Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИНДИЯ ҺӘМ АНЫҢ ХАЛКЫ ТУРЫНДА КИТАП

 Советлар Союзы җитәкчеләре җавап визиты белән Индиягә барып кайтканнан соң. ике бөек халыкның—СССР һәм Индия халыкларының— дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре тагын да ныгыды һәм совет кешеләренең Индия турында, Индиянең халкы һәм культурасы турында белергә теләүләре тагын да артты. Шуңа күрә Индия турындагы һәрбер яна әсәр — язучы китабымы ул, укымышлы галим хезмәтеме яки художник рәсемеме — совет кешеләрен тирәитеи кызыксындыра. Индиянең Премьер-министры Джавахарлал Неруның «Индияне ачу» исемле китабын безнең илдә яратып, хөрмәтләп каршы алдылар. Джавахарлал Неру, алдан күрә белүче зирәк политик һәм күренекле дәүләт эшлеклесе буларак, зур популярлык казанды. Совет кешеләре аның тормышын яхшы беләләр, аны ихтирам итәләр. Бу китабыннан тыш Неруның «Автобиография», «Бөтен дөнья тарихына бер караш» исемле әсәрләре һәм күп кенә публицистик мәкаләләре совет укучыларына яхшы таныш. Бу әсәрләр соңгы елларда рус телендә дә басылып чыктылар. Ә «Совет Россиясе» исемле кечерәк күләмле китабын Неру 1927 елда безнең илгә берен- чө мәртәоә килүеннән сон, ук язган иде. «Индияне ачу» дигән китабын автор милли азатлык хәрәкәте өлкәсендә оашкаргаи эшчәнлеге өчен төрмәдә ятканда, 1944 елда, биш ай эчендә яза. Гөрмә камерасында үткәргән вакытларында Неруны Индия халкының фаҗигале язмышы, колонизаторлар изүе астында яшәве гел борчып тора. Туган иленең бүгенге хәле, киләчәге турында борчылып, ул шул вакыттагы катлаулы вакыйгаларны бик җентекләп күзәтеп бара. Барыннан да бигрәк аны Индиядә кузгалган куәтле милли азатлык хәрәкәте кызыксындыра. Дж. Неру бик борынгы заманнардан башлап Индиянең үткән көннәре турында мавыктыргыч итеп яза. Автор Индиянең тарихи үткәнен сурәтләп бирү белән генә калмый, тарихи материалларга анализ ясый, ягъни үткәндәге вакыйгалар белән бүгенге вакыйгалар арасындагы бәйләнешне эзли. Автор Индия халкының бөеклеге нәрсәдә икәненә, моннан меңнәрчә еллар элек үзенең искиткеч культурасын тудырган халыкның бөеклеге нәрсәдә икәненә төшенергә тырыша. Чыннан да, күп төрле милләтләрдән торган, үз эченә бик күп бүленешләрне алган Индиянең тарихи бердәмлегенең чыганаклары нәрсәдә, бу бердәмлекнең тамырлары кая барып тоташа? Гасырлар буена Англия колонизаторлары изүе астында яшәп килгән халык ничек итеп үзенә генә хас сыйфатларын, данлыклы традицияләрен саклап кала алган; кыскасы, коточкыч төрмә шартларында ничек итеп милли характерын чыныктырган, формалаштырган? Автор бу китапта үзен дулкынландырган мәсьәләләрне түбәндәгечә куя: 77 «Индия физик һәм географик төшенчә булудан тыш тагын нәрсәне аңлата? Аның, үткәне нинди? Аның көч чыганаклары ул чакта нәрсәдә булган? Ул үзенең үткәндәге куәтен ничек югалткан? Бөтенләй югалтканмы ул куәтен? Ул гаять күп сандагы кешеләрнең туган иле булудан тыш хәзер дә яшәргә сәләтле илме? Хәзерге заманда ул дөньяда нинди урында тора? Вакыйгаларны бер-берсеннән аерып карауның мәгънәсезлеген, кирәксез бер әйбер икәнен аңлый барган саеп, минем каршыма бөтен тулылыгы белән шушы киң күләмдәге халыкара аспектлар, проблемалар килеп басты. Киләчәк көн минем карашымда Индиянең башка илләр белән якыннан хезмәттәшлеге формасында — политик, экономик, культура хезмәттәшлеге формасында гәүдәләнде. Әмма киләчәккә кадәр әле бүгенге көн белән эш итәргә кирәк иде. Ә бүгенге көн артында бүгенге көннең үзен тудырган бик озак һәм катлаулы чор, үткән чор ята. Менә шуңа күрә мин үземнең сорауларыма җавап бирү өчен үткән чорга мөрәҗәгать итәргә булдым». Джавахарлал Неру Индиянең үткәнен археологик казылмалар, культура һәйкәлләре һәм башка документлар белән дәлилләп, бик киң итеп сурәтли. Борынгы Индия культурасының гаять зур казанышларын, бу культураның бөтен дөнья культурасына йогынты ясавын күрсәтә. Археологик казылмаларга караганда, Индиянең Хараплы һәм Мо- хенджоДаро шәһәрендә моннан биш мең еллар элек үк матур итеп эшләнгән сәнгать әйберләре һәм язма әдәбият булган, яндырылган кирпечтән ике катлы йортлар салганнар, ул йортларда коену бүлмәләре һәм яхшы канализация булган. Болар барысы Индия культурасының һәм экономикасының бик борынгы заманнарда ук алга киткәнлеген сөйли. Автор «Ригведы» дип аталган борынгы язма истәлекләрнең Греция һәм Израиль әдәбиятына караганда да элегрәк иҗат ителгән булуын, хәтта бу документның кешелек акылы «иҗат иткән иң борынгы документ икәнен әйтә. «Аңарда без кеше акылының беренче чагылышын, поэзия ялкынын, табигать гүзәллеге, табигать серләре алдында баш июне күрәбез», ди Неру. Автор Индиянең борынгы эпосларын — безнең эрага кадәр IV гасырда ук иҗат ителгән «Рамаяна» һәм «Махабхарата»ны горурлык хисе белән искә ала. «Махабхарата», ди автор, дөньяның бөек китапларыннан берсе, борыигы Индиянең риваятьләр, легендалар энциклопедиясе, социаль һәм .политик институтлар энциклопедиясе. Индиядә язма әдәбият бик иртә туа. Неолит чорына караган борынгы керамикада байтак язмалар сакланган. Санскрит телендә язылган Панини грамматикасын автор безнең эрага кадәр VII—VI гасырларда иҗат ителгән дип аңлата. Борынгы Индия театрының барлыкка килүе турында сөйләгәндә, Неру яңа фәнни материалларга таяна. Борынгы Индиядә театр тууын моңарчы грек драмасына бәйләп йөрткән булсалар, соңгы вакытта Индиядә театрның мөстәкыйль рәвештә тууын, мөстәкыйль юл белән үсеп китүен исбат иттеләр. Индиядә драма жанрының беренче башлангычлары «Ригведы» гимннарында 11әм диалогларында ук күренә, алар билгеле бер дәрәҗәдә драманы хәтерләтәләр. «Рамаяна» һәм «Махабхарата» эпосларында да драма искә алына. Джавахарлал Неру Индиядә диңгез сәяхәтләре, суднолар төзү эше, Кытай, Көньяк-көнчыгыш Азия, Египет, Персия, Греция һәм Урта Азия белән сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләре бик борынгы заманнардан ук башланганлыгын әйтә. XV гасырда Индия Россия белән элемтәгә керә. Индия үзендә эшләнгән бик күп төрле әйберләрне читкә чыгара: чиккән әйберләр, паласлар, фил сөяге, төрле дарулар, парчалар, ефәк, йон һ. б. Безнең эрага кадәр үк Индиядә астрономия, математика, медицина, 78 сәнгать, театр һәм философия бик нык алга киткән була. Автор борынгы Индиядә больницалар һәм медицина буенча китаплар булуы турында яза. Медицина фәненең"алга киткәнлеген шул чордан калган китаплардан да күрергә була. Терапия турында Чарак хезмәтләрендә, .хирургия турында Суш- рут хезмәтләрендә күп төрле авырулар саналып китә, авыруны ачыклау һәм дәвалау ысуллары күрсәтелә. Шул ук хезмәтләрдә хирургия. акушөр.тык эше, су коену һәм диэта, балаларны ашату һ. б. турында әйтелә. Медицина буенча белем бирү, укыту методлары күрсәтелә. Бу документларга караганда, борынгы Индиядә укыту эше эксперименталь юл белән алып барылган, укыту процессында мәетләрне ярып караганнар. Врачлар карамагында күп төрле инструментлар булган, катлаулы операцияләр ясалган. Безнең эрага кадәр IV—III гасырда ук хайван лечебницалары булган. Борынгы Индиядә төгәл фәннәр дә шактый ук алга китә. Математика буенча тарихи әһәмиятле ачышлар ясала. Мәсәлән, борынгы һиндләр нуль һәм минус тамгаларын, уннар системасын уйлап табалар, алгебрада алфавит хәрефләрен кулланалар. Борынгы һиидлеләрдә вакыт һәм сан төшенчәләре бик нык үсә. Алар бик зур саннарга да исемнәр табалар. Мәсәлән, грекларда, римлеләр- дә, фарсыларда һәм гарәпләрдә меңнән югарырак саннарны билгели торган терминнар булмаса (аларда иң зурысы — мериад — 10'= 10000), һиидлеләрдә инде 18 махсус атама була һәм аннан зуррак, катлаулырак исемнәр дә очрый. Шуннан соң Неру, атаклы француз математигы Лапласиың, даһи грек математиклары Архимед белән Аполлоний да цифрларның унлык тамгасын уйлап чыгара алмаганнар, дигән сүзләрен китереп, түбәндәгеләрне яза: «Индия геометрия өлкәсендә уңышларга ирешә, шулай да бу мәсьәләдә аны Греция белән Александрия узып китәләр. Арифметика һәм алгебра өлкәсендәге беренчелек пальмасы. Индиядә кала. Уннар системасын һәм пуль тамгасын кем яки кемнәр уйлап тапканлыгы билгеле^ түгел. Безгә нуль тамгасының беренче тапкыр безнең эрага чаклы 200 нче еллар тирәсендә язылган бер дини китапта кулланылганлыгы мәгълүм... «Шунья» ягъни «юк» дип аталган нуль башта нокта рәвешендә, соңрак кечкенә генә түгәрәк рәвешендә куела». Борынгы Индиянең сәнгате ни дәрәҗәдә үскәнен Москвадагы Индия һөнәрчеләре әйберләре күргәзмәсен караганнан соң Н. А. Булганин, А. И. Микоян һәм И. С. Хрущев язып калдырган түбәндәге сүзләрдән аңларга мөмкин: «Без шул хәтле күп яхшы нәрсәләр күрдек, сүз белән әйтеп бетерү мөмкин түгел. Күргәзмә Индия халкының кешелек культурасының, барлыкка килгән чагында ук борынгы бөек сәнгате туганлыгын аерым- ачык күрсәтә». Илнең үсеп баручы экономикасы һәм культурасы өчеп төрле фәннәр буенча кадрлар кирәк була. Кадрлар хәзерләү эше безнең эрага чаклы ук һәм безнең эраның беренче гасырларында күп санлы университетларда алып барыла. Автор әйтүенчә, шулардан иң атаклысы, Наланда дигәне, үзенең фәнни эшчән- леге белән бөтен Индиядә дан тота. Бу университетта Кытайдан, Япониядән, Тибеттан, Кореядан, Монголиядән һәм Бохарадан да килеп укыйлар. Индиянең экономикасы, культурасы, фәне һәм сәнгате бу ил тарихының урта гасырлары заманында да үсүдә дәвам итә, шулай да. касталар һәм общиналар системасындагы феодаль строй X гасырлардан соң илдәге җитештерү көчләренең һәм культураның үсүенә киртә була башлый. Моны автор да әйтеп китә. Ул бүгенге көнгә чаклы яшәп килгән касталар системасының реакцион ролен ача. Реакцион касталар системасы яшәп килүенә дә карамастан, Индия, инглиз килмешәкләре тарафыннан яулап алынганчы, бик нык алга киткән ил була. Ул заманда 79 Индиядә Аградагы Таҗ-Махал, Делидә император сараендагы Җами Мәсжед, Диваи-и-ам һәм Дивап-и-хас кебек, Индия халкының сәләтен һәм тырышлыгын күрсәтә торган искиткеч матур мәһабәт һәйкәлләр салына. Индиянең колониягә әйләнгәнче булган экономик хәле турында Неру түбәндәгеләрне яза: «Индия, бик нык алга киткән, җитештерүче ил булып, Европа илләренә һәм башка илләргә үзе эшләгән әйберләр илтеп сата. Бөтен ил күләмендә яхшы итеп оештырылган эффектив банк системасы һәм «хунди», ягъни вексельләр була. Бу вексельләр эре сәүдә һәм финанс фирмалары тарафыннан бирелеп, бөтен Индиядә генә түгел, Иранда, Кабулда, Гератта, шулай ук Ташкентта һәм Урта Азиянең башка шәһәрләрендә дә кабул ителә. ...Суднолар төзү эше бик нык алга китә... Җитештерү, сәүдә ҺӘ1М финанс өлкәсендә Индия чынлыкта промышленность перевороты алдындагы чорга җиткән теләсә кайсы ил дәрәҗәсендә тора». Англия тарафыннан яулап алынганнан соң Индия коточкыч бөлгенлеккә төшә. Индиянең инглизләр хакимлек итә башлаган чордан алып икенче бөтен дөнья сугышына чаклы булган тарихына китапның ике бүлеге багышланган. Китап башыннан ахырына кадәр колониализмга, бигрәк тә Англия империализмы колониа- лизмыиа каршы нәфрәт белән сугарылган. Автор инглизләрнең Индияне коточкыч хәлгә төшерүләре турында ачынып, әрнеп яза. Индия ике йөз ел буена диярлек азатлыктан, бәйсезлектән мәхрүм ителә. Аның Азия, Африка, Европа илләре белән алып барган диңгез һәм кәрван сәүдәсе юк ителә. Колонизаторлар илнең экономик үсешен туктаталар, авыл хуҗалыгын һәм һөнәрчелекне таркалу хәленә җиткерәләр. «Хәзерге заман колониаль экономиканың классик үрнәге иде бу — Индия индустриаль Англиягә чимал биреп торучы һәм аның промышленность товарларын сату өчен базар булып хезмәт итүче аграр колониягә әйләнде», ди Неру. Индия халкын рәхимсез рәвештә изү, талау нәтиҗәсендә инглизләр үзләренә исәпсез-хисапсыз табыш алалар. Автор Англиянең һәм Көнбатыш Европадагы башка илләрнең үзләре кол иткән халыклар исәбенә көчле индустрия төзүләрен фаш итә. «Әйтергә мөмкин, Көнбатыш Европаны индустрияләштерүгә киткән хакның күпчелек өлеше экономикалары Европа державалары коллыгына төшкән Индия, Кытай һәм башка колониаль илләр тарафыннан түләнде», дип яза Неру. Шулай итеп, китапта эзлекле рәвештә бөек халыкның ике йөз еллык төрмә шартларындагы авыр язмышы күрсәтелә. Индия талана, шул замандагы Лондон белән Парижга караганда күбрәк халыклы һәм баерак булган шәһәрләре җимерелә. Шулай ук иң кыйммәтле культура һәйкәлләре дә юкка чыга. Ә иҗат көче ташып торган сәләтле, тырыш Индия халкы кан коеп, ачлыкта, фәкыйрьлектә яши; ниһаять, чит ил басып алучыларының җинаятьчел төстә хакимлек итүләренә түзеп тора алмаслык хәлгә җитә. Индия өстеннән, колонизаторлар өчен куркыныч давыл булып, кораллы халык восстаниеләре күкрәп уза. 1857—1859 елларда булган иң зур кораллы восстание турында сөйләгәндә, Неру: «1857 елгы Сипай восстаниесе ул хәрби бунт кына түгел: мятеж бик тиз арада җәелеп китә, Индиянең бәйсезлеге өчен барган халык восстаниесе, сугыш төсен ала», ди. йомшак оештырылу, бердәм җитәкчелек булмау, урындагы феодаль катлауның хыянәт итүе аркасында бу восстание, башка күп кенә кечерәк восстаниеләр шикелле, рәхимсез рәвештә бастырыла. Ләкин колонизаторлар Индия халкының милли азатлык хәрәкәте үсешен туктата алмыйлар. XIX гасырның азагында алар беркадәр юл куярга мәҗбүр булалар. Индиянең милли конгресс партиясен төзергә һәм 80 аңа легаль рәвештә яшәргә ирек бирәләр. Ләкин Англия империалистлары, Индия халкы шуның белән канәгатьләнер, дип уйлап ялгышалар. Илдә милли азатлык хәрәкәте тагын да көчәя, җәелә башлый. Индия халкының милли азатлык өчен көрәше икенче бөтен дөнья сугышы елларында, бигрәк тә Германия фашизмы һәм Япония милитаризмы тармар ителгәннән соң зур куәт белән җәелеп китә. Мондый шартларда Англия империализмы тагын да күбрәк ирек куярга һәм 1947 елда Индиягә Британия империясенең доминионы хокукында бәйсезлек бирүе турында игълан итәргә мәҗбүр була. Власть Индиянең милли конгрессы кулына күчә. 1950 елның январеннан соң Индия мөстәкыйль республика булып кала. Шуны да әйтергә'кирәк, автор Индиядәге милли азатлык хәрәкәте мәсьәләсенә һәм бу хәрәкәткә киң катлау халык массаларының катнашуына зур әһәмият бирә, Индия халкының үз азатлыгы, үз бәйсез- леге өчен көрәше империализмга һәм фашизмга каршы көрәш төсендә барганлыгын билгеләп китә. Ул милли азатлык көрәшен законлы бер күренеш, халыкның колониаль изелүдән котылу өчен табигый хокукы, ди. Укучыны Индиядәге милли азатлык көрәшенең иң мөһим этаплары белән таныштырып, Неру бу көрәштә Махатма Гандиның нинди роль уйнаганын күрсәтә. Гандиның милли азатлык хәрәкәте аренасына чыгуын автор (шактый көчәйтергә тырышып) саф һава агымына, караңгылыкны ярып үткән кояш яктысына, бөтен нәрсәне хәрәкәткә китергән өермәгә охшата. Гандиның милли азатлык хәрәкәтенә зур йогынты ясавын Неру аның Индияне һәм Индия халкын тирәптеи өйрәнүеннән, .массалар белән аңлаешлы телдә сөйләшә белүеннән күрә. Автор үзе дә Гандига бик якын була, аны үзенең укытучысы итеп саный, ә Ганди Джавахарлал Неруны милли конгресска җитәкчелек итү буенча үз урынында калачак кеше итеп карый. Ә Неру үз нәүбәтендә Гандига, аның эшчәнлегенә зур хөрмәг белән карый, шул ук вакытта үзенең укытучысы белән тулысымча килешеп тә бетми. Мәсәлән, Меру, биләмәле князьләрне Индиядә Англия властьлары өчен таяныч булып торган бер система дип санап, аларга кире мөнәсәбәтен белдерә. Ул прогрессив автор Шелванкарның Индия князьлекләрен «инглизләрнең Индиядәге бишенче колониясе» дип атаган сүзләре белән тулысымча килешә. Ганди исә бу князьләргә карата уңай мөнәсәбәттә була. Ул үзенең экономик программасында, индустрияләштерүгә каршы чыгып, элекке хәлгә, авылдагы һөнәрчелек эшенә кайтырга чакыра. Неру исә Индияне тиз вакыт эчендә индустрияләштерүне яклый. Егерменче еллардан башлап Гандиның Индиядәге милли азатлык хәрәкәтендә зур роль уйнавы бәхәссез. Иптәш Булганин үзенең Бомбейда ясаган чыгышында Гандиның эшчәнлегенә зур бәя биреп үтте: «Сезнең үз илегез өчен күп нәрсәләр эшләгән күренекле эшлекле- гез бар иде. Мин сезнең илегездә данлыклы патриот һәм халыкның дусты булганлыгы өчен ихтирам ителә торган Махатма Гайднны күздә тотам. Без аның истәлегенә, шулай ук аның эшен дәвам иттерүче Джавахарлал Неруның хезмәтләренә тиешле ихтирам белән карыйбыз. Без, совет кешеләре, безгә һәм барлык башка халыкларга азатлыкка, бәйсезлеккә һәм бәхеткә бару юлый ачкан бөек Ленин тәгълиматын кулланып эш итәбез. Без, Ленинның шәкертләре, Гандиның философик карашларын уртаклашмыйбыз, ләкин аны сезнең халкыгызның тынычлык сөючән карашларын үстерүгә һәм халкыгызның бәйсезлек өчен көрәшенә күп кенә ярдәм иткән күренекле эшлекле дип саныйбыз». Англиянең колониаль изүенә каршы, илнең азатлыгы һәм бәйссзлеге өчен көрәшүче көчләр итеп Неру урта сыйныфларны саный (автор з. „с. ә,- м 1. 81 •«урта сыйныф» дип вак һәм урта буржуазияне, интеллигенцияне, шулай ук крестьяннарны һәм эшчеләр сыйныфын атый). Буржуазиянең роле турында сөйләгәндә ул (Неру үзенең чыгышы белән буржуаз семьядан) аның йомшаклыгын һәм өзлексезлеген әйтеп китә. «Бу сыйныф үсәргә, зураерга теләде. Британия хакимлеге шартларында андый мөмкинлектән мәхрүм булганга, аңарда шушы хакимлеккә каршы бунтарьлык рухы кузгалды, шулай да бу рух безне басып килгән системага каршы юнәлмәде. Бу системаны ул саклап калырга, инглизләрне кысрыклап чыгарып, аны үз кулына алырга омтылды. Безнең буржуазия артык дәрәҗәдә шул система тудырган бер нәрсә булганга, аңа каршы чыкмады һәм аны юк итәргә тырышмады». Китапның эчтәлегеннән күренгәнчә, автор крестьяннар мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Неру фикереңчә, Индия халкының күпчелеге — крестьяннар. Индия крестьяннары белән танышу минем өчен «чын Индияне күрү» булды, ди ул. Индия халкының күпчелек өлеше крестьяннардан торганлыгын искә алганда, Неруның бу фикере бик дөрес. Ләкин шул ук вакытта авторның эшчеләр сыйныфының һәм аның алдынгы отряды булган Коммунистлар партиясенең роленә бәя биреп җиткермәве, кечерәйтеп каравы белән килешеп булмый. Фактлар бу хакта киресен сөйли. Индиянең эшчеләр сыйныфы, тарихи аренага чыкканнан соң, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә зур көчкә әверелде. Ә 1933 елда барлыкка килгән Индия Коммунистлар партиясе үз халкының азатлыгы, бәхетле киләчәге өчен кыю, эзлекле рәвештә көрәшүе белән киң катлау хезмәт ияләре каршында мәхәббәт һәм хөрмәт казанып өлгерде. Шуңа күрә дә бу партия Индия үзенең бәйсезлеген яулап алганнан соң иң авторитетлы партияләрнең берсе булды. Индия озак һәм авыр юл үтте. Аның тарихы бай һәм гыйбрәтле. Ләкин иске Индия Неру өчен идеал түгел, үткәнгә әйләнеп кайтуны ул кирәксез һәм мөмкин булмаган бер хәл итеп саный. Киресенчә, ул үзенең әсәрендә иске һәм урта гасырдагы Индия тормышының тискәре якларын ачык күрсәтә. Неру үткәннәргә анализ ясап иң мөһи<м нәрсәне күрә ала — аның иленең тарихы үткәннәрнең мәңгелеккә катып калган баскычлары гына түгел, ә халыкның бүгенге көндә дә яши торган рухи байлыгы. Бу — колониаль изүнең коточкыч сынауларын үткәргән халыкның гасырлар буе чыныккан гүзәл традицияләре, характерлары, уйлары, хисләре һәм өметләрен үзенә туплаган данлыклы тарих. Шуңа күрә дә автор үз халкының якты киләчәгенә зур ышаныч белән карый. Менә нәрсә ди бу турыда Неру үзе: «Мин Индиянең басып алуларга, переворотларга бай булган тарихында, аның искиткеч ягы итеп халыклар арасында киң таралган һәм аларга зур йогынты ясаучы культура традицияләрен саклап кала алуын күрдем. Бары тик Кытай гына шундый гүзәл культура традицияләрен белә. Үткәннәрнең шушы панорамасы, Индиянең элеккеге бөтен бөеклеге һәм ныклыгына карамастан, әкренләп Англия тарафыннан коллыкка төшерелгән аяныч бүгенге көненә алып килә... Ләкин шушы биш мең еллык тарих белән танышу минем өчен яңа перспективалар ачты һәм бүгенгенең газабы артык авыр тоелмый башлады. Индиянең зур тарихында Англия хөкем сөргән йөз сиксән ел вакыт бары тик күңелсез эпизодларның берсе булып калды: Индия үз хокукларын яулый ала, инде бу бүлекнең соңгы бите языла». Шушы соңгы сүзләр автор тарафыннан тугызынчы бүлеккә бирелгән «Соңгы стадия» дигән исем белән ярашкан кебек яңгырый. Ә асылда ул сүзләр «Индияне ачу» әсәренең икенче бөтен дөнья сугышы вакыйгалары тасвирланган унынчы һәм йомгаклау бүлекләренә дә карый. Ул вакытта Индия чикләренә килеп җиткән милитаристик 82 Япония илгә басып керү куркынычы тудырчы, «һәлакәт, катастрофа, дпп яза Перу,— гигант адымнар белән безгә якынлашты... Индия халкына үзенең плен якларга да ирек бирмәделәр...» Авторның бу сүзләре, Индия халкы һәлакәт алдында калгач^ Япониягә каршы сугыш алып оаруга караганда Индия халкының милли азатлык хәрәкәтен бастыру белән күбрәк кызыксынучы Англия идарәчеләренә каршы нәфрәт белән сугарылган. Ул вакытта ялкынлы патриот Неруны туган иленең язмышы гаять дәрәҗәдә борчый иде. Ул арада инде, -автор үзе күрсәткәнчә. илдәге атмосфера кыз- ганнаи-кыза бара иде. Колониаль изүнең коточкыч яклары үскәннән- үсә бара. 1943 елда Англия империализмының колониаль политикасы нәтиҗәсендә «коточкыч, тетрәткеч, тасвирларга мөмкин булмаган» ачлык Индиянең—шундый бай илнең бик күп районнарың чолгап ала. Бу ачлык бер Беигалиядә генә өч миллион дүрт йөз мең кешене кабергә илтеп кертте. Ә Англия һәм Индия сәүдәгәрләре исә дөге белән сату итеп бер ярым миллиард рупий табыш алдылар. Шушындый хәлләр, табигый рәвештә, милли азатлык хәрәкәтенең яңа күтәрелешенә китерде. Ярсуы чиктән ашкан Индия халкы үзенә ирек һәм бәйсезлек яулап алу өчен көрәшкә күтәрелде. Халыкара хәлләр дә моңа уңай йогынты ясадылар. Неру Германияне котылгысыз һәлакәт көткәнлекне аңлый. Ул — фашизмның аяусыз дошманы. Демократиянең җиңеп чыгачагына чын күңеленнән ышанган Неру шул ук вакытта империалистик державаларның мәкерле эзләнүләренә дә уяу карый. Аның күзәтүләре, әлбәттә, империалистик державаларның фашизм идеяләре белән коралланган булуын аңлауга, үзләренең колониаль политикаларыннан ваз кичмәячәкләренә ышануга китерде. «СУГЫШ барышында көнбатыш демократларының иске тәр1ипләрне үзгәртү өчен түгел, ә саклап калу һәм мәңгеләштерү өчен көрәш алып барулары ачыклашаннан- ачыклапды», дпп яза ул. Автор үзен АКШ һәм Англия лидерлары тарафыннан төрле ышандырулар, декларацияләр белән саташтырырга юл куймады. Ул алар- ның реакцион максатлардан чыгып сугыш алып баруларын яхшы аңлый иде: «Уинстон Черчилль өчен бу реставрация сугышы булудан артык берни дә түгел иде, бу аз гына үзгәрешләр керткән хәлдә Англия империясенең. политик структурасын һәм социаль строен саклап калу өчен көрәш иде. Президент Рузвельтның вәгъдәләре күбрәк иде, әлбәттә, ләкин «асылда» аның политикасы да шул ук гомуми политикадан аерылмый». Мондый юнәлештәге политиканы Неру фаш итә. Ул колопиализмга һәм расизмга кискен рәвештә каршы чыга, дуслык һәм хезмәттәшлек политикасын яклый. Азия халыкларының үзара дуслыгына, бердәм хәрәкәт итүенә Неру зур ышаныч белдерә: «Бөтен дөньядагы халыкара хәлләр һәм гомуми интереслар Азия халыкларын яңадан бер-беренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәләр. Европа хакимлеге, ямьсез төш кебек, онытыла бара, үткән заманнар турындагы истәлекләр аларга күптәнге дуслык һәм үзара эшчәнлек турында сөйлиләр». Индия халкына борынгы заманнардан бирле дус булган Кытай халкы турында Неру тирән җылылык һәм хөрмәт белән сөйли. Безнең илебез һәм аның халкы турында автор китабының бик күп җирендә яза. Безнең илебезнең тышкы һәм эчке политикасы турындагы кайбер фикерләре белән килешә алмасак та, без аның язган юлларында Советлар Союзына һәм аның халкына тирән мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрәбез. Гарихчы һәм политик эшлекле буларак, Неру Бөек Октябрь социалистик революциясен, аның ха лыкара-тарихи әһәмиятен дөрес аңлады һәм аңа югары бәя бирде. «Совет революциясе, — дип яза Ыеру, — кешелек җәмгыятен бик күпкә алга этәрде һәм сүндерергә мөмкин булмаган якты ялкын кабызды. Ул дөньяны үзенә таба алып барырлык цивилизациянең нигезен салды». Китабының соңгы юлларын Неру совет халкының сөекле язучысы Николаи Островский сүзләре белән тәмамлый һәм ул юллар, табигый, безнең Ватаныбыз һәм аның алдынгы культурасы өчен хаклы рәвештә горурлык хисе уята. «Көшенең иң кадерле нәрсәсе — тормышы. Тормыш аңа бары бер генә тапкыр бирелә һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлыкта янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын». Индия үзенә азатлык һәм бәйсезлек яулап алды һәм колониаль эксплуатация системасының җимерелүен тагы бер кат раслады. Индия халыкара тормышның киң юлына чыкты, халыкара тынычлыкның әһәмиятле факторына әверелде. Социалистик лагерь дәүләтләре белән Индия арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре көинән-көн ныгын һәм үсә. СССР һәм Индия халыкларының көинән-көн ныгый барган дуслыгы Совет хөкүмәте җитәкчеләре Н. А. Булганин һәм Ы. С. Хрущевның Индиягә барып кайтулары вакытында аеруча ачык күренде. Бөек Индия халкы үзләренең кадерле кунакларын алкышлап, чын йөрәктән шатланып кабул итте. Совет дәүләте җитәкчеләренең Индия халкы белән очрашуы гадәттән тыш триумфка әверелде. Совет халкы белән Индия халкы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре гасырлар буена сузыла. Бу мөнәсәбәтләр беркайчан да орыш-талаш белән сүрелдерелмәделәр. Безисн халкыбыз тынычлык сөюче бөек Индия халкына эчкерсез хөрмәт белән карый, аның культурасы һәм сәнгате белән якыннан кызыксына. Джавахарлал Иеруның «Индияне ачу» исемле китабы Индия халкының иҗади көченә тирән ышану белән сугарылган. Ул совет һәм Индия халкы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә, гасырлар буена үлемсез культура һәйкәлләре иҗат иткән хезмәт сөюче, талантлы Индия халкы турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар бирә.