Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СӘЙФИ КУДАШ 
ХАНИС-ЦХАЛИ Таш ярларга сыймый җыр яңгырый Багдади авылы кырында, Көнтөн шулай Ханис-Цхали җырлый Лесник өенең гомере турында... Таулар тынган, төпсез уйга чумган Башларына болыт бөркәнеп. Утыралар, тынып, җыр тыңлаган Картлар кебек, моңга үртәлеп. Таштан ташка ыргып Ханис-Цхали Диңгез ягына чаба ашкынып. Өстәр өчен диңгез шаулавына Ярсу йөрәгенең ташкынын... Өлкән диңгез тиңсез ашкынудан Кайнаган чагында ярсынып, Шаулыйдыр бу елга давылларда. Бәлки, тугызынчы вал булып... Таш ярларга сыймый җыр яңгырый Багдади авылы кырында, Көнтөн шулай Ханис-Цхали җырлый Бер лесникның улы турында. Ул да шулай, саф сулы елгадай, Юлга чыккан бер чак шушыннан Саф тавышы белән поэзиянең Диңгезенә барып кушылган... ЦХАЛТУБО Башларына кардан бүрек кигән, Мәңге горур торган таш таулар, Саклар өчен яман күз тиюдән Цхалтубоны чолгап басканнар. 5. „с. ә.- № 9. 65 

66 
 
Кайнап чыга монда кайнар чишмә, Алып үзенә җирнең эссесен. Сырхауларга өләшә ул шифа, Сафка тезә хезмәт кешесен. һичбер вакыт суындырмый үзен Бу хикмәтле, серле җылы су. Без тоябыз бу су җылысыннан Грузин йөрәгенең җылысын... 
ТЕЛӘК Тау өстендә шашып салкын улый, Буран итеп өрә сулышын. Кыяларга кардан чалма урый, Үти үзенең хезмәт бурычын... Тау төбендә яз таптана итә, Әлсерәтеп кояш пешерә. Асфальт бата аяк баскай җирдә, Кысла төсле булган кешеләр. Шул минутта, күз ачып йомганчы. Килә тау башына очасы. Битләреңне уып, кызартканчы Мамык карда аунап төшәсе... 
МОҢСУЛАНМА Аерылып торуның ямьсез якларын Уйланып моңсуланма син, аппагым! Бик салкын кышның да гөлле язы бар, Иң озын төннең дә яме, таңы бар. Читсез түгел иң киңе дә елганың, Чиксез түгел һичбер юлы дөньяның! Безнең куллар ишеп чыкмас күлләр юк, Безнең уйлар үтә алмаслык чүлләр юк! Диңгез аша уйдан күпер салырбыз, Төннәрне балкытып дөрләп янарбыз! Арабызны биек таулар бүлә алмас, Озын юлны һичбер тузан күмә алмас! Күкрәкләрдә йөрәк типкән заманда, Бергә булырбыз, иркәм, без һаман да! 
  
67 
 
НӘБИ ДӘҮЛИ 
КАЛАНЧАДА СӨЙЛӘШҮ («Минем туган авылым» дигән поэмадан өзек.) Төш вакыты. Авыл тынып калган, Күрәсеңдер, эссе булганга. Көтүлектән ялгыз качып кайткан Чуар кәҗә йөри урамда. Ул күләгә эзли урам буйлап, Ышыкланып бераз ятарга. Бер туктый да тора башын чайкап — Бу кояштан кая качарга? Үләннәр дә көйсез калган басып, Моңлы кебек алар күренә. Тик көнбагыш алтын йөзен ачып, Карап тора кояш күзенә. Халык чыккан инде болыннарга, Печән өсте җиткән бу вакыт. Малай-шалай инеш буйларында Су керәләр дулкын уйнатып. Куркынычлы вакыт — җәй уртасы Минут саен янгын тор көтеп, Кабынырга әзер йорт түбәсе, Дары кебек кинәт гөлт итеп. 
Мифтах абый йөри каланчада Күз алмыйча авыл өстеннән, Ялкын хәтта телен күрсәтергә Куркып тора шушы кешедән. 
Ә лапаста айгыр солы ашый Колакларын куйган бастырып. Янгын, дисәң ул да сүзне аңлый, Җигеп өлгер, дулый ашкынып. Тукта, Бер морҗадан кинәт чыкты төтен, Торна кебек очты сузылып, — Кем кояштан качып саклый битен, Ә өендә ята кызынып.  
68 
 
Мифтах абый кинәт ярсып китте, — Идрис, — диде, — учак кабызган. Алсын иде сине давыл җиле, Сынсын иде бер пар кабыргаң. «Тукран» диләр үзен, юкка түгел, Төлке кебек хитри шайтан ул. Сизеп торам төтен исләреннән Бал куарга «завод» ачкан ул. һәм сөйләшә шулай Мифтах абый, йөрәгенә сыймый ярсуы. — Тирләп-пешеп халык печән чаба, Ә ул өйдә суыра бал суы. Кәҗәсе дә качкан көтүлектән, Үзе дә бит эшкә чыкмаган. Хуҗасына малы туры килгән. Үз малына хуҗа охшаган. — Кем ул Идрис, нигә «тукран» диләр? — Мин сорадым /Мифтах абыйдан. — Юкка,— диде,— кушамат бирмиләр, Бирделәрме, кире алмыйлар. Халык теле исем биреп куйса, Тамга булып кала гомергә. Ул мәңгелек инде паспорт сиңа Шуның белән җирдә йөрергә. Су белән дә аны булмый юып, Ут белән дә булмый яндырып. Кайберәүләр хәтта улларына Кушаматын үлә калдырып... Кем икәнен әгәр белим дисәң, Кушаматын сора кешенең. Кирәк булмас укып маташырга Анкетага язган исемен. Мифтах абый тынып калды шунда, Карап алды зәңгәр һавага. — Ай-Һай,— диде,— бүген көн кыздыра, Күрәсеңдер, яңгыр яварга. Аннан соң ул чалбар кесәсеннән Чыгарды да калай тартмасын, Кылтыр-кылтыр бармаклары белән Шалт иттереп ачты капкачын. Телисеңме? — диде,— иснәп кара,— Эч пошканда күңел юанычы. Бер чеметем тәки җитә кала Төчкерергә рәхәт булганчы... — Юк,— дидем мин,—рәхмәт, Мифтах абый, Минем борын аңа күнмәгән.  
69 
 
— Димәк, әле синең борын сабый, Настоящий булып җитмәгән. Мәсьәләне,— диде,— башлыйк тагы,— Мыекларын куйгач төзәтеп,— Минем борын полный норма алды, Хәзер инде була сөйләшеп... — Кайчандыр ул нәни малай иде, Беләм әле аның яшь чагын. Хәтеремдә, шулай бер җәй көнне Саклаганда колхоз борчагын, Тоткан идем үзен, ләкин шайтан Әллә ничек кулдан ычкынды, йөгермәсен диеп минем арттан Өзгән иде тартып ычкырны. Шуннан бирле мине күргән саен Кырын карап узды янымнан. Көтәм әле янә вакыт җаен,— Исеңдә тот,— болай калдырмам! һәм чыннан да, шулай көзге төндә Үчен алды малай абзаңнан: Ике баш каз шушы төн эчендә Юк булдылар безнең абзардан.. Әбиләргә тыныч көн булмады, Бакчаларын һаман «тикшерде». Сикереп чыга иде зур койманы,. Түтәлләрдән йолкып кишерне. Ул вакытта исеме Идрис иде. Үз анасы шулай кушканга. Тора-бара шушы кеше инде Әйләнде дә китте «тукран»га. Мифтах абый сүзен дәвам итте: — Килеп чыкты,— диде,— ул болай: Еллар шулай һаман уза бирде. Егет булып җитте бу малай. Маңгай өстен бөдрә чәч каплады, Мыеклары чыкты сызылып, Хәтта әле минем үз кызым да Йөргән иде аңа кызыгып. Балачакта булган шаянлыгын Мин беркемгә сөйләп йөрмәдем. Белеп булмый, бәлки шушы шайтан Булыр мәйтәм минем киявем. Имән кебек таза иде егет, Урта буйлы, таза куллары. Шәп игенче булыр дигән идек, Көткән идек, ләкин булмады.  
70 
 
Беркөнне шул безнең чибәр егет Ташлап китте туган авылын. — Сез яшәгез,— диде,— икмәк игеп. Мин кибеттән сатып алырмын. Китте дә ул, суга баткан кебек, Озак йөрде хәбәр язмыйча. — Зарыкмасын кызлар мине көтеп, Кайтмыйм, — дигән. — әле баемыйча. Бер булган ул Ташкент якларында. Бер Казанга килеп күренгән. Укырга дип кергән курсларга, Тик теләге иртә сүрелгән. Тагын йөргән әллә, әллә кайда, Ләкин инде китап тотмаган. «Май-шикәр-сөт» дигән оешмада, Агент булып «мая» туплаган... Бик күп кызлар инде килен булды. Истән чыкты егет исеме. Сәрби карчык үзенең бакчасында Тыныч кына кишер үстерде. Ә бер көнне Идрис кайтты төште. Күк йөзеннән иңгән шикелле. Куеп алган малай алтын тешне, Тагын әле өс-баш дисеңме, Костюмы да аның шакмак-шакмак, Фетровый яңа эшләпә. Халык әйтә: Идрис яши ансат, Агент булу менә нишләтә! Ә без, диләр, монда юкка гына Иген чәчеп әрәм булабыз. Алдыр, диләр, безне үз яныңа. Син тапканны ашап тормабыз. Ә ул әйтә: кайда инде сезгә Минем эздән атлап йөрергә. Математиканы минем эштә һәм химияне кирәк белергә. Аннан соң, ди, кирәк политика, Их, ул кирәк безнең ишегә! Әйтегез, — ди, — нәрсә «Атлантика», Нигә охшый маймыл кешегә? Әһә!—ди ул,— нигә су каптыгыз, Җил исәме әллә чарлакта? Сезнең телне, имеш, ут чыгартып Кирәк әле ташта чарларга. Ә мине, ди, үзе завпомбаза «Такси» белән чәйгә алдыра.
71 
 
Башкаларга дисәң — шелтә яза, Миңа дисәң — бүләк тамдыра... Яшәде ул шулай бер-ике ай, Кунак булып һаман исерде. Бакча талап йөргән шаян малай Хәзер инде корсак үстерде. Ә ул елны иген начар уңды, Карый егет: эшләр ай-һайһай. Тәртәләрне тагын читкә борды, Өстәлләрдә беткәч атланмай. — Мин игенче булмам инде мәңге. Кайтмам,— диде,— туган йортыма. Сездә арыш, арпа һәм бәрәңге, Ә шәһәрдә — театр, культура! — Нишлисең бит,— дидек,— хәерле юл, Тарта булыр читкә язмышың... Май ашаган бәндә яратмый шул, Бәрәңгеле тары якмышыи. Узды булыр бары бер ел тулып, Кайтмасынмы Идрис ялтырап! Ышанмадым үзен күрми торып, Ә күргәчтән калдым аптырап: Костюм түгел, иске шинель кигән, Итекләре кола ямаулы. Мескен егет инде башын игән, Түбән салган зур-зур танауны. — Их, бу баш дим, кайда эшләпәсе Фетровый яңа иде ич! Нәрсә булды сиңа, нишләдең син, Әрәм киттең, мәйтәм, Идрис! Кайда теге җем-җем галстугың, Ә сәгатең кайда кулында? Әллә карак, әллә үз дусларың Очрадымы төнлә юлыңда? Ә егетнең инде күзләреннән Кыпыл-кыпыл яшьләр тамгалый. Йонтасланган шинель җиңе белән Борын астын сөртеп алгалый. — Беттем мин, ди, беттем, авылдашлар, Пух-прах, ди, килде минем эш. Зампомнар, ди, бар да ашадылар. Ә гаепле булды Идриссс! — Колхозга, ди, мине, алыгыз, ди, Бик тырышып эшләр идем, ди. Бу бит безнең туган авылыбыз, ди. Минем дә бит туган җирем, ди... Кызгандык шул, ничек сөйләсәң дә, Үзебезнең авыл егете. Чын акыллы булып куя бәндә. Йөрәгенә алса үгетне. 
72 
 
— Ярар, — дидек, — әйдә колхозчы бул. Бәлки инде кабат азмассың. Әгәр эшләп инде сызласа кул. Икмәк тәмен белеп ашарсың. Берәү әйтә: тукта-тукта әле. Химияне ул беләм ди иде. Шулай булгач, димәк, бар һөнәре, Ул культурный кеше бит инде! Арбага, ди, атны җигеп алсын. Сәнәк тотып, кулын сызгансын. Яратам ди икән туган җирне,— Басуларга тирес чыгарсын. — Иптәшләр, ди, тагын бер авылдаш. Эшне кирәк белеп сайларга. Егет үзе бәлки каршы булмас, Балыкларны күлдә санарга. Ничә маймыч күлгә җибәрелгән. Ничә балык үскән бер елда? Математиканы яхшы белгән Оста кирәк андый урында... Кыскасы шул: безнең чибәр егет Ут өстенә баскан шикелле, Кызарды да, пешкән кысла кебек, Яман шеше шартлап тишелде. Пычак белән була чирне кисеп, Ә йөрәкне нәрсә төзәтә? Ник тормыйсың тимер калкан киеп. Туры сүзләр үтә үзәккә... Мифтах абый тагын сүзен бүлде, Сөйләшүе,— диде,— күңелле. Булган өчен кеше лыгыр телле. Түләмиләр аңа эш көне... Сәгатенә карап Мифтах абый, Өч мәртәбә сукты тимергә. Чаң чыңнары чыңлап, чыңлап китте, Яңгырады кырлар иңендә. — Я, шуннан соң,—дидем,—нәрсә булды, Ничек бетте эшләр ахырда? — Чыгымлады Идрис һәм суынды, Утырмады ләкин акылга. Җибәрдек без аны чүп утарга Сортлы бодай үскән кырларга. Үләнне, — ди, — куркам мин тотарга, Бирегез, — ди, — бияләй кулларга. Куйдык аны дуңгыз фермасына, — Анда,— ди ул,— начар ис чыга. Колак тона, имеш, башым кыза, Минем, имеш, борыным тончыга.


 
Чык өлгерми әле җирдән кибеп, Идрис инде кайта өенә. Бал эчә дә җанкай-җанаш диеп, Җырлап ята Сарман көенә. Азык беткәч, егет елап килә Аванска икмәк сорарга. Икмәк бирсәң, май да ит бир, дия, Тоз бир, дия, ашны тозларга. — Ай-Һай,— диләр аңа,— акылың алтын, Вакыт, диләр, оят белергә. Кирәкмиме тагын сиңа хатын Аванска язып бирергә?.. Ә ул нишли, чыгып китә димсең, Хурлыгыннан янып тиз генә? Сизгән кебек мәче бәлеш исен, Күзләреңә карап тилмерә. — Моннан соң мин кулны сызганам да Эшкә башлыйм,— диеп ант итә. Иртә белән бер кат уяна да Тагын хырлап йокыга китә. Бервакытны стенгазетада Ясаганнар иде бер рәсем. Койрыклы да үзе, канатлы да, Күрдең исә — Идрис диясең. һәм язганнар тагын шигырь белән, Укыганда көлми калмассың. Каләм эзен кәгазь битләреннән Балта белән юнып алмассың: Тукран тукый калын урманда. Идрис йоклый тамак туйганда. Тукран туктый, борыны авырткач, Идрис тора, карыны ачыккач. Тукран әйтә: тук-тук тукымам — Идрис әйтә: эшкә тотынам... Хәтерләсен моны укыган Безнең Идрис шундый «тукран». Шушы көннән алып инде Идрис, «Тукран» булды халык телендә. Кушаматны юкка бирмиләр ич. Бирделәрме, димәк, гомергә...

74 
 
дд——МЫ—ПЬ~>*»"■■ HI ГГ^'Т' II -.rw.rts»I Г—I IM I Ill.TxbX^_^ЛП:П»«ПГ1—1 WFMITI ■> 1ГИНI Д—I 
 
ЯН РАИНИС ★ БАТРАК БАЙЛЫГЫ Туган җирдә нәрсә бар соң мин батракка? Бер бөртек үлән дә юк һәм бер башак та. Кроватема җәярлек тә саламым юк, Хәтта бер уч печән таба алганым юк. Бай җирендә сабан сөреп язын арыдым. Бай чалуын чаба хәзер минем чалгым. Җир сөрергә барин атлар сатып алды. Әйтерсең лә, миннән кулны тартып алды. Ватанымда нәрсә бар соң мин батракка? Бер бөртек үлән дә юк һәм бер башак та. Бөтен җирдә ишетелгән ыңгырашу бар, Күкрәкләрдә дөрли торган зур ачу бар. Минем тагын бер нәрсәм бар: анысы исә Үч алырга хакым минем — бирмәм һич тә! 1903—1907 
ДАУГАВА ЯРЛАРЫ Ярларыңа дулкын бәр, Даугава, Юынырга тели ярларың; Су шаулады, ләкин ярлардагы Кан тапларын юа алмады. Күбекләнсен синең көчле валлар, Ак түгел шул күбекле валлар, Кояшлы көн балкып торганда да Шәфәкътән дә кызылрак алар. Ю караңгы истәлекләреңнән, Ю коллыкта үткән көннәреңнән, Ю ярларны тизрәк, Даугава, Ю ярларны тизрәк, Даугава. Улларыңа синең туры килде Төпсез хәсрәтләргә чумарга, Шулар яшен куш син, кан тапларын Җитмәс булса суың юарга. Ю, Даугава, ю син, ю ярларны, Күбекләрең булсын аксыллар, Азат фикер дулкынына кушылып Дулкыннарың иркен аксыннар. 1907—1910


 
ЧӘЧКӘНЕҢНЕ УРЫРСЫҢ Ялганнан нинди Чынлык булыр соң? — Нәрсә чәчәсең, Шуны урырсың. Безнең кырларга Тамды безнең тир, Карагыз, нәрсә Үстерә соң җир! Басу кызарды Безнең саф каннан. Без нинди уңыш Алырбыз аннан. Безнең тир булыр Әче һәм тозлы. Безнең каныбыз Көйдерер сезне. Чәчтегез курку, Үч һәм үлем сез,— Безнең кырлардан Шуны урырсыз. 1907 
СЫНГАН НАРАТЛАР Тын диңгез буенда зур давыл башланып Сындылар наратлар, иелде башлары. Юк, алар торачак, дау бара йөрәктә: «Бөгелмә һәм качма, күз төбә еракка!» Сындык без, зур иде дошманның көчләре, Юк, көрәш бетмәде, юк, байрак төшмәде. Ачу зур үлемгә — һәм сагыш көчлерәк, Ботаклар үлделәр — һәм шаулау үчлерәк. Сынса да наратлар, аларны каршылый Зур диңгез — ул һаман давыллы, ярсулы, һәм көрәш җырларын мачталар җырлыйлар. Куәтле давылны, дан ямен зурлыйлар. «Әй син, җил, диңгезне шаулат та, актар да. Без очыйк еракка, йолдыз бар якларга. Өермә ярса да, давыллар изсә дә — Җитәрбез шәрыкка, кояшлы иртәгә!» 1903 
Бу еллар да, бу яшьлек тә бик тиз үтәр, Көн артлы көн мәңгелеккә тамып бетәр. Ләкин халкың синең мәңге-мәңге калыр. Калыр, әгәр яклаучысы булсаң аның. Зәки Нури тәрҗемәләре.