Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ЯН РАЙНИС 
(1865—19291) 11 сентябрьдә бөек латыш шагыйре Ян Райнисның тууына 90 ел тулды. Бөтен тормышы, бөтен иҗаты халык белән аерылгысыз бәйләнгән бу шагыйрьнең әсәрләре туган илгә, халык язмышын, аның газаплы үткәнен һәм якты киләчәк өчен көрәшен сурәтләүгә багышланган. Алар шагыйрьнең үз халкына булган бөек мәхәббәте һәм туган илен кол итәргә маташучыларга. изүчеләргә чиксез нәфрәте турында сөйлиләр. Ян Райнис-Плекшан Курляндиядә столяр семьясында туган. Аның яшьлек еллары немец дворяннарының экономик, политик һәм милли изүенә каршы җәелеп киткән хәрәкәтнең иң көчәйгән чорына туры килә. Райнис сигез яшеннән немец бароннары карамагындагы мәктәпкә укырга керә, аннан соң Рига шәһәр гимназиясендә укый, ә 1888 елны, хокуклар кандидаты'исемен алып, Петербург университетын тәмамлый. 1891 —1895 елларны Ян Райнис cDienas Lapa» («Көндәлек листок-) газетасының редакторы булып эшли. Бу газета прогрессив-демократик интеллигенцияне туплау буенча зур эш башкара. Ян Райнисның беренче шигырьләре үк инде оригиналь һәм лирик булулары белән аерылып торалар («Королевна», «Гаять тирән фикерләр» һ. б.). Шул ук вакытта Ян Райнис тәрҗемәчелек белән дә шөгыльләнә башлый. Ул Пушкинның «Борис Годунов», «Моцарт һәм Салъери» поэмаларын тәрҗемә итә. 1897 елны патша хөкүмәте Ян Райнис- ны кулга ала һәм Вятка губернасына сөргенгә җибәрә. Сөргендә вакытта (1897— 1903) Ян Райнис Гегеның «Фауст»ын һәм Лермонтов, Шекспир, Шиллер, Гейне һ. б. шагыйрьләрнең әсәрләрен тәрҗемә итә. Болардан башка ул «Зәңгәр кичнең ерак аккордлары» исемле шигырьләр җыентыгы хәзерли. Хезмәт ияләренең 1905 елгы революциягә хәзерлек елларындагы уй һәм тойгыларын чагылдырган бу җыентык ша гыйрьгә дан алып килә. Ян Райнис 1905 елда «Давыл шытымнары» исемле шигырьләр җыентыгын чыгара. Зур революцион пафос белән язылган шигырьләре белән Ян Райнис искиткеч популярлык казана. ' Шагыйрьнең 1909 елда язылган «Тыныч китап» исемле җыентыгында латыш пролетариатының реакция чорындагы бөтен кайгысы, үче, нәфрәте урыныурыны белән хәтта большевистик позициядә торып чг гылдырылган («Гаять зур эш», «Вак эшләр - h. б.). Ләкин шушы җыентыктан соц Я.. Райнис политик көрәштән читләшә башлый. Эмиграциядә булу (1906—20 еллард. ул Швейцариядә тора), туган иленнән аерым яшәү, ялгызлык Райнис иҗатындагы индивидуалистик һәм милләтчелек тенденцияләрен тирәнәйтәләр. Аның аерым әсәрләрендә пацифизим, милләтчелек авазлары яңгырый башлый. Эмиграциядән кайтканнан соң Ян Раи- j нис сеймга сайлана, ә 1926—28 елларда мәгариф министры булып эшли. Ләкин сыйныфларның социализм хакына үзара «куль- i туралы» мөнәсәбәттә булуларына омтыл- | ган Райнисның вак буржуа утопик-социаль | идеализмы чынбарлыкка бәрелеп җиме- ! релә. Шагыйрь Латвия социал-демократлар ] партиясенең дә бернәрсә дә бирмәгәнле- J ген аңлый башлый. Ян Райнис 1929 елда - үлә. Бөек латыш шагыйре Ян Райнис үзенея | таланты белән дөнья әдәбияты шагыйрьдә- I ре белән беррәттән каралырга хаклы. Анык поэзиясенең төп үзенчәлеге — тирән ли-Д ризм. Революцион күтәрелеш елларында 1 шагыйрь иҗатында революцион пафос һәм 1 ирония дә зур урын ала. Ян Райниснын күп шигырьләре философик гомумиләштерү дәрәҗәсенә кадәр күтәреләләр («Ут һәм , төн» һ. б.). Ян Райнис драматург буларак та таныла 5 («Алтын ат», «Ут һәм төн»). Аның әсәр- ләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Рус телендәге яхшы тәрҗемәләре В. Я. Брисов тарафыннан эшләнгән.