Логотип Казан Утлары
Публицистика

В. И. ЛЕНИННЫҢ КЫСКАЧА БИОГРАФИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

В. И. Ленинның кыскача биографиясенең икенче басмасы, татар теленә тәрҗемә ителеп, басылып чыкты. Тәрҗемә КПСС ҮК каршындагы Маркс — Энгельс —Ленин — Сталин Институтының Татарстан филиалы тарафыннан эшләнде. Биографиянең сәхифәләре бөек юлбашчының балалык һәм яшьлек дәверен, аның дөньяга карашы, халыкка кыйммәт һәм якын булган сыйфатларының формалашуын ачык итеп күрсәтәләр. В. И. Ленин балачагыннан ук хезмәт ияләре белән аралашып үсә, крестьяннарның һәм шәһәр ярлыларының хәерчелеген, наданлыгын, хокуксызлыгыи күрә, рус хезмәт ияләре белән беррәттәи, чуваш, мордва, татар һәм башка милләт хезмәт ияләренең кызганыч хәленә теләктәшлек белдерә. Шул вакытта ук инде ул сыйнфый һәм милли изүне, самодержавие, полиция режимын дошман күрә. Владимир Ильич революцион хәрәкәткә бик иртә катнаша башлый. Унҗиде яшендә үк инде ул Казан университеты студентлары чуалышы вакытында царизмга каршы кискен чыгыш ясый һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен хезмәт ияләре массаларын изелүдән һәм эксплуатациядән азат итү эшенә багышлый. В. И. Ленинның революцион эшчәнлеге, билгеле булганча, империализм һәм пролетар революцияләр эпохасында җәелеп китте. Бу яңа эпоханың үзенчәлекләренә В. И. Ленин һәр яктай һәм тирәнтеп анализ ясады, хезмәт ияләре алдына килеп баскан бурычларны билгеләде. Кыскача биографиядә В. И. Ленинның Петербург чорындагы эшчәнле- ге аеруча киң яктыртыла. Нәкъ менә шушы елларда В. И. Ленин Россиядә марксизмның төп дошманы булган народникларга каршы үзенең эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Народникларны тар-мар итми торып Россиядә марксизмның уңышлы үсүе дә һәм чын революцион пролетар партияне булдыру да мөмкин түгел иде. Ул партиянең идеологии, оргаиизацион һәм теоретик нигезләрен җентекләп эшләде, партияне революцион стратегия һәм тактика белән коралландырды һәм бу эшкә үзенең «Нәрсә эшләргә?», «Халык дуслары кемнәр һәм алар социалдемократларга каршы ничек сугышалар?», «Бер адым алга, ике адым артка», «Демократик революциядә социал-демократиянең ике тактикасы» исемле даһи хезмәтләрен багышлады. В. И. Ленин сөргендә чагында ук (1897—1899) революцион пролетар партия оештыруның планын җентекләп төзегән иде инде. Биографиядә әйтелгәнчә, шундый партияне төзү эшендә яңа, мөстәкыйль юллар белән барырга кирәк иде. Көнбатыш Европадагы социал-демократик партияләрнең, ягъни оппортунизм белән авырый торган партияләрнең үрнәкләре, билгеле, яраксыз иде. Шуңа күрә яңа типтагы оешма, Көнбатыштагы социалдемократик партия- 62 ләрдән бөтенләй үзгә оешма төзәргә кирәк иде. В. И. Ленин төзегән Коммунистлар партиясе эшчеләр сыйныфының һәм бөтен халыкның нң яхшы иәм пң алдынгы, иң аңлы һәм нң тотнаклы вәкилләрен үз эченә алды, дөньяда иң революцион пролетариат авангарды булды. Халыкка чын күңелдән бирелеп хезмәт итүе белән, көрәшләрдә күрсәткән батырлыгы белән, социализмның тантанасы хакына теләсә ннпди корбаннарга барырга да әзер торуы белән Коммунистлар партиясе халыкның бөек мәхәббәтен һәм ышанычын яулап алды. Бөек Ленин төзегән Коммунистлар партиясе Россия пролетариатының, Ватаныбыздагы барлык хезмәт ияләренең җитәкчесе булды, аларпы самодержавиегә каршы көрәшкә, капитализмны штурмлауга алып барды, халык массаларының социализм төзү эшчәнлеге белән кыю җитәкчелек итте, Бөек Ватан сугышында илебезне җиңүгә алып килде. Хәзерге вакытта Советлар Союзы Коммунистлар партиясе безнең бөек совет халкын кыю һәм ышанычлы адымнар белән коммунизм тантанасына алып бара. Биографиядә В. И. Ленинның марксизмны иҗади яктан үстерүе киң күрсәтелә. Бөек юлбашчы марксизмны һәртөрле бозуларга каршы, һәртөрле идея буталчыклыгына каршы кискен рәвештә көрәшеп килде, марксизмга ревизия ясарга, аның революцион асылын бозарга маташкан оппортунистларны аяусыз рәвештә фаш итте. Иҗади марксист буларак, В. И. Ленин марксизмны катып калган догма итеп түгел, бәлки хәрәкәт өчен җанлы кулланма итеп карады, марксизм хәзинәсен яңа положениеләр һәм нәтиж,әләр белән баетты, аны үстерде. Биографиядә Лепииның марксистик философияне — диалектик һәм тарихи материализмны алга үстерүе турында тулы һәм тирән аңлатма бирелгән. В. И. Ленинның сугышчан большевистик партиялелекнец, марксистик философиянең дошманнарына каршы килешмәүчән көрәшнең тиңдәшсез үрнәге булган «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле атаклы китабы философик ревизионизмга һәм буржуаз, идеалистик философиягә җимергеч удар ясады. Үзенең бу китабында В. И. Ленин «буржуаз идеалистик философиянең яңа хәйләләрен һәрьяклап җимергеч тәнкыйть итә, табигать фәнендәге, аеруча физикадагы яңа ачышларны диалектик материализм күзлегеннән гомумиләштерә, Маркс һәм Энгельс философиясен үстерә һәм алга этәрә» (116 бит). В. И. Ленин бу гениаль хезмәтендә партиянең теоретик нигезләрен — коммунизмның теоретик фундаменты булган диалектик һәм тарихи материализмны яклады һәм үстерде. Кыскача биографиядә әйтелгәнчә, фәннең хәзерге замандагы торышы, атом энергиясенең ачылуы В. И. Ленинның материя турындагы, атом, электрон турындагы гениаль положениеләрен гүзәл рәвештә раслыйлар. Хәзергә кадәр бөтен дөньядагы алдынгы фән В. И. Ленин үстергән бөек фәнни идеяләр белән яши. Биографиядә шулай ук Ленинның марксистик политэкономияне үстерүе дә бик ачык күрсәтелә. Аның «Империализм капитализмның югары стадиясе» исемле хезмәте иҗади марксизм хәзинәсенә бик күренекле өлеш булып керде. В. И. Ленин марксизмның дәүләт турындагы теориясен үстерде, пролетариат диктатурасы политикасының нигезләрен һәм аның практик чараларын билгеләде. «Дәүләт һәм революция» исемле гениаль китабында ул Марксның һәм Энгельсның дәүләт турындагы карашларын, II Интернационал оппортунистлары бозарга маташкан карашларны яклап чыкты һәм тергезде. В. И. Ленин пролетариат диктатурасы теориясен һәрьяклап эшләде. Советлар йөзендә ул пролетариат диктатурасының дәүләт формасын ачты. Биография барлык илләрдә социалистик җәмгыять төзүнең мәҗбүри шарты булган пролетариат диктатурасы турында һәм пролетариат диктатурасының төрле-төрле дәүләт формалары турында ленинчыл положениеләр китерә. Бу поло- 63 жеииеләриең хәзерге көндә дә гаять зур принципиаль әһәмияте бар. Биографиядә В. И. Ленинның марксизмның иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе булган пролетариат гегемониясе, эшчеләр сыйныфының крестьяннар беләи союзы, милликолониаль мәсьәлә турындагы положениеләрне җентекләп эшләве һәм үстерүе дә төгәл һәм ачык итеп яктыртылган. Ленинизм байрагы астында Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп чыкты. Бу революция кешелек дөньясы тарихында иске, капиталистик дөньядан яңа, социалистик дөньяга тамырдан борылыш иде. Капитализмның җимерелү һәм социализмның ныгып урнашу эрасы башланды. Биография В. И. Ленинның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы эшчәнлеген дә киң һәм ачык итеп яктырта. В. И. Ленин партиянең, советлар властеның какшамас көчен халык массаларыннан аерылгысыз булуда күрде. Бөек Ленинның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге моңа ачык мисал була ала. Биографиядә В. И. Ленинның гражданнар сугышы һәм чит илләрнең хәрби интервенциясе елларындагы (1918—1920) эшчәнлеге турында бай материал тупланган. Гражданнар сугышыннан соң халык хуҗалыгын күтәрү буенча да В. И. Ленин зур эшчәнлек алып барды. Бу елларда В. И. Ленин тәкъдиме буенча зур экономик политика кабул ителде һәм бу политика социалистик экономиканың нигезең салуга зур ярдәм күрсәтте. Социализм төзү бурычы, беренчедән, илне социалистик индустрияләштерүне һәм бөтеи халык хуҗалыгын электрификацияләүне тормышка ашыруга, икенче яктай, авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртеп коруга һәм, өченчедәй, илдә культура революциясе үткәрүгә кайтып кала, дип өйрәтте В. И. Ленин. Бөтеи халык хуҗалыгын социалистик үзгәртеп коруда В. И. Ленин машиналы эре индустриягә хәлиткеч әһәмият бирде. Үзенең соңгы хезмәтләрендә Владимир Ильич авыр индустрия социализмның төп материаль базасы икәнлеге турында кат- кат искәртеп килде. Тик куәтле эре индустрия генә Совет дәүләтенең бәйсезлегсн тәэмин итүнең һәм оборона сәләтен көчәйтүнең нык экономик нигезе була ала, дип өйрәтте. В. И. Ленинның зирәк күрсәтмәләрен намус белән үтәү белән бергә, партия авыр промышленностьны һәрьяклап үстерү турында һәрвакыт кайгыртып килде һәм килә, аны киләчәктә тагын да югарырак күтәрүне үзенең төп бурычы дип саный. В. И. Ленин крестьяннарны социализм төзелешенә тартуның конкрет юлларын билгеләде. Ул үзенең атаклы кооперация планын, авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп коруның планын иҗат итте. Троцкийчыларга, бухаринчыларга, буржуаз милләтчеләргә, халык дошманнарына каршы каты көрәштә совет халкы коммунистлар партиясе җитәкчелегендә Ленинның нэп Россиясен социалистик Россиягә үзгәртеп кору планын чын намус белән үтәде, илне социалистик индустрияләштерүне, авыл хуҗалыгын коллективлаштыруиы тормышка ашырды һәм шуның нигезендә эксплуататор сыйныфларны һәм эксплуатацияне тудыручы шартларны юк итте, хезмәт ияләренең материаль тормыш дәрәҗәсен тамырдан яхшыртуны тәэмин итте; культура революциясен тормышка ашырып, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның моңарчы булмаган чәчәк атуына иреште. Болар бөтенесе дә эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзын, СССР халыкларының дуслыгын, совет патриотизмын ныгытуга, совет җәмгыятенең мораль- политик бердәмлеген ныгытуга китерде. В. И. Ленин халыклар дуслыгын ныгыту, милли республикаларның үсеше турында армый-талмый кайгыртты, милли республикалардагы коммунистик партияләрне интернационализм рухында тәрбияләде, великодержавно шовинизмына һәм җирле милләтчелеккә каршы кө- рәшгс. Совет иле халыкларының союзын тагын да ныгытырга кирәклекне исәпкә алып, Ленин совет республикаларын бер союз дәүләтенә берләштерү бурычын куйды. Бу берләштерү бурычы Советларның 1 Бөтенсоюз съездында үтәлде, күп милләтле социалистик дәүләт үрнәге — СССР төзелде. Совет властеның тышкы политикасындагы төп принципларының В. II. Ленин тарафыннан ничек итеп нигезләнүенә дә биография урын бирә. Бу принциплар төрле иҗтимагый системаларның озак вакыт бергә тыныч яшәүләре мөмкинлегең тануга нигезләнгән. Ленин бөтен халыклар арасында, бүтән илләрнең эчке эшләренә катнашмау принцибын нык саклап, киң экономик элемтәләр урнаштыру зарурлыгына күрсәтте. Шул ук вакытта Ленин, империалистлар һөҗүме куркынычын исәпкә алып, Совет дәүләтенең оборона куәтен ныгыту турында көн саен кайгыртырга кирәклеген һәрвакыт искәртеп килде. Биографиянең күп кенә битләре В. II. Ленинның халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәте белән, колониаль һәм бәйле илләрдәге милли-азатлык көрәше белән җитәкчелек итү эшчәилеген яктыртуга багышланган. В. И. Ленин барлык илләрдәге революционерларны тәрбияләүгә һәм туплауга, пролетар марксистик партияләр төзүгә күп көч куйды. Барлык илләрнең коммунистик һәм эшчеләр партияләре хәзерге көндә дә эшчеләр сыйныфының халыкара бердәмлеге турындагы ленинчыл идеяләр белән, демократия һәм социализм өчен көрәштә пролетар интернационализм принциплары белән рухланалар. В. И. Ленин Коммунистлар партиясен «эпохабызның акылы, намусы һәм вөҗданы» дип санады, аның үскәннәнүсә барган куәтен саклауга барлык көчен бирде. В. И. Ленин бик күп партия кадрларын, җитәкчеләрен һәм күренекле дәүләт эшлеклеләрен тәрбияләп үстерде һәм алар илебезне Ленин юлыннан җиңүләрдән җиңүләргә нык һәм ышанычлы адымнар белән алып баралар.