куркуга төшкән патша хөкүмәте ислам динен яклау, мөселман руханиларының татар халкына йогынтысын көчәйтү һәм аңардан файдалану политикасын актив рәвештә үткәрә башлый. Мәчетләр һәм руханилар белән ту- рыдан-туры идарә итү өчен 1782 елда Оренбургта мөфтилек, ә 1789 елда диния назараты төзелә. Шул вакыттан алып руханилар белән җитәкчелек итү эше патша властьларына турылыклы мөфтигә тапшырыла, һәр мәхәлләгә самодержавие агентлары — указлы муллалар билгеләнә. «Барлык һәм һәртөрле изүче сыйныфлар үзләренең хакимлекләрен саклау өчен ике социаль функциягә: палач функциясенә һәм поп функциясенә мохтаҗ булалар»,— дип язды В. II. Ленин. Мөселман руханиларының күпчелеге шушы функцияләрнең икесен дә үтәп килгәннәр. Мәсәлән, мөфти Сәлимгәрәй Дәүликәев башта унтер- офицер булган, Пугачев восстаниесен бастыруда катнашкан, аннары 20 ел буена мөфти сыйфатында рухани жандарм хезмәтен үтәгән. Мөхәммәдьяр Солтанов 25 ел буе мөфти хезмәтен башкарган һәм бер үк вакытта «Төрмә эшләре комитеты» директоры булган. Оренбург диния назараты мәгълүматлары буенча, 1889 елда 4254 татар авылына 7208 мулла расланган. Шушы рухани палачлар хезмәт ияләрен эксплуататорларның хакимлеге белән килештерергә, аларның революцион кыюлыгын җимерергә омтылганнар. Мәсәлән, Казан өязенең Олы Мәңгәр, Олы Әтнә һәм Мәмсә волостьларында крестьян күтәрелешләре вакытында (1877—78) муллалар «килештерүчеләр» ролен башкаралар. Олы Мәңгәр авылының крестьяннары муллаларны да, аиы яклаган полицейский стражникны да кыйнап ташлыйлар. Муллаларның халыкка дошман булган эшләре, башлыча, мәчеттә үткәрелә. Шунлыктан, патша хөкүмәтенең хуплавы аркасында татар муллалары мәчетләр салуны елданел арттыра баралар. Әгәр 1742 елда Татарстанда 118 мәчет булган булса, 1845 елда аларның саны 6763 кә җитә. Шуннан соңгы елларда күп авылларда икешәр, ә кайберләрендә дүртәр, хәтта алтышар мәчет була. Мәчет гыйбадәт кылу урыны гына булып калмый, бәлки полиция аппаратының филиалы ролен дә үти. ^Мөселманнарның, гражданлык эшләре бөтенләй диярлек руханилар карамагында була.х Мәдрәсәләрнең днн агуы тарату учаклары булуың әйтеп тә торасы юк. Массаның аңын томалау кораллары арасында дини китаплар аерым урын алып торалар. Коръән, «Иман шарты», төрле догалыклар, хәситәләр һ. б. татар типографияләрендә- йөзләрчә мең данә бастырылып таратылган. Бу «китаплар» дингә ышанучыларның игътибарларын «теге дөнья» турында гына кайгыртуга юнәлтәләр, үз-үзләрен намаз, ураза, һ. б. белән юатырга үгетлиләр. Каюм Насыйриның фәнни-педагогик һәм әдәби-публицистик эшчән- леге җәелеп киткәндә татар халкы арасында ислам диненең торышы әнә шундый була. К. Насыйриның дөньяга карашы бөек рус халкының шул замандагы алдынгы культурасы йогынтысында формалаша. Аның иҗат эшчәнлеге хезмәтчел татар халкын сыйнфый һәм рухи изүдән азат итүгә юнәлдерелгән. Фәннең бик күп тармаклары буенча популяр әсәрләр бастырып таратучы беренче татар галиме Каюм Насыйри булды. «Укымышлы» татарларның китап шүрлегендә «Йосыф», «Сәет Баттал», «Ахыр заман» кебек дини китаплар гына булган бер заманда К. Насыйриның физика, астрономия, биология, география, медицина кебек фән нигезләрен аңлаткан әсәрләренең дөньяга килүе бөтен татар халкының рухи тормышында бөтенләй яңа күренеш була. 'К. Насыйри ул замандагы татар буржуаз «укымышлылары» кебек фән мәгълүматларын дин тәгълиматлары белән килештерергә, фәнне дингә буйсындырырга омтылмый.. Аның галәмнең төзелеше, табигать күренешләре турындагы карашлары дөньяның алла тарафыннан яратыл 5* 67 ганлыгы турындагы дини уйдырманы җимереп ташлыйлар. К. Иасый- ри үз заманындагы табигать фәненә таянып, үзенең «Буш вакыт» исемле әсәрендә галәмнең төзелеше, күк йөзендәге җисемнәрнең һәм җирнең хәрәкәт законнары турында аңлатма бирә, җирнең шар формасында булуын, аның кояш тирәсендә әйләнүен, кояш һәм ай тотылу сәбәпләрен дөрес аңлата. Каюм Ыасыйри диннең мәңге үлмәс җан турындагы әкиятен дә инкарь итә. «Кырык бакча» исемле әсәрләрендә җан, өрәк кебек нәрсәләргә ышануны ул мәгънәсезлек дип атый, кешенең аңын, психик эшчән- легеи фән нигезендә аңлата. «Мәна- фигы әгза вә кануны сыйххәт» дигән әсәрендә ул кеше аңының баш мие эшчәнлеге беләп бәйләнгән булуы, ми эшеннән башка аңның була алмавы турындагы фәнни карашны алга сөрә. К. Насыйриның «Буш вакыттагы: «Гакылның урыны мидәдер, нуры күңелдәдер, һәммә мәгълүм нәрсәләр гакыл сәбәпле беленәдер»,— дигән сүзләре аның дөньяны танып-белү проңессын, кешенең гакыл эшчәнлеген фәнни нигездә аңлавын күрсәтә. Шушы нигездә ул җан, җәннәт һәм тәмуг кебек дини ышануларны кискен рәвештә фаш итә. Казан халкына мөрәҗәгать итеп язган бер әсәрендә ул болай ди: — «Фәзаилешшөһүр»дә һич кыяфәте булмаган нәрсә — тәмуг матчасына асалар дигән сүзнең балаларга ни файдасы бар?.. Сез шуны гыйлемгә саныйсыз: «һай-һай, улым мәдрәсәдә нәрсә белеп кайткан»,— дисез. Тәмугның матчасы бар, имеш! Тимердәнме? Тимер булса — эрер. Агачтанмы? Агач булса янар. Аңа ник акылыгыз җитми?» Каюм Насыйриның дини уйдырмаларга каршы юнәлтелгән бу кыю сүзләре үз вакыты өчен гаять зур әһәмияткә ия булып тора. «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемле (рус телендә басылган) әсәрендә Насый- ри ул замандагы татар халкының динендә борынгы дин калдыклары барлыгын да күрсәтә. Борынгы диние, су анасы, убыр, шүрәле, албасты кебек нәрсәләргә ышануларны ул кешеләрнең табигать көчләре алдында куркулары һәм аларның сәбәпләрен аңламаулары аркасында килеп чыккан дип карый. Диннәрнең килеп чыгуын болай аңлатуда дөреслек бар, әлбәттә. Ләкин ул хәзерге диннәрнең социаль тамырларын аңлаудан, димәк, динне бетерүнең чын юлын аңлаудан ерак. Шулай да Насыйриның диннең килеп чыгуы турындагы карашы үз вакыты өчен прогрессив булган, чөнки ул дин галимнәренең динне алла күктән иңдергән дигән реакцион карашларына каршы юнәлдерелгән. Мәгълүм ки, мөселман дине галимнәре ислам дине иң соңгы һәм иң камил дин, коръәнне Мөхәммәткә күктән язып тапшырылган дип аңлатып килделәр. Каюм Ыасыйри моңа капма-каршы фикер әйтә. «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемле әсәрендә ул татарларның жирле ышанулары һәм гореф-гадәтләре, Мөхәммәт диненең татарлар тормышына тәэсир итүе нәтиҗәсендә, көинән-көнгә кысылып чыгарылалар һәм Мөхәммәт дине уйлап чыгарган ышанулар беләп алыштырыла баралар, дип язды. Димәк, Каюм Ыасыйри фикеренчә, ислам дине кещеләр тарафыннан уйлан чыгарылган була. Димәк, ул ислам диненең килеп чыгу сәбәпләрен күктә түгел, ә җирдә эзләгән. Ә бу исә, Ыасыйри атеизм юлында торган дигән сүз. Ислам диненә Насыйриның тәнкыйть күзлеге аша каравы, аның тәгълиматларын, легендаларын, гореф-гадәтләрен көлкегә калдыра торган әсәрләр бастырып чыгаруы бу фикерне тулысынча раслый. Аның «Кырык бакча», «Фәвакиһелҗөләса» исемле әсәрләрендә ислам дине әкиятләрен, гыйбадәтләрен һәм руханиларын фаш итә торган күп кенә новеллалар, афоризмнар, мәзәкләр очратырга була. Бу әсәрләр белән ул халыкта дингә карата хөр фикерлелек уятырга тырышкан. Мәсәлән, хикәяләрнең берсендә болай диелә: Берәү коръәннең җәннәт күк йөзе белән җир кадәр киң диелгән аятен укый да елан җибәрә. Иик елыйсын, ул кадәр куркыныч аят түгел лә, дигәч, ул: «Минем ча 68 бата бүе да җирем юк> җәннәтнең киңлегеннән мина нн файда», дин җавап биргән». Хикәя хезмәт ияләренең дингә һәм феодализмга каршы протестларын чагылдыра-. Менә тагын бер хикәя: «...Ьик суык көн иде. Бер кешенең өенә кердем. Ул өйдә җәмәгать намаз укып торалар. Аларның арасында бер карт бар. күлмәкчән, аяклары ялангач. үзе бик туңган, дер-дер калтырый. намаз эчендә әйтә: әй, ярәб, бу суык үзәккә үтте, намаз укырга кушасын, кием бирмисең, әгәр мине җәһәннәмлек итеп яраткан булсаң, хәзер үк бир җәһәннәмеңне!» Бу әсәрләре белән 1\. Насыйри ислам дине законнарының хезмәт ияләре өчен зарарлы булуын, алла, җәннәт һәм җәһәннәм идеяләренең эксплуататор сыйныфларга хезмәт итүен күрсәтә. Ләкин Каюм Насыйрпның дингә каршы көрәше мәгърифәтчелек рамкалары белән генә чикләнгән. Җәмгыятьнең үсеш законнарын идеалистларча аңлау сәбәпле, ул диннең килеп чыгуының төп сәбәпләрен, аның социаль тамырларын, сыйнфый асылын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган. Шунлыктан ул динне бетерү өчен аңбелем тарату гына җитә дип унлаган. II исә тышкы дөнья күренешләренең кеше миендә чагылышы дип карый. Бу караш, практик күзәтүләр нәтиҗәсендә генә туып, фәнни рәвештә нигезләнмәгән булганга, аны стихиячел материализм дип атыйлар. Тукай әнә шундый стихиячел-мате- риалистнк карашта тора. Тукай, табигать күренешләрен таиып-белергә мөмкин түгел (алла кодрәтен белер хәл юк), дигән дини-пдеали- стик карашны да инкарь итә: кеше аңы дөньядагы барлык күренешләрне таныпбелергә сәләтле, ди ул. «Хиссияте мпллия» (1906) исемле мәкаләсендә, кеше акылының гаять зур көчен күрсәтеп, ул болан дип яза: «Укымак— II XX йөзнең башында формалашкан татар демократик культурасы вәкилләре Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал һәм М. Гафурилар халык азатлыгы өчен көрәштеләр. Алар үзләре дин йогынтысыннан тиз генә һәм тулысынча котылып җитмәсәләр дә, ислам диненең эксплуататорларга хезмәт итүен фаш иттеләр, шуның белән хезмәтчел массаның аңыи тәрбияләүгә булыштылар. Бу мәсьәләдә беренче чиратта татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның роле зур булды. Г. Тукайның төп философик карашларын билгеләргә кирәк булса, без аны материалист дип әйтер идек. Сәламәт акылы булган барлык кешеләр кебек үк, Г. Тукай да табигатьне аңнан тыш һәм аңга бәйсез рәвештә яши дип, ә кешенең аңын үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максатка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип таиымактыр. Укымак— «иҗтиһат мөнкариз»1 кеби сүзләрдән ха-ха-ха илә көлеп гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер... Укымак ләфзы (сүзе — 3. И.) астында моның кебек хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр». Г. Тукайның стпхиячел-материалистик һәм революцпоп-демократпк идеяләре аның дингә каршы фикерләренең теоретик нигезе булды. Г. Тукай үзенең иҗатында суфилыкка, мөритлеккә, ишанлыкка каршы кискен көрәш алып барды. Суфиларның өйрәтүләре башка диндә- геләргә карата чиктән тыш дошманлык белән сугарылган. Суфилыкта мөритләрнең өйрәтүчеләре булган шәхесләр, ишаннар зур роль уйныйлар. Суфилык өйрәтмәләренең берсендә: «Мөрит үзенең шәехе кулында үлек юучы кулындагы мәет кебек булырга тиеш» диелә. Суфилык һәм мөритлек хәзерге Татарстан территориясенә ишанлык формасында җәелгән иде. Ишаннар эре алпавытлар, кулаклар, сәүдәгәрләр яки, Тукай әйткәнчә, «теләнче фабрикасы булган мәдрәсәләрнең» башлыклары булдылар. Алар үзләренең мөритләрен һәм алар белән берлектә хезмәт 1 «И җ т и һ а т м ө и к а р и з» — тырышу заманы үткән дигән караш. 69 халкын таладылар. Ишаннарның кайберләре патша охранкасы агентлары иде. 1905 елгы революция вакытында Чистайдагы Закир ишан мәчете һәм аның мөритлек оешмасы татар контрреволюцион көчләрнең үзәгенә әверелгән иде. Татар байларын һәм руханиларын бер «иттн- фак»ка берләштерү, «мөселманнар съезды» чакыру идеясе беренче башлап шунда барлыкка килә. Шуңа күрә Г. Тукайның ишаннарга каршы халык ачуын кузгатуы гаять әһәмиятле эш иде. «Ишан», «Соры кортларга» һ. б. кебек күп кенә сатирик шигырьләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә Г. Тукай ишаннарның, наданлыгын, паразитлыгын, халыкның явыз дошманнары булуын күрсәтте һәм аларны юк итәргә чакырды. Татар муллалары ишанлык хокукын күбесенчә көнчыгыш илләреннән алып кайталар иде. Мәсәлән, «Иттифак» җитәкчеләреннән һәм мөфтиләрдән берсе булган Баруди ишан, Бохарада җиде ел укып, андагы бер шәехнең мөрите була, ә аннан Казанга кайтып үзе мөритләр җыйный, халыкка каршы реакцион эш алып бара. Г. Тукай Ватанга һәм халыкка хыянәт итүче бу соры кортларның халыкның культура үсешең тоткарлаучылар һәм шпионлык итүчеләр булуын фаш итте. «Хиссияте мил- лия» дигән мәкаләсендә ул: «Без яшьләремезие Бохарага җибәрсәк — ишәк, Истамбулга җибәрсәк — полицейский һәм шпион булып кайтачаклары моңарчы кайтканнары илә са- бит вә мөдәлләлдер»,— дип язды. Бу сүзләр Тукайның дин башлыкларын тәнкыйть итүенең политик характерда булуын күрсәтәләр. Г. Тукайның дингә каршы фикерләре аның патриотик хисләре белән бәйләнгән иде. Ул халыкны панисламизм һәм пантюркизм идеологиясе белән агуларга маташкан һәм реакцион феодаль Көнчыгышка, солтан Төркнясенә ориентация тоткан милләтчеләрдән ачы итеп көлде. Татар п а нтюр кистл ары н ың гом у м ил әштс- релгән Мостафа образы аша шагыйрь татар милләтчеләренең халык дошманнары икәнлеген фаш итте. Төркиядә бер теләнче, сухта булган Мостафа; Монда кайтып ил казасы, фитнә булган Мостафа. Юп-юаш муенын бөгеп йөргән сарыктай бер сарык,— Монда кайткачтан симергән, чучка булган Мостафа. Шат кына берлек белән торган шәһәрнең халкыны, Төрле дошманлык чәчеп, өч.дүрткә бүлгән Мостафа,— дип язды ул. Г. Тукайның патриотик идеяләре бөеклеген аның «Китмибез» (1907) исемле шигыре аеруча ачык характерлый. Тукай, кара йөзләр безне булмас эшкә өндиләр—Төркиягә китәргә кушалар дип, Төркиядәге солтан режимының реакционлыгын, милләтчеләрнең хыянәтен фаш итте: Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион... Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар. шөкер; Ач мужиктан сон кисәкне тарткалаучы бар. ■шөкер! — дип язды шагыйрь. «Китмибез» шигыре революцион дәрт белән сугарылган: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл... Иң бөек максат безем:— хөр мәмләкәт, хөр Русия! — дип, Тукай халыкның революцион көченә ышанганлыгын җырлады. Тукай хезмәт ияләрен аң-белемле, культуралы итәргә тырышты, бөек рус халкы культурасын өйрәнергә чакырды. Ул алла идеясенең эксплуататорларга хезмәт итүен, халык өчен агу булуын аңлый иде. «Дин вә гавам», «Көзге җилләр», «Авыл халкына ни җитми» кебек шигырьләрендә, «Динчеләр куаныштылар», «Хаҗи» кебек фельетоннарында «исламның кылыч белән таратылганлыгын», аның массаны рухи яктан изүен, сыйнфый изүне аклавын күрсәтә. «Хаҗи» исемле әсәрендә Г. Тукай исламның байлар белән бәйләнешен ачып сала. Исмәгыйль хаҗиның төшенә кергән алла тарафыннан ул шундый сүзләр әйттерә: «Беләмсең, сезнең уегызча, сез нәрсә, алла нәрсә һәм догаңыз нәрсә? 70 Сезнеңчә — сез хуҗа, алла хезмәтче! Ә догагыз алланы хезмәтеңезгә кушу өчен бер хәйлә генә». Димәк, Тукай фикеремчә, дин, алла идеясе шулай ук байлар интересын күздә тота. Г. Туканның: Ышандык бер ходайга, бер no бардыр дип вә ялгыз дип, Сөйли тел: кайнигәч, кайне, кәләш дип һәм дә балдыз дип,— дигән сүзләре аның аллага ышанмаганлыгын күрсәтә. Тукай гүяки: әгәр мин «алла» сүзен кулланам икән, аны «кайнигәч», «кайне» кебек сүзләрне кулланган кебек кенә кулланам. ди. Бу фикерне, шагыйрьнең «Сөбханалла» дигән шигыре тагын да куәтли. Дөрес, Тукай иҗатында дини мотивлар да юк түгел, тәнкыйть ителергә тиешле моментлар да бар. Ул, марксизм фәне югарылыгына ирешә алмаганлыктан, динне бетерүнең чын юлын күрсәтә алмады. Ул- диннең эксплуататорларга хезмәт итүен дөрес аңласа да, дингә каршы көрәш пролетариатның социализм өчен көрәшенең бер өлеше икәнен аңламады. Ләкин бу Тукай атеизмының әһәмиятен һич тә киметми. Халык азатлыгы өчен көрәшкән зур талантлы шагыйрь Мәҗит Гафу- ри беренче рус революциясе чорында үзенең дөньяга карашы белән •пролетариат идеологиясенә якынлашты. Ул башта абстракт ирек һәм прогресс идеяләре белән чыкса да, аның революциядән соңгы позициясендә көрәшкә чакыру авазы, халыкның җиңәчәгенә ышаныч яңгырады. Гафури исламның догматларын бер-бер артлы фаш итә башлады. Ул, «Тәкъдир» (1907) исемле шигырендә сыйнфый изүгә, гаделсезлекләргә анализ ясаганнан соң, тәкъдир ялган ул, дигән нәтиҗәгә килә. Бу шигырь аның дөньяга карашында борылыш моменты иде. 1912 елдан башлап яңадан көчәеп киткән эшчеләр хәрәкәте йогынтысы астында, Гафуриның иҗтимагый-политик карашларында тагын кискенрәк борылыш ясала. Ул, коръәннең һәр нәрсәне алладан көтәргә өйрәтә торган тәкъдир турындагы әкиятен тәнкыйть итеп, азатлык өчен оатыр- ларча көрәшергә чакыра. «Бәхет эзләү» (1913) исемле шигырендә ул җан һәм җәннәт турындагы әкиятләрне, «күк фәлсәфәсен» ташлавын, бәхетне күктә түгел, ә җирдә эзләргә кирәклеген ачык итеп әйтә. Диннең халыклар арасында дошманлык таратуы һәм аның зарары беренче бөтен дөнья сугышы вакытында аеруча ачык күренде. Фронтта һәм тылда халыкларны шовинизм белән агулау өчен, барлык сугышучы илләрнең руханилары дин һәм милләтчелек йогынтысын көчәйтергә тырыштылар. Немец руханилары: солдатның эше — үтерү, бу аның алла каршындагы бурычы, диделәр. Төр- кия муллалары: «динебез өчен изге сугышта» үлгән кеше туп-туры җәннәткә керә, диделәр. Татар муллалары да алардан калышмадылар. Халык өстенә төшкән коточкыч авырлыклар алла язмышы дип аңлатылды. Гафури 1914 елда язган «Фитрат заманы», «Кыямәт» шигырьләрендә сугышны алла каһәре дип аңласа да, аллага ялварса да, инде 1915 елда язылган «Юктырсың ла, алла!» шигырендә ул гаять көчле дәлилләр белән алланың юклыгын исбат итә. Чөнки чынбарлыкта булган явызлыклар алланың кодрәте турындагы уйдырмаларны бөтенләй юкка чыгаралар: Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң, Сабыр итмәс идең бу эшкә, Бөтен кодрәтеңне баглап куймас Идең җирдә алтын-көмешкә. М. Гафури Бөек Октябрь революциясен зур шатлык белән каршылады. Совет чорында, марксизм- ленинизм идеологиясен үзләштереп, шул нигездә дингә, руханиларга, буржуаз милләтчелеккә каршы яңа көч белән көрәш алып барды. III Марксизм-ленинизм диннең борынгы җәмгыятьтә килеп чыгу сәбәпләрен генә түгел, бәлки хәзерге эксплуататорлар җәмгыятендә аның яшәүчәнлегенең социаль тамырларын да ачты, диние бетерүнең чын юлын да күрсәтте. Эксплуататорлар 71 җәмгыятендә диннең социаль тамырлары — хезмәт ияләренең социаль яктан кысылган булуларына, кризислар, эшсезлек, сугышлар кебек җимергеч көчләр алдында гүяки көчсез булуларына нигезләнә. Менә шуңа күрә капитализм шартларында агарту эшләре белән генә динне бетереп булмый. Диние бетерү өчен, аны тудыручы социаль тамырларны, ягъни капиталистик стройны бетерергә кирәк. Димәк, дингә каршы көрәш сыйнфый көрәшнең конкрет практикасы белән, пролетариатның социалистик революция өчен, социализм төзү өчен көрәше белән аерылгысыз бәйләнгәндә генә уңышлы була ала. Беренче татар революционеры .Хөсәен Ямашев, марксизм-ленинизм позициясендә торып, XX йөз башында, 1905—1907 еллар революциясе чорында ислам диненә каршы кискен көрәш алып барды. Бу чорда татар буржуазиясе һәм руханилары ислам диненнән эшчеләр һәм крестьяннарның революцион хәрәкәтен бастыру өчен файдаландылар. Алар патша властен алла урнаштырган, ■байларның хосусый милке — алла бүләге, аңа кул сузган кеше тәмугта яначак, мөселман дөньясында сыйныфларга бүленү юк, сыйнфый көрәш юк, дигән карашларны пропагандалау юлы белән хезмәт ияләрен идея ягыннан коралсызландырырга тырыштылар. 1903 елдай бирле РСДРП члены, партиянең Казан Комитеты члены булган Хөсәен Я'ма- шев эшчеләрнең җыелышларында, түгәрәкләрдә һәм листовкалар аша марксистик пропаганда алып барды, ■соңыннан 1907 елда (январь — апрель) «Урал» газетасы аша дингә, мәчеткә, руханиларга, панисламизм һәм буржуаз милләтчелек идеологиясенә каршы рәхимсез көрәш җәелдерде. «Урал» татар телендәге •беренче коммунистик газета булу белән бергә, шул ук вакытта сугышчан атеизм органы да булды. Ислам диненең реакцион идеяләрен фаш итеп, Хөсәен Ямашев үзенең мәкаләләрендә капитализмның һәлакәте котылгысыз булуы, социалистик революция һәм пролетариат диктатурасының котылгысыз рәвештә җиңәчәге турындагы марксистик положениеләрне аңлатты. X. Ямашевныц «Урал» газетасының 6 санында басылган «Социализм» исемле мәкаләсе аның өлгергән марксист булуын, марксизм фәненең катлаулы төп мәсьәләләрен гади телдә аңлата алган гүзәл пропагандист булуын күрсәтә. Ул, диннең эксплуатация тәртипләрен бетереп булмый, язмыштан узмыш юк, дигән карашларын җимереп, яңа социалистик строй җиңәчәгенә тирән ышаныч белдереп, болай дип язды: «Социализм булгач, халыкның төрле сыйныфларга бүленүе бетәр. Ул вакытта мал план берлән эшләнер. Хәзерге кебек мал артык эшләнеп ташланганнан шул малны ясаучыларның ачлыкта йөрүләре бетәр. Социализм, халыкның бер өлешенең икенче өлешен җәберләвең бетереп, бөтен инсаниятне хәзерге җәфа-җә- задан коткарыр». X. Ямашев үзенең төп ударларыннан берсен «Россия мөселманнары партиясенә» — «Мөселман иттифакы»на каршы юнәлдерде, һәм бу очраклы хәл түгел иде. «Иттифак» — алпавытлар, сәүдәгәрләр, фабрикантлар, муллалар һәм ишаннар партиясе иде, һәм ул үзенең бөтен эшчәнлегеи коръән һәм шәригать законнарына нигезләп алып барды, эшчеләр хәрәкәтенә каршы, социализм идеологиясенә каршы көрәште. Ул, кадетлар партиясе белән блок төзеп, халыкның революцион хәрәкәтенә каршы таяныч итеп, монархияне саклап калу өчен көрәште. «Иттифак» Россиядәге панисламистлар һәм пантюркистлар партиясе идё. Үзенең тышкы политикасында ул Төркия яулап алучыларының һәм аларның артында торучы АмерикаАнглия һәм Германия империалистларының агентурасы сыйфатында эш итте. Төркия авантюристлары кушуы буенча, иттифакчылар Россиянең көнчыгышында дини-милли автономия төзәргә, аны, Россиядән аерып, гүяки «бөтен мөселманнарның хәлифәсе» булган Төркия солтанының «конституцион монархиясенә» кушарга омтылдылар. Га- рәб хәлифәләренең, Төркия солтаннарының, монгол ханнарының ерт- 72 кычларча басып алуларын мактап, «мөселманнарның кардәшлеге» һәм «каферләргә» каршы «нзге сугыш» идеяләрен пропагандалап, алар хезмәт ияләрен «Иттифакка» керергә чакырдылар. Иттифакчылар хезмәтчел массаның сыйнфый аңын томаларга, халыкның революцион энергиясеннән үзләренең контрреволюцион максатлары өчен файдаланырга - тырыштылар. Шуңа күрә ислам диненең һәм аңа таянган реакцион көчләрнең Ватанга һәм халыкка каршы эшләрен фаш итү шушы тарихи чор өчен гаять зур политик бурыч булып әверелде. Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә чыккан «Урал» газетасының «Мөселман пттифакы». «Милләтчеләр», «Хөкүмәт һәм Дума». «Тагын милләтчеләр» һ. б. мәкаләләрендә «Иттифак»- ның сыйнфый асылы һәм контрреволюцион политик физиономиясе тулысыңча фаш ителде. Ислам диненең барлык халыкларны, сыйнфый яктан аерып тормыйча, бары тик «динлеләргә» һәм «каферләргә» бүлүенең зарарын фаш итеп, «Урал» газетасы битләрендә сыйныфлар һәм сыйнфый көрәш турындагы марксистик тәгълимат алга куелды. «Мөселман пттифакы» дигән мәкаләдә болан диелә: ''«Бөтен дөнья халкы динен, милләтен аермаенча төрле сыйныфларга бүленгән шикелле. Россия мөселманнары да төрле сыйныфларга бүленәләр. Мәсәлән, мөселманнарда, бер яктан, помещиклар һәм капиталистлар. икенче яктан, крестьяннар һәм ялланып эшли торган эшчеләр дә бар... Моннан бөтен мөселманнар, диннәре бер булса да, икътисади интереслары (экономический интереслары) бер булмаганга күрә, барысы да «/Мөселман иттифакы» дигән бер партиягә керә алмаулары бик ачык күренәдер... Моны эшчеләр һәм фәкыйрь халык бик яхшы белергә тиеш. Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел бит. Шуның өчен эшчеләр һәм фәкыйрь халык һәркайсы үзенә махсус партиягә керергә тиеш» («Урал» № 3, 1907 ел). Хөсәен Ямашев дингә, руханиларга каршы пропаганданы абстракт рәвештә түгел, бәлки марксизм өйрәткәнчә, сыйнфый көрәшнең конкрет мәсьәләләренә бәйләп алып барды. Беренче рус революциясе елларында татар байлары һәм руханилары үз матбугатларында, безгә нинди мөфти кирәк, дигән мәсьәләне куйдылар һәм патша тарафыннан куелган мөфти урынына татар буржуазиясе тарафыннан сайлана торган мөфти таләп иттеләр. Бу факт татар буржуазиясенең татар хезмәт ияләрең экономик һәм политик яктан эксплуатацияләүне тулысыңча үз кулларына алырга омтылуын чагылдыра иде. Шул ук «Урал» газетасында басылган «Мөфти кирәкме?» исемле мәкаләдә барлык диннәр, чиркәүләр һәм руханилар кебек, мөфтинең дә реакция коралы, самодержавиенең «чалмалы вә чапанлы чиновнигы» икәнлеге әйтелә, иттифакчыларга кискен протест белдерелә. Мәкалә хезмәт ияләрен партия җитәкчелеге астында самодержавиене бәреп төшерергә, пролетариат революциясенең җиңүе өчен көрәшкә чакыра. Мәгълүм ки, 1905 елгы революция чорында В. И. Ленин һәм большевиклар алпавытларның барлык җирләрен крестьяннар файдасына тартып алу политикасын үткәрделәр.. Бу чорда X. Ямашев «Урал» газетасы битләрендә аграр мәсьәләдә дә ислам диненең, коръән законнарының эксплуататорларга гына файдалы булуын күрсәтеп килде. II Дәүләт Думасының мөселман фракциясе членнары алпавыт җирләрен хак түләп алуны һәм «өлкә фондына» тапшыруны якладылар, димәк, җирне крестьяннарга бирүгә каршы чыктылар. «Урал» газетасының язуына караганда, Оренбургта 400 кеше катнашкан митингта руханилардан Вәли карый дигән берәү болай дигән: «Алла бер, пәйгамбәр бер, кыямәт хак, мәхшәр хак, шулай булгач, җир нигә кирәк? Әгәр алпавыт җирләрен бушлай яки җәберләп сатып алсагыз, кыямәттә ни дип җавап бирерсез» («Урал» № 27, 1907 ел). Вәли мулла, әлбәттә, коръәнгә таянып сөйләгән. Коръән эксплуататорларны яклый, хосусый милекне изге дип игълан итә, ярлыларга кисәтү ясый: «Сез кайбер семьяларга 73 биргән байлыкларга кызыгып карамагыз»,— дип өйрәтә ул алла исеменнән. Хөсәен Ямашев капиталистик строй яшәгәндә крестьяннарның жирсезлектән, хәерчелектән котыла алмаячагын, бары тик эшчеләр сыйныфы җитәкчелеге астында көрәшеп кенә бәхетле тормышка ирешә алачагын күрсәтте. Шул рәвешчә, дингә каршы көрәшне пролетариатның һәм крестьяннарның сыйнфый көрәше белән бәйләп, Хөсәен Ямашев хезмәтчел татар халкын революцион рухта тәрбияләүдә гаять зур эшчәнлек күрсәтте. Халкыбызны дингә каршы рухта тәрбияләү эшендә Гафур Коләхметов иҗатының да әһәмияте зур булды. Ул татар әдәбиятына беренче булып марксизм идеяләрен, пролетар атеизм һәм интернационализм идеяләрен алып килде. Зур иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүдә ул марксизм фәненең төп положениеләрен куллана белү дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Г. Коләхметовның «Ике фикер» исемле беренче драмасын марксистик идеологиянең реакцион дини идеологиягә каршы көрәше турындагы социаль-философик әсәр дип атарга мөмкин. Бу әсәрдә ул һәртөрле диннең, шул җөмләдән ислам диненең дә, төп реакцион тәгълиматларын кискен тәнкыйть итә һәм аңарга каршы марксизм положениеләрен китереп куя. Мәгълүм ки, коръән өйрәтүе буенча, бөтен нәрсә алла кушуы буенча эшләнә. Коръәннең тәкъдир турындагы уйдырмасы кешенең ихтыяр иреген буа, тормышны яхшыртуга булган омтылышын җимерә, халыкның тарихны иҗат итүче көч булуын инкарь итә. «Ике фикер» драмасында Г. Коләхметов ислам диненең бу реакцион карашын тәнкыйть итте. Драманың төп герое — интеллигент Даут. Аның дөньяга карашындагы үзгәрешләр аның аңында капма-каршы фикерләр көрәше формасында гәүдәләидерелә. Реакцион буржуаз-дпни идеологиянең символик образы — Кара фикер. Ул Даутка авыр тормышка түзеп яшәргә, «берәүгә дә кул күтәрмәскә» куша һәм аны «мәңгелек җәннәт» белән юата. Ләкин Даутны бу өйрәтүләр канәгатьләндермиләр. Даутка ярдәмгә марксистик идеологиянең аллегорик образы булган Кызыл фикер килә. Ул диннең ялган икәнлеген ачып сала һәм Даутка чын бәхет юлын, сыйнфый көрәш һәм халыкка хезмәт итү юлын күрсәтә. Шунысы характерлы, Г. Коләхметов дини карашларга гына түгел, бәлки идеалистик философиянең шәхес культына да көчле удар ясый. Шәхес кулыгының асылы җәмгыять тарихын бөек шәхесләр эшчәнлегенә кайтарып калдырудан, тарихта аерым шәхесләрнең, «геройларның» ролен чамадан тыш күпертеп, халык массаларының ролен инкарь итүдән гыйбарәт. Бу карашка капма-каршы итеп Г. Коләхметов тарихи материализмның җәмгыять үсеше законнары турындагы положениеләрен аңлата. Ул, кешеләр тарихны үзләре тудыралар, җәмгыять тарихы сыйныфлар көрәше тарихы ул, ә аерым шәхес алдынгы сыйныф ягында торып көрәшсә генә үзенең ролен үти ала, ди. Г. Коләхметов, җәмгыять үсешендә хәлиткеч көч булган халык массаларының роленә дөрес бәя биреп, бо- лай дпп яза: «Гавам — давыл ул! Гавам бер яшьнәсә, барлык хәшәрәтләрне көйдерә, бер дуласа, юлындагы барлык чүпчарларны сындырып ташлап, юлындагы барлык киртәләрне төп- ләретамырлары белән куптарып, алга барыр өчен үзенә юл сала ул. Гавам — еракта нурланып торган гали максатларга ирешер өчен алга бара. Гавам — үзенә чын һәм рәхәт тормыш төзер өчен алга бара... Адәм, син берәүгә дә сукыр килеш ышанма. Үзең уйла, үзең уйлап тап та, гавам белән бергә хакыйкатьне эзләргә барырсың. Гавам шатланганда шатланырсың, гавам кайгырганда кайгырырсың, гавам тирләгәндә тирләрсең, гавам кан койганда кан коярсың. Шул юл белән барганда гына син дөньяда үзеңә рәхәт табарсың!» Бу сүзләрне барлык материаль һәм культура байлыкларын тудыру- 74 чы. барлык социаль революцияләрнең хәлиткеч көче булган хезмәг ияләре массасының бөек көченә, социализмның җиңәчәгенә тирәнтен ышанган кеше генә яза ала. 1. 1\оләхметов әнә шундый кеше иде. Реаль тормышны сурәтләп гәүдәләндерү күзлегеннән караганда, «Ике фикер» драмасы Россиядәге беренче революция чорында алдынгы татар интеллигенциясенең пролетариат ягына, революцион марксизм позициясенә күчүен дөрес чагылдырган тарихи әдәби документ булып тора. .Г. Коләхметовның революцион идеяләрне пропагандалауга багышланган «һәр хезмәтче (эшче) нәрсә .белергә тиеш», «Россия социал-демократларының максатлары», «Социалдемократлар нәрсә өйрәтәләр», «Хатыннар, мәсьәләсе», «Эш юктан» кебек публицистик мәкаләләре дә диннеЛфаш итүдә гаять зур әһәмияткә Ж булып торалар. 1905 елгы революциядән соң башланып киткән реакция елларында Г. Коләхметов дингә каршы көрәш мәсьәләсенә аеруча игътибар бирә. 1908 елда революцияне дәвам иттерү, атеизм һәм пролетариатның интернациональ бердәмлеге идеяләре белән сугарылган «Яшь гомер» драмасын һәм 1909 елда дин мәсьәләсенә зур урын бирелгән «Тарих сәхифәләре» исемле әсәрләр сериясен бастыра. Россиядә барган идеяпо- литик көрәштә бу әсәрләрнең гаять зур әһәмиятен аңлау өчен шушы чорның идеология өлкәсендә дә реакция еллары булуын, дини һәм идеалистик агымнар көчәеп киткән чор булуын искә төшерү дә җитә. Г. Коләхметовның дин турындагы мәсьәләгә бу чорда аеруча игътибар •бирүе очраклы хәл түгел. «Тарих сәхифәләре» исемле әсәрендә Г. Коләхметов диннең килеп чыгуы турындагы мәсьәләне тикшерә һәм аны хәл иткәндә Каюм Насый- ридан алгарак китә һәм, диннәрнең алладан килгәнлеге турындагы фантастик уйдырманы алып ташлап, диннең килеп чыгу сәбәпләрен җәмгыятьнең материаль тормыш шартларыннан эзли. Дин борынгы ..община җәмгыятендә җитештерү көчләренең үсеше бик түбән дәрәҗәдә булу нәтиҗәсендә, кыргый кешеләрнең табигать көчләре алдында көчсез булулары нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип бик дөрес күрсәтә. Дөрес, бу әсәрдә ул сыйнфый җәмгыятьтә диннең социаль тамырлары булуы турында сүз алып бармый. Ләкин бу идея аның «Яшь гомер» исемле драмасында җанлы образларда гәүдәләнгән. Бу әсәрдә хезмәт ияләрен социаль һәм рухи изелүдән азат итү өчен бөтен Россияне революцион юл белән азат итәргә кирәк дигән идея кызыл җеп булып сузылып бара. Автор үзенең драмасында реакция көчләренең марксизмга һөҗүм итүләрен күрсәтә. Революционерларны асарга коръән рөхсәт итә, дип кычкырган Баруди ишан кебекләрнең яки революционерлар өстеннән патша охранкасына донос биреп торган Ишми ишан кебекләрнең марксизмга, эшчеләр хәрәкәтенә котырган рәвештә һөҗүм итүләрен Г. Коләхметов пьесадагы Ике кунак образлары аша сурәтли. Бу мөселман реакционерлары: «Мин патша булса идем, социалистларның барысын да җыеп, астырып бетерер идем», диләр. Шушы образлар аша Г. Коләхметов халык дошманнарының дин исеменнән марксизмга тупас яла ягуларын, хезмәт ияләренең киләчәккә өметләрен бетерергә маташуларын фаш итә. Семья, мәхәббәт проблемасын хәл иткәндә дә Г. Коләхметов шәригать законнарының зарарын фаш итүне максат итеп куя. Мораль яктан череп таркалган исерек баш Мостафага сатылган һәм газапланып яшәгән Зөләйханың кызганыч яшь гомере өчен кем гаепле? Әсәр бу сорауга ислам дине, хатынкызның коллыгын законлаштыручы мөселман шәригате, динне азыкландырып торучы капиталистик строй, дигән җавапны бирә. Ә инде драманың төп уңай геройларына килсәк, Г. Коләхметов алар- ны алласызлар, атеистлар итеп сурәтли. Вәли, Йосыф кебекләр — аңлы революцион эшче образлары. Алар капиталистик коллыкка каршы фидакарь көрәшкә күтәрелгәннәр. Алар үзләренең җиңәчәкләренә тирәнтен ышаналар, шунлыктан «теге дөнья» турында гына кайгыртучы, реаль тормышта коллыкка түзеп торучыларга чирканып карыйлар. Шушы образлар белән Г. Коләхме- товның хезмәт ияләрен бәхетле тормыш өчен көрәшкә чакырганлыгы ачык күренә... Г. Коләхметов дингә каршы көрәшне марксизм нигезендә алып бара һәм бу көрәшне пролетариатның сыйнфый көрәш бурычларына буйсындыра. Шулай итеп, татар халкының демократик һәм социалистик культурасының күренекле вәкилләре булган К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, X. Ямашев һәм Г. Коләхметовлар татар халкының экономик һәм культура үсешенә киртә булган ислам диненә каршы барлык чаралар белән көрәштеләр. Алар динне һәм милләтчелекне, панисламизм һәм пантюркизмны фаш итүләре белән халкыбызның азатлык өчен көрәшенә бу- .лыштылар. Аларның идея мирасы Советлар Союзы халыклары дуслыгының тарихи тамырларын күрсәтәләр. Аларның диннең реакцион ролен фаш иткән әсәрләре безнең кайбер совет кешеләренең аңында әле дә сакланган дин калдыкларын бетерүгә дә ярдәм итәләр. Коммунизм — миллионнарча массаларның аңлы иҗади хезмәтләре нәтиҗәсендә генә тормышка ашырыла ала. Ә дин череп беткәй барлык искелекне яклый. Коммунизм фән һәм техниканың уңышларын көннән- көн киңрәк куллану нигезендә генә төзелә ала. Дин—фәннең дошманы. СССР халыкларының бөек дуслыгы — совет дәүләтенең куәте чыганагы, совет җәмгыятенең яшәү законы. Бездә дини калдыклар социаль, сыйнфый базадан мәхрүм ителгәннәр. Ләкин алар бетерелмәгәннәр әле. Дингә каршы көрәшне, фәнни- атеистик пропаганданы киң җәелдерүгә нигезләп һәм дин тотучыларны хуҗалык, культура эшенә тарту юлы белән дини калдыкларны без тулы- сынча бетерә алабыз. Эксплуататорлык җәмгыятенең идеология калдыкларын бетерү өчен көрәш — дөньяга фәнни караш өчен, марксистик-ленинчыл караш өчен, коммунизм төзү өчен көрәш.