Логотип Казан Утлары
Пародия

Поэзия

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС 
ПАРОДИЯЛӘР 
ӘНВӘР ДАВЫДОВ: Минем өчен сти.хларның нәрсәсе кыен? Сибәм суның куесын, я сыекларын. Барам озынлатып Маяковскиен һәм һәр төрле Асеевларын. 
ЗӘКИ НУРИ: Авыр, диләр, шигырь минем. Биеп җибәр, бас бер: Их-ма! Шигырь техникасын, димен, Үстер, иптәш, өчен рифма! 
САЛИХ БАТТАЛ: Мин «Олы юл буйлап» юл тотам инде менә ун ел буенча. Чөнки мин аны төзәтә башлаган ул ел калды минем истә бик шәп булды. Тик эчне кыра әлеге янмый торган хис белән сүнми торган чыра. 
СИБГАТ ХӘКИМ: Рәшит, Шәүкәт, әйдә, тик беразга Зинһар өчен мине онтыгыз,— Мине дә бит буган бер үк үлчәү — «Сигезҗиде» белән «Ун-тугыз»! 
МӨХӘММӘТ САДРИ: Ультра-кызыл юллар язам һәм тыныч минем күңел: Чөнки минем шигырьләргә Пародия мөмкин түгел.


 
ШӘЙХИ МАННУР: Тулбай ягна йөгрә, ашга тулпар, Чыңграп иштлә шөлдер тавшы да. Сагна-сагна язла, агла шигрем,— Җрыма йотла авлым камшы да... 
НӘБИ ДӘҮЛИ: Сәбәп бар шул! Үзем күп язсам да Юрамалый мине күрмиләр... Сукыр тиен торган чүп язсам да Чыгармыйлар. Беләм! Шүрлиләр! 
НУРИ АРСЛАНОВ: Үзәк журналларны укымадыңмы? Юкмы авыз-иҗат китапларың? Очрый икән әкият, легендалар — Көйгә салып, шигырь итәм барын. 
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП: Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре. Син минем яныма чыгасың һәр таң саен күрешергә. 
ЗӘЕТ МӘҖИТОВ: Туктатырга, иптәш, варварларны, туктатмыйча мөмкин Түгел. Инде! Иптәш, ярамый һич, әй! Үзем исә шигырьдәге Варвар- Лыкны Көчем җитми туктатырга. Чөнки, иптәш, ун ел гына язам!.. 
НИҺАЯТЬ, ҮЗЕМ: Өлгер атта ыргыйм шашкын йөрәк белән, Күз алда гел ялтыр шәфәкъ, таңгы киңлек. Анда гөрлим, монда гөжлим ярсып гелән, Аз тик минем ашкын җырда алтын т_ җирлек. Каләмемне,— җил каян,— Шунда таба төбим. Тумас борын искергән Әсәр язып йөдим.