Логотип Казан Утлары
Поэма

ФӘРХИНУР


Йөри идем барыбер түгелме дип, Куйсалар да мине кай җиргә. Кыеи икән, читен икән судта Утырышчы булу шагыйрьгә. Аерылулар, их, бу аерылулар, Көлкеме соң, кирәк еларга... Әрни күңел, ачына. Хәер, дөнья Сагышыннан ник күз йомарга. Мәхәббәтнең күпме үз сагышы Әйтелмичә калган зарында... Фәрхинур да аерылырга килгән, Килгән ялгыз... Ул суд залында. Бер дә юкка җырламыйлар икән Искән җилгә тиңләп гомерне. Фәрхинурны күрмәгәнгә минем Егерме ел үткән, егерме. Көтмәгәндә очраштыра тормыш, Син белмисең ни дип әйтергә. Менә үзе... Ләкин шул арада Яшь Фәрхинур синең хәтердә Туган ягы белән баса алга: Бераз туңган көзге яңгырдан, Басу буйлап тегермәннән кайта, Өстенә ул капчык ябынган... Үзенекен итте яшьлек, алар Капка төбен шактый сакладым. Шаярып бер исенә төшерер идем Фәрхинурга мин ул чакларым, Суд залындамыни аның урны... Кемне сөйгән? Кемне сөйсә дә Сөйгән инде. Юк шул, булалмадым Аның туе узган кичәдә. Судта бүген нәрсә сөйләсен ул? Матурлыгы туйның өч көнләп. Алда бергә тормыш кору бәхет Өлгермәгән әле төсмерләп, Ак томанда әле борылмалар.  
22 
 
Үкенечле шунсы анага: \зенсң авыр сынаулары белән Керә сугыш ике арага... Сагыну аны сак йокылы иткән (Дарулар соң бармы янудан): Көймә сорап берсе аваз салса Киң Иделнең аргы ягыннан, Йөгереп чыккан төнлә яр буена. • Кабатланган аваз яңадан, Кабатланган... Ләкин ул кайтмаган, Хыяллары һаман алдаган. Саф күңелдән булган мәхәббәтнең, Мәхәббәтнең, әйе, сабырыннан Ныграк тагын ни бар? Фәрхинур да Бүтәннәр күк ирен сагынган, Ирен көткән. Ир тиешле кеше, Нык бәйләнгән булса чәчләрең, Фәрхинурның бер ишетер идең Еллар аша сиңа дәшкәнен. Еракта йөр, юлның кайсында син Егылсаң да .сугыш яралап, Ул бит сине коткарырга әзер Бар бәладән саклап, аралап... Судта бүген нәрсә сөйләсен ул? Еллар тынгач, сугыш соңыннан Телеграмма килә, телеграмма Фәрхинурга атап сугылган: «Сөюдән тик истәлекләр калган, Аерылырга бирәм ризалык...» Җир генәме? Кимсетелгән җаның Чирый, чирый икән бозланып. Гарләнә ул, кимсенә ул шуңа: Кем белән бит монда судлаша, Бер югалган килеш яши бирсә, Телеграмма әгәр сукмаса, Элеккечә калыр иде хисләр; Хәсрәтеңне эчкә яшереп тә Асрар идең, йөрер идең горур Кер төшерми үткән яшьлеккә... Ирен хурлап бер сүз әйтмәде ул, Күз алдында үзе ябыга. Сокландым мин тын зал белән бергә Шунда аның олы җанына. ҮКЕНҮ ...шул яшь чагым, юләр чагым әйләнер микән тагын. Халык щыры. Суд. залында иң арттагы рәттә Уң кулына куеп яңагын Утырды ул апа, кем белгән ди Нинди уйда аның янганын.


 
Берәүләре килә эше төшеп, Кайгыртырга үзенең ’ язмышын. Ә берәүләр? Тыңлап утырырга Йөрүчеләр монда азмы соң? Төенчеген тотып, теге апа Тәнәфестә алга күченде, Чакырсалар күзгә кереп, чәчрәп, Суд каршына басар өченме? Исме чыккач, сискәнде дә басты Кырынрак торып иренә: — ... Эчкече ул. Семьям харап итте. Ул — гаепле кеше биредә... — Аерыгыз, — ди, ялына, гозерләнә, Дуслык беткән, ара суынган. Килештерү юлларының инде Барысын үтеп чыккач, соңыннан Сорый судья:— фамилиягезне Үзгәртикме, шулай каламы? йөзен апа тәрәзәгә борды, Казаикага таба карады. Кызулыгы сүрелә төште аның, Януның да бар бер чамасы. Казаикадан читтә, тугайлардан Нидер эзли кебек карашы. — Бәлки кыз чактагы фамилия... Яңа килеп җитте дулкыны. «Кыз чактагы...» дип ул пышылдады. Күзләрендә яшьләр туптулы. Әллә кайчан йөргән үзәннәрнең Иске моңы китте сирпелеп, Яшьлек гүя кул изәде аңа, Типте йөрәк, типте җилкенеп. Юкә чәчәкләре исе белән Аралашып, бергә кушылып, Билгесез бер сагыну бәреп керде, Үксетә шул эчне пошырып. Кыз чактагы фамилияң белән Кәгазьләрне бер кат актарып Яңа паспорт бирелер, тик яшьлекне Булмый ләкин кире кайтарып.