Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТУКАЙ» РОМАНЫНЫҢ РУСЧА БАСМАСЫ '


 Соңгы ун ел эчендә татар совет әдәбияты һәм сан, һәм сыйфат ягыннан шактый үсте. Бу ун ел безгә чын реалист художник каләме белән язылган һәм идея-художество ягыннан бик хаклы рәвештә совет әдәбиятының алтын фондына керә торган зур күләмле роман һәм повестьлар бүләк итте. Шунсы әһәмиятле, ул әсәрләр татар телендә генә чикләнеп калмадылар, бәлки, илебездә урнашкан гүзәл традиция аркасында, бөек рус теленә тәрҗемә ителеп, киң катлау совет укучыларына ирештеләр, иң талымчан укучыларның да мәхәббәтен казана алдылар. Бик аз яшәгән, ләкин искиткеч тирән эчтәлекле, зур һәм кыйммәтле иҗат мирасы калдырган татар халык шагыйре Габдулла Тукайның газаплы һәм шул ук вакытта тиңсез фидакарь хезмәт белән үткән тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнү нәтиҗәсендә языла башлаган һәм берничә китаптан торырга тиешле булган «Тукай» романының инде басылып чыккан беренче китабы бу 
1 Ахмед Файзи. — Тукай. Роман. Книга первая. Авторизованный перевод А. Садовского. Издательство «Советский писатель». 1954 г. 534 стр. 
 
әсәрләр арасында һичшиксез күренекле урында тора. Тарихи-биографик планда уйла- нылган бу роман язучыдан чын мәгънәсендә зур гыйльми-тикшере- нү эше сораганын һәм Татарстан тарихы белән татар әдәбияты тарихы әле фактта өйрәнелеп, төзелеп кенә ята торган шартларда шундый катлаулы һәм авыр эшкә керешү үзе бер батырлык булганын беркем дә инкарь итмәс дип ышанып әйтергә була. Шатлыкка каршы, Әхмәт Фәйзи шушы зур һәм җаваплы эшиен беренче өлешен уңышлы башкарып чыкты. «Тукай» романының беренче китабын укучылар куанып каршыладылар, яратып укыдылар һәм аңа югары бәя бирделәр. Киң катлау укучылар бу роман чыгуга хат язып үз фикерләрен белдерә башладылар. Укучыларны Тукайның бала чактагы образы тормыштагыча җанлы һәм ышандыра торган итеп гәүдәләндерелүе сокландыра. Шуның белән бергә алар романның аерым урыннарын бик хаклы рәвештә тәнкыйть итәләр. Романның алдагы өлешләрен түземсезлек белән көткәнлекләрен әйтәләр, авторга уңыш телиләр. Язучылар белән укучылар арасында һаман ныгый
U2 
 
 
барган, иҗат кешесен канатландыра торган җанлы бәйләнеш авторга уңай тәэсир иткәнен без үз күзебез белән күреп торабыз. Әхмәт Фәйзинең колач җәеп романының икенче китабы өстендә эшләве, романының беренче китабын рус телендә чыгарырга хәзерләүгә актив катнашып, аны тагын да тулыландырып бирүе шуны раслап тора. Роман А. Садовский тарафыннан тәрҗемә ителгән. Ул — СССР халыклары язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүдә яхшы хезмәтләре белән танылган тәрҗемәче. Бу романның русчага тәрҗемәсе җиңел яңгырый, эчтәлеге дөрес бирелә һәм әдәби теле матур эшләнүе белән бик күңелле тәэсир калдыра. Нинди дә булса әсәрнең рус теленә тәрҗемә ителүе ул әсәрнең икенче тапкыр тууы дип атала һәм бу хаклы да. Менә шуны яхшы аңлаган автор романының беренче китабын рус телендә чыгарырга хәзерләүгә бик җитди караган. Китапның русча һәм татарча басмаларын чагыштырып укыганда, бу аеруча ачык күренә. Билгеле булганча, татарча басмада беренче китап, Габдулла Тукай үзе «Исемдә калганнар» дигән автобиографик очеркларында язганча, яшьүсмер Габдулланың, кулдан- кулга күчеп йөри торгач, Кырлайдан Җаекка, жизнәсе янына китүе белән очлана. Бик җылы итеп, чын йөрәктән язылган бу беренче китапны укыганда нәни Габдулланың бер кешедән икенче кешегә куыла- куыла йөрүе, хезмәт иясе халкының авыр тормышы, рәхимсез изелүе, ләкин рухи көчен җуймавы, күңелгә үзенчә бер сагышлы моң сыза торган эчкерсез сафлыгы, үзен изүче кара көчләргә нәфрәте, Кырлай урманының серле табигате һәм шул сихри гүзәллек эчендә гамьсез чабышып йөргән яланаяклы авыл малайлары, ыжгырып торган кышкы бураннар, гөр килгән сабан туе мәйданнары, барлык намуслы, пакь, яхшы нәрсәне албастыдай басып яткан комсыз бирән корсак байлар, байгуралар, мулламунтагай, шәфкатьнең ни икәнен дә белмәгән жандармнар. полицейскийлар, стражниклар, бутышниклар — барысыба- рысы гаҗәп реаль булып күз алдына тезеләләр. Чын-чыннан поэтик әсәр булган бу романның беренче китабы укучыны шулай да бер мәсьәләдә 
канәгатьләндереп җиткермәгәнен әйтми мөмкин түгел. Зур шагыйрь турындагы зур әсәрнең беренче китабында аның балачагын бик тулы күреп тә, аның беренче иҗат адымнарын күрми узу укучыда оилгеле бер ризасызлык тудыра иде. Әхмәт Фәйзи китапның русча басмасын хәзерләгәндә моны искә алган һәм Тукайның әдәби- иҗатэше башланган Уральски чорын гәүдәләндергән зур бер өлеш өстәгән. Романның органик бөтенлегенә аз гына да зыян китермәстән, бик табигый булып теркәлгән бу өлеш яшьүсмер Габдулланың Уральскида жизнәсе Галиәсгар бай өендәге тормышын сурәтләү белән башлана. Казах далаларына йөреп, черек кызыл мал сатып, ярлы-гидайны алдап гомер сөрә торган бай җиз- нәсе өендә дә Тукан якты чырай күрми. Бик тиздән аны биредә дә килмешәк саный башлыйлар, һәрбер сынык белән битәрлиләр. Ниһаять, аның түземе бетә, ул мәдрәсәгә күчеп китә, су ташып, ишек алдын каравыллап тамак туйдыра, укый. Мөстәкыйль яшәгәндә ул мәдрәсә янындагы русский класска, Әхмәтша учительгә йөреп рус телен өйрәнә, Пушкин, Лермонтов, Некрасовның үлмәс әсәрләре белән таныша. Шагыйрьнең Уральскидагы чорын мөмкин кадәр тулырак һәм реальрәк итеп күз алдына бастыру өчен автор күп көч салган, типик образлар һәм характерлы хәлләр ижат иткән, шул чор өчен әһәмиятле булган тарихи вакыйгаларның чагылышын дөрес итеп һәм ышандыра торган итеп сурәтләп биргән. Изелеп, интегеп яшәүче гади халык эчендә кайнаган Тукай кемнәр белән генә аралашмый. Алар барысы да аның сизгер күңеле түренә үзләренең эзләрен сала баралар. Менә Галиәсгар байда хезмәт итүче ялчы Гыймади белән асрау Гайниҗамал... Алар пар күгәрчен кебек гөрләшеп көн күрәләр. Ләкин тормыш аларны да изгәннән-изә бара.
8. ,С. ә.‘ № 8. 113 
 
 
Менә гомере буе байларга хезмәт итеп көн күргән, карт механик Мирхәйдәр семьясы. Мәңгелек двигатель ясау турында хыялланучы, тынгысыз йөрәкле, алтын куллы бу кешенең семьясы ташландык бер өйдә, коточкыч хәлдә яши. Картаюының чигенә җитеп, аяктан егылгач, аның хатыны бер капчык дөге бәясенә үсмер кызы Сәрвине Боха- ра ягына сатып җибәрә. Менә алар- ның тыйнак кияве Нәгыйм. Ул җир җимертеп эшли, кара төн уртасыннан торып эшкә йөри. Япон сугышы башлангач та, башын бөгеп, солдатка китә. Менә шул ләгънәтле тормышның дошманы, аны җимерергә кирәклекне аңлаган, Питер эшчеләреннән үрнәк алырга чакыру дәрәҗәсенә күтәрелгән эшче-революционер Сәфәр. Шунда ук табигатьнең гамьсез шук баласы, думбрада оста уйнаучы, җырчы егет Иргали. Татар халкына аң-белем бирү уе белән янган Әхмәтша учитель. Идел • буендагы халыклар арасында җәмәгать эшләре алып барган һәм шуның өчен казах далаларына сөрелгән врач Сергей Константинович. Аларның барысына карата укучыда хөрмәт, мәхәббәт туа. Автор аларны сурәтләгәндә матур бизәкләр, ышандыра торган детальләр таба алган. Тукай аралашкан кешеләр галле- реясе гаҗәп чуар. Шул чор буржуа интеллигентларының коеп куйган вәкиле Кәбир әфәндене алыгыз. Ул Мисыр дарелфөнүнен тәмамлаган. Өстендә шул заманның соңгы модасы буенча тегелгән, сыланып тора торган купшы фрак белән тар балаклы чалбар, аякларында лаклы шиблит, муенында катыргы ак яка белән галстук һәм шуларның барысы өстеннән яшел ефәк чапан. Ул, бер теләктән икенчесенә күбәләктәй очып куна- куна, уйнаклап йөри. Шөһрәт артыннан куган бу бай малае заман агышыннан да читтә калырга теләми: газета чыгара, мәдрәсәдә әдәби ахшамнар оештырып, шунда сәхнәдә намазлык җәеп корьәи укый, татар халык көйләренә үзенчә «модернизация» ясый, милли роман яздырта. Яки шәһәрне үз кулында биетеп торучы деспот бай Мортаза белән аның улы Садыйк. Башкорт авылына мулла булып киткән, шул юлда бернидән тартынмаган Фәттах шәкерт, дуңгыздай исерә торган Шә- пеш хәлфә, байлар 
тәлинкәсен ялап көн күрүче шымчы Суфиян шәкерт, шәкертләр арасыннан крамола эзләп йөрүче кызыл танаулы полицейский Ряхов... Болар барысы да укучыда тирән чиркану уята торган итеп сурәтләнгәннәр. Әхмәт Фәйзи Тукайны төрле характердагы кешеләр белән очраштыра. Көннәрнең берендә мәдрәсәгә Төркиядән солтан Габделхәмит шымчылары эзәрлекләвеннән Россиягә качып чыккан Истамбул университеты студенты Габделвәли килеп төшә. Ул һәм Тукай бик тиз дуслашалар, Габделвәли Тукайга Виктор Гюго, Барбье, Намикъ Кәмал шигырьләрен укый, Тукай аны Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов әсәрләре белән таныштыра, аңа революциондемократик идеяләр белән сугарылган рус әдәбияты үрнәкләрен укый. Автор бик хаклы рәвештә Габделвәлинең Тукайга тәэсир итүенә түгел, бәлки Тукайның Габделвәлигә көчле тәэсир итүенә басым ясый. Габделвәлинең алдагы адымы да табигый бирелә: Иранда революцион кузгалышлар башланганын ишеткәч үк, ул шунда юнәлә. Китапның бу өлешендә кечкенә кешеләрнең кызганыч язмышын сурәтләгән сукыр Салюк суфи һәм аның аяксыз самовары тарихы кызыклы бирелгән. Романны укыганда Уральски шәһәрендәге тормыш, көрәш күз алдына бик җанлы булып килеп баса. Тукайның иҗат эшенә керешүе романда гади генә һәм табигый итеп сурәтләнә. Тукай рус классында Әхмәтша учитель алдында бик дулкынланып һәм матур итеп Ушинский дәреслегендәге шигырьне декламировать итә. Аның шундый оста укуына сокланган учитель Габдуллага Пушкинның «Алтын әтәч ту
114 
 
 
рындагы әкият»ен бирә. Тукайның поэзия белән ныклап кызыксынуы шуннан башланып китә, аның шагыйрьлек теле Пушкин белән ачыла. Бөтен иҗат юлында бөек рус халык шагыйрен остазы итеп күтәреп алга барган Тукай өчен бу чыннан да символик яңгырый. Тукайның ялчылар өендә, төннәрен йокламыйча, Пушкинны укуына басым ясап автор бик дөрес эшләгән. Бераздан Тукай кыюсыз гына булса да үзе иҗат итеп карый: нәхү ятлап утыручы шәкертләрнең такмаклап көйләүләре ритмына импровизация ясый һәм ул көлкеле юллар бик тиз телгә кереп китәләр. Тукайның шагыйрь һәм җырчы Чулпани белән очрашуы бик урынлы китерелә. Чулпани яшь шагыйрь белән импровизациядә ярыша һәм Тукайга шигырь техникасын өйрәнергә киңәш итә. Билгеле, ул халыкка чит булган фарсы, гарәп шигырьләрен үрнәк итеп алырга чакыра. Уйга калган Тукай моңа колак сала, ләкин ул фарсы, гарәп шигырьләренең үзенә ят икәнен, халык җырларыннан, халык моңнарыннан, халык тормышыннан ераклаштыра икәнен дә аңлый башлый. Мәдрәсәдә оештырылган әдәби ахшамнарның берсендә Тукай мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйть иткән шигырен укып чыгыш ясый. Алкыш белән каршыланган яшь шагыйрь тиздән Кольцовка ияреп «Мужик йокысы»н яза. Шулай, тормыш эчендә кайнаган, берөзлексез укыган, өйрәнгән яшь Тукай бу тынчу атмосферадан чыгарга кирәклекне төшенү югарылыгына күтәрелә бара. Ул үзе шул тикле күп һәм яхшы сүзләр ишеткән, язучылары турында укыган Казанга бару турында хыяллана башлый. Бөтен илдәге кебек, Ураль- скида да вакыйгалар куергаңнан- куера бара. Тукай белән Иргали дус күргән казах студенты Йсагу- ловны һәм эшче Сәфәрне кулга алалар. Мәдрәсәдә шәкертләр каты ризасызлык белдерә башлагач, Мортаза бай полиция чакырта һәм аның астып-өскә китертеп тентү ясата. Макаров байның шәһәр тормышында зур роль уйнаган пар тегермәненә ут төртәләр. Казанга киткән дуслары Тукайга Хөсәен Ямашев турында, авыл халкының* хәерчеләнүе турында, илнең дулкынлануы турында язалар. Тукай нык бер карарга килә: 
Казанга китәргә җыена башлый. «Тукай» романының ‘беренче китабы русча басмасында менә шулай очлана. Бу яхшы китап өстендә кабаттан эшләү аңа яңа өлеш өстәү белән генә чикләнмәгән. Автор моңарчы басылып чыккан өлешләрне дә яңадан кайтып, эшләгән, тиешле санаган төзәтмәләрен керткән. «Яна бистәдә» дигән беренче өлештә романның гомуми линиясеннән читкә чыга торган, төп теманы ачуга артык бәйләнеше булмаган урыннарны кыскарту менә шуларга керә. Беренче бүлектә Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның тормыш Корып җибәрүе, Мәмдүдә белән бик яратышып торуы турында күп кенә языла иде. Русча басмада алар, төшерелгән һәм бүлек Габдулланың үги атасы өендә кара якта, комганнар, ләгәннәр янында яшәвен сурәтләү белән башлана. Татарча басмада Казан шәһәре башлыгы Дьяченко Сәгыйтьҗан байны чакыртып ала һәм эшчеләр арасындагы ризасызлык көчәюгә үзенең борчылуын сөйли, тиешле чаралар күрергә куша, хәзер торырга киңәш итә, булмаса, оешкан эшчеләр безне аударып ташларлар, ди. Дьяченко үз заманы өчен пикадор генә укымышлы булмасын, аның чынбарлыкны шулай дөрес аңлавы реальлектән чыга. Чөнки ул заманнарда халыкның авыр язмышы өчен чын күңелдән янган намуслы кешеләр дә әле бу хакыйкатьне аңлаудан ерак булалар. Шәһәр башлыгының марксизм фәнен үзләштергән кешедәй сөйләве табигый булмавын, тарихи дөреслектән ерак икәнен автор аңлаган һәм бу сөйләшүне төшергән. Нәтиҗәдә ясалмалылык беткән. Әсәрне җыйнакландыруны максат иткән мондый кыскартулар башка урыннарда да бар.
119 
 
 
һәм мактаулы эшкә керешеп, аны, гомумән, бик уңышлы һәм вакытлы башкарып чыкканнар. Китап уртача гына зурлыкта булып, ул үзенең төп максаты белән башлап өйрәнүчеләрне күздә тотып язылган. Әмма аның әһәмияте молың белән генә чикләнми. Бик нык ышанып әйтергә була -ки, ул шактый тәҗрибәләре булган, категорияле шахматчылар өчен дә күп файда бирерлек итеп эшләнгән. Чөнки ул, үзенең кечкенә күләменә дә карамастан, шактый тирән эчтәлеге һәм куп кырлылыгы белән аерылып тора. Ягъни ул, гадәттәге шахмат дәреслекләреидәге кебек, шахмат уенының башлангыч йөрешләрен һәм кагыйдәләрен аңлату һәм берничә партияне анализлау белән генә чикләнмәгән, бәлки анда уен барышының төрле стадияләре (дебют — башлау, миттельшпиль — уен уртасы, эндшпиль—уен азагы) һәм шуңа бәйле рәвештә шахмат уенының стратегиясе һәм тактикасы, комбинацияләр һ. б. ш. кебек тирәнрәк, теоретик характердагы мәгълүматлар да бик мул бирелгәннәр. Автор аларны бик гади итеп, матур ми- саллар-партияләр белән аңлатып бирә. Шуңа күрә китап башлап өйрәнүчене шахмат уенына кертеп җибәрү ролен генә түгел, ә шахмат сәнгатенең югарырак баскычларына ялтеп җиткерү ролен дә үтәрлек кыйммәтле кулланма булып чыккан. Икенче яктан, үзеннән-үзе аңлашыла, китапның ана телендә һәм бик үтемле формада язылган булуы аның әһәмиятен тагын да күтәрә. Шуның нәтиҗәсендә бу китап татар эшче һәм колхозчы яшьләрен, укучы һәм студентлар массасын киң шахмат хәрәкәтенә тартуда зур роль уйный һәм, һичшиксез, спорт-шах- мат белән шөгыльләнүчеләрнең өстәл китабы булып тора. Әсәр кереш, дүрт бүлек һәм егермедән артык бүлекчәдән гыйбарәт булып, соңыннан ике кушымта өстәлгән. Беренче бүлектә автор уенны аңлата, ә икенче бүлектә гади тәмамлануларда мат бирү алымнарын һәм позицияләрен күрсәтә. Бу бүлекләрне колхоз-мәктәп шахмат түгәрәкләрендә беренче кулланма итеп файдаланырга мөмкин һәм мондагы мәгълүматларны үзләштергән кешене билгеле бер дәрәҗәдә шахмат уйнарга 
өйрәнгән дип санап була. Калган ике бүлектә исә, азмы-күпме уйный белгән кешене шахмат осталыкларына өйрәтү күздә тотыла. Хезмәтнең авторы Р. Иәҗметди- нов — кискен һөҗүм һәм комбинация остасы. Шашка буенча да мастер булуы аңа уенда катлаулы оригиналь комбинацияләр һәм матур этюдлар оештырырга өстәмә киң мөмкинлекләр бирә. Шунлыктан аның китабы да «башлап өйрәнүчене» омтылышлы, кискен, һөҗүмчән уенга өйрәтә. (Шуңа күрәдерме, китапта ябык, позицион уеннар аңлатылмаган, бу исә хезмәтнең мәгълүм җитешсезлеге булып тора.) «Шахмат стратегиясе һәм тактикасының элементар нигезләре» дигән өченче бүлек тулысыича һөҗүм итү һәм һөҗүм итүче күзлегеннән чыгып язылган. Биредә автор, уенның гомуми теоретик положениеләрен аңлату белән бергә, уенны ахырына кадәр инициативаны югалтмыйча, максатлы һәм планлы рәвештә алып барырга кирәклекне конкрет мисаллар белән күрсәтә. Уен барышында гомуми план — стратегиянең, ачык максатның әһәмияте зур булуын, ә инде шуны хәл итүгә юнәлтелгән аерым тактик бурычларның (каршы якның фигураларын бикләү, юлларын кисү, бәйләү, «тоту» һ. б.) позиция үзгәрү белән алмашынып торуларын төшендерә. Тизләтүче йөрешләрнең, «тегермән» һәм астыртын шах кебек һөҗүм алымнарының да әһәмиятен бик матур мисалларда күрсәтә (176—224 диагр.). Комбинацияләр дигән бүлекчә бигрәк тә кызыклы! Биредә комбинациянең аерым төрләре: мат, оту, каршы якның позициясен бозу, пат, өзлексез шах комбинацияләре һ. б., һ. б. бирелә. Автор кереш бүлегендә һәм һәрбер уңай урында рус һәм совет шахматчыларының беренчелеген астына сызып күрсәтә, мисал өчен
120 
 
 
бик күп, гаять матур, гыйбрәтле партияләр китерә. Мәсәлән, руслардай беренче булып бөтендөнья чемпионы исеме алган А. А. Алехинның (231. 240, 242 диагр.), бөек рус шахматчысы М. И. Чигоринның комбинацияләре (241, 244, 248, 250, 256 диагр.), бөтендөнья чемпионы М. Ботвинникның Капаблаикага каршы уйнаган гаҗәеп партиясе (236 диагр.), Геллернең партиясе (233 диагр.) һ. б., һ. б. партияләр! Автор үз практикасыннан да өч партия китерә. 257—281 диаграммалар укучының үзенә мөстәкыйль рәвештә тикшерергә бирелгән. Шулай итеп, бу һәм башка күп кенә очракларда Р. Нәҗ- метдннов укучыны актив уенга, төрле вариантларны табып анализларга өйрәтә. Мондый алымның бик уңышлы булуын, укучының шахмат фикерен уятырга мәҗбүр итүен билгеләп китәргә кирәк. Дүртенче бүлектә 31 «кыска»'партия анализлана. Бу хәл китапта азрак булган дебютларны (шахмат уенының башлаулары) беркадәр тутыра. Ә 128— 133 битләрдә өч «озын» партия бирелә. «Ике ат саклавы»нда М. И. Чигоринның атлар белән гүзәл уйнавы күрсәтелсә, «дүрт ат башлавында» М. Ботвинникның уенында ике филнең өстенлекләре бик матур сурәтләнә. Кушымталарда автор түбәнге спорт җәмгыятьләрендә шахмат турнирлары оештыру һ. б. ш. бик күп файдалы практик күрсәтмәләр, киңәшләр бирә. Шулай итеп, китап теорияне дә тирән белеп һәм практиканы да күздә тотып язылган һәм авторның зур уңышы булып тора. Татар телендә шахмат буенча беренче һәм җитди китап буларак, бу әсәрнең авторы һәм редакторлары алдында тагын бер бик авыр бурыч торган. Ул да булса — аңарда шахмат терминологиясе, шахмат буенча махсус атамалар, терминнар төзү мәсьәләсе, образлы итеп әйткәндә, «шахмат теле» мәсьәләсе. Бу яктан килгәндә, коллектив гаять зур, колоссаль хезмәт башкарып чыккан. Чөнки моңарчы бездә шахмат турында газета-журнал битләрендә аерым мәкаләләр чыгарылып килгәы булса да, аларда әле бердәм һәм тулы шахмат терминологиясе юк иде. Хәзер исә, ана телебездә, әйтергә кирәк, гомум кабул ителерлек шахмат 
терминологиясе төзелгән Бу — иптәшләрнең һәм безнең тел- үсешебезнең гаять зур уңышы! Китапның теле һәм терминологиясе матур, җиңел, гади Һәм һәркем өчен аңлаешлы. Авторлар термин төзү һәм сайлап алуның барлык юлларыннан, чыганакларыннан да диярлек файдаланганнар Һәм. иҗади эш итеп, гаять матур терминнар төзегәннәр. Мәсәлән: рәт, линия, үзәк, йөреш сәләте, һөҗүм сәләте, үткәйдә алу, сыйфат оту, сыйфат оттыру, шахтан ышыклану,, ике яклы шах, «котырган» ладья,, «сукыр» мат, томаланган пат, көчле як, көчсез як, туры оппозиция, кыска оппозиция, ат йөреше ераклыгы, оппозиция алу, оппозициягә эләгү, гади тәмамланулар, ладьялы тәмамлану, бикләү, бәйләү, йөреш сәләтен чикләү, читкә юнәлтү, позицияне ачу, мат челтәре, зәгыйфь пункт, аерылган пешка, икеләнгән пешка, бәйләнгән пешкалар, өстәмә йөкләмәле фигура һ. б., һ. б. — бик күп матур, гади, аңлаешлы терминнар. Биредә бигрәк тә русчадан тәрҗемә — калька ясау алымы киң, оста кулланылган. Ләкин монда мәсьәләгә механик киленмәгән, Ө иҗади рәвештә нәкъ менә кирәкле сүзне сайлап алу, иске сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү киң урын алган («вечный шах», мәсәлән, «мәңгелек шах» түгел, ә «туктаусыз шах» дип бик уңышлы алынган. «Ат иң һөҗүмчән фигура» дигәндә, «һөҗүмчән» сүзен бөтенләй яңа сүз дияргә була). Шуны да әйтергә кирәк, авторның үзенең дә аңлату һәм партияләрне комментарияләү теле гади, җиңел (ләкин примитивлыктан азат!), тапкыр һәм кайвакытларда шактый? образлы һәм нечкә юморлы булып китә. Мәсәлән, өметсез позиция! «тозак» коралар, тозакка эләгәләр, «тын» йөреш. Тагын: «Болай ферзьне «биеткәнче», әлбәттә, башка фигураларны уенга кертергә кирәк иде» (сүз ферзьне иртә һәм күп
121 
 
 
йөртү белән мавыгуның зарары турында бара). «Каралар пешка «аулап» йөргән арада, аклар каршы торып булмый торган һөҗүм оештыралар» (123 бит). Параграфлар, билгеләмәләр мөмкин кадәр кыска, ачык тел белән язылганнар. Нәтиҗәдә китап аз гына күләмендә дә зур эчтәлек сыйдыра алган. Кайбер, безнең карашка уңышсыз кебек күренгән термин һәм сүз кулланышларын да билгеләп үтик. Мәсәлән, китапта кабул ителгән «кыр» термины үзендә авыл хуҗалыгындагы киңлек, зурлык төсмерен бик нык саклап тора, шунлыктан аны шахмат тактасындагы «шак- мак»ка гына сыйдырып булмый. Ачык шах, ачылган шах (31, 32 б), «яшерен һөҗүм» (91 б.) дип йөртелгән термин урынына «астыртын шах» яки, «шах ачу» дип әйтү дөресрәк булыр иде кебек. 84 биттәге кырларны кисү урынына «юлларны кисү» дигән вариант отышлырак. 122 биттәге «контргамбит»ны «каршы гамбит» дип терминлаштыру да ярый, чөнки китапта «каршы һөҗүм» дигән атама бар иде инде. Аннары «шахлар сериясе» дигәнгә караганда, «бер-бер артлы шах» аңлаешлырак та, татарча табигыйрәк тә чыга. Аннары «оппозиция»гә вариант рәвешендә, «каршы торыш» дип, аңлатулы &тама бирергә кирәк иде. Форпост дигән термин урынына да татарча атама кирәк иде. Аннары «хәлиткеч күренешле», «хәлиткеч район» (шахмат тактасында?!) «билгеле бер төрле юлда», «уенның конкрет бер моментында» кебек (79, 88,...) томанлы яки урынсыз әйтелмәләр дә очрый. Китапның композициясе ягына килгәндә, исә, аның бик катлаулы бүлекләр, бүлекчәләр, темалар, темачыклар системасы белән ризалашасы килми. Аны бик гади итеп, бүлекчәләр һәм параграфлар белән генә төзергә булыр иде. Ул вакытта темаларны артык ваклаудан һәм кабатлаулардан котылырга мөмкинлек ачылыр иде. Мәсәлән, беренче, өченче бүлекчәләрне «Шахмат тактасы һәм фигуралар» дигән гомуми баш астында, ә дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче һәм тугызынчы бик вак бүлекчәләрне «һөҗүм һәм саклану» дигән гомуми исем астында берләштергәндә, мәгънә бәйләнеше ягыннан да, кабатлануларны бетерү ягыннан да бик отышлы булыр иде. Аннары «Шахмат партиясендәге 
ничья очраклары» дигән бүлекчәне типик мат позицияләреннән соң бирергә кирәк. «Шахмат партиясенең стадияләре» дигән теманы да шулай ук «Стратегия һәм тактика нигезләре» дигән бүлек алдына күчерү мәгънә бәйләнеше ягыннан дөресрәк булыр иде. Текст язмасында кайбер басма хаталар очрый. Мәсәлән, 105 биттә 252 диаграммада караларның йөреше Кр сб : сб дип язылган, дөресе Кр сб : с5 булырга тиеш иде. Шундый ук хәл 125 биттә дә бар. 107 биттә автор, гәрчә 255—256 диаграммаларга үзе элек тулы анализ биргән булса да, соңыннан шуны укучыларга мөстәкыйль рәвештә кирәкле йөрешләрне эзләп табарга тәкъдим итә. Шуңа охшаш басма хаталар 116 биттә дә бар (282 диаграмма урынына 281 күрсәтелгән) һ. б. Редакторларга бу хаталарны төзәтергә кирәк иде. Китапның киләчәктә яңа, тагын да тулырак басмасы чыгар дип өмет итеп, без, укучы буларак, кайбер теләк һәм тәкъдимнәребезне дә теркәп үтмәкче булабыз. Беренчедән, китапның кереш өлешендә шахмат тарихына киңрәк тукталганда яхшырак булыр иде. Югыйсә, бу басмада әле шахмат тарихы декларатив төстә генә әйтелеп үтелә. Шахмат теорияләре, мәктәпләренең эчке үсеше, прогрессы һәм рус совет шахмат мәктәбенең төп принциплары ачык итеп бәян ителмәгән. Аннан -соң, яшь шахматчылар өчен иң әһәмиятлесе дебютләрне үзләштерү икәнлеген исәпкә алып, киләсе басмада аларның санын шактый арттырырга, совет шахматчыларының кораллануында булган төп башлау һәм саклануларны кертергә кирәк. Китапта совет шахмат композиторларының бик матур этюдлары 

 
 бирелә. А. А. Троицкий (210 диагр.), Л. Куббель (212 диагр.) этюдлары гаҗәп матур һәм гыйбрәтлеләр. Киләсе басмада этюдлар санын арттырып, китапның, соңгы бүлегенә җыеп биргәндә яхшы булыр иде. Аннан соң, җйрле шахматчылар һәм шахмат һәвәскәрләре китапның авторы — шахмат уенының күренекле практигы һәм өметле теоретигы Р. Нәҗметдинов турында күбрәк белергә телиләр. Автор китабында үз партияләрен бик аз урнаштырып артыграк тыйнаклык күрсәткән. Татарстандагы физкультура-спорт комитетлары һәм спорт җәмгыятьләренең җитәкчеләре адресына шуны әйтергә кирәк, алар республикадагы талантлы шахматчыларның күренекле партияләреннән аерым җыентыклар, турнир һәм матчларның иң яхшы партияләреннән бюллетеньнәр чыгару хәстәрен күрергә тиешләр. Моның шахмат хәрәкәтен массага җәелдерүдә гаять зур әһәмияте бар. Республиканың 
күп санлы газета- журналлары да моңардан читтә калмаска тиешләр. Кушымталарда шахмат терминнары һәм исемнәр күрсәткечең бирү дә хезмәтнең теоретик дәрәҗәсен күтәргән булыр иде. Моның укучы өчен практик әһәмияте дә зур: кирәкле урынны, мәгълүматны бик җиңел эзләп табып була. Аннан соң алынган партияләрнең әдәби чыганакларын күрсәтү дә — һәрбер җитди әсәр өчен кирәкле шарт. Ләкин бу китапта ул юк. Тәкъдимнәр һәм күрсәтелгән кайбер вак-төяк җитешсезлекләр китапның зур уңышын, республика матбугатында әһәмиятле яңа күренеш булуын һич тә киметмиләр, әлбәттә. Гомумән, әсәрне укучылар яратып каршы алдылар, беренче карлыгач дип атап, сөеп укый, өйрәнә башладылар һәм, без ышанабыз, «беренче карлыгач» артыннан яңаданяңа шахмат бөркетләре килер, яшь совет шахматчылары яңадан-яңа җиңүләргә ирешерләр.